Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юанычны Йәһвәнең көчендә эзләгез

Юанычны Йәһвәнең көчендә эзләгез

Юанычны Йәһвәнең көчендә эзләгез

«Минем йөрәгемдә кайгылар күбәйгәндә, Синең юатуларың минем күңелемне ләззәтләндерә» (МӘДХИЯ 93:13).

ЮАНЫЧКА мохтаҗ булганнар барысы да Изге Язмаларда юатырлык сүзләр таба алалар. Шуңа күрә «Уорлд бук» энциклопедиясендә: «Нәрсә эшләргә белмәгәндә яисә авыр шартларда бик күп кешеләр юаныч, өмет һәм җитәкчелек эзләп, Изге Язмаларга мөрәҗәгать итәләр»,— дип әйтелгәнгә бер дә гаҗәпләнәсе юк («World Book Encyclopedia»). Ни өчен?

Чөнки Изге Язмалар «безне һәрбер авыр кайгыларыбызда юатып торучы барлык юаныч Алласы» яратучан Барлыкка Китерүчебез тарафыннан рухландырылган (2 Коринфлыларга 1:3, 4). Ул — «юаныч Алласы» (Римлыларга 15:5). Йәһвә барлык кешеләргә ярдәм биреп безгә үрнәк күрсәткән. Ул безне юатыр һәм өмет бирер өчен үзенең бердәнбер Улын, Гайсә Мәсихне, җиргә җибәргән. «Алла дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче һәркем һәлак булмасын, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип өйрәткән Гайсә (Яхъя 3:16, ЯИ). Изге Язмаларда Йәһвә турында: «Ул һәр көнне йөгебезне җиңеләйтә. Алла безне коткара»,— дип әйтелә (Мәдхия 67:20, ХТ). Алладан куркучы кешеләр нык ышаныч белән: «Мин һәрвакыт Ходайны үз алдымда күрдем, чөнки Ул минем уң ягымда; бер дә икеләнмәм»,— дип әйтә алалар (Мәдхия 15:8).

Изге Язмалардан китерелгән бу сүзләр Йәһвә Алланың, безгә, кешеләргә карата яратуы нинди тирән булуын күрсәтеп торалар. Ул безгә бик күп юаныч бирергә һәм сынаулар вакытында күңел сызлавын җиңеләйтергә ихлас күңел белән теләгәне һәм эшли алганы ачык. «Ул арыганга көч бирә, һәм хәлсезләнгәнгә ныклык бүләк итә» (Исай 40:29). Йәһвәнең көчендә юанычны ничек табарга?

Йәһвәнең кайгыртучанлыгы юата

Мәдхия җырлаучы: «Син үз авырлыкларыңны Ходайга йөклә һәм Ул сиңа булышыр. Ул гадел кешегә беркайчан да икеләнергә ирек бирмәс»,— дип язган (Мәдхия 54:23). Әйе, Йәһвә Алла барлык кешеләргә карата кызыксыну күрсәтә. Беренче гасыр мәсихчеләрен рәсүл Питер: «Ул [Алла] сезнең турыда кайгырта»,— дип инандырган (1 Питер 5:7). Гайсә Мәсих Алла кешеләрнең никадәр дәрәҗәдә кадерләрен белгәненә басым ясаган: «Ике ассарига биш чыпчык сатыла түгелме? Һәм Алла тарафыннан аларның берсе дә онытылмаган. Ә сезнең башыгыздагы бөтен чәчегез дә саналган. Димәк, курыкмагыз: сез күп чыпчыклардан кыйммәтлерәк» (Лука 12:6, 7). Аллага без шулкадәр кадерле ки, ул безнең белән ни булганнарның барысын да, хәтта әһәмиятсез нәрсәләрне дә күреп тора. Ул безнең белән эчкерсез кызыксынып торганга күрә, без үзебез турында белмәгән әйберләрне дә белә.

Йәһвәнең аның турында шәхси рәвештә кызыксынганын тою, моннан алдагы мәкаләдә искә алынган фахишәлек белән шөгыльләнгән Светлана исемле яшь хатын-кызга зур юаныч булган. Ул инде үз-үзен үтерергә уйлаган, әмма нәкъ шул чакта Йәһвә Шаһитләре белән очрашкан. Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашып, аннан ул Йәһвәнең чын шәхес икәнен һәм ул аңа бәхет теләгәнен белгән. Бу аның йөрәгенә бик нык тәэсир итеп, аңа тормыш юлын үзгәртергә һәм үзен Аллага багышларга теләк тудырган. Шулай ук бу Светланага кайгы-хәсрәтләре булуына карамастан, уңай караш сакларга һәм бирешмәс өчен үз-үзенә тиешле ихтирам итүгә ия булырга ярдәм иткән. Хәзер ул болай ди: «Йәһвә беркайчан да мине калдырмый, моңа ышанычым зур. Мин 1 Питер 5:7 дә язылган сүзләрнең дөреслегенә ышандым. Ә ул шигырьдә: „Бөтен авырлыкларыгызны Аңа [Йәһвәгә] йөкләгез, чөнки Ул сезнең турыда кайгырта“,— дип әйтелгән».

Изге Язмаларга нигезләнгән өмет юата

Алланың киләчәккә карата искиткеч өмет турында язылган Сүзе, Изге Язмалар аркылы аерым юаныч бирә. Рәсүл Пауал: «Элек язылганнарның барысы да безгә үгет-нәсихәт итеп, бездә Язмалардагы сабырлык һәм юаныч аркылы өметебез сакланып калсын өчен язылган»,— дип язган (Римлыларга 15:4). Пауал: «Безне яраткан һәм гаделлеге аркасында мәңгелек юаныч белән яхшы өмет биргән Аллабыз һәм Атабыз Үзе сезнең йөрәкләрегезне юатып, һәр сүзегездә һәм игелекле эшләрегездә ныгытсын»,— дип язып, өмет белән юаныч арасында ачык бәйләнеш булганын күрсәткән (2 Фессалоникилеләргә 2:16, 17). Бу «яхшы өмет» бәхетле киләчәкне, җирдәге оҗмахта камиллектә мәңге яшәүне аңлата (2 Питер 3:13).

Мондый ышанычлы һәм шатлыклы өмет, моннан алдагы мәкаләдә искә алынган паралич сугып эчкечелеккә бирелгән Лаймонисның да рухын күтәргән. Ул Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятын укып, Алла Патшалыгы идарәсе астындагы яңа дөньяда үзенең бөтенләй төзәлә алуын зур куаныч белән белгән. Изге Язмалардан ул Алланың могҗизалы рәвештә кешеләрне савыктырачагы турында: «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр, һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр. Ул чакта аксак болан кебек сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар»,— дип әйтелгән искиткеч вәгьдәсен укыган (Исай 35:5, 6). Лаймонис шул Оҗмахта яшәргә теләп, үзенең тормышын тирәнтен үзгәрткән, ул эчкечелекне ташлаган. Күршеләре һәм танышлары аның шулай үзгәрүен күрми калмаганнар. Ул хәзер берничә Изге Язма өйрәнүләре үткәреп, Изге Язмалар өмете биргән юанычны башкалар белән дә уртаклаша.

Доганың роле

Нинди дә булса сәбәп аркасында күңел сызлавы кичерәбез икән, Йәһвәгә кылган дога безне юата һәм зур җиңеллек китерә. Аллага мөрәҗәгать иткән вакытта без, аның Сүзендә әйтелгән юатучы сүзләрне искә төшерә алабыз. Изге Язмалардагы иң озын мәдхия — ул искиткеч дога. Мәдхия җырлаучы: «Ходай, Синең борынгыдан хөкем иткәннәреңне искә төшердем дә һәм тынычландым»,— дип җырлаган (Мәдхия 118:52). Үтә кыен шартларда, бигрәк тә сәламәтлек начарланып куркыныч булган чагында, еш кына ачык итеп: «ни эшләргә?» — дигән сорауга җавап табуы бик авыр була. Без үзебезнең көчебезгә таянганда, кайвакытта без нәрсә эшләргә белмичә каушап калабыз. Күп кешеләр үзләренә бәйле булганның барысын да эшләгән икән, Аллага догада мөрәҗәгать итүнең зур юаныч китерүнә, ә кайвакытта көтелмәгәндә чишелеш табарга ярдәм итүенә ышанганнар (1 Коринфлыларга 10:13).

Ашыгыч рәвештә реанимация бүлмәсенә китерелгән Пэт доганың юаныч көчен тойган. Сәламәтләнгәч ул болай дигән: «Йәһвәгә дога кылгач мин аңа таянып барысын да аның ихтыярына куярга һәм үз гомеремне аның кулына ышанып тапшырырга кирәклеген аңладым. Шул чакта мин Филиплыларга 4:6, 7 дә әйтелгән Алланың тынычлыгын сиздем». Бу шигырьләр һәрберебезгә дә юаныч китерә ала! Пауал безне өндәп болай ди: «Бернәрсә өчен дә борчылмагыз, ләкин һәрчак догада һәм үтенечтә рәхмәтләрегезне әйтеп Алла каршында үзегезнең теләкләрегезне ачыгыз,— һәм барлык акылдан да югарырак Алла тынычлыгы йөрәкләрегезне һәм уйларыгызны Гайсә Мәсихтә саклаячак».

Изге рух юатучы кебек

Гайсә үзе үләр алдыннан, төнлә белән рәсүлләренә аларны озакламый калдырып китәчәге турында әйткән. Бу аларны күңелсезләндергән һәм борчыган (Яхъя 13:33, 36; 14:27—31). Аларның моннан соң да юанычка мохтаҗ булачакларын белеп, Гайсә: «Мин Атадан үтенермен һәм Ул сезгә бүтән Юатучы, Хакыйкать Рухын бирер, һәм ул мәңге сезнең белән булыр»,— дип вәгьдә иткән (Яхъя 14:16). Монда Гайсә Алланың изге рухы турында әйткән. Алланың изге рухы эшләренең берсесе, рәсүлләрнең авыр кайгыларында юату һәм аларга Алланың ихтыярын башкарырга ярдәм итү булган (Ап. эшләре 4:31).

Ире юл һәлакәтенә очрап, чак кына үлми калган Энжи башына төшкән кайгыларын һәм күңел борчуларын уңышлы рәвештә җиңеп чыга алган. Ул болай ди: «Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә генә безнең башыбызга төшкәннәрнең барысын да кичереп, нык булып кала алдык. Йәһвәнең көче чыннан да безнең хәлсезлектә күренә иде һәм сынау вакытларында ул безнең өчен ныгытма булды».

Кардәшлек бердәмлегендә юаныч

Әгәр кеше үзенең иҗтимагый торышына карамастан, Йәһвә халкы арасында булган кардәшлек аркылы юаныч эзли икән, ул аны табачак. Шул кардәшлек бердәмлегендә һәркем рухи ярдәм һәм булышлык табар. Анда тагын яратучан, кайгыртучан, чын күңелдән ярдәм итәргә һәм авыр чакта башкаларны юатырга әзер булган дусларны табарга була (2 Коринфлыларга 7:5—7).

Мәсихчеләр җыелышының әгьзалары «барысына, бигрәк тә үз кардәшләренә яхшылык эшләргә» өйрәнәләр (Галатларга 6:10). Изге Язмалардагы белемнәр аларны бер-берсенә кардәшләрчә ярату һәм назлы кайгырту күрсәтергә дәртләндерә (1 Питер 3:8; Римлыларга 12:10). Җыелыштагы рухи абый-энеләр һәм апа-сеңелләр киң күңелле, теләктәш һәм кеше хәленә керүчән булырга тырышалар (Ефеслыларга 4:32).

Уллары һәлак булган Жо белән Ребекка җыелыштагы кардәшләре тарафыннан шундый ярдәмчелек һәм теләктәшлек тойганнар. Алар болай дип сөйлиләр: «Йәһвә һәм аның яратучан халкы безгә авыр чакларны кичереп чыгарга ярдәм итте. Кардәшләр безгә телефоннан шалтыратып тордылар. Шулай ук йөзләгән открытка һәм хатлар алдык. Бу безнең кардәшлек бердәмлегебез нинди кадерле икәнен күрергә ярдәм итә. Без тирән борчылган чагыбызда җирле җыелыштагыларның күбесе килеп ашарга әзерләп, өйне җыештырып, ярдәм иттеләр».

Юаныч эзләгез!

Безнең өстебезгә өермәле кайгы-хәсрәт җилләре искәндә һәм бәла-казалар яңгыр кебек ява башлаганда, Алла безне юатырга һәм якларга әзер булып тора. Моның турында бер мәдхиядә менә ничек әйтелгән: «Үз канатлары белән сине каплаячак һәм син Аның канатлары астында имин булырсың» (Мәдхия 90:4). Бу шигырьдә куркыныч сизү белән балаларын саклап калыр өчен канатларын җәйгән бөркет сурәте китерелгән. Тагын да зуррак мәгънәдә Йәһвә аңа өмет итүчеләрнең барысы өчен дә чын Яклаучысы булып чыга (Мәдхия 7:2).

Әгәр дә сезнең Алла, аның шәхесе, ниятләре, сыйфатлары һәм аның юата алу сәләте турында күбрәк беләсегез килсә, аның Сүзен өйрәнегез. Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә бик шат булырлар. Әйе, чыннан да, юанычны Йәһвәнең көчендә табып була!

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмалардагы киләчәккә өмет күңелне юата.