Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алдан ук әйтелгәнчә — «барысын да яңаны барлыкка китерәм»

Алдан ук әйтелгәнчә — «барысын да яңаны барлыкка китерәм»

Алдан ук әйтелгәнчә — «барысын да яңаны барлыкка китерәм»

«Тәхеттә Утыручы болай диде: менә, барысын да яңаны барлыкка китерәм. Һәм миңа әйтте: ...бу сүзләр хак һәм ышанычлы» (АЧЫШ 21:5).

1, 2. Кешеләрнең күбесе нинди аңлаешлы сәбәпләр буенча киләчәк турында уйларга теләмиләр?

СЕЗ кешеләрнең: «Иртәгә нәрсә булачагын кем белә?» — дип әйткәннәрен ишеткәнегез бар идеме? Бәлки үзегезнең дә шулай дип әйткәнегез булгандыр. Безгә кешеләрнең киләчәк турында хәтта чамалап та карарга ни өчен кыюлыклары җитмәве аңлашыла. Һәм үз-үзләренә чиктән тыш ышанган, киләчәкне алдан әйтә алабыз дигән кешеләрнең раслауларына ни өчен ышанмаулары да аңлашыла. Чын мәгънәсендә, кешеләр айлар яисә еллар үткәннән соң нәрсә булачагын да төгәл итеп алдан әйтә алмыйлар.

2 «Форбз» журналының махсус чыгарылышы вакыт мәсьәләсенә багышланган булган. Бу журналда телевидениенең популяр булган алып баручысы документалист Роберт Крингели: «Ахыр чиктә вакыт безнең барыбызны да алдап калдыра, ләкин иң күп газапны ул алдан әйтүчеләргә китерә. Киләчәкне алдан белергә омтылулар — ул безне гел оттыра торган уен. [...] Әмма бу остазлар дип аталган кешеләрне туктатмый»,— дип язган.

3, 4. а) Кайберәүләр яңа меңьеллык турында ничек ышаныч күрсәтәләр? б) Башкалар киләчәккә нинди реалистик караш тоталар?

3 Хәзер яңа меңьеллыкка шулкадәр күп игътибар бирелгәндә, кешеләр киләчәк турында күбрәк уйлаганын сез, бәлки, сизгәнсездер. Үткән елның башында «Маклинз» дигән журналда: «2000 ел Канадада яшәүче күпчелек кешеләр өчен башка еллардан аерылып тормаячак, ләкин ул чыннан да яңа тормыш башлануын билгеләргә мөмкин»,— дип әйтелгән. Йорк университетының профессоры Крис Дьюнди: «Яңа меңьеллык безнең дөрестән дә куркыныч гасырның тузанын аякларыбыздан кага алуыбызны аңлата»,— дип, кешеләр тормышның яхшыруына ни өчен ышануларының бер сәбәбен китерә.

4 Бу теләгәнне чын булачак хәл итеп күрсәтергә тырышу гына түгел микән? Канадада үткәрелгән сорашу күрсәткәнчә, кешеләрнең тик 22 проценты гына «2000 ел кешелек өчен яңа тормыш башлануын билгели дип ышана». Сорауга җавап биргәннәрнең яртысы диярлек якындагы 50 елда «яңа бөтендөнья конфликты» — бөтендөнья сугышы башлануын көтә. Әлбәттә, күпчелек кешеләр яңа меңьеллык безнең проблемаларны юкка чыгара һәм «барысын да яңаны барлыкка китерә» алмый икәнен аңлыйлар. Британия Патшалык җәмгыятенең элекке президенты сэр Майкл Атиа: «Үзгәрешләрнең ашкынуы... егерме беренче гасыр барлык цивилизация өчен җитди проблемалар гасыры булачагын аңлата. Халыкның саны арту, табигый ресурсларның җитмәве, әйләнә-тирәдәге мохитнең пычрануы һәм һәр җирдә дә була торган ярлылык проблемалары безгә басым ясыйлар инде һәм безгә аларны мөмкин булган кадәр тизрәк чишәргә кирәк»,— дип яза.

5. Киләчәк турында ышанычлы хәбәрне кайдан табып була?

5 Берәрсе: «Әгәр дә кешеләр киләчәк турында алдан әйтә алмыйлар икән, аның турында уйламау дөресрәк булмас идеме?» — дип уйларга мөмкин. Һич тә юк! Кешеләрнең киләчәкне дөрес итеп алдан әйтә алмавы хак, ләкин киләчәкне беркем дә алдан әйтә алмый, дип уйларга кирәкми. Бу кемнең көченнән килә соң һәм ни өчен без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз? Бу сорауларга тулы җавапларны дүрт махсус пәйгамбәрлектә табарга була. Бу пәйгамбәрлекләр, иң киң таралган һәм укыла торган, әмма шул ук вакытта күпчелек кешеләр тарафыннан дөрес аңланмый һәм игътибар ителми торган китапта — Изге Язмаларда язылган. Изге Язмалар турында сез нәрсәләр генә уйламасагыз да һәм аны ничек кенә әйбәт итеп белмәсәгез дә, сезгә бары тик бу дүрт төп чыганакны карарга кирәк. Аларда чынлап та, өстәвенә тагын иң матур киләчәк алдан ук әйтелә. Моннан тыш, бу дүрт чыганак пәйгамбәрлекләре сезне һәм сезнең якыннарыгызны нинди киләчәк көткәнен күрсәтә.

6, 7. Исай кайчан пәйгамбәрлек иткән һәм аның сүзләре ничек искиткеч итеп үтәлгәннәр?

6 Бу пәйгамбәрлекләрнең беренчесен Исай китабының 65 нче бүлегендә табарга була. Аны укыганчыга кадәр, бу пәйгамбәрлекнең кайчан һәм ни өчен язылганлыгын ачыклыйк. Бу сүзләрне язучы Алла пәйгамбәре Исай Яһүдләр патшалыгы юкка чыгарылуына якынча йөз ел кала яшәгән. Йәһвә тугрылыклы булмаган яһүдләрне саклавыннан туктаганнан соң, бабиллыларга Иерусалимны җимерергә һәм анда яшәүчеләрне коллыкка алып китәргә рөхсәт иткәч, Яһүдләр патшалыгының ахыры килгән. Исай алар турында әйткәннән соң, бу вакыйгалар йөздән артык еллар үткәч кенә булган (2 Паралипоменон 36:15—21).

7 Тарихи фонны искә төшерик: Алланың җитәкчелеге белән Исай пәйгамбәр әле тумаган, ахыр чиктә Бабилны яулап алган фарсы — Кирның исемен алдан ук әйтеп куйган (Исай 45:1). Кир безнең эрага кадәр 537 елда яһүдләргә туган якларына кайтыр өчен нигез салган. Шунысы искиткич — Исай пәйгамбәр, 65 бүлектә укыганча, бу кайтуны алдан ук язган. Ул туган якларына кайткан исраиллеләрнең яшәячәк шартларын җентекләп сурәтләгән.

8. Исай нинди бәхетле киләчәк турында алдан ук әйткән һәм аның пәйгамбәрлегендә нинди тәгъбир безнең өчен махсус кызыксыну тудыра?

8 Исай 65:17—19 да без: «Менә мин яңа күк һәм яңа җир барлыкка китерәм, ә үткәннәр инде искә дә төшмәячәк һәм күңелгә дә килмәячәк. Ә сез гомергә Минем башкарганнарга мәңге күңелләнерсез һәм шатланырсыз; чөнки менә Мин Иерусалимны күңел һәм аның халкын шатлык белән барлыкка китерәм. Һәм Иерусалим турында шатланачакмын һәм Минем халкым турында күңелләнәчәкмен; һәм аның арасында елау тавышы һәм ачы тавыш башка ишетелмәячәк»,— дип укыйбыз. Һичшиксез, Исай пәйгамбәр сурәтләгән шартлар яһүдләр Бабилда яшәгән шартлардан күпкә яхшырак булган. Исай шатлык һәм күңеллелек турында алдан ук әйткән. Ә хәзер «яңа күк һәм яңа җир» дигән тәгъбиргә игътибар итик. Бу гыйбарә Изге Язмаларның дүрт җирендә очраганның беренчесе. Дүрт урынның барысының да безнең киләчәккә турыдан-туры кагылышы бар: алар киләчәкне алдан ук әйтәләр.

9. Исайның 65:17—19 да язылган пәйгамбәрлеге борынгы заманда яһүдләрдә ничек үтәлгән?

9 Исай 65:17—19 да әйтелгән сүзләр беренче булып борынгы яһүдләрдә үтәлделәр. Алар, нәкъ Исай пәйгамбәр алдан ук әйткәнчә, туган якларына кайтып, саф гыйбадәт кылуны яңадан торгызганнар (Езра 1:1—4; 3:1—4). Билгеле ки, алар ниндидер башка планетага түгел, ә Җиргә, үзләренең туган якларына әйләнеп кайтканнар. Бу Исай «яңа күк һәм яңа җир» дигәндә нәрсәне күз алдында тотканын аңларга ярдәм итә. Кайберәүләр Нострадамусның һәм башка алдан әйтүчеләрнең томанлы пәйгамбәрлекләрен аңларга тырышкан кебек безгә дә төрлечә уйлап карарга кирәкми. Изге Язмалар үзе Исайның нәрсәне күздә тотканын аңлата.

10. Яңа «җир» дигән сүз Исай пәйгамбәрлегендә нәрсәне аңлата?

10 Изге Язмаларда «җир» дигән сүз белән һәрвакытта да безнең җир шары күз алдында тотылмый. Мәсәлән, Мәдхия 95:1 дә: «Барлык җир йөзе Ходайны мактап җырлагыз»,— дип әйтелә. Без планетаның, коры җирнең һәм чиксез океаннарның җырламый, ә кешеләрнең җырлый икәнлеген беләбез. Әйе, Мәдхия 95:1 дә җирдә яшәүче кешеләр турында әйтелә. Ләкин Исай 65:17 дә «яңа күк» тә искә алына. Әгәр дә «җир» туган якларына кайткан кешеләрнең яңа җәмгыятен сурәтләсә, «яңа күк» нәрсәне сурәтли?

11. «Яңа күк» дигән тәгъбир нәрсәгә кагыла?

11 Макклинтокның һәм Стронгның энциклопедиясендә: «Пәйгамбәрлек күренеше нинди генә фонда күрсәтелмәсә дә, туры күк җир өстеннән торган һәм идарә иткән кебек, күк һәрвакыт үз гражданнарыннан югарырак булган һәм аларның өстеннән идарә итә торган гомумән хакимлек итүче көчләрне аңлата»,— дип әйтелә («Cyclopædia of Biblical, Theological, and Ecclesiastical Literature»). «Җир һәм күк» дигән сүзтезмә турында энциклопедиядә: «Пәйгамбәрлекләр теле белән әйткәнчә, ул [«җир һәм күк»] җәмгыятьнең төрле катлауларыннан кешеләрнең сәяси торышын билгели. Күк — хакимиятне, җир — буйсынганнарны, өстә торучыларның идарәсе астындагы кешеләрне аңлата»,— дип әйтелә.

12. Борынгы яһүдләрдә нинди мәгънәдә «яңа күк һәм яңа җир» булган?

12 Бабилдан кайткач, яһүдләр әйберләрнең яңа системасы, дип атарга мөмкин булган шартларга кергәннәр. Хакимият яңа булган. Давыт патшаның буыныннан булган Зоровавель — хакимче, ә Иоседекның улы Ешуа иң баш рухани булган (Аггей 1:1, 12; 2:21; Зәкәрия 6:11). Алар «яңа күк» не тәшкил иткәннәр. Нәрсә өстеннән? Иерусалимны һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылу урынын яңадан торгызыр өчен туган ягына кайткан сафланган халык, «яңа җир» өстеннән. Ягъни, бу борынгы яһүдләрдә чын мәгънәсендә алдан ук әйтелгән яңа җир һәм яңа күк барлыкка килгән.

13, 14. «Яңа күк һәм яңа җир» дигән тәгъбирне куллануның тагын нинди башка очрагын безгә карарга кирәк? б) Безнең көннәрдә Питер пәйгамбәрлеге ни өчен бик тә актуаль?

13 Ләкин иң мөһимен күздән ычкындырмыйк. Безнең фикер алышу тарихка тик кыскача гына күз ташлау һәм Изге Язмаларны аңлату күнегүе генә түгел. Сез моны Изге Язмаларның «яңа күк һәм яңа җир» дигән тәгъбире язылган тагын бер урынын ачып карагач аңларсыз. Без Питерның 2 нче хатының 3 нче бүлегендә безнең киләчәк турында әйтелгәнен күрербез.

14 Питер бу хатны язып бетергәндә, яһүдләрнең туган якларына әйләнеп кайтканнарына инде 500 елдан артык вакыт үткән. Питер Гайсә шәкертләренең берсе булган һәм ул 2 Питер 3:2 дә әйтелгән Мәсих — «Раббиның» эзеннән баручыларга язган. 4 нче шигырьдә Питер «килү вәгъдәсе», ягъни Гайсәнең булуы турындагы сорауга кагыла, шуңа күрә бу пәйгамбәрлек безнең көннәрдә бик актуаль булып тора. Күп санлы фактлар күрсәтүе буенча, Беренче бөтендөнья сугышы вакытыннан башлап, Гайсә Алланың күк Патшалыгының Хакимчесе сыйфатында хакимияткә ия булып тора (Ачыш 6:1—8; 11:15, 18). Бу Питерның 3 нче бүлегендәге алданрак әйткән сүзләре яктылыгында, махсус мәгънә ала.

15. Питерның «яңа күк» турындагы пәйгамбәрлеге ничек үтәлә?

15 Без 2 Питер 3:13 тә: «Без Аның вәгъдәсе буенча гаделлек яши торган яңа җирне һәм яңа күкне көтәбез»,— дип укыйбыз. Бәлки сез күктә патшалык итә башлаган Гайсә — «яңа күкнең» иң мөһим Хакимчесе икәнен беләсездер (Лука 1:32, 33). Әмма башка шигырьләр күрсәтүенчә, Гайсә берүзе генә хакимлек итми. Гайсә күктә үз шәкертләренә һәм башка кешеләргә дә урын вәгъдә иткән. Рәсүл Пауал Еврейләргә язган хатында мондый кешеләрне «күк исемендә катнашучылар» дип атаган. Ә Гайсә бу төркемнең кешеләре аның белән бергә күк тәхетләрендә утырачаклар дип әйткән (Еврейләргә 3:1; Матфей 19:28; Лука 22:28—30; Яхъя 14:2, 3). Шулай итеп, яңа күктә Гайсә белән башкалар да идарә итәләр. Ләкин Питер нинди «яңа җир» турында сөйли?

16. Хәзер инде нинди «яңа җир» бар?

16 Борынгы заманда яһүдләр туган якларына кайткач, яңа җир һәм яңа күк турындагы пәйгамбәрлек яңа күк хакимлегенә буйсынган, кешеләрдә үтәлде; 2 Питер 3:13 нең хәзерге үтәлүе турында нәкъ менә шуны ук әйтеп була. Бүген яңа күк хакимлегенә миллионнарча кешеләр буйсыналар. Алар бу хөкүмәт тарафыннан үткәрелә торган белем бирү программасыннан файда алалар һәм Изге Язмаларда язып бирелгән кануннары буенча яшәргә тырышалар (Исай 54:13). Алар «яңа җирнең» үзәге булып торалар, чөнки төрле милләт, тел һәм раса кешеләреннән бердәм халык оештырып, Гайсә Мәсих, хакимлек итә торган Патшалык җитәкчелегендә бердәмлектә эш алып баралар. Бу халыкка сез дә кушыла аласыз! (Михей 4:1—4).

17, 18. 2 Питер 3:13 тәге шигырь ни өчен безгә киләчәккә ышаныч белән карарга нигез бирә?

17 Ләкин бу барлык булган хәбәрләр һәм киләчәк турында без башка бернинди дә мәгълүматлар белә алмыйбыз, дип уйларга кирәкми. Питерның 2 нче хатындагы 3 нче бүлекнең контексты буенча, алда безне зур үзгәрешләр көтә. 5 һәм 6 шигырьләрдә Питер Нух көннәрендә булган Туфан, шул көннәрнең явыз дөньясын юк иткән су басуы, турында яза. 7 нче шигырьдә Питер «бүгенге күк һәм җир», ягъни хөкүмәтләр һәм халыклар «динсез кешеләрнең хөкеме һәм үлеме көненә» саклана, дип әйтә. Бу сүзләр «бүгенге җир һәм күк» дигән тәгъбир материаль Галәмгә түгел, ә кешеләр һәм аларның хөкүмәтләренә бәйләнеше булуын раслый.

18 Шуннан соң Питер Йәһвәнең киләчәк көне бөек чистарту алып киләчәге һәм 13 нче шигырьдә әйтелгән яңа җир һәм яңа күк өчен юл ачачагы турында яза. Бу шигырьнең, «гаделлек яши торган» дигән сүзләренә игътибар итик. Әллә бу киләчәкнең яхшылыкка тирән үзгәрүенә шаһитлык бирмиме? Әллә бу бүгенге көнгә караганда, яшәүнең кешеләргә күбрәк шатлык алып килә торган вакытка, нәрсәдер чыннан да яңа булганга өмет бирмиме? Әгәр дә сез моны аңлыйсыз икән, димәк сез Изге Язмаларның алдан әйткәненә төшенгәнсез, ә моны барысы да аңлый алмый.

19. Ачыш китабы киләчәк «яңа күк һәм яңа җир» турында нинди контекста сөйли?

19 Ләкин алга барыйк. Без «яңа күк һәм яңа җир» дигән тәгъбир язылган шигырьләрне карап чыктык: берсен Исай китабының 65 нче бүлегеннән, ә икенчесен — Питерның 2 нче хатының 3 нче бүлегеннән. Хәзер бу сүзтезмә тагын бер тапкыр очрый торган Ачыш китабының 21 нче бүлегенә игътибар итик. Һәм безгә тасвирланган вакыйгалар кайда һәм кайчан булганын белергә тагын да файдалы булыр. Ике бүлек алдарак, Ачышның 19 нчы бүлегендә без сугышның ачык итеп символлаштырып тасвирланганын табабыз. Ләкин бу халыклар арасындагы сугыш түгел. Сугышның бер ягында — «Алла Сүзе», мөгаен сез белгәнчә, ул Гайсә Мәсихнең титулы (Яхъя 1:1, 14). Ул күктә һәм бу күренештә үзенең күк гаскәрләре белән тасвирлана. Алар кемгә каршы сугышалар? Бүлектә «патшалар», «мең башлары» һәм «кече һәм бөек» башка кешеләр искә алына. Бу сугыш Йәһвәнең якынлашып килүче көнен, явызлыкны юк итүне сурәтли (2 Фессалоникилеләргә 1:6—10). Чираттагы Ачыш китабының 20 нче бүлеге «иблис һәм шайтан булган борынгы еланны» алып куюны сурәтләүдән башлана. Моны истә тотып, әйдәгез, Ачыш китабының 21 нче бүлегенә мөрәҗәгать итик.

20. Ачыш китабының 21 нче бүлегендә киләчәктә нинди әһәмиятле үзгәреш булачагы турында әйтелә?

20 Рәсүл Яхъя бүлекне: «Мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем, чөнки элекке күк һәм элекке җир үтеп киттеләр, һәм диңгез дә юк инде»,— дигән дулкынландыргыч сүзләр белән башлый. Без Исай китабының 65 нче бүлегеннән һәм Питерның 2 нче хатындагы 3 нче бүлегеннән белгәннәребезгә нигезләнеп, бу сүзләр туры күкне һәм безнең планетаны аның сулары белән алыштыруны аңлатмый, дип ныклы ышаныч белән әйтә алабыз. Моннан алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, явыз кешеләр һәм аларның хөкүмәтләре һәм шулай ук күзгә күренми торган хаким Шайтан да юк ителәчәк. Шулай итеп, Ачыш китабының 21 нче бүлегендә җирдә яшәгән кешеләр өчен урын булган әйберләрнең яңа системасы вәгъдә ителә.

21, 22. Яхъя нинди фатихаларның һичшиксез булачагы турында безне ышандыра һәм нинди мәгънәдә күз яшьләре сөртелгән булачак?

21 Моның нәкъ шулай булуына без бу искиткеч пәйгамбәрлекнең түбәндә китерелгән сүзләренә ышандырылабыз. 3 нче шигырь Алла кешеләр белән бергә булачак, аның ихтыярын үтәүчеләргә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтәчәк вакыты турындагы сүзләр белән тәмамлана (Йәзәкил 43:7). 4 нче һәм 5 нче шигырьләрдә Яхъя дәвам итә: «Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр, һәм үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да инде булмас, чөнки элеккеләр үтеп китте. Һәм тәхеттә Утыручы болай диде: менә, барысын да яңаны барлыкка китерәм. Һәм миңа әйтте: язып куй; чөнки бу сүзләр хак һәм ышанычлы». Нинди дәртләндергеч пәйгамбәрлек!

22 Әйдәгез, тукталыйк һәм бу шигырьләрдә алдан ук әйтелгән бәхетне күз алдыбызга китерик. «Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр». Монда сүз безнең сизгер күзләрне гел юып торучы күз яшьләре турында да һәм шулай ук шатлык яшьләре турында да бармый. Юк, Алла сөрткән яшьләр — бу газап, кайгы, кәнәгатьсезлек, авырту һәм җәфа яшьләре. Бу кайдан билгеле? Нәкъ шул шигырьдә без Алланың безнең яшьләрне киптерәчәк искиткеч вәгъдәсе үлем, елау, ачы тавыш, авыруларның юкка чыгуы белән бәйле булганын күрәбез (Яхъя 11:35).

23. Яхъя пәйгамбәрлеге буенча нәрсәгә һичшиксез ахыр киләчәк?

23 Әллә бу рак, инсульт, йөрәк авырулары һәм үлемнең юкка чыгуын исбат итмиме? Безнең кайсыбызның гына авыру, бәхетсезлек яисә афәт якыннарын алып китмәгән? Алла үлем булмаячак дип вәгъдә итә, ә моңардан бу дөньяга ул вакытта, бәлкем, туачак балалар үсәргә, картаерга һәм үләргә килмәгәннәре аңлашыла. Башка инде өлкән яшьтә гадәттәге булган Альцгеймер чире, остеопороза, фиброз шешүләре, глаукомалар һәм катаракталар булмаячак.

24. «Яңа күк һәм яңа җир» ничек итеп кешеләр өчен фатиха булачак һәм безнең нәрсәне әле карап чыгасы бар?

24 Сез, әлбәттә, үлем, картлык һәм авырулар юк булгач елау һәм ачы тавыш өчен сәбәпләр азрак булуы белән килешерсез. Ә тән төсе яисә килеп чыгышы аркасындагы каты дискриминация, балаларны мәсхәрә итү һәм хәерчелек белән нәрсә эшләргә? Әгәр дә безнең көннәрдә гадәти булган болар барысы яшәвен дәвам итсә, «елау» һәм «ачы тавыш» туктамаячак. Шуңа күрә яшәү «яңа күк һәм яңа җир» вакытларында бүген кайгы-хәсрәт китергән әйберләр белән күңелсезләнмәячәк. Нинди искиткич үзгәреш! Без дүрт җирдә язылган «яңа күк һәм яңа җир» дигән тәгъбирнең әле өчесен генә карап уздык. Тагын бер урын бар әле; ул безнең барлык карап чыкканнар белән нык бәйләнгән һәм ни өчен без Алла «барысын да яңаны барлыкка китерәм» дигән үз вәгъдәсен үтәгән вакытын шатлык белән көтә алуыбызга басым ясый. Бу пәйгамбәрлек һәм безнең бәхетебез өчен аның әһәмиятлеге турында сүз икенче мәкаләдә барачак.

Сез яхшы истә калдырдыгызмы?

• Изге Язмаларның нинди өч урынында «яңа күк һәм яңа җир» алдан ук әйтелә?

• «Яңа күк һәм яңа җир» турында пәйгамбәрлек борынгы яһүдләрдә ничек үтәлгән?

• Питер әйткән сүзләр яктылыгында «яңа күк һәм яңа җир» дигән пәйгамбәрлекнең үтәлүен ничек аңларга?

• Ачыш китабының 21 нче бүлеге безне бәхетле киләчәккә ничек итеп ниятләндерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрация]

Йәһвә алдан ук әйткәнчә, Кир безнең эрага кадәр 537 елда яһүдләрнең туган якларына кайтуына нигез салган.