Алла тәгълиматында нык торыгыз
Алла тәгълиматында нык торыгыз
«Бөтен йөрәгең белән Ходайга таян һәм үз акылыңа ышанма. Бөтен булган юлларыңда Алланы таны, һәм Ул синең юлларыңны юнәлтер» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 3:5, 6).
1. Без башка вакытларга караганда, ни өчен кешелек белеме тәэсиренә дучар ителәбез?
БЕЗНЕҢ көннәрдә дөньяда 9 000 гә якын һәркөнлек газеталар чыга. Кушма Штатларында гына да һәр ел саен 200 000 гә якын яңа китаплар бастырыла. Бер бәя буенча, 1998 елның март аена Интернетта 275 миллионга якын Web-битләр исәпләнгән. Һәм бу сан һәр ай саен 20 миллионга арта, дип әйтелә. Әле беркайчан да кешеләрнең теләгән темага мәгълүматлар алырга мөмкинлекләре булмаган. Һичшиксез, моның яхшы яклары да бар, әмма информациянең шулкадәр күп булуы проблемаларга да китерә.
2. Информациянең күплеге үзе белән нинди проблемалар алып килә?
2 Кайбер кешеләрдә үзенә бертөрле информациягә бәйлелек барлыкка килә: алар, ничек тә булса, бөтен яңалыклар турында хәбәрдар булырга омтылалар һәм шуның белән бергә мөһимрәк булган әйберләр турында оныталар. Башкалар белемнең катлаулы өлкәләре турындагы информацияне тулысынча алмыйлар, ә аннан соң үзләрен яхшы белүче дип саныйлар. Алар, чикләнгән белемнәренә генә нигезләнеп, бик мөһим карарлар кабул итәләр һәм шуның белән үзләренә дә һәм башкаларга да зыян китерергә мөмкиннәр. Моннан тыш, кешеләргә даими ялган яисә ялгыш мәгълүматлар тәэсире астында калу куркынычы бар. Бүгенге информация ташкынының дөреслеген һәм объективлыгын еш кына ышанычлы итеп тикшерергә бернинди дә мөмкинлек юк.
3. Изге Язмалар кешелек акылы артыннан кууны ничек кисәтә?
3 Кешеләр күптәннән бирле кызыксынуга ия булганнар. Әмма Сөләйман патша көннәрендә үк, файдасыз һәм хәтта зыян китерүче информация җыеп вакытны әрәм итү, куркыныч дип танылган. Сөләйман: «Сак бул: күп китаплар төзүнең чиге булмас, һәм күп уку — тәнне ялыктыра»,— дип әйткән (Вәгазьче 12:12). Күп гасырлар үткәч рәсүл Пауал Тимәтигә: «Изгене хәрәм итүче юк-бар сөйләшүләрдән һәм „белем“ дип ялган аталган каршылыклардан читкә тайпылып, сиңа ышанып тапшырылганны сакла. Кайберәүләр, мондый белем белән масаеп, иманнан ваз кичтеләр»,— дип язган (1 Тимәтигә 6:20, 21, ЯД). Әйе, бүген мәсихчеләргә кирәк булмаган зыянлы фикерләрнең тәэсиреннән сакланырга кирәк.
4. Йәһвәгә һәм аның тәгълиматларына ышануыбызны ничек күрсәтергә мөмкин?
4 Моннан тыш, Йәһвә хезмәтчеләренә Гыйбрәтле хикәянең 3:5, 6 да: «Бөтен йөрәгең белән Ходайга таян, һәм үз акылыңа ышанма. Бөтен булган юлларыңда Алланы таны, һәм Ул синең юлларыңны юнәлтер»,— дип әйтелгән сүзләрен тоту дөрес булыр иде. Йәһвәгә таяну ул — Алла Сүзенә каршы килүче, безнең үзебездә яки тагын кемдә дә булса туа торган, һәртөрле фикерләрне кире кагуны да аңлата. Үз рухилыгыбызны саклар өчен, безгә нинди информация зыянлы икәнен аңларга һәм аны кире кагарга ярдәм итәрлек үткенлекне үстерү бик мөһим (Еврейләргә 5:14). Мондый информациянең кайбер чыганакларын карап китик.
Шайтан хакимлегендәге дөнья
5. Зыянлы идеяләрнең бер чыганагы булып нәрсә тора һәм аның артында кем тора?
5 Бу дөнья исәпсез күп зыян китерә торган идеяләр тудыра (1 Коринфлыларга 3:19). Үз шәкертләре турында Гайсә Мәсих: «Мин аларны Син дөньядан ал дип түгел, бәлки явызлыктан [«Явыздан», ЯД] сакла,— дип ялварам»,— дип Аллага дога кылган (Яхъя 17:15). Шәкертләрен «Явыздан» сакларга дип әйткән Гайсәнең үтенече Шайтанның дөньяга йогынты ясавы турында шаһитлык бирә. Мәсихче булуыбыз әле безне дөньяның начар тәэсиреннән үзеннән-үзе сакламый. Яхъя: «Без үзебезнең Алладан икәнебезне һәм бөтен дөнья явызлыкта [«Явызның хакимендә», ЯД] ятканын беләбез»,— дип язган (1 Яхъя 5:19). Соңгы көннәрнең тәмамлануы чорында Шайтан һәм аның җеннәре бигрәк тә дөньяны зарарлы информация белән тутырырга тырышырлар дип көтәргә кирәк.
6. Күңел ачу дөньясы кешене әхлаксызлыкка ияләшергә ничек мәҗбүр итә ала?
6 Зыян китерә торган информациянең ниндидер өлеше куркынычсыз кебек күренергә мөмкин икәнен дә көтәргә кирәк (2 Коринфлыларга 11:14). Мәсәлән, күңел ачу дөньясын, аның телешоу, фильм, музыка һәм басма продукцияләрен генә алыйк. Күп кешеләр күңел ачуның кайбер төрләре тагын да ешрак һәм ешрак әхлаксызлыкны пропагандалый торган: уйнаш, көчләү, наркомания һәм шуңа охшаш тәртипсезлекләр белән ризалашырлар. Күңел ачуларның элеккеләргә караганда да ачу китерерлек төре белән беренче тапкыр очрашып, кешеләр шок хәлендә калалар. Әмма алар моны кат-кат карап һәм ишетеп ияләшеп китәләр. Һичбер вакытта да, зыянлы идеяләрне пропагандалаучы күңел ачуларны яраклы һәм куркынычсыз дип санарга ярамый (Мәдхия 118:37).
7. Изге Язмаларга ышанычыбызны кешеләрнең нинди акыллылыгы какшатырга мөмкин?
7 Потенциал куркыныч информациянең икенче чыганагына — Изге Язмаларның дөреслегенә шик тудыра торган галимнәрнең чиксез күп зарарлы идеяләренә — игътибар итик. (Якуп 3:14 не чагыштырыгыз.) Моңа охшаш материаллар танылган журналларда, популяр китапларда бастырыла һәм бу Изге Язмаларга ышанычыбызны какшатырга мөмкин. Кемдер үзенең бетмәс-төкәнмәс абстракт сүз куертуы белән Алла Сүзенең абруен төшереп масая. Моңа охшаш куркыныч Гайсәнең беренче шәкертләре вакытында да булган, моны рәсүл Пауал: «Кардәшләр, сезне берәрсе фәлсәфә һәм бушка кызыктырып алдау белән Мәсих [тәгълиматлары] буенча түгел, ә кешеләр риваяте һәм дөнья эшләре буенча алып китмәсен, игътибарлы булыгыз»,— дигән сүзләреннән аңлап була (Колосслыларга 2:8).
Хакыйкатьнең дошманнары
8, 9. Безнең көннәрдә мөртәтлек ничек сизелә?
8 Мөртәтләр безнең рухилыгыбыз өчен тагын бер куркыныч булып торалар. Рәсүл Пауал үзләрен мәсихчеләр дип атап йөрткән кешеләр арасында мөртәтлекнең барлыкка килүе турында алдан ук әйткән булган (Ап. эшләре 20:29, 30; 2 Фессалоникилеләргә 2:3). Рәсүлләр үлгәч, христиан дөньясын барлыкка китергән чиксез зур мөртәтлек үскән һәм аның сүзләре үтәлгән. Бүген Алланың хезмәтчеләре арасында зур мөртәтлек күзәтелми. Әмма кайберәүләр безнең арадан китәләр һәм аларның кайберсе, үзенә Йәһвә Шаһитләрен яманлауны максат итеп куеп, ялган һәм дезинформация тараталар. Аларның кайберләре саф гыйбадәт кылуга каршылык күрсәтер өчен оештырылган төркемнәргә кушылган. Бу кешеләр, шулай эшләп, иң беренче мөртәт — Шайтан ягына басалар.
9 Кайбер мөртәтләр Йәһвә Шаһитләре турында ялган информация таратыр өчен, еш кына масса-күләм мәгълүмат чараларына, шулай ук Интернетка мөрәҗәгать итәләр. Нәтиҗәдә, саф кешеләр безнең ышанулар турында мәгълүматлар эзләгәндә, мөртәтләрнең пропагандалары белән очрашырга мөмкин. Белмичә, хәтта Шаһитләрнең кайберләре үзләрен мондый зыянлы материалның тәэсиренә дучар иткәннәр. Моннан тыш, кайчакны мөртәтләр теле- һәм радио тапшыруларында катнашалар. Шуңа күрә безгә үзебезне ничек тотарга яхшырак?
10. Мөртәтләрнең пропагандасына илтифатлык итү ничек дөрес булыр иде?
10 Рәсүл Яхъя мәсихчеләргә мөртәтләрне үз йортларында кабул итмәскә кушкан. Ул: «Сезнең йортыгызга килүче һәм бу тәгълиматны 2 Яхъя 10, 11). Хакыйкатькә мондый каршы килүчеләр белән нинди дә булса бәйләнешкә керүдән качып, без аларның бозык фикерләүләреннән үзебезне саклыйбыз. Мөртәтне үз йортыңда кабул иткән кебек, хәзерге мәгълүмат чаралары аша аларның фикерләүләренә безгә тәэсир итәргә рөхсәт итүнең куркынычы азрак түгел. Кызыксыну безне алдап мөртәтләрнең һәлакәтле юлына, алып керүенә юл куярга ярамый! (Гыйбрәтле хикәя 22:3).
китермәүчене кабул итмәгез һәм сәламләмәгез. Чөнки аны сәламләүче аның явыз эшләрендә катнаша»,— дип язган (Җыелышта
11, 12. а) Беренче гасыр җыелышындагы зыянлы идеяләр кайдан килеп чыккан? б) Ничек кайбер мәсихчеләр Алла тәгълиматларында бик нык тормаганнар?
11 Зыянлы идеяләрнең тагын бер мөмкин булган чыганагына игътибар итик. Алдап өйрәтергә теләге дә булмаган тугрылыклы мәсихченең, шуңа карамастан, уйламыйча сөйләү гадәте килеп чыгарга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 12:18). Без камил кешеләр түгел, шуңа күрә кайчакта барыбыз да үз телебез белән гөнаһ эшлибез (Гыйбрәтле хикәя 10:19; Якуп 3:8). Пауал яшәгән вакыттагы җыелышларда, күрәсең, үз телләрен тәртиптә тота алмый һәм бу кайнар сүз көрәштерүләр китереп чыгара торган кешеләр булган (1 Тимәтигә 2:8, ЯТ). Үз фикерләрен бик мөһим дип санаучылар да табылган һәм хәтта үзләренә Пауалның абруен да шиккә салырга да рөхсәт иткәннәр (2 Коринфлыларга 10:10—12). Мондый рух беркемгә дә кирәк булмаган ызгышларга китергән.
12 Кайчакта ризалашмау «каты тартышуларга» әверелеп, җыелышлардагы тынычлыкны бозган (1 Тимәтигә 6:5; Галатларга 5:15). Мондый бәхәсләр башлаучылар турында Пауал: «Безнең Рабби Гайсә Мәсихнең акыллы сүзләре һәм тәкъвалык тәгълиматлары буенча бармаучы һәм башкага өйрәтүче горур, бернәрсә дә белми, әмма аңа көнчелек, ызгышлар, яман сөйләшүләр, хәйләкәр шикләнүләр китерә торган ярышу һәм сүз көрәштерү дәрте йоккан»,— дип язган (1 Тимәтигә 6:3, 4).
13. Мәсихчеләрнең күпчелеге беренче гасырда үзләрен ничек тотканнар?
13 Бәхеткә күрә, рәсүлләр чорында мәсихчеләрнең күпчелеге тугрылыклы булып калганнар һәм төп игътибарларын Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә туплауларын дәвам иткәннәр. Алар, юк-бар сүз көрәштерү белән вакыт үткәрмичә, «хәсрәт кичергән ятимнәр һәм тол хатыннар турында» кайгыртуга күп вакыт һәм көч биргәннәр һәм «үзләрен дөньядан хәрәм итмичә саклаганнар» (Якуп 1:27). Алар рухилыкларын саклар өчен, хәтта мәсихчеләр җыелышында булган «яман берләшмәләр»дән сакланганнар (1 Коринфлыларга 15:33; 2 Тимәтигә 2:20, 21).
14. Әгәр дә без саксыз булабыз икән, гадәти фикер алышу ничек зарарлы бәхәскә үсеп китәргә мөмкин?
14 Унберенче абзацта тасвирланганнар Йәһвә Шаһитләренең бүгенге җыелышлары өчен дә гадәти түгел. Әмма мондый буш бәхәсләр, асылда килеп чыгуы мөмкин икәнен икърар итәргә кирәк. Әлбәттә, Изге Язмаларның өземтәләре турында фикер алышу яисә вәгъдә ителгән яңа дөньяның әле безгә ачылмаган яклары белән кызыксыну — гадәти. Һәм шәхси сораулар буенча, мәсәлән, кием, тышкы кыяфәт яисә күңел ачуны сайлау турында фикер алышуның бернинди дә зыяны
юк. Әмма, әгәр дә без үз сүзебездә катгый торып, безнең белән ризалашмаганда үпкәлибез икән, ул вакытта юк-бар сораулар аркасында безнең җыелышларда бүленү дә килеп чыгарга мөмкин. Шулай үпкәләтми торган җиңел генә сөйләшеп утырулар теләмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.Ышанып тапшырылганны саклыйбыз
15. Безнең рухилыгыбызга «җен тәгълиматлары» ни дәрәҗәдә зыян китерә алалар һәм Изге Язмаларда нинди үгет-нәсихәт бирелә?
15 Рәсүл Пауал: «Рух исә ачык рәвештә әйтә: соңгы вакытта кайберәүләр вәсвәсәче рухларга һәм җен тәгълиматларына игътибар биреп, иманнан ваз кичәчәкләр»,— дип кисәтә (1 Тимәтигә 4:1). Әйе, зыянлы идеяләр чын куркыныч булып тора. Ни өчен Пауал үзенең якын дусты Тимәтигә: «И, Тимәти, изгене хәрәм итүче юк-бар сөйләшүләрдән һәм „белем“ дип ялган аталган каршылыклардан читкә тайпылып, сиңа ышандырылганны сакла. Кайберәүләр, мондый белем белән масаеп, иманннан ваз кичтеләр»,— дип ялынганы билгеле (1 Тимәтигә 6:20, 21, ЯД).
16, 17. Алла безгә нәрсәне ышанып тапшырган һәм безгә аны ничек сакларга кирәк?
16 Бу кайгыртучан кисәтү безгә бүген ничек ярдәм итә ала? Тимәтигә нидер әһәмиятле ышанып тапшырылганга кайгыртучанлык күрсәтергә һәм ул аны сакларга тиеш булган. Монда нәрсә турында сүз бара? Пауал: «Син миннән, без Гайсә Мәсихтә тапкан, ышаныч һәм ярату белән ишеткән акыллы тәгълиматлар үрнәген тот. Кыйммәтле хәзинәне бездә яшәүче Изге Рух белән сакла»,— дип аңлаткан (2 Тимәтигә 1:13, 14). Әйе, Тимәтигә ышанып тапшырылганнар арасында «акыллы тәгълиматлар», «тәкъвалык тәгълиматлары» булган (1 Тимәтигә 6:3). Бу сүзләргә туры китереп бүгенге мәсихчеләр үз иманнарын сакларга һәм аларга ышанып тапшырылган дөрес тәгълиматларны якларга ниятләнгәннәр.
17 Боларның һәммәсеннән башка, безгә ышанып тапшырылганны саклар өчен Изге Язмаларны тырышып өйрәнү гадәтен тәрбияләргә, догаларда даими булырга һәм «барысына да, ә бигрәк тә имандашларыбызга изгелек» эшләргә кирәк (Галатларга 6:10; Римлыларга 12:11—17). Аннары Пауал: «Дөреслектә, тәкъвалыкта, иманда, яратуда, түземлектә, юашлыкта уңышка иреш. Иманның изге батырлыгы белән хезмәт ит [«иманның батыр көрәшен алып бар», ЯД], син чакырылган күп шаһитләр алдында изге иман белән игълан иткән мәңгелек тормышта тор»,— дип нәсихәт биргән (1 Тимәтигә 6:11, 12). «Иманның батыр көрәшен алып бар» һәм «тор» дигән тәгъбирләр кулланып, Пауал безнең рухилыгыбызга зыянлы булган тәэсиргә без актив һәм тәвәккәл каршы торырга тиеш икәнебезне күрсәтә.
Үткенлекнең кирәклеге
18. Мәсихчеләр дөньяви информациягә карата басынкылыкны ничек күрсәтәләр?
18 «Иманның данлы көрәшен алып бар»ыр өчен, үткенлек кирәк (Гыйбрәтле хикәя 2:11; Филиплыларга 1:9). Мәсәлән, дөньяви чыганакларның бернинди дә информациясенә ышанмау акыллы булмас иде (Якуп 3:17; Филиплыларга 4:5). Кешеләрнең бөтен идеяләре дә Алла Сүзенә каршы бармый. Гайсә авырулар дөньяви белгечнең, махсус белемле табибның ярдәменә мохтаҗ, дип искә алган (Лука 5:31). Гайсә чорларында дәвалау бик гадиләштерелгән булса да, ул, табибның нинди дә булса ярдәм күрсәтә алуын таныган. Хәзерге мәсихчеләр булган дөньяви информациягә басынкы рәвештә карыйлар, әмма алар рухилыкларына зыян китерә алган информациядән сакланып калалар.
19, 20. а) Уйламыйча әйтүчеләргә ярдәм иткәндә өлкәннәрнең үткенлекләре нәрсәдә күренә? б) Ялган тәгълиматларны яклаучылар белән җыелыш нәрсә эшли?
19 Өлкәннәргә уйламыйча әйткәннәргә ярдәм итәргә кирәк икәнен күргәндә, үткенлек шулай ук бик тә кирәк (2 Тимәтигә 2:7). Кайчакта имандашлар арасында, Изге Язмаларда ачык итеп бернәрсә дә әйтелмәгән юк-бар нәрсә яисә сораулар буенча, бәхәс башланырга мөмкин. Җыелышларда бердәмлекне саклар өчен, өлкәннәргә мондый проблемаларны ашыгыч рәвештә карарга кирәк. Шул ук вакытта алар кардәшләрендә яман теләкле кешеләр күрмиләр һәм аларга мөртәтләргә кебек карарга ашыкмыйлар.
20 Пауал нинди рухта ярдәм күрсәтергә кирәк икәнен тасвирлап биргән. Ул: «Кардәшләр! Әгәр дә берәр кеше нинди дә булса гөнаһка бирелә икән, сез рухилар, аны юашлы рухта төзәтегез»,— дип әйткән (Галатларга 6:1). Шикләре белән көрәшкән мәсихчеләр турында Яһүд: «Кемдә шик бар, шуларга мәрхәмәт күрсәтүне дәвам итегез; аларны уттан тартып алып коткарыгыз»,— дип язган (Яһүд 22, 23, ЯД). Әмма, әгәр кем дә булса, кат-кат үгетләүләрдән соң, ялган тәгълиматларны үз сүзендә нык торып яклавын дәвам итә икән, өлкәннәргә җыелышны яклар өчен, тәвәккәл эшләргә кирәк (1 Тимәтигә 1:20; Титка 3:10, 11).
Аңыбызны мактаулы булган белән тутырабыз
21, 22. Безгә нәрсәдә таләпчәнлек күрсәтергә һәм үз аңыбызны нәрсә белән тутырырга кирәк?
21 Мәсихчеләр җыелышының әгъзалары «рак сыман» тарала торган зыян китерүче сүзләрдән сакланалар (2 Тимәтигә 2:16, 17; Титка 3:9). Бу, ялгышуга кертә торган, дөньяви «акыллылык»ны күрсәтүче, сүзләргә кагыла; шулай ук мөртәтләрнең пропагандысына һәм җыелышта булган уйламыйча сөйләшүләргә кагыла. Яхшы кызыксыну үзеннән-үзе файдалы, ләкин безнең тыйнаксыз кызыксыну аркасында, зыян китерә торган идеяләр тәэсиренә эләгүебез бар. Безгә Шайтанның явыз ниятләре билгеле (2 Коринфлыларга 2:11). Без, аның көчебезне кызганмыйча Аллага хезмәт итүдән безне читкә юнәлдерергә һәм безнең тырышлыгыбызны сүрелдерергә тырышканын беләбез.
22 Әйдәгез, «яхшы хезмәтчеләр кебек» Алланың тәгълиматларында нык торыйк (1 Тимәтигә 4:6). Әйдәгез, информация туплавыбызда таләпчәнлек күрсәтеп, вакытның кадерен белик. Шул вакытта Шайтанның коткы салып йогынты ясаучы пропагандасы безнең фикеребезне чуалта алмаячак. «Нәрсә генә чын, намуслы, гадел, саф, ягымлы, данга лаеклы, яхшы һәм мактау» шуның турында гына уйлавыбызны алга таба да дәвам итик. Әгәр дә без моның барлык булганы белән акыл һәм йөрәгебезне тутырабыз икән, тынычлык Алласы безнең белән булачак (Филиплыларга 4:8, 9).
Без нәрсә белдек?
• Безнең рухилыгыбызга дөньяви акыллылык ничек куркыныч китерергә мөмкин?
• Без мөртәтләрнең зыян китерә торган информациясеннән ничек саклана алабыз?
• Җыелышларда нинди сөйләүдән качарга кирәк?
• Мәсихчеләр бүгенге информациянең күплеген күреп, ничек басынкылык күрсәтәләр?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[25 биттәге иллюстрация]
Популяр булган журнал һәм китапларның күбесе безнең мәсихче хәзинәләренә каршы киләләр.
[26 биттәге иллюстрация]
Мәсихчеләр, катгыйлык күрсәтмичә, үз фикерләре белән уртаклаша алалар.