Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Тыйнаклар белән акыллылык»

«Тыйнаклар белән акыллылык»

«Тыйнаклар белән акыллылык»

«Ходай синнән нәрсә таләп итә... Аллаң каршында тыйнак йөрергә» (МИХЕЙ 6:8).

1, 2. Тыйнаклык нәрсә ул һәм үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлыктан ул нәрсәсе белән аерылып тора?

КҮРЕНЕКЛЕ рәсүл игътибарны үзенә тартмаска тырыша. Кыю Исраил хакиме үзен әтисе гаиләсендә иң кечкенәсе дип атый. Кайчан да булса җирдә яшәгән кешеләрнең иң бөеге чиксез хакимияткә ия түгел икәнен таный. Бу кешеләрнең һәрберсе тыйнаклык күрсәтә.

2 Тыйнаклык үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлыкның капма-каршысы. Тыйнак кеше үз сәләтләрен аек билгели һәм үзенә тиешле бәя бирә; ул мин-минлектән һәм дан яратучанлыктан азат. Масайганчы, мактанганчы һәм дан яратучанлык күрсәткәнче, тыйнак кеше чикләнгән мөмкинлекләрен һәрвакыт дөрес билгели. Шуңа күрә ул башкаларның тойгыларын һәм фикер йөртүләрен хөрмәт итә һәм исәпкә ала.

3. Нинди мәгънәдә «тыйнаклар белән акыллылык»?

3 Изге Язмаларда: «Тыйнаклар белән акыллылык»,— дип юкка гына әйтелмәгән (Гыйбрәтле хикәя 11:2, ЯД). Тыйнак кеше акыллы, чөнки ул Аллага яраклы юл белән бара һәм хурлык китерә торган үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыктан кача (Гыйбрәтле хикәя 8:13; 1 Питер 5:5). Тыйнак булуның акыллы икәнлеген Алла хезмәтчеләренең бик күп мисаллары раслый. Беренче абзацта китерелгән өч мисалны карыйк.

Пауал «хезмәтче» һәм «йорт төзүче»

4. Пауал нинди хөрмәтле хезмәт алып барган?

4 Пауалның беренче мәсихчеләр арасында күренекле кеше булганы тулысынча аңлашыла. Үзенең хезмәт итү вакытында ул меңнәрчә километр диңгез һәм җир буенча үткән һәм күп җыелышлар оештырган. Моннан тыш, Йәһвә Пауалга күрүләр һәм чит телләрдә сөйләшү сәләте биргән (1 Коринфлыларга 14:18; 2 Коринфлыларга 12:1—5). Һәм шулай ук Алла Пауалны хәзер Мәсихче Грек Язмаларының өлеше булып торучы 14 хат язарга рухландырган. Һичшиксез, Пауал башка рәсүлләргә караганда күбрәк эшләгән дип әйтеп була (1 Коринфлыларга 15:10).

5. Пауал үзе турында тыйнак уйлаганын ничек күрсәткән?

5 Пауал мәсихче эшчәнлегенең үзәгендә булганга күрә, берәрсе ул дан нурларында коенган һәм үз хакимиятен һәртөрле кулланган дип уйларга мөмкин. Ләкин Пауал тыйнак булганга күрә, мондый хәлләр булмаган. Ул үзен «Рәсүлләрнең кечкенәсе» дип атаган һәм «Рәсүл дигән исем йөртергә лаеклы түгел», дип әйткән, «чөнки Алла җыелышын эзәрлекләгән, [ЯД]» (1 Коринфлыларга 15:9). Элекке мәсихчеләрне эзәрлекләүчесе Пауал, Алла белән мөнәсәбәтләрне, гомумән, ә бигрәк тә Аллага хезмәт итүдә хөрмәтле йөкләмәләрне, Алланың, ул лаеклы булмаган, мәрхәмәтлелеге аркасында гына алганлыгын беркайчан да онытмаган (Яхъя 6:44; Ефеслыларга 2:8). Шуңа күрә Пауал аның хезмәтендәге искиткеч казанышлары аны башкалардан югарырак куя дип санамаган (1 Коринфлыларга 9:16).

6. Пауал коринфлылар белән мөгамәлә иткәндә ничек тыйнаклык күрсәткән?

6 Пауалның тыйнаклыгы бигрәк тә коринфлылар белән мөгамәлә итүендә күренә. Күрәсең, коринфлыларның кайберләре күренекле күзәтчеләр дип санаганнардан, шул исәптән Аполлос, Кифа һәм Пауалның үзеннән дә чиктән тыш сокланганнар (1 Коринфлыларга 1:11—15). Ләкин Пауал коринфлылар ягыннан мактау таләп итмәгән һәм аларның үзенә карата сокланучан мөнәсәбәтен үз ихтыяҗларында кулланмаган. Ул аларга «күперенке сөйләм яисә акыллылык» белән килмәгән. Киресенчә, үзе һәм үзенең юлдашлары турында Пауал: «Һәркем безне Мәсихнең хезмәтчеләре һәм Алла серләренең йорт төзүчеләре кебек аңларга тиеш» *,— дип әйткән (1 Коринфлыларга 2:1—5, ЯД; 4:1).

7. Берәрсенә хәтта җитди кисәтү ясаганда да Пауал ничек тыйнаклык күрсәткән?

7 Пауал хәтта берәрсенә җитди кисәтү ясаганда һәм киңәш биргәндә дә тыйнаклык күрсәткән. Ул мәсихчедәшләренә рәсүл абруе белән басым ясамаган, ә «Алла мәрхәмәтлеге» белән һәм «ярату буенча» ялынып күндергән (Римлыларга 12:1, 2; Филимонга 8, 9). Ни өчен соң Пауал шулай эшләгән? Чөнки үз кардәшләренең «иманнары өстеннән хакимиятне алмаган», ә үзен аларның «көрәштәше» (ХТ) дип санаган (2 Коринфлыларга 1:24). Беренче гасырның җыелышлары Пауалны шулай яратуында, үз ролен һичшиксез, аның тыйнаклыгы уйнаган (Ап. эшләре 20:36—38).

Безнең билгеләнешләргә тыйнак караш

8, 9. а) Үзебез турында безгә ни өчен тыйнак уйларга кирәк? б) Җаваплы булганнар ничек итеп тыйнаклык күрсәтә алалар?

8 Пауал бүгенге мәсихчеләр өчен искиткеч үрнәк биргән. Безгә нинди йөкләмәләр бирелүгә бәйсез рәвештә, беркем дә үзен башкалардан югарырак куярга тиеш түгел. Пауал: «Кем бернәрсә дә булмыйча үзен нәргә дә булса саный икән, шул үз-үзен алдата»,— дип язган (Галатларга 6:3). Ни өчен? «Чөнки барысы да гөнаһ эшләгәннәр һәм Алла данын югалтканнар» (Римлыларга 3:23; 5:12). Әйе, безнең барыбызга да Адәмнән гөнаһ һәм үлемне мирас итеп алганыбызны онытырга ярамый. Махсус билгеләнешләр безне бозык, гөнаһлы хәлдән коткармыйлар (Вәгазьче 9:2). Пауал белән булган очрактагы кебек, кешеләр тик Алланың, без лаеклы булмаган мәрхәмәтлелеге аркасында гына Алла белән яхшы мөнәсәбәтләрне үстерә алалар, ә бигрәк тә махсус хезмәткә дә лаек булалар (Римлыларга 3:12, 24).

9 Моны аңлап, тыйнак кеше билгеләнеше аркасында үзенә-үзе исе киткән булмый һәм уңышлары белән дә мактанмый (1 Коринфлыларга 4:7). Киңәшләр яисә күрсәтмәләр биргәндә ул моны хуҗа кебек түгел, ә бердәмлектә эшләгән кеше кебек бирә. Кардәшкә нинди дә булса бер йөкләмә башкаруында уңышларга ирешкәч, мактау сүзе эзләргә яисә имандашларының сокланучан мөнәсәбәтләрен үз ихтыяҗларында кулланырга кирәкми (Гыйбрәтле хикәя 25:27; Матфей 6:2—4). Чын кыйммәтле булган мактау башкалардан чыга һәм аны таләп итеп йөрмиләр. Әгәр дә безне мактыйлар икән, безгә үзебез турында кирәкледән артыгын уйларга ярамый (Гыйбрәтле хикәя 27:2; Римлыларга 12:3).

10. Ничек бер карашка гел беленми торган кешеләр чынлыкта «иманга бай» була алуларын аңлатыгыз.

10 Әгәр дә безгә җаваплылык бирелгән икән, тыйнаклык безгә үз әһәмиятлегебезгә басым ясамаска һәм җыелыш тик безнең сәләтләребез һәм тырышлыгыбыз аркасында гына гөрләп үсә дигән тәэсирне барлыкка китермәскә ярдәм итә. Әйтик, кемдер сәләтле укытучы (Ефеслыларга 4:11, 12). Ләкин тыйнаклык, безгә очрашуларда алган кайбер мөһим дәресләребез сәхнәдән өйрәтелми дип әйтеп тора. Мәсәлән, ятим ата-аналарның балалары белән бергә даими Патшалык Залына җыелышларга йөрүе безне дәртләндермиме? Яисә өзлексез күңелсезлектә йөри торган кешенең, даими кирәксезлек тоюына карамастан, тугрылыклы рәвештә җыелышларга йөрүе? Яисә яшь кызның, я егетнең мәктәптәге һәм башка урыннардагы яман тәэсиренә карамастан рухи яктан үсүе? (Мәдхия 83:11). Бу кешеләр, бәлкем, күз алдында түгелдер. Аларның нинди сафлык сынаулары белән очрашканнарын аз гына кеше белә. Ә бәлкем алар «иманнары белән» билгелерәк кешеләр кебек «байдыр» (Якуп 2:5). Ахыр нәтиҗәдә Йәһвәнең яхшы мөнәсәбәте тугрылык белән казаныла бит (Матфей 10:22; 1 Коринфлыларга 4:2).

Гидеон әтисе йортында «кечкенәсе»

11. Алла пәйгамбәре белән сөйләшкәндә Гидеон ничек тыйнаклык күрсәткән?

11 Манасси кабиләсеннән булган батыр яшь кеше Гидеон Исраил халкының тыныч булмаган чорында яшәгән. Алла халкы җиде ел мадианлылар изүе астында газапланган. Ләкин Йәһвә үз халкын азат итәргә карар иткән вакыт килгән. Гидеон янына фәрештә килгән һәм: «Ходай синең белән, көчле ир!» — дип әйткән. Гидеон, тыйнак кеше, көтелмәгән мактаудан кызыгып алданмаган, ә хөрмәт белән (ЯД): «Гафу ит мине, минем әфәндем, ләкин Йәһвә безнең белән бергә булса, ни өчен соң без моның барысына дучар булдык?» — дип җавап биргән. Фәрештә бар нәрсәне аңлаткан һәм Гидеонга: «Исраилне Мадианлылар кулыннан коткар»,— дип мөрәҗәгать иткән. Моңа Гидеон ничек җавап биргән? Бу йөкләмәне милли батыр булырга мөмкинлек итеп, ашкынып аласы урынга Гидеон: «Ходаем! Исраилне мин ничек коткарыйм? Менә минем кабиләм Манасси буынында иң ярлы, һәм мин дә әтием йортында кечесе [кечкенәсе, ЯД] генә»,— дип җавап биргән. Нинди тыйнаклык! (Хакимнәр 6:11—15).

12. Йөкләмәсен үтәвендә Гидеон ничек уйлап эш итүчәнлек күрсәткән?

12 Гидеонны сугышка җибәргәнче Йәһвә аны сынаган. Ничек? Гидеонга әтисенең Баалга багышланган корбан чалу урынын тар-мар итәргә һәм аның янында торган изге агачны чабып ташларга боерык бирелгән. Бу йөкләмә батырлык таләп иткән, ләкин Гидеонның моны ничек итеп үтәгәнендә аның тыйнаклыгы һәм уйлап эш итүчәнлеге күренгән. Бу йөкләмәне барлык кеше алдында үтәр урынына Гидеон төнлә — аны беркем дә күрмәгәндә эшләгән. Моннан тыш Гидеон, бу йөкләмәне үтәүгә кирәкле саклык белән керешкән. Ул, бәлкем, берничәсе сакта торсын, ә башкалары аңа корбан чалу урынын ватарга һәм изге агачны чабарга ярдәм итсен өчен, үзе белән ун кол алгандыр *. Ничек кенә булса да, Йәһвә фатихасы белән Гидеон бу йөкләмәне үтәгән һәм вакыт үткәч, Алла аны Исраилне мадианлылардан азат итәр өчен кулланган (Хакимнәр 6:25—27).

Тыйнаклык һәм уйлап эш итүчәнлек күрсәтү

13, 14. а) Берәр эшкә билгеләнгәндә без ничек тыйнаклык күрсәтә алабыз? б) А. Х. Макмиллан кардәш тыйнаклыкның искиткеч үрнәген ничек күрсәткән?

13 Гидеонның тыйнаклыгы безне күпкә өйрәтә. Мәсәлән, безне берәр эшкә билгеләгәч, без моңа ничек мөгамәлә итәбез? Иң беренче булып, бу безгә нинди дәрәҗәле урын һәм авторитет китерә дип уйлыйбызмы? Яисә бу йөкләмәне үти алабызмы дип тыйнаклык һәм дога белән уйлыйбызмы? Үзенең җир тормышын 1966 елда үтәгән кардәш А. Х. Макмиллан бу яктан безгә яхшы үрнәк калдырган. Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең беренче президенты Ч. Т. Рассел бер тапкыр кардәш Рассел булмаганда җитәкчелекне кемнең алып бара алуы хакында Макмилланның фикерен сораган. Аннан соң булган фикер алышуда Макмиллан кардәш, үзенең кандидатурасын моның өчен яхшы мөмкинлек булса да, бер тапкыр да тәкъдим итмәгән. Нәтиҗәдә Рассел кардәш Макмилланны бу билгеләнешне кабул итәр өчен уйлап карарга тәкъдим иткән. Күп еллар үткәч, Макмиллан кардәш: «Минем тез буыннарым йомшарып китте. Мин аңа көчем җитәрлек ярдәм күрсәтергә шат булыр идем дип әйткәнче, барысын да җентекләп уйладым, моңа бик җитди рәвештә мөгамәлә иттем һәм күпмедер вакыт дога кылдым»,— дип язган.

14 Моннан соң озак вакыт та үтмәгән Рассел кардәш үлгән һәм Күзәтү Манарасы Җәмгыяте президентының урыны бушап калган. Ч. Расселлның соңгы вәгазь сәяхәте вакытында җитәкчелекне Макмиллан кардәш алып барган һәм бер кардәш: «Мак, синең бу постны алыр өчен бик зур мөмкинлекләрең бар. Рассел кардәш читтә булганда син аның махсус вәкиле идең һәм ул безгә синең барлык әйткәннәреңне үтәргә кушты. Ул китте һәм кайтмады. Күрәсең сиңа җитәкчелекне үз кулыңа алырга кирәктер»,— дип әйткән. Макмиллан кардәш: «Юк, кардәш, моңа болай мөгамәлә итү дөрес түгел. Бу Ходай эше һәм аның берләшмәсендә ул нинди урын бирсә, син шунда буласың; һәм мин бу урын минем өчен дип уйламыйм»,— дип җавап биргән. Шуннан соң Макмиллан кардәш бу урынга башка кандидатураны тәкъдим иткән. Гидеон кебек ул үзе турында тыйнаклык белән уйлаган. Безгә дә үзебез турында нәкъ шулай ук уйларга кирәк.

15. Уйлап эш итүчәнлекне вәгазьләгәндә ничек кулланып була?

15 Безгә дә үз йөкләмәләребезне үтәгәндә тыйнак булырга кирәк. Гидеон уйлап эш итүчәнлек күрсәткән һәм үз дошманнарының ачуын юкка чыгарырга тырышмаган. Вәгазь вакытында кешеләр белән сөйләшкәндә безгә шулай ук тыйнаклык һәм уйлап эш итүчәнлек күрсәтергә кирәк. Дөрес, без рухи сугыш алып барабыз һәм «ныгытмаларны» һәм «фикер йөртүләрне» тар-мар итәбез (2 Коринфлыларга 10:4, 5). Ләкин без кешеләр белән эреләнеп сөйләшергә яисә аларга безнең хәбәргә үпкәләргә сәбәп бирергә тиеш түгел. Киресенчә, безгә аларның фикер йөртүләрен хөрмәт итәргә, безне берләштергән нәрсәләргә игътибарыбызны юнәлдерергә һәм безнең игълан иткән хәбәребезнең яхшы якларында тупланырга кирәк (Ап. эшләре 22:1—3; 1 Коринфлыларга 9:22; Ачыш 21:4).

Гайсә — тыйнаклыкның иң яхшы үрнәге

16. Гайсә үзе турында тыйнак уйлаганын ничек күрсәткән?

16 Тыйнаклыкның искиткеч үрнәген Гайсә Мәсих күрсәткән *. Үз Атасы белән якын мөнәсәбәтләренә карамастан, Гайсә кайбер сораулар аның вәкаләт чигенең тышында урнашканын әзерлек белән таныган (Яхъя 1:14). Мәсәлән, Якуп һәм Яхъяның әнисе аның уллары Патшалыкта Гайсәнең янында утырсыннар иде дип сорагач, ул: «Минем уң ягымда һәм сул ягымда утырырга рөхсәт бирү Минем кулымда түгел»,— дип әйткән (Матфей 20:20—23). Икенче чакта Гайсә шунда ук: «Мин Үз ихтыярым белән һичнәрсә эшли алмыйм. ...Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атаның ихтыярын эзлим»,— дип таныган (Яхъя 5:30; 14:28; Филиплыларга 2:5, 6).

17. Гайсә башкалар белән мөгамәлә иткәндә ничек тыйнаклык күрсәткән?

17 Гайсә камил булмаган кешеләрдән һәрбер яктан югарырак булган, һәм аның Атасы, Йәһвә аңа башка беркемдә дә булмаган хакимиятне биргән. Ләкин моңа да карамастан Гайсә аның артыннан баручылар белән мөгамәлә иткәндә тыйнаклык күрсәткән. Үз белемнәре белән аларны шаккаттырырга тырышмаган. Ул игътибарлы булган һәм аларның кеше ихтыяҗларын мәрхәмәтле рәвештә игътибарга алган (Матфей 15:32; 26:40, 41; Марк 6:31). Димәк, Гайсә камил булса да чиктән тыш таләпчән булмаган. Ул үз шәкерләреннән алар булдыра ала торганнан күбрәкне таләп итмәгән һәм беркайчан да чиктән тыш мәшәкатьләндермәгән (Яхъя 16:12). Аның белән аралашканда күбесенең тынычлык тапканына искитәрлек бернәрсә дә юк! (Матфей 11:29).

Тыйнаклыкта Гайсәгә охшарга тырышыгыз

18, 19. а) Гайсәгә тыйнаклыкта без үз-үзебез турында уйлаганда б) башкалар белән мөгамәлә иткәндә ничек охшаш булырга тырыша алабыз?

18 Әгәр дә яшәгән кешеләр арасында иң бөеге тыйнаклык күрсәткән икән, безгә аны бигрәк тә күрсәтергә кирәк. Камил булмаган кешеләр аларның абсолют хакимиятләре юклыгын еш кына танырга ашыкмыйлар. Ләкин мәсихчеләр Гайсәгә охшарга тырышып, тыйнак булырга омтылалар. Алар таләпләргә туры килгән кешегә бурычлар бирергә горурлыкларына комачауларга рөхсәт итмиләр; алар эрелек һәм җитәкчелек алып барыр өчен куелган кешеләрнең сүзләрен тыңларга теләмәгәнлек күрсәтмиләр. Аларның бергә эшләргә әзерлеге җыелышларда барысы да «әдәпле һәм тәртипле» булуны мөмкин итә (1 Коринфлыларга 14:40).

19 Тыйнаклык шулай ук безне башкалардан бик күп көтмәскә һәм аларның ихтыяҗларын игътибарга алырга дәртләндерәчәк (Филиплыларга 4:5). Бәлкем, безнең башкаларда булмаган сәләтләр һәм яхшы сыйфатлар бардыр. Ләкин әгәр дә без тыйнак булсак, без башкалардан һәрвакыт без үзебез теләгәнчә эшләүләрен көтмәячәкбез. Һәрбер кешенең мөмкинлеге чикләнгәнен белеп, без тыйнаклык күрсәтеп, тирә-яктагыларыбызга таләпчән булмыйбыз. Питер: «Барысыннан да күбрәк бер-берегезгә ихлас яратуыгыз булсын, чөнки ярату күп гөнаһларны каплый»,— дип язган (1 Питер 4:8).

20. Тыйнаксызлыкка һәрбер омтылышны ничек җиңеп була?

20 Без чыннан да тыйнаклар белән акыллылык икәнен белдек. Ә әгәр дә сез үзегездә тыйнаксызлыкка һәм үз-үзегезгә чиктән тыш ышанганлык омтылышы сизәсез икән, нәрсә эшләргә? Өметсезлеккә бирелмәгез. «Үз хезмәтчеңне үз-үзенә чиктән тыш ышанган эшләрдән тотып кал; алар минем өстән хаким итмәсен»,— дип дога кылган Давытның үрнәге буенча эшләгез (Мәдхия 18:13, 14, ЯД). Пауал, Гидеон һәм иң мөһиме Гайсә Мәсихнең үрнәгенә охшарга тырышып, без үз тәҗрибәбездә: «Тыйнаклар белән акыллылык»,— дигән сүзләрнең дөреслегенә ышанабыз (Гыйбрәтле хикәя 11:2, ЯД).

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. «Хезмәтче» дип тәрҗемә ителгән Грек сүзе зур корабльдә аскы рәттәге ишкәкләрдә утыручы колны аңлатырга мөмкин. «Йорт төзүчегә» исә күбрәк йөкләмәләр, мәсәлән утар артыннын карауны ышанып тапшыра алганнар. Ләкин хуҗаларның күбесе «йорт төзүчеләрне» галерадагы ишкәкчеләр кебек колга санаганнар.

^ 12 абз. Гидеонның уйлап эш итүен һәм саклыгын куркаклык дип санарга кирәкми. Аның батырлыгы Еврейләргә 11:32—38 дә раслана. Анда Гидеон «ныгыганнар» һәм «сугышта нык булганнар» арасында искә төшерелә.

^ 16 абз. Тыйнаклык үз эченә үз мөмкинлекләреңнең чиге барлыгын аңлауны алганга күрә, Йәһвәне тыйнак шәхес дип әйтергә ярамый. Ләкин ул басынкы. Мәдхия 17:36 да без: «Синең мәрхәмәтлелегең [«басынкылыгың», ЯД] мине югарыга күтәрә»,— дип укыйбыз.

Сезнең исегездәме?

• Тыйнаклык нәрсә ул?

• Тыйнаклыкта без ничек Пауалга охшарга тырыша алабыз?

• Гидеон үрнәгеннән тыйнаклык турында без нәрсә белә алабыз?

• Гайсә тыйнаклыкның нинди иң яхшы үрнәген күрсәткән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Пауал үз тыйнаклыгы белән мәсихчедәшләренең яратуын казанган.

[26 биттәге иллюстрация]

Алла ихтыярын үтәвендә Гидеон саклык күрсәткән.

[28 биттәге иллюстрация]

Алла Улы Гайсә һәр яктан тыйнаклык күрсәтә.