«Коткарылу өметен» ачык итеп истә тотыгыз!
«Коткарылу өметен» ачык итеп истә тотыгыз!
«Коткарылу өмете шлемын киегез» (1 ФЕССАЛОНИКИЛЕЛӘРГӘ 5:8).
1. «Коткарылу өмете» безгә нык торырга ничек ярдәм итә?
КОТКАРЫЛУГА өмет хәтта бик авыр вакытларда да бирешмәскә ярдәм итә. Корабль һәлакәтен башыннан кичергән кеше, әгәр дә ярдәм якын икәнен белсә, коткару салында күбрәк торачак. Нәкъ шулай ук «Йәһвәнең коткаруына» өмет мең еллар дәвамында иман кешеләргә авыр чакларда таяныч булган һәм ул беркайчан да әле күңел кайтаруга сәбәп булмаган (Чыгыш 14:13, АМТ; Мәдхия 3:9; Римлыларга 5:5; 9:33). Рәсүл Пауал «коткарылу өметен» мәсихчеләрнең рухи хәрби киемнәренең бер өлешен — «шлем» белән чагыштырган (1 Фессалоникилеләргә 5:8; Ефеслыларга 6:17). Әйе, Алланың коткаруына ышаныч безнең акылны саклый һәм авырлыкларга, каршы килүләргә һәм вәсвәсәләргә карамастан, безгә аек фикерле булырга ярдәм итә.
2. «Коткарылу өмете» чын гыйбадәт кылуның нинди бәйләнешләрендә аерылгысыз өлеш булып тора?
2 Изге Язмаларның энциклопедиясе («The International Standard Bible Encyclopedia») буенча «киләчәк белән бәйле булган өмет мәҗүсиләр дөньясы» — беренче гасыр мәсихчеләре яшәгән дөнья өчен — «үзенчәлекле булмаган» (Ефеслыларга 2:12; 1 Фессалоникилеләргә ). Ләкин «коткарылу өмете» чын гыйбадәт кылуның аерылгысыз өлеше. Ни өчен? Чөнки беренче чиратта Йәһвә хезмәтчеләренең коткарылуы Алла исеменә тыгыз бәйләнгән. Мәдхия җырлаучы Асаф: «Синең исемең данлы булсын өчен, безнең Коткаручыбыз, я Алла, безгә ярдәм ит; коткар безне»,— дип дога кылган ( 4:13Мәдхия 78:9; Йәзәкил 20:9). Моннан тыш, Йәһвә вәгъдә иткән фатихаларына ышаныч булмаса, аның белән яхшы мөнәсәбәтләр булуы мөмкин түгел. Пауал моны болай тәгъбир итә: «Иманың булмаса, Аллага ярарга мөмкин түгел; чөнки Аллага килүче Аның барлыгына һәм Аны эзләүчеләргә бирүенә ышанырга тиеш» (Еврейләргә 11:6). Аннан да бигрәк, Пауал Гайсәнең ни өчен җиргә килгәнлегенең төп сәбәпләренең берсе — тәүбә итүче кешеләрне коткару икәнлеген аңлаткан. Пауал: «Гайсә Мәсих дөньяга гөнаһлыларны коткарырга килде, дигән сүз дөрес һәм кабул итәргә лаеклы»,— дип әйткән (1 Тимәтигә 1:15). Рәсүл Питер коткарылуны «безнең иманыбызның нәтиҗәсе» дип атаган (1 Питер 1:9, ЯД). Шуңа күрә коткарылуга өмет итү бик тә урынлы. Ләкин коткарылу дигәндә нәрсә соң күз алдында тотыла? Һәм аңа лаек булыр өчен нәрсә таләп ителә?
Нәрсә ул коткарылу?
3. Борынгы заман Йәһвә хезмәтчеләре нинди коткарылу алганнар?
3 Яһүди Язмаларында коткарылу гадәттә изүдән яисә вакытсыз үтерелүдән сакланып калуны аңлата. Мәсәлән, Давыт, Йәһвәне «коткаручы» дип атап: «Минем Аллам — минем кыям... ышык урыным минем; Коткаручым, Син мине бәлаләрдән саклап калдың! Гыйбадәт кылуга лаеклы Алланы чакырам һәм дошманнарымнан сакланып калам»,— дип әйткән (2 Патшалык 22:2—4). Давыт Йәһвәнең тугрылыклы хезмәтчеләре аны ярдәмгә чакырганда, Йәһвәнең аларны ишеткәнен белгән (Мәдхия 30:23, 24; 144:19).
4. Беренче гасырга кадәр яшәгән Йәһвә хезмәтчеләренең киләчәк тормышка нинди өметләре булган?
4 Моннан тыш, беренче гасырга кадәр яшәгән Йәһвә хезмәтчеләренең киләчәк тормышка өметләре булган (Әюп 14:13—15; Исай 25:8; Даниел 12:13). Яһүди Язмаларының күп кенә саклап калу турындагы вәгъдәләре, алдан ук мәңгелек тормышка алып бара торган зуррак коткару турында әйткәннәр (Исай 49:6, 8; Ап. эшләре 13:47; 2 Коринфлыларга 6:2). Гайсә җирдә булган вакытта күп яһүдләр мәңгелек тормышка өмет баглаганнар, ләкин алар өметләренең үтәлүе белән бәйле булган Гайсәне кабул итмәгәннәр. Гайсә ул вакыттагы дин җитәкчеләренә: «Сез Язмаларны өйрәнәсез, чөнки алар аша мәңгелек тормыш алырга уйлыйсыз, ләкин шул ук Язмалар Минем хакта шаһитлык бирәләр!»,— дип әйткән (Яхъя 5:39, ЯТ).
5. Ахыр чиктә коткарылу нәрсәне аңлата?
5 Тулысынча коткарылуның мәгънәсен Алла Гайсә аша ачкан. Коткарылу гөнаһ идарәсеннән, ялган дин богауларыннан, Иблис идарә иткән дөньядан, кешеләр һәм хәтта үлем алдындагы куркудан да азат ителүне үз эченә ала (Яхъя 17:16; Римлыларга 8:2; Колосслыларга 1:13; Ачыш 18:2, 4). Алланың тугрылыклы хезмәтчеләре өчен Алланың коткаруы ахыр чиктә кайгы-хәсрәттән һәм изүдән азат итүне генә түгел, ләкин мәңгелек тормышка ирешүне дә аңлата (Яхъя 6:40; 17:3). Гайсә өйрәткәнчә, «кечкенә көтү» өчен коткарылу Мәсих белән Патшалыкта идарә итү максаты белән үлгәннән соң, күктә яшәү өчен яңадан терелүне аңлата (Лука 12:32). Калганнар өчен коткарылу камиллеккә ирешүне һәм Адәм белән Хауваның Эдем бакчасында гөнаһ эшләгәнчегә кадәр, Алла белән булган мөнәсәбәтләрен кире кайтаруын аңлата (Ап. эшләре 3:21; Ефеслыларга 1:10). Алланың баштагы нияте буенча кешеләр мондый оҗмах шартларында мәңге яшәргә тиеш булганнар (Яшәеш 1:28; Марк 10:30). Ләкин бу шартларның кире кайтарылуына нәрсә мөмкинлек бирә?
Йолым — коткарылу өчен нигез
6, 7. Безнең котылуыбызда Гайсәнең роле нинди?
6 Мәңгелек коткарылу Гайсәнең йолым корбаны аша гына мөмкин. Ни өчен? Адәм гөнаһ эшләгәч, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул үзен һәм үзенең киләчәк буыннарын, шулай ук безне дә гөнаһ коллыгына «саткан»; шуңа күрә кешелек нәселендә нинди дә булса чын өмет тусын өчен йолым кирәк булган Римлыларга 5:14, 15; 7:14). Муса кануны буенча таләп ителгән хайваннарны корбан итеп чалулар, Алланың кешеләр өчен йолым түләячәген символлаштырган (Еврейләргә 10:1—10; 1 Яхъя 2:2). Бу пәйгамбәрлек образлары Гайсә үзен корбан итеп биргәч, анда үтәлгән. Гайсә туганчыга кадәр Йәһвәнең фәрештәсе: «Ул Үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак»,— дип игълан иткән (Матфей 1:21; Еврейләргә 2:10).
(7 Могҗиза ярдәмендә Гайсә гыйффәтле кыз Мәрьямнән туган һәм Алланың Улы булганлыктан, ул Адәмнең үлемен мирас итеп алмаган. Шуның аркасында һәм шулай ук Аллага камил тугрылыгына күрә, аның гомере кешелекне гөнаһ һәм үлем коллыгыннан йолып алыр өчен бик кирәкле бәягә ия булган (Яхъя 8:36; 1 Коринфлыларга 15:22). Башка барлык кешеләрдән аермалы буларак, Гайсә гөнаһлылык аркасында үлемгә хөкем ителмәгән. Ул җиргә «күпләрне йолып алу өчен, Үзенең җанын фида [корбан] итәргә» махсус рәвештә килгән (Матфей 20:28). Хәзер терелтеп торгызылган һәм патшалык итә башлаган Гайсә Алла таләпләренә туры килүче барлык кешеләрне коткарырлык хәлдә (Ачыш 2:10).
Коткарылу өчен нәрсәләр таләп ителә?
8, 9. а) Гайсә бай яшь башлыкның коткарылу турындагы соравына нинди җавап биргән? б) Гайсә үз шәкертләренә үрнәк булсын өчен бу вакыйганы ничек файдаланган?
8 Көннәрдән бер көнне яһүдләрнең Марк 10:17). Аның соравында, бәлки, ул вакытлардагы яһүдләр арасында Алла яхшы эшләр эшләүне таләп итә һәм бу эшләрнең кирәкле санын эшләгәч, Алланың коткаруына лаек булырга мөмкин дигән, киң таралган фикер чагылган. Ләкин мондый формаль тәкъвалык артында файда алу ниятләре яшеренергә мөмкин. Мондый эшләр коткарылуга төп өмет бирмәгәннәр, чөнки камилсез кеше Алланың нормаларына тулысынча туры килә алмый.
бай яшь башлыгы Гайсәдән: «Мәңгелек тормышны мирас итү өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сораган (9 Бу башлыкның соравына җавап биргәндә, Гайсә аңа Алла әмерләрен үтәргә кирәк икәнен исенә генә төшергән. Яшь башлык әмерләрне бала чагыннан үтәгәне турында шунда ук җавап биргән. Мондый җавап ишеткәч, бу башлык Гайсәнең күңеленә ошаган һәм ул: «Сиңа бер нәрсә генә җитми; бар... нәрсәң булса барысын да сат һәм фәкыйрьләргә өләш, һәм күктә синең хәзинәң булыр; һәм кил... Минем артымнан бар»,— дип әйткән. Ләкин яшь кеше кайгыга калган, «чөнки аның милке күп иде». Аннан соң Гайсә үзенең шәкертләрен коткарылуга комачаулый торган байлыкка нык бирелүдән кисәтеп куйган. Ул үз көче белән беркем дә коткарылуга ирешә алмый дип өстәгән. Ләкин Гайсә үз шәкертләрен: «Кешеләргә бу мөмкин түгел, әмма Аллага мөмкин; чөнки Аллага һәрнәрсә мөмкин»,— дип юаткан (Марк 10:18—27; Лука 18:18—23). Ничек соң коткарылып була?
10. Коткарылуга ия булыр өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк?
10 Коткарылу — ул Алла бүләге, ләкин ул үзеннән-үзе килми (Римлыларга 6:23). Бу бүләкне алыр өчен кайбер таләпләрне үтәргә кирәк. Гайсә: «Чөнки Алла дөньяны шулкадәр яратты ки, Үзенең бердәнбер Улын бирде, Аңа иман иткән һәркем һәлак булмасын, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен»,— дип әйткән. Рәсүл Яхъя: «Улына иман итүченең мәңгелек тормышы булыр; ә Улына иман итмәүче [«Улына буйсынмаучы», Кузнецова В. Н. тәрҗемәсе] тормыш күрмәс»,— дип өсти (Яхъя 3:16, 36). Алланың мәңгелек коткарылуны алырга өмет иткән һәрбер кешедән иман һәм тыңлаучанлык таләп итүе ачык. Һәрбер кешегә: ул Гайсәнең йолымына мөнәсәбәтен белдерәсе һәм аның эзләре буенча барасы киләме икәнен карар итәргә кирәк.
11. Камил булмаган кеше Алланың ризалыгын ничек ала алыр?
11 Без камил кешеләр булмаганга күрә, безгә тыңлаучанлык хас түгел һәм Алланың барлык таләпләрен төгәл үтәргә безнең көчебез җитми. Шуңа күрә Йәһвә безнең гөнаһларны каплар өчен йолым биргән. Шулай да без һәрвакыт Алла нормалары буенча яшәргә тырышырга тиеш. Гайсәнең яшь бай башлыкка әйткән сүзләреннән күренгәнчә, без Алла әмерләрен үтәргә тиеш. Ә бу безгә Алла ризалыгын гына түгел, ә зур шатлык та китерә, чөнки «Аның әмерләре авыр түгел»; аларны безгә көч бирә торган «ризык» дип атап була (1 Яхъя 5:3; Гыйбрәтле хикәя 3:1, 8). Әмма коткарылу өметен саклау барыбер дә җиңел түгел.
«Иман өчен каты көрәшегез»
12. Коткарылу өмете мәсихчеләргә әхлакый вәсвәсәләргә каршы торырга ничек ярдәм итә?
12 Шәкерт Яһүд беренче мәсихчеләргә «гомуми коткарылу» турында язарга теләгән. Ләкин тирә-яктагы дөньяның бозыклыгы аны үз кардәшләрен «иман өчен каты көрәшергә» (ЯД) чакырырга дәртләндергән. Бөтенесе дә әйбәт кенә барганда, коткарылу өчен иманлы булу, чын мәсихче иманын тоту һәм Алланы тыңлау гына аз. Йәһвәгә тугрылыгыбыз безгә әхлаксызлык тәэсире һәм вәсвәсәләр алдында егылмаска ярдәм итсен өчен бик көчле булырга тиеш. Ләкин I гасыр җыелышларының рухында сексуаль әхлаксызлык һәм бозылганлыклар, хакимиятне хөрмәтләмәү, аерулар һәм шикләнүләр чагылган. Имандашларына бу явызлык белән көрәшүдә ярдәм итәргә теләп, Яһүд: «Яратканнарым, үзегезне иң изге иманыгызда үгетләп, Изге Рух белән дога кылып, безнең Раббыбыз Гайсә Мәсихтән рәхимлелек көтеп, мәңгелек тормыш өчен үзегезне Алланың яратуында саклагыз»,— дип, аларны максатларын нык истә тотарга дәртләндергән (Яһүд 3, 4, 8, 19—21). Коткарылуга өмет аларны әхлакый сафлык өчен көрәштә ныгытыр иде.
13. Алла рәхимлелегенең максатын күздән югалтмавыбызны ничек күрсәтергә?
1 Коринфлыларга 6:9, 10). Әмма үз тормышын Алланың әхлак нормалары буенча алып баручы кешенең башкаларны хөкем итәргә хакы юк. Аларның мәңгелек киләчәген без түгел, ә Алла карар итә. Пауал Афинадагы грекларга менә нәрсә дип әйткән: «Ул [Алла] шундый бер көн билгеләде ки, алдан ук сайлаган Ир-ат [Гайсә Мәсих] аша галәмне гадел хөкем итәчәк» (Ап. эшләре 17:31; Яхъя 5:22). Әгәр дә без Гайсә биргән йолымга ышаныч белән яшибез икән, безгә киләчәк хөкем көненнән куркасы юк (Еврейләргә 10:38, 39). Иң мөһиме, «Алланың рәхимлелеген кабул итеп [йолым аша аның белән килешеп]... аның максатын күздән югалтмау», һәм бу без дөрес булмаган фикер йөртү һәм тәртип капкынына эләккән очракта, булырга мөмкин (2 Коринфлыларга 6:1, ЯД). Моннан тыш, башкаларга коткарылуга ия булырга ярдәм итеп, без Алла рәхимлелегенең максатын күздән югалтмавыбызны күрсәтәбез. Ә башкаларга ничек ярдәм итәргә?
13 Йәһвә Алла коткарылу бүләк иткән кешеләрдән югары әхлакый тәртип көтә (Коткарылу өмете белән уртаклашабыз
14, 15. Коткарылу турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүне Гайсә кемгә тапшырган?
14 Җаил пәйгамбәрнең китабыннан өзек китереп, Пауал: «Ходайның исемен чакырган һәркем котылыр»,— дип яза. Һәм: «Ләкин Аңа ышанмагач, Аны ничек чакырырга? Аның турында ишетмәгәч, Аңа ничек ышанырга? Вәгазьләүче булмагач, ничек ишетергә?» — дип дәвам итә. Берничә шигырьдән соң Пауал иман үз-үзеннән генә килмәвен, ә «ишеткән белән», ягъни «Мәсих турында сүз» (ЯД) ишетү белән генә «килгәнен» күрсәтә (Римлыларга 10:13, 14, 17; Җаил 2:32).
15 «Мәсих турындагы сүзне» халыкларга кем җиткерер? Гайсә бу эшне үзенең бу «сүзгә» өйрәтелгән шәкертләренә тапшырган (Матфей 24:14; 28:19, 20; Яхъя 17:20). Патшалык турында вәгазьләп һәм укучылар әзерләп, без бу чорда Исай китабындагы өзекне китереп, рәсүл Пауал: «Тынычлыкны, яхшы хәбәрне игълан итүчеләрнең аяклары нинди гүзәл!» — дип язган сүзләрне үтибез. Без алып килгән яхшы хәбәрне хәтта күп кешеләр кабул итмәсәләр дә, безнең аяклар барыбер Йәһвә өчен «гүзәл» (Римлыларга 10:15; Исай 52:7).
16, 17. Безнең вәгазь эше нинди ике максатка хезмәт итә?
16 Бу йөкләмәнең үтәлүе белән ике мөһим максатка ирешелә. Беренчедән, яхшы хәбәр вәгазьләнүе белән Алла исеме данлана һәм коткарылырга теләгәннәр кая барырга икәнлеген беләләр. Рәсүл Пауал бөек йөкләмәнең бу максатын аңлаган. Ул: «[Ходай] безгә болай дип васыять итте: „Син җир читенә кадәр котылу... бул дип, Мин Сине мәҗүсиләргә яктылык итеп куйдым“»,— дип әйткән. Шулай итеп, һәрберебез, Мәсихнең шәкертләре, кешеләргә коткарылу турында хәбәр алып барырга тиешбез (Ап. эшләре 13:47; Исай 49:6).
17 Икенчедән, яхшы хәбәрне вәгазьләү Алланың гадел хөкеменә нигез сала. Бу хөкем турында Гайсә менә нәрсә әйткән: «Адәм Улы Үзенең даны һәм барлык изге фәрештәләр белән килгәндә исә, шул вакыт Ул Үзенең данлы тәхетенә утырачак, һәм Аның алдына барлык халыклар җыелачак; һәм, көтүче сарыкларын кәҗәләрдән аерган кебек, аларны бер-берләреннән аерачак». Аеру һәм хөкем «Адәм Улы Үзенең даны... белән килгән» вакытында гына булса да, инде бүген вәгазь эше кешеләргә Мәсихнең рухи кардәшләрен танырга һәм мәңгелек коткарылуга ия булыр өчен алар белән бергә хезмәт итәргә мөмкинлек бирә (Матфей 25:31—46).
«Өметтә тулы ышаныч» саклагыз
18. «Коткарылу өметен» ничек ачык итеп истә тотарга?
18 Моннан тыш, вәгазь эшендә актив катнашу безгә өметне ачык итеп истә тотарга ярдәм итә. Пауал: «Өметтә тулы ышанычыгыз булсын өчен, сезнең һәрберегез шундый ук тырышлыкны ахырга кадәр күрсәтүен телибез»,— дип язган (Еврейләргә 6:11). Безнең һәрберебез исә «коткарылу өмете шлемын» кисен һәм «Алла безне ачуга түгел, ә безнең Раббыбыз Гайсә Мәсих аша коткарылу алырга билгеләгәнне» истә тотсын (1 Фессалоникилеләргә 5:8, 9). Әйдәгез, шулай ук Питерның: «Үз уйларыгызны хезмәт итү өчен дәртләндерегез һәм үзегезне кулда тотыгыз. Үз өметләрегезне... сезгә биреләчәк рәхәтлеккә [«рәхимлеккә», ЯД] тапшырыгыз»,— дигән сүзләрен күңелгә якын алыйк (1 Питер 1:13, ХТ). Барлык шулай эшләүчеләр ничек итеп аларның «коткарылу өмете» тулысынча үтәлүен күрәчәкләр!
19. Киләсе мәкаләдә без нәрсәне һәрьяклап тикшерербез?
19 Ләкин безгә бу системаның калган вакытына ничек мөнәсәбәт итәргә кирәк? Үзегезне һәм башкаларны коткарыр өчен бу вакытны ничек кулланырга? Бу сорауларны без киләсе мәкаләдә һәрьяклап тикшерербез.
Сез аңлата аласызмы?
• «Коткарылу өметен» ни өчен безгә ачык итеп истә тотарга кирәк?
• Коткарылу нәрсәләрне үз эченә ала?
• Коткарылу бүләген алыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?
• Безнең вәгазь эшебез Алла ихтыярының үтәлешенә ничек булыша?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[20 биттәге иллюстрацияләр]
Коткарылу — бу һәлакәттән сакланып калу гына түгел.