Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Инҗил китаплары. Тарих яисә мифмы?

Инҗил китаплары. Тарих яисә мифмы?

Инҗил китаплары. Тарих яисә мифмы?

КЕШЕЛЕК тарихының барышына тәэсир иткән яшь кеше — Насарет шәһәреннән Гайсә образы җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булган. Мәсих турында официаль һәм официаль булмаган чыганаклардан да ишетеп була. Күп кешеләр Инҗил китапларын һәр гасырларда да кулланыла торган, мәсәлән: «Сезнең сүзегез: „Әйе, әйе“, „Юк, юк“,— булсын»,— кебек хакыйкатьләр һәм хикмәтле сүзләр капчыгы дип саныйлар (Матфей 5:37). Бәлкем, Инҗил китапларына нигезләнеп, сез әти-әниләрегездән алар мәсихчеме юкмы тормыш сабаклары алгансыздыр.

Миллионнарча чын күңелдән Мәсих артыннан баручылар нәкъ Инҗил китапларыннан бу кешенең шәхесе турында белгәннәр һәм аның өчен газап чигәргә, хәтта гомерләрен дә бирергә әзер. Инҗил китаплары шулай ук күпләрне батырлыкка, түземлелеккә өйрәтеп, иманнарын һәм өметләрен ныгытып дәртләндерә. Шуңа күрә сез Инҗил китапларын төгәл уйдырма дип кабул итмәс өчен, кире какмаслык дәлилләр кирәк булуы белән бәлки ризалашырсыз. Инҗил китаплары кешеләрнең карашларына һәм тормышларына шундый нык тәэсир иткәнгә күрә, сез бу әсәрләрнең дөреслеген шиккә куя торган кешеләрдән, ышандырырлык дәлилләр таләп итмәс идегезмени?

Әйдәгез, Инҗил китаплары турында уйландыра торган кайбер сорауларны карап тикшерик. Инҗил китапларын җентекләп тикшерүчеләрнең кайберләре, үзләрен барысы да мәсихчеләр дип санамасалар да, моның турында нәрсә уйлаганнарын карагыз. Фактлар белән танышкач, сез үз фикерегезгә килә аласыз.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР

Инҗил китапларын бары тик оста язылган уйдырма гына дип әйтеп буламы?

Гайсә темасына багышланган семинарны оештыручы Роберт Франк: «Матфей, Марк, Лука һәм Яхъя Мәсихнең образын, аның үлеменнән соң барлыкка килгән мәсихчеләр тәгълиматларына җайлаштырып, файда белән күрсәтергә тырышканнар»,— дип әйткән. Ләкин Инҗил китаплары язылган вакытта Гайсәнең сүзләрен ишеткән, аның әмерләрен үтәгән һәм аны терелтеп торгызганнан соң күргән күп кенә шаһитләр әле исән булган. Алар Инҗил китапларын язучыларны нинди дә булса бер ялганда фаш итмәгәннәр.

Мәсәлән, Гайсәнең үлемен һәм терелтеп торгызылуын алыйк. Моның турында дөрес булган мәгълүматларны Инҗил китапларында гына түгел, әмма канунга кергән рәсүл Пауалның борынгы Коринф шәһәрендә яшәүче мәсихчеләргә язган беренче хатыннан да табып була. Пауал: «Мин сезгә иң башта үзем кабул иткәнемне аңлатып бирдем, ягъни, Мәсих Язма буенча безнең гөнаһлар өчен үлгәнен һәм Язма буенча Ул җирләнгән булганын һәм өченче көндә яңадан терелгәнен һәм Кифага, аннан соң уникегә күренгәнен; аннан соң бер үк вакытта биш йөздән артыкка, күпчелеге хәзер дә исән, ә кайберләре инде үлгән, кардәшләргә күренгәнен; аннан соң Якупка, шулай ук бөтен Рәсүлләргә; ә барысыннан соң миңа бертөрле вакыты җитмәс борын туганга кебек күренде»,— дип язган (1 Коринфлыларга 15:3—8). Мондый шаһитләр булганга күрә, Гайсә тормышы турында төгәл тарихи мәгълүматлар сакланган.

Мәсихче Грек Язмаларында, безнең эраның икенче гасыр документларыннан аермалы буларак, уйдырмалар табылмаган. Мәсәлән, Изге Язмалардан алынмаган Мәсих турында хикәяләр, рәсүлләр җыелышларыннан бүленгән дини җәмгыятьләрдә чын мәсихчеләргә каршы тора торган мөртәтлек үсә башлагач чыккан (Ап. эшләре 20:28—30).

◆ Инҗил китапларының бары тик риваятьләр генә булуы мөмкинме?

Автор һәм тәнкыйтьче К. С. Льюис Инҗил китапларын тик риваятьләр генә кебек карарга мөмкин түгел, дип саный. Ул: «Мин әдәбият тарихы белгече буларак, Инҗил китапларын нәрсә дип кенә санамасалар да, аларның риваятьләр була алмавына тулысынча ышанам. Риваятьләр өчен ул бик үк оста язылмаган. [...] Гайсә гомеренең күпчелек өлеше безнең өчен билгеле түгел, чөнки риваятьләр уйлап чыгаручы моны беркайчан да рөхсәт итми»,— дип яза. Кызык, танылган тарихчы Герберт Уэллс, үзен мәсихче дип санамаса да: «Инҗил китапларының дүртесе дә бик билгеле шәхес гомеренең күренешен барлыкка китереп... һәм безне булганнарның чынлыгына ышандырып, үзара туры киләләр»,— дип тапкан.

Үлгәннән соң терелгән Гайсәнең үз шәкертләренә күренгән вакыйганы карап чыгыйк. Тәҗрибәле риваятьләр уйлап чыгаручы Гайсәнең кире әйләнеп кайту күренешен көчле тәэсир ясый торган итеп күрсәтер иде: Мәсих яктылык булып дан белән килер иде һәм тантаналы нотык белән чыгыш ясар иде. Ләкин Инҗил китапларында Гайсәнең шәкертләре алдында басып торуы турында гына әйтелә. Ул алардан: «Егетләр! Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип сорый (Яхъя 21:5, ЯИ). Грегг Истербрук дигән галим: «Мондый аерым яклар мифка түгел, ә чын вакыйгаларга күрсәтәләр»,— дигән нәтиҗәгә килә.

Моннан тыш, Инҗил китаплары — ул риваятьләр дигән белдерү, Инҗил китаплары язылган вакытта киң таралган раввиннарның катгый укыту алымына каршы килә. Бу кабатлау алымы белән җентекләп ятлауны таләп иткән. Бу вакыйгаларны матурлап күрсәтергә рөхсәт итмәгән һәм Гайсә әйткәнне яисә эшләгәнне төгәл һәм хаталарсыз сөйләп бирергә ярдәм иткән.

◆ Әгәр дә Инҗил китаплары риваятьләр булса, аларны Гайсә үлгәннән соң шундый тиз генә бергә җыйнап булыр идеме?

Булган мәгълүматлар буенча, Инҗил китаплары безнең эраның 41 елыннан 98 елына кадәр язылган. Гайсә безнең эраның 33 елында үлгән. Бу Гайсә гомеренең тасвирламалары ул үлгәннән соң кыска вакытта җыелган икәнен аңлата. Мондый факт Инҗил китаплары бары тик риваятьләр генә дигән тасвирлау белән берничек тә туры килми. Риваять барлыкка килер өчен вакыт кирәк. Мәсәлән, Гомер исемле борынгы грек шагыйренең «Илиада» яисә «Одиссея» дигән әсәрләрен алыйк. Кайберәүләр фикере буенча бу ике эпик риваять ахырынача барлыкка килер өчен, йөзләрчә еллар кирәк булган. Инҗил китаплары белән дә шулай булганмы соң?

Тарихчы Уилл Дюрант «Цезарь һәм Мәсих» дигән китабында: «Гади кешеләрнең бер төркеме шундый көчле, үзенә тартучан шәхесне, шундый бөек этиканы һәм дәртләндерә торган кардәшләр мөнәсәбәтләренең образын уйлап чыгаруы, Инҗил китапларында тасвирланган барлык могҗизаларга караганда, бигрәк тә акылга сыймаслык булып күренә. Изге Язмалар тәнкыйте инде ике гасыр дәвамында яшәп килә, ләкин шуңа да карамастан, Гайсәнең образы — аның тормышы, характеры һәм тәгълиматлары күренекле булып кала һәм Көнбатыш тарихында искитәрлек кешене чагылдыра»,— дип яза («Caesar and Christ»).

◆ Инҗил китаплары, беренче гасыр мәсихчеләренең ихтыяҗларыннан чыгып, соңрак үзгәртелгән булганмы?

Кайбер тәнкыйтьчеләр Инҗил китаплары беренче гасыр мәсихчеләренең ихтыяҗларыннан чыгып, үзгәртелгән яисә аңа язган кешеләр белән кушымта ясалган булган, дип раслыйлар. Ләкин Инҗил китапларын җентекләп тикшерүе мондый фикер йөртүләрне кире кага. Әгәр дә Инҗил китапларындагы Гайсә турында мәгълүматлар беренче мәсихчеләр белән яман уй белән үзгәртелгән булса, ни өчен соң анда мәҗүсиләр һәм яһүдләр турында да кире мәгълүматлар күренә?

Моңа мисал булып Матфей 6:5—7 дә Гайсәнең: «Һәм дога кылганда үзләрен кешеләр күрсен дип синагогаларда һәм урам чатларында туктап дога кылырга яратучы мөнафикълар кебек булма. Турысын әйтәм сезгә: алар үзләренә тиешле әҗерне инде алалар»,— дигән сүзләре китерелә. Гайсә ачыктан-ачык яһүди дин җитәкчеләрен хөкем иткән. Ул: «Ә дога кылганда, мәҗүсиләр кебек, артыгын тәкрарламагыз; чөнки алар күп сөйләү белән ишетелербез, дип уйлыйлар»,— дип әйткән (Матфей 6:5—7). Гайсә сүзләреннән шундый өземтә китереп, Инҗил китапларының язучылары башка динне тотучыларны үз якларына авыштырырга тырышмаганнар. Алар бары тик Гайсә Мәсих әйткән сүзләрне генә язганнар.

Инҗил китапларының тагын бер эпизодын карап чыгыйк. Хатын-кызлар Гайсә кабере янына килгәч, аның буш икәнен күргәннәр (Марк 16:1—8). Грегг Истербрук: «Борынгы җәмгыятьтә Урта Көнчыгышта хатын-кызлар шаһитлыгы бик ышанычлы дип саналмаган, мәсәлән, хатын-кызны зина кылуда гаепләр өчен, ике ир-ат шаһите генә кирәк булган, әмма хатын-кыз беркайчан да ир-атка гаеп тага алмаган»,— дип яза. Хәтта Гайсә шәкертләре дә хатын-кызларга ышанмаганнар! (Лука 24:11). Шуңа күрә бу тарих бары тик уйлап кына чыгарган булуы бик шикле.

Апостол эшләре китабында һәм рәсүлләрнең хатларында гыйбрәтле хикәяләрнең булмавы, Инҗил китапларында язылган гыйбрәтле хикәяләр беренче мәсихчеләр тарафыннан өстәлмәгән булуын, ә Гайсә үзе сөйләгән икәнен ышандырырлык итеп исбат итә. Һәм шулай ук Инҗил китапларын Изге Язмалардагы рәсүлләрнең хатлары белән җентекләп чагыштыру, Грек Язмаларын язган Пауалның һәм башка язучыларның сүзләрен оста итеп үзгәртеп, Гайсә сүзләре дип китермәвен күрсәтә. Әгәр дә беренче мәсихчеләр үз сүзләрен Гайсәнеке дип күрсәткән булсалар, Инҗил китапларында ихтимал рәсүл хатларында булган һич югы берәр материал табып булыр иде. Ә мондый материал анда булмагач, без Инҗил китапларының дөреслегенә бер дә шикләнә алмыйбыз.

◆ Инҗил китапларында янәсе каршылыклар бар дигәнне ничек аңлатырга?

Тәнкыйтьчеләр даими рәвештә Инҗил китапларында каршылыклар күп дип раслыйлар. Тарихчы Дюрант Инҗил китапларын объектив караш белән тарихи документ итеп җентекләп тикшергән. Аның фикеренчә, Инҗил китапларында тоела торган гына каршылыклар бар, ләкин «бу каршылыклар вак-төяккә [әһәмияте аз булган ваклыкларга] гына кагыла һәм төп мәгънәсенә кагылмый; бөтен Инҗил китаплары Гайсәнең тулы бер образын барлыкка китереп, төп нигезе буенча яхшы туры киләләр».

Инҗил китапларындагы тоелган гына каршылыклар гадәттә җиңел чишеләләр. Мәсәлән, Матфей 8:5 тә «бер йөзбашы Аның [Гайсәнең] алдына килеп» үз хезмәтчесен савыктырырга үтенеп сораган, дип әйтелә. Лука 7:3 тә без: «Хезмәтчемне савыктырырга килсен иде дип әйттерү өчен яһүд өлкәннәрен Аңа җибәрде»,— дип укыйбыз. Йөзбаш үзенең вәкилләре итеп өлкәннәрне җибәргән. Матфей йөзбаш үзе Гайсәгә ялварып әйтте, дип яза. Чөнки йөзбашның үтенечен тапшырган өлкәннәр аның исеменнән әйткәннәр. Бу тоелган каршылыкларны чишеп була торган икәнен күрсәтүче үрнәкләрнең берсе генә.

Ләкин Изге Язма тәнкыйтьчеләренең Инҗил китаплары чын тарихның чикләренә туры килми дигән раслауларына ышанып буламы? Дюрант болай дип җавап бирә: «Үз ачышларын ясаганда Яңа Васыятьнең дөреслеген җентекләп тикшерүче тәнкыйтьчеләр кызып китеп, шундый каты таләпләр куялар, хәтта элекке замандагы Хаммурапи, Давыт, Сократ кебек танылган йөзләрчә кешеләр дә риваять кешеләре төркеменә керәләр. Үзенең алдан ук ялгыш караш булуына һәм дини хорафатларына карамастан, Инҗил китапларын язучылар риваять иҗатчылары яшереп калдырырга яхшырак күргән эпизодларны язганнар: рәсүлләрнең Патшалыкта югары урын алыр өчен ярышы, Гайсәне кулга алгач аларның качулары, Питерның баш тартуы... Бу өзекләрне укучыларның берсе дә, бу персонажлар — чын яшәгән кешеләр икәнлегенә шикләнми».

◆ Хәзерге христиан дине Гайсәне Инҗил китапларында сурәтләнгәнчә күрсәтәме?

Семинарда катнашучылар аларның тикшерүләре «Чиркәү күрсәтмәләре белән бәйле түгел», дип белдергәннәр. Ләкин тарихчы Уэллс Гайсәнең Инҗил китапларында язылган тәгълиматлары һәм христиан дине тәгълиматлары арасында бик зур төпсез чокыр ята дип әйткән. Ул: «Рәсүлләр Троица турында, һәрхәлдә Гайсәдән кайчан да булса ишеткәннәре турында бернинди дә шаһитлыклары юк. Һәм [Гайсә] үз анасы Мәрьямгә табыну турында бернәрсә дә әйтмәгән, чөнки бу асылда Исидага „күк хатын патшага“ табынуны чагылдыра. Ул христиан культының һәм атрибутикасының аерылгысыз өлеше булганнарны санга сукмаган»,— дип белдерә. Шуңа күрә, Инҗил китаплары турындагы христиан дөньясының тәгълиматларыннан чыгып, хөкем итү дөрес түгел.

СЕЗ НИНДИ НӘТИҖӘГӘ КИЛЕРСЕЗ?

Югарыда китерелгәннәрнең барысы турында сез нәрсә уйлыйсыз? Инҗил китапларының бары тик миф кына булуының кире какмаслык дәлилләре бармы? Күпләр Инҗил китапларының дөреслеге турындагы шикләр нигезсез һәм ышандырмаслык дип саныйлар. Инҗил китаплары турында шәхси фикер алыр өчен, аны алдан ук ялгыш фикерсез укырга кирәк (Ап. эшләре 17:11). Сез Инҗил китапларында Гайсә турында булган мәгълүматларның бер-берсенә туры килүенә, төгәллегенә, объективлыгына ышангач, аның билгеле риваятьләр җыентыгы түгел икәнен аңларсыз *.

Изге Язмаларны җентекләп тикшереп һәм үз тормышыгызда аның киңәшләрен кулланып, үз тормышыгызның ничек яхшы якка үзгәргәнен күрерсез (Яхъя 6:68). Бу Гайсәнең Инҗил китабында язылган сүзләренә карата аеруча дөрес. Тагын Инҗил китапларыннан Аллага тугрылыклы булган кешеләрнең искиткеч киләчәге турында белеп була (Яхъя 3:16; 17:3, 17).

[Искәрмә]

^ 29 абз. «Изге Язмалар: кеше яисә Алла сүземе?» (рус) дигән китапның 5 тән 7 бүлегенә кадәр һәм «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюраны карагыз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган.

[5 биттәге рамка]

Чынлык һәм төгәллек дәлилләре

БЕРВАКЫТ Австралия сценаристы, башта Изге Язмалар тәнкыйтьчесе: «Гомеремдә мин беренче тапкыр репортерның беренче бурычы булып торучы эшне эшләдем — фактларны тикшердем. [...] Һәм шаккаттым, чөнки мин [Инҗил китапларында] укыганнар риваятьтә һәм дөрескә охшаш уйдырмалар да булып чыкмады. Моны беренче яки икенче куллардан булган искиткеч мөһим вакыйгалар турында информация — репортаж дип атап була... Репортаж махсус бер стильгә ия һәм бу стиль Инҗил китапларында бар»,— дип таныган.

Окленд университетындагы антик филология профессоры Э. М. Блейклок: «Мин үземне тарихчы дип саныйм. Минем антик әдәбиятны өйрәнү юлы — тарихи. Һәм мин борынгы заманнарның күпчелек мәгълүматларына караганда, Гайсәнең тормышы, үлеме һәм терелтеп торгызылуы тарих белән яхшырак расланган дип ышаныч белән әйтә алам»,— дигән.

[7, 8 биттәге карта/иллюстрацияләр]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

ФИНИКИЯ

ГАЛИЛЕЯ

Иордан елгасы

ЯҺҮДИЯ

[Иллюстрацияләр]

«Борынгы заманнарның күпчелек мәгьлүматларына караганда, Гайсәнең тормышы, үлеме һәм терелеп торгызылуы тарих белән яхшырак расланган» (ПРОФЕССОР Э. М. БЛЕЙКЛОК).

[Чыганак]

Фонны төзүче карта: Based on a map copyrighted by Pictorial Archive (Near Eastern History) Est. and Survey of Israel.