Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышаныгыз!

Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышаныгыз!

Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышаныгыз!

«Без пәйгамбәрлек сүзенә тагын да ныграк ышанабыз» (2 ПИТЕР 1:19, ЯД).

1, 2. Беренче пәйгамбәрлектә нәрсә язылган булган һәм ул таләп итә торган сорауларның берсе нинди?

БАРЛЫК язылган пәйгамбәрлекләрнең беренчесе Йәһвә тарафыннан язылган. Адәм белән Хаува гөнаһ эшләгәннән соң, Алла еланга: «Синең араңда һәм хатын арасында, һәм синең орлыгың арасында һәм аның орлыгы арасында дошманлык салам; ул синең башыңны зарарлаячак, ә син аның үкчәсен чагачаксың»,— дип әйткән (Яшәеш 3:1—7, 14, 15). Бу пәйгамбәрлек сүзләре күп гасырлар үткәч кенә тулысынча аңлаешлы булган.

2 Бу беренче пәйгамбәрлектә гөнаһлы кешелек өчен чын өмет бар. Соңрак Изге Язмада Шайтан Иблис «борынгы елан» кебек билгеләнгән (Ачыш 12:9). Ләкин вәгъдә ителгән Алланың Орлыгы кем булырга тиеш булган?

Орлык эзләү

3. Һабил беренче пәйгамбәрлеккә ничек үзенең ышанычын күрсәткән?

3 Аллага тугрылыклы булган Һабил атасыннан аермалы буларак, беренче пәйгамбәрлеккә ышанычын күрсәткән. Күрәсең, Һабил гөнаһны йолып алыр өчен кан коелуы таләп ителгәнен аңлаган. Шуңа күрә аның иманы хайванны корбан итеп китерергә дәртләндергән һәм бу Аллага яраклы булган (Яшәеш 4:2—4). Ләкин вәгъдә ителгән Орлык кем булачагы сер булып калган.

4. Алла Ибраһимга нәрсә вәгъдә иткән һәм бу вәгъдә ителгән Орлык турында нәрсә аңлаткан?

4 Һабил үлгәннән соң 2 000 елга якын вакыт үткәч, Йәһвә ыру башлыгы Ибраһимга: «Мин фатиха биргәндә сиңа фатиха бирәчәкмен һәм арттырганда синең орлыгыңны күктәге йолдызлар кебек арттырачакмын... һәм синең орлыгыңда барлык халыклар фатиха алачаклар»,— дип пәйгамбәрлек вәгъдәсе биргән (Яшәеш 22:17, 18). Бу сүзләр Ибраһимның беренче пәйгамбәрлекнең үтәлүенә бәйләнеше булуын күрсәтә. Йәһвә сүзләреннән Шайтан эшләрен юкка чыгарачак Орлыкның Ибраһим нәселеннән булачагы аңлашыла (1 Яхъя 3:8). «[Ибраһим] Алланың вәгъдәсендә ышанмау белән шикләнмәгән» һәм шул ук сүзләрне «вәгъдә ителгәнне алмаган» беренче мәсихчеләргә кадәр булган Йәһвәнең шаһитләре турында да әйтеп була (Римлыларга 4:20, 21; Еврейләргә 11:39). Алар Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышанычларын саклаганнар.

5. Алла вәгъдә иткән Орлык кем булган? Үз җавабыгызны дәлилләгез.

5 Алла вәгъдә иткән Орлыкның кем икәнлеге рәсүл Пауалның: «Ибраһимга һәм аның орлыгына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында кебек: „һәм буыннарыңа“ дип әйтелмәгән, ә берәү турында кебек: Мәсих булган „һәм синең орлыгыңа“ дип әйтелгән»,— дигән сүзләреннән күренә (Галатларга 3:16). Барлык халыклар да аның аша фатиха алырга тиеш булган Орлык, Ибраһимның бөтен буыннарын да үз эченә алмаган. Әйтик, кешелек аның улы Исмәгыйльнең буыннары, Хеттурадан туган уллары аша фатихаларны алмаган. Фатихалар алып килә торган Орлык Ибраһимның улы Исхак һәм оныгы Якуп аша килгән (Яшәеш 21:12; 25:23, 31—34; 27:18—29, 37; 28:14). Якуп «халыклар» Яһүд буыныннан «Шило»га буйсыначагын күрсәткән, ә вакыт үткәч Орлык Давыт нәселеннән булачагы ачыкланган (Яшәеш 49:10; 2 Патшалык 7:12—16). Беренче гасырдагы яһүдләр кемнең Мәсих булачагын көткәннәр (Яхъя 7:41, 42). Орлык турындагы Алланың пәйгамбәрлеге Алла Улы, Гайсә Мәсихтә үтәлгән.

Мәсих килде!

6. а) «Җитмеш атна» турындагы пәйгамбәрлекне ничек аңларга кирәк? б) Кайчан һәм ничек Гайсә «гөнаһларны печатьләп куйган»?

6 Даниел пәйгамбәр Мәсих турында бөек пәйгамбәрлек язган. Дарий Мидянин идарәсенең беренче елында Даниел Иерусалимның 70 еллык ташландык хәлендә булуы тәмамлануын аңлаган (Йәрәми 29:10; Даниел 9:1—4). Даниел дога кылганда Җәбраил фәрештә килеп, «җитмеш атна... гөнаһларны печатьләп куяр... өчен билгеләнгәнен», ачып биргән. 70 нче «атна»ның уртасында Мәсих үтерелгән булачак. «Җитмеш атна» яисә «җитмеш җидееллык» («Танах», Д. Йосифон), б. э. к. 455 елда фарсы патшасы Артаксеркс I «Иерусалимны яңадан торгызуы турында боерык» бирүе белән башланган (Даниел 9:20—27; Нихами 2:1—8). Мәсих 7 «атна»га 62 «атна» кушканнан соң килергә тиеш булган. Бу 483 ел б. э. к. 455 елда башланган һәм Гайсә суга чумгач, Алла аны Мәсих итеп майлагач, б. э. 29 елында беткән (Лука 3:21, 22). Гайсә б. э. 33 елында үз гомерен йолым итеп биреп, «гөнаһларны печатьләп куйган» (Марк 10:45). Боларның барысы да Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышаныр өчен ныклы нигез булып хезмәт итә *.

7. Изге Язмалар буенча Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр ничек Гайсәдә үтәлгәнен күрсәтегез.

7 Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышаныч безгә кемнең Мәсих икәнлеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Яһүди Язмаларындагы күп санлы Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең шактый күп саны Мәсихче Грек Язмаларында турыдан-туры Гайсәгә карата кулланыла. Менә берничә мисал: Гайсә Вифлеемда гыйффәтле кыздан туган (Исай 7:14; Михей 5:2; Матфей 1:18—23; Лука 2:4—11). Ул Мисырдан чакырылган булган һәм Гайсә туганнан соң сабыйларны үтерү булган (Йәрәми 31:15; Осия 11:1; Матфей 2:13—18). Гайсә «безнең чирләребезне үз өстенә алган» (Исай 53:4; Матфей 8:16, 17). Алдан ук әйтелгәнчә, ул Иерусалимга яшь ишәккә атланып кергән (Зәкәрия 9:9; Яхъя 12:12—15). Гаскәрләр Гайсәне баганага кадаклап, аның киемнәрен үзара бүлгәндә һәм аның чапаны турында жирәбә салганда, мәдхия җырлаучының сүзләре үтәлгән (Мәдхия 21:19; Яхъя 19:23, 24). Гайсәнең бер сөяге дә сынмаган һәм ул чәнчелгән булуы белән дә, шулай ук пәйгамбәрлекләр үтәлгәннәр (Мәдхия 33:21; Зәкәрия 12:10; Яхъя 19:33—37). Бу Алла тарафыннан рухландырылган Изге Язманың Гайсәгә карата кулланылган Мәсих пәйгамбәрлекләренең бары тик кайберләре генә *.

Мәсих Патшаны сәламләгез!

8. «Көннәрдән Борынгы» кем ул һәм Даниел 7:9—14 тәге пәйгамбәрлек ничек үтәлгән?

8 Бабил патшасы Балтасар идарәсенең беренче елында Йәһвә үзенең пәйгамбәре Даниелга төш һәм искиткеч күренешләр биргән. Иң башта пәйгамбәр дүрт гаять зур ерткыч күргән. Алланың фәрештәсе аларны «дүрт патша» дип атаган һәм шуның белән алар берсен-берсе алмаштыра торган дөнья патшалыкларын сурәтләп күрсәткән (Даниел 7:1—8, 17). Аннан соң Даниел дан тәхетендә утыручы «Көннәрдән Борынгы», Йәһвәне күргән. Ул ерткычлар өстеннән хөкем итеп, алардан идарәне тартып алган һәм дүртенче ерткычны юк иткән. Аннан соң «кеше Улы кебек» булганга «халыклар, кабиләләр һәм телләр» өстеннән мәңгегә хакимлек бирелгән булган (Даниел 7:9—14). Нинди искиткеч пәйгамбәрлек, чөнки ул 1914 елда күктә «кеше Улы», Гайсә Мәсихнең патшалык итә башлавы турында әйтә! (Матфей 16:13).

9, 10. а) Тораташның төрле кисәкләре нәрсәләрне аңлата? б) Даниел 2:44 тәге сүзләр ничек үтәлгәнен күрсәтегез?

9 Даниел Алла «патшаларны тәхеттән төшерә һәм патшаларны тәхеткә утырта» икәнен белгән (Даниел 2:21). Пәйгамбәр «серләрне ачучы» Йәһвәгә ышанып, Бабил патшасы Набуходоносорга шактый зур тораташ турындагы төш мәгънәсен сөйләгән. Тораташның төрле кисәкләре Бабил, Мидия һәм Фарсы, Греция һәм Рим кебек дөнья патшалыкларының барлыкка килүләрен һәм юкка чыгуларын билгеләгән. Моннан тыш, Даниел аша Алла безнең көннәрдә булган һәм киләчәктә булачак дөнья вакыйгаларын сөйләп биргән (Даниел 2:24—30).

10 Пәйгамбәрлектә: «Шул патшалыклар вакытында күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзәячәк, һәм бу патшалык икенче халыкка бирелмәячәк; ул бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак»,— дип әйтелә (Даниел 2:44). 1914 елда «мәҗүсиләр вакытлары» беткәч, Алла Гайсә Мәсих җитәкчелегендә күк Патшалыгы урнаштырган (Лука 21:24; Ачыш 12:1—5). Шул вакытта Мәсих Патшалыгын сурәтләүче «таш» Алланың абсолют хакимлеге «тавыннан» Алла көче белән «аерып алынган» булган. Армагеддон вакытында бу таш тораташка бәрәчәк һәм аны тузанга әйләндерәчәк. «Бөтен җиргә» тәэсир итә торган тау-хөкүмәт булып, Мәсихче Патшалыгы мәңге торачак (Даниел 2:35, 45; Ачыш 16:14, 16) *.

11. Гайсәнең башка төскә кертелүе нәрсәне күз алдына китерергә рөхсәт иткән һәм бу күренеш Питерга ничек тәэсир иткән?

11 Үз Патшалыгының идарәсен күздә тотып, Гайсә шәкертләренә: «Монда торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килгәнен күрмичә үлемне татымаячаклар»,— дигән сүзләр белән мөрәҗәгать иткән (Матфей 16:28). Алты көн үткәч, Гайсә Питер, Якуп һәм Яхъяны биек тауга алган һәм алар алдында башка төскә кертелгән. Рәсүлләрне якты болыт каплап алган һәм Алла: «Бу Минем Сөекле Улым, Мин Аның белән ризамын; Аның сүзен тыңлагыз»,— дип игълан иткән (Матфей 17:1—9; Марк 9:1—9). Мәсихнең киләчәк патшалык данының күренеше искиткеч! Шуңа күрә, бу күренешне искә төшереп, ни өчен Питерның: «Без тагын да ныграк пәйгамбәрлек сүзенә ышанабыз»,— дип әйткәне аңлашыла (2 Питер 1:16—19, ЯД) *.

12. Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышанычыбызны эшебездә күрсәтергә ни өчен хәзер иң кирәкле вакыт?

12 Яһүди Язмалары Мәсих пәйгамбәрлекләреннән башка, «пәйгамбәрлек сүзе», мөгаен, Гайсәнең «бөек көч һәм дан» белән килү сүзләрен үз эченә аладыр (Матфей 24:30). Патша хакимлеген алган, Гайсәнең данлы килүе турында пәйгамбәрлек сүзе, аның башка төскә кертелүе белән расланган булган. Тиз арада Мәсих данында киләчәк һәм аның килүе имансызлар өчен үлем, ә иман күрсәткәннәр өчен фатихалар булуын аңлатачак (2 Фессалоникилеләргә 1:6—10). Изге Язма пәйгамбәрлекләренең үтәлүе безнең «соңгы көннәрдә» яшәвебезне исбат итә (2 Тимәтигә 3:1—5, 16, 17; Матфей 24:3—14). Йәһвәнең хөкемен баш Үтәүче буларак, Михаил, ягъни Гайсә Мәсих бу явыз әйберләр системасына «зур кайгы» чорында ахыр чик куярга әзер (Матфей 24:21; Даниел 12:1). Шуңа күрә хәзер үзебезнең эшләребез белән Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышанычыбызны күрсәтер өчен иң яхшы вакыт.

Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышанычыгызны саклагыз

13. Алланы яратуыбызны һәм аның сүзенә үз ышанычыбызны нәрсә аркасында саклый алабыз?

13 Алланың пәйгамбәрлек сүзе ничек үтәлүен беренче тапкыр ишеткәч, без, һичшиксез, сөендек. Ләкин шул вакыттан бирле иманыбыз кимемәгәнме һәм безнең яратуыбыз суынмаганмы? Без үзләренең «беренче яратуын калдырган» Ефес мәсихчеләренә охшаш булырга тиеш түгел (Ачыш 2:1—4). Без, Йәһвәгә күпме вакыт хезмәт итүебезгә карамастан, әгәр дә «Алла Патшалыгын һәм аның гаделлеген», күктә хәзинә җыеп, эзләмибез икән, бу яратуны югалта алабыз (Матфей 6:19—21, 31—33). Без Изге Язмаларны тырышып өйрәнсәк, мәсихчеләр җыелышларында даими катнашсак һәм Патшалык турындагы хәбәрне ихлас күңелдән вәгазьләсәк, Аллага, аның Улына һәм Алланың Сүзенә яратуны саклый алабыз (Мәдхия 118:105; Марк 13:10; Еврейләргә 10:24, 25). Ә бу ярату безгә Алланың сүзенә ышанычны сакларга ярдәм итә (Мәдхия 105:12).

14. Йәһвәнең пәйгамбәрлек сүзенә ышанган өчен майланган мәсихчеләр нинди бүләк алалар?

14 Алланың пәйгамбәрлек сүзе элек үтәлгәнгә күрә, киләчәк турында ул нәрсә әйткәненә дә ышанып була. Мәсәлән, бүген Гайсәнең патша хакимлегендә булуы — бу чынбарлык һәм үлемгә кадәр тугрылыкларын саклаган майланган мәсихчеләр үзләрендә: «Җиңүчегә Алла оҗмахы арасындагы яшәү агачыннын ашарга бирәм»,— дигән пәйгамбәрлек вәгъдәсенең үтәлүен сизделәр (Ачыш 2:7, 10; 1 Фессалоникилеләргә 4:14—17). Гайсә бу җиңүчеләргә күктәге «Алла оҗмахындагы яшәү агачыннын ашарга» мөмкинлек бүләк итә. Алар терелтеп торгызу вакытында Гайсә аша «Гасырлар... Патшасы мәңгелек, күзгә күренми торган, бердәнбер... Алла» — Йәһвә бирә торган үлемсезлек һәм мәңгелек алалар (1 Тимәтигә 1:17; 1 Коринфлыларга 15:50—54; 2 Тимәтигә 1:10). Аларның Алланы мәңге сүнмәс яратулары һәм аның пәйгамбәрлек сүзенә какшамас ышанулары өчен нинди бөек бүләк!

15. «Яңа җирнең» нигезе булып кем хезмәт иткән һәм бу кешеләрнең юлдашлары кем?

15 Үлгән майланганнар күктәге «Алла оҗмахында» яңадан терелгәннән соң, җирдә булган рухи Исраилнең калдыгы дөньяның ялган дин империясеннән — «бөек Бабилдан» азат ителгән булган (Ачыш 14:8; Галатларга 6:16). Бу калдык «яңа җирнең» барлыкка килүенә нигез булып хезмәт иткән (Ачыш 21:1). Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча гөрләп чәчәк ата торган рухи оҗмахка үзгәртелгән «ил» барлыкка килгән (Исай 66:8). Хәзер, «соңгы көннәрдә», бу «илгә» меңнәрчә сарыкка охшаш рухи Исраилнең юлдашлары килә (Исай 2:2—4; Зәкәрия 8:23; Яхъя 10:16; Ачыш 7:9).

Алланың пәйгамбәрлек сүзе кешелекнең киләчәген алдан ук әйтә

16. Майланганнарга чын күңелдән ярдәм иткәннәр нәрсәгә өмет итәләр?

16 Майланганнарга чын күңелдән ярдәм итүчеләр нәрсәгә өмет итәләр? Бу Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышанган кешеләр дә шулай ук җирдәге оҗмахта яшәргә өмет итәләр (Лука 23:39—43). Алар терелтә торган «яшәү суы елгасы»ннан эчәчәкләр һәм аның ярлары буенда утыртылган, «агачларның яфраклары» (ХТ) аркасында сәламәтләнәчәкләр (Ачыш 22:1, 2). Әгәр сез дә бу фатихаларны алырга өметләнәсез икән, сез Йәһвәгә тирән яратуыгызны һәм аның пәйгамбәрлек сүзенә ышанычыгызны эшегездә күрсәтүне дәвам итегез. Җир Оҗмахындагы мәңгелек тормышның чиксез шатлыгына ия булганнар арасында сезнең дә булуыгызны телибез.

17. Җир Оҗмахында кешеләрне нинди фатихалар көтә?

17 Камил булмаган кешеләргә җирдәге Оҗмахтагы киләчәк тормышны күз алларына китерүе кыен, ләкин Алланың пәйгамбәрлек сүзе тыңлаучан кешеләрне көтә торган фатихаларны күрергә рөхсәт итә. Алла Патшалыгының идарәсенә беркем дә каршы килмәгәндә һәм Алла ихтыяры күктә кебек җирдә дә булганда — гаделсезләр дә, хәтта хайваннар да «явызлык һәм зыян китермәячәкләр» (Исай 11:9; Матфей 6:9, 10). Юашлар җирдә яшәячәкләр һәм «тынычлыкның күплеге белән ләззәтләнәячәкләр» (Мәдхия 36:11). Ачлар булмаячак, чөнки «җирдә, тау башларында азыкка муллык булачак» (Мәдхия 71:16). Башка беркайчан да кайгы-хәсрәт яшьләре түгелмәячәк. Авырулар үткәндә калалар һәм хәтта үлем дә булмый (Исай 33:24; Ачыш 21:4). Табибларсыз, даруларсыз, хастаханәләрсез, психик дәвалау йортлары булмаган, мәет күмүләрсез тормышны күз алдыгызга китереп кенә карагыз. Нинди бәхетле киләчәк!

18. а) Фәрештә Даниелны нәрсәдә ышандырган? б) Даниелны нинди «жирәбә» көтә?

18 Хәтта кешелекнең гомуми кабере дә бушатылачак, чөнки үлем терелтеп торгызу белән алышыначак. Гадел Әюп терелтеп торгызуга өметләнгән (Әюп 14:14, 15). Мондый өмет Даниел пәйгамбәрдә дә булган. Аны Йәһвә фәрештәсе юаткан һәм: «Ә син үз ахырыңа бар һәм тынычланырсың һәм көннәрнең ахырында жирәбәңне алыр өчен күтәрелерсең»,— дип ышандырган (Даниел 12:13). Даниел Аллага үз көннәренең ахырына кадәр тугрылыклы хезмәт иткән. Хәзер ул үлем йокысы белән йоклый, ләкин Мәсихнең Меңьеллык идарәсендә гаделләрнең тереләчәк көнендә «күтәреләчәк» (Лука 14:14). Даниелны нинди «жирәбә» көтә? Йәзәкилнең пәйгамбәрлеге Оҗмахта үтәлгәндә Йәһвәнең барлык хезмәтчеләре, мөгаен, анда урын алырлар; моннан тыш, җир гадел һәм тәртип буенча бүленәчәк (Йәзәкил 47:13—48:35). Шуңа күрә Даниел өчен урын алдан ук билгеле булачак, ләкин аның җирәбәсе җир алудан гына тормый. Даниелга Йәһвә ниятендә урын бүленеп куелган булачак.

19. Җир Оҗмахында яшәр өчен нәрсә таләп ителә?

19 Ә сезнең турыда һәм сезнең жирәбәгез турында нәрсә әйтеп була? Әгәр дә сез Алла Сүзенә, Изге Язмаларга ышанасыз икән, сез шиксез бөтен йөрәгегез белән җирдәге Оҗмахта яшәргә телисездер. Бәлки, сез үзегезне анда итеп күз алдыгызга китерәсездер һәм ничек сез күп санлы фатихаларга шатлануыгызны, җир турында кайгыртучанлык күрсәтүегезне һәм яңадан терелгәннәрне шатлык белән каршы алуыгызны күз алдыгызга китерәсездер. Бу бик тә аңлашыла, чөнки Оҗмах — ул кешеләрнең туган йорты. Беренче ир-ат белән хатын-кызны Алла шушындый искиткеч урында яшәр өчен барлыкка китергән (Яшәеш 2:7—9). Һәм ул тыңлаучан кешеләрнең мәңге Оҗмахта яшәүләрен тели. Сез җир Оҗмахында торачак миллиард кешеләр арасында булыр өчен үз тормышыгызны Изге Язмалар өйрәтүенчә алып барырсызмы? Әгәр дә сез чынлап та безнең күктәге Атабыз Йәһвәне яратсагыз һәм Алланың пәйгамбәрлек сүзенә нык ышансагыз, бу мөмкин.

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Даниел пәйгамбәрлегенә игътибар итегез!» дигән китапның (рус) 11 нче бүлеген һәм «Изге Язманы аңлау» дигән энциклопедиядәге (ингл.) «Җитмеш атна» дигән мәкаләне карагыз.

^ 7 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Бөтен Изге Язма Алла тарафыннан рухландырылган һәм файдалы» дигән китапның 343 һәм 344 битләрен карагыз (ингл.).

^ 10 абз. «Даниел пәйгамбәрлекләренә игътибар итегез!» дигән китапның (рус) 4 һәм 9 бүлекләрен карагыз.

^ 11 абз. «Күзәтү манарасы»ның 2000 ел, 1 июнь санында бастырылгын «Алланың пәйгамбәрлек сүзенә игътибарлы булыгыз!» дигән мәкаләсен карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Беренче пәйгамбәрлектә нәрсә язылган һәм вәгъдә ителгән Орлык кем булган?

• Гайсәдә үтәлгән Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең мисалларын китерегез?

Даниел 2:44, 45 тә әйтелгән сүзләр ничек үтәләчәк?

• Алланың пәйгамбәрлек сүзендә тыңлаучан кешеләр өчен нинди киләчәк күрсәтелгән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрация]

Җирдәге Оҗмахта яшәргә сезнең өметегез бармы?