Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Я Алла, үз яктылыгыңны җибәр»

«Я Алла, үз яктылыгыңны җибәр»

«Я Алла, үз яктылыгыңны җибәр»

«Үз яктылыгыңны һәм хакыйкатеңне җибәр; алар мине алып барсыннар» (МӘДХИЯ 42:3).

1. Йәһвә нәрсә эшләргә ниятләнгәнен ничек ача?

ЙӘҺВӘНЕҢ үз ниятләре турында хезмәтчеләренә белемнәр бирүеннән, аның зур кайгыртуы һәм игътибарлылыгы күренә. Ул бөтен хакыйкатьне бер үк вакытта ачмый — бу күзне чагылдыра торган ут яктысына тиң булыр иде, ә белемнәрне ул безгә акрынлап бирә. Безне, ерак юлга чыккан, сәяхәтче белән чагыштырып була. Ул, иртән иртүк, бер нәрсә күренми дип әйтерлек вакытта ук чыга. Кояш акрын гына җир өстеннән күтәрелә һәм юлдан баручы җирнең кайбер сызыкларын аера башлый. Калганы аңа ачык булмаган сурәт кебек кенә күренә. Ләкин кояш югарырак күтәрелә бара, һәм ул тагын да ераграк һәм ераграк күрә. Алланың рухи яктылыгы белән дә нәкъ шулай ук. Алла кайбер нәрсәләрне аңлауны үз вакытында рөхсәт итә. Алла Улы, Гайсә Мәсих кешеләрне хакыйкатькә, нәкъ шулай ук өйрәткән. Әйдәгез, Йәһвәнең борынгы заманда үз халкын ничек өйрәткәнен һәм ничек ул бу эшне бүген алып барганын карыйк.

2. Йәһвә беренче мәсихчеләргә кадәр мәгариф турында ничек кайгырткан?

2 Мәдхия китабының 42 нче бүлеген, бәлкем, Корахның уллары язганнардыр. Аларга, левитларга, халыкны Алла Канунына өйрәтергә, хөрмәтле бурыч бирелгән булган (Малахия 2:7). Ә аларның Бөек Нәсихәтчесе Йәһвә булган, һәм алар аңа бөтен акыллылык Чыганагына кебек мөрәҗәгать иткәннәр (Исай 30:20). Мәдхия җырлаучы «Я Алла... Үз яктылыгыңны һәм хакыйкатеңне җибәр; алар мине алып барсыннар»,— дип дога кылган (Мәдхия 42:1, 3). Исраиллеләр тугрылыклы булганда, Йәһвә аларны үз юлларында йөрергә өйрәткән. Гасырлар үткәннән соң, Йәһвә аларны иң искиткеч яктылык һәм хакыйкать белән бүләкләгән: Алла үзенең Улын җиргә җибәргән.

3. Ничек Гайсәнең тәгълиматы яһүдиләргә сынау булып чыккан?

3 Алла Улы, Гайсә Мәсих җирдә чагында ул «дөньяның яктысы» булган (Яхъя 8:12). Ул халыкны «кинаяле сүзләр белән күп», яңа нәрсәләргә өйрәткән (Марк 4:2). Ул Понтий Пилатка: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип әйткән (Яхъя 18:36). Рим кешесе өчен дә һәм, һичшиксез, Мәсих Рим империясен тезләндерәчәк һәм Исраилгә булган данын кайтарачак, дип санаучы, милләтчел карашлы булган яһүдиләр өчен дә бу фикер яңа булган. Гайсә Йәһвәнең яктылыгын чагылдырган, ләкин яһүдиләрнең җитәкчеләренә аның сүзләре ошамаган, чөнки алар «Алла данына караганда кешеләр данын күбрәк яраттылар» (Яхъя 12:42, 43). Халыкның күбесе Алланың рухи яктылыгына һәм хакыйкатенә караганда, кешеләрнең гореф-гадәтләрен күбрәк яратканнар (Мәдхия 42:3; Матфей 13:15).

4. Гайсәнең шәкертләренә аңлауларында һаман да үсәргә кирәк булганын без кайдан беләбез?

4 Шулай да кайбер ихлас күңелле кешеләр, Гайсә өйрәткән хакыйкатьне, шатлык белән кабул иткәннәр. Аларда Алла ниятләрен аңлау арта барган. Һәм шулай да, үз Укытучыларының җирдәге тормышы ахырына якынлашканда, аларга тагын да күбрәк нәрсәләрне белергә кирәк булган әле. Гайсә аларга: «Сезгә тагын да сөйлисе сүзләрем күп, әмма хәзер сез аларны күтәрә алмассыз»,— дип әйткән (Яхъя 16:12). Әйе, шәкертләр Алланың хакыйкатен аңлауда һаман да үсәргә тиеш булганнар.

Яктылык яктыртуын дәвам итә

5. Беренче гасырда нинди сорау туган һәм аны карар итәргә җаваплылык кемгә бирелгән?

5 Гайсә үлеп, терелтеп торгызылганнан соң, Алладан яктылык тагын да ачыграк яктырта башлаган. Йәһвә Питерга сөннәткә утыртылмаган яһүди булмаганнар да Гайсәнең эзеннән баручылар була алуы турында күренештә ачкан (Ап. эшләре 10:9—17). Бу ачыш булган! Ләкин соңрак мондый сорау туган: Йәһвә яһүди булмаганнардан, алар мәсихчеләр булгач, сөннәткә утыртылуларын таләп итәме? Бу сорауга күренеш җавап бирмәгән һәм аның буенча мәсихчеләр арасында бәхәс күтәрелгән. Кыйммәтле бердәмлекне саклар өчен, сорауны хәл итәргә кирәк булган. Шул максат белән Иерусалимга «апостоллар һәм өлкәннәр бу эшне тикшерү өчен җыелганнар» (Ап. эшләре 15:1, 2, 6).

6. Сөннәткә утырту турында сорауны төрле яктан караганда, рәсүлләр һәм өлкәннәр нинди тәртип тотканнар?

6 Очрашуга җыелганнар яһүди булмаган мәсихчеләргә карата Алланың ихтыяры нәрсәдән тора икәнен ничек билгели алырлар иде? Йәһвә, алар фикер алышканда, баш булсын дип фәрештәне җибәрмәгән һәм җыелганнарга күренеш бирмәгән. Һәм шулай да, рәсүлләр һәм өлкәннәр бөтенләй җитәкчелексез калганнар дип әйтеп булмый. Алар, яһүди булмаган башка халыкларның сөннәткә утыртылмаган вәкилләренә, Алланың изге рух иңдереп игътибар итүен күргән, кайбер яһүди мәсихчеләренең шаһитлыкларын тикшереп караганнар. Алар җитәкчелекне Изге Язмалардан да эзләгәннәр. Нәтиҗәдә шәкерт Якуп, Изге Язмаларның бу сорауны яктыртучы җиренә нигезләнеп, киңәш биргән. Алар фактларны төрле яктан уйлап караганнар һәм Алланың ихтыяры ачыкланган. Йәһвә ризалыгына ирешергә теләгән яһүди булмаганнарга сөннәткә утыртылырга кирәк түгел. Рәсүлләр һәм өлкәннәр үз карарларын, имандашлары аны җитәкчелек итеп куллансыннар өчен, бик озакка сузмыйча язып биргәннәр (Ап. эшләре 15:12—29; 16:4).

7. Беренче гасырдагы мәсихчеләр кайсы яктан прогрессив булганнар?

7 Борынгы ата-бабаларының гореф-гадәтләрен тотучы яһүдиләрнең дин җитәкчеләренә караганда, яһүди мәсихчеләренең күбесе, башка халыкларның кешеләренә карата Алла ихтыярының яңа аңлавын алгач, шатланганнар. Әмма бу аңлауны кабул итәр өчен, алар яһүди булмаган кешеләргә үз мөнәсәбәтләрен нигездә яңадан карап чыгарга тиеш булганнар. Йәһвә аларның басынкы рухларына фатиха биргән, һәм «җыелышлар иман белән ныгытылганнар һәм көн саен саннары арткан» (Ап. эшләре 15:31; 16:5, ЯД).

8. а) Беренче гасырдан соң күбрәк яктылыкны көтә алуыбызны без кайдан беләбез? б) Нинди урынлы сорауларны без төрле яктан карарбыз?

8 Рухи яктылык I гасыр дәвамында яктырып торган. Ләкин Йәһвә беренче мәсихчеләргә үз ниятләрен бөтен ваклыкларына кадәр ачмаган. Рәсүл Пауал I гасырдагы мәсихчедәшләренә: «Хәзер исә без калай көзгедәге кебек ачык булмаган сурәт күрәбез»,— дип мөрәҗәгать иткән (1 Коринфлыларга 13:12, ЯД). Андый көзге ачык чагылыш бирмәгән. Шуңа күрә башта рухи яктылыкны аңлау чикләнгән дәрәҗәдә генә булган. Рәсүлләр үлгәч, ул ниндидер вакытка сизелерлек кимегән, ләкин безнең көннәрдә Изге Язмаларның белемнәре бик күп (Даниел 12:4). Бүген Йәһвә үз халкына ничек белем бирә? Һәм ул Изге Язмаларны аңлавыбызны киңәйткәндә, безгә үз мөнәсәбәтебезне ничек күрсәтергә?

Яктылык тагын да яктыра бара

9. Иң беренче Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Изге Язмаларны өйрәнер өчен нинди искиткеч һәм бик яхшы нәтиҗәле ысул кулланганнар?

9 XIX гасырның соңгы чиреге ахырында, мәсихчеләрнең группасы Изге Язмаларны тирәнтен тикшерә башлаган һәм ул вакытта яктылык чак-чак кына күренгән. Алар Изге Язмаларны өйрәнүнең файдалы ысулларын тапканнар. Алар арасында кемдер сорау күтәргән һәм аннан соң Изге Язмаларның бөтен шигырьләренә бу сорау буенча фикер алышканнар. Изге Язмаларның бер шигыре икенчесенә каршы килә дип күренгәндә, бу ихлас күңелле мәсихчеләр аларны бер-берсенә бәйләргә тырышканнар. Ул көннәрдә яшәүче дин җитәкчеләренә караганда, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр (ул вакытта Йәһвә Шаһитләре шулай аталганнар) гореф-гадәтләр һәм кеше раслаулары белән түгел, ә Изге Язмалар белән кулланырга дәртләнелгәннәр. Алар бу яисә икенче сорау буенча Изге Язмалар нәрсә әйткәнен, бөтенесен төрле яктан карагач, үз нәтиҗәләрен язганнар. Шулай итеп, аларның Изге Язмаларның тәгълиматларының күбесен аңлаулары ачыкланган.

10. Чарлз Тейз Рассел Изге Язмаларны өйрәнер өчен нинди кыйммәтле ярдәмлекләр язган?

10 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр арасында Чарлз Тейз Рассел аерылып торган. Ул, Изге Язмаларны өйрәнер өчен, «Изге Язмаларны тикшерүләр» дип аталган хезмәт, алты кыйммәтле ярдәмлек, язган. Кардәш Рассел, Изге Язмаларның Йәзәкил һәм Ачыш китапларын аңлата торган, җиденче томын язарга ниятләгән. Ул: «Мин, ачкыч тапкач, җиденче томны язачакмын»,— дип әйткән. Әмма: «Әгәр дә Ходай ачкычны башка берәүгә бирә икән, ул томны шул кеше язсын»,— дип өстәгән.

11. «Барысының да үз вакыты бар» дигән принцип безнең Алла ниятләрен аңлавыбыз белән ничек бәйләнгән?

11 Ч. Т. Расселның югарыда китерелгән сүзләрендә, безнең Изге Язмаларның кисәкләрен аңлау сәләтебезгә бәйле булган мөһим принцип күрсәтелә — барысының да үз вакыты бар. Юлда баручы, нинди генә теләге булмаса да, әйтеп, кояшны үз вакытыннан иртәрәк күтәрелергә күндерә алмаган кебек, кардәш Рассел яктылыкны Ачыш китабына төшәргә мәҗбүр итәргә көченнән килмәгәнен белгән.

Хакыйкатьләр ачылалар, ләкин Алла билгеләгән вакытта

12. а) Кайчан Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре тагын да аңлаешлы булачак? б) Безнең Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләрен аңлый алуыбыз Алланың вакыйгалар тәртибенә бәйле булганы нинди мисалдан күренә? (Искәрмәне карагыз.)

12 Мәсих турында күп пәйгамбәрлекләрне рәсүлләр Гайсәнең үлеменнән һәм терелтеп торгызылуыннан соң гына аңлаганнар, шулай ук, бүгенге мәсихчеләр Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләрен алар үтәлгәннән соң гына төрле яктан аңлый башлыйлар (Лука 24:15, 27; Ап. эшләре 1:15—21; 4:26, 27). Ачыш — ул пәйгамбәрлекләр китабы, һәм шуңа күрә анда сурәтләнгән вакыйгалар үтәлә башлавы белән аны аңлау үсәчәк, дип уйларга кирәк. Мәсәлән, хайван итеп күрсәтелгән оешмалар, Милләтләр Лигасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Ч. Т. Рассел үлгәч кенә барлыкка килгән. Шуңа күрә ул Ачыш китабындагы 17:9—11 символлы кызыл хайванның нәрсәне аңлатканын дөрес аңлый алмаган *.

13. Кайчакта Изге Язмаларның берәр темасына яктылык төшкәндә нәрсә була?

13 Беренче мәсихчеләр, сөннәткә утыртылмаган яһүди булмаганнар аларның имандашлары булырга мөмкинлекләре булуын белгәч, мәҗүсиләргә сөннәткә утыртылырга кирәкме дигән сорауны ачыкларга кирәк булган. Бу рәсүлләрне һәм өлкәннәрне яңадан сөннәткә утырту дигән сорауны төптән төрле яктан карарга дәртләндергән. Бүген дә шулай ук эшләнә. Кайчакта, Изге Язмаларның берәр темасын аңлатып биргән көчле яктылык, Алланың майланган хезмәтчеләренә — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» — шуңа охшаш сорауларны да яңадан төрле яктан карау өчен сәбәп булып хезмәт итә; бу түбәндә күрсәтелгән мисалдан күренеп тора (Матфей 24:45).

14—16. Рухи гыйбадәтханәгә карата карашны төзәтү безнең Йәзәкил китабының 40—48 нче бүлекләрен аңлавыбызга ничек кагыла?

14 1971 елда, Йәзәкилнең пәйгамбәрлекләрен аңлата торган, «„Халыклар минем Йәһвә икәнемне белерләр“. Ничек?» дигән китап басылып чыккан. Аның бер бүлегендә Йәзәкил тарафыннан сурәтләнгән гыйбадәтханәнең күренеше каралган (Йәзәкил, 40—48 бүлекләр). Ул вакытта бу күренеш яңа дөньяда ничек үтәләчәгенә игътибар ителгән (2 Питер 3:13).

15 Ләкин «Күзәтү манарасы»ның 1972 ел, 1 декабрь санында безнең Йәзәкилнең күренешен аңлавыбызга кагылышлы ике мәкалә басылып чыккан. Аларда бөек рухи гыйбадәтханә турында сүз барганын, рәсүл Пауал Еврейләргә язылган хатының 10 нчы бүлегендә әйткән. «Күзәтү манарасы»нда рухи гыйбадәтханәнең Изге бүлеге һәм эчтәге ишегалды җирдә яшәгән вакытта майланган хезмәтчеләрнең хәлләрен символлаштыра, дип язылган булган. Ләкин еллар үткәч, Йәзәкил китабының 40—48 нче бүлекләре яңадан төрле яклардан каралган һәм түбәндәгеләр ачыкланган: Еврейләргә язылган хатында, сурәтләнгән рухи гыйбадәтханә бүген эш иткәнгә күрә, Йәзәкилгә күрсәтелгән күренештәге гыйбадәтханә дә, шулай ук, безнең вакытта эш итәргә тиеш. Ни өчен?

16 Йәзәкил күренешендә баш руханилар гыйбадәтханәнең ишегалларында, баш руханилар буыныннан булмаганнарга хезмәт итеп йөриләр. Бу баш руханилар, һичшиксез, «патшалык баш руханиларын», Йәһвәнең майланган хезмәтчеләрен, сурәтлиләр (1 Питер 2:9). Ләкин алар Мәсихнең бөтен Меңъеллык идарәсе дәвамында гыйбадәтханәнең җирдәге ишегалдында хезмәт итмәячәкләр (Ачыш 20:4). Бу чорның күбрәк өлеше дәвамында — бөтенесендә булмаса — майланган хезмәтчеләр рухи гыйбадәтханәнең Изгеләрнең изгесендә, «күкнең үзендә» Аллага хезмәт итәчәкләр (Еврейләргә 9:24). Баш руханилар Йәзәкил күренешендә гыйбадәтханә ишегалларында йөргәнгә күрә, бу күренеш бүген, әле майланган хезмәтчеләрнең кайберләре җирдә булганда, үтәлергә тиеш. Шуңа күрә «Күзәтү манарасы»ның 1999 ел, 1 март санында бу сорау буенча төзәтелгән караш күрсәтелгән булган. Шулай итеп, XX гасырның ахырына кадәр Йәзәкилнең пәйгамбәрлекләренә рухи яктылык бирелгән булган.

Үз карашларыбызны төзәтергә әзер булыйк

17. Хакыйкатьнең белеменә ирешкәч, сез үз карашларыгызны ничек төзәттегез һәм бу сезгә нинди файда китерде?

17 Һәрбер, хакыйкатьнең белеменә ирешергә теләгәннәр, «һәр фикерне Мәсихкә тыңлаучан итеп ясар өчен аны әсирлеккә алырга» әзер булырга тиеш (2 Коринфлыларга 10:5). Бу һәрвакытта да җиңел түгел, бигрәк тә карашларың тирән тамыр җибәргән булса. Әйтик, Алланың хакыйкатен белгәнгә кадәр сез гаиләгез белән дини бәйрәмнәр үткәргәнсездер. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, сез чыгышлары буенча бу бәйрәмнәр мәҗүсиләр бәйрәмнәре булуын аңлагансыздыр. Башта сез, мөгаен, белгәнегез буенча яшәргә ашыкмагансыздыр. Ләкин ахыр чиктә Алланы ярату дини тойгылардан көчлерәк булган, һәм сез Аллага ярамый торган бәйрәмнәрдә катнашмый башлагансыз. Йәһвә сезгә мондый карар өчен фатиха бирмәдемени? (Еврейләргә 11:25 не чагыштырыгыз)

18. Изге Язмаларның хакыйкате ачыклануына безгә ничек карарга кирәк?

18 Без Алла кушканча эшләп, һәрвакыт файда алабыз (Исай 48:17, 18). Шуңа күрә безнең Изге Язмаларның өзекләрен аңлавыбыз ачыкланганда, бездә шатланырга сәбәп бар, чөнки бу хакыйкатьнең яктылыгы тагын да ачыграк яктыртканын аңлата. Безнең белемнәр тирәнәюен дәвам итә һәм бу безнең дөрес юлда икәнебезне тагын бер тапкыр исбатлый. Чөнки «гаделләрнең юлы, нурлы яктырткыч кебек, барган саен тулы көнгә кадәр яктыра» (Гыйбрәтле хикәя 4:18). Бу дөрес, Алла ниятенең кайбер яклары безгә хәзер «калай көзгедән кебек» күренә. Ләкин Алла билгеләгән вакыт килгәч, әлбәттә, әгәр дә ышаныч белән «юлдан» баруыбызны дәвам итсәк, без хакыйкатьне аның бөтен гүзәллегендә күрербез. Ә хәзергә әйдәгез Йәһвә безнең өчен ачыклаган хакыйкатьләргә шатланыйк һәм кайчан ул әле бөтенләй аңлашылып бетмәгән хакыйкатьләргә яктылык биргәнен көтик.

19. Хакыйкатьне яратуыңны тормышта исбат итү ысулларының берсе нәрсәдән тора?

19 Яктылыкка булган яратуыбызны тормышыбызда ничек исбат итә алабыз? Ысулларның берсе — даими рәвештә, мөмкинлек буенча көн саен, Алла Сүзен уку. Сез Изге Язмаларны даими рәвештә укый торган программа буенча укыйсызмы? «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналларда без, шулай ук, файдалы рухи азык муллыгы табабыз. Безнең файда өчен әзерләп куйган китаплар, брошюралар һәм башка басмалар турында да онытмаска кирәк. Һәм «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмалары»нда бастырылып чыгарыла торган Патшалыкны вәгазьләү турындагы дәртләндергеч хикәяләр кыйммәтле түгелме?

20. Безнең Йәһвәдән ала торган яктылык һәм хакыйкать белән мәсихчеләрнең җыелышларына йөрү арасында нинди бәйләнеш бар?

20 Әйе, Йәһвә 42 нче Мәдхиянең 3 нче шигырендәге догага чыннан да искиткеч җавап биргән. Шигырьнең ахырында без: «Алар [Синең яктылыгың һәм хакыйкатең] мине Синең изге тавыңа һәм Синең тору урыныңа алып килсеннәр»,— дип укыйбыз. Сез башка хисапсыз күп кешеләр белән Йәһвәгә гыйбадәт кылу мөмкинлеген көтәсезме? Безнең җыелышларыбызда ала торган рухи үгет-нәсихәт — ул бүген Йәһвәдән килә торган мәгарифнең мөһим өлеше. Без мәсихчеләрнең җыелышлары өчен рәхмәтебезне ничек тирәнәйтә алабыз? Сезне икенче мәкаләдә бу сорауны дога белән төрле яктан карарга чакырабыз.

[Искәрмә]

^ 12 абз. Ч. Т. Рассел үлгәч «Изге Язмаларны тикшерүләр»нең җиденче томы дип аталган басма әзерләнгән һәм анда Йәзәкил белән Ачыш китапларын аңлатырга тырышып караганнар. Томның нигезендә өлешчә Расселның Изге Язмаларның бу китапларына карата язган аңлатмалары яткан. Ләкин бу пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсе ачылырга вакыт әле җитмәгән булган һәм шуңа күрә, «Изге Язмаларны тикшерүләр»нең җиденче томындагы тәкъдим ителгән аңлатмалар күбесенчә ачык булмаган. Шуннан соңгы елларда Йәһвәнең без лаек була алмаслык игелеклеге һәм дөнья вакыйгаларының барышы мәсихчеләргә бу пәйгамбәрлек китапларының мәгънәсен төгәлрәк аңларга мөмкинлек биргән.

Сез җавап бирә аласызмы?

• Йәһвә үз ниятләрен ни өчен акрынлап ача?

• Рәсүлләр һәм өлкәннәр Иерусалимда сөннәткә утырту турындагы сорауны ничек чишкәннәр?

• Иң беренче Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Изге Язмаларны өйрәнер өчен нинди ысул кулланганнар һәм ни өчен аны искиткеч дип әйтеп була?

• Рухи яктылык Алла билгеләгән вакытта ничек ачылганын мисалларда күрсәтегез.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрация]

Ачыш китабына яктылык Алла билгеләгән вакытта бирелүен Чарлз Тейз Рассел белгән.