Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шатлыклы туйлар Йәһвәне данлый

Шатлыклы туйлар Йәһвәне данлый

Шатлыклы туйлар Йәһвәне данлый

Уэлш белән Элтия 1985 елны Соуэртода (Көньяк Африка) өйләнешкәннәр. Кайвакыт алар туйда төшерелгән фоторәсемнәр җыелган альбомны карап, кызлары Зинзи белән бергә шул шатлыклы көнне исләренә төшерәләр. Фоторәсемнәрдәге туйга килгән кунакларның кайсысы кем икәнен тану Зинзига бик тә ошый. Әмма барыннан да бигрәк аңа матур туй күлмәге кигән әнисе бик ошый.

АЛАРНЫҢ туй мәҗлесләре Соуэртодагы җәмәгать чаралары үткәрә торган бинада әйтелгән речь белән башланып киткән. Шуннан яшь мәсихчеләр хоры дүрт тавышка Алланы данлаучы җыр җырлаганнар. Аннан соң тантаналы кичке аш барышында кунаклар Патшалык көйләренең язмасы акрын гына уйнаганын ләззәтләнеп тыңлаганнар. Туйда спиртлы эчемлекләр дә, шулай ук көчле музыка яки шау-шулы биюләр дә булмаган. Кунаклар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, яңа өйләнешкән ир белән хатынны тәбрикләгәннәр. Туй мәҗлесе, тулаем алганда, өч сәгать дәвам иткән. Мәсихче өлкән Реймонд: «Шул туй миндә бары тик иң күңелле истәлекләр генә калдырды»,— дип искә ала.

Өйләнешкәннән соң Уэлш белән Элтия Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең Көньяк Африкадагы филиалында ирекле хезмәтчеләр булып хезмәт иткәннәр. Алар туйларын гади генә үткәрә алганнар. Кайбер мәсихчеләр, зиннәтле туй үткәрергә акча эшләү теләге белән, тулы вакытлы хезмәтне калдырып китәләр. Әмма Уэлш белән Элтия үзләренең туйлары гади генә булганга үкенмиләр, чөнки бу аларга Зинзи туганчыга кадәр тулы вакытлы хезмәттә калырга мөмкинлек биргән.

Әгәр яңа өйләнешүчеләр туйларында дөнья музыкасы һәм биюләре булачагын карар итсәләр? Бәлки, алар анда шәраб яки башка спиртлы эчемлекләрнең булуын телиләрдер? Әгәр аларның зур һәм бай туй үткәрергә мөмкинлекләре булса? Алар бу вакыйганың Алла хезмәтчеләре өчен күңелле һәм файдалы булуы турында ничек кайгыртучанлык күрсәтә алалар? Бу сорауларны төрле яктан җентекләп уйларга кирәк, чөнки Изге Язмалар: «Ашыйсызмы, эчәсезме яки башка нәрсә эшлисезме, барысын да Алланың даны өчен эшләгез»,— дип чакыра (1 Коринфлыларга 10:31).

Тәртип бозылудан сакланыгыз

Туйны уен-көлкесез күз алдына китерүе дә кыен. Әмма чамадан тыш күңел ачулар тәртип бозуга әверелсә, бу тагын да куркынычрак. Дөньядагы күпчелек туйларда Алланы хурлаучы күп кенә эшләр эшләнә. Мәсәлән, спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану гадәтигә әйләнеп китте. Кызганычка күрә, мондый эшләр мәсихчеләр туйларында да булгалый.

Изге Язмалар: «Сикера [исерткеч эчемлек] — котырыну»,— дип кисәтә (Гыйбрәтле хикәя 20:1). Монда «котырыну» дип тәрҗемә ителгән яһүд сүзе «күп тавыш чыгару» дигән мәгънәне аңлата. Әгәр дә бер кеше спиртлы эчемлекләрне артык кулланудан шундый күп тавыш чыгарса, ә күп сандагы халык җыелып артык күп эчсә, нәрсә булыр икән? Мондый очрашуларның җиңел генә, Изге Язмаларда «тән эшләре» дип аталган, «эчкечелеккә, тәртип бозуга» һәм башка эшләргә алып килүе ачык. Боларга охшаш эшләрне калдырасы килмәгәннәр, Алла Патшалыгы җитәкчелеге астындагы мәңгелек тормышка ия булмаячаклар (Галатларга 5:19—21).

«Тәртип бозу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе еш кына, урамда музыка астында җырлап-биеп йөрүче, бераз эчкән яшьләр төркемен сурәтләү өчен кулланылган. Туйдагы дәрья булып аккан спиртлы эчемлекләр, көчле музыка һәм әдәпсез биюләр, чынлыкта тәртип бозылу куркынычы килеп чыгуына булышлык итә. Мондый очракта рухи яктан ныклы булмаганнар вәсвәсәгә бирелеп, башка тән эшләре: уйнаш, зина кылу, сафсызлык яисә ачуга бирелүгә тартылырга мөмкин. Мондый тән эшләре мәсихчеләр туеның шатлыклы атмосферасын бозмасын өчен, ничек кайгыртучанлык күрсәтеп була? Бу сорауга җавап бирер өчен, әйдәгез, Изге Язмаларда әйтелгән бер туй мәҗлесен карап китик.

Гайсә булган туй мәҗлесе

Гайсә белән аның шәкертләре Галилеянең Кана дип аталган шәһәрендәге туй мәҗлесенә чакырылган булганнар. Алар чакыруны кабул иткәннәр һәм Гайсә бу шатлыклы вакыйганы уздырыр өчен хәтта үз өлешен дә керткән. Шәраб беткәч, ул кунаклар өчен иң яхшы сыйфатлы шәраб биреп, могҗиза эшләгән. Әлбәттә, туйдан соң артып калган шәрабны рәхмәтле кияү һәм аның гаиләсе тагын күпмедер вакыт кулланган (Яхъя 2:3—11).

Гайсә катнашкан шул туй мисалыннан берничә үрнәк алырга була. Иң элек Гайсә һәм аның шәкертләре туйга чакырусыз килмәгәннәр. Изге Язмаларда аларның чакырылган булуы турында ачык итеп әйтелгән (Яхъя 2:1, 2). Шулай ук Гайсә туй мәҗлесе турындагы ике гыйбрәтле хикәясендә туйда чакырылганнар гына булырга тиеш дип үзе берничә тапкыр кабатлаган (Матфей 22:2—4, 8, 9; Лука 14:8—10).

Кайбер илләрдә туйга чакырылсалар да яки чакырылмасалар да бер урындагы яшәүчеләрнең барысы да килә ала. Ләкин моның аркасында финанс ягыннан авырлыклар килеп чыгуы мөмкин. Әгәр дә яшьләр бай булмасалар, кунакларның чикләнмәгән санына карап ашамлыклар һәм эчемлекләр җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен әзерләсәләр, бурычка бату ихтималы бар. Шунлыктан мәсихче ир белән хатын аз сандагы кунаклар чакырып, туйны гади генә итеп, кичке аш үткәрергә карар итсәләр, чакырылмаган имандашларга моны аңлап, аларны ихтирам итәргә кирәк. Туен Кейптаунда үткәргән бер кеше 200 кунак чакырганын исенә төшерә. Ләкин 600 кеше килгән һәм сыйлау өчен әзерләнгән ризык бик тиз беткән. Чакырылмаган кунаклар арасында шул ял көннәрендә Кейптаун буйлап экскурсия ясаган бер автобус тулы сәяхәтчеләр булган. Аларның экскурсия алып баручылары кәләшнең ерак туганы булганга күрә, кияү белән кәләштән сорамыйча, сәяхәтчеләрнең барысын да үзе белән алып килүен хокуклы дип санаган!

Туйга һәркем килә ала дип әйтелмәсә, Гайсәнең чын эзеннән баручылары чакырусыз килеп һәм чакырылган кунаклары өчен әзерләнгән ризыкларны ашап-эчеп тормаслар. Әгәр дә кемдер туйга чакырусыз барырга теләп вәсвәсәгә бирелә икән, аңа үзеннән: «Минем килүем яңа гына өйләнешкәннәргә карата яратуым җитешмәвен күрсәтмәс микән? Мин кешеләргә уңайсызлык китереп һәм ул вакыйгадан алган шатлыкларын бозмаммы?» — дип сорарга тиеш. Игьтибарлы мәсихче үпкәләү урынына, аларга Йәһвәнең фатихаларын теләп, котлау сүзләре язып җибәрсә, яшьләргә үз яратуын күрсәтер. Ул хәтта аларга, бүләк җибәреп һәм шуның белән аларның әһәмиятле көннәрендә шатлыкларын арттырып, ярдәм итә ала (Вәгазьче 7:9; Ефеслыларга 4:28).

Туй өчен кем җаваплы?

Африканың кайбер өлкәләрендә, йола буенча, туйны олы туганнары үткәрә. Яшьләр моның өчен туганнарына рәхмәтләрен белдерә алалар, чөнки бу аларның чыгымнар белән бәйле булган кыенлыкларын җиңеләйтә. Шулай ук кияү белән кәләш көтелмәгән төрле шартлар өчен үзләре өстеннән җаваплылык та төшәр дип, уйлаулары мөмкин. Ләкин туганнарының чын күңелдән күрсәтергә теләгән ярдәмен кабул иткәнчегә кадәр, кияү белән кәләш аларның шәхси теләкләрен дә искә алуларына нык ышанычта булырга тиеш.

Гайсә Алланың «күктән иңгән» Улы булса да, Канада үткәрелгән туйда аның боерыклар бирә башлавы турында бер җирдә дә әйтелмәгән (Яхъя 6:41). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, туйда билгеләнгән «туй башлыгы» булган (Яхъя 2:8). Ул кеше үз чиратында яңа гаилә башлыгы — кияү каршында җаваплы булган (Яхъя 2:9, 10).

Мәсихчеләр, кияү белән кәләшнең туганнары, Алла билгеләгән яңа гаиләнең башлыгын ихтирам итәргә тиешләр (Колосслыларга 3:18—20). Туйда булган хәлләр өчен, аңа җаваплылыкны үз өстенә алырга кирәк. Әлбәттә, кияү кешегә акыллылык белән мөмкин кадәр булганча кәләшенең һәм икесенең дә ата-аналарының теләкләрен ихтибарга алырга кирәк. Әгәр дә туган-тумачалары аларның теләкләренә каршы килгән әйберләрне таләп итәләр икән, кияү белән кәләш аларның ярдәменнән баш тартып, үзләренең гади генә туйларын оештыра алалар. Шул чакта яшьләрдә начар истәлекләр калдыра торган бернәрсә дә булмаячак. Мәсәлән, Африкада мәсихчеләрнең туйлары барган вакытта, хакыйкать белән кызыксынмаган табын башлыгы булган туганы үлгән ата-бабалары өчен тост күтәргән!

Кайбер чакта яңа гына өйләнешкән ир белән хатын «ширбәт аен» үткәрергә теләп туй мәҗлесенең тәмамлануын көтмичә дә китеп бара алалар. Мондый очракта өйләнгән егет, Изге Язмалардагы нормаларның үтәлешен һәм туй кичәсе бик озакка сузылмасын өчен, күзәтеп торучы бер кешене калдырырга тиеш.

Җентекле планлаштыру һәм сабыр караш

Гайсә катнашкан туйда бик күп тәмле ашамлыклар булгандыр күрәсең, чөнки Изге Язмалар аны туй мәҗлесе кебек тасвирлый. Шулай ук ул туйда җитәрлек дәрәҗәдә шәраб булуы турында әйтелгән. Әлбәттә, анда тиешле музыка һәм әдәпле биюләр булган, чөнки музыка һәм бию яһүд халкы мәдәниятының бер өлеше булган. Моны Гайсәнең юлдан язган ул турындагы гыйбрәтле хикәясеннән күреп була. Анда улы кылган эшләренә тәүбә итеп кайтканына сөенеп, шактый бай булган атасы: «Ашыйк һәм күңел ачыйк»,— дигән. Гайсәнең әйтүе буенча, анда «җыр һәм бию» дә булган (Лука 15:23, 25).

Ләкин Изге Язмаларда Канадагы туйда музыка белән бию булганы турында ачык әйтелмәве кызык. Асылда, туйларда биегәннәр дип Изге Язмаларның бер җирендә дә язылмаган. Күрәсең, Изге Язмалар язылган вакытта Алланың тугрылыклы хезмәтчеләренең туйларында биюләр төп өлеш булып тормаганнар. Моннан без нәрсәгә дә булса өйрәнә алабызмы?

Африкадагы кайбер туйларда көчле электрон тавыш көчәйткеч системалары кулланыла. Аннан чыккан музыка тавышы шулкадәр көчле булганга күрә, кунакларга бер-берсе белән аралашырга да кыен. Кайчакта сыйлау өчен әзерләнгән ризык җитмәгәнлеге ачыктан-ачык күренеп торса да, тиз генә әдәпсезлеккә әйләнеп киткән бию ягыннан мохтаҗлык юк. Андый очрашулар өйләнешү туен түгел, ә тик бию өчен генә оештырылган кич утыруларны хәтерләтә. Аннан тыш көчле музыка чакырусыз килеп, тәртип бозучы чит кешеләрне үзенә җәлеп итә.

Изге Язмаларның туйлар тасвирламасында музыка белән биюләрнең мөһимлеге күрсәтелмәгәч, бу кияү белән кәләшкә Йәһвәне данлый торган туйларын оештыру өчен берникадәр җитәкчелек бирмәс микән? Шулай да, әле күптән түгел генә Көньяк Африкада туйга чакырылган яшь мәсихчеләр кунаклар өчен программа әзерләп, озак кына вакыт барышында катлаулы биюләр биергә өйрәнгәннәр. Шушы биюләргә өйрәнер өчен алар берничә ай дәвамында бик күп вакыт сарыф иткәннәр. Ләкин мәсихчеләргә «тагын да мөһимрәк» (ЯД) булган вәгазьләү, шәхси өйрәнү һәм җыелышларга йөрү кебек эшләрне башкарыр өчен «вакытның кадерен белергә» кирәк (Ефеслыларга 5:16; Филиплыларга 1:10).

Гайсә ясаган шәрабнең күләменә караганда, Канадагы туй зур һәм зиннәтле булган. Әмма аның, кайбер яһүд туйларында булган кебек, шау-шулы һәм кунакларның спиртлы эчемлекләр белән кирәгеннән артык мавыгып үткәрелгән туй булмавына шикләнергә безнең сәбәпләребез юк (Яхъя 2:10). Ни өчен без моңа нык ышана алабыз? Чөнки ул туйда Раббыбыз Гайсә Мәсих булган. Алланың әдәпсез берләшмәләргә карата: «Исергәнче шәраб эчүчеләр... арасында булма» дигән әмерен үтәвендә, Гайсә белән беркемне дә тиңләштереп булмый (Гыйбрәтле хикәя 23:20).

Әйтелгән сәбәпләр буенча, кияү белән кәләш үзләренең туйларында шәраб яки башка төрле спиртлы эчемлекләр булуын карар итәләр икән, алар эчелгән спиртлы эчемлекләр күләмен төгәл күзәтеп торыр өчен берәүне билгеләргә тиеш. Әгәр дә алар туйда музыка булуын теләсәләр, аларга тиешле көйләр сайлап һәм тавышның көчлелеген күзәтеп торучыны билгеләп куярга кирәк. Килгән кунакларга катышырга һәм шикле музыканы куярга яки тавышын көчле итеп арттырырга юл куймаска кирәк. Әгәр дә туйда биесәләр, алар әдәпле һәм тыйнак рәвештә булырга тиеш. Хакыйкать белән кызыксынмаган туганнарның яки җитлекмәгән мәсихчеләрнең берсе тупас һәм тойгылы итеп биесә, кияүгә, бәлки, музыканы алмаштырырга яисә биюнең туктатылуын ихтирам белән үтенергә кирәк булыр. Югыйсә, туйда тәртип бозылып китеп кемгәдер киртә булуы мөмкин (Римлыларга 14:21).

Хәзерге биюләрнең кайбер төрләрендә, көчле музыкада һәм спиртлы эчемлекләрнең күплегендә куркыныч булганлыктан, мәсихче-кияү туйны аннан башка да үткәрергә карар итә. Кемдер аны мондый карары өчен тәнкыйтьләргә мөмкин, ләкин чынлыкта исә Алланың изге исеменә хурлык китерә торган эшләрдән читләшергә тырышканы өчен ул мактауга лаек. Башка очракларда кияү кеше туйда тиешле музыка булуы турында кайгырта, алдан бию вакытын билгели һәм спиртлы эчемлекләр күләменең чамасыз күп булмавын күзәтеп тора. Һәрхәлдә, туйда нәрсә генә булмасын, аның өчен кияү җаваплы.

Җитешсезлекләре аркасында, Африкада кайберәүләр мәсихчеләрнең әдәпле туйларына, алар мәет күмүгә охшаш дип, көлеп карыйлар. Андый кешеләргә сабыр караш җитеп бетми. Гөнаһлы тән эшләре вакытлы рәхәтлек кенә китерә, әмма соңрак алар мәсихчеләрнең вөҗдан газабын уяталар һәм Алла исеменә хурлык китерәләр (Римлыларга 2:24). Чын куанычның чыганагы — Алланың изге рухы (Галатларга 5:22). Мәсихче парларның күбесе үзенең өйләнгән көннәрен горурлык белән исләренә төшерәләр, чөнки ул көн киртә өчен сәбәп түгел, ә шатлыклы вакыйга булган (2 Коринфлыларга 6:3).

Уэлш белән Элтия аларның туйлары турында хакыйкать белән кызыксынмаган туганнарының да яхшы бәя биргәннәрен әле дә исләрендә тоталар. Аларның берсе болай дигән: «Безнең көннәрдә шау-шулы үткәрелә торган туйлардан без ардык инде. Шундый ягымлы һәм күңелле мәҗлестән без канәгатьлек алдык».

Ләкин иң мөһиме, шатлыклы һәм әдәпле мәсихчеләрнең туйлары, гаилә төзелешен Барлыкка Китерүче Йәһвә Алланы данлый.

[22 биттәге рамка/иллюстрация]

ТУЙ МӘҖЛЕСЕ ӨЧЕН ИСКӘРМӘ

• Әгәр хакыйкать белән кызыксынмаган туганыгызны туй рече белән чыгыш ясарга чакырсагыз, сездә, ул сөйләгән вакытта мәсихчеләрнеке булмаган йолаларны өстәмәвенә нык ышанычыгыз бармы?

• Әгәр дә туйда музыка булса, сез алдан ук тиешле җырларны сайлап алдыгызмы?

• Музыка тавышы уртача булырмы?

• Әгәр дә туйда биюләр булса, алар әдәпле рәвештә башкарылырмы?

• Спиртлы эчемлекләрне куллану уртача булырмы?

• Эчемлекләрнең кулланышын күзәтеп торучы булырмы?

• Туй кичәсенең тәмамлану вакытын сез акылга ярашлы итеп билгеләп куйдыгызмы?

• Анда туй ахырына кадәр тәртипне саклап торучы җаваплы кешеләр булырмы?