Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче көтүчеләр, йөрәкләрегезне киңәйтегез!

Мәсихче көтүчеләр, йөрәкләрегезне киңәйтегез!

Мәсихче көтүчеләр, йөрәкләрегезне киңәйтегез!

«ХОДАЙ минем Көтүчем; мин бернәрсәгә дә мохтаҗ булмам». Давытның бу сүзләре аның тулысынча үз Алласына ышанганын күрсәтә. Йәһвә рухи яктан аны «яшел болыннарга» (ЯТ) һәм «тыныч суларга» алып барган, «дөреслек юлына» юнәлдергән. Давытны дошманнары камап алганда, ул ярдәм һәм күңел күтәренкелеге алган, һәм бу аны Йәһвәгә: «Явызлыктан курыкмам, чөнки Син минем белән»,— дип әйтергә дәртләндергән. Давыт шундый Иң Бөек Көтүчесе булганга күрә, «Ходай йортында күп көннәр булырга» теләгән (Мәдхия 22:1—6).

Алланың бердәнбер Улы шулай ук үзендә Йәһвәнең ярату кайгыртучанлыгын кичергән һәм ул бу кайгыртучанлыкны җирдә булганда үз шәкертләренә мөгамәлә итүе белән күрсәткән. Шуңа күрә Язмада ул «яхшы көтүче», «бөек Көтүче» һәм «Көтүчеләр башлыгы» дип атала (Яхъя 10:11; 1 Питер 5:2—4; Еврейләргә 13:20).

Һәм хәзер дә Йәһвә белән Гайсә Мәсих яратучылары турында кайгырталар. Бу, аерым алганда, җыелышларда ярату белән көтүчеләр билгеләнүдә күренә. Шушындый көтүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Пауал: «Үз улының каны белән казанган Алла җыелышын көтү өчен, үзегезгә һәм изге рух сезне көтүчеләр итеп куйган бөтен көтүгә игътибар итегез»,— дип әйткән (Ап. эшләре 20:28, ЯД).

Көтүне Йәһвә һәм Гайсә Мәсих көткән кебек көтүе җиңел түгел, әмма бу хәзер башка вакытларга караганда, бик мөһим. Соңгы өч елда суга чумып, миллионга якын кешенең Шаһитләр булуы турында, уйлап кына карагыз! Алар яңа кешеләр һәм аларның хезмәт итү еллары белән килә торган рухи тәҗрибәләре юк. Шулай ук бала һәм яшүсмер булган Шаһитләр турында уйлап карагыз. Алар ата-ана игътибарына гына түгел, ә җыелышның көтүчеләре игътибарына да мохтаҗ.

Һәрбер мәсихче тышкы яктан, шул ук санда тирә-яктагы кешеләр ягыннан басымга дучар ителә. Барлык мәсихчеләргә үз теләкләренә ирек бирмәс һәм дөньяның көчле кызыктыргыч нәрсәләренә каршы торыр өчен көч куярга туры килә. Кайбер илләрдә Патшалык вәгазьләүчеләрен, алар алып килгән хәбәрне кешеләрнең кабул итмәүләре, аптырашта калдыра. Күп вәгазь сөйләүчеләр каты авырыйлар. Башкаларда экономик проблемалар булганга күрә, иң башта Патшалыкны эзләү теләге юкка чыга. Әйе, барыбыз да, шулай ук инде күптәннән хакыйкатьтә йөргәннәр дә, яраткан көтүчеләр ярдәменә мохтаҗ һәм шундый ярдәмгә лаек.

Дөрес теләкләр

Беренче гасыр мәсихчеләренә үз йөрәкләрен киңәйтергә дигән чакыру белән мөрәҗәгать иткәннәр (2 Коринфлыларга 6:11—13). Мәсихче өлкәннәргә аларга бирелгән көтүче бурычларын үтәгәндә, бу киңәшкә колак салырга кирәк. Алар моны ничек эшли ала? Һәм киләчәктә күбесе көтүчеләр булачак, хезмәттәш ярдәмчеләр турында нәрсә әйтеп була?

Көтүгә фатиха булыр өчен, өлкәннәрне тик бурыч хисе генә дәртләндерергә тиеш түгел. Аларга: «Сездә булган Алла көтүен мәҗбүри түгел, ә теләк һәм Аллага ярашлы итеп, явыз табыш алыр өчен түгел, ә тырышлык белән күзәтеп, көтегез»,— дигән киңәш бирелә (1 Питер 5:2). Димәк, көтүне дөрес көтәр өчен, башкаларга тырышлык белән хезмәт итү теләге кирәк (Яхъя 21:15—17). Сарыкларга нәрсә кирәк икәнен аңларга һәм аларның ихтыяҗларына җавап бирергә әзер булырга кирәк. Башкаларга мөнәсәбәт иткәндә Алла рухының җимешләре кебек билгеле булган искиткеч мәсихче сыйфатларын күрсәтергә кирәк (Галатларга 5:22, 23).

Кайчакта көтүчеләргә кардәшләрнең йортларына барырга кирәк *. Әмма үз йөрәкләрен киңәйткән көтүчеләр хезмәтләренә җаннарын бирәләр. Бу аларның вакыт-вакыт кына көтүче барулары ясавы белән генә чикләнмәгәнен аңлата. Алар көтү көтәргә һәртөрле мөмкинлекләр белән кулланалар.

Башкаларны көтүче булырга әзерләү

Әгәр дә яшенә карамастан кардәш, «башкалар өчен көтүче булырга тырыша икән, ул яхшы эшкә омтыла» (1 Тимәтигә 3:1, ЯД). Күп хезмәттәш ярдәмчеләре җыелышларда өстәмә бурычлар алырга омтылалар. Өлкәннәр мондый кардәшләргә «көтүче булу» тырышлыкларында, бу мөһим адымны ясарга шатлык белән ярдәм итәләр. Шулай итеп, аларны яхшы көтүчеләр булсын өчен әзерлиләр.

Йәһвәнең мәсихчеләр җыелышы Алланың югары нормалары буенча яшәгәнгә күрә, Йәзәкил 34:2—6 да язылганга охшаш булган ялган көтүчеләр аркасында, көчсез калмаган. Анда әйтелгән көтүчеләр Алла өчен җирәнгеч булганнар һәм алар моңа лаек. Алар көтү көтәсе урынга, үзләрен көткәннәр. Алар хәлсезләрне ныгытмаганнар, авыруларны савыктырмаганнар, яралыларга ярдәм күрсәтмәгәннәр, урланганнарны кире алып кайтмаганнар һәм югалганнарны эзләмәгәннәр. Алар көтүчеләргә түгел, ә күбрәк бүреләргә охшаш булганнар һәм сарыкларны җәберләгәннәр. Ташланган сарыклар таралган, алар максатсыз ил гизеп йөргәннәр һәм алар турында беркем дә кайгыртмаган (Йәрәми 23:1, 2; Наум 3:18; Матфей 9:36).

Мәсихче көтүчеләр, тугрылыксыз көтүчеләрдән аермалы буларак, Йәһвә үрнәгенә охшарга тырышалар. Алар сарыкларны рухи «яшел болыннарга» һәм «тыныч суларга» алып барырга ярдәм итәләр. Алар сарыкларны Алла Сүзен дөрес аңларга һәм тормышта кулланырга ярдәм итеп, «дөреслек юлына» юнәлдерергә тырышалар. Алар «укытырга сәләтләре булганга» күрә, моның барысын да уңышлы эшлиләр (1 Тимәтигә 3:2, ЯД).

Гомумән алганда, өлкәннәр җыелыш барган вакытта сәхнәдән торып өйрәтәләр. Әмма алар аерым кешеләрне дә иркен аралашу вакытында өйрәтәләр. Әлбәттә, кемнеңдер киңәш бирү шәхси аралашу вакытында яхшырак килеп чыга, ә кемнеңдер — нотык белән чыгыш ясаганда. Ләкин өйрәтүнең берәр төрендә түбәнрәк сәләтләр булса, бу һәрвакытта да кеше өйрәтүче була алмый дигәнне аңлатмый. Өлкәннәр үзләрендә булган барлык мөмкинлекләрен, шул ук санда көтүче эшен дә кулланып, өйрәтәләр. Бу эшнең өлеше официаль булган чаралар төрендә, мәсәлән көтүче баруларында башкарыла. Ләкин көтүче эшенең зуррак өлешен иркенрәк хәлдә үткәрү мөмкин, һәм бу шулай ук бик зур файда китерә.

Теләсә кайсы вакытта көтүчеләр һәм өйрәтүчеләр

Табиб булып эшләр өчен белем һәм тәҗрибә кирәк. Ләкин пациент шулай ук табибның игелеклеген, аның мәрхәмәтен, кайгыртучанлыгын һәм чын күңелдән уртаклашуын ихтирам итә. Шул ук сыйфатлар яхшы өйрәтүче һәм көтүче буласы килгәннәргә кирәк. Ул бу сыйфатларны һәркөн тормышында күрсәтергә тиеш. Чын өйрәтүче кешеләргә теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер. Гыйбрәтле хикәя 15:23 тә: «Үз вакытындагы сүз нинди яхшы!» — дип әйтелә. «Үз вакытында» — бу нотык белән чыгыш ясау, өйдән-өйгә йөреп вәгазь сөйләү, берәрсе белән Патшалык Залында яисә телефоннан сөйләшү булырга мөмкин. Һәм яхшы көтүче үзенең көтүче баруларында гына түгел, ә теләсә кайсы вакытта кайгыртучан булырга тырыша. Әгәр дә көтүче йөрәген киңәйтсә, ул сарыкларга үз вакытында кирәклеген кайгыртучанлык белән биреп, көтәр өчен һәрбер мөмкинлекне куллана. Шул вакытта ул сарыкларның яратуларына ия була (Марк 10:43).

Хәзер өлкән булып хезмәт итүче Вольфганг, хезмәттәш ярдәмчесе хатыны белән аларның йортларына кунакка килгәнен исенә төшерә. Вольфганг: «Безнең балалар аларга шулкадәр игътибар бирүгә һәм безнең шундый күңелле вакыт үткәрүебезгә бик шатланганнар иде. Алар хәзер дә әле моны искә төшерәләр»,— дип әйтә. Бу хезмәттәш ярдәмчесе башкалар турында кайгыртучан икәнлеген күрсәткән. Ул үз йөрәген киңәйткән.

Авырулар янына бару, аларга дәртләндерә торган сүзләр белән кечкенә хатлар язып җибәрү яисә телефоннан шалтырату, кыскасы, алар турында уйлауларын ничек тә булса күрсәтү —үз йөрәгеңне киңәйтүнең тагын бер мөмкинлеге! Әгәр дә кирәк булса ярдәм тәкъдим итегез. Әгәр дә аларның сөйләп бирергә теләкләре бар икән, игътибар белән тыңлагыз. Алар белән нәрсә дә булса яхшы, сезнең яисә башка җыелышларда теократик тормышында булган кызык вакыйгалар белән уртаклашыгыз. Аларның уй-фикерләрен Йәһвәне яратканнарны көткән искиткеч киләчәккә юнәлдерегез (2 Коринфлыларга 4:16—18).

Көтүче баруларына өстәмә

Әгәр дә көтүче барулар ни өчен кирәк икәнен искә төшерсәк, кардәшләргә официаль көтүче барулар мөһим булса да, бу барулар көтүче эшенә керә торганның тик өлеше генә икәнлеге безгә аңлашыла. Әгәр дә яратучы көтүче үз йөрәген киңәйтә икән, ул теләсә кайсы вакытта да һәм төрле хәлләрдә дә игътибарлы булып кала. Ул кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләр көйли, һәм шуңа күрә кардәшләр аларга авыр булган чакларда явызлыктан куркырга кирәкми, чөнки алар турында ярату белән аларның кардәше, мәсихче көтүче кайгырта икәнен беләләр (Мәдхия 22:4).

Шулай итеп, мәсихче көтүчеләр үз йөрәкләрегезне киңәйтегез. Кардәшләргә чын ярату белән мөнәсәбәт итегез: дәртләндерегез, таяныч бирегез, рухи яктан барлык булган ысуллар белән төзегез. Аларга иманда какшамас булып калырга ярдәм итегез (Колосслыларга 1:23). Әгәр дә сарыкларның көтүчеләре үз йөрәкләрен киңәйтә торган булса, бу сарыклар өчен чын фатиха була һәм алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмыйлар. Алар Давыт кебек Йәһвә йортында күп көннәр торырга теләрләр (Мәдхия 22:1, 6). Яратучан көтүчегә тагын нәрсә теләргә мөмкин?

[Искәрмә]

^ 10 абз. Көтүче баруларын ничек ясарга икәнлеге турындагы киңәшләр түбәндәге мәкаләләрдә бирелә: «Күзәтү манарасы» (рус) 1993 ел, 15 сентябрь, 20—23 битләр һәм 1996 ел, 15 март, 24—27 битләр.

[31 биттәге рамка]

Мәсихче көтүчеләр

• Теләк һәм тырышлык белән хезмәт итәләр.

• Көтүне ашаталар һәм аның турында кайгырталар.

• Башкаларга көтүче булырга ярдәм итәләр.

• Авырулар янына баралар һәм алар турында кайгырталар.

• Теләсә нинди вакытта да кардәшләргә ярдәм итәргә әзер торалар.