Хакимияткә хөрмәт. Ул ни өчен җитешми?
Хакимияткә хөрмәт. Ул ни өчен җитешми?
«Бер көнне, закон белән билгеләнгән дини һәм дөньяви, иҗтимагый һәм сәяси хакимиятне ачыктан-ачык санга сукмаучы бөтен дөнья буенча таралган күренешенә карап, үткән унъеллык үзенчәлекле дип, исәпләнүе мөмкин».
ЮГАРЫДАГЫ сүзләрне 1960 елларда тарихчы һәм фәлсәфәче Ханна Арендт әйткән. Шуннан бирле күп еллар үткән инде. Әмма бүген дә хакимиятне хөрмәт итмәү башка көннәргә караганда көчлерәк күренә.
Мәсәлән, «Таймс» дигән Лондон газетасында: «Кайбер ата-аналар үз балалары өстеннән укытучының хакимиятен санга сукмыйлар һәм әгәр дә укытучылар тәртипкә өйрәтергә теләп аларның балаларына искәртү бирергә тырышсалар зарланалар». Еш кына балаларга мәктәпләрдә җәза биргән вакытта, ата-аналары мәктәпкә киләләр һәм укытучыларны куркытып кына калмыйлар, хәтта аларга хөҗүм дә итәләр.
Башка басмада Бөек Британия мәктәпләре директорларының Милли берләшмә вәкиле: «Кешеләр: „Мин тиеш“, дип әйтер урынга „Минем хокукым бар“, дип әйтәләр»,— дигән сүзләре китерелә. Кайбер ата-аналар үз балаларына хакимияткә кирәкле хөрмәт күрсәтүне тәрбияләмиләр, хәтта аларны кисәтмиләр дә һәм башкаларга да аларга кисәтү ясарга рөхсәт итмиләр. Үзсүзле балаларга ата-ана һәм укытучы хакимиятен санга да сукмаска рөхсәт ителгәч, моның нәрсәгә алып киләчәген аңлавы авыр түгел. Шуңа күрә күзәтүче Маргаретт Дрисколл, «нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен белми һәм хакимиятне гел дә хөрмәт итми торган яңа буын» барлыкка килә, дип яза.
«Тайм» дигән журналда бастырылган «Югалып калган буын» дигән мәкаләдә Россиядәге яшүсмерләрнең ышанычларын югалтканлыгына игътибар бирелә һәм популяр булган рэп башкаручының: «Мәңгелек һәм гадел бернәрсә дә булмаган дөньяда туган кеше ничек җәмгыятькә ышана ала?» — дип әйткән сүзләре китерелә. Аның тойгылары белән социолог Михаил Топалев да ризалаша: «Бу яшүсмерләр надан түгел. Хөкүмәт аларның ата-аналарын алдаганын, ата-аналарының саклык акчаларын ничек югалтканын һәм эшсез калуларын күреп торганнар. Без алардан хакимияткә карата хөрмәт көтә алабызмы?»
Әлбәттә, хакимияткә тик яшьләр генә ышанмый дип нәтиҗә ясау, дөрес булмас иде. Бүгенге көннәрдә төрле яшьтәге кешеләр һәркайсы хакимияткә ышанмыйлар, хәтта хөрмәт күрсәтмичә мөгамәлә итәләр. Бу бернинди хакимияткә дә ышанырга ярамый дигәнне белдерәме? Әгәр дә хакимият «идарә итү, әмер биреп тору, үз ихтыярыңа буйсындыру хокукы һәм мөмкинлеге» кебек билгеләнеп, дөрес кулланыла икән, шул чакта ул яхшылыкка юнәлдерелгән көч була ала. Ул аерым кешеләргә дә, тулысынча җәмгыятькә дә файда китерә ала. Моның ничек мөмкин булуы киләсе мәкаләдә каралачак.