Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланың безнең көннәргә бәйләнешле пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итегез

Алланың безнең көннәргә бәйләнешле пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итегез

Алланың безнең көннәргә бәйләнешле пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итегез

«Кеше улы, күренешнең ахыр заман белән бәйләнешле икәнен бел!» (ДАНИЕЛ 8:17, ЯД).

1. Безнең вакыт турында барлык кешелек нәрсә белергә тиеш?

ЙӘҺВӘ киләчәк вакыйгалар турындагы белемнәрен сер итеп сакламый. Киресенчә, ул серләрне ача торган Алла. Ул барлык кешеләрнең дә «ахыр заманның» бетеп килә икәнен белүен тели. Җирдә яшәүче алты миллиард кеше өчен бу нинди мөһим яңалык!

2. Кешеләр киләчәк турында ни өчен кайгыртучанлык күрсәтәләр?

2 Бу явыз дөньяның ахыры якынлашуына искитәрлек бернәрсә дә юк. Кеше айда йөри ала, ләкин үзенең туган планетасының күп урыннарындагы урамнары буенча йөрергә курка. Аның йорты техниканың һәртөрле яңалыклары белән тулган, ләкин ул гаиләсенең таркалуын туктата алмый. Кеше информация гасырына керде, әмма кешеләр бер-берсе белән тынычлыкта яши алмыйлар. Кешеләрнең мондый нигезсезлеге, безнең Изге Язмаларда әйтелгән ахыр заманда яшәвебезнең тулы дәлилләрен раслый.

3. «Ахыр заман» дигән сүзләр җирдә беренче тапкыр кайчан яңгыраган?

3 «Ахыр заман» — бу искиткеч сүзләрне беренче тапкыр моннан якынча 2 600 ел элек Җәбраил фәрештә әйткән. Алланың куркып киткән пәйгамбәре Җәбраилның: «Кеше улы, күренешнең ахыр заман белән бәйләнешле икәнен бел!» — дигән сүзләрен ишеткән (Даниел 8:17, ЯД).

Без «ахыр заманда» яшибез!

4. Изге Язмалар ахыр заман турында тагын ничек әйтә?

4 «Изге Язмаларның Яңа Дөнья Тәрҗемәсе»ндә «ахыр заман» һәм «билгеләнгән ахыр заман» кебек тәрҗемә ителгән тәгъбирләр Даниел китабында алты тапкыр очрый (Даниел 8:17, 19; 11:35, 40; 12:4, 9). Алар рәсүл Пауал алдан ук әйткән «соңгы көннәргә» кагыла (2 Тимәтигә 3:1—5). Гайсә Мәсих шул ук чор турында, үзенең күктә патшалык хакимиятендә «булу» вакыты турында кебек әйткән (Матфей 24:37—39, ЯД).

5, 6. Ахыр заманда Алла Сүзен кем «укыган» һәм нинди нәтиҗә белән?

5 Даниел 12:4 тә: «Ә син Даниел бу сүзләрне яшереп кал һәм бу китапны соңгы вакытка [«ахыр заманга», ЯД] кадәр печатьләп куй; күпләр аны укырлар һәм белем артыр»,— дип әйтелгән. Даниел язганның күбесе печатьләнгән булган һәм гасырлар буенча кешеләр аңлавыннан яшерелеп калган. Ә бүген эшләр ничек бара?

6 Бу ахыр заманда тугрылыклы мәсихчеләрнең күбесе Алла Сүзен, Изге Язмаларны «укып чыкканнар». Һәм нинди нәтиҗә белән? Йәһвә аларның тырышлыгына фатиха биргән һәм белем бик тә арткан. Мәсәлән, майланган Йәһвә Шаһитләре 1914 елда Гайсә Мәсихнең күктә Патша булганы турында аңлау фатихасын алганнар. Майланганнар һәм аларның тугрылыклы юлдашлары, рәсүлнең 2 Питер 1:19—21 дә язылган сүзләре буенча «пәйгамбәрлек сүзенә» «мөрәҗәгать итәләр» һәм безнең вакыт — «ахыр заман» икәнлегенә тулысынча ышаналар.

7. Даниел китабында сөйләнелгәннең нәрсәсе аны тиңдәше булмаган итә?

7 Даниел китабы күп якларыннан тиңдәше булмаган китап. Мәсәлән, аның битләрендә акыл ияләре патшаның серле төшен сөйләп һәм аңлатып бирә алмаганга күрә, аларны җәзалап үтерү белән куркытуы, әмма бу төшне сөйләп һәм аңлатып бирергә Йәһвә пәйгамбәренең көче җитүе турында тасвирлана. Өч яшүсмер искиткеч зур тораташка баш имәгән өчен, бик нык кыздырылган мичкә ыргытыла, ләкин алар исән калалар һәм бер зарарланган урыннары да булмый. Күңел ачуның иң югары ноктасында берничә йөз кеше патша сараеның стенасында серле сүзләрне язучы кулны күрәләр. Мәкерле заговорчылар карт кешене арыслан чокырына ыргытуга ирешәләр, ләкин ул котылып кала һәм аның бер җире дә җәрәхәтләнми. Күренештә дүрт ерткыч күрсәтелә һәм бу пәйгамбәрлек күренеше ахыр заманга кадәр үтәлергә тиеш.

8, 9. Даниел китабы безнең өчен, аеруча хәзер ахыр заманда, нәрсәсе белән файдалы була ала?

8 Даниел китабында бер-берсенә бөтенләй охшаш булмаган ике сюжет ачыла. Беренчесе — тарихи вакыйгалар турындагы хикәяләр, ә икенчесе — пәйгамбәрлекләр. Һәм икесе дә бездә ышаныч тудыралар. Китапның хикәяләре безгә Йәһвә Алла аңа тугрылыклы булган кешеләргә фатихалар биргәнен аңларга ярдәм итә. Даниел китабының пәйгамбәрлекләре бездә ышаныч тудыралар, чөнки Йәһвәнең тарих барышын йөзләгән, хәтта меңләгән еллар алдан белгәнен күрсәтә.

9 Даниел тарафыннан язылган төрле пәйгамбәрлекләр безнең игътибарыбызны Алла Патшалыгына юнәлдерәләр. Мондый пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлүен күргәч, безнең иманыбыз ныгый һәм ахыр заманда яшәвебезгә ышаныч арта. Ләкин кайбер тәнкыйтьчеләр Даниел китабының пәйгамберлекләре, имеш алар вакыйгалар үтәлгәннән соң гына язылган дип раслап, бу китапка ташланалар. Әгәр дә мондый сүзләр дөрес булса, Даниел китабында ахыр заман турында алдан әйтелгәннәренә карата җитди шикләр туа. Скептиклар Даниел китабының хикәяләү кисәген дә шиккә куялар. Әйдәгез, бу сорауларны бергә җентекләп тикшерик.

«Суд тикшерүендә»

10. Даниел китабы нәрсәләрдә гаепләнә?

10 Үзегезне эш карала торган, суд залында итеп, күз алдыгызга китерегез. Прокурор гаепләнүче ялган сөйли дип раслый. Даниел китабының эчтәлеге буенча, ул б. э. к. VII—VI гасырларда яшәгән яһүд пәйгамбәрнең үз кулы белән язылган китап. Ләкин тәнкыйтьчеләр бу китап — ялган дип әйтәләр. Ярый, әйдәгез, башта бу китапның хикәя кисәге тарих фактлары белән туры килүен тикшереп чыгыйк.

11, 12. Балтасар беркайчан да яшәмәгән дигән гаепләүгә нинди җавап бирелгән?

11 «Яшәмәгән» монарх турында эш дип атап була торган эшне карыйк. Даниел китабының 5 бүлегендә б. э. к. 539 елда Бабилны басып алганда аның патшасы Балтасар булган дип язылган. Тәнкыйтьчеләр бу сүзләргә каршы килгәннәр, чөнки Изге Язмалардан тыш Балтасар турында башка бер җирдә дә искә алынмаган. Борынгы тарихчылар Набонидны Бабилның соңгы патшасы дип атаганнар.

12 Ләкин 1854 елда, хәзерге Ирак җирендә урнашкан булган, Ур исемле Бабил патшалыгының борынгы шәһәрендә, казылма эшләре алып барганда, берничә кечкенә кызыл балчыктан ясалган цилиндрлар табылган. Бу чөй язулы документларның башка язулары арасында, патша Набонидның «[үзенең] олы улы Балтасар» турында искә алган догасы да китерелә. Бу Даниелның үз китабында язган нәкъ шул Балтасар икәнен хәтта тәнкыйтьчеләргә дә танырга туры килгән. Шулай итеп, «яшәмәгән» монарх барыбер яшәгән һәм аның турында хәтта дөньяви чыганакларда да искә алынган. Бу Даниел язмаларының ышанычлы икәнен күп санлы раслауларның берсе генә һәм ул Даниел китабы Алланың пәйгамбәрлек Сүзенең бер кисәге һәм нәкъ хәзер, ахыр заманда безнең игътибарыбызга лаеклы икәнен исбатлый.

13, 14. Набуходоносор кем ул һәм нинди ялган илаһины ул аеруча хөрмәтләгән?

13 Даниел китабының хикәяләү нигезенә дөнья патшалыкларының алмашынуы һәм бу патшалыкларның кайбер хакимнәренең эшләре турында пәйгамбәрлекләр өстәлә. Бу хакимнәрнең берсен империяне барлыкка китерүче гаскәри дип атарга була. Ул Бабил тәхетен мирас итеп алучы булган һәм аның гаскәрләре Кархамис җире янында Мисыр фиргәвене Нехаоның гаскәрләрен җиңгәннәр. Ләкин алынган хәбәр җиңүчегә дошманнарны ахыр чиккә кадәр юк итүне үзенең гаскәр башлыкларына кушарга мәҗбүр иткән. Әтисе Набопаласарның үлгәнен белгәннән соң, бу Набуходоносор исемле яшь егет б. э. к. 624 елында тәхеткә утырган. Набуходоносор 43 ел дәвамында идарә итеп, үз патшалыгы эченә башта Ассирия урнашкан җирләрне кертеп, империяне барлыкка китергән һәм аны үз биләмәләренә Сурияне һәм Фалыстынны кушып, Мисыр чикләренә хәтле киңәйткән.

14 Набуходоносор махсус зур тырышлык белән Бабилның баш илаһисы Мардукка табынган. Набуходоносор барлык булган җиңүләрне, Мардук бирде дип ышанган. Ул Мардукка һәм башка күп Бабил илаһиларына багышланган гыйбадәтханәләр төзегән һәм бизәгән. Деир кырында Бабил патшасы тарафыннан куелган алтын тораташ, бәлкем, нәкъ Мардукка багышланган булгандыр (Даниел 3:1, 2). Һәм шулай ук Набуходоносор сугыш алып бару эшләрен планлаштырганда, шактый зур дәрәҗәдә сихерчелеккә таянган күрәсең.

15, 16. Набуходоносор Бабил өчен нәрсә эшләгән һәм ул аның бөеклеге белән мактанганда нәрсә булган?

15 Набуходоносор, аның әтисе төзи башлаган, ике катлы зур шәһәр стеналарын төзеп бетергән һәм Бабилның башкаласын һичкем яулап ала алмаслык булып тоелган. Мидияле патша хатын туган якларының урманнарын һәм калкулыкларын сагынган һәм, хәбәр иткәнчә, аны юатыр өчен Набуходоносор, борынгы дөньяда җиде могҗизаның берсе булып саналган, асылынып торучы бакчалар төзегән дип әйтелә. Набуходоносор көннәрендә Бабил барлык гасырлардагы иң бөек ныгытылган шәһәрләрнең берсе булган. Һәм Набуходоносор бу ялган табыну үзәге белән бик горурланган!

16 Набуходоносор: «Әллә бу мин төзегән Бабил мәһабәт түгелме!» — дип бервакыт мактанган. Ләкин Даниел 4:27—33 тә әйтелгәнчә, «әле бу сүзләр патшаның авызында» булганда ук ул акылдан язган. Даниел алдан әйткәнчә, җиде ел дәвамында Набуходоносорның патшалыгы белән идарә итәргә сәләте булмаган һәм ул үлән ашаган. Бу вакыйгалардан соң аңа патшалыгы кире кайтарылган. Сезгә бу вакыйгаларның пәйгамбәрлек мәгънәсе билгелеме? Ничек итеп бу пәйгамбәрлекнең төп үтәлүе безне турыдан-туры ахыр заманга алып килүен сез аңлата аласызмы?

Даниелның пәйгамбәрлекләре нәрсә турында сөйли

17. Набуходоносор дөнья патшалыгы өстеннән идарә итүенең икенче елында, Алла тарафыннан бирелгән пәйгамбәрлек төшендә нәрсә күргән?

17 Хәзер Даниел китабында язылган кайбер пәйгамбәрлекләргә игътибар итик. Набуходоносор, Изге Язмаларда әйтелгән дөнья патшалыгының хакиме сыйфатында булып, идарә итүенең икенче елында (б. э. к. 606/605 елларда) күктән бирелгән куркыныч төш күргән. Даниел китабының 2 бүлегендә патша төшендә башы — алтын, куллары һәм күкрәге — көмеш, корсагы һәм ботлары — бакыр, балтырлары — тимер, аяклары — өлешчә тимер һәм кызыл балчыктан ясалган зур тораташ күргәне турында әйтелә. Тораташның төрле кисәкләре нәрсәне белдергән?

18. Тораташның алтын башы, көмеш күкрәге һәм куллары, бакыр корсагы һәм ботлары нәрсәне белдергән?

18 Йәһвәнең пәйгамбәре Набуходоносорга: «Син патша... алтын баш!» — дип әйткән (Даниел 2:37, 38). Набуходоносор Бабил патшалыгының хакимнәр нәселенең ыруг башлыгы булган. Бу патшалыкны тораташның көмеш күкрәге һәм куллары белән күрсәтелгән Мидия һәм Фарсы дәүләте алыштырган. Аннан соң бакыр корсак һәм ботлар белән күрсәтелгән Грек империясе барлыкка килгән. Бу дөнья патшалыгы ничек барлыкка килгән?

19, 20. Александр Македонский кем булган һәм ул Греция дөнья патшалыгы булсын өчен нәрсә эшләгән?

19 Безнең эрага кадәр IV гасырда бер яшь кеше Даниел пәйгамбәрлегенең бу кисәге үтәлүендә әһәмиятле роль уйнаган. Ул б. э. к. 356 елда туган һәм Александр Македонский буларак танылган булган. Безнең эрага кадәр 336 елда заговорчылар аның әтисе Филиппны үтергәннәр һәм 20 яшьлек Александр Македония тәхетен мирас итеп алган.

20 Безнең эрага кадәр 334 елның май аеның башында Александр яулап алу походларын башлаган. Аның 30 000 пехотачы һәм 5 000 җайдакдан торган зур булмаган, әмма яхшы өйрәтелгән гаскәре булган. Шул ук елда Александр Кече Азиянең төньяк-көнбатышында (хәзерге Төркия) Граник елгасы янындагы сугышта беренче тапкыр фарсыларны җиңгән. Безнең эрага кадәр 326 елда бу үзсүзле алга баручы илбасар үзенә Фарсыны буйсындырган һәм көнчыгышта, хәзерге Пакыстан җирләрендә урнашкан, Һинд елгасына кадәр барып җиткән. Ләкин Александр Бабилдагы үзенең соңгы сугышында җиңелгән. Безнең эрага кадәр 323 елның 13 июнендә 32 яшь һәм 8 ай гына яшәп, Александр үзенең иң рәхимсез дошманы — үлемгә бирелгән (1 Коринфлыларга 15:55). Шуңа карамастан, Александрның казанышлары аркасында, Даниел пәйгамбәрлегендә алдан әйтелгәнчә, Греция дөнья патшалыгы булган.

21. Рим империясеннән башка тагын нинди дөнья патшалыгы тораташның тимер балтырлары белән күрсәтелгән?

21 Тораташның тимер балтырлары нәрсәне белдергән? Алар Грек империясен ватып ваклаган һәм җимергән, тимергә охшаш Римны белдергән. Безнең эраның 33 елында Рим, Гайсә Мәсих вәгазьләгән Алла Патшалыгына хөрмәт күрсәтмичә, җәфалау баганасында аны үтергән. Чын мәсихчеләрне юк итәргә тырышып, Рим Гайсә шәкертләрен эзәрлекләгән. Ләкин Набуходоносорга төшендә күргән тораташның тимер балтырлары Рим империясен генә түгел, әмма аңа сәяси алмашка килүче — Англия һәм Америка дөнья державасын да белдергән.

22. Ахыр заманның тәмамланып килүен аңларга тораташ ничек ярдәм итә?

22 Игътибарлы тикшерү нәтиҗәсендә, хәзер ахыр заман бетеп барганлыгы ачыклана, чөнки без тораташның тимер балчык аяклары белән күрсәтелгән вакыты чорында яшибез. Кайбер хәзерге хөкүмәтләр тимергә охшаш, яисә авторитар, шул вакытта башкалары балчыкка охшаганнар. «Кеше токымы» балчыктан тора һәм аның уалучанлыгына карамастан, «тимер» сәяси режимнар гади халыкка ниндидер бер дәрәҗәдә хөкүмәт белән идарә итәргә рөхсәт бирергә мәҗбүр (Даниел 2:43; Әюп 10:9). Авторитар хакимнәр белән халыкларның бердәмлеге тимер һәм балчык катнашмасыннан ныграк түгел. Ләкин тиздән Алла Патшалыгы бу сәяси ватылып вакланган дөньяга чик куячак (Даниел 2:44).

23. Балтасар идарә итүенең беренче елында Даниел күргән төшне һәм күренешне тасвирлап бирегез?

23 Даниел китабының җиденче бүлегендә язылган искиткеч пәйгамбәрлек безне шулай ук ахыр заманга күчерә. Бу бүлектә Бабил патшасы Балтасарның идарә итүенең беренче елында булган вакыйга турында әйтелә. Даниелга инде 70 яшьтән артык һәм ул «үз башының төшен һәм яткан урынында пәйгамбәрлек күренешләрен» күрә. Һәм бу күренешләр аны бик куркыталар! Ул: «Менә дүрт күк җиле бөек диңгездә көрәштеләр һәм бер-берсенә охшамаган дүрт зур ерткыч диңгездән чыктылар»,— дип кычкырып җибәрә (Даниел 7:1—8, 15). Нинди гаҗәеп ерткычлар! Беренче булып канатлы арыслан чыга, икенче — аюга охшаган ерткыч. Аннан соң дүрт канатлы һәм дүрт башлы барс чыга! Дүртенче искиткеч көчле ерткычның зур тимер тешләре һәм ун мөгезе бар. Бу мөгезләр арасында «кеше күзләре кебек күзләр һәм тәкәббер итеп сөйләшә торган авызы» булган «кечкенә» мөгез килеп чыга. Чыннан да моңарчы күрелмәгән ерткычлар!

24. Даниел 7:9—14 буенча Даниел күктә нәрсә күрә һәм бу күренеш нәрсәгә күрсәтә?

24 Аннан соң Даниел күкне күрә (Даниел 7:9—14). «Көннәрдән Борынгы» — Йәһвә Алла күк хөкемендәге данында тантаналы рәвештә тәхеттә утыра. «Меңләгән меңнәр Аңа хезмәт итәләр һәм ун меңләгән ун меңнәр Аның алдында басып торалар». Ул ерткычларга гаепләү карары чыгара, аларны хакимлектән мәхрүм итә һәм дүртенче ерткычны үтерә. «Барлык халыклар, кабиләләр һәм телләр» өстеннән хакимлек бөтенләйгә «кеше Улы кебек» булганга тапшырыла. Бу ахыр заманга һәм 1914 елда кеше Улы — Гайсә Мәсихнең патшалык итә башлавына күрсәтә.

25, 26. Даниел китабын укыганда нинди сораулар туарга мөмкин һәм аларга җавап бирергә нинди басма ярдәм итә?

25 Даниел китабын укучыларның, һичшиксез, сораулары туа. Мәсәлән, Даниел китабының 7 бүлегендәге дүрт ерткыч нәрсәне аңлата? Даниел 9:24—27 дәге Мәсихкә кагылышлы «җитмеш атна» турында язылган пәйгамбәрлекне ничек аңлатырга? «Көньяк патшасы» һәм «төньяк патшасы» арасындагы пәйгамбәрлек каршы көрәшүе нәрсәне күздә тота? Ахыр заманда бу патшалардан нәрсә көтәргә була?

26 Йәһвә мондый сорауларга җавап бирер өчен Даниел 7:18 дә «Иң Югарының изгеләре» дип атаган — җирдә яшәүче үзенең майланган хезмәтчеләренә аңлау сәләте биргән. Моннан тыш, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» без Даниел пәйгамбәрнең, Алла тарафыннан рухландырылган, язмаларын тагын да тирәнрәк аңлар өчен, безнең турыда кайгыртучанлык күрсәткән (Матфей 24:45). Бу күптән түгел генә «Даниел пәйгамбәрлегенә игътибар итегез!» дигән китап басылып чыкканга күрә мөмкин булды *. Бу бик матур итеп иллюстрацияләнгән басмада 320 бит бар. Бу китапта Даниел китабының һәрбер кисәгенә игътибар ителә. Алла яраткан пәйгамбәр Даниелның иманны үстерә торган һәрбер пәйгамбәрлеге һәм һәрбер хикәясе төрле яктан карала.

Безнең көннәр өчен әһәмияте

27, 28. а) Даниел китабындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе турында нәрсә әйтеп була? б) Без нинди вакытта яшибез һәм безгә нәрсә эшләргә кирәк?

27 Бер мөһим ягына игътибар итегез. Даниел китабының барлык пәйгамбәрлекләре, берничәсен исәпкә алмаганда, инде үтәлделәр. Мәсәлән, без инде Даниел китабының 2 бүлегендә әйтелгән тораташның аяклары белән күрсәтелгән дөнья хәлен күрәбез. 1914 елда Мәсих Патшасы Гайсә тәхеткә утыртылгач, Даниел китабының 4 бүлегендә әйтелгән агач төбендәге боҗралар салдырылган булган. Шул вакытта Даниел китабының 7 бүлегендә алдан ук әйтелгәнчә, «Көннәрдән Борынгы» хакимлекне кеше Улына тапшырган (Даниел 7:13, 14; Матфей 16:27—17:9).

28 Даниел китабының 8 нче бүлегендә әйтелгән 2 300 көн һәм 12 нче бүлегендә әйтелгән 1 290 һәм 1 335 көн дә үткән инде. Даниел китабының 11 нче бүлеген җентекләп тикшерү «төньяк патшасы» белән «көньяк патшасының» каршы торуларының ахыры якынлашканын күрсәтә. Боларның бөтенесе Изге Язмаларның дәлилләре ахыр заманның тәмамланып килүен тагын бер тапкыр раслый. Үзенә бертөрле вакытта яшәвебезне истә тотып, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Һичшиксез, безгә Йәһвә Алланың пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итәргә кирәк.

[Искәрмә]

^ 26 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан 1999 елда рус телендә бастырылган.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Кешелек безнең вакыт турында нәрсә белергә тиеш?

• Даниел китабы безнең иманны ничек ныгыта?

• Набуходоносор төшендә күргән тораташ нинди кисәкләрдән торган һәм алар нәрсәне символлаштырганнар?

• Даниел китабының пәйгамбәрлекләре үтәлүендә нәрсә игътибарга лаек?

[Өйрәнү өчен сораулар]