Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа дөнья: сез анда булырсызмы?

Яңа дөнья: сез анда булырсызмы?

Яңа дөнья: сез анда булырсызмы?

«Алар өчен үз гомерләрендә күңел ачудан һәм игелек эшләүдән дә яхшырак нәрсә юк. Һәм әгәр нинди дә булса кеше ашый һәм эчә, һәм һәрбер эшендә игелек күрә икән, бу Алладан бирелгән бүләк» (ВӘГАЗЬЧЕ 3:12, 13).

1. Без ни өчен киләчәккә оптимизм белән карый алабыз?

КҮП кешеләр Зур Кодрәтле Алланы кырыс һәм таләпчән итеп күз алдына китерәләр. Әмма аның Сүзендә без югарыда китерелгән хакыйкатьне табабыз. Бу аның «бәхетле Алла» икәненә һәм шулай ук безнең борынгы ата-анабызны җирдәге оҗмахка урнаштырганына туры килә (1 Тимәтигә 1:11, ЯД; Яшәеш 2:7—9). Алла үз халкына вәгъдә иткән киләчәккә күз салып, безгә чиксез шатлык алып килә торган шартларга һич тә гаҗәпләнәсе юк.

2. Сез нәрсәне бик нык көтәсез?

2 Үткән мәкаләдә без Изге Язмаларның дүрт урынында «яңа күк һәм яңа җир» дип алдан ук әйтелгәннең өчесен карап киттек (Исай 65:17). Бу ышанычлы пәйгамбәрлекләрнең берсе Ачыш 21:1 дә язылган. Түбәндәге шигырьләрдә Зур Кодрәтле Алланың җирдәге тормыш шартларын тирәнтен рәвештә яхшылыкка үзгәртәчәк вакыты турында әйтелә. Ул кайгы-хәсрәт яшьләрен сөртәчәк. Кешеләр картлыктан, авырулардан яисә һәлакәттән башка үлмәячәкләр. Кайгы-хәсрәт, елау һәм ачы тавыш башка инде булмаячак. Нинди гүзәл киләчәк! Ләкин аның килеп җитүенә ышанычлы була алабызмы һәм мондый киләчәккә өмет безгә инде хәзер ничек тәэсир итәргә тиеш?

Ныклы ышаныч өчен нигезләр

3. Изге Язмалар киләчәк турында вәгъдә иткәненә ни өчен ышана алабыз?

3 Ачыш 21:5 тә тагын нәрсә әйтелә икәненә игътибар итик. Бу шигырьдә күк тәхетендә утырган Алланың: «Менә, барысын да яңаны барлыкка китерәм»,— дигән сүзләре китерелә. Алланың бу вәгъдәсе һәрбер бәйсезлек турындагы дәүләт декларациясеннән, хокуклар турындагы һәрбер хәзерге билленнән яхшырак һәм кешенең һәрбер омтылуларыннан югарырак. Бу тулы ышанычка лаеклы сүзләр Изге Язмаларда әйтелгәндәй «сүзен үзгәртми торган» Алланың сүзләре (Титка 1:2). Сез, әлбәттә, без инде җитәрлек белдек, хәзер безгә искиткеч өметкә шатланырга һәм Аллага ышанырга гына кирәк дип уйларга мөмкин. Ләкин туктарга кирәкми. Киләчәк турында безгә тагын беләсе кайбер әйберләр бар әле.

4, 5. Безгә киләчәккә ышанычлырак карарга алда каралган нинди пәйгамбәрлекләр рөхсәт итә?

4 Үткән мәкаләдә Изге Язмаларда вәгъдә ителгән яңа күк һәм яңа җир турында әйтелгәне турында уйлап карагыз. Мондый яңа системаны Исай алдан ук әйткән һәм аның пәйгамбәрлеге яһүдләр туган якларына кайткач һәм чын гыйбадәт кылуны яңадан торгызгач, бер тапкыр үтәлгән (Езра 1:1—3; 2:1, 2; 3:12, 13). Ләкин Исайның пәйгамбәрлеге моңа гына күрсәткәнме? Һичшиксез юк! Ул алдан әйткән сүзләр ерак киләчәктә зуррак масштабта үтәлергә тиеш булган. Ни өчен без андый нәтиҗә ясый алабыз? Без мондый нәтиҗәне 2 Питер 3:13 тә һәм Ачыш 21:1—5 тә укыган шигырьләрдән ясыйбыз. Бу өзекләрдә бөтен дөнья буенча мәсихчеләргә иминлек, муллык алып киләчәк яңа күк һәм яңа җир турында әйтелә.

5 Без инде искә төшергәнчә, «яңа күк һәм яңа җир» дигән тәгъбир Изге Язмаларда дүрт тапкыр кулланыла. Без аларның өчесен карадык һәм өметләндерүче нәтиҗәләргә килдек. Изге Язмаларда ачыктан-ачык алдан әйтелә: Алла явызлыкны һәм азапларның башка сәбәпләрен юкка чыгарачак һәм ул вәгъдә иткән яңа системада кешелеккә фатихалар бирүен дәвам итәчәк.

6. «Яңа күк һәм яңа җир» турында әйтелгән дүртенче пәйгамбәрлектә нәрсә турында алдан ук әйтелә?

6 Ә хәзер, әйдәгез, Изге Язмаларның «яңа күк һәм яңа җир» дигән тәгъбире кулланылган соңгы урынын карыйк. Бу урын Исай 66:22—24 тә: «Мин барлыкка китерәчәк яңа күк һәм яңа җир гел Минем каршымда булгандай, әйтте Ходай, сезнең нәселегез һәм сезнең исемегез дә шулай ук булачак. Ул чакта айдан-айга, шимбәдән-шимбәгә һәр тән [кеше] Минем каршыма гыйбадәт кылырга киләчәк, дип әйтте Ходай. Һәм чыгачаклар һәм Миннән ваз кичкән кешеләрнең мәетләрен күрәчәкләр: чөнки аларның кортлары үлмәс һәм ялкыннары сүнмәс; һәм алар һәр тән [кеше] өчен кабахәтлек булачаклар».

7. Исай 66:22—24 шигырьләр ни өчен киләчәктә үтәлергә тиеш?

7 Бу пәйгамбәрлек үз җирләрендә урнашкан яһүдләргә кагылган, ләкин тагын бер үтәлүе бар әле. Тагын бер тапкыр пәйгамбәрлек озак вакыт үткәч, Питерның 2 нче хаты һәм Ачыш китабы язылгач үтәлергә тиеш, чөнки аларда киләчәк «яңа күк һәм яңа җир» турында әйтелә. Без бу пәйгамбәрлекнең гаять зур һәм ахыр тапкыр үтәлүен яңа системада көтә алабыз. Түбәндә өметләнергә мөмкин булган искиткеч шартлар сурәтләнә.

8, 9. а) Алла халкы нинди мәгънәдә «гел булачак»? б) Йәһвә хезмәтчеләре аңа «айдан-айга, шимбәдән-шимбәгә» гыйбадәт кылачагы турындагы пәйгамбәрлекнең мәгънәсе нәрсәдә?

8 Ачыш 21:4 тә үлем башка булмаячак дип әйтелә. Моның белән Исай китабының 66 нчы бүлегендәге сүзләре туры килә. 22 нче шигырьдән күренгәнчә, Йәһвә яңа күк һәм яңа җир вакытлыча, ниндидер чикләнгән вакытка билгеләнгән булмавын белә. Шулай итеп, Йәһвә халкы да беркайчан юкка чыкмаячак, бу халык Алла алдында «гел булачак». Моңа безне Алла үзе сайлаган халкына эшләгән эшләре ышандыра. Беренче гасырдан башлап, безнең көннәргә кадәр чын мәсихчеләрне каты эзәрлекләгәннәр, аларны үтерергә тырышкан фанатиклар да табылган (Яхъя 16:2; Ап. эшләре 8:1). Ләкин хәтта Алла халкының Рим императоры Нерон һәм Адольф Гитлер кебек куәтле дошманнары да, Алланың исемен йөртүче тугрылыклы хезмәтчеләрен юк итә алмаганнар. Йәһвә үзе сайлаган кешеләренең җыелышын бүгенге көнгә кадәр саклаган һәм без аны гел сакларга аның сәләтле булуына ышанабыз.

9 Яңа җирнең — яңа дөньяда булачак чын гыйбадәт кылучылар җәмгыятенең — Аллага тугрылыклы булган кешеләр төркем кебек кенә түгел, әмма аеруча һәрбер кеше кебек тә «гел булачак» яисә сакланачак, чөнки алар барлык булганны Барлыкка Китерүчегә саф гыйбадәт кылуда катнашачаклар. Алар кайвакытта һәм сирәк-мирәк кенә гыйбадәт кылмаячаклар. Исраилгә Муса аша бирелгән Канун буенча халык һәр айны (яңа ай) һәм һәр атнаны (шимбә) гыйбадәт кылуда катнашырга тиеш булган (Левит 24:5—9; Саннар 10:10; 28:9, 10; 2 Паралипоменон 2:4). Димәк, Исай 66:23 тә кешеләр Аллага өзлексез һәм даими рәвештә — атна һәм ай саен гыйбадәт кылачаклар дип әйтелә. Ул вакытта атеизм һәм дини икейөзлелек булмаячак. «Һәр тән...» Йәһвәгә «гыйбадәт кылырга киләчәк».

10. Явыз кешеләр яңа дөньяда явызлыкны даими рәвештә китерә алмаганнарына ни өчен шикләнмәскә мөмкин?

10 Исай 66:24 безне яңа җирдә беркем дә һәм бернәрсә дә тынычлыкка һәм гаделлеккә куркыныч китерми дип ышандыра. Явыз кешеләр җирне һәлак итмәячәкләр. 2 Питер 3:7 дән «динсез кешеләрнең хөкем һәм үлем көне» алда, дигән сүзләрен искә төшерик. Динсезләр генә юкка чыгарылачак. Гаепсезләр зарар күрмәячәкләр, еш кына кешеләр сугышларында булган кебек, гаскәрләргә караганда күбрәк сугышта катнашмаганнарның үлүе булмаячак. Бөек Хөкемче аның көнендә динсезләр генә үләчәк дип гарантия бирә.

11. Исай пәйгамбәрлеге буенча Аллага һәм аңа гыйбадәт кылуга каршы баручыларны нәрсә көтә?

11 Бу көнне кичергән гаделләр Алланың пәйгамбәрлек сүзе хак икәнен күрәчәкләр. 24 нче шигырьдә Йәһвә хөкеменең дәлиле булып, «ваз кичкән кешеләрнең мәетләре» булачак дип алдан ук әйтелә. Исайның ачык чагылышлы теле кемнедер дулкынландырырга мөмкин. Әмма пәйгамбәрнең сүзләре бер тарихи факт белән туры килә. Борынгы Иерусалим стеналары артында чүп-чар чүплекләре булган. Кайбер чакта анда тиешле күмүгә лаек булмаган, җәзалап үтеререлгән җинаятьчеләрнең мәетләрен ташлаганнар *. Кортлар һәм янып көлгә әйләндерүче ялкын чүпне дә һәм бу мәетләрне дә тиз юкка чыгарган. Күрәсең, Исай бу образны Йәһвәнең канунсызларга чыгарылган хөкеменең ахыры икәнен күрсәтер өчен кулланган.

Алла нәрсә вәгъдә иткән

12. Исай яңа дөньядагы тормыш турында тагын нәрсә ача?

12 Ачыш китабының 21 нче бүлегендәге 4 нче шигырь киләчәк яңа системада нәрсә булмаячагын күрсәтә. Ә анда нәрсә булыр? Тормыш нинди булыр? Бу турыда без нинди дә булса ышанычлы күзаллау ала алабызмы? Әйе. Исай китабының 65 нче бүлегендә яшәүнең искиткеч шартлары тасвирлап бирелә. Әгәр дә Йәһвә яңа җирне һәм яңа күкне, инде соңгы үтәлүе итеп, барлыкка китергән заманда безне яшәргә лаек дип санаса, без бу шартларга шул чакта шатлана алачакбыз. Яңа җирдә мәңгелек тормышка лаек булган кешеләрне картлык һәм үлем башка көтмәячәк. Исай 65:20 безне: «Анда үз көннәренең тулылыгын күрмәгән сабый һәм карт башка инде булмаячак; чөнки йөз яшьлек — яшүсмер булып үләчәк, әмма йөз яшьлек гөнаһлы кеше ләгънәткә төшәр»,— дип ышандыра.

13. Алла халкы куркынычсызлыкта яшәячәген Исай 65:20 шигыре ничек ышандыра?

13 Бу пәйгамбәрлек беренче тапкыр Исай халкында үтәлгәндә, ул җирдәге сабыйлар куркынычсызлыкта булганнарын аңлата. Кайчандыр имчәк балаларны үтерүче һәм ир-атларны гомерләре шаулап чәчәк аткан чагында кырып бетерүче бабиллылар һөҗүм иткән кебек, аларның җирләренә дошманнар һөҗүм итмәгән (2 Паралипоменон 36:17, 20). Яңа системада да кешеләр куркынычсызлыкта яшәячәкләр һәм кайгы-хәсрәтсез тормыш белән ләззәтләнәчәкләр. Әгәр дә кеше Аллага каршы фетнә күтәрергә уйласа, аңа башка яшәргә рөхсәт ителмәячәк. Алла аны юк итәчәк. Ә әгәр дә фетнә күтәрүче гөнаһлы кешегә йөз яшь булса? Аның тормышы чиксез була алганын исәпкә алсак, ул «яшүсмер» булып үлә дип әйтергә мөмкин (1 Тимәтигә 1:19, 20; 2 Тимәтигә 2:16—19).

14, 15. Исай 65:21, 22 шигырьләр нинди күңелле эшне көтәргә нигез бирәләр?

14 Белә торып Алла канунын бозучы кешеләрнең ничек юк ителәчәгенең бөтен ваклыкларына тукталып тормыйча, Исай яңа дөньядагы тормыш шартларын тасвирлап бирә. Үзегезне шул шартларда итеп күз алдыгызга китерегез. Иң башта сез, бәлки, нәрсәдер якын һәм туган турында, уйларсыз. Ул турыда Исай 21 һәм 22 нче шигырьләрдә: «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аның җимешләрен ашарлар. Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр, башка кемдер ашар өчен утыртмаслар; чөнки Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр, һәм Минем сайланганнарым үз куллары белән эшләгән әйберләреннән озак файдаланырлар»,— дип әйтә.

15 Әгәр дә сез төзи белмисез һәм беркайчан да бакчачылык белән шөгыльләнмәгәнсез икән, бу пәйгамбәрлек сезгә өйрәнергә кирәк булачагын белдерергә мөмкин. Ләкин сез белемле һәм остаз кешеләрдә, әйтик сезгә ярдәм кулы сузган күршеләрдә өйрәнергә әзер булырсызмы? Сезнең йортыгызда жалюзи аркылы хуш тропик җилләре исеп торсын өчен пыяласыз тәрәзә булуы яисә ел фасылларының алмашынуын күзәтер өчен тәрәзәнең пыялалы булуы турында Исай әйтми. Ә түбә нинди булыр: яуган яңгыр һәм кар аска төшсен өчен сөзәк булырмы? Яисә Якын Көнчыгыштагы кебек, җылы климат бөтен гаилә белән җыелырга, тәмле итеп ашарга һәм сөйләшеп утырырга мөмкинлек бирүче, яссы түбә ясарга рөхсәт итәрме? (Икенчезаконлык 22:8; Нихами 8:16, АМТ).

16. Яңа дөньядагы тормыш чиксез канәгатьлек алып килүен ни өчен көтәргә була?

16 Ләкин бу вак-төякләр бик мөһим түгел, сезнең үзегезнең тору урыныгыз булуы мөһим. Ул сезнеке генә булачак. Бүгенге кебек кешеләр, көчләре беткәнчегә кадәр, башкалар өчен йортлар төземәячәкләр. Моннан тыш, Исай 65:21 дә сез утыртырсыз һәм җимешләрен ашарсыз, дип әйтелә. Монда гомуми күренеш бирелгәнлеге аңлашыла. Сезнең тырышлыгыгыз һәм хезмәтегезнең җимешләре тулы канәгатьләндерү китерәчәк. Һәм «агач көннәре кебек» озын тормыш дәвамында шулай булачак. Менә инде чыннан да «барысы да яңа»! (Мәдхия 91:13—15).

17. Махсус шатлыкны ата-аналарга нинди вәгъдә алып килә?

17 Әгәр дә сезнең балаларыгыз булса: «Эшләгәннәре заяга булмас һәм балаларын кайгы өчен тудырмаслар; чөнки алар Ходайның бәхет биргән чыганагы булырлар һәм киләчәк буыннары да алар белән бергә. Һәм алар чакырганчы Мин җавап бирермен; алар әле әйтеп бетергәнче, һәм мин инде ишетермен»,— дигән сүзләр сезне ваемсыз калдырмаячак (Исай 65:23, 24). Сезгә балаларының «кайгы өчен» тууының әрнүе танышмы? Ата-аналарга һәм башка кешеләргә балалары тарафыннан китерелгән барлык кайгы-хәсрәтләрне саныйсы да юк. Һәм безнең барыбызның да карьера, шәхси эшләр һәм күңел ачу артыннан чабу белән мавыгучы, хәтта үз балаларын карамый торган диярлек ата-аналарны очратканыбыз бар. Йәһвә исә безнең үтенечләрне тыңлаячагы һәм аларга, алдан белеп, җавап бирәчәге белән безне ышандыра.

18. Яңа дөньядагы хайваннарның безгә шатлык алып килүләренә ни өчен ышанырга була?

18 Яңа дөньяда сез нәрсәгә шатланаячагыгыз турында уйлаганда, Алланың пәйгамбәрлек сүзендә сурәтләнгән күренешне күз алдыгызга китерегез: «Бүре һәм сарык бәрәне бергә ашап йөрерләр һәм арыслан үгездәй салам ашар, ә елан өчен тузан ашамлык булыр: алар Минем бөтен изге тавымда явызлык һәм зыян китермәсләр дип әйтә Ходай» (Исай 65:25). Рәссамнар бу күренешне сурәтләргә тырышканнар иде, ләкин бу сүзләр рәссамның мул фантазиясен чагылдыра торган, сурәтләп бирелгән сәнгать әсәре генә түгел. Бу чынлыкта булачак. Кешеләр бер-берсе белән генә түгел, әмма хайваннар белән дә тынычлыкта торачаклар. Күпчелек биологлар һәм хайван яратучылар хайваннарның берничә төрен, бәлки берәр төре яисә берәр токымы турында гына белергә тормышларының иң яхшы елларын сарыф итәләр. Ә хайваннар кешеләрдән курыкмый башлагач, сез нәрсәләрне белә алуыгыз турында уйлап кына карагыз. Ул вакытта сез хәтта кошлар янына да, урманда һәм джунглиләрдәге иң кечкенә торучылары янына да килә, алар артыннан күзәтә һәм аларга сокланып карап тора аласыз (Әюп 12:7—9). Һәм бу чыннан да куркынычсыз булачак, сезгә кешеләр дә, хайваннар да зыян китермәячәк. Йәһвә: «Алар Минем бөтен изге тавымда явызлык һәм зыян китермәсләр»,— дип әйтә. Бу без бүген күргән һәм кичергәнгә бер дә охшаш булмаячак!

19, 20. Алла хезмәтчеләре хәзерге кешеләрнең күпчелегеннән ни өчен нык аерылып торалар?

19 Югарыда әйтелгәнчә, киләчәк меңьеллык кешеләрне ничек кенә борчымаса да, алар киләчәкне алдан әйтә алмыйлар. Шуңа күрә, күпләр өметләрен өзәләр, аптырашта калалар яисә өметсезлеккә биреләләр. Күптән түгел Канададагы бер университетның ректоры Питер Эмберли: «Ахыр чиктә, күп [өлкән] кешеләр яшәешнең: кем мин? Нәрсә өчен яшим? Миннән соң киләчәк буыннарыма нәрсә кала? — дигән башлангыч сораулары турында уйлана башлыйлар. Урта яшьләргә җиткәч, алар үз тормышларында таяныч һәм мәгънә эзлиләр»,— дип язган.

20 Ни өчен күп кешеләр белән алай булганы билгеле. Күпләр хоббиларында һәм мавыктыргыч күңел ачуларында юаныч табарга тырышалар. Әмма алар киләчәк нәрсә алып килгәнен белмиләр һәм шуңа күрә аларның тормышларында чын мәгънә, таяныч һәм әһәмиятлек җитми. Хәзер, әле генә әйтелгәнне истә тотып, аларның тормышка карашларын үзебезнеке белән чагыштырыйк. Без Йәһвәнең вәгъдә ителгән яңа күк һәм яңа җире җиткәч, тирә-юньгә карап: «Әйе, Алла барысын да яңаны барлыкка китерде!» — дип чын күңелдән әйтә алуыбызны беләбез. Без исә ничек бәхетле булабыз!

21. Исай 65:25 тә һәм Исай 11:9 да без нинди гомуми нигез табабыз?

21 Үзебезне Йәһвәнең яңа дөньясында итеп хис итү — бу үз-үзебезгә чиктән тыш ышанганлык түгел. Алла безне хәзер аңа хакыйкатьтә гыйбадәт кылырга һәм аның «бөтен изге тавында явызлык һәм зыян китермәгән» вакытында яшәр өчен әзерләнергә чакыра (Исай 65:25). Ә моңа охшаш сүзләр Исай китабында алдарак та очраганын һәм Исай анда ниндидер мөһим әйбер турында һәм шунсыз яңа дөнья безгә шатлык алып килә алмавы турында әйткәнен сез беләсезме? Исай 11:9 да: «Минем бөтен изге тавымда явызлык һәм зыян китермәсләр, чөнки җир, сулар диңгезне тутыргандай, Ходай турында белем белән тулачак»,— дип укыйбыз.

22. Изге Язмаларның дүрт пәйгамбәрлеген карагач, безгә нәрсәгә тагын да тәвәккәлрәк әзер булырга кирәк?

22 «Ходай турында белем». Алла барысын да яңаны барлыкка китергәч, җирдә яшәүчеләрнең Йәһвә һәм аның ихтыяры турында төгәл белемнәре булачак. Ә моның өчен, хайваннардан өйрәнүдән башка, тагын да күбрәк кирәк булыр. Белемнәрнең чыганагы — аның Сүзе. Мәсәлән, уйлап кына карагыз: без «яңа күк һәм яңа җир» турында әйтелгән дүрт пәйгамбәрлегеннән күпме белдек (Исай 65:17; 66:22; 2 Питер 3:13; Ачыш 21:1). Изге Язмаларны һәр көн укырга безнең җитди сәбәпләр бар. Изге Язмаларны уку сезнең көн тәртибенә керәме? Әгәр дә кермәсә, Алла безгә әйтергә теләгәнне укыр өчен ничек мөмкинлек табарга? Шулай эшләп, сез яңа дөньядагы бәхетле тормышка алдан ук ләззәтләнеп кенә түгел, әмма шатлыгыгызны инде хәзер, мәдхия җырлаучы кебек, күбәйтә аласыз (Мәдхия 1:1, 2).

[Искәрмә]

^ 11 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Изге Язманы аңлау» энциклопедиясен карагыз, 1 том, 906 бит, ингл.

Сез ничек җавап бирер идегез?

Исай 66:22—24 тә киләчәк вакыйгалар турында сүз баруын ни өчен раслап була?

Исай 66:22—24 тә һәм Исай 65:20—25 тә алдан ук әйтелгәненең сез нәрсәсен аеруча көтәсез?

• Үз киләчәгебезгә ныклы ышаныч белән карарга безнең нинди сәбәпләр бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Исай, Питер һәм Яхъя пәйгамбәрлекләрендә «яңа күк һәм яңа җир»нең төрле аспектлары сурәтләнә.