Көткән нәрсәләребезнең ни өчен акылга сыярлык булуы кирәк?
Көткән нәрсәләребезнең ни өчен акылга сыярлык булуы кирәк?
ӨМЕТЛӘРНЕҢ һәм омтылышларның тормышка ашырылуы безгә канәгатьлек тойгылары китерә. Әмма, дөресен генә әйткәндә, безнең барлык хыялларыбызның һәм көткән нәрсәләребезнең гел без теләгәнчә генә тормышка ашканы юк. Һәм чираттагы күңел кайтуга очрагач, без ярсып китәбез, хәтта башкаларга ачуланабыз да. Бер акыллы кеше: «Озак тормышка ашмаган өмет йөрәкне зарыктыра»,— дип төгәл итеп әйткән (Гыйбрәтле хикәя 13:12).
Күңел кайту нәрсәдән килеп чыга соң? Акылга сыярлык нәрсәләрне көтәргә ничек итеп өйрәнергә һәм ни өчен бу файдалы?
Көткән нәрсәләр һәм күңел кайтулар
Тормышның бүгенге ашкынулы агымында без вакыт артыннан күбрәк куып җитәргә тырышкан саен, безгә тагын да азрак өлгергәндәй тоела. Тормыш безгә һәрвакыт катгый таләпләр куя һәм без теләгән нәрсәләребезгә ирешә алмагач, үзебезне гаепли башлыйбыз һәм хәтта берәрсенең өметләрен аклый алмыйбыз дип уйларга да мөмкин. Синтия исемле балалар тәрбияләүнең авырлыгын татыган әни һәм хатын болай ди: «Балаларыма җәзаны бер-бер артлы бирмәвемә һәм гомумән, аларны тиешенчә тәрбияли алмавыма күңелем җәфалана». Ә үзенең укуы турында Стефани исемле яшь кыз менә нәрсә дип әйтә: «Миңа теләгән әйберләрне эшләргә вакыт җитми һәм бу минем ачуымны китерә».
Әгәр дә кешенең көткән нәрсәләре акылга сыймаслык булса, анда ансат кына бар эшендә дә камиллеккә ирешү омтылышы үсеп китәргә мөмкин. Ә бу еш кына күңел кайтуларга китерә. Бен өйләнгән яшь ир кеше: «Мин һәрчак үземнең эшләгән эшләремне, фикерләремне, хисләремне тикшереп чыкканнан соң, кайбер яктан тагын да яхшырак эшли алганымны күрәм. Мин гел камиллеккә омтылам, ә нәтиҗәдә тик кәефсезлек һәм күңел кайтулар». Ә кияүгә чыккан Гейл исемле мәсихче яшь хатын менә нәрсә сөйли: «Үзенә таләпчән булган кешенең уңышсызлыгы тик акылга сыймаслык. Безнең иң яхшы әниләр, иң яхшы хатыннар буласыбыз килә. Канәгать булып калыр өчен безгә күренеп торган нәтиҗә кирәк, шуңа күрә безнең тырышлыкларыбыз файдасыз калганда без гарьләнәбез».
Картлык һәм сәламәтлекнең начарлануы шулай ук күңел кайтуларга китерергә мөмкин. Булган җитезлеге белән гайрәтлеген югалта барган кеше үзенең чикләнгәнен сизә башлый һәм бу аны тагын да күбрәк күңелсезләндерә. «Барысын да авырганга хәтле җиңел һәм гадәттәгечә эшли алмаганыма минем бик кәефем китә иде»,— дип зарлана Элизабет.
Шулай итеп, боларның барысы да күңел кайтуларның нәрсәдән килеп чыкканын күрсәтә. Әгәр дә шундый хисләргә юл куйсак, без берәүгә дә кирәк түгел икән дигән фикерләр туарга мөмкин. Шулай булгач күңел кайтуларны җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итә һәм көткән нәрсәләребезне акылга сыярлык булуына ничек итеп өйрәнергә?
Көткән нәрсәләрне акылга сыярлык булуына чаралар
Беренчедән, Йәһвәнең акыллы һәм аңлый торган Алла булуын исегездә тотыгыз. Мәдхия 102:14 тә: «Ул безнең нәрсәдән булганыбызны белә, безнең туфрак икәнебезне онытмый»,— дигән искәртү бирелә. Йәһвә мөмкинлекләребезне һәм чикләмәләребезне белеп торганга күрә, ул тик безнең кулдан килгәнне генә көтеп тора. Шундый таләпләрнең берсе — «Алла каршында тыйнак йөрү» (Михей 6:8, ЯД).
Шулай ук Йәһвә безне үзенә дога белән мөрәҗәгать итәргә дәртләндерә (Римлыларга 12:12; 1 Фессалоникилеләргә 5:17). Ләкин, бу безгә ничек ярдәм итә ала? Дога ярдәмендә без фикер йөртүдә сабырлыкка ирешәбез. Ялкынлы дога — безнең ярдәмгә мохтаҗ булуыбызны раслау, тыйнаклык белән басынкылык билгесе. Йәһвә безгә үзенең изге рухының җимешләре булып торучы: ярату, игелеклелек, яхшылык, үз-үзеңне тота белүләрне биреп, безнең догаларыбызга әзерлек белән җавап бирә (Лука 11:13; Галатларга 5:22, 23). Моннан тыш, догада тору тынычсызлыктан һәм үз-үзеңнән канәгать булмаудан котылырга ярдәм итә. Элизабет сүзләренчә, дога аша «син башка бернәрсә белән дә чагыштыра алмаслык юаныч аласың». Охшаш фикер белән Кевин да: «Проблемаларымны җиңәр өчен догада мин йөрәгемнең юаш һәм уйларымның ачык булуын сорыйм. Йәһвә мине беркайчан да ярдәмсез калдырганы юк»,— дип бүлешә. Рәсүл Пауал доганың никадәр әһәмиятле булуын белгән. Шуңа күрә ул: «Бернәрсә өчен дә борчылмагыз, ләкин һәрчак догада һәм үтенечтә рәхмәтләрегезне әйтеп Алла каршында үзегезнең теләкләрегезне ачыгыз,— һәм барлык акылдан да югарырак Алла тынычлыгы йөрәкләрегезне һәм уйларыгызны Гайсә Мәсихтә саклаячак»,— дип киңәш биргән (Филиплыларга 4:6, 7). Әйе, Йәһвә белән дога аша аралашу үзебездән дә, башкалардан да, акылга сыярлык нәрсәләрне көтәргә ярдәм итә.
Ләкин безнең кемнең дә булса юатуы бик кирәк булган минутларыбыз була. Үз вакытында әйтелгән сүз нинди яхшы! Җитлеккән якын дус белән ачыктан-ачык сөйләшү бездә тынычсызлык яисә күңел кайтуы тудыра торган шартларга, кайчакта башкача карарга ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 15:23; 17:17; 27:9). Күңел кайтулары белән көрәш алып барган яшь егет һәм кызлар ата-ана киңәшенең аларга сабыррак булырга ярдәм итүенә ышаналар. Канди: «Әти-әниемнең ярату белән бирелгән киңәше ярдәмендә мин уйлап эш итәргә, сабыррак булырга өйрәндем һәм минем белән аралашу күңеллерәк булып китте»,— дип рәхмәтен белдереп әйтә. Әйе, Гыйбрәтле хикәя 1:8, 9 да: «Улым, әтиеңнең үгет-нәсихәтен тыңла һәм әниеңнең васыятен кире какма. Чөнки бу синең башың өчен бик матур таҗ һәм синең муеның өчен бизәк булыр»,— дигән искәртү бик тә урынлы.
Чамасыз таләпчән кешенең фикер йөртүе нәрсәгә алып барганы турында бер әйтемдә: «Тормыш син дигәнчә булыр дип көтеп торма, югыйсә сине күңел кайтуы көтәчәк»,— дип яхшы чагылдырган. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, үз фикер йөртү ысулын үзгәртергә кирәк. Тыйнаклык һәм басынкылык — башкача әйткәндә, үз чикләмәләребезгә аек караш — бездә көткән нәрсәләребезнең тик сабыррак һәм акылга сыярлык булуын гына тудырачак. Римлыларга 12:3 тә: «үз-үзегез турында тиешлесеннән артыгын уйламагыз»,— дигән шигырь безне кисәтә. Ә Филиплыларга 2:3 дә әйтелгән киңәш безне тыйнак булырга һәм башкаларны үзебездән югарырак куярга дәртләндерә.
Алдарак искә алынган Элизабет үзенең авыруы аркасында бигрәк тә кәефсезләнә торган булган. Ул үз проблемаларына Йәһвәнең карашыннан чыгып караганчы һәм Алла безнең хезмәт итүебезне онытмас дигән фикердә юаныч тапканчы күп вакыт кирәк булган. Хәлдән тайдыргыч авыру Колинны яткан урыныннан тора алмаслык иткән. Башта ул үзенең сәламәт чактагы хезмәт итүен хәзергесе белән чагыштырганда бернәрсә дә түгел дигән хистән котыла алмаган. Ләкин, 2 Коринфлыларга 8:12 дә әйтелгән сүзләр өстеннән уйлану аңа ул хисләрне җиңәргә ярдәм иткән. Шул шигырьдә: «Әгәр дә тырышлык булса, ул кемдә нәрсә булмавына карап түгел, ә нәрсә булуына карап кабул ителә»,— дип әйтелгән. «Мин күпне эшли алмасам да, шулай да нәрсәдер эшли алам бит һәм шул аз булганны да Йәһвә бәяли»,— дип әйтә Колин. Без Еврейләргә 6:10 да: «Алла гаделсез булмаганга күрә сез эшләгән эшләрегезне һәм Аның хакына ясаган ярату эшләрегезне онытмаячак»,— дигән искәртү табабыз.
Алайса безнең көткән нәрсәләребезнең акылга сыярлык булганын ничек белергә? Үз-үзегездән: «Минем көткәннәрем Алланың көткәннәренә туры киләме?» — дип сорагыз. Галатларга 6:4 тә (ЯД): «Һәркем үз эшен күрсәтеп карасын һәм шул чакта аның үзен башкалар белән чагыштырмыйча үз-үзенә генә карап шатланырга сәбәбе булачак»,— дип әйтелә. Гайсәнең: «Минем камытым кулай, һәм Минем йөгем җиңел»,— дигән сүзләрен истә тотыгыз. Әйе, безгә, мәсихчеләргә камыт кидерелгән. Әмма ул кулай һәм җиңел, әгәр дә без аны дөрес итеп киеп йөрергә өйрәнсәк, ул Гайсә вәгьдә иткәнчә безгә көч биреп торачак (Матфей 11:28—30, ЯД).
Акылга сыярлык нәрсәләрне көтүе файдалы
Алланың Сүзенә колак салып аның киңәшләрен куллансак, көткән нәрсәлеребезнең акылга сыярлык булуына өйрәнербез. Шулай эшләп без хәзер дә һәм еллар узгач та игелеген күрербез. Беренчедән, бу безнең физик хәлебезгә шифалы тәэсир итә. Йәһвәнең биргән искәртүләреннән файда алган Женнифер: «Мин тормыш өчен кирәкле көчнең артканын сизәм»,— дип әйтә. Гыйбрәтле хикәя 4:21, 22 дә Йәһвәнең сүзләренә игътибарлы булырга һәм аларны йөрәктә сакларга, «чөнки, аларны тапканнарга, алар яшәү һәм аның бөтен тәненә сәламәтлек» дигән бик нык киңәш бирелә.
Икенчедән, бу психик һәм эмоциональ хәлебезгә уңай тәэсир итә. «Алла Сүзенә үз уем белән йөрәгемә тәэсир итәргә юл биргәндә мин үземне бәхетлерәк хис итәм»,— дип әйтә Тереза. Әлбәттә, тормышыбызда күңел кайтулары белән әле очрашырга туры килер. Ләкин безгә аларны кичерергә җиңел булачак. Изге Язмалар Якуп 4:8 дә: «Аллага якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип өнди. Аннан тыш, Йәһвә безгә тормыш сынауларында көч бирергә һәм безне иминлек белән фатихаларга вәгьдә итә (Мәдхия 28:11).
Әгәр дә көткән нәрсәләребез акылга сыярлык булса, без рухи тынычлыкны саклап калабыз. Ә бу үзе бер фатиха. Без игътибарыбызны тормышның «мөһимрәк» булган әйберләренә юнәлдерәбез (Филиплыларга 1:10, ЯД). Безнең максатларыбыз аек һәм ирешә алырлык була һәм бу зур шатлык китереп канәгатьлек бирә. Моннан тыш, Йәһвәнең барысын да безнең файдага әйләндерәчәген белеп, без зур әзерлек белән аңа таянабыз. «Алланың кодрәтле кулы астына буйсыныгыз, сезне үз вакытында югарыга күтәрер»,— дип өнди Питер (1 Питер 5:6). Йәһвәнең ризалыгыннан да яхшырак тагы бүләк бармы икән?!
[32 биттәге иллюстрацияләр]
Әгәр дә көткән нәрсәләребездә акыллы булырга өйрәнсәк, безгә кайгы белән күңел кайтуларны җиңеп чыгарга җиңел булачак.