Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланы шатландыручы музыка

Алланы шатландыручы музыка

Алланы шатландыручы музыка

Музыка «барлык нәфис сәнгатьләрнең кеше табигатенә иң якыны һәм иң борынгыларының берсе» дип әйтәләр. Сөйләм кебек, музыкаль сәләтләр дә — бу кешене хайваннардан аерып торучы искиткеч бүләк. Музыка безнең хисләрне кузгата. Аны ишетү ләззәтләндерергә һәм ул озакка хәтердә калырга мөмкин. Ә барыннан да бигрәк музыка Алланы шатландыра ала.

ИЗГЕ Язмалардан без Исраил халкының музыка сөючән булганын беләбез. Бер сүзлектә «музыка Изге Язмалар язылган вакытта сәнгатьнең иң киң таралган төре булган» дип әйтелә («Unger’s Bible Dictionary»). Исраиллеләрнең Аллага гыйбадәт кылуы белән көндәлек тормышлары, җырлау һәм музыка коралларында уйнау белән тыгыз бәйләнештә булган. Әмма ул көннәрдә җыр сәнгате аеруча мөһим роль уйнаган.

Әле Сөләйман гыйбадәтханә төзегәнчегә кадәр, аның әтисе Давыт патша левитларның кайберләрен Аллага гыйбадәт кылу чатырында «җырчы булып хезмәт итәргә» билгеләп куйган (1 Паралипоменон 6:31, 32). Йәһвәнең булуын күрсәтеп торучы килешү сандыгын Иерусалимга алып килгәннән соң, Давыт патша кайбер левитларга «Ходайны исраиллеләр Алласын данлы җырлар белән мактап, рәхмәтләрен белдереп югары күтәрер» өчен боерык биргән. Аларның данлап җырлаулары псалтырь, кимвал, цитра һәм быргы дигән музыка коралларында уйнауга кушылган. Бу кешеләр «Алланы данлар өчен, исемнәрен атап, билгеләнгән» булганнар, «чөнки Аның [Алланың] шәфкате мәңгегә» (1 Паралипоменон 16:4—6, 41; 25:1).

«Чөнки Аның [Йәһвәнең] шәфкате мәңгегә», дигән сүзләр мәдхиядә, Изге Язмаларның барысыннан да күбрәк музыка белән бәйле булган өлешендә күп тапкыр кабатлана. Мәсәлән, Мәдхия китабының 135 нче бүлегендәге 26 шигырьнең һәрберсе шул сүзләр белән тәмамлана. «Бу гыйбарә аз сүзле һәм җиңел әйтелә. Ул сүзләрне бер ишетүгә хәтердә калдырырга була»,— ди Изге Язмаларның бер белгече.

Мәдхиянең кереш сүзләреннән музыка коралларының киң кулланылганы күренә. Мәдхия китабының 150 нче бүлегендә быргы, гөслә, псалтырь, тимпан, орган, кимвал дигән кораллар искә алына. Әмма иң мөһим игътибар җырлауга бирелә. «Сулыш алганнар барысы да Ходайны мактасын! Аллилуия»,— дип чакыра 6 нчы шигырь.

Музыка аша хисләрне чагылдырып булганга күрә, Изге Язмалар язылган вакытта кешеләр үзләренең кайгы һәм хәсрәтләрен матәм яки мәет күмү җырлары белән белдергәннәр. Ләкин борынгы Исраилдә мондый җырларны сирәк ишетергә мөмкин булган. «Бары тик матәм җырларында һәм мәет күмү такмаклап елавында гына кешеләр үз хисләрен ягымлы музыка яки ораторлык сәләтләре белән түгел, ә моңлы җырлаулары белән белдергәннәр»,— дип билгеләнә «Язманы аңлау» дигән энциклопедиядә *.

Гайсә үзе үләр алдыннан, төнлә аның тугрылыклы рәсүлләре белән Йәһвәгә, мөгаен, Аллилуия дип аталган мәдхия сүзләрен сузып-сузып дан җырлары җырлаганнар (Мәдхия 112—117). Бу, һичшиксез, Гайсәнең рәсүлләрен Укытучыларын җәзалап үтерү алдыннан ныгыткандыр. Шуның өстенә, алар: «чөнки Аның шәфкате мәңгегә»,— дип биш тапкыр җырлаганнан соң, Иң Югары Галәмне Биләүче Йәһвәгә тугрылыклы булып калырга үзләренең тәвәккәллекләренә инанганнар (Мәдхия 117:1—4, 29).

Ефес һәм Колоссада яшәгән беренче мәсихчеләр «мәдхияләр белән дан җырларын» (сүзгә-сүз әйткәндә, «дан җырлары») җырлаганнар. Моннан тыш, алар «рухи җырларны» үз йөрәкләрендә җырлаганнар (Ефеслыларга 5:19; Колосслыларга 3:16). Алар Алланы үз җырлары белән дә, сүзләре белән дә тиешле рәвештә данлаганнар. Гайсә: «Авыз күңел ташуыннан сөйли»,— дип әйткән бит (Матфей 12:34).

Аллага ошамаган музыка

Изге Язмаларда искә алынган музыканың барысы да Алланы шатландырмый. Мисал өчен, Синай тавы янында Мусага Ун әмердән торучы Канун бирелгән булуын искә төшерик. Таудан төшкәндә Муса нәрсә ишеткән? «Җиңүчеләрнең кычкырганын һәм җиңелүчеләрнең ачы тавышларын түгел», ә «җырлаучыларның тавышын» ишеткән. Ул музыка потка табыну белән бәйле булган. Шунлыктан, Алланың 3 000 гә якын уйнаган һәм җырлаган кешеләренең үлеменә китергән, ачуы кузгалган (Чыгыш 32:18, 25—28).

Әлбәттә, кешеләр музыканы уйлап чыгара һәм аны рәхәтләнеп тыңлый, башкара ала, ләкин бу теләсә нинди музыканың яисә җырның Аллага ошаганын белдерми. Ни өчен? Мәсихче рәсүл Пауал: «Барысы да гөнаһ эшләгәннәр һәм Алла данын югалтканнар» (Римлыларга 3:23). Еш кына музыка әсәрләренең темалары мәҗүсиләрнең уңдырышлылык белән бәйле табынулары, кеше җанының үлемсезлеге турында тәгълимат һәм Мәрьямне «Алла анасы» дип олылау белән бәйләнгән. Әмма бу тәгълиматлар белән йолалар безгә Алла Сүзеннән, Изге Язмалардан ачылганнарга каршы килгәнгә күрә, хакыйкать Алласын хурлыйлар (Икенчезаконлык 18:10—12; Йәзәкил 18:4; Лука 1:35, 38).

Музыканы акыл белән сайлау

Музыка әсәрләрен сайлап алуы бик катлаулы. Музыканың төрле-төрле язмалары белән компакт-дискларның тышлыклары сатып алучыларны үзенә җәлеп итәр өчен эшләнгән. Ләкин Алланың хезмәтчесе үзенең Барлыкка Китерүчесен канәгатьләндерергә теләсә, аңа сак булырга һәм ялган дини карашлар белән бәйле һәм әхлаксызлык белән демонизмны пропагандалый торган җырлардан һәм музыкадан саклану акыллырак булыр иде.

Альберт Африкада миссионер булып хезмәт иткән вакытта, фортепьянода уйнарга аның мөмкинлеге аз булуы турында сөйли. Шуңа күрә ул үзе белән алып килгән берничә музыка язмаларын кабат-кабат тыңлаган. Альберт туган иленә кире кайтып, хәзерге вакытта күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт итә. Музыка тыңлар өчен аның вакыты аз. Ул: «Минем иң яраткан композиторым — Бетховен. Күп еллар дәвамында мин аның симфония, концерт, соната һәм квартет язмаларын җыеп бардым»,— дип әйтә. Аларны тыңлау аңа рәхәтлек китерә. Әлбәттә, һәр кеше үзенә ошаган музыканы сайлап ала, ләкин без мәсихчеләр буларак, Пауалның: «Ашыйсызмы, эчәсезме яисә башка төрле эш эшлисезме, барысын да Алланы данлар өчен эшләгез»,— дигән киңәшен игьтибарга алабыз (1 Коринфлыларга 10:31).

Гомеребезне нәрсәгә багышлыйбыз

Сюзиның иң яратканы музыка булган. «Мин 6 яшемдә — фортепьянода, 10 яшемдә — скрипкада, 12 яшемдә — арфада уйный идем»,— дип әйтә ул. Аннан соң ул арфада уйнарга өйрәнүен дәвам итәр өчен, Лондондагы (Англия) Патшалык музыка академиясенә кергән. Анда ул дүрт ел буена атаклы Испан арфачысыннан сабак алган. Париж консерваториясендә тагын бер ел укып, мактаулы дәрәҗәле арфачы һәм фортепьянода уйнау укытучысы дипломын алган.

Аннан Сюзи Йәһвә Шаһитләренең Лондондагы бер җыелышына килә башлаган. Андагы җыелышта Сюзи Йәһвә Шаһитләренең бер-берсе белән эчкерсез кызыксынганын һәм кайгыртучанлык күрсәткәнен күргән. Тора-бара аның Йәһвәгә булган яратуы үскән һәм Аллага хезмәт итәргә ялкынлы теләге аны моның өчен мөмкинлекләр эзләргә этәргән. Ул үз гомерен Аллага багышлап суга чумып алган. «Музыкант карьерасына кеше бөтен гомерен багышларга тиеш, шуңа күрә үзеңне Аллага багышлауның нәрсә икәнен мин белә идем»,— дигән Сюзи. Ул Гайсә кушкан Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне тарату эшендә катнаша башлагач, аның сәхнәгә чыгарга һәм концертларда катнашырга вакыты азая барган (Матфей 24:14; Марк 13:10).

Ә хәзер, музыка белән шөгыльләнергә вакыты аз булгач, ул үзен ничек хис итә? «Мин кайчакта музыка өчен вакыт җитмәвен кызганам, ләкин мин яраткан һөнәремә вакыт табам һәм уйнавымнан рәхәтлек алам. Музыка — Йәһвәнең бүләге. Хәзер, гомеремдә иң әһәмиятлесе Аллага хезмәт итү булгач, мин тагын да музыканың кадерен белә башладым»,— дип белдерә Сюзи (Матфей 6:33).

Алланы данлаучы музыка

Альберт белән Сюзи кебек башка алты миллионга якын Йәһвә Шаһитләре дә Йәһвә Алланы даими рәвештә җыр белән данлыйлар. Бөтен дөнья буенча 234 илдәге Патшалык Залларында, мөмкин булганда, Мәсихчеләр җыелышларын Йәһвәгә дан җырлары җырлап башлыйлар һәм тәмамлыйлар. Мажорлы һәм минорлы тоннарда язылган матур көйләр, шулай ук Изге Язмаларга нигезләнгән җырларның сүзләре Йәһвә Алланы данлый.

Җыелышка килгәннәрнең барысы да Йәһвә Алланың кайгыртуы өчен чын күңелдән җыр белән рәхмәтләрен белдерәләр (44 нче җыр) һәм Йәһвәне данлыйлар (190 нчы җыр). Аларның җырлары кардәшлек бердәмлегендә торуларын, мәсихче булып яшәү һәм кирәкле сыйфатлар үстерүнең зур шатлык китергәнен, шулай ук үзе белән җаваплылык йөкләгәнен күрсәтә. Йәһвәнең Австралиядә, Азиядә, Европада, Төньяк һәм Көньяк Америкада яшәгән Шаһитләре белән язылган җырлары һәртөрле стилләре белән күңелле аерылып торалар *.

«Ходайны яңа җыр белән мактап җырлагыз; барлык җир йөзе, Ходайга җырлагыз; Ходайга җырлап, Аның исемен данлагыз». Менә шундый сүзләр белән мәдхияче мәһабәт патша гимнын башлый. «Аның коткаруы турында көннән-көн хәбәр итегез! Халыклар арасында Аның данын, могҗизаларын барлык кабиләләрдә игълан итегез!» (Мәдхия 95:1—3). Сезнең яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләре дә шул эшне башкаралар һәм аларның данлау хорына кушылып җырларга сезне дә чакыралар. Алар сезне рәхәтләнеп үзләренең Патшалык Залларына чакыралар. Анда сез Йәһвәгә шатлык китерүче музыка белән ничек аны данлап булуын белә аласыз.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган, ингл.

^ 22 абз. Бу җырлар Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Йәһвәне данлап җырлагыз» дигән (рус) җыр китабында бирелгән.

[31 биттәге иллюстрация]

Йәһвәне данлап җырлагыз