Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезнең өстән куелганнарны ихтирам итегез

Сезнең өстән куелганнарны ихтирам итегез

Сезнең өстән куелганнарны ихтирам итегез

«Барысын да ихтирам итегез, кардәшлекне яратыгыз, Алладан куркыгыз, патшаны хөрмәтләгез» (1 ПИТЕР 2:17).

1, 2. Кешеләр бүген хакимлеккә ничек мөнәсәбәт итәләр? Ни өчен?

БЕР ана: «Балалар бер дә сүз тыңламыйлар. Ата-аналарга бернинди дә хөрмәт юк»,— дип зарлана. Автомобильнең бамперына ябыштырылган кәгазьдә: «Хакимиятне сорау астына куй»,— дип язылган. Бу бүгенге, сезгә бәлки билгеле булган, хәлне күрсәтә торган ике фикер генә. Бөтен дөньяда ата-аналарны, укытучыларны, башлыкларны һәм хөкүмәт чиновникларын хөрмәт итмәү киң таралган.

2 Кемдер иңбашын сикертеп куяр да һәм: «Ләкин хакимият алганнар минем хөрмәтемә лаек түгел бит»,— дип әйтер. Кайчакта моның белән ризалашмавы авыр. Һәрвакыт диярлек без ришвәт биреп сатып ала торган хөкүмәт чиновниклары, комсыз башлыклар, белемсез укытучылар һәм шәфкатьсез ата-аналар турында ишетәбез. Бәхеткә каршы, мәсихчеләрнең кайберләре генә җыелышларда хакимият бирелгәннәрне мондый кешеләр исәбенә кертә (Матфей 24:45—47).

3, 4. Мәсихчеләргә хакимлек бирелгәннәргә хөрмәт күрсәтү ни өчен кирәк?

3 Мәсихчеләр буларак, безгә дөньяви хакимият бирелгән кешеләрне хөрмәт итәргә «кирәк». Рәсүл Пауал мәсихчеләрне «югары хакимиятләргә буйсынучан булырга, чөнки Алладан булмаган хакимият юк; яшәп килүче хакимиятләр исә Алла тарафыннан урнаштырылган» дип чакырган (Римлыларга 13:1, 2, 5; 1 Питер 2:13—15). Моннан тыш, Пауал гаиләдәге хакимияткә буйсыну өчен: «Хатыннар, үзегезнең ирләрегезгә әдәплечә Раббида буйсыныгыз. Балалар, ата-анагызга һәрбер нәрсәдә дә тыңлаучан булыгыз, чөнки моны Рабби яхшы күрә»,— дигән нигезле дәлил китергән (Колосслыларга 3:18, 20). Җыелышның өлкәннәре ихтирамга лаек, чөнки «Изге рух аларны Алланың җыелышын көтәр өчен, көтүчеләр итеп куйган» (Ап. эшләре 20:28, ЯД). Без Йәһвәне хөрмәт иткәнгә күрә, кешеләр хакимиятен ихтирам итәбез. Ә Йәһвә хакимиятен ихтирам итү безнең өчен һәрвакыт барыннан да мөһимрәк (Ап. эшләре 5:29).

4 Йәһвәнең иң югары хакимияткә ия икәнен истә тотып, хакимияткә ия булганнарны хөрмәтләгән һәм хөрмәтләмәгәннәрнең мисалларын карап китик.

Хөрмәтләмәү хөкем итүгә алып бара

5. Милхулә Давытка үзенең хөрмәт итмәвен ничек күрсәткән һәм нәтиҗәдә нәрсә булган?

5 Давыт патша тормышыннан без, Алла биргән хакимиятне хөрмәт итми торучыларына Йәһвәнең нинди мөгамәлә күрсәткәнен күрәбез. Килешү сандыгын Давыт боерыгы буенча Иерусалимга алып килгәндә, аның хатыны Милхулә «Ходай алдында сикерүче һәм бии торган патшаны күргәч, аны үз йөрәгендә түбәнсеткән». Милхулә Давытны гаилә башлыгы да һәм шулай ук патша итеп тә танырга тиеш булган. Ләкин ул Давыттан көлеп: «Бүген Исраил патшасы берәр буш кеше ялангач калган кебек, үз колларының кол хатыннары алдында чишенеп, ничек кызык итте!» — дип үз тойгыларын чагылдырган. Шуңа күрә Милхуләнең балалары булмаган (2 Патшалык 6:14—23).

6. Йәһвә үзенең майланганнарына Корахның хөрмәт күрсәтмәвен ничек бәяләгән?

6 Алла билгеләгән теократик җитәкчелеккә күзгә бәреп торган хөрмәтсезлек мисалы булып, Корах торган. Ул Кааф улларының берсе булган һәм чатыр янында Йәһвәгә хезмәт иткән. Нинди хөрмәт! Ләкин ул Алла сайлаган Исраил җитәкчеләре Муса белән Һарунга бәйләнә башлаган. Корах һәм аның җинаятьтәшләре, Исраил башлыклары Муса һәм Һарунга: «Барыбыз да җәмгыять, барыбыз да изге, һәм алар арасында да Ходай! Ни өчен соң сез үзегезне Ходай халкыннан югарырак куясыз?» — дип тупас итеп әйткәннәр. Йәһвә Корахның һәм аның җинаятьтәшләренең тәртибенә нинди бәя биргән? Йәһвә моңа үзен хурлый торган хәл итеп караган. Алар артыннан баручыларны җир йоткач, Корах һәм 250 башлык Йәһвәдән төшкән утта янганнар (Саннар 16:1—3, 28—35).

7. «Югары рәсүлләрнең» Пауалның хакимлеген тәнкыйтьләр өчен нигезләре булганмы?

7 Беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышында шулай ук теократик хакимиятне санга сукмый торган кешеләр булган. Мәсәлән, Коринф шәһәре җыелышындагы «югары Рәсүлләр» Пауалга хөрмәтсез мөгамәлә күрсәткәннәр. Алар аның оратор сәләтен: «Үзе монда булганда күренексез һәм аның нотыгы да әһәмиятсез»,— дип тәнкыйтьләгәннәр (2 Коринфлыларга 10:10; 11:5). Пауал нинди генә оратор булмаса да, ул, рәсүл буларак хөрмәткә лаек булган. Һәм аның нотыгы «әһәмиятсез» булган микән? Изге Язмаларда язылган халык алдындагы аның чыгышлары, ул бик тә ышандырырлык сөйләве турында шаһитлык бирәләр. Мәсәлән, Пауал «яһүди... барлык бәхәсләр белгече» Ирод Агриппа II белән сөйләшкәннән соң, патша: «Тагын аз гына һәм син мине мәсихче булырга күндерерсең»,— дип таныган (Ап. эшләре 13:15—43; 17:22—34; 26:1—28, ЯД). Һәм моңа да карамастан, Коринф «югары Рәсүлләре» аны сөйли белмәвендә гаепләгәннәр! Йәһвә мондый фикер йөртүләргә ничек караган? Гайсә Мәсих Ефес җыелышының күзәтчеләренә язган хатында «рәсүлләр дип үзләрен атаганнар, ә алар андый булмаганнарның» тәэсиренә бирешмәгән кешеләр турында яхшылык белән әйткән (Ачыш 2:2).

Камилсезлекләренә карамастан — хөрмәт

8. Йәһвә Саулга биргән хакимлекне хөрмәт итүен Давыт ничек күрсәткән?

8 Изге Язмаларда хакимият алганнарны, хәтта алар аның белән законсыз кулланганда да хөрмәт иткән кешеләрнең мисаллары күп. Шундый мисалларның берсе — Давыт. Ул Саул патшага буйсынган һәм Саул Давытның уңышларына көнләшә башлаган һәм аны үтерергә тырышкан (1 Патшалык 18:8—12; 19:9—11; 23:26). Ләкин Саулны үтерергә мөмкинлек булуына карамастан, Давыт: «Ходай миңа исә Ходайның майланганына кулымны күтәрергә ирек бирмәсен»,— дип әйткән (1 Патшалык 24:4—7; 26:7—13). Давыт Саул хак түгел икәнен белгән, ләкин аны хөкем итәргә Йәһвәгә биргән (1 Патшалык 24:13, 16; 26:22—24). Ул Саулга нәфрәт белән карамаган һәм аның белән хөрмәт күрсәтеп сөйләшкән.

9. а) Саул ягыннан начар мөгамәләне кичереп, Давыт нәрсә сизгән? б) Давытның Саулны чыннан да хөрмәт иткәнен без кайдан беләбез?

9 Начар мөгамәләгә түзеп, Давыт азапланганмы соң? Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп: «Көчлеләр минем җанымны эзлиләр»,— дип кычкырган (Мәдхия 53:5). Давыт Йәһвәгә бөтен йөрәгеннән: «Дошманнарымнан мине коткар, Аллам минем!.. көчлеләр минем өстемә җыелалар, минем җинаятем һәм гөнаһым өчен түгел, Ходаем; минем гаебем булмаса да йөгерешеп килеп җыелалар һәм коралланалар; миңа ярдәмгә күтәрел һәм кара»,— дип әйткән (Мәдхия 58:2—5). Сезгә дә хакимият алган кеше кебек, аңа бернинди дә начарлык эшләмәгән булсагыз да, сезгә күңелсезлекләр китергәндә шуңа охшаш хисләр тойганыгыз булдымы? Шуңа карамастан, Давыт Саулга кирәкле хөрмәт күрсәткән. Саул үлгәч, Давыт шатланмаган, ә көенечле җыр язган: «Саул һәм Ионафан, үз тормышларында ягымлылар һәм ризалылар... алар бөркеттән тизрәк һәм арсланнардан көчлерәк булганнар. Исраил кызлары! Саул хакында елагыз» (2 Патшалык 1:23, 24). Саул Давытка гаделсез азаплар китерүенә карамастан, Давыт безгә Йәһвәнең майланганына чын хөрмәт күрсәтүнең нинди искиткеч үрнәген биргән!

10. Пауал Җитәкче советка Йәһвә биргән хакимиятне хөрмәт итүенең нинди искиткеч үрнәген күрсәткән һәм нәтиҗәдә бу нәрсәгә китергән?

10 Мәсихчеләр арасында шулай ук Алладан хакимият алганнарга хөрмәт күрсәтүчеләр булган. Мәсәлән, Пауалны алыйк. Ул беренче гасырдагы Җитәкче совет кабул иткән карарларны хөрмәт иткән. Пауал соңгы тапкыр Иерусалимда булганда, Җитәкче совет, башкаларга ул Муса канунына нәфрәт белән карамаганын күрсәтер өчен, аңа церемониаль итеп чистаруны тәкъдим иткән. Ә Пауалның болай дип уйлавы мөмкин иде: «Башта минем тормышым куркыныч астында булганда, бу кардәшләр миңа Иерусалимнан китәргә боердылар. Ә инде хәзер алар миңа бөтен халык алдында Муса канунын хөрмәт иткәнемне күрсәтүемне телиләр. Мин галатлыларга Канун буенча яшәргә кирәкми дип язган идем. Әгәр дә мин гыйбадәтханәгә барсам, мине дөрес аңламаулары мөмкин, мин сөннәткә утыртылганнар белән килешү төзедем дип уйларлар». Әмма ләкин Пауал, күрәсең, алай уйламаган. Аннан мәсихчеләр принципларын бозу таләп ителмәгәнгә күрә, ул беренче гасыр Җитәкче советның киңәшен кабул иткән һәм шуның белән ул советның карарын хөрмәт иткән. Шуннан соң Пауалны ачуы кабарган яһүд төркеменнән коткарырга туры килгән һәм соңыннан ул ике ел төрмәдә үткәргән. Шулай да нәтиҗәдә Алла ихтыяры үтәлгән. Пауал Кайсәриядә зур урында утыручы чиновникларга вәгазьләгән, ә соңыннан аны хөкүмәт акчасына Римга китергәннәр һәм ул анда цезарьга шаһитлык биргән (Ап. эшләре 9:26—30; 21:20—26; 23:11; 24:27; Галатларга 2:12; 4:9, 10).

Сез хөрмәт күрсәтәсезме?

11. Дөньяви хакимияткә без хөрмәтебезне ничек күрсәтә алабыз?

11 Сез хакимият кешеләренә кирәкле хөрмәт күрсәтәсезме? Мәсихчеләргә «һәркемгә тиешлесен ...кемгә хөрмәт — хөрмәт күрсәтергә» боерык бирелә. Безнең «югары хакимиятләргә» буйсыну салым түләүдә генә түгел, ә аларга үзебезнең хөрмәтебезне тәртибебез һәм сөйләшүебез белән дә күрсәтүдән тора (Римлыларга 13:1—7). Ә хөкүмәт чиновниклары безнең белән каты итеп мөгамәлә итсәләр? Мексиканың Чьяпас штатындагы бер торак пунктында хакимиятләр Йәһвә Шаһитләренең 57 гаиләсе билгеләнгән дини бәйрәмнәрдә катнашмаганнары өчен, аларның яшелчә утырта торган җирләрен көчләп тартып алганнар. Бу проблеманы чишәр өчен оештырылган җыелышларда, чиста һәм пөхтә киенгән Шаһитләр һәрчакта дәрәҗә һәм хөрмәт белән сөйләгәннәр. Елдан артык вакыт үткәч, бу эш Шаһитләр файдасына карар ителгән. Бу җыелышларны күзәткән кешеләрнең кайберләре Шаһитләрне шундый хөрмәт итә башлаганнар, хәтта үзләре дә Йәһвә Шаһитләре булырга теләгәннәр!

12. Аллага ышанмаган ирне ни өчен «тирән хөрмәтләргә» кирәк?

12 Ә гаиләдә Алла хакимлек биргәннәргә ничек хөрмәт күрсәтергә? Рәсүл Питер Гайсәнең явызлык аша түземлек белән үткән үрнәген һәрьяктан карап: «Шулай ук сез дә хатыннар ирләрегезгә буйсыныгыз, аларның сүзгә итагать итмәүчеләре, үз хатыннарының яшәүләре белән, сезнең саф, Алладан куркучан яшәвегезне [«сезнең саф тәртибегезне һәм тирән хөрмәтегезне», ЯД] күргәч, сүзсез алынган булсыннар»,— дип язган (1 Питер 3:1, 2; Ефеслыларга 5:22—24). Питер хатынга иренә «тирән хөрмәт» белән буйсынырга, хәтта ире моңа лаек булмаган кебек тоелса да, ни дәрәҗәдә мөһим икәненә басым ясый. Хатынның хөрмәт итүе Аллага ышанмаган ирнең йөрәген буйсындырырга мөмкин.

13. Хатыннар ирләренә ничек хөрмәт күрсәтә алалар?

13 Бу шигырьләрнең контекстында Питер безнең игътибарыбызны, ире Ибраһимның иманы искиткеч үрнәк булып торган, Сара үрнәгенә юнәлдерә (Римлыларга 4:16, 17; Галатларга 3:6—9; 1 Питер 3:6). Аллага ышанган ир, имансызга караганда хөрмәткә азрак лаекмы? Әгәр дә сез ирегез белән берәр нәрсә буенча риза булмасагыз, нәрсә эшләргә? Гайсә бу чорда ярашлы булган: «Кем дә булса сине үзе белән бергә бер чакрым барырга мәҗбүр итсә, аның белән ике чакрым бар»,— дип киңәш бирә (Матфей 5:41). Сез ирегезнең теләге буенча эшләп, аңа хөрмәт күрсәтәсезме? Бу сезгә үти алмаслык тоелса, аның белән үз хисләрегезне уртаклашыгыз. Ул болай да сезнең фикерегезне белә дип уйламагыз. Ләкин үзегезнең теләкләрегезне хөрмәтле итеп белдерегез. Изге Язмалар: «Сезнең сүзегез һәрчакта, сезгә һәрберсенә ничек җавап бирергә белер өчен, тоз белән тәмләтелгән, рәхәтлек белән булсын»,— дип безгә үгет-нәсихәт бирә (Колосслыларга 4:6).

14. Ата-ананы хөрмәт итү нәрсәне аңлата?

14 Ә сезгә балалар нәрсә эшләргә? Алла Сүзе: «Балалар, ата-анагызга Раббида итагать итегез, чөнки моны гаделлек таләп итә. „Атаңны һәм анаңны хөрмәт ит“,— бу вәгъдә белән беренче васыять»,— дип әмер итә (Ефеслыларга 6:1—3). Билгеләп куегыз: «Атаны һәм ананы хөрмәт итү» бу ата-ананың сүзен тыңлауны аңлата. «Хөрмәт итәргә» дигән фигыль белән тәрҗемә ителгән Грек сүзе «югары бәя бирергә» яисә «кадерен белергә» дигән мәгънәне аңлата. Шуңа күрә, тыңлаучан булыр өчен, ата-ананың сезгә акылга сыймаган кебек тоелган кагыйдәләренә теләр-теләмәс кенә буйсыну аз. Алла сезнең ата-анагызга хөрмәт күрсәтүегезне һәм алар җитәкчелегенең кадерен белүегезне тели (Гыйбрәтле хикәя 15:5).

15. Балаларга хәтта алар фикеренчә ата-ана хата эшләгәндә дә аларга карата хөрмәтне сакларга нәрсә ярдәм итә?

15 Ә әгәр дә ата-анагыз шундый эшләр эшли, хәтта моннан соң да аларны хөрмәт итүе авыррак булса? Барлык булганына аларның күзләре белән карарга тырышыгыз. Алар сезне «барлыкка китергәннәр» һәм сезнең турыда кайгыртучанлык күрсәткәннәр бит (Гыйбрәтле хикәя 23:22). Аларны сезгә карата яратулары рухландырмый микән? (Еврейләргә 12:7—11). Ата-анагызга хөрмәт күрсәтеп сөйләшеп алыгыз һәм үз тойгыларыгыз турында аларга басынкы рухта сөйләгез. Сезгә аларның җаваплары ошамаса да, алар белән хөрмәт күрсәтмичә сөйләшүдән үз-үзегезне тыегыз (Гыйбрәтле хикәя 24:29). Давыт Саулны, ул хәтта Алла боеруларына каршы эшләгәндә дә, хөрмәтләгәнен истә тотыгыз. Хисләрегезне тыеп калыр өчен Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Давыт: «Аның алдында йөрәк серләрегезне белдерегез: Алла безгә сыеныр урын»,— дип әйткән (Мәдхия 61:9; Йәрәминең елавы 3:25—27).

Үз өсләренә җитәкчелек алганнарны хөрмәт итегез

16. Ялган укытучылар һәм фәрештәләр үрнәгендә нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Җыелышның өлкәннәре изге рух белән билгеләнә, ләкин алар камил түгел һәм хаталар эшлиләр (Мәдхия 129:3; Вәгазьче 7:20; Ап. эшләре 20:28; Якуп 3:2). Шуңа күрә җыелышларда кемдер өлкәннәр белән канәгать булмаска мөмкин. Әгәр дә җыелышларда нәрсә дә булса тиешенчә эшләнмәсә, яисә безгә һич булмаса шулай тоелса, нәрсә эшләргә? Беренче гасырның ялган укытучыларына һәм фәрештәләрнең үзләрен ничек төрлечә тотуларына, игътибар итегез: «[Ялган укытучылар] әдәпсезләр, үз дигәнчә генә эш итәргә яратучаннар һәм югарыдагыларны яманларга курыкмыйлар, ә Фәрештәләр алардан куәт һәм ныклык белән югарырак була торып, Ходай алдында [«Йәһвәне хөрмәт иткәнгә күрә», ЯД] аларга шелтәле хөкемне әйтмиләр» (2 Питер 2:10—13). Ялган укытучылар беренче гасырның мәсихче җыелышларында хакимлек бирелгән «югарыдагыларны», ягъни өлкәннәрне яманлаганнар, ә фәрештәләр бу ялган кардәшләр арасындагы бердәмлекне җимергән укытучыларны яманламаганнар. Кешеләрдән югарырак торган һәм алар белән чагыштырганда ныграк үскән гаделлек хисенә ия булган фәрештәләргә җыелышларның нинди хәлдә булуы билгеле булган. Шулай да, «Йәһвәне хөрмәт иткәнгә күрә» алар хөкемне Аллага калдырганнар (Яһүд 9; Еврейләргә 2:6, 7).

17. Кемдер өлкәннәр хак түгел дип санаганда иман нинди роль уйный?

17 Әгәр нәрсә дә булса тиешенчә итеп эшләнмәсә, без Гайсә Мәсихкә — мәсихчеләр җыелышының тере Башлыгына ышанырга тиеш түгел мени? Аның бөтендөнья җыелышының хәле аңа билгеле түгел мени? Безгә аның проблемаларны чишү ысулына хөрмәт күрсәтергә һәм барысы да аның кулында икәнен икърар итәргә кирәк түгел мени? «Үз якыннарыбызны хөкем итәргә» без кем? (Якуп 4:12; 1 Коринфлыларга 11:3; Колосслыларга 1:18). Әгәр дә безне нәрсә дә булса борчый икән, моны догада Йәһвәгә сөйләсәң ни булыр иде?

18, 19. Әгәр дә сез өлкән хата эшләгән дип саныйсыз икән нәрсә эшләргә?

18 Кеше камил булмаганга күрә, проблемалар яисә авырлыклар барлыкка килергә мөмкин. Хәтта өлкәннәрнең дә хата ясаган очраклары булгалый һәм бу кемне булса да борчый. Уйламыйча эшләп, хәлне төзәтеп булмый. Моннан бу көчәергә генә мөмкин. Рухи үткенлеккә ия булган кешеләр Йәһвәнең үзе кирәк вакытта эшне төзәткәнен һәм кешене ул ничек тели шулай акылга утыртканын көтәрләр (2 Тимәтигә 3:16; Еврейләргә 12:7—11).

19 Әгәр дә сезне нәрсә дә булса нык борчый икән, нәрсә эшләргә? Башкалар белән җыелышта бу проблема буенча фикер алышу урынына, өлкәннәрдән хөрмәт белән ярдәм сорасаң нәрсә булыр иде? Беркемне дә тәнкыйтьләмичә, үзегезне нәрсә борчыганны сөйләгез. Өлкәннәргә карата һәрвакыт «кызганучан» булыгыз һәм аларга ышанып, хөрмәт саклагыз (1 Питер 3:8). Мыскыл итеп сөйләшүдән баш тартыгыз һәм аларның мәсихче тәҗрибәсенә таяныгыз. Рәхмәт белән алардан Изге Язмаларга нигезләнгән дәртләндерү сүзләрен кабул итегез. Ә хәлне төзәтер өчен, әгәр дә ниндидер чаралар күрергә кирәк булса, Йәһвә җитәкчелегендәге өлкәннәрнең дөрес һәм гадел эшләячәгеенә ышанып торыгыз (Галатларга 6:10; 2 Фессалоникилеләргә 3:13).

20. Чираттагы мәкаләдә нәрсәне карап тикшерербез?

20 Ләкин безгә хакимлек бирелгәннәргә намус һәм хөрмәт күрсәтү соравының тагын бер ягын карарга кирәк. Хакимлек бирелгәннәр аларның кайгыртуына ышанып тапшырганнарны хөрмәт итәргә тиеш түгелме? Моны икенче мәкаләдә һәрьяктан карарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Сез дә хакимият бирелгәннәрне хөрмәт итәр өчен нинди төпле нигезләр бар?

• Алла биргән хакимиятне хөрмәт итмәгәннәргә Йәһвә һәм Гайсә ничек карый?

• Хакимият бирелгәннәрне хөрмәт итүдә кем яхшы үрнәк күрсәткән?

• Әгәр дә безнең өстән куелган, безнең фикеребезчә, хата эшләнгән булса нәрсә эшләргә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Сара Ибраһимның хакимиятен тирән хөрмәт иткән һәм бәхетле булган.

[9 биттәге иллюстрация]

Милхулә Давытка гаилә башлыгына һәм патшага кебек хөрмәт күрсәтмәгән.

[10 биттәге иллюстрация]

«Ходай миңа исә Ходайның майланганына кулымны күтәрергә ирек бирмәсен».

[12 биттәге иллюстрация]

Үзеңнең борчылуыңны Йәһвәгә догада сөйләсәң ни булыр иде?