Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рух әйткәнне тыңлагыз

Рух әйткәнне тыңлагыз

Рух әйткәнне тыңлагыз

«Әгәр дә сез уңга тайпылсагыз, я сулга тайпылсагыз, артыңда әйтелеп торучы: „менә юл, шул юлдан барыгыз“,— дигән сүзне колакларың ишетеп торачак» (ИСАЙ 30:21).

1, 2. Тарих дәвамында Йәһвә кешеләр белән ничек аралашкан?

ПУЭРТО-РИКО утравында дөньядагы иң зур һәм иң сизгер бер параболик антенналы радиотелескоп урнаштырылган. Инде берничә унъеллык дәвамында галимнәр бу чиксез зур инструмент ярдәмендә башка планетада яшәүчеләрдән сигнал алып булыр дип ышаналар. Ләкин әле бернинди дә сигнал килмәде. Әмма парадокс булуына карамастан, безнең һәрберебез теләгән вакытта, өстәвенә катлаулы жиһазларсыз да, җирнең читтәге сферасыннан хәбәр алуы мөмкин. Бу хәбәрләр, уйлап чыгарылган башка планетада яшәүчеләрдән түгел, ә югарырак тора торган Чыганактан килә. Кем соң моның Чыганагы булып тора? Кем аның хәбәрләрен кабул итә? Ул хәбәрләрдә нәрсә турында әйтелә?

2 Изге Язмаларда кешеләрнең Алладан ишеткән хәбәрләре турында, берничә очрак тасвирлана. Кайчакта хәбәрләр Алланың хәбәрчесе булып хезмәт иткән рухи затлар аша да бирелгән (Яшәеш 22:11, 15; Зәкәрия 4:4, 5; Лука 1:26—28). Өч тапкыр Йәһвәнең үз тавышы ишетелгән булган (Матфей 3:17; 17:5; Яхъя 12:28, 29). Алла кешеләр аша да сөйләшкән һәм аларның күбесе аның фикерләрен язып барганнар. Бүген бездә дә шундый хәбәрләр, шулай ук Гайсә Мәсихнең һәм аның шәкертләренең тәгълиматлары булган Изге Язмалар бар (Еврейләргә 1:1, 2). Әйе, Йәһвә чыннан да билгеле информацияне кешеләргә тапшырган.

3. Алланың хәбәрләре нинди максатка хезмәт итә һәм бездән нәрсә көтелә?

3 Бу бөтен Алланың хәбәрләрендә материаль Галәм турында аз әйтелә. Алар безнең тормыш һәм киләчәк белән бәйле булган мөһимрәк сорауларга багышланган (Мәдхия 18:8—12; 1 Тимәтигә 4:8). Бу хәбәрләр аша Йәһвә безгә үз ихтыярын ача һәм җитәкчелек бирә. Алланың хәбәрләре Исайның: «Әгәр дә сез уңга тайпылсагыз, я сулга тайпылсагыз, артыңда әйтелеп торучы: „менә юл, шул юлдан барыгыз“,— дигән сүзне колакларың ишетеп торачак»,— дигән сүзләрен бераз үтиләр (Исай 30:21). Йәһвә безне үз «сүзенә» колак салырга мәҗбүр итми. Аның җитәкчелеген кабул итәбезме, аның юлыннан барабызмы — бездән генә тора. Шуңа күрә Изге Язмалар безне Йәһвә хәбәрләренә игътибар итәргә чакыра. Ачыш китабында җиде тапкыр: «Рух әйткәнне ишетергә», дигән чакыру очрый (Ачыш 2:7, 11, 17, 29; 3:6, 13, 22).

4. Безнең көннәрдә Алланың безгә күктән мөрәҗәгать итүен көтү акыллы булыр идеме?

4 Бүген Йәһвә безгә турыдан-туры рухи сферадан мөрәҗәгать итми. Хәтта Изге Язмалар чорында да могҗизалы аралашулар бик сирәк булган һәм кайчакта аларны гасырлар аерып торган. Тарих дәвамында Йәһвә үз халкы белән күпчелек вакытта турыдан-туры аралашмаган. Безнең көннәрдә дә ул нәкъ шулай ук эшли. Йәһвәнең бүген үз халкы белән аралашуының өч ысулын карап чыгыйк.

«Бөтен Язма Алла тарафыннан рухландырылган»

5. Кешеләр белән Алла арасында төп аралашу чарасы булып нәрсә тора һәм ул безгә ничек ярдәм итә ала?

5 Изге Язмалар — ул Алла белән кешеләр арасындагы аралашуның төп чарасы. Ул Алла тарафыннан рухландырылган һәм анда булган барысы безнең өчен файдалы (2 Тимәтигә 3:16). Изге Язмаларда Йәһвәне, ихтыяр иреген күрсәтеп, тыңларга яисә тыңламаска карар иткән дөрестән дә яшәгән кешеләрнең үрнәкләре бик күп. Мондый үрнәкләр безгә Алланың рухы әйткәнен тыңлауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен искә төшерә (1 Коринфлыларга 10:11). Моннан тыш, без мөһим карарлар кабул иткәндә, Изге Язмаларда безгә ярдәм итүче практик акыллылык табабыз. Алла үзе безнең арттыбыздан: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дип әйтеп торган кебек.

6. Ни өчен Изге Язмалар барлык калган әдәбияттан күпкә югарырак тора?

6 Рухның Изге Язмалар аша әйткәнен ишетер өчен, без аны даими рәвештә укырга тиеш. Изге Язмалар — ул барлык кешеләргә дә җитәрлек санда чыгарылган, яхшы язылган һәм популяр булган китап кына түгел, ә ул Алла рухының тәэсире астында язылган һәм анда Алла фикерләре бар. Еврейләргә 4:12 дә: «Алла сүзе исән һәм көчле һәм ике ягы да үткен булган һәрбер кылычтан да үткенрәк: ул җан һәм рухны бүлгәнче, буыннар һәм җелекләрне бүлгәнчегә кадәр үтеп керә һәм безнең йөрәкнең уйларын һәм ниятләрен хөкем итә»,— дип әйтелә. Изге Язмаларны укыганда, аның эчтәлеге кылыч сыман безнең иң яшерен фикерләргә «үтеп керә», безнең теләкләрне хөкем итә һәм шуның белән безнең тормыш ни дәрәҗәдә Алла ихтыяры белән туры килә икәнен күрсәтә.

7. Ни өчен Изге Язмаларны уку бик мөһим һәм без аны никадәр ешрак укырга чакырылабыз?

7 Безнең тормышта барлык булган яхшылыкның һәм яманлыкның тәэсире һәм вакыт үтү белән, «йөрәкнең уйлары һәм ниятләре» үзгәрергә мөмкин. Алланың Сүзен даими рәвештә өйрәнмәсәк, безнең фикерләр, карашлар һәм тойгылар Аллага ярашлы принциплар белән туры килмәячәк. Шуңа күрә Изге Язмалар: «Үз-үзегезне [өзлексез] сынагыз: иманда микән сез? Үз-үзегезне җентекләп тикшерегез»,— дип чакыра (2 Коринфлыларга 13:5). Безгә, рух әйткәнне ишетүне дәвам итәр өчен, Алла Сүзен һәр көнне укырга дигән үгет-нәсихәткә игътибар итәргә кирәк (Мәдхия 1:2).

8. Изге Язмаларның укуга кагылышлы рәсүл Пауалның нинди сүзләре безгә үзебезне сынарга ярдәм итә?

8 Изге Язмаларны укучыларның шуны истә тотулары мөһим: укыганны аңлап җиткерер өчен җитәрлек вакыт бүлеп куярга кирәк! Безгә Изге Язмаларны, бирелгән киңәш буенча, һәр көн укыганда бүлекләрнең мәгънәсенә төшенсә дә, тик күз йөгертеп кына чыкмаска кирәк. Изге Язмаларны даими рәвештә уку мөһим, ләкин безнең максат берәр расписание буенча гына бару түгел, ә чын теләк — Йәһвәне һәм аның ихтыярын белү — булырга тиеш. Түбәндәге Пауалның сүзләрен үз-үзеңне сынау критерие итеп, алырга мөмкин. Менә ул мәсихчедәшләренә нәрсә язган: «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Атасы алдында тезләнәм... Алланың бөтен булганы белән сугарылыр өчен, сез яратуда ныклап урнаштырылганнан һәм инанганнан соң, барлык изгеләр белән киңлекне һәм озынлыкны, тирәнлекне һәм биеклекне аңлый алыр өчен һәм бөтен белемнәрдән биегрәк булган Мәсихнең яратуын төшенер өчен, иманыгыз аша Мәсихкә сезнең йөрәкләрегездә яшәргә бирсен» (Ефеслыларга 3:14; 16—19).

9. Йәһвәдән өйрәнү теләген ничек үстерергә һәм тирәнәйтергә?

9 Безнең арабызда кемдер бер дә укырга яратмый, ә кемдер киресенчә баш та күтәрмичә укый. Әмма без үзебезнең укырга яратуыбызга, я яратмавыбызга бәйсез рәвештә, Йәһвәдән өйрәнү теләген үстерә һәм тирәнәйтә алабыз. Рәсүл Питер сүзләре буенча, без Изге Язмаларның белемнәрен нык теләргә тиеш һәм ул бу теләкне, ихтимал, үстерергә кирәк булыр, дип таный. Ул: «Яңа туган бала кебек, саф сүздән торган сөтне яратыгыз [«саф сүздән торган сөткә гел сусаган булыгыз», ЯД], аннан сезгә коткаруга үсәр өчен»,— дип язган (1 Питер 2:2). Үз-үзеңне тәртиптә тотмасаң, Изге Язмаларны өйрәнүгә «сусау»ны үстереп булмый. Яңа ризыкны берничә тапкыр татып карагач кына, яратып була, ә үзеңне билгеле бер тәртип буенча барырга өйрәтеп, укуга һәм өйрәнүгә башкачарак, дөресрәк карый башларга була.

«Вакытында ризык бирү»

10. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кемнәрдән тора һәм безнең көннәрдә Йәһвә бу кешеләрне ничек куллана?

10 Гайсә Матфей 24:45—47 дә Йәһвәнең бүген безгә ничек мөрәҗәгать итүенең тагын бер ысулын күрсәткән. Ул бу шигырьләрдә «вакытында ризык бирү» йөкләнелгән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесе [кол, ЯД]», ягъни рух белән майланган мәсихчеләрнең җыелышы турында әйткән. Аерым рәвештә исә бу төркемнең әгъзалары Мәсих «хезмәтчеләре» дип аталалар. Алар «хисапсыз күп» «башка сарыклар» белән бергә дәртләндерү һәм җитәкчелек алалар (Ачыш 7:9; Яхъя 10:16). Вакытында бирелгән ризыкның күпчелек өлеше «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз!» һәм башка публикацияләр кебек басмалар рәвешендә килә. Моннан тыш, рухи азык өлкә һәм район конгрессларында, шулай ук җыелыш очрашуларында речь һәм күрсәтүләр рәвешендә бирелә.

11. Рухның «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша әйткәненә безнең зирәклегебез нәрсәдә күренә?

11 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелүче информация, безнең иманны ныгытыр өчен һәм яхшылык белән яманлыкны аеру сәләтен үстерер өчен билгеләнгән (Еврейләргә 5:14). Бу үгет-нәсихәт гомуми характер йөртә һәм һәрбер кеше үзе бу аңа ничек кагыла икәнен шәхси рәвештә карар итә. Болардан тыш, без үз-үзебезне тотышыбызның ниндидер анык яклары турында вакыт-вакыт үгет-нәсихәт алабыз. Әгәр дә ышанычлы кол аша рух әйткәнен чынлыкта ишетәсебез килә икән, бездә нинди хис булырга тиеш? Рәсүл Пауал: «Үзегезнең нәсихәтчеләрегезгә итагать итегез һәм күндәм булыгыз»,— дип җавап бирә (Еврейләргә 13:17). Дөрес, үгет-нәсихәт бирүчеләр һәм аларны тыңлаучылар да камил түгел. Әмма Йәһвә үз хезмәтчеләренең камил булмавына карамастан, аларның кайберләренә бу ахыр көннәрдә безнең өстән җитәкчелек итүне шатлык белән тапшыра.

Намусыбызның җитәкчелеге

12, 13. а) Йәһвә безгә тагын нинди җитәкчелек чыганагын биргән? б) Хәтта Алла Сүзен төгәл белмәүче кешеләргә дә намуслары ничек яхшы тәэсир итә ала?

12 Йәһвә безгә тагын бер җитәкчелек чыганагы итеп намус биргән. Ул кешене дөрес һәм дөрес булмаганны аеручы эчке тойгы белән барлыкка китергән. Бу асылыбызның бер өлеше. Римлыларга язылган хатында рәсүл Пауал: «Канунсыз мәҗүсиләр асыллары буенча канун эшләрен эшләгәндә, алар канунсыз үз-үзләренә канун: алар канун эшләре аларның йөрәкләрендә язылган икәнен күрсәтәләр һәм моның турында бер-берсен гаепли һәм аклый торган намуслары һәм фикерләре шаһитлык бирә»,— дип язган (Римлыларга 2:14, 15).

13 Йәһвәне белми торган күпчелек кешеләр үз эшләрен һәм фикерләрен ниндидер бер дәрәҗәдә Алланың яхшылык һәм яманлык принципларына туры китерергә сәләтле. Алар дөрес юнәлештә алып баручы, чак-чак кына аеручы эчке тавыш ишеткән кебек. Әгәр дә бу Алла Сүзен төгәл белмәгән кешеләргә хас икән, чын мәсихчеләрдә бу тавыш никадәр катырак сөйләргә тиеш! Төгәл белемнәр белән камилләштерелгән һәм Йәһвәнең изге рухы җитәкчелеге буенча эшли торган мәсихчеләрнең намусы ышанычлы киңәшче булып хезмәт итә (Римлыларга 9:1).

14. Изге Язмалар буенча өйрәтелгән намусыбыз безгә Йәһвә рухының җитәкчелеге буенча барырга ничек ярдәм итә?

14 Изге Язмалар буенча өйрәтелгән, дөрес эшли торган намус рух кушучы юл белән барырга кирәклеген искә төшереп торачак. Без Изге Язмаларда һәм Изге Язмалар әдәбиятында анык итеп әйтелмәгән хәлгә очравыбыз мөмкин. Ләкин намус безне потенциаль куркыныч эшләү рәвешеннән кисәтә ала. Мондый очракта намус тавышын тыңламау мөгаен, Йәһвәнең рухы әйткәненә игътибар итмәүне аңлатыр иде. Икенче яктан, без өйрәтелгән мәсихче намусына таянып, хәтта безнең сорау буенча бернәрсә дә анык итеп язылмаса да, дөрес сайлау ясый алабыз. Шунысын онытмаска кирәк: теге яки бу очракта Алладан бирелгән бернинди принципта, кагыйдә яисә канун булмаса, без шәхси сораулар буенча имандашларыбызны үзебезнең намус кушканы буенча барырга мәҗбүр итәргә хакыбыз юк (Римлыларга 14:1—4; Галатларга 6:5).

15, 16. Безнең намусыбызны нәрсә «эштән чыгара» ала һәм моннан ничек сакланып калырга була?

15 Изге Язмалар буенча өйрәтелгән, саф намус — ул Алланың игелекле бүләге (Якуп 1:17). Әмма безгә бу бүләк әхлакый сафлыкны сакларга ярдәм итсен өчен, аны зыянлы тәэсирдән сакларга кирәк. Әгәр дә без Алла нормаларына каршы торучы җирле йолалар, традицияләр һәм киң таралган гадәтләр буенча барабыз икән, безнең намусыбыз «эштән чыгарга» мөмкин һәм шул чагында ул безгә дөрес юл күрсәтүдән туктар. Без әйберләр турында дөрес хөкем итә алмаячакбыз һәм хәтта начар эштә дә бернинди яманлык күрмичә, үз-үзебезне алдау юлына баса алабыз. (Яхъя 16:2 не чагыштырыгыз.)

16 Әгәр дә без намусыбыз кисәтүләренә игътибар итмибез икән, аның тавышы акрынлап хәлсезләнәчәк һәм ахыр чиктә без әхлакый яктан сиземләү сәләтен югалткан яисә ваемсыз булачакбыз. Мондый кешеләр турында мәдхия җырлаучы: «Аларның йөрәкләрен май баскан»,— дип язган (Мәдхия 118:70). Намус теләкләрен тыңламаучы кешеләрнең кайберләре тиешенчә уйлау сәләтен югалталар. Моннан ары алар Аллага ярашлы принципларны кулланып эш итмиләр һәм дөрес карар кабул итәрлек хәлдә түгел. Моннан сакланып калыр өчен, безгә мәсихче намусыбыз җитәкчелегенә, хәтта вак-төяк эшләрдә дә колак салырга кирәк (Лука 16:10).

Тыңлаучылар һәм үтәүчеләр бәхетле

17. Безнең «артыбызда әйтелеп торучы сүзне» һәм Изге Язмалар буенча өйрәтелгән намусның тавышын тыңлап, без нинди фатихалар ала алабыз?

17 Безнең «артыбызда әйтелеп торучы сүзне» безгә Изге Язмалар һәм ышанычлы һәм акыллы хезмәтче китереп җиткерә. Без бу сүзне тыңлауны гадәткә кертергә тырышсак һәм Изге Язмалар буенча өйрәтелгән намусның искәртмәләрен тыңласак, Йәһвә үз рухы белән безгә фатихасын бирәчәк. Йәһвәнең изге рухы тәэсире астында аның әйткән сүзләрен үзләштерү һәм аңлау сәләтебез яхшырачак.

18, 19. Йәһвә җитәкчелеге безнең рухи хезмәтебездә дә һәм шәхси тормышыбызда да ничек ярдәм итә ала?

18 Моннан тыш, Йәһвәнең рухы авыр шартларда үзебезне акыллы һәм батыр итеп тотар өчен безгә кирәкле кыюлык бирәчәк. Алла рухы, рәсүлләр белән булган очрактагы кебек, безнең акыл эшенә стимул бирә ала. Һәм ул безгә һәрвакыт Изге Язмаларның принциплары буенча эшләргә һәм сөйләргә ярдәм итә ала (Матфей 10:18—20; Яхъя 14:26; Ап. эшләре 4:5—8, 13, 31; 15:28). Без җитди сайлау алдында торганда, Йәһвәнең рухы безнең тырышлыклар белән бергә дөрес карар кабул итәргә рөхсәт итә һәм бу карарлар буенча эшләргә батырлык бирәчәк. Мәсәлән, сез, рухи эшләргә күбрәк вакыт бирер өчен, яшәү рәвешен үзгәртергә уйлыйсыз. Яисә сез никахлашыргамы, тәкъдим иткән эшкә керергәме, өй алыргамы дигән сораулар алдында торасыз. Бу очракларда үз тойгыларыңа гына таянмау, ә Алла рухы әйткәнен тыңлау һәм аның җитәкчелеге буенча эшләү яхшырак.

19 Мәсихчедәшләрдән һәм шулай ук өлкәннәрдән дусларча бирелүче искәртмәләр һәм үгет-нәсихәтләр өчен, без бик күп рәхмәтләребезне белдерәбез. Югыйсә, безгә башкаларның нәрсәгә булса да игътибар итүен һәрвакытта да көтәргә кирәкми. Әгәр дә без үзебезне Аллага ярашлы булсын өчен, ничек дөрес тотарга һәм үз карашларыбызда, гадәтләребездә нәрсәне үзгәртергә кирәк икәнлеген беләбез икән, шулай эшләрбез. Гайсә: «Моны белсәгез һәм үтәсәгез, сез — бәхетле»,— дип әйткән бит (Яхъя 13:17).

20. Үзләренең «арттында әйтелеп торучы сүзне» тыңлаган кешеләрне нинди фатихалар көтә?

20 Шулай итеп, мәсихчеләргә Алла ниятен үтәр өчен күктән тавыш ишетергә һәм фәрештәләр белән сөйләшергә кирәк түгел. Аларда Алла Сүзе һәм җирдә яшәүче майланганнарның кайгыртучан җитәкчелеге бар. Әгәр дә мәсихчеләр үзләренең «артында әйтелеп торучы сүзгә» игътибар итәләр икән һәм Изге Язмалар буенча өйрәтелгән намусларын тыңлыйлар икән, алар Алланың ихтыярын уңышлы үтәячәкләр. Шул чакта алар рәсүл Яхъя: «Алла ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип язган вәгъдәнең үтәлүен һичшиксез күрәчәкләр (1 Яхъя 2:17).

Кыскача кабатлау

• Ни өчен Йәһвә кешеләр белән аралаша?

• Изге Язмаларны даими рәвештә уку программасы безгә нәрсәдә ярдәм итә?

• Ышанычлы хезмәтченең җитәкчелегенә карата безгә үз мөнәсәбәтебезне ничек күрсәтергә кирәк?

• Безгә Изге Язмалар буенча өйрәтелгән намус тавышына ни өчен игътибар итәргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Алладан булган хәбәрне катлаулы җиһазларсыз да алырга мөмкин.

[Чыганак]

Courtesy Arecibo Observatory/David Parker/Science Photo Library рәхимле рөхсәтеннән

[32 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Изге Язмалар һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша безнең белән сөйләшә.