Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез исә барыгыз да кардәшләр

Сез исә барыгыз да кардәшләр

Сез исә барыгыз да кардәшләр

«Сез үзегезне остаз дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки бер генә чын Остаз бар, сез исә барыгыз да кардәшләр» (МАТФЕЙ 23:8, ХТ).

1. Нинди сорау безнең игътибарга лаек?

КӨНЧЫГЫШ илләренең берсендә яшәүче мәсихче хатын-кыз Австралиядән килгән миссионердан: «Кемгә күбрәк хөрмәт күрсәтергә кирәк: миссионергамы яисә Вефильдә эшләүчегәме?» — дип сораган. Аның чит илдән килгән миссионернымы яисә Күзәтү Манарасы Җәмгыятеның филиалында хезмәт итүче җирле кардәшнеме күбрәк хөрмәт итәргә кирәк икәнен беләсе килгән. Класс аермаларына зур әһәмият бирелә торган җәмгыятьнең фикер йөртүен чагылдырган эчкерсез сорау миссионер өчен бер дә көтелмәгән булган. Ләкин «кем зуррак?» дигән сорау кемнең югарырак дәрәҗә алып торуын, кемнең тәэсире һәм хакимияте зуррак икәнен белү теләге белән бәйле булуын билгеләр өчен әйтелгән булган.

2. Безгә имандашларыбызга ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

2 Мондый сорау инде күптән күтәрелгән булган. Хәтта Гайсә шәкертләре дә алар арасында кем зуррак икәне турында һәрвакыт бәхәсләшкәннәр (Матфей 20:20—24; Марк 9:33—37; Лука 22:24—27). Алар иҗтимагый классларга шулай ук шактый зур әһәмият бирелә торган беренче гасырның Яһүди җәмгыятендә яшәгәннәр. Шундый җәмгыятьне күз алдында тотып, үз шәкертләренә Гайсә: «Сез үзегезне остаз дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки бер генә чын Остаз бар, сез исә барыгыз да кардәшләр»,— дип үгет-нәсихәт биргән (Матфей 23:8, ХТ). Изге Язмаларның белгече Альберт Барнз билгеләгәнчә, дини титул, мәсәлән, «остаз» дигәнне аңлата торган «рабби», «аны алган кешедә горурлану һәм өстенлек тойгысы һәм аны алмаган кешеләрдә көнчелек, ә шулай ук, „икенче сорт“ тойгысы тудыра. Бу титулның асылы тулысынча, „Мәсихтәге гадилеккә“ капма-каршы килә». Шуңа күрә мәсихче күзәтүчеләргә «өлкән» сүзен мактаулы титул дәрәҗәсендә кулланып, «фәлән өлкән» дип мөрәҗәгать итмиләр (Әюп 32:21, 22). Шул ук вакытта Гайсә биргән үгет-нәсихәт рухы буенча тормышларын алып бара торган өлкәннәр җыелышның башка әгъзаларына Йәһвә үзенең тугрылыклы хезмәтчеләренә, ә Гайсә үзенең тугрылыклы аның артыннан баручыларына хөрмәт күрсәткән кебек хөрмәт күрсәтәләр.

Йәһвә һәм Гайсә үрнәкләре

3. Йәһвә рухи затларга нинди хөрмәт күрсәткән?

3 Йәһвә «Иң Югары» булса да, ул иң баштан ук үзенең яратканнарына аларны үз эшләрендә катнашырга җәлеп итеп, хөрмәтен күрсәткән (Мәдхия 82:19). Йәһвә беренче кешене барлыкка китерүгә аңа «остаз ярдәмче» булып хезмәт иткән иң беренче Улын катнаштырган (Гыйбрәтле хикәя 8:27—30, ХТ; Яшәеш 1:26). Ә Йәһвә бозык патша Аһабны юк итәргә карар иткәндә, ул моны ничек яхшырак эшләргә икәне турында үз фикерләрен әйтергә күк фәрештәләреннән сораган (3 Патшалык 22:19—23).

4, 5. Йәһвә кешеләргә нинди хөрмәт күрсәтә?

4 Йәһвә — Галәмнең иң югары Хакиме (Икенчезаконлык 3:24). Аңа кешеләр белән киңәшләшергә кирәкми. Шулай да аларга игътибар итәр өчен, әйтик, ул иелә. Мәдхия җырлаучы: «Кем безнең Аллабыз, Ходай кебек, өстә яшәп, җиргә һәм күккә игътибар итәр өчен иелә; туфрактан ярлыны күтәрә»,— дип җырлаган (Мәдхия 112:5—8).

5 Содом һәм Гоморраны юк иткәнче, Йәһвә Ибраһимның сорауларын тыңлаган һәм аның гадел тойгысын канәгатьләндергән (Яшәеш 18:23—33). Ибраһимның үтенечләре бернәрсәне дә үзгәртә алмый икәнен Йәһвә белсә дә, ул түземлек белән аны тыңлаган һәм аның дәлилләрен исәпкә алган.

6. Йәһвә Аввакумның соравына җавап биреп, аңа хөрмәт күрсәткәннән соң, ул нәрсә сизгән?

6 Йәһвә шулай ук Аввакумның: «Ходай, кайчанга чаклы мин чакырачакмын һәм Син ишетмисең?» — дип сораганын тыңлаган. Бу сорауны Йәһвә үзенең хакимиятенә каршы килү кебек кабул иткәнме? Юк, ул Аввакумның аптыравын нигезле дип санаган һәм аның хөкемен үтәргә «халдейларны күтәрергә» теләге барлыгы турында аңа ачкан. Ул пәйгамбәрне алдан ук әйтелгән хөкеме «һичшиксез үтәләчәк» дип ышандырган (Аввакум 1:1, 2, 5, 6, 13, 14; 2:2, 3). Тынычсызланган Аввакумның сүзләренә җитди мөгамәлә итеп һәм аңа җавап биреп, Йәһвә аңа хөрмәтен күрсәткән. Өметсезләнгән пәйгамбәр дәртләнеп киткән, шатлык белән тулган һәм үзенең коткарылу Алласына карата тулы ышаныч сизгән. Бу Алла тарафыннан язылган, бүген Йәһвәдә безнең ышанычны ныгыта торган, Аввакум китабында чагылдырылган (Аввакум 3:18, 19).

7. Питерның безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәме көнендә булган вакыйгаларда катнашуы нәрсәсе белән игътибарга лаек?

7 Гайсә Мәсих башкаларга хөрмәт күрсәтүдә шулай ук искиткеч үрнәк күрсәткән. Үз шәкертләренә ул: «Кем Мине кешеләр алдында инкарь итсә, Мин дә күктәге Атам алдында аны инкарь итәчәкмен»,— дип әйткән (Матфей 10:32, 33). Ләкин аны барлык шәкертләр, ул сатылган төндә, калдырганнар, ә рәсүл Питер аннан өч тапкыр ваз кичкән (Матфей 26:34, 35, 69—75). Ләкин Гайсә өстә ятканына гына түгел, Питерның тирән үкенеченә, аның яшерен тойгыларына игътибар иткән (Лука 22:61, 62). Бары тик илле бер көн үткәч, Мәсих тәүбә кылган рәсүлне Уңыш бәйрәме көнендә 120 шәкерте исеменнән чыгыш ясарга һәм беренче «Патшалык ачкычын» кулланырга рөхсәт итеп, аны хөрмәтләгән (Матфей 16:19; Ап. эшләре 2:14—40). Питерга «кире килгәч, туганнарына да куәт бирергә» мөмкинлек бирелгән (Лука 22:31—33).

Гаилә әгъзаларына хөрмәт күрсәтү

8, 9. Ир кеше хатынына хөрмәт күрсәтеп, Йәһвәгә һәм Гайсә Мәсихкә ничек охшарга тырыша ала?

8 Ирләргә һәм ата-аналарга Алла биргән хакимиятне кулланганда Йәһвә һәм Гайсә Мәсихкә охшарга тырышу дөрес булыр иде. Питер: «Сез, ирләр, тиз ватылучан савыт белән кебек хатыннарыгызга хөрмәт күрсәтеп, акыллы рәвештә мөгамәлә итегез»,— дип чакырган (1 Питер 3:7). Сез агач савыттан күбрәк ватылучанрак булган фарфор савыты белән ничек мөгамәлә итәр идегез? Әллә саклык белән түгелме? Шуңа күрә ир кешегә, Йәһвәгә охшаш булырга тырышып, гаилә сорауларын чишкәндә хатын фикерен дә тыңларга кирәк. Искә төшерик: Йәһвә Ибраһим белән сөйләшер өчен вакыт бүлеп биргән. Ир кеше, камил булмаганга күрә, нәрсәне булса да онытып калдырырга мөмкин. Шуңа күрә чын күңелдән хатын фикерен исәпкә алып, шуның белән аны хөрмәт итәргә дөресрәк булмасмы?

9 Ирләрнең хатыннары өстеннән хакимлек итүе тирән тамырлар җибәргән илләрдә, хатынга, бәлкем, иң яшерен тойгылары турында ире белән уртаклашырга җиңел түгел икәнен истә тотарга кирәктер. Гайсәнең җирдә булганда киләчәктә булачак «кәләше» — үзенең укучылары белән мөгамәлә итүенә охшарга тырышыгыз. Ул аларның физик һәм рухи чикләрен күреп, аларның кадерен белгән, ул укучылары үз ихтыяҗларын әйткәнче инде аларны үтәгән (Марк 6:31; Яхъя 16:12, 13; Ефеслыларга 5:28—30). Моннан тыш, хатыныгыз сезнең һәм сезнең гаиләгез өчен нәрсә эшләгәнен күрегез, үз рәхмәтегезне сүзләр һәм эшләр белән күрсәтегез. Йәһвә һәм Гайсә лаек булганнарның кадерен белгәннәрен, мактаганнарын һәм фатиха биргәннәрен исегездә тотыгыз (3 Патшалык 3:10—14; Әюп 42:12—15; Марк 12:41—44; Яхъя 12:3—8). Көнчыгыштагы бер мәсихче хатын ире Йәһвә Шаһите булгач болай дип сөйли: «Ирем башта миннән өч-дүрт адым алда бара иде, ә мин барлык нәрсәне күтәреп бара идем. Хәзер исә ул сумкаларны күтәреп бара һәм өйдәге эшләрне караганым өчен миңа рәхмәтен белдерә!» Чын күңелдән әйтелгән сүзләр хатынга аның кадерен белгәннәрен сизәргә бик зур ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 31:28).

10, 11. Йәһвәнең Исраилнең фетнәче халкы белән мөгамәлә итүеннән ата-аналар нәрсәгә өйрәнә алалар?

10 Ата-аналарга балалары белән мөгамәлә иткәндә, аеруча шелтә белдерергә кирәк булганда, Аллага охшарга тырышырга кирәк. Йәһвә «Исраилне һәм Яһүдне» «явыз юлдан кире кайтырга» чакырып, аларны «кисәткән», ләкин алар «үзсүзле» (ХТ) булганнар (4 Патшалык 17:13—15). Хәтта исраиллеләр «авызлары белән Аны ялагайланып мактаганнар һәм Аның алдында телләре белән алдаганнар». Күп ата-аналар балалар үзләрен кайвакыт нәкъ шундый тәртиптә тоталар дип саныйлар. Исраиллеләр «Алланы сынаганнар» (ХТ), «ачуландырганнар» һәм «хурлаганнар». Ләкин Йәһвә «мәрхәмәтле» булган, «гөнаһларын кичергән һәм аларны юк итмәгән» (Мәдхия 77:36—41).

11 Моннан тыш, Йәһвә исраиллеләрдән: «Шунда килегез һәм хәл итәрбез... Әгәр дә сезнең гөнаһларыгыз куе кызыл кебек булса да, ап-ак кардай агартырмын»,— дип үтенеп сораган (Исай 1:18). Йәһвәнең гаебе булмаса да, ул фетнәче халыкны бар булганны җайга салу өчен чакырган. Балалар белән мөгамәлә иткәндә ата-аналарга Йәһвәдән үрнәк алырга кирәк. Җитди проблемалар барлыкка килгәндә балаларыгызга үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек биреп, аларны тыңлагыз һәм аларга ни өчен үзгәрергә кирәклегенә дәлилләр китерегез — шуның белән сез аларның абруен хөрмәт итүегезне күрсәтерсез.

12. а) Безгә ни өчен үз балаларыбызны Йәһвәгә караганда «яхшырак күрергә» кирәкми? б) Балаларның үз дәрәҗә хисен аларга җитди кисәтү ясаганда хөрмәт итүебезне ничек күрсәтергә?

12 Кайчак, һичшиксез, балаларга каты үгет-нәсихәт бирергә кирәк. Ата-аналар Йәһвәгә караганда «үз улларын... яхшырак күргән» Елига охшарга тырышырга тиеш түгел (1 Патшалык 2:29). Яшьләргә исә төзәтү чараларының ярату нәтиҗәсе икәнен аңларга кирәк. Балалар ата-аналарының аларны чынлап яратуларын сизәргә тиешләр. Пауал аталарны: «Баларыгызның ачуын чыгармагыз, әмма аларны Ходай тәгълиматында һәм нәсихәтендә тәрбияләгез»,— дип чакырган (Ефеслыларга 6:4). Бу сүзләрнең төп фикере әти кешегә үз хакимлеген алып барганда, балаларының абруйларын хөрмәт итүеннән һәм чиктән тыш катылык белән ачуларын чыгармавыннан тора. Әйе, баланың үз дәрәҗә хисен истә тотып эшләр өчен вакыт һәм көч кирәк, әмма ата-аналар тырышлыгының җимешләре теләсә кайсы корбанга лаек.

13. Изге Язмалар буенча, гаиләнең өлкән яшьтәге әгъзаларына ничек мөгамәлә итәргә?

13 Гаилә әгъзаларын хөрмәт итү балаларның һәм хатынның абруен хөрмәт итүдән башка тагын да күбрәкне үз эченә ала. Япониядә: «Картайгач балаларыңны тыңла»,— дигән мәкаль бар. Бу мәкальнең мәгънәсе мондый: өлкән яшьтәге ата-аналарга үзләренең ата-ана хокукларын арттырырга кирәк түгел һәм аларга зур яшьтәге балаларының фикерләрен игътибарга алырга кирәк. Балаларны игътибар белән тыңларга һәм шуның белән аларны хөрмәт итәргә — бу Изге Язмалар буенча, ләкин икенче яктан, балалар гаиләнең өлкән яшьтәге әгъзаларына хөрмәтсез мөгамәлә итәргә тиеш түгел. Гыйбрәтле хикәя 23:22 дә: «Әниең картайгач та, аңа илтифат ит»,— дип әйтелә. Сөләйман патша бу гыйбрәтле хикәя буенча яшәгән һәм әнисенә ул аңа үтенеч белән мөрәҗәгать иткән вакытта, хөрмәт күрсәткән. Сөләйман боерыгы буенча, аның тәхетенең уң ягында әнисе Бирсәбия утырсын өчен, тагын бер тәхет куелган булган һәм Сөләйман әнисенең әйткәнен тыңлаган (3 Патшалык 2:19, 20).

14. Җыелыштагы өлкән яшьтәге әгъзаларны ничек хөрмәтләргә мөмкин?

14 Ә безнең рухи гаиләбездә һәрвакыт җыелышның өлкән әгъзаларына «беренче булып» хөрмәт күрсәтергә мөмкинлегебез бар (Римлыларга 12:10, ЯД). Бәлкем, алар инде хәзер башта хезмәт иткән кадәр, хезмәт итә алмыйлардыр һәм бу аларны күңелсезләндерә (Вәгазьче 12:1—7). Хастаханәдә урыныннан тора алмыйча яткан майланган өлкән яшьтәге Шаһит хатын бер тапкыр үзенең ачы тойгыларын: «Кайчан инде мин үләрмен һәм эшкә яңадан кире кайтырмын икән?» — дип белдергән. Әгәр дә өлкән яшьтәге имандашларыбызның хезмәтләрен танысак һәм аларга хөрмәт күрсәтсәк, без аларга ярдәм итә алабыз. Исраиллеләргә: «Чал чәчленең каршына бас һәм карт кешенең йөзен хөрмәт ит»,— дигән боерык бирелгән булган (Левит 19:32). Өлкән яшьтәгеләргә үзләрен кирәкле һәм кадерле итеп аларга хис итәргә биреп, хөрмәт күрсәтегез. «Бас» дигән сүз өлкән яшьтәгеләр белән бергә утырып, аларның күп еллар элек нәрсәләргә ирешкәннәре турында сөйләгәннәрен тыңлауны аңлатырга мөмкин. Шулай итеп, без өлкәннәрне хөрмәтләрбез һәм үзебез дә рухи яктан баербыз.

«Беренче булып хөрмәт күрсәтегез»

15. Өлкәннәр җыелыш әгъзаларын ничек хөрмәт итә алалар?

15 Өлкәннәр яхшы үрнәк күрсәткәндә, җыелышның әгъзалары рухи яктан гөрләп алга баралар (1 Питер 5:2, 3). Үзләренең эшләре күп булуына карамастан, кайгыртучан өлкәннәр үз теләкләре буенча балалар һәм яшүсмерләр, гаилә башлыклары, ялгыз бала үстерүче яисә өйдә утыручы аналар һәм өлкән яшьтәгеләр янына, аларның проблемалары булмаса да киләләр. Өлкәннәр җыелыш әгъзаларын игътибар белән тыңлыйлар һәм эшли алган кадәр эшләре өчен аларны мактыйлар. Игътибарлы өлкән мактау белән абый яисә апа эшенә бәя биреп, җирдәге үз яратканнарының кадерен белгән Йәһвәгә охшарга тырыша.

16. Ни өчен безгә өлкәннәр җыелышның башка әгъзалары кебек үк хөрмәткә лаек дип санарга кирәк?

16 Йәһвәгә охшарга тырышып, өлкәннәр Пауалның: «Бер-берегезгә ягымлылык белән кардәшләрчә яратучан булыгыз; хөрмәт белән бер-берегезне кисәтегез [«бер-берегезгә беренче булып хөрмәт күрсәтегез», ЯД]»,— дип әйткән сүзләрен куллану буенча бик яхшы үрнәк күрсәтәләр (Римлыларга 12:10). Кешеләрне классларга бүләргә өйрәнгән илләрдә яшәүче өлкәннәргә бу авыррак бирелергә мөмкин. Мәсәлән, Көнчыгышның бер илендә «абый» дигән сүзнең ике мәгънәсе бар: берсе — хөрмәтле, икенчесе — гади. Күптән түгел генә җыелыш әгъзалары өлкәннәргә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә «абый» дигән сүзнең хөрмәтлесен, ә җыелышның башка әгъзаларына мөрәҗәгать иткәндә гади мәгънәдәгесен кулланганнар. Ләкин аларны гади сүз белән мөрәҗәгать итәргә дәртләндергәннәр, чөнки Гайсә үзенең артыннан баручылар турында: «Ә сез барыгыз да кардәшләр»,— дип әйткән (Матфей 23:8). Башка илләрдә моңа охшаш аеру, бәлкем, шул хәтле ачык итеп беленмәсә дә, безгә барыбызга да кешеләрнең бер-берсен классларга бүлүгә тартымлыгы барлыгын истә тотарга кирәк (Якуп 2:4).

17. а) Өлкәннәргә ни өчен ягымлы булырга кирәк? б) Җыелыш әгъзалары белән мөгамәлә иткәндә өлкәннәр ничек Йәһвәгә охшарга тырыша алалар?

17 Шунысы дөрес — Пауал кайбер өлкәннәргә «аеруча хөрмәт» күрсәтергә дәртләндерә, ләкин шуңа да карамастан, алар кардәшләр булып калалар (1 Тимәтигә 5:17). Әгәр дә без Галәм Хакименең «куанычлы тәхете янына үтә кыюлык белән якынлаша» алабыз икән, Йәһвәгә охшарга тиеш булган өлкәннәр янына килә алмыйбызмы әллә? (Еврейләргә 4:16; Ефеслыларга 5:1). Өлкәннәр алар ни дәрәҗәдә ягымлы икәннәрен аларга ничек еш киңәш яисә тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иткәннәреннән белә алалар. Өлкәннәргә башкаларны үз эшләрен башкарырга катнаштыра торган Йәһвәдән өйрәнергә кирәк. Ул башкаларга йөкләмәләрне тапшырып, хөрмәтен күрсәтә. Хәтта әгәр дә башка Шаһитнең тәкъдиме файдалы күренмәсә дә, өлкәннәргә катнашкан өчен аңа рәхмәт белдерергә кирәк. Ибраһимның катгый сорауларына һәм Аввакумның кычкыруына Йәһвә ничек мөгамәлә күрсәткәнен исегезгә төшерегез.

18. Төзәтүгә мохтаҗ булганнарны төзәткәндә өлкәннәр ничек Йәһвәгә охшарга тырыша алалар?

18 Кайчак мәсихчеләр төзәтүгә мохтаҗ (Галатларга 6:1). Ләкин шуңа карамастан Йәһвәнең күз алдында алар кадерле булып калалар һәм хөрмәтле мөрәҗәгатькә лаек. Бер Шаһит: «Әгәр дә үгет-нәсихәт бирүче миңа хөрмәт белән карый икән, миңа аңа мөрәҗәгать итәргә җиңел»,— дип әйтә. Күпчелек кешеләр аларга үгет-нәсихәтне хөрмәт белән биргәндә, аны яхшы кабул итәләр. Әгәр дә хата эшләгән кардәшне тыңлыйлар икән, ә моңа күп вакыт китәргә мөмкин, аңа һәрбер тиешле үгет-нәсихәтне кабул итәргә җиңелрәк булыр. Исраиллеләрне кызганганга күрә, алар белән яңа баштан диалог башлаган Йәһвәнең үрнәген истә тотыгыз (2 Паралипоменон 36:15; Титка 3:2). Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга теләктәшлек һәм аңлау белән үгет-нәсихәт биргәндә, бу аларның йөрәкләренә кагыла (Гыйбрәтле хикәя 17:17; Филиплыларга 2:2, 3; 1 Питер 3:8).

19. Безнең мәсихче карашларын кабул итмәгән кешеләргә ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

19 Хөрмәтне шулай ук безнең, бәлкем, рухи кардәшләр булачак кешеләргә дә күрсәтергә кирәк. Хәтта хәзер мондый кешеләр яхшы хәбәргә үзләренең мөнәсәбәтен күрсәтмәсәләр дә, безгә аларга карата түземле булырга һәм аларның абруйларын хөрмәт итәргә кирәк. Йәһвә «беркемнең дә үлемен теләми, әмма барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Питер 3:9). Безгә дә Йәһвәнең фикер йөртүен кабул итәргә дөрес булмасмы? Тирә-яктагы кешеләр белән без һәрвакыт дусларча мөгамәлә итәргә тырышсак, аларга шаһитлык бирер өчен яхшы нигез сала алабыз. Безгә әлбәттә, рухи яктан куркыныч булган аралашудан качарга кирәк (1 Коринфлыларга 15:33). Ләкин безнең карашларыбызны кабул итмәгәннәргә нәфрәт белән карамыйча, «кешелеклелек» күрсәтә алабыз (Ап. эшләре 27:3).

20. Йәһвәнең һәм Гайсә Мәсихнең үрнәкләре безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

20 Әйе, Йәһвә һәм Гайсә Мәсих безнең һәрберебезне хөрмәткә лаек дип саный. Аларның ничек эшләгәннәрен һәркайчан истә тотыйк һәм нәкъ шулай ук бер-беребезгә беренче булып хөрмәт күрсәтик. Һәм безнең Раббыбыз Гайсә Мәсихнең: «Ә сез барыгыз да кардәшләр»,— дигән сүзләрен онытмыйк (Матфей 23:8).

Сез ничек җавап бирер идегез

• Без имандашларыбызга ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

• Йәһвәнең һәм Гайсә Мәсихнең үрнәге безне башкаларга хөрмәт күрсәтергә ничек дәртләндерә?

• Ир кешеләр хатыннарына, ә ата-аналар балаларына ничек хөрмәт күрсәтә алалар?

• Әгәр дә өлкәннәр мәсихчедәшләргә үз кардәшләренә кебек мөгамәлә итсәләр, алар үз эшләрен нинди тәртиптә алып барырлар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Хатыныгызга рәхмәт әйтеп, хөрмәт күрсәтегез.

[15 биттәге иллюстрация]

Балаларыгызны игътибар белән тыңлап, аларның абруйларын хөрмәт итегез.

[15 биттәге иллюстрация]

Җыелыш әгъзаларының абруйларын хөрмәт итегез.