Хакимияткә хөрмәт. Бу ни өчен мөһим?
Хакимияткә хөрмәт. Бу ни өчен мөһим?
ПОЛИЦИЯНЕҢ безне талаган яисә безнең гаиләне куркыткан җинаятьчеләрне кулга алырга хакимияте булуына кем шатланмый? Ә судка җинаятьчеләргә җәза бирер һәм шуның белән алардан җәмгыятьне яклар өчен бирелгән хакимияткә безнең рәхмәтләребезне белдерәсебез килмиме?
Хөкүмәт җыя торган салым исәбенә гадәттә түләнә торган юллар карау, медицина һәм мәгариф кебек башка файдалы хезмәт күрсәтүләрне дә искә төшерергә мөмкин. Чын мәсихчеләр законлы урнаштырылган хакимиятне хөрмәт итәргә кирәк икәнен әзерлек белән таныйлар. Ләкин ни дәрәҗәдә? Һәм бу хөрмәтне тормышның кайсы якларында күрсәтергә кирәк?
Җәмгыятьтәге хакимият
Изге Язмаларда барлык кешеләр дә алар Аллага ышаналармы яисә юкмы җәмгыятьтә урнаштырылган үз халкының игелеге турында кайгырта торган хакимиятне хөрмәт итәргә тиешлеге турында әйтелә. Бу турыда рәсүл Пауал Рим шәһәрендәге имандашларына язган булган һәм безгә аның Римлыларга 13:1—7 дә язган сүзләрен карап чыгу файдалы булыр.
Рим ул вакытта дөнья державасы булган, ә Пауал Рим гражданины булган. Якынча безнең эраның 56 елында язылган хатында Пауал мәсихчеләргә тыңлаучан гражданнар булырга киңәш биргән. Ул: «Һәрбер җан югары хакимиятләргә буйсынсын; чөнки Алладан булмаган хакимият юк; яшәп килүче хакимиятләр Алла тарафыннан урнаштырылган»,— дип язган.
Бу сүзләр белән Пауал Алла рөхсәте булмаса бөтенләй бернинди дә кеше хакимиятләренең булмаганын аңлата. Бу мәгънәдә югары хакимиятләр Алла ниятендә чагыштырмача урын тоталар. Һәм нәтиҗәдә, «хакимияткә каршы килүче Алла төзелешенә каршы килә».
Югары хакимиятләр әдәпле гражданнарны мактарга мөмкин, ләкин шушы ук хакимиятләр закон бозучыларга җәза да бирергә мөмкин. Явызлык эшләүчеләрнең хакимиятләр үз хокуклары белән «үч алучы» буларак файдаланырлар дип, куркырга барлык нигезләре дә бар, чөнки ул чагында хөкүмәтләр «Алла хезмәтчеләре» буларак эш итәләр.
Пауал үз үгет-нәсихәтен: «Шуңа күрә җәза алу куркуыннан гына түгел, ә намус буенча
буйсынырга кирәк. Шуның өчен сез салым да түлисез; чөнки алар — Алла хезмәтчеләре, шуның белән өзлексез шөгыльләнәләр»,— дигән сүзләр белән тәмамлый.Салым сыйфатында җыелган акчаларны кулланган өчен салым түләүчеләр түгел, ә югары хакимиятләр җаваплы. Намуслы гражданин буларак, мәсихче үз вөҗданын саф итеп саклый. Мәсихче югары хакимиятләргә буйсынып һәм кирәкле салымнарны түләп, ул яшәгән җәмгыятьтә кабул ителгән законнарны гына түгел, ә Алла таләпләрен дә үтәгәнен белә.
Гаилә һәм хакимият
Ә гаиләдә нинди хакимият бар? Бәләкәй бала игътибарны үзенә еш кына елау яисә кычкыру белән җәлеп итә. Ләкин акыллы ата-аналар кайчак бала чыннан да нәрсәгә дә булса мохтаҗ, кайчакта бу көйсезлек кенә икәнен аералар. Кайвакыт бала үсүенә карап, аңа нәрсә теләсә шуны эшләргә, хәтта үз кагыйдәләрен куярга да рөхсәт итәләр. Ләкин балаларның тәҗрибәләре юк һәм алар гаиләнең, шулай ук тулысынча җәмгыятьнең нигезен какшата торган җинаятьчел яисә ниндидер әдәпсез эшләргә тартылырга мөмкин. Күп кенә урынлы хакимиятләргә бу бик тә яхшы таныш.
«Мондый балаларга без лаеклы» дигән китапны язган Розалинд Майлз: «Ата-аналар балаларын бик соң тәрбияли башлыйлар. Баланы аның туу мизгеленнән үк тәрбияли башларга кирәк»,— дип әйтә («Children We Deserve»). Әгәр дә ата-аналар иң баштан ук балалар белән яхшы мөгамәлә итсәләр һәм ата-ана хакимияте белән акыллы куллансалар, әгәр дә алар үз тәрбия эшләрендә эзлекле булсалар, шул чакта балалар бу хакимияткә һәм аның белән бәйле булган яратучан тәрбияләүгә буйсынырга тиз өйрәнәләр.
Изге Язмаларда гаиләдәге хакимият турында күп мәгълүматлар бар. Гыйбрәтле хикәяләр китабында акыллы Сөләйман: «Улым, әтиеңнең үгет-нәсихәтен тыңла һәм әниеңнең васыятен кире какма»,— дип, Алладан куркучан ата-аналар, балаларын бергә тәрбияләргә тиеш икәненә игътибар бирә (Гыйбрәтле хикәя 1:8). Әгәр дә ата-аналар тәрбия сорауларында бердәм булсалар, балалар ата-ана алардан нәрсә таләп иткәнен һәм бу яисә башкага алар ничек караганнарын беләләр. Кайчак үзләренекен эшләргә тырышып, балалар ата-аналарны үзләренчә эшләтергә алдаларга тырышалар. Ләкин ата-аналарның үз хакимиятләрен куллануда бердәм булуы балалар өчен ышанычлы таяныч була.
Изге Язмаларда балаларының гына түгел, шулай ук хатынының рухи уңышлыгы өчен ир кеше җаваплы икәнлеге аңлатыла. Бу башлык булу дигән термин белән сурәтләнә. Ир кеше ничек башлык булырга тиеш соң? Пауал җыелышның Башлыгы Мәсих булган кебек, шулай ук ир хатынның башлыгы икәнен күрсәтә һәм: «Ирләр, Мәсих җыелышны [рухи кәләшен] яраткан кебек һәм аның өчен Үзен биргән кебек, хатыннарыгызны яратыгыз»,— дип кушымта ясый (Ефеслыларга 5:25, ЯД). Әгәр дә ир кеше Гайсәгә охшарга тырышса һәм ярату белән өстенлек итсә, аның хатыны аны «тирән хөрмәт итәчәк» (Ефеслыларга 5:33, ЯД). Мондый гаиләдәге балалар Алла биргән хакимиятнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнен күрәчәкләр һәм теләк белән буйсыначаклар (Ефеслыларга 6:1—3).
Ә ятим бала үстергән, шул ук санда тол булып калган ата-аналарга нәрсә эшләргә? Балаларны әтисе яисә әнисе тәрбияләвенә карамастан, аларның һәрберсе Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих авторитетына мөнәсәбәт итә ала. Гайсә һәрчак хакимияте булган кебек сөйләгән. Бу хакимият Алладан һәм Алла тарафыннан язылган Язмалардан бирелгән булган (Матфей 4:1—10; 7:29; Яхъя 5:19, 30; 8:28).
Яшәеш 6:22; Гыйбрәтле хикәя 13:20; Матфей 6:33; 1 Коринфлыларга 15:33; Филиплыларга 4:8, 9). Шулай ук ата-аналар, Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны куллана алалар. Бу басмалар ата-аналарга балаларда Язмаларның авторитетын тануның ничек файдалы икәнен аңлавын тәрбияләргә ярдәм итәр өчен аеруча хәзерләнгәннәр *.
Изге Язмаларда балаларга очрый торган проблемаларга кагылышлы күп кыйммәтле принциплар табарга мөмкин. Бу принципларны белеп һәм кулланып, ата-аналар балаларына яратучан һәм файдалы киңәшләр бирә алачаклар (Мәсихчеләр җыелышы һәм хакимият
«Бу Минем Сөекле Улым, Мин Аның белән ризамын; Аның сүзен тыңлагыз» (Матфей 17:5). Бу сүзләр Йәһвә Алланың Гайсәгә сөйләргә вәкаләт бирүен раслаган. Гайсәнең әйткән сүзләре Инҗилнең дүрт китабында язылган һәм без аларга һәрчак мөрәҗәгать итә алабыз.
Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә: «Миңа күктә һәм җирдә бөтен вәкаләт [хакимият] бирелде»,— дип әйткән (Матфей 28:18). Үз җыелышының башлыгы буларак, Гайсә җирдә калган майланган, аның эзеннән баручыларның артыннан игътибар белән генә күзәтмәгән, ә безнең эраның 33 елындагы Уңыш бәйрәмендә изге рух иңгәннән соң, аларны хакыйкать каналы — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп куллана башлаган (Матфей 24:45—47; Ап. эшләре 2:1—36). Моның барысына да ирешер һәм мәсихчеләр җыелышын ныгытыр өчен ул нәрсә эшләгән? «Өскә күтәрелгәч... кешеләр сыйфатында бүләкләр биргән» (Ефеслыларга 4:8, ЯД). «Кешеләр сыйфатындагы бүләкләр» — бу изге рух белән куела торган һәм имандашларының рухи кызыксынулары турында кайгыртырга хакимият бирелгән мәсихче өлкәннәре (Ап. эшләре 20:28).
Шуңа күрә Пауал: «Сезгә Алла сүзен вәгазьләгән үзегезнең нәсихәтчеләрегезне искә төшерегез һәм аларның тормышлары тәмамлануына карап, аларның иманнарына охшарга тырышыгыз»,— дип киңәш биргән. Бу Аллага тугрылыклы булган ирләр Гайсәнең үрнәге буенча төгәл барганга күрә, аларның иманнарына охшарга тырышу акыллы. Шуннан соң Пауал: «Үзегезнең нәсихәтчеләрегезгә итагать итегез һәм күндәм булыгыз, чөнки алар сезнең өчен хисап бирергә тиешле кебек, сезнең җаннарыгыз турында бертуктаусыз кайгырталар; алар аны зар белән түгел, шатланып эшләсеннәр, чөнки ул сезнең өчен файдалы булмый»,— дип кушымта ясый (Еврейләргә 13:7, 17).
Бу кисәтүне санга сукмаганда нәрсә була? Беренче гасырның мәсихче җыелышындагы кайберләр нәкъ шулай эшләгәннәр һәм мөртәтләр булганнар. Пауал кайберәүләрдә иманны җимергән һәм аларның буш сөйләшүләре «изгене мәсхәрә иткән» Именей һәм Филитны искә төшерә. Бу кешеләр, аерым алганда, яңадан терелү күрәсең, рухи яисә символлаштырылган инде булган һәм шуңа күрә, киләчәктә Алла Патшалыгы идарә иткәндә яңадан терелү инде булмаячак дип раслаганнар (2 Тимәтигә 2:16—18, ЯД).
Һәм шунда тиешенчә урнаштырылган хакимият ярдәмгә килгән. Мәсихче өлкәннәр мондый раслауларны кире кага алганнар, чөнки алар Гайсә Мәсих вәкилләре буларак, Язмалар авторитеты белән кулланганнар 2 Тимәтигә 3:16, 17). Нәкъ шулай ук «хакыйкатьнең таянычы һәм раславы» дип аталган бүгенге мәсихчеләр җыелышы белән дә эшләр бара (1 Тимәтигә 3:15). Ялган тәгълиматлар Изге Язма битләрендә безнең өчен «кыйммәтле хәзинә» кебек сакланган «акыллы тәгълиматлар үрнәген» беркайчан да җимермәячәкләр (2 Тимәтигә 1:13, 14).
(Дөньяда кешеләр хакимиятне азрак һәм азрак хөрмәт итсәләр дә, без мәсихчеләр буларак, җәмгыятьтә, гаиләдә һәм җыелышта урнаштырылган хакимият аларга яхшылык китергәнен таныйбыз. Хакимиятне безнең физик, эмоциональ һәм рухи иминлегебез өчен хөрмәт итәргә кирәк. Әгәр дә без Алла урнаштырган хакимиятне танысак һәм хөрмәт итсәк, безне иң бөек хакимияткә ия булган Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих яклыйлар һәм бу яклау безгә мәңге яхшылык китерәчәк (Мәдхия 118:165; Еврейләргә 12:9).
[Искәрмә]
^ 17 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) һәм «Гаилә бәхетенең сере» (рус) дигән китапларны карагыз.
[5 биттәге өстәмә текст]
Изге Язмаларда гаиләдәге хакимият турында бик күп мәгълүматлар бар.
[6 биттәге иллюстрация]
Ятим бала тәрбияли торган ата-аналар Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих авторитетына мөрәҗәгать итә алалар.
[7 биттәге иллюстрацияләр]
Мәсихчеләр гаиләдә, мәсихчеләр җыелышында һәм җәмгыятьтә тиешенчә урнаштырылган хакимият аларга яхшылык китергәнен таныйлар.
[Рөхсәте белән]
Photo by Josh Mathes, Collection of the Supreme Court of the United States