Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Патшалык турындагы хакыйкать орлыкларын чәчәбез

Патшалык турындагы хакыйкать орлыкларын чәчәбез

Патшалык турындагы хакыйкать орлыкларын чәчәбез

«Иртән чәч орлыгыңны һәм кич белән дә кулыңа ял бирмә» (ВӘГАЗЬЧЕ 11:6).

1. Хәзерге мәсихчеләр орлыкларны нинди мәгънәдә чәчәләр?

БОРЫНГЫ яһүдләр җәмгыятендә авыл хуҗалыгы мөһим роль уйнаган. Нәкъ шуңа күрә, үзенең барлык кеше тормышын Вәгъдә ителгән җирдә яшәгән Гайсә, авыл хуҗалыгы белән бәйле булган ачык мисаллар китергән. Мәсәлән, Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр вәгазьләүне ул орлык чәчүгә охшаткан (Матфей 13:1—9, 18—23; Лука 8:5—15). Без авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәбезме яисә юкмы, мәсихчеләр өчен рухи орлыклар чәчү безнең көннәргә кадәр иң мөһим булып кала.

2. Безнең вәгазь эшебез ни дәрәҗәдә мөһим һәм бүген аны алып барыр өчен нәрсә эшләнә?

2 Ахыр заманда Изге Язмалар хакыйкатен чәчүдә катнашу — бөек өстенлек. Бу эшнең мөһимлеге Римлыларга 10:14, 15 тә: «Вәгазьләүчесез ничек ишетергә? Әгәр дә җибәрелмәгән булсалар, ничек вәгазьләргә? Язылган: „тынычлык, яхшылык хакындагы яхшы хәбәрне игълан итә торганнарның аяклары нинди гүзәл!“» — дигән сүзләрдә яхшы күрсәтелгән. Хәзер уңай хәл торышын саклап, Алла биргән йөкләмәне бервакытта да булмагандай тырышлык белән үтәү мөһим. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны һәм аны өйрәнер өчен 340 телдә кулланмалар бастырып һәм таратып, бертуктамый эшлиләр. Бу материалны әзерләүдә Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә һәм шулай ук төрле илләрдәге филиалларда 18 000 ирекле хезмәтче катнаша. Һәм алты миллионга якын Шаһитләр бөтен дөнья буенча Изге Язмаларга нигезләнгән шушы әдәбиятны тараталар.

3. Патшалык турындагы хакыйкать орлыкларын чәчү аркасында нәрсәгә ирешелә?

3 Бу тырыш эш нинди җимешләр китерә соң? Бүген күпләр, мәсихчеләрнең барлыкка килгән беренче көннәрдә кебек үк хакыйкатьне кабул итәләр (Ап. эшләре 2:41, 46, 47). Ләкин яңа суга чумдырып алынган вәгазьчеләр санының күплеге түгел, ә бу киң таралган шаһитлыкның Йәһвә исемен данларга һәм аны бердән-бер хакыйкать Алласы икәнен акларга булышуы мөһим (Матфей 6:9). Моннан тыш, Алла Сүзе белән танышканда, күп кешеләр үз тормышларын яхшырталар һәм коткарылуга өмет алалар (Ап. эшләре 13:47).

4. Рәсүлләр аларның вәгазен тыңлаган кешеләр турында ни дәрәҗәдә кайгыртучанлык күрсәтәләр?

4 Рәсүлләр кешеләрнең гомере яхшы хәбәргә бәйле булуын ачыктан-ачык аңлап, аларның вәгазен тыңлаган кешеләр өчен бик нык борчылганнар. Бу Рәсүл Пауалның: «Без, сезгә карата тырышлык белән, сезгә Алланың яхшы хәбәрен генә түгел, ә безнең җаннарыбызны да бирергә теләдек, чөнки сез безгә сөекле булдыгыз»,— дигән сүзләреннән күренә (1 Фессалоникилеләргә 2:8). Кешеләр турында шушындый эчкерсез кайгыртучанлык күрсәтеп, Пауал һәм башкалар бу коткару эшендә якыннан катнашкан Гайсәгә һәм күктәге фәрештәләргә охшарга тырышканнар. Күктәге Алланың хезмәтчеләре Патшалык турындагы хакыйкатьне чәчүдә мөһим роль уйнауларына игътибар итик һәм аларның үрнәкләре буенча безгә үз ролебезне үтәргә ничек ярдәм иткәнен карыйк.

Гайсә — Патшалык турында хакыйкатьне Чәчүче

5. Гайсә җирдә, гомумән алганда, нинди эш белән мәшгуль булган?

5 Камил кеше Гайсәнең, үз замандашларына материаль яктан шактый зур ярдәм итәр өчен барысы да булган. Мәсәлән, ул авырулар турында дөрес булмаган фикерләрне үзгәртергә яисә кешелеккә белемнең башка тармакларында алга атларга ярдәм итә алыр иде. Ләкин ул үз хезмәтенең иң башында ук аның йөкләмәсе яхшы хәбәр вәгазьләүдән торганын ачык итеп аңлаткан (Лука 4:17—21). Ә хезмәтенең ахырында ул: «Мин хакыйкать хакында шаһитлык бирү өчен туганмын һәм дөньяга да шуның өчен килдем»,— дип әйткән (Яхъя 18:37). Шуңа күрә Гайсә Патшалык турында орлыклар чәчү белән мәшгуль булган. Үз замандашларын Алла һәм аның ниятләре турында өйрәтеп, ул аларга башка белемнәрдән мөһимрәк булган белемнәр биргән (Римлыларга 11:33—36).

6, 7. а) Гайсә күккә күтәрелер алдыннан бездә нинди кызыксыну тудыра торган вәгъдә биргән һәм ул аны ничек үти? б) Гайсәнең вәгазь эшенә мөнәсәбәте шәхси сезгә ничек тәэсир итә?

6 Гайсә үзе хакында Патшалык турындагы хакыйкатьне Чәчүче дип әйткән (Яхъя 4:35—38). Ул һәрбер мөмкинлектән файдаланып, яхшы хәбәр орлыкларын чәчкән. Ул хәтта баганага кадакланган килеш тә киләчәктә җирдәге булачак оҗмах турында вәгазьләгән (Лука 23:43). Әмма газап баганасындагы үлем яхшы хәбәр игълан итүдә аның тирән кызыксынуын туктата алмаган. Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә шәкертләренә Патшалык турындагы хакыйкать орлыкларын чәчүне дәвам итәргә һәм шәкертләр әзерләргә йөкләмә биргән. Аннан соң ул бездә зур кызыксыну тудыра алырлык вәгъдә биргән. Гайсә: «Менә, Мин ахыр заманга кадәр һәр көн сезнең белән булам»,— дип әйткән (Матфей 28:19, 20).

7 Бу сүзләр белән Гайсә «ахыр заманга кадәр һәр көн» яхшы хәбәр вәгазьләү эшенә мәҗбүри рәвештә таяныч бирәчәген, аны юнәлдерәчәген һәм саклаячагын күрсәткән. Гайсә бүгенге көнгә кадәр яхшы хәбәр вәгазьләү эше турында шәхси кайгыртучанлык күрсәтә. Ул безнең «Юлбашчыбыз», ул Патшалык турындагы хакыйкать чәчү эше белән җитәкчелек итә (Матфей 23:10, ЯД). Гайсә, мәсихче җыелышының Җитәкчесе буларак, Йәһвә алдында бу бөтендөнья эше өчен җаваплы (Ефеслыларга 1:22, 23; Колосслыларга 1:18).

Фәрештәләр дә яхшы хәбәрне игълан итәләр

8, 9. а) Фәрештәләр кешеләрнең эшләренә эчкерсез кызыксынуны ничек күрсәтәләр? б) Фәрештәләр алдында без театр сәхнәсендә торган кебек, дип нинди мәгънәдә әйтеп була?

8 Йәһвә җирне барлыкка китергәч, фәрештәләр куанганнар һәм «шатлыктан кычкырганнар» (Әюп 38:4—7). Шул вакыттан бирле бу күк затлары кешеләрнең эшләренә карата бик зур кызыксыну күрсәтәләр. Алар аша Йәһвә кешеләргә хәбәрләр тапшырган (Мәдхия 102:20). Бу безнең көннәрдә яхшы хәбәрне вәгазьләүгә карата бик тә гадел. Рәсүл Яхъя аңа биргән ачышта «җирдә яшәүчеләргә, һәм һәркайсы кабиләгә, һәм буынга, һәм телгә, һәм халыкка яхшы хәбәрне сөйләр өчен мәңгелек Инҗиле булган күк уртасында очкан фәрештәне» һәм шул фәрештә «каты тавыш белән Алладан куркыгыз һәм Аны данлагыз, чөнки Аның хөкем сәгате килде дип әйткәнен» күргән (Ачыш 14:6, 7).

9 Изге Язмалар фәрештәләрне «котылуны мирас итеп алучыларга хезмәт итәргә җибәрелә торган хезмәттәш рухи затлар» дип атый (Еврейләргә 1:14). Үз йөкләмәләрен үтәп, фәрештәләрнең безнең һәм безнең эшчәнлегебез артыннан күзәтергә мөмкинлекләре бар. Без, гомуми күзәтү өчен ачык булган театр сәхнәсендә кебек, үзебезнең эшебезне күк тамашачыларының күз алдында үтибез (1 Коринфлыларга 4:9, ХТ). Патшалык турындагы хакыйкать орлыкларын чәчкәндә үзебез генә түгел икәнен белеп, без нинди җаваплылык тойгысы һәм шуның белән нинди ләззәтле дулкынлану сизәбез!

Үз ролебезне әзерлек белән үтибез

10. Вәгазьче 11:6 дагы файдалы киңәшне безнең яхшы хәбәр вәгазьләү эшенә ничек җайлаштырырга мөмкин?

10 Гайсә һәм фәрештәләр безнең эш белән ни өчен шул хәтле кызыксыналар? Моның бер сәбәбен Гайсә: «Мин сезгә әйтәм: Алла фәрештәләре арасында тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен дә шундый шатлык булыр»,— дип аңлаткан (Лука 15:10). Кешеләрдә бу эчкерсез кызыксынуны уртаклашып, без намус белән Патшалык турындагы хакыйкать орлыкларын барлык җирдә таратабыз. Безнең эшчәнлегебезгә Вәгазьче 11:6 да әйтелгән сүзләрне җайлаштырырга мөмкин. Бу шигырьдә Изге Язмалар: «Иртән чәч орлыгыңны һәм кич белән дә кулыңа ял бирмә, чөнки син бу яисә башкасымы уңышлырак буласын, яисә бу һәм башкасы да бертигез яхшы буласын белмисең»,— дип безне чакыра. Һичшиксез, яхшы хәбәрне кабул иткән һәрбер кешегә йөз, яисә мең кабул итмәгәннәр туры килә. Ләкин без дә, «бер гөнаһлы» коткарылу хәбәрен кабул итсә, фәрештәләр кебек шатланабыз.

11. Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны куллану ни дәрәҗәдә нәтиҗәле була ала?

11 Яхшы хәбәр вәгазьләнүе белән күп факторлар бәйле. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре куллана торган Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар зур роль уйныйлар. Бу басмалар күпмедер дәрәҗәдә шулай ук барлык җирдә чәчелә торган орлыкларга охшаш. Без аларның кайда шытым бирүен белмибез. Кайчакта берәрсе аларны укыганчыга кадәр басмалар кулдан кулга күчәләр. Гайсә һәм фәрештәләр, бу басмалар яхшы йөрәкле кешеләр кулына эләксен өчен, кайбер очракларда вакыйгалар белән җитәкчелек итәргә мөмкин. Түбәндә Йәһвә җитәкчелеге аркасында һәм кешеләр белән калдырылган әдәбият ярдәмендә ничек көтелмәгән һәм могҗизалы нәтиҗәләргә ирешелгән берничә вакыйга китерелә.

Чын Алланың эше

12. Бер гаиләгә иске журнал Йәһвәне белергә ничек ярдәм иткән?

12 1953 елда Роберт, Ләйлә һәм аларның балалары зур шәһәрдән Пенсильвания штатындагы бер авылның районына күченгәннәр һәм иске фермер йортына урнашканнар. Күченгәннән соң, озакламыйча Роберт баскыч астында ванна бүлмәсе җиһазларга уйлаган. Берничә тактаны каерып алганнан соң, ул тычканнарның стена артына кәгазь кисәкләре, чикләвек кабыгы һәм башка чүп-чар китергәннәрен күргән. Боларның барысы арасында «Алтын гасыр» дигән журнал яткан. Робертны бигрәк тә балалар тәрбияләүгә багышланган мәкалә кызыксындырган. Моннан тыш, ул Изге Язмаларга нигезләнгән ачык җитәкчелек белән гаҗәпләнеп, Ләйләгә без «„Алтын гасыр“ диненә» кушылабыз дип әйткән. Берничә атна узгач, аларга Йәһвә Шаһитләре килгәннәр, ләкин Роберт аларга аның гаиләсен «„Алтын гасыр“ дине» генә кызыксындыра дип әйткән. Шаһитләр «Алтын гасыр» дигән журналның хәзер «Уяныгыз!» дип аталганын аңлатканнар. Роберт белән Ләйлә шаһитләр белән Изге Язмаларны даими рәвештә өйрәнә башлаганнар һәм нәтиҗәдә суга чумып алганнар. Алар, үз чиратларында, хакыйкать орлыкларын үз балаларына чәчкәннәр һәм мул уңыш җыйганнар. Бүген бу гаиләнең 20 дән артык әгъзасы, шул ук санда Роберт һәм Ләйләнең барлык җиде баласы да суга чумган Йәһвә Алла хезмәтчеләре.

13. Пуэрто-Рикодагы бер гаилә парын Изге Язмалар белән кызыксынырга нәрсә дәртләндергән?

13 40 ел элек Пуэрто-Рикодан ирле-хатынлы Уильям һәм Эйдуне Изге Язмалар өйрәнүе бер дә кызыксындырмаган. Һәрчак Йәһвә Шаһитләре аларның ишекләренә шакыганда алар өйдә булмамышка салышканнар. Бер тапкыр Уильям, өй ремонтларга кирәкле материал табар өчен, ташландык әйберләр саклана торган урынга барган. Инде китәргә әзерләнгәндә, ул зур чүп-чар багында ачык сары-яшькелт тышлы китап күргән. Бу «Дин» дигән китап 1940 елда Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган булган. Уильям китапны өйгә алып кайткан һәм чын дин белән ялган дин арасындагы аерма турында укыган; бу тема аны бик нык кызыксындырган. Йәһвә Шаһитләре икенче тапкыр килгәч, Уильям белән Эйда аларны шатлык белән тыңлаганнар һәм алар белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнар. Берничә ай үткәч, алар «Алла ихтыяры» дигән халыкара конгресста суга чумып алганнар. Шул вакыттан башлап, аларның ярдәме белән 50 дән артык кеше мәсихче кардәшлеккә кушылган.

14. Бер вакыйга күрсәткәнчә, безнең Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятыбыз ярдәмендә нәрсәгә ирешергә мөмкин?

14 Унбер яшьлек Карл бераз шаян булган. Ул һәрвакыт берәр нинди хәлгә очраган. Аның әтисе немец методист чиркәвенең вәгазьчесе, аңа начар кешеләр үлгәннән соң тәмугъта яналар дип әйтә торган булган. Шуңа күрә Карл тәмугътан бик нык курыккан. Бер тапкыр 1917 елда ул урамда яткан информацион кәгазь күргән һәм аны үзенә алган. Карлның игътибарын «Тәмугъ нәрсә ул?» дигән сорау җәлеп иткән. Бу Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең, хәзер Йәһвә Шаһитләре дип аталган, тәмугъ турындагы лекциягә чакыруы иде. Бер елга якын үткәч, Изге Язмалар өйрәнүгә багышланган берничә дәрестән соң, Карл суга чумган һәм шулай итеп Изге Язмаларны Өйрәнүчеләргә кушылган. 1925 елда аны Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья төп идарәсенә эшләргә чакырганнар һәм ул анда әле бүген дә хезмәт итә. Шулай итеп, урамда тапкан бер бит кәгазьдән 80 елдан артык вакыт дәвамында бара торган мәсихче тормышы башланган.

15. Йәһвә үз ихтыяры буенча нәрсә эшли ала?

15 Бу вакыйгаларда фәрештәләр катнашалармы яисә юкмы һәм катнашсалар ни дәрәҗәдә икәнен кешеләр белә алмыйлар. Шулай да без Гайсә һәм фәрештәләр вәгазьләүдә катнашканына һәм Йәһвә вакыйгаларны үз ихтыяры буенча юнәлдерә алуына шикләнмәскә тиеш. Бу һәм башка күп вакыйгалар кешеләргә калдырган безнең әдәбият күпме яхшылык эшли ала икәнен күрсәтә.

Безгә хәзинә тапшырылган

16. 2 Коринфлыларга 4:7 дән без нәрсә белә алабыз?

16 Рәсүл Пауал «балчык чүлмәкләрдәге» «хәзинә» турында әйткән. Бу хәзинә Алла тарафыннан бирелгән йөкләмә — вәгазьләүне, ә балчык чүлмәкләр Йәһвә бу хәзинәне тапшырган кешеләрне сурәтли. Бу кешеләр камил түгел һәм аларның мөмкинлекләре чикләнгән, шуңа күрә әгәр дә аларга шундый йөкләмә бирелә икән, Пауал сүзләре буенча, «кирәгеннән артык көч безгә түгел, ә Аллага язылырга» тиеш (2 Коринфлыларга 4:7). Әйе, Йәһвә безгә бу тапшырылган эшне үтәр өчен кирәк булган көчне бирәчәгенә без ышана алабыз.

17. Патшалык турындагы орлыкларны чәчкәндә без нәрсә белән очрашачакбыз һәм безгә шуңа да карамастан, ни өчен уңай караш сакларга кирәк?

17 Безгә еш кына авырлыклар алдында тукталып калмаска туры килә. Теге яисә башка бүленгән урыннарда вәгазь эшен алып барырга авыр һәм бу уңайсызлыклар белән бәйле булырга мөмкин. Кайбер урыннарда күпчелек кешеләр яхшы хәбәргә ваемсызлык күрсәтәләр яисә хәтта дошманнарча карыйлар. Бәлкем, мондый урыннарда күп көч куеладыр, әмма барысы да бушка кебек тоеладыр. Әмма әгәр дә безнең хезмәт итүебез белән шул хәтле күп нәрсәләр бәйләнгән икән, көчебезне кызганып торасы юк. Исегездә тотыгыз: сез чәчкән орлыклар, кешеләргә хәзер үк бәхет китерә ала һәм киләчәктә мәңгелек тормыш бирергә мөмкин. Мәдхия 125:6 да: «Елау белән орлыкларын алып барган үз көлтәләрен күтәреп, шатлык белән кире кайтыр»,— дигән сүзләр күп тапкыр дөрес булганнар.

18. Без даими рәвештә үзебезнең хезмәтебезне ничек күзәтергә тиеш һәм ни өчен моны эшләргә кирәк?

18 Патшалык турындагы хакыйкатьне мул итеп чәчәр өчен, һәрбер уңайлы мөмкинлектән файдаланыйк. Әйдәгез, без утыртып су сипсәк тә, Йәһвә үстергәнен онытмыйк (1 Коринфлыларга 3:6, 7). Ләкин Йәһвә бездән дә Гайсә һәм фәрештәләр үз өлешләрен эшләгән кебек үз эшебезне тулысынча башкаруыбызны көтә (2 Тимәтигә 4:5). Даими рәвештә ничек итеп өйрәтүебезне, шулай ук үзебезнең хәлебезне күзәтик һәм хезмәт итүебездә тырыш булып калыйк. Ни өчен? Пауал: «Шулай эшләп үзеңне дә һәм сине тыңлаганнарны да коткарырсың»,— дип җавап бирә (1 Тимәтигә 4:16).

Без нәрсә белдек?

• Безнең орлык чәчүебез нинди яхшы җимешләр китерә?

• Гайсә Мәсих һәм фәрештәләр бүген яхшы хәбәрне игълан итүдә ничек катнашалар?

• Патшалык турындагы хакыйкать орлыкларын ни өчен мул чәчәргә кирәк?

• Каршы килүләр һәм ваемсызлык белән очрашканда, хезмәт итүебезне дәвам итәргә безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Хәзерге мәсихчеләр борынгы Исраилнең игенчеләре кебек Патшалык турындагы орлыкларны мул итеп чәчәләр.

[26 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Шаһитләре 340 телдә Изге Язмаларга нигезләнгән бик күп төрле басмалар бастырып чыгаралар һәм тараталар.