Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы Хәбәрне ашкынып игълан итегез

Яхшы Хәбәрне ашкынып игълан итегез

Яхшы Хәбәрне ашкынып игълан итегез

«Рухыгыз белән ялкынланыгыз; Ходайга хезмәт итегез» (РИМЛЫЛАРГА 12:11).

1, 2. Мәсихчеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләүгә нинди мөнәсәбәт сакларга тырышырга кирәк?

ЯШЬ кеше рәхәт дулкынлану кичерә: аны эшкә алганнар. Эшнең беренче көнендә ул түземсезлек белән башлыкның күрсәтмәләрен көтә. Ул беренче йөкләмәне көтә һәм аңа барлык җитдилеге белән карый. Эшкә ул бөтен күңелен бирергә әзер.

2 Без мәсихчеләр нәрсәләре белән булса да яңа гына эшкә урнашкан кешеләргә охшаш. Без мәңге яшәргә өметләнәбез һәм шуңа күрә без Йәһвә өчен әле эшли генә башладык дип әйтә алабыз. Һичшиксез, Барлыкка Китерүче безгә без мәңгелек дәвамында башкараячак күп йөкләмәләр әзерли. Ләкин безгә бирелгән йөкләмәләрнең иң беренче — Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү (1 Фессалоникилеләргә 2:4). Алла безнең алдыбызга куйган бу йөкләмәгә сез ничек карыйсыз? Безгә теге яшь егеттәй, бу эшкә бөтен күңелебезне бирергә, тырышлык һәм шатлык белән, кыскача әйткәндә — ашкынып башкарырга кирәк!

3. Безгә, яхшы хәбәр хезмәтчеләре буларак, уңышларга ирешер өчен нәрсә кирәк?

3 Эшкә мондый уңай мөнәсәбәт сакларга җиңел булмаска мөмкин булуы турында әйтәсе дә юк. Аллага хезмәт итүдән башка, бездә кайчак физик һәм рухи көч таләп итә торган башка бурычлар да бар. Еш кына безгә бу эшләрне дә үтәргә һәм шул ук вакытта Аллага хезмәт итүгә дә кирәкле игътибар бирергә уңышлы була. Шулай да, бу безнең өчен даими киеренкелектә яшәүне аңлатырга мөмкин (Марк 8:34). Гайсә басым ясаганча, мәсихче тормышта уңышларга ирешер өчен, аннан күп тырышлык таләп ителә (Лука 13:24).

4. Көндәлек мәшәкатьләр безнең рухи эшләргә мөнәсәбәтебездә ничек беленергә мөмкин?

4 Йөкләр шундый күп булганлыктан, вакыт-вакыт без үзебезне көчсез һәм арыган итеп сизүебезгә искитәрлек бернәрсә дә юк. «Дөнья ваемнарының» тәэсире астында безнең теократик эшләргә ашкынуыбыз сүнә һәм без аларның әһәмиятлелеген оныта башлыйбыз (Лука 21:34, 35; Марк 4:18, 19). Камил булмаганга күрә, без «беренче яратуыбызны» югалтырга мөмкин (Ачыш 2:1—4). Йәһвәгә хезмәт итүнең кайбер яклары безгә гадәти эш кебек булулары мөмкин. Изге Язмалар безгә Аллага хезмәт итүгә ашкынуны сакларга ничек ярдәм итә?

Йөрәкләребездәге «янган ялкын» кебек

5, 6. Рәсүл Пауал вәгазьләү мөмкинлегенә ничек караган?

5 Йәһвә безгә тапшырган хезмәт бик тә кыйммәтле, аңа вакытлар үтү белән, бертөрле һәрвакыттагы эшкә кебек карый башларга юл куймаска кирәк. Рәсүл Пауал яхшы хәбәрне вәгазьләү мөмкинлегенең кадерен белгән, ә үз-үзен бу йөкләмәне үтәр өчен лаек дип санамаган. Ул: «Миңа барлык изгеләрнең иң кечкенәсенә бирелгән рәхәтлек — ул мәҗүсиләргә Мәсихнең тикшереп бетермәслек байлыгын вәгазьләү һәм бөтенесенә серле ният нәрсәдә тора икәнен аңлату. Вакытның башыннан ул [ният], бөтен нәрсәне барлыкка китергән Аллада яшереп калынган булган»,— дип әйткән (Ефеслыларга 3:8, 9, ХТ).

6 Пауал Аллага хезмәт итүгә ничек мөгамәлә күрсәтергә искиткеч үрнәк биргән. Римлыларга язган хатында ул: «Миндә... шатлыклы хәбәрне игълан итәргә омтылыш бар»,— дип язган. Ул яхшы хәбәрдән оялмаган (Римлыларга 1:15, 16, ЯД). Анда дөрес хис булган һәм ул үз хезмәтен үтәргә тырышкан.

7. Пауал Римлыларга язган хатында нәрсәдән кисәтә?

7 Ашкынуны сакларга кирәк икәнен аңлап, Пауал Римдагы мәсихчеләрне: «Тырышлыкта көчсезләнмәгез; рухыгыз белән ялкынланыгыз; Ходайга хезмәт итегез»,— дип чакырган (Римлыларга 12:11). «Көчсезләнмәгез» дигән грек сүзе ялкаулык һәм сәлперәйгәнлек мәгънәсен йөртә. Әгәр дә без хезмәт итүдә хәтта көчсезләнмәсәк тә, безгә рухи ялкаулыкның һәртөрле билгеләрен шунда ук сизәргә һәм фикер йөртүеңне тиешенчә үзгәртергә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 22:3).

8. а) Йәрәми йөрәгендә «янган ялкын кебек» нәрсә булган һәм ни өчен? б) Йәрәми белән булган хәлдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

8 Без моңайганда ярдәмгә шулай ук Алланың изге рухы да килергә мөмкин. Мәсәлән, бер тапкыр Йәрәми пәйгамбәр кайгы-хәсрәткә чумган һәм пәйгамбәрлек итүне ташларга дип уйлый башлаган. Менә ул Йәһвә турында нәрсә дип әйткән: «Мин Аның турында искә төшермәм һәм Аның хакында моннан ары сөйләмәм». Бу Йәрәминең рухлылыгы кимегәнен күрсәтә идеме? Юк. Нык рухлылыгы, Йәһвәне яратуы һәм хакыйкатькә тырышчан мөнәсәбәт итүе аңа пәйгамбәр хезмәтен дәвам итәр өчен көч биргән. Йәрәми: «[Йәһвә сүзе] минем сөякләрнең эчендә янган ялкын кебек, минем йөрәгемдә иде һәм мин аны тоеп, хәлдән тайдым һәм [тыеп кала] алмадым»,— дип әйтә (Йәрәми 20:9). Кайвакытта Алла хезмәтчеләренең кайгы-хәсрәткә чумулары бик табигый. Ләкин алар Йәһвәгә ярдәм сорап, дога кылганда, ул аларның йөрәген күрә һәм алар Йәрәми кебек, йөрәкләрендә Алла сүзен сакласалар, аларга изге рухны юмарт бирә (Лука 11:9—13; Ап. эшләре 15:8).

«Рухны сүндермәгез»

9. Изге рухка безнең файда өчен эшләргә нәрсә комачауларга мөмкин?

9 Рәсүл Пауал фессалоникилеләрне: «Рухны сүндермәгез»,— дип чакырган (1 Фессалоникилеләргә 5:19). Әйе, Алла принципларына каршы килә торган эшләр һәм фикерләр изге рухка безгә файдага эшләргә комачауларга мөмкин (Ефеслыларга 4:30). Бүген мәсихчеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләргә йөкләмә бирелгән. Бу йөкләмәне без бик хөрмәтле дип саныйбыз. Алланы белмәгән кешеләрнең безнең вәгазь эшенә нәфрәт белән карауларына без бер дә гаҗәпләнмибез. Ләкин әгәр дә мәсихче белә торып, Аллага хезмәт итүне санга сукмый икән, бу эшкә дәртләндерә торган Алланың рухын «сүндерергә» мөмкин.

10. а) Тирә-яктагы кешеләрнең фикер йөртүе безгә ничек тәэсир итә ала? б) 2 Коринфлыларга 2:17 дә хезмәткә нинди югары мөнәсәбәт күрсәтелгән?

10 Мәсихче җыелышларында исәпләнмәүче кешеләр безнең хезмәтебез әдәбият таратудан гына тора дип санарга мөмкин. Башкалар без йортлар буенча тик иганәләр җыяр өчен генә йөрибез дип ялгыш уйларга мөмкин. Әгәр дә без мондый ялгыш карашларга үзебезнең кәеф торышына тәэсир итәргә рөхсәт итәбез икән, безнең хезмәт итүебез түбән нәтиҗәле булуы мөмкин. Мондый фикер йөртүнең тәэсиренә безнең күңелне төшерергә биргәнче, әйдәгез, үзебезнең хезмәтебезгә Йәһвә һәм Гайсә караганча карыйк. Шушындый югары мөнәсәбәт Пауалның: «Күп кешеләр кебек без Алла сүзен бозмыйбыз [без Алла сүзе белән сатучылар түгел, ЯД], әмма Алладан буларак, Алла каршында Мәсих белән эчкерсез вәгазьлибез»,— дип әйткән сүзләреннән күренә (2 Коринфлыларга 2:17).

11. Беренче мәсихчеләргә эзәрлекләүләр вакытында да ашкынуны сакларга нәрсә ярдәм иткән һәм аларның үрнәкләре безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

11 Озакламыйча Гайсәнең үлеменнән соң, аның шәкертләре күпмедер вакыт эзәрлекләүләр кичергәннәр. Аларны куркытканнар һәм вәгазьләүләрен туктатырга боерык биргәннәр. Ләкин Изге Язмалар, алар «Изге Рух белән сугарылдылар һәм тәвәккәллек белән Алла сүзен сөйләделәр», дип әйтә (Ап. эшләре 4:17, 21, 31). Берничә ел үткәч, Тимәтигә рәсүл Пауалның: «Безгә Алла курку рухы түгел, ә көч һәм ярату һәм үз-үзеңне тота алу рухын биргән. Шулай итеп безнең Раббыбыз Гайсә Мәсихнең шаһитлыгыннан, Аның өчен зинданда утыручыдан, миннән оялма; ә минем белән яхшы хәбәр өчен азаплануда яңадан кушыл, чөнки моның өчен Алла безгә көч биргән»,— дип әйткән сүзләре мәсихчеләргә нинди уңай хәл торышы сакларга кирәк икәнен күрсәтә (2 Тимәтигә 1:7, 8, ХТ).

Якыннарыбыз каршында нинди бурычыбыз бар?

12. Безнең яхшы хәбәрне вәгазьләвебезнең төп сәбәбе нинди?

12 Хезмәтебезгә дөрес мөнәсәбәт булсын өчен, бездә дөрес теләкләр булырга тиеш. Ни өчен без вәгазьлибез? Төп сәбәбен мәдхия җырлаучының: «Синең изгеләрең Сиңа рәхмәтләр белдерсеннәр; кеше уллары Синең куәтеңне һәм Синең патшалыгыңның данлы бөеклеген белсеннәр өчен, Синең патшалыгыңның данын вәгазьләсеннәр һәм Синең куәтең турында хикәя итсеннәр»,— дигән сүзләре билгели (Мәдхия 144:10—12). Әйе, безнең вәгазьнең максаты — барлык халыклар алдында Йәһвәне данлау һәм бөтен кешелек алдында аның исемен изгеләндерү. Безне хәтта аз кеше тыңласа да, безнең коткарылу турында тугрылык белән игълан итү Йәһвәгә дан китерә.

13. Кешеләргә коткарылуга өмет турында сөйләргә безне нәрсә дәртләндерә?

13 Моннан тыш, безнең кешеләрне яратуыбыз һәм каннан чиста булырга теләвебез вәгазьләргә дәртләндерә (Йәзәкил 33:8; Марк 6:34). Моның белән мәсихче җыелышларында исәпләнмәгәннәр турында Пауалның: «Мин Еллиннарга да һәм варварларга да, акыл ияләренә дә һәм белемсезләргә дә бурычлы»,— дигән сүзләре бәйле (Римлыларга 1:14). Бу кешеләргә яхшы хәбәр вәгазьләүне Пауал үзенең бурычы дип санаган, чөнки Алла ихтыяры «төрле нәселдән булган кешеләрнең коткарылуыннан» тора (1 Тимәтигә 2:4, ЯД). Бүген без үзебезнең якыннарыбызга шундый ук ярату һәм аларга карата шундый ук бурыч тойгысы сизәбез. Йәһвәнең кешеләргә карата яратуы аны җиргә алар өчен үләргә үзенең Улын җибәрергә дәртләндергән (Яхъя 3:16). Бу бик зур корбан булган. Без Гайсәнең корбаны аркасында мөмкин булган коткарылу турында кешеләргә яхшы хәбәр алып барыр өчен, көч куйганда һәм вакыт сарыф иткәндә Йәһвә яратуына охшарга тырышабыз.

14. Изге Язмалар мәсихчеләр җыелышына кагылышлы булмаган дөньяны ничек сурәтли?

14 Үз якыннарында Йәһвә Шаһитләре бөтендөнья мәсихче җыелышының булачак әгъзаларын күрәләр. Безгә кыюлык белән вәгазьләргә кирәк булса да, безнең кыюлык явыз түгел. Тулаем алганда, дөнья турында Изге Язмаларның кискен әйтүе дөрес. Пауал «бу дөньяның акыллыгы» һәм «дөнья нәфесе» турында әйткәндә, «дөнья» дигән сүзне кире мәгънәдә кулланган (1 Коринфлыларга 3:19; Титка 2:12). Пауал шулай ук, Ефес мәсихчеләренең алар «бу дөньяның гореф-гадәтләре буенча» яшәгәндә рухи яктан «үле» булганнарын исләренә төшергән (Ефеслыларга 2:1—3). Бу һәм моңа охшаш сүзләр рәсүл Яхъя: «Без үзебезнең Алладан икәнебезне һәм бөтен дөнья явызлыкта ятканын беләбез»,— дип әйткән сүзләре белән туры киләләр (1 Яхъя 5:19).

15. Мәсихчеләр җыелышына кагылышлы булмаган кешеләргә карата без нинди мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш һәм ни өчен?

15 Ләкин мондый сүзтезмәләр аерым алган кешеләргә түгел, ә гомуми дөньяга, Алладан читләшкән дөньяга бәйләнешле икәнен истә тотарга кирәк. Мәсихчеләр бу яисә теге кешенең яхшы хәбәргә ничек мөнәсәбәт белдерәсен алдан ук карар итмиләр. Аларның кемне дә булса «кәҗә» дип санарга нигезләре юк. Гайсә «сарыкларны» «кәҗәләрдән» аерырга килгәч, моның нәтиҗәсе нинди булуын безгә билгеләргә түгел (Матфей 25:31—46). Хөкем безгә түгел, ә Гайсәгә бирелгән. Шуның өстәвенә тәҗрибә, башта амораль тормыш алып барган кешеләр Изге Язмаларның хәбәрен кабул иткәннәрен, үзгәргәннәрен һәм югары әхлакый мәсихче тормышы алып бара башлаганнарын күрсәтә. Шуңа күрә без билгеле бертөрле кешеләр белән аралашу эзләмәсәк тә, мөмкинлек булганда әзерлек белән Патшалыкка өмет турында сөйләшәбез. Изге Язмаларда әле иманнары булмаган, ләкин шулай булса да «мәңгелек тормышка теләкләре булган» кешеләр турында әйтелә. Нәтиҗәдә алар иманлы булганнар (Ап. эшләре 13:48, ЯД). Кешегә яхшы хәбәр турында, бәлки хәтта берничә тапкыр сөйләгәнчегә кадәр, без аның мәңгелек тормышка теләге булганын белмибез. Моны истә тотып, без коткарылу турындагы хәбәрне әле кабул итмәгән кешеләр белән шулай да аларның берәрсе булса да яхшы хәбәргә җавап бирүенә өметләнеп, «йомшаклык» һәм «хөрмәт» белән мөгамәлә итәбез (1 Питер 3:15, ХТ; 2 Тимәтигә 2:25, ХТ).

16. Безгә «өйрәтү осталыгыбызны» үстерергә кирәк булган сәбәпләрнең берсе нинди?

16 Әгәр дә без өйрәтү осталыгын тагын да яхшыртабыз икән, безнең яхшы хәбәрне вәгазьләргә ашкынуыбыз үсәчәк. Әйтик, мавыктыргыч спорт уены аны уйный белмәгән кешегә кызык булмый. Ә уйный белүчегә уен шатлык китерә. Мәсихчеләр белән дә шулай: «өйрәтүгә осталыкны» үстереп, аларның хезмәттән шатлыклары артачак (2 Тимәтигә 4:2, ЯД; Титка 1:9). Пауал Тимәтигә: «Аллага үзеңне лаеклы, хакыйкать сүзен дөрес өйрәтә торган шелтәсез эшләүче итеп күрсәтергә тырыш [«көчеңнән килгәннең барысын да эшлә», ЯТ]»,— дип киңәш биргән (2 Тимәтигә 2:15). Өйрәтү күнекмәләрен ничек үстерергә?

17. Изге Язмаларның белемнәрен ничек «яратырга» һәм бу белемнәр хезмәт итүебездә безгә ничек ярдәм итә ала?

17 Моның өчен, мәсәлән, төгәл белемнәр алырга мөмкин. Рәсүл Питер безне: «Яңа туган бала кебек, саф сүздән торган сөтне, аннан сезгә коткарылуга үсәр өчен яратыгыз»,— дип чакыра (1 Питер 2:2). Сәламәт булган бала табигый тойгы буенча сөткә тартыла. Ләкин мәсихчегә, бәлки, Изге Язмаларның белемнәрен «яратырга» яисә аларга омтылыш үстерергә туры килер. Бу тырышлык һәм тирән уйланып уку гадәте тәрбияләү белән ирешелә (Гыйбрәтле хикәя 2:1—6). Алла Сүзен оста өйрәтергә өйрәнер өчен, тырышлык һәм үз-үзеңне тәртиптә тоту кирәк һәм мондый тырышлык тиешлесен бирә. Алла Сүзен җентекләп тикшерүенең шатлыгы безне Алла рухы белән ялкынланырга дәртләндерәчәк һәм белгәнебезне башкалар белән уртаклашырга кайнар теләк белән тутырачак.

18. Мәсихче җыелышлары безне хакыйкать сүзен дөрес өйрәтергә ничек әзерлиләр?

18 Алла Сүзен оста кулланыр өчен, шулай ук мәсихче җыелышларында да булу мөһим. Нотыклар һәм Изге Язмалар буенча фикер алышулар вакытында Язма урыннары укылганда, безгә үз Изге Язмаларыбыз буенча күзәтеп баруы яхшы булыр иде. Барлык игътибарны программаның пунктларына һәм шул исәптән безнең хезмәтебезгә турыдан-туры кагыла торганнарга юнәлдерү дөрес булыр иде. Күрсәтүләрнең мөһимлеге турында онытмаска кирәк һәм алар белән чыгыш ясаганда игътибарыбызны читкә юнәлдерергә рөхсәт итәргә ярамый. Монда шулай ук үз-үзеңне тәртиптә тоту һәм игътибарлылык кирәк (1 Тимәтигә 4:16). Мәсихче очрашулар безнең иманны ныгыталар, Алла Сүзенә тартылу үстерергә ярдәм итәләр һәм яхшы хәбәрне ашкынып игълан итәр өчен кирәкле белемне алырга рөхсәт итәләр.

Без Йәһвә ярдәменә исәп тота алабыз

19. Вәгазьдә даими рәвештә катнашу ни өчен мөһим?

19 «Рух белән ялкынланган» һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү теләге белән янган мәсихчеләр Аллага хезмәт итүдә даими рәвештә катнашырга тырышалар (Ефеслыларга 5:15, 16). Әлбәттә, һәрбер кешенең үз шартлары һәм барлык кеше дә, кеше тормышларын коткара торган, эшкә бер үк вакыт бүлеп бирә алмыйлар (Галатларга 6:4, 5). Һәм шулай да вәгазь эшенә багышланган вакытның алай ук гомуми саны түгел, ә башкалар белән үз өметебез турында еш уртаклашуыбыз мөһим (2 Тимәтигә 4:1, 2). Без күпме вәгазьләсәк, шул ук рәвештә бу эшнең мөһимлеген аңлавыбыз үсә (Римлыларга 10:14, 15). Өметсез, авыр кайгыда һәм сукрана торган эчкерсез кешеләрне даими рәвештә очратып, без кызганучан һәм кеше яратучан булабыз (Йәзәкил 9:4; Римлыларга 8:22).

20, 21. а) Безне әле алда нинди эш көтә? б) Йәһвә безгә эшебездә нинди таяныч бирә?

20 Йәһвә безгә яхшы хәбәрне ышанып тапшырган. Бу ул безгә, үзенең «хезмәттәшләренә» бирелгән беренче йөкләмә (1 Коринфлыларга 3:6—9). Безгә бу Алла тапшырган йөкләмәне чын күңелдән һәм мөмкин кадәр яхшырак үтәргә телибез (Марк 12:30; Римлыларга 12:1). Дөньяда мәңгелек тормышка теләге булган, хакыйкатьне белергә ашкынган кешеләрнең саны әле күп. Эш күп әле, ләкин без хезмәтебезне тулысынча алып барсак, Йәһвә ярдәменә исәп тота алабыз (2 Тимәтигә 4:5).

21 Йәһвә безгә үзенең рухын бирә һәм «рухи кылычы» — үзенең Сүзе, Изге Язмалар белән коралландыра. Алла ярдәме белән без «яхшы хәбәр вәгазьләүнең серен үтә кыюлык белән игълан итә» алабыз (Ефеслыларга 6:17—20). Рәсүл Пауалның Фессалоникидагы мәсихчеләргә: «Безнең яхшы хәбәр вәгазьләвебез сездә сүздә генә түгел, ә көчтә һәм Изге Рухта да, һәм күп раслау белән дә [«тирән ышандыру белән», ХТ] булды»,— дип әйткән сүзләрне безгә дә исәпли алырлык булсын (1 Фессалоникилеләргә 1:5). Яхшы хәбәрне ашкыну белән игълан итик!

Кыскача кабатлау

• Көндәлек мәшәкатьләр безнең хезмәт итәргә ашкынуыбызда ничек беленә ала?

• Яхшы хәбәрне вәгазьләү теләге безнең йөрәкләрдә «янган ялкынга» нинди мәгънәдә охшаш булырга тиеш?

• Безгә аптырашта калдыра торган нинди карашлардан качарга кирәк?

• Безнең карашларга кушылмый торганнарга гомуми ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

• Вәгазьләвебездә ашкынуны сакларга Йәһвә безгә ничек ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләр Пауал һәм Йәрәмигә аларның ашкынуында охшарга тырышалар.

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Алланы һәм якыннарыбызны яратканга күрә без хезмәтебездә тырыш.