Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Максималист булырга кирәкме?

Максималист булырга кирәкме?

Максималист булырга кирәкме?

Сез һәрвакытта барысын да яхшырак эшләргә тырышасызмы? Һичшиксез, мондый гадәтегез үзегез өчен дә, тирә-яктагы кешеләр өчен дә күп яктан файдалы. Ләкин кайберәүләр ахыр чиккә барып җитәләр яисә максимализмга биреләләр. Бу нәрсәне аңлата?

МАКСИМАЛИСТ яисә чиктән тыш таләпчән кеше берәр нәрсәне камиллеккә җиткермәгән булса, түзми. Һичшиксез, сезгә мондый кешеләр очрагандыр. Максимализм башкаларга карата авырлыклар барлыкка китерергә һәм канәгатьсезлек белән күңел боеклыгы алып килергә мөмкин икәнлеге сер түгел. Басынкы карашлы кешеләр максимализмны, тормышның төрле якларында да, чиктән тыш һәм кирәк булмаган таләпчәнлек кебек сыйфатны бик кирәк түгел, дип таныйлар. Моның белән көрәшергә кирәк. Ләкин безгә үзебезне яисә үзебезнең характерны анализлаганда, бездә шундый гадәт бар икәнлеге белән ризалашу кайчакта бик авыр һәм шуңа күрә, аны җиңеп чыгу бик җиңел түгел.

Нельсон бик җаваплы урында эшли һәм аның эше бик күп. Ул өзлексез статистиканы өйрәнә һәм җитештерү аның барлык фикерләрен ала. Күпләрнең фикере буенча мондый максимализм эш базарында уңышка ирешер өчен кирәк. Кайберәүләр Нельсонны аның эше өчен мактасалар да, карашларындагы максимализм аның сәламәтлегендә бик нык беленә, баш авыртулары һәм стресс китереп чыгара. Нельсонда үзегезне таныйсызмы?

Яшьләргә дә яшүсмер максимализмы хас. Рио-де-Жанейрода яшәүче Рита бала чагында мәктәптә укырга яраткан. Ул дан сөючән булырга тырышмаган, ләкин бишледән түбәнрәк билге алса, моны фаҗига итеп кабул иткән. Рита: «Бала чагында мин башка балаларның буш вакытлары күп икәнен күрә идем, ә мин гел киеренкелектә йөри идем һәм һәрвакыт кая да булса ашыга идем. Миңа ял итәргә бер дә вакыт юк иде, чөнки һәрвакыт нинди дә булса берәр эш табыла иде кебек»,— дип сөйли.

Мария бәләкәй булганда, башкалар матур итеп рәсем ясаганда аның рәсеме чыкмаганга күрә, өметсезлектән елый иде. Вакыт үткәч, ул үзенең музыкаль осталыгын камилләштергәндә, үзенең уйнавы һәм җырлавы белән ләззәтләнәсе урынга, еш кына нервлана һәм кайгыра иде. Бразилиядә яшәгән яшь кыз ярышуга бирешмәс өчен, үз-үзен кулда тотарга тырышкан, ләкин шулай да өйдә һәм мәктәптә үзенә чиктән тыш югары таләп куйганын таныган. Әгәр дә ул бөтенесен дә идеаль итеп эшләмәсә, ул кешеләр аны чынлап ихтирам итмәсләр дип уйлаган. Шулай ук, Таня кайчакта башкалардан да бик күп таләп иткән һәм нәтиҗәдә канәгатьсезлек хис итеп, үзе дә күңелсезләнгән.

Оста, тырыш һәм үз-үзең белән канәгать булу мөһим булса да, әмма кеше үзе алдында ирешә алмаган максат куйса, уңышсызлык алдында аны куркыныч һәм охшаш начар тойгылар чолгап алуы мөмкин. Ата-аналар һәм якын-тирәдәгеләр балалардан укуда яисә спорт белән шөгыльләнүдә камиллек таләп итәргә мөмкин, ә балалар, аларның өметләрен үти алмаганга күрә, интегәләр. Мәсәлән, Рикардоның әнисе үз улыннан врач булуын, фортепьянода уйнавын һәм берничә чит тел белүен теләп, улына зур өмет баглаган. Мондый чиктән тыш югары таләпләр проблемаларга алып килергә мөмкин икәнлеге күренмиме әллә?

Ни өчен максималист булырга кирәкми?

Сыйфатлы эш, эштәге югары төгәллек һәм осталык һәрвакыт югары бәяләнә. Шуңа күрә эш базарында конкуренция бара. Яшәр өчен акчасыз калу куркынычының тагын бер сәбәбе булып, кешеләрне тагын да күбрәк тырышлык күрсәтергә мәҗбүр итү тора. Кайбер эшчеләр яңа рекорд өчен теләсә нинди авырлыклар алдында туктап калмаучы спортсменга охшаш булалар. Ләкин каты конкуренцияне очратып, ул яхшырак нәтиҗәләр булсын һәм ул ышанганча, отар өчен тагын да күбрәк өйрәнергә, хәтта допинг кулланырга мәҗбүрдер, бәлкем. Камилләшергә яхшы теләк максимализмга әверелгәч, кешене «уңышсызлык алдында куркыныч» яисә «беренче булырга теләк» хисе рухландыра башлый, дип әйтелә бер китапта (The Feeling Good Handbook).

Әлбәттә, кайберәүләр үзләрен сәнгатьтә һәм спортта үз уңышларын яхшырта алалар дип саныйлар. Шулай да, Роберт Элиотның сүзләре буенча, «максимализм — бу беркайчан да үтәлә алмый торган өметләр». Ул: «Бу тулы начар хисләрнең кушылмасы: гаеп, саклану теләге һәм көлү алдында курку»,— дип өсти. Шуңа күрә акыллы патша Сөләйманның: «Мин шулай ук һәрбер эш һәм эшләрдә һәрбер уңыш кешеләр арасында кара-каршы көнчелек тудырганын күрдем. Һәм бу — мәшәкать һәм җил тотарга тырышу»,— дигән сүзләре ничек дөрес бит (Вәгазьче 4:4).

Әгәр дә сез барлык булган камиллекнең иң югарысын эзләргә һәвәс булсагыз, нәрсә эшләргә соң? Сез күбрәк көч салган саен, сезнең күбрәк өметегез өзелүе дөрес түгелме? Сезнең азрак таләпчән буласыгыз һәм барлык булганга тынычрак мөрәҗәгать итәсегез киләме? Камил булу нәрсәне аңлата? Сез максимализмнан сакланып калып, үз мөмкинлекләрегезне тулысынча кулланырга теләмисезме? Әгәр дә камил булмаган кешеләр Алла биргән сәләтләрен башкалар файдасына ачышлар ясар өчен кулланалар икән, ә Алла җитәкчелегендәге булачак камил шартларда кешелек нәрсәгә ирешә алачагын, уйлап кына карагыз!

[4 биттәге иллюстрация]

Ата-аналар һәм якын-тирәдәгеләр балалардан алар ирешергә көчләре җитмәслек камиллек таләп итәргә мөмкин.