Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңадан терелүгә өметнең көче бар

Яңадан терелүгә өметнең көче бар

Яңадан терелүгә өметнең көче бар

«Мин барысыннан да баш тарттым... Аны [Гайсә Мәсихне] һәм Аның яңадан терелүенең көчен белер өчен» (ФИЛИПЛЫЛАРГА 3:8—10).

1, 2. а) Күп еллар элек бер рухани яңадан терелүне ничек сурәтләгән? б) Яңадан терелү ничек булачак?

ПРЕССАДА 1890 ел башларында Бруклиннан (Нью-Йорк, АКШ) булган бер руханиның гаҗәеп чыгышы турында әйтелгән иде. Ул терелтеп торгызу вакытында кайчандыр кеше тәне булган барлык сөякләр һәм итләр бергәләп җыелган булачак — кеше тәне утта янганмы яисә һәлакәткә эләккәнме, аны ерткыч ашаганмы яисә ул ашламага әйләнгәнме юкмы булуына бәйсез рәвештә, яңадан яшәүгә торгызылачак, дип әйткән. Руханиның сүзләре буенча, 24 сәгать дәвамындагы бер билгеле көндә җир миллиард үлгәннәрнең куллары, аяклары, бармаклары, сөякләре, сеңерләре һәм тиресе белән тулачак. Бу кисәкләр шул ук тәннең башка кисәкләрен эзләячәкләр. Шуннан соң оҗмах һәм тәмугътан җаннар кайтачак һәм яңадан терелгән тәннәргә кереп урнашачак.

2 Баштагы атомнарны яңадан берләштерү юлы белән терелтеп торгызу — бу логикалы түгел һәм моннан тыш, кешенең үлемсез җаны юк (Вәгазьче 9:5, 10; Йәзәкил 18:4). Үлеләрне яңадан терелтә торган Аллага, Йәһвәгә кеше тәне иң башта торган материянең атомнарын җыярга кирәкми. Ул яңадан терелгәннәр өчен яңа тәннәр барлыкка китерә ала. Йәһвә үлгән кешеләрне яңадан яшәргә кайтарыр өчен, аларга мәңге яшәү мөмкинлеге биреп, Үзенең Улына, Гайсә Мәсихкә, көч биргән (Яхъя 5:26). Шуңа күрә Гайсә: «Мин — терелү һәм тормыш; Миңа иман иткән кеше үлсә дә, яшәр»,— дип әйткән (Яхъя 11:25, 26). Нинди шатлыклы вәгъдә! Ул безгә сынауларны кичерергә көч бирә һәм безне, тугрылыклы Йәһвә Шаһитләрен хәтта үлем алдында да ныгыта ала.

3. Яңадан терелү турында тәгълиматны яклап, Пауалга ни өчен чыгыш ясарга туры килгән?

3 Яңадан терелү кешедә үлемсез җан бар дигән фикер белән туры килми. Греция философы Платон үлемсез җан бар дип санаган. Шуңа күрә рәсүл Пауал Афина ареопагында күренекле грекларга шаһитлык биргәндә, Гайсәгә сылтау итеп аны Алла яңадан терелткәне турында әйткәч, нәрсә булган? Изге Язмаларда: «Үлеләрнең яңадан терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр»,— дип әйтелә (Ап. эшләре 17:29—34). Яңадан терелгән Гайсәне күргән кешеләрнең күбесе әле исән булган һәм мәсхәрәләп көлүгә карамастан, аны үлемнән терелтүе турында шаһитлык биргәннәр. Ләкин Коринф шәһәре җыелышындагы ялган укытучылар яңадан терелү юк дип раслаганнар. Шуңа күрә бу мәсихче тәгълиматының яклаучысы булып, рәсүл Пауал коринфлыларга язган беренче хатының 15 бүлегендә ышандырырлык итеп чыгыш ясаган. Аның дәлилләрен җентекләп тикшерү яңадан терелүгә өметнең төплелегендә һәм көчендә бернинди дә шик калдырмый.

Гайсәнең яңадан терелүенең ышандырырлык дәлиле

4. Пауал Гайсәнең терелүен үз күзләре белән күргән кешеләрнең нинди шаһитлыгын китерә?

4 Пауалның үз яклавын нәрсәдән башлавына игътибар итегез (1 Коринфлыларга 15:1—11). Коринфлылар коткарылу турындагы яхшы хәбәргә нык тотынып торачаклар — киресенчә, алар юкка гына ышана башлаганнар. Мәсих безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән, җирләнгән булган һәм аннан соң терелтеп торгызылган. Яңадан терелгән Гайсә башта Кифага (Питерга), «аннан соң уникегә» күренгәндер (Яхъя 20:19—23). Бәлкем, Мәсих: «Барыгыз, барлык халыкларны шәкерт итегез»,— дигән боерыкны биргәндә аны 500 гә якын кеше күргән (Матфей 28:19, 20). Аны Якуп һәм башка рәсүлләр дә күргән (Ап. эшләре 1:6—11). Дәмәшекъ шәһәреннән ерак түгел Гайсә Саулга күренгән. Ул вакыттан алда рухи сферада яшәр өчен яңадан терелтелгән булган шикелле, бертөрле «җитлекми туганга» (ХТ) кебек күренгән булган (Ап. эшләре 9:1—9). Пауал коринфлыларга вәгазьләгәнгә күрә, алар иманлы булганнар һәм яхшы хәбәрне кабул иткәннәр.

5. 1 Коринфлыларга 15:12—19 да Пауал нинди дәлилләр китергән?

5 Пауалның дәлилләренә игътибар итик (1 Коринфлыларга 15:12—19). Үз күзләре белән күргән кешеләр Мәсихнең яңадан терелүе турында вәгазьләгәндә, терелтеп торгызуны ничек кире кагарга мөмкин? Әгәр дә Гайсә үлемнән терелтеп торгызылган булмаса, безнең вәгазебез һәм иманыбыз юкка гына булыр иде, Мәсихне яңадан терелткән дип без Алла турында ялган шаһитлык бирер идек. Әгәр дә үлеләр яңадан терелми икән «без әле үз гөнаһларыбызда» һәм Мәсихтә үлгәннәр вафат булганнар. Моннан тыш, «әгәр дә без бу тормышта гына Мәсихкә ышанабыз икән, без барлык кешеләрдән дә бәхетсезрәк».

6. а) Гайсәнең яңадан терелүен раслар өчен Пауал нәрсә әйткән? б) «Соңгы дошман» нәрсә ул һәм ул ничек юкка чыгарылачак?

6 Пауал Гайсәнең яңадан терелүен раслый (1 Коринфлыларга 15:20—28). Мәсих үлем йокысы белән йоклый торганнарның «беренчесе» яисә «беренче җимеше» (ХТ) булганга күрә, башкалар да терелтеп торгызылачак. Үлем — бу кеше Адәмнең тыңламаучанлыгының нәтиҗәсе; яңадан терелү кеше Гайсә аркылы мөмкин булачак. Гайсәнең кешеләре аның булу вакытында яңадан терелергә тиеш булырлар иде. Мәсих Алланың хакимлегенә каршы торучы «һәртөрле башлыкны һәм һәртөрле хакимиятне һәм көчне юкка чыгарачак» һәм Йәһвә барлык дошманнарны аның аяклары алдына салганчы, патша булып торачак. Хәтта «соңгы дошман» — Адәмнән мирас итеп алынган үлем дә — Гайсә корбанының хакы ярдәмендә юк ителәчәк. Шул чакта Мәсих Патшалыкны Аллага һәм Атасына бирәчәк һәм «Аңа барлыкны Буйсындыручыга» буйсыначак һәм «Алла һәрнәрсәдә барлык нәрсә булсын».

Үлгәннәр өчен суга чумып алганнармы?

7. «Үле булыр өчен суга чумып алучылар» кемнәр алар һәм алар өчен бу нәрсәне аңлата?

7 Пауал яңадан терелүгә каршы килүчеләрне: «Үле булыр өчен суга чумып алучыларга нәрсә эшләргә?» — дип сорый (1 Коринфлыларга 15:29, ЯД). Пауалның исәннәргә үлеләр файдасына суга чумарга кирәк дип әйтәсе килмәгән, чөнки Мәсих шәкертләренә үзләренә хакыйкатьне белергә, ышанырга һәм суга чумып алырга кирәк (Матфей 28:19, 20; Ап. эшләре 2:41). Майланган мәсихчеләр үлемнәренә һәм яңадан терелүләренә алып бара торган тормыш юлына басып, «үле булыр өчен суга чумып алалар». Мондый суга чуму Алланың рухы майлаган мәсихчеләрдә күк өмете тудырганда башлана, һәм алар рухи сферадагы үлемсез тормышка яңадан терелгәч кенә тәмамлана (Римлыларга 6:3—5; 8:16, 17; 1 Коринфлыларга 6:14).

8. Әгәр дә Шайтан һәм аның хезмәтчеләренең кулларыннан хәтта үлем куркынычы булса да, мәсихчеләр нәрсәгә ышаныч тота алалар?

8 Пауалның сүзләреннән күренгәнчә, яңадан терелүгә өмет мәсихчеләргә, алар Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләгәнгә күрә, һәр сәгать куркынычка дучар булу һәм һәр көн үлем алдында нык тору өчен көч бирә (1 Коринфлыларга 15:30, 31). Алар Йәһвәнең Шайтанга һәм аның хезмәтчеләренә үзләрен үтерергә рөхсәт итсә дә, Йәһвәнең аларны терелтеп торгыза алачагын беләләр. Тик Алла гына аларның җанын яисә тормышын мәңгелек юк итүне символлаштора торган гееннада һәлак итә ала (Лука 12:5).

Сак булуның кирәклеге

9. Әгәр дә яңадан терелүгә өмет тормышта безгә ярдәм итүен теләсәк, без нәрсәдән качарга тиеш?

9 Пауал яңадан терелү өметендә таяныч тапкан булган. Ул Ефес шәһәрендә булганда, аның дошманнары, аны бәлкем, ерткычлар белән сугышыр өчен аренага ташлаганнардыр (1 Коринфлыларга 15:32). Әгәр дә алай булган булса, Даниел арысланнан коткарылган кебек, Пауал да үлемнән сакланылып калган булган (Даниел 6:16—22; Еврейләргә 11:32, 33). Пауал яңадан терелүгә өмет тотканга күрә, ул Исай көннәрендә яшәгән мөртәтләрнең карашларына кушылмаган. Алар: «Эчик һәм ашыйк, чөнки иртәгә үләбез»,— дип әйткән булганнар (Исай 22:13). Яңадан терелүгә өмет безгә дә Пауалга кебек таяныч бирсен өчен, мондый дөрес булмаган рух күрсәткәннәрдән качарга кирәк. Пауал: «Алданмагыз, начар берләшмәләр яхшы гадәтләрне боза»,— дип кисәткән (1 Коринфлыларга 15:33). Бу принцип, һичшиксез, тормышның төрле якларына кагыла.

10. Яңадан терелүгә өметне көчендә булырлык итеп, ничек сакларга мөмкин?

10 Яңадан терелүдә шикләнгән кешеләргә Пауал болай әйткән: «Кирәк булганча айныгыз, һәм гөнаһ эшләмәгез; чөнки сезнең оятыгызга кайберләрегез Алланы белми, дип әйтәм» (1 Коринфлыларга 15:34). Безгә «ахыр заман» вакытында Алла һәм Мәсих турындагы төгәл белем буенча эшләргә кирәк (Даниел 12:4; Яхъя 17:3). Бу безгә яңадан терелү өметен сакларга ярдәм итә.

Нинди тәндә тереләчәкләр?

11. Майланган мәсихчеләрнең яңадан терелүен Пауал нәрсә белән чагыштырган?

11 Аннары Пауал кайбер сорауларны аңлатып бирә (1 Коринфлыларга 15:35—41). Берәрсе, бәлкем яңадан терелүдә шикләндерергә теләп: «Үлеләр ничек яңадан тереләләр һәм нинди тәндә киләләр?» — дип сорарга мөмкин. Пауал күрсәткәнчә, җиргә утырткан орлык, чынында, шытып, үсеп киткәч үлә. Шулай ук рух белән тудырган кешеләр дә үләргә тиеш. Орлыктан үсеп чыккан үсемлек яңа «тән»не сурәтли; нәкъ шулай ук майланган мәсихченең терелтеп торгызылган тәне инде кеше тәне түгел. Анда үлеменә кадәр булган шул ук характер һәм акыл төзелеше калса да, ул күктә яшәргә сәләтле, рухи тәнле яңа зат булып терелә. Җирдә яшәр өчен терелгәннәрнең, билгеле, кеше тәне булачак.

12. «Күк тәннәре» һәм «җир тәннәре» дигән сүзтезмәләре нәрсәне аңлата?

12 Кеше тәне, Пауал әйткәнчә, хайваннар тәненнән аерылып тора. Ә бер төрдәге хайваннарның тәне икенче төр хайваннарының тәненнән аерылып тора (Яшәеш 1:20—25). Рухи затларның «күк тәннәре» «җир тәннәреннән» яисә кеше тәннәреннән даны белән аерылып торалар. Кояш, ай һәм йолдызлар шулай ук даннары белән дә аерылалар. Әмма яңадан терелгән майланганнарның даны аларның даныннан күпкә зуррак.

13. 1 Коринфлыларга 15:42—44 буенча нәрсә чәчелә һәм нәрсә күтәрелә?

13 Бу аермаларны искә алып, Пауал: «Шулай үлгәннәрнең яңадан терелгәннәрендә дә»,— дип өсти (1 Коринфлыларга 15:42—44). Ул: «Черүдә чәчелә, чермәүдә күтәрелә»,— дип дәвам итә. Монда, бәлкем, Пауал майланганнар турында төркем турында әйтәдер. Үлгәндә бу төркем «черүдә чәчелә», ләкин ул гөнаһтан азат булып, чермәүдә күтәрелә. Дөньяда мәсихчеләрне хур итсәләр дә, алар күк тормышына терелтеп торгызылачаклар һәм Гайсә белән данда киләчәкләр (Ап. эшләре 5:41; Колосслыларга 3:4). Үлгәндә «җан тәне [физик тән, ЯД]» чәчелә, ә «рухи тән» күтәрелә. Бу рух тудырган мәсихчеләр белән мөмкин булганга күрә, башкалар җирдә яшәр өчен терелтеп торгызыла алуында шикләнмәскә мөмкин.

14. Пауал Мәсих белән Адәмне ничек чагыштырган?

14 Аннары Пауал Адәм белән Мәсихне чагыштыра (1 Коринфлыларга 15:45—49). Беренче кеше Адәм «яшәүче җан булган» (Яшәеш 2:7). «Соңгы Адәм» — Гайсә «яшәү бирә торган рух булган» (ЯД). Ул үз тормышын йолып алучы корбан сыйфатында һәм беренче итеп, үзенең майланган шәкертләре өчен биргән (Марк 10:45). Кеше буларак, алар «туфрактан барлыкка китерелгән образны йөртәләр», ләкин терелгәндә алар соңгы Адәм кебек булалар. Әлбәттә, Мәсихнең корбаны барлык тыңлаучан кешеләргә дә, шул ук санда җирдә терелтеп торгызылачак кешеләргә дә файда китерәчәк (1 Яхъя 2:1, 2).

15. Майланган мәсихчеләр ни өчен кеше тәнендә яңадан терелмиләр һәм Гайсәнең булуы вакытында ничек алар яңадан тереләләр?

15 Майланган мәсихчеләр үлгәч, алар кеше тәнендә яңадан терелмиләр (1 Коринфлыларга 15:50—53). Чери торган, иттән һәм каннан булган тән чермәүне һәм күктәге Патшалыкны мирас итеп ала алмый. Кайбер майланганнарга үлем йокысы белән озак йокларга туры килмәгән булыр иде. Гайсәнең булуы вакытында үз тормыш юлларын тугрылыкта үтәп, алар «күз ачып йомганчы кинәт үзгәрәләр». Алар бик тиз рухи затлар булып, чермәүдә һәм данда яшәр өчен, яңадан тереләләр. Нәтиҗәдә Мәсихнең күктәге «кәләше» 144 000 әгъзасыннан торачак (Ачыш 14:1; 19:7—9; 21:9; 1 Фессалоникилеләргә 4:15—17).

Үлемне җиңү!

16. Пауал һәм башка пәйгамбәрләр әйтүе буенча гөнаһлы Адәмнән мирас итеп алынган үлем белән нәрсә була?

16 Пауал үлем мәңгегә юк ителәчәге турында тантаналы рәвештә игълан иткән (1 Коринфлыларга 15:54—57). Чери һәм үлә торган кешеләр чермәүгә һәм үлемсезлеккә ия булгач: «Мәңгелеккә үлем юк ителәчәк» һәм «Үлем! кайда синең угың? Тәмугъ! кайда синең җиңүең? — дигән сүзләр үтәләчәк» (Исай 25:8; Осия 13:14). Үлемгә китерә торган ук гөнаһ, ә гөнаһның көче гөнаһлыларны үлемгә хөкем иткән Канун булган. Ләкин Гайсәнең корбаны һәм аның яңадан терелүе аркасында, гөнаһлы Адәмнән мирас итеп алынган үлем моннан ары җиңүче булмаячак (Римлыларга 5:12; 6:23).

17. 1 Коринфлыларга 15:58 дәге сүзләр бүген ничек кулланыла ала?

17 Пауал: «Шулай итеп, минем яраткан кардәшләрем, каты, нык булыгыз, сезнең эшегез Рабби алдында бушка түгел икәнен белеп, һәрчакта Рабби эшендә уңышка ирешегез»,— дип әйткән (1 Коринфлыларга 15:58). Бу сүзләр бүгенге майланган калдыкка һәм Гайсәнең «башка сарыкларына», хәтта алар бу соңгы көннәрдә үлсәләр дә мөгамәлә итәләр (Яхъя 10:16). Аларның Патшалык турында игълан итү эшләре бушка түгел, чөнки аларны яңадан терелү көтә. Әйдәгез әле, Йәһвә хезмәтчеләре буларак шатлык белән (ЯД): «Үлем, синең җиңүең кайда?»— дип кычкыра ала торган көнне көтеп, Рабби эше белән мәшгуль булып калыйк.

Яңадан терелүгә өмет тормышка аша!

18. Яңадан терелүгә Пауалның өмете никадәр нык булган?

18 Пауалның Коринфлыларга язылган 1 хатының 15 бүлегендәге сүзләреннән яңадан терелүгә өмет аның тормышына нык тәэсир иткәне ачык итеп күренә. Ул Гайсәнең үлемнән терелгәненә һәм башкалар да кешелекнең гомуми кабереннән азат ителәчәгенә тулысынча ышанган. Сезнең дә шундый ук нык ышанычыгыз бармы? Пауал файда итү омтылуларының җимешләрен «чүп» дип санаган, ул «[Мәсихне] һәм Аның яңадан терелүенең көчен белер өчен» «барысыннан да баш тарткан». Рәсүл, Гайсә кебек «яңадан терелүне [«иртә булган яңадан терелүне», ЯД]» алырга өметләнеп, шулай ук үләргә әзер булган. «Иртә булган яңадан терелү» шулай ук «беренче яңадан терелү» дип аталган, аны 144 000 майланган Гайсә артыннан баручылар ала. Әйе, алар күктәге тормышка рухи затлар булып яңадан тереләләр, «үлгәннәрнең башкалары исә» җирдә терелтеп торгызылачаклар (Филиплыларга 3:8—11; Ачыш 7:4; 20:5, 6).

19, 20. а) Изге Язмаларда әйтелгән нинди кешеләр җирдәге тормышка кайтарылачак? б) Сез кемнең яңадан терелүен көтәсез?

19 Үлгәнчегә кадәр тугрылыклы булып калган майланганнар яңадан терелүгә өметнең данлы үтәлешен күргәннәр (Римлыларга 8:18; 1 Фессалоникилеләргә 4:15—18; Ачыш 2:10). «Зур кайгыны» кичергәннәр «диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирер һәм үлем дә, тәмугъ та үзләрендә булган үлгәннәрне бирерләр», яңадан терелүгә өмет ничек җирдә үтәлгәнен күрерләр (Ачыш 7:9, 13, 14; 20:13). Җирдәге тормышка кире кайтарылганнар арасында җиде улын һәм өч кызын югалткан Әюп тә булачак. Аларның тагын җиде абыйлары һәм өч гүзәл апалары бар икәнен белгәч аның нинди шатлык белән ул аларны каршы алганын һәм аларның ничек шатланганнарын күз алдыгызга китереп карагыз әле! (Әюп 1:1, 2, 18, 19; 42:12—15).

20 Ибраһим белән Сара, Исхак белән Рәбига һәм тагын күп башкалар шул ук санда «барлык пәйгамбәрләр» җирдәге тормышка кайткач, бу нинди фатиха булачак бит! (Лука 13:28). Бу пәйгамбәрләрнең берсе Мәсих идарә иткән вакытта яңадан тереләчәгенә вәгъдә алган Даниел булган. Менә инде 2 500 елга якын Даниел кабердә ята, ләкин яңадан терелү аркасында, ул озакламыйча «жирәбәсен алыр өчен күтәреләчәк» һәм «барлык җирдәге мирзаларның» берсе булачак (Даниел 12:13; Мәдхия 44:17). Борынгы тугрылыклы кешеләр белән генә түгел, ә бездән дошман — үлем алган туган әтиең, әниең, улың, кызың һәм башка якын кешеләрең белән дә яңадан очрашу нинди шатлык булачак!

21. Башкаларга яхшылык эшләүдә безгә ни өчен ашыгырга кирәк?

21 Бәлкем, безнең кайбер дусларыбыз һәм якыннарыбыз күптән инде Аллага хезмәт итәләрдер һәм инде картайганнардыр. Яшьләре бару аркасында, аларга тормыш авырлыкларын җиңәргә җиңел түгел. Инде хәзер аларга көчебездән килгән кадәр ярдәм күрсәтсәк, без аларга нинди кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтәбез! Шулай эшләсәк, әгәр дә аларны үлем алып китсә, без ни өчен аларга нәрсә белән булса да ярдәм итә алмадык дип үкенмәбез (Вәгазьче 9:11; 12:1—7; 1 Тимәтигә 5:3, 8). Без башкаларга, аларның яшьләренә һәм хәлләренә бәйсез рәвештә, эшләгән яхшылыкларны Йәһвә онытмаячагына шикләнмәскә мөмкин. Пауал: «Әле вакыт булганда барысына да, ә бигрәк тә имандашларыбызга яхшылык эшлик»,— дип язган (Галатларга 6:10; Еврейләргә 6:10).

22. Яңадан терелүгә өмет үтәлгәнгә кадәр безгә нәрсә эшләргә кирәк?

22 Йәһвә — «мәрхәмәтлелек Атасы һәм барлык юаныч Алласы» (2 Коринфлыларга 1:3, 4). Аның Сүзе безне юата һәм көч бирә торган яңадан терелүгә өмет белән башкаларны юатырга ярдәм итә. Үлгәннәр җирдәге тормышка кире кайту өметенең үтәлүен күргәнче, әйдәгез, яңадан терелүгә ышанган Пауал үрнәге буенча эшләргә тырышыйк. Аеруча исә Алланың аны яңадан терелтергә көче барлыгына ышанган һәм яңадан терелтелгән Гайсә үрнәгенә охшарга тырышыйк. Озакламыйча хәтер склепларында булганнар Мәсих тавышын ишетәчәкләр һәм чыгачаклар. Бу исә безгә юаныч һәм шатлык алып килсен. Ләкин иң мөһиме — безнең Раббыбыз Гайсә Мәсих аша үлем өстеннән җиңүнең булуын мөмкин итүче Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерик!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Пауал Гайсәнең яңадан терелгәнен үз күзләре белән күргән кешеләрнең нинди шаһитлыгына мөрәҗәгать иткән?

• «Соңгы дошман» нәрсә ул һәм ул ничек юк ителәчәк?

• Майланган мәсихчеләргә кагылышлы нәрсә чәчелә һәм нәрсә күтәрелә?

• Изге Язмаларда әйтелгән кешеләрнең, алар җирдәге тормышка кире кайткач, сезнең аларның кайсысы белән очрашасыгыз килер иде?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Рәсүл Пауал яңадан терелүне яклап ышандырырлык чыгыш ясаган.

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Әюпнең, аның гаиләсенең һәм башка күп кешеләрнең яңадан терелүе чиксез шатлык өчен сәбәп булачак.