Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Камиллек хыял гына түгел!

Камиллек хыял гына түгел!

Камиллек хыял гына түгел!

Камиллек хөкем сөрүче дөньяның нәрсә икәнлеге турында сез ничек уйлыйсыз? Җинаятьчелек, наркомания, ачлык, ярлылык һәм гаделсезлек булмаган җәмгыятьне күз алдыгызга китерегез. Барлык кешеләр физик һәм эмоциональ яктан тулысынча сәламәт. Кайгы һәм хәсрәт онытылган, чөнки үлем дә юк инде. Мондый тормыш турында хыяллану чынмы?

КҮПЧЕЛЕК кешеләр, фән һәм техника казанышларына карамастан, кешелек үз акылын һәм белемнәрен кулланып, барлык һәм аерым һәрбер кешенең тормышын бәхетле һәм тыныч итә алуына бик тә шикләнә. Шул ук вакытта кешеләргә һәрвакыт яхшыракка омтылу һәм үз хаталарын төзәтү хас. Әлбәттә, тормышка аша алмый торган хыяллар ачларга һәм йорт-җирсезләргә ярдәм итә һәм азаплардан котылуны көткән авыруларны һәм гарипләрне сәламәтләндерә алмаячаклар. Кешеләр бары тик иҗади сәләтләрен генә кулланып, беркайчан да камиллеккә ирешә алмаячаклар. Әмма бүгенге көндәге булган бөтен явызлыкка һәм гаделсезлеккә карамастан, якын вакытта дөньяда камиллек булачагына өметләнергә ныклы нигез бар.

Камиллек турында уйлаганда без, бәлки, Гайсә Мәсихне искә төшерәбездер. Җирдә яшәгән барлык кешеләр арасында Гайсә берүзе генә камил кеше булмаган. Аллага охшатып барлыкка китерелгән Адәм белән Хаува шулай ук камил булганнар һәм оҗмахта яшәгәннәр. Ләкин үзләренең күктәге Аталарына каршы күтәрелгәч, алар бу искиткеч бүләкне — камиллекне югалтканнар (Яшәеш 3:1—6). Шулай булса да Барлыкка Китерүче кешеләргә мәңге яшәү теләген биргән. Моның турында Вәгазьче 3:11 дә (АМТ): «Ул [Алла] барысын да үз вакытында матур итеп барлыкка китергән; һәм шулай ук аларның йөрәкләренә мәңгелек салган; ләкин кеше Алла эшләгән эшләрне башыннан ахырына кадәр аңлап бетерә алмый»,— дип ачык итеп әйтелгән.

Камилсезлек һәм гөнаһ кешелекне, «мәшәкатькә» буйсындырып, «черү коллыгына» алып килгән, ләкин рәсүл Пауал: «Барлыкка китерелгән зат Алла улларының ачышын өмет белән көтә, чөнки барлыкка китерелгән зат мәшәкатькә ирек белән буйсынмады, ә аны буйсындырганның ихтыяры буенча, барлыкка китерелгән зат үзе дә черү коллыгыннан азат ителәчәгенә һәм Алла балаларының дан азатлыгын алуына өметләнә»,— дип әйткән юаткыч сүзләренә игътибар итик (Римлыларга 8:19—21). Изге Язмаларда Алланың Гайсә Мәсих аша кешеләр яңадан камиллеккә ирешсен өчен, кайгыртучанлык күрсәтүе турында ачык итеп әйтелгән (Яхъя 3:16; 17:3).

Ләкин без гүзәл киләчәккә генә өметләнеп яшәмибез, ә инде хәзер безнең рухи яктан камилләшергә һәм яхшы эшләр эшләргә сәләтебез бар.

Мәрхәмәтле булырга тырышыгыз

Гайсә Мәсих камиллек турындагы сорауны шулкадәр мөһим дип санаганга күрә, күп халык җыелган вакытта: «Күктәге Атагыз ничек камил булса, сез дә шулай камил булыгыз»,— дип әйткән (Матфей 5:48). Гайсәнең без бу әйберләр системасында камил булырга тиеш дип әйтәсе килгәнме? Юк. Ләкин үзебезнең еш хаталарыбызга карамастан, безгә һәрвакыт юмартлык, игелеклелек һәм якыннарыбызны ярату кебек сыйфатлар үстерергә кирәк. Гайсә Мәсих рәсүлләренең берсе хәтта: «Әгәр дә үз гөнаһларыбызда тәүбә итсәк, Ул гадел һәм тугрылыклы буларак, безгә безнең гөнаһларны кичерә һәм һәрбер гаделсезлектән сафландыра. Әгәр дә без гөнаһ эшләмәдек дип әйтсәк, без Аны ялганчы итеп күрсәтәбез һәм Аның сүзе бездә юк»,— дип язган (1 Яхъя 1:9, 10).

Шулай да, без каршылыкларга бирешмәс өчен, үз-үзебезгә һәм башкаларга карата үз мөнәсәбәтебезне үзгәртә алабыз. Әгәр дә без үзебездә басынкылык һәм мәрхәмәтлек тәрбияләргә телибез икән, моны ничек эшләргә икәнлегенә иң яхшы киңәшне Алла Сүзе, Изге Язмалар гына бирә ала. Үзебездә канәгатьлек һәм сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләп, без бергә эшләүчеләр, тормыш иптәше, ата-аналар һәм балалар белән татуырак торырга өйрәнәбез. Рәсүл Пауал мәсихчеләрне: «Ходайда гел шатланыгыз; тагын әйтәм: шатланыгыз. Сезнең юашлык [«мәрхәмәтлек», «Торгызучы тәрҗемә»] барлык кешеләргә таныш булсын»,— дип чакырган (Филиплыларга 4:4, 5).

Мәрхәмәтле булу ни өчен яхшы?

Үзеннән һәм башкалардан бик күпне көтмәгән мәрхәмәтле кеше азапланмый һәм артык борчылмый. Мондый рух аның үзенә дә һәм якын-тирәдәгеләренә дә файда китерә. Әгәр дә без үзебезнең чын мөмкинлекләребезне белсәк, без әйберләргә чын караш тотабыз һәм үз алдыбызда ирешә алырлык максатлар куячакбыз. Алла кешеләрне җирдә яшәр һәм безгә үзебезгә дә һәм бөтен кешеләргә дә файда китерә алырлык иҗади эштә шатлык табар өчен барлыкка китергәнен онытмаска кирәк (Яшәеш 2:7—9).

Әгәр дә сез үз-үзегезгә бик нык таләпчән булсагыз, бу проблеманы җиңәр өчен, сезгә нигә Алладан догада ярдәм сорамаска? Алланың мәрхәмәтен сизгәч, сезгә җиңелрәк булачак. Йәһвә безнең йомшак якларыбызны һәм камил булмавыбызны белә, шуңа күрә ул бездән акылга сыймаслык һәм чиктән тыш күп булганны таләп итми. Мәдхия җырлаучы безне: «Ата үз улларын кызганган кебек, шулай ук Ходай Аннан курыкканнарны кызгана. Чөнки Ул безнең нәрсәдән булганыбызны белә, безнең туфрак икәнебезне онытмый»,— дип ышандыра (Мәдхия 102:13, 14). Алланың мәрхәмәте өчен безнең рәхмәтебез шулкадәр зур! Безнең кимчелекләргә карамастан, ул ата үз балаларын яраткан кебек, безне ярата һәм безнең кадеребезне белә.

Максималист булу урынына, үткенлек һәм басынкылык үстерү шактый файдалырак. Шулай ук, һичшиксез, Йәһвәгә Алла Патшалыгы ярдәмендә кешелекне камиллеккә китерү ниятен үтәргә беркем дә комачауламый. Ләкин камил булу нәрсәне аңлата?

Максимализм — камиллеккә юл түгел

Камил кеше булу максималист булуны аңлатмый. Алла Патшалыгы идарәсе астындагы җирдәге Оҗмахта кешеләр бик нык таләпчән һәм үз-үзләреннән бик нык канәгать булмыйлар. Зур кайгыны кичерер өчен, чын йөрәктән йолым корбаны өчен рәхмәт белдерергә кирәк. Рәсүл Яхъя: «Коткарылу [«коткарылу белән без бурычлы», ЯД] тәхеттә утырган Аллага һәм Бәрәнгә»,— дигән сүзләр белән барлык халыклардан булган хисапсыз күп кешеләрнең тойгыларын сурәтләгән (Ачыш 7:9, 10, 14). Якынлашып килүче зур кайгыны кичерүчеләр, алар өчен һәм башка аңа ышанучылар өчен тормышын әзерлек белән биргән Гайсәгә үз рәхмәтләрен белдерәчәкләр. Аның яратып биргән йолымы аркасында, кешеләр камилсезлектән һәм кимчелекләрдән азат ителәчәкләр (Яхъя 3:16; Римлыларга 8:21, 22).

Камил кешеләрнең тормышлары нинди була? Конкуренция һәм эгоистлык амбицияләре артта калалар; ярату һәм игелеклелек тормышны шатлыклы итәләр, беркем дә җәфаланмаячак яисә кимчелек тойгылары сизмәячәк. Ләкин камил кешеләрнең тормышлары күңелсез һәм бертөрле генә булмаячак. Алла Сүзе Оҗмахны җентекләп сурәтләп бирмәсә дә, безгә анда булачак тормышның билгеле бер кисәкләрен күрсәтә: «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр, башка кемдер ашар өчен утыртмаслар; чөнки Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр, һәм Минем сайланганнарым үз куллары белән эшләгән әйберләреннән озак файдаланырлар. Эшләгәннәре заяга булмас һәм балаларын кайгы өчен тудырмаслар» (Исай 65:21—23).

Алла Патшалыгы идарәсе астында нинди күңел ачулар, кибетләр, техника һәм транспорт чаралары булачагы турында фаразлар төзегәнче, үзегезне яңа дөньяда итеп күз алдыгызга китерсәгез яхшырак булыр. Анда мондый сүзләр үтәләчәк: «Бүре белән сарык бәтие бергә ашап йөрәячәкләр һәм арыслан үгездәй салам ашар, ә елан өчен тузан ашамлык булыр: алар Минем бөтен изге тавымда явызлык һәм зыян китермәсләр дип әйтә Ходай [Йәһвә, АМТ]» (Исай 65:25). Яңа дөньядагы тормыш хәзерге тормышка бер дә охшаш булмый! Әгәр дә сез шул вакытта торырга лаек булсагыз, сез яраткан күктәге Атабыз ничек сезнең һәм сезнең якыннарыгыз турында кайгыртканын сизәрсез. «Ходайда юаныч тап, һәм Ул синең йөрәгеңнең теләкләрен үтәячәк» (Мәдхия 36:4).

Камиллек — ул тик хыял гына түгел. Кешеләргә карата ярату белән тулган Йәһвәнең нияте, һичшиксез, үтәләчәк. Сез һәм сезнең якыннарыгыз камиллеккә ирешкән һәм Алланың яңа дөньясында мәңге яшәячәк кешеләр арасында була алалар. Изге Язмаларда: «Гаделләр җирне мирас итеп алачаклар һәм анда мәңге яшәрләр»,— дип алдан ук әйтелгән (Мәдхия 36:29).

[6 биттәге иллюстрация]

Без каршылыкларга бирешмәс һәм бәйләнүчән булмас өчен үз-үзебезгә һәм башкаларга карата мөнәсәбәтебезне үзгәртә алабыз.

[7 биттәге иллюстрация]

Үзеңне тынычлык һәм гаделлек хөкем сөргән Оҗмахта күз алдыңа китерергә нәрсә комачаулый?