Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләргә юаныч шулкадәр кирәк!

Кешеләргә юаныч шулкадәр кирәк!

Кешеләргә юаныч шулкадәр кирәк!

«Менә җәберләнгәннәрнең күз яшьләре, ләкин аларның юатучысы юк; аларны җәберләүчеләрнең кулында — көч, ләкин аларның юатучысы юк» (ВӘГАЗЬЧЕ 4:1).

СЕЗ юаныч эзлисезме? Өметсезлекнең караңгылыгы аркылы миһербанның җылы нуры чыкканын зар булып көтәсезме? Ачы газаплар һәм кайгы-хәсрәтләр белән тулган гомерегезне җиңеләйтер өчен, аз гына булса да теләктәшлек табарга омтыласызмы?

Безгә теләктәшлек белән юанычның бик кирәкле чаклары була. Чөнки гомеребездә кайгы китерүче сәбәпләр шулкадәр күп бит. Без барыбыз да яклауга, җылылыкка һәм кочакка алуга мохтаҗ. Кайберәүләребез безнең картайган һәм бу кайгылы. Башкалар тормышларында теләкләренә ирешә алмаганга күрә өметләрен өзә. Кемдер тикшерү нәтиҗәләрен һәм диагнозын белеп, зур кайгыга бирелә.

Өстәвенә, безнең көннәрдә яшәүче кешеләрнең, аеруча юанычка һәм өметкә мохтаҗ булуы белән ризалашмаучылар бик аз. Үткән XX гасыр сугышларында гына да йөз миллионнан артык кеше һәлак булган *. Аларның барысының да диярлек туганнары: әти-әниләре, абый-апалары, тол хатыннары һәм ятим балалары хәсрәт утын йотып, чиктән тыш юанычка мохтаҗ. Бүгенге көндә миллиардтан артык кеше коточкыч хәерчелектә яши. Бөтен дөнья халкы яртысының медицина ярдәме һәм иң кирәкле дарулар алырга да мөмкинлекләре юк. Әйләнә-тирә мохите пычранып беткән зур шәһәрләрнең урамнары буйлап миллионнарча ташланган балалар йөри. Аларның күбесе наркотиклар куллана һәм фахишәлек белән шөгыльләнә. Миллионнарча кешеләр качаклар өчен оештырылган лагерьләрдә коточкыч шартларда газаплана.

Ләкин статистика нинди генә ышандырырлык булмасын, ул кайбер кешеләрнең үз гомерләрендә кайгы кичереп җәфаланганын белдерә алмый. Мәсәлән, Балканда яшәүче Светлана дигән бер яшь хатын, үтә ярлы гаиләдә туган *. Ул болай дип сөйли: «Әти белән әни акча табар өчен мине хәер сорарга яисә урларга җибәрәләр иде. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр шулкадәр бозылганлыктан, мин хәтта якын туганым тарафыннан җенси мәсхәрәгә дучар ителдем. Мин официант булып эшкә кердем, ләкин минем эшләгән акчамны әни ала иде. Әгәр дә мин эшемне югалта калсам, ул үз-үземне үтерәчәкмен дип, әйтә иде. Моның барысы мине фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр итте. Ул чакта миңа 13 яшь кенә иде әле. Аннан соң мин балага уздым һәм ул баламны төшерттем. Мин 15 яшемдә утыз яшьлек булып күренә идем».

Латвиядә яшәүче Лаймонис дигән яшь егет юанычка зар булганы һәм авыр истәлекләр аның күңелен борчыганы турында сөйли. Ул 29 яшендә юл һәлакәтенә очрап, аның билдән түбән ягын паралич суккан. Һәм ул өметсезлеккә бирелеп, эчкечелеккә сабышкан. Биш елдан соң ул киләчәккә ышанычын югалткан, эчкече, шуның өстенә паралич суккан, беткән кешегә әйләнгән. Юанычны ул кайдан таба алыр иде?

Ә Энжи белән менә нәрсә килеп чыккан. Аның ире баш миенә өч операция ясаткач, ирен өлешчә паралич суккан. Ахыргы операциясеннән соң биш ел узгач, ул куркыныч авариягә очрап, чак кына үлми калган. Хатыны ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлмәсенә килеп кереп, башы җитди җәрәхәтләнеп аңсыз яткан ирен күргәч, ул моның ахыры һәлакәтле булачагын аңлаган. Энжи һәм аның гаиләсен киләчәктә явыр тормыш көткән. Ул таяныч һәм юанычны кайдан эзли алыр иде?

Берничә ел элек кышның бер көне Пэтка гадәттәгечә башланган кебек тоелган. Әмма алдагы өч көн аның хәтерендә калмаган. Ире сөйләвенчә, ул көнне Пэт күкрәгендә бик каты авырту сизә башлаган һәм аның йөрәге еш-еш типкән, ә соңрак тулысынча туктап калган. Ул сулый алмый башлаган. «Мин клиник үлем хәлендә булганмын»,— дип әйтә Пэт. Ләкин ул могҗизалы рәвештә исән калган. Үзенең озак хастаханәдә ятканын искә төшереп, ул болай ди: «Бик күп медицина процедуралары вакытында, бигрәк тә фибрилляция ясап, аннан соң теге очрактагы кебек, йөрәгемне туктатканда мин бик курка идем». Шул авыр көннәрдә аңа нәрсә таяныч булып аны юата алыр иде?

Жо белән Ребекканың 19 яшьлек уллары юл һәлакәтенә очрап, һәлак булган. «Мондый кайгыны бервакытта да кичергәнебез юк иде,— дип сөйли алар.— Без элек үз якыннарын югалткан кешеләр хәленә кергән булсак та, ләкин хәзер тоелган күңел сызлавын бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел». Шул «күңел сызлавын» — бик якын кешеңне югалтудан булган кайгыны нәрсә тынычландыра алыр иде?

Бу кешеләрнең барысы да һәм башка миллионнаганнар да булышлык һәм юанычның иң югары дәрәҗәле чыганагын тапканнар. Шундый искиткеч чыганакны ничек табарга була? Бу турыда киләсе мәкаләдән укыгыз.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Сугыш елларында һәлак булганнарның сугышта катнашмаганнарын кертеп исәпләгәндә, төгәл саны билгесез. Мисал өчен, 1998 елда бастырылган «Америка сугышлары турындагы фактлар» дигән китапта, Икенче бөтендөнья сугышында гына: «Күпчелек Язма чыганакларының күрсәтүе буенча, тулаем алганда, Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарның саны 50 миллион кеше (хәрби һәм граждан халкының), ләкин бу сорауны җентекләп тикшерүчеләрнең фикеренә карап, аның чыннан да саны ике тапкырга югарырак»,— дип язылган.

^ 6 абз. Исем үзгәртелгән.

[Рөхсәте белән]

UNITED NATIONS/PHOTO BY J. K. ISAAC

UN PHOTO 146150 BY O. MONSEN