Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңадан терелүгә өмет нык нигезләнгән!

Яңадан терелүгә өмет нык нигезләнгән!

Яңадан терелүгә өмет нык нигезләнгән!

«Яңадан терелү булачак дип, Аллага өмет баглыйм» (АП. ЭШЛӘРЕ 24:15).

1. Яңадан терелүгә ни өчен өметләнергә мөмкин?

ЙӘҺВӘ безгә яңадан терелү өметенә нык нигезләр бирә. Ул үлгәннәрнең терелүенә һәм аларның яңадан яшәячәген вәгъдә итә. Һәм аның нияте үлем йокысы белән йоклаганнарга карата һичшиксез үтәлә (Исай 55:11; Лука 18:27). Чынлыкта, Алла үлгәннәрне яңадан терелтергә үзенең куәте барлыгын инде күрсәткән булган.

2. Яңадан терелүгә өмет безгә ничек ярдәм итә ала?

2 Алла үзенең Улы, Гайсә Мәсих аша үлгәннәрнең ничек яңадан терелүе мөмкин икәнлегенә ышаныч, безгә авыр вакытларда таяныч бирә ала. Яңадан терелүгә өметнең ныклыгы шулай ук, безнең күктәге Атабыз алдында сафлыкны хәтта үлемгә кадәр дә сакларга ярдәм итә ала. Изге Язмаларда тасвирланган яңадан терелү очракларын карап чыккач, без, бәлкем, бу өметкә тагын да ныграк ышанабыздыр. Бу барлык могҗизалар Зур Кодрәтле Ходай Йәһвәнең көче белән эшләнгән булган.

Алар «үз үлгәннәрен яңадан терелгән хәлдә алганнар»

3. Сарепта шәһәрендә торучы тол хатынның улы үлгәч Алладан булган көч белән Ильяс нәрсә эшләгән?

3 Рәсүл Пауал Гайсәгә кадәр булган Йәһвә шаһитләренең иманы турында кызыклы хикәядә: «Хатыннар үз үлгәннәрен яңадан терелгән хәлдә алганнар»,— дип яза (Еврейләргә 11:35; 12:1). Бу хатыннарның берсе Финикиядәге Сарепта дигән шәһәрдә яшәүче ярлы тол хатын булган. Ул Алла пәйгамбәре Ильяска кунакчыллык күрсәткәнгә күрә, аның могҗиза булып, оны һәм мае бетмәгән; югыйсә, аны һәм аның улын ач үлем көткән булыр иде. Соңрак бала үлгәч, Ильяс аны ятакка салган, дога кылган, өч тапкыр бала өстенә яткан һәм: «Ходай Аллам минем! бу баланың җаны кире аңа кайтсын!» — дип үтенеп сораган. Һәм Алла ихтыяры буенча җан, яисә яшәү малайга кайткан (3 Патшалык 17:8—24). Тол хатынның шатлыгын һәм үз иманы өчен алган бүләген — кадерле улының яңадан терелеүен күз алдыгызга китерә аласызмы! Бу Изге Язмаларда әйтелгән беренче терелтеп торгызу.

4. Сонамда Элиша нинди могҗиза эшләгән?

4 «Үзенең үлгәнен яңадан терелгән хәлендә алган» тагын бер хатын Сонам шәһәрендә яшәгән. Бер тапкыр, аның ире инде картайгач, ул Элиша пәйгамбәргә һәм аның хезмәтчесенә яхшылык эшләгән. Бүләк булып аның улы туган. Ләкин берничә ел үткәч, ул пәйгамбәрне чакырган һәм ул аның янына килгәч, үлгән малаен күргән. Элиша дога кылып билгеле эшләр башкарганнан соң, «баланың тәне җылынган. [...] Һәм бала җиде тапкыр төчкергән, һәм бала күзләрен ачкан». Һичшиксез, бу терелтеп торгызу анага да, аның улына да зур шатлык китергән (4 Патшалык 4:8—37; 8:1—6). Алар «яхшырак терелтеп торгызу» вакытында, беркайчан да үлмәскә мөмкинлек алып җирдә яшәргә яңадан терелгәч, аларның шатлыклары күпмегә зуррак булачак соң! Мондый вакыйгалардан соң, үлеләрне яңадан терелтә торган яратучы Йәһвә Аллабызга рәхмәтләребезне ничек белдермәскә! (Еврейләргә 11:35).

5. Үле хәлендә булса да Элиша нинди могҗизада катнашкан?

5 Хәтта Элиша үлеп, аны күмгәннән соң да, Алла изге рухы белән аның сөякләренә көч иңдергән. Без: «[Исраиллеләр] бер кешене күмгәндә, бу [моавитларның] дошман явын күргәч, күмүчеләр шул кешене Элиша каберенә ыргытканнар; һәм ул [үле] үзенең барып төшкәндә Элишаның сөякләренә тиеп киткән һәм терелгән, һәм үз аякларына торып баскан»,— дип укыйбыз (4 Патшалык 13:20, 21). Бу кеше ничек шаккаткан һәм шатлангандыр! Ә Йәһвә Алланың үзгәрмәс нияте буенча безнең кадерле якыннарыбыз кире яшәүгә кайткач, нинди шатлык булачагын күз алдыгызга китереп карагыз!

Алла Улы үлеләрне терелтеп торгызган

6. Наин шәһәре янында Гайсә нинди могҗиза эшләгән һәм бу хәл безгә ничек тәэсир итә ала?

6 Алла Улы Гайсә Мәсих безгә үлеләр мәңге яшәү өмете белән, яшәүгә яңадан кайтарыла алачагына ышаныр өчен нык дәлилләр биргән. Наин шәһәре янында булган бер вакыйга безгә моңа охшаган могҗизалар Алланың бирелгән көче аркасында мөмкин икәнен аңларга ярдәм итә. Гайсә шәһәрдән чыккан яшь егетне күмәргә алып бара торган процессияне очраткан. Ул бер тол хатынның бердәнбер баласы булган. Гайсә хатынга: «Елама»,— дип әйткән. Аннан соң ул табутка кулын тидергән һәм: «Егет, сиңа әйтәм, тор!» — дигән. Егет торып утырган һәм сөйләшә башлаган (Лука 7:11—15). Бу могҗиза, һичшиксез, безне яңадан терелүгә өметнең нигезле булуына тагын да күбрәк ышандыра.

7. Иаир кызы аркасында нинди вакыйга булган?

7 Капернаум шәһәренең синагогасы башлыгы Җаир белән булган вакыйганы карап чыгыйк. Ул Гайсәне үлем хәлендә яткан аның 12 яшьлек яраткан кызы янына килергә һәм ярдәм итәргә чакырган. Шул арада Җаирга кызы үлгәнен әйткәннәр. Гайсә Җаирны ышанырга дәртләндереп, аның белән бергә йортына киткән; йорт елаучылар белән тулган иде. Гайсә: «Кыз үлмәгән, йоклый гына»,— дип әйткәч, кешеләр көлә башлаганнар. Кыз бала инде үлгән иде, ләкин Гайсә кешеләрне тирән йокыдан уяткан кебек, яшәүгә яңадан кайтарырга мөмкин икәнен күрсәтергә җыенган булган. Ул кызның кулыннан тотып: «Кызым, тор»,— дип әйткән. Ул шундук торган һәм аның ата-анасы «бик нык шаккатканнар» (Марк 5:35—43; Лука 8:49—56). Һичшиксез, кешеләрнең үлгән якыннары җирдәге оҗмахта яңадан терелгәч, алар «шаккатачаклар».

8. Лазар кабере янында Гайсә нәрсә эшләгән?

8 Гайсә Лазар кабере янына килеп, кабернең керү урынын каплый торган ташны алып ташларга сораган вакытта, Лазар инде дүрт көн үле булган. Гайсә үзенең Алла көченә таянганнын күрсәтер өчен, барлык кешеләр алдында дога кылган һәм: «Лазар! Тышка чык!» — дип кычкырып әйткән. Һәм Лазар чыккан! Аның аяклары һәм куллары кәфен белән төрелгән, ә йөзе яулык белән капланган булган. Гайсә: «Аны чишегез, йөрсен»,— дип әйткән. Лазарның апаларын Мәрьям һәм Мәритәне юатыр өчен килгәннәрнең күбесе бу могҗизаны күргәч, Гайсәгә ышана башлаганнар (Яхъя 11:1—45). Бу хикәя Алланың яңа дөньясында безнең үлгән якыннарыбызның яңадан терелтү булуына өмет бирмиме әллә?

9. Гайсәнең хәзер яңадан терелтергә сәләте булуында ни өчен шикләнмәскә мөмкин?

9 Яхъя Суга Чумдыручы төрмәдә булганда Гайсә аңа: «Сукырлар күрәләр... үлгәннәр терелеп торалар»,— дигән дәртләндерерлек сүзләр җибәргән (Матфей 11:4—6). Гайсә җирдә булып үлгәннәрне терелтеп торгызгач, ә инде моны Алладан хакимият алган куәтле рухи зат буларак эшләргә, һичшиксез, аның сәләте бар. Гайсә — «терелү һәм тормыш» һәм якын киләчәктә «кабердәгеләр һәммәсе дә Алла Улының авазын ишетәчәкләр, һәм... чыгачаклар» һәм бу безне нихәтле юата соң! (Яхъя 5:28, 29; 11:25).

Яңадан терелүнең башка вакыйгалары безнең өметебезне ныгыта

10. Изге Язмаларда әйтелгән рәсүл белән эшләнгән беренче терелтеп торгызуны сурәтләгез.

10 Гайсә рәсүлләрне Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләргә җибәргәндә, ул аларга: «Үлеләрне терелтегез»,— дип әйткән (Матфей 10:5—8). Әлбәттә, моны эшләр өчен, аларга Алла көченә ышанырга кирәк булган. Безнең эраның 36 елында Иоппида Алладан куркып яшәгән Серна (Тавифа) исемле хатын үлем йокысына талган. Ул күп яхшы эшләр эшләгән, мәсәлән, мохтаҗлыкта яшәүче тол хатыннарга кием теккән һәм алар аның үлеме турында кайгырып елаганнар. Шәкертләр аны күмүгә әзерләгәндә, бәлкем, аларны юатыр өчен Питерны алып килергә җибәргәннәр. Питер барлык кешене югары каттагы бүлмәдән чыгарып, дога кылган һәм: «Тавифа! тор»,— дип әйткән. Тавифа күзләрен ачкан һәм яткан урыныннан торып утырган; Питер аңа кулын биргән һәм торырга ярдәм иткән. Бу Изге Язмаларда әйтелгән рәсүл тарафыннан беренче терелтү булган; күп кешеләр бу турыда белгәч Гайсәгә ышана башлаганнар (Ап. эшләре 9:39—42). Ә безнең өчен бу яңадан терелү өметенә тагын бер дәлил булып хезмәт итә.

11. Изге Язмаларда кемнең яңадан терелүе соңгы булып сурәтләнә?

11 Изге Язмаларда язылган соңгы терелтеп торгызу Троада шәһәрендә булган. Бер тапкыр Пауал өченче миссионер сәяхәте вакытында шул шәһәрдә туктап, «төн уртасына кадәр сүзен дәвам иткән». Ефтих исемле яшь егет арыганга һәм, бәлкем, янган шәмнәрнең һәм кеше күплегенең бөркүлегенә күрә, йоклап киткән һәм өченче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Ул аңсыз хәлдә генә түгел, ә «үлек хәлендә күтәреп» алынган. Пауал Ефтих «өстенә ятып» һәм аны кочаклап, моны күзәтеп торучыларга: «Хафаланмагыз, чөнки аның җаны үзендә»,— дип әйткән. Пауал яшь кешегә яшәү сәләте кайтарылуын күздә тоткан. Моны күргән кешеләр «бик юанганнар» (Ап. эшләре 20:7—12). Бүгенге көндәге Алланың хезмәтчеләре аларның үлгән хезмәттәшләре баглаган яңадан терелүгә өмет бервакыт үтәләчәгенә күп юаныч табалар.

Яңадан терелү — элеккедән килгән өмет

12. Пауал Рим хакиме Феликс алдында чыгыш ясаганда нәрсәдә ышаныч күрсәткән?

12 Пауал Рим хакиме Феликс алдында чыгыш ясаганда: «Мин чыннан да канунда һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның һәммәсенә иман итәм... гаделләрнең һәм гаделсезләрнең яңадан терелүе булачак дип, Аллага өмет баглыйм»,— дип шаһитлык биргән (Ап. эшләре 24:14, 15). Алла Сүзенең аерым кисәкләре, мәсәлән, «канун» үлгәннәрнең яңадан терелүенә ничек күрсәтә?

13. Алла беренче пәйгамбәрлекне әйткәндә, ул ни өчен яңадан терелүгә турыдан-туры күрсәтмәде дип әйтеп була?

13 Алла үзе Эдемда беренче пәйгамбәрлекне игълан иткәндә яңадан терелү турында турыдан-туры итеп әйтмәгән. Алла «борынгы елан» Иблис Шайтанга хөкем чыгарганда: «Синең араңда һәм хатын арасында, һәм синең орлыгың арасында һәм аның орлыгы арасында дошманлык салам; ул синең башыңны зарарлаячак, ә син аның үкчәсен чагачаксың»,— дип әйткән (Ачыш 12:9; Яшәеш 3:14, 15). Хатын орлыгының үкчәсен чагу Гайсә Мәсихнең үтереләчәген аңлаткан. Әгәр дә бу Орлык соңрак еланның башын зарарларга тиеш булса, димәк, Мәсих яңадан терелергә тиеш булган.

14. Нинди мәгънәдә Йәһвә «Алла исә үлеләр Алласы түгел, бәлки тереләр Алласы»?

14 Гайсә: «Ә инде үлеләрнең терелүен Муса да куаклык турындагы бүлектә күрсәтте, һәм ул анда Раббины Ибраһим Алласы дип тә, Исхак Алласы дип тә, һәм Якуп Алласы дип тә атады. Алла исә үлеләр Алласы түгел, бәлки тереләр Алласы, чөнки Аның өчен барысы да тере»,— дип әйткән (Лука 20:27, 37, 38; Чыгыш 3:6). Ибраһим, Исхак һәм Якуп үле иделәр, ләкин аларны терелтеп торгызырга Алланың нияте шулкадәр үзгәрмәс, аның өчен алар тере кебек.

15. Ибраһимның яңадан терелүгә өметләнергә ни өчен нигезе булган?

15 Ибраһимның яңадан терелүгә өметләнергә нигезе булган, чөнки үзе һәм аның хатыны Сара картаеп бала таба алмагач, һәм бу мәгънәдә үле булган чагында, Алла могҗиза итеп, аларга бала таба торган сәләтне кире кайтарган. Бу яңадан терелүгә охшаш булган (Яшәеш 18:9—11; 21:1—3; Еврейләргә 11:11, 12). Аларның улларына Исхакка 25 яшь тирәсе булганда, Алла Ибраһимга аны корбан итәргә боерык биргән. Ләкин Ибраһим Исхакны корбан итәргә генә җыенганда, Йәһвә фәрештәсе аның кулын тотып калган. Ибраһим «Алла [Исхакны] үлемнән дә терелтеп торгызырга көчле дип уйлаган, шуңа күрә аны галәмәт итеп алган да» (Еврейләргә 11:17—19; Яшәеш 22:1—18).

16. Үлем йокысына талган Ибрагимны нәрсә көтә?

16 Ибраһим вәгъдә ителгән Орлык, Мәсих идарә иткән вакытта булачак терелтеп торгызуга өметләнгән. Алла Улы күктә булган вакытта Ибраһимның иманын күргән. Шуңа күрә, Гайсә Мәсих кеше булганнан соң, яһүдиләргә: «Сезнең атагыз Ибраһим Минем көнемне күрүенә шатланды»,— дип әйткән (Яхъя 8:56—58; Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31). Хәзер, Ибраһим үлем йокысы белән йоклаганда, аны Алланың Мәсих Патшалыгы идарә иткән вакытта җирдә яшәр өчен яңадан терелү көтә (Еврейләргә 11:8—10, 13).

Кануннан һәм мәдхияләрдән шаһитлык

17. «Канунда язылган» Гайсә Мәсихнең яңадан терелүенә ничек күрсәтә?

17 Яңадан терелүгә Пауалның өмете «канунда язылган» белән туры килгән. Алла исраиллеләргә: «Руханига сезнең уңышның беренче көлтәсен алып килегез; сезгә мәрхәмәткә ия булыр өчен, ул [16 нисанда] бу көлтәне Ходай алдында өскә күтәрәчәк»,— дип әйткән (Левит 23:9—14). Мөгаен, бу канунны күздә тотып, рәсүл Пауал: «Мәсих үлү хәленнән яңадан терелгән, үлгәннәрнең беренчесе [«беренче җимеше», ХТ]»,— дип язган. Гайсә «беренче җимеш» кебек безнең эраның 33 елының 16 нисанында терелтеп торгызылган булган. Соңрак, аның булуы вакытында, башка «җимешләрнең» — рух белән майланган аның артыннан баручыларының терелтеп торгызылуы булырга тиеш (1 Коринфлыларга 15:20—23; 2 Коринфлыларга 1:21; 1 Яхъя 2:20, 27).

18. Гайсәнең яңадан терелүе мәдхияләрдә алдан ук әйтелгән булуын Питер ничек күрсәткән?

18 Яңадан терелүгә өмет мәдхияләрдә дә яклана. Безнең эраның 33 елындагы Уңыш бәйрәмендә рәсүл Питер Мәдхия 15:8—11 дән: «Давыт Аның [Гайсә] хакында болай диде: „Мин Раббины һәрвакыт үземнең алдымда күрдем, чөнки мин икеләнмим дип, Ул минем уң ягымда; шуңа күрә минем күңелем шат, телем куанычлы булды; хәтта тәнем дә өмет белән яшәр. Чөнки Син минем җанымны тәмугъта [гадеста] калдырмассың һәм Үзеңнең Изгеңә череп бетүне күрергә ирек бирмәссең“»,— дип өземтә китергән. Питер: «[Давыт] [Мәсихнең] яңадан тереләчәге, җанының тәмугъта [гадеста] калдырылмаячагы һәм тәненең череп бетмәячәге хакында алдан белеп әйтте. Шушы Гайсаны Алла яңадан терелтте»,— дип дәвам иткән (Ап. эшләре 2:25—32).

19, 20. Питер 117:22 Мәдхияне кайчан китергән һәм бу урын Гайсәнең үлеме һәм яңадан терелүе белән ничек бәйләнгән?

19 Берничә көн үткәч Питер Синедрион алдында басып торган һәм тагын Мәдхия китабыннан өзекләр китергән. Аксак кешене ул ничек савыктыруы турында аннан сорагач, рәсүл: «Сез барыгыз һәм бөтен Исраил халкы белергә тиеш: бу [аксакны савыктыру] сез тәрегә кадаклаткан һәм Алла тарафыннан үлгән җиреннән терелтелгән Назаретлы Гайсә Мәсих исеме белән эшләнгән. Сезнең каршыгызда ул Аның исеме белән бөтенләй савыктырылган тора да. Гайсә — төзүчеләр тарафыннан кире кагылган һәм почмакның нигезенә салынган таш. Һәм Аңарда гына коткарылу, чөнки күк астында кешеләргә бирелгән безне коткара алачак башка исем юк»,— дип әйткән (Ап. эшләре 4:10—12, ХТ).

20 Питер бу өземтәне Мәдхия 117:22 дән, Гайсәнең үлеменә һәм яңадан терелүенә кулланып, китергән. Дин җитәкчеләре белән котыртылган яһүдиләр Гайсәне кире какканнар (Яхъя 19:14—18; Ап. эшләре 3:14, 15). «Төзүчеләрнең» «ташны» кире кагулары Мәсихнең үлеменә китергән, ә «почмакның нигезенә салынган таш» булуы — аның күктәге данга терелүен аңлата. Мәдхия җырлаучы алдан ук әйткәнчә, «бу — Ходайдан» (Мәдхия 117:23). «Ташның» почмак Нигезе итеп салынуы шулай ук Мәсихне киләчәк Патша итеп билгеләнүен аңлаткан (Ефеслыларга 1:19, 20).

Яңадан терелүгә өмет — булышлык чыганагы

21, 22. Әюп китабының 14:13—15 буенча Әюп нинди өмет турында әйткән һәм бу якыннарын югалтканнарны бүген ничек юата ала?

21 Без үзебез кемне дә булса үлемнән терелтеп торгызуын күрмәгән булсак та, без яңадан терелүнең мөмкинлегенә безне ышандыра торган Изге Язмаларның берничә урынына игътибар иттек. Шуңа күрә без гадел Әюп әйткән өметкә шулай ук ышана алабыз. Азапланып, ул: «И, әгәр дә Син [Йәһвә] җәһәннәмдә [шеолда] мине яшерсәң иде... миңа вакыт биреп һәм минем турында аннан соң исеңә төшерсәң иде! Үлгәч, кеше яңадан яшәячәкме? [...] Син чакырсаң иде, һәм мин Сиңа җавап бирер идем, һәм Син синең кулың белән барлыкка китергәнгә мәрхәмәт күрсәтер идең»,— дип үтенгән (Әюп 14:13—15). Алла Әюпне бик нык терелтеп торгызырга теләячәк һәм шуның белән «барлыкка китергәненә мәрхәмәт күрсәтәячәк». Бу безгә нинди өмет бирә соң!

22 Алладан куркып яшәгән якыныбыз, Әюп кебек нык авырый башларга һәм хәтта дошман — үлемгә дә бирелергә мөмкин. Аның туганнары бәлкем, Гайсә Лазар үлгәч кайгырып елаган кебек, күз яшьләрен түгәрләр (Яхъя 11:35). Ләкин Алла чакырачагы һәм аның исендә булганнарның җавап бирәчәкләре безне ничек юата бит! Алар авыру һәм арыган түгел, ә бөтенләй сау-сәләмәт булып сәяхәттән кайткан кебек булырлар.

23. Яңадан терелү өметенә кайберәүләр ничек ышаныч күрсәткәннәр?

23 Өлкән яшьтәге мәсихче хатынның үлеме имандашларны: «Синең белән әниеңнең үлеме турында кайгырабыз. Күп вакытта үтмәс һәм без аны матур һәм шат күңелле күрербез»,— дип язарга дәртләндергән. Уллары үлгән ата-ана: «Түземсезлек белән безнең улыбыз Джейсонның уянуын көтәбез. Ул уяныр һәм тирә-якны әйләнеп, шулкадәр хыялланган Оҗмахны күрәчәк. [...] Аны яратканнарга — безгә, шулай ук анда булыр өчен, барлык көч белән тырышырга дәртләндерә»,— дип әйтәләр. Яңадан терелүгә өмет нык нигезле булганына безнең рәхмәтләребез ничек зур бит!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Алла ничек итеп үлгәннәрнең яңадан терелүе булуы мөмкин икәнлегенә ышаныч безгә ничек ярдәм итә ала?

• Яңадан терелү өметенә нигезне Изге Язмаларда сурәтләнгән нинди вакыйгалар бирә?

• Яңадан терелүгә өмет инде күптән бар дип ни өчен әйтеп була?

• Үлгәннәргә карата без нинди ныгыта торган өмет баглый алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Йәһвә биргән көч белән Ильяс тол хатынның яшь улын терелтеп торгызган.

[10 биттәге иллюстрация]

Гайсә Иаирның кызын терелтеп торгызгач, аның әти-әнисе «бик нык шаккаткан».

[13 биттәге иллюстрация]

Б. э. 33 елының Уңыш бәйрәме көнендә рәсүл Питер Гайсә үлемнән терелтеп торгызылуы турында җитди шаһитлык биргән.