Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык хурлыкка китерә

Үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык хурлыкка китерә

Үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык хурлыкка китерә

«Горурлык [«үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык», ЯД] килсә, хурлык та килә; әмма басынкылар белән акыллылык» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 11:2).

1, 2. Үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык нәрсә ул һәм ул ничек зарарлы нәтиҗәләргә китерә?

КӨНЧЕ левит Йәһвә хакимлек биргәннәргә каршы фетнәчеләр төркемен күтәрә. Патшаның дан яратучан улы әтисе тәхетен кулга алыр өчен мәкерле план кора. Түземсез патша Алла пәйгамбәренең ачык күрсәтмәләрен санга сукмый. Бу өч исраиллене бер гомуми үзенчәлек — үз-үзләренә чиктән тыш ышанганлык берләштерә.

2 Үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык — бу барлык кешеләр өчен җитди куркыныч булып торучы йөрәк сыйфаты (Мәдхия 18:13, 14). Үз-үзенә чиктән тыш ышанган кеше аның моңа хокукы булмаганны да эшләп, үзенә бик күпне рөхсәт итә. Еш кына бу зарарлы нәтиҗәләргә китерә. Үз-үзләренә чиктән тыш ышанганлык патшаларны да харап иткән һәм империяләрне һәлакәткә китергән (Йәрәми 50:29, 31, 32; Даниел 5:20). Үз-үзенә чиктән тыш ышанганлык тозагына хәтта Йәһвә хезмәтчеләре дә эләккәннәр һәм бу аларны һәлакәткә китергән.

3. Үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ничек белергә?

3 Шуңа күрә Изге Язмаларда: «Горурлык [«үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык», ЯД] килсә, хурлык та килә; әмма басынкылар белән акыллылык»,— дип юкка гына әйтелми (Гыйбрәтле хикәя 11:2). Изге Язмаларда бу гыйбрәтле хикәянең дөреслеген раслый торган мисаллар китерелә. Бу мисалларның кайберләрен карап тикшерү рөхсәт ителгәннең чигенә чыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын күрергә ярдәм итә. Шулай итеп, әйдәгез, югарыда искә алынган өч кешене: көнчелек, дан ярату һәм түземсезлек ничек итеп үз-үзләренә чиктән тыш ышанган эшләргә этәргәнен һәм аларны хурлыкка төшергәнен карыйк.

Корах — көнче фетнәче

4. а) Корах кем булган һәм нинди тарих вакыйгаларында ул һичшиксез, катнашкан? б) Инде өлкән яшендә булганда Корах нинди дансыз эш корган?

4 Муса белән Һарунның ике туган абыйсы — Корах Каафа буынындагы левит булган. Күрәсең, Йәһвәгә ул озак вакыт тугрылыклы булып хезмәт иткән. Корах могҗиза булып Кызыл диңгез аша узган кешеләр арасында булган һәм ул, ихтимал, Йәһвәнең Синай тавы янында бозауга табынган исраиллеләр өстеннән хөкем карарын үтәгәндә катнашкандыр (Чыгыш 32:26). Ләкин соңыннан Корах Муса һәм Һарунга каршы күтәргән фетнәнең башлап җибәрүчесе булган; бу фетнәдә Датан, Абирам һәм Авнан — барысы да Рубим нәселеннән һәм шулай ук 250 Исраил башлыгы катнашкан *. Алар Муса белән Һарунга: «Җитте сезгә; барыбыз да җәмгыять, барыбыз да изге, һәм алар арасында да Ходай! Ни өчен соң сез үзегезне Ходай халкыннан югарырак куясыз?» — дип әйткәннәр (Саннар 16:1—3).

5, 6. а) Мусага һәм Һарунга карата каршы күтәрелергә Корахны нәрсә дәртләндергән? б) Ни өчен Корах Алла төзелешендә үз урынының чын кадерен белмәгән дип әйтеп була?

5 Күп еллар тугрылыклы булган Корах ни өчен фетнә күтәргән? «Җирдәге барлык кешеләрнең иң юашы булган» — Муса берничек тә Исраил өстеннән җитәкчелекне каты итеп алып бара алмас иде (Саннар 12:3). Корах, күрәсең, Муса белән Һаруннан көнләшкән һәм аларның күренекле урыннары белән килешә алмаган, шуңа күрә дә Муса белән Һарун үз теләкләре буенча һәм файда итү өчен үзләрен халыктан югарырак куйганнар дип әйткәндә гаделсезлек белән әйткән (Мәдхия 105:16).

6 Бәлкем, Корахның проблемасы өлешчә Алла төзелешендә үзенең үтәгән хөрмәтле бурычларының кадерен белмәвеннән торгандыр. Каафа нәселеннән булган левитлар руханилар булмаса да, алар Алла Канунының өйрәтүчеләре булганнар. Моннан тыш, чатырны күчерергә кирәк булганда, алар аның савытларын һәм кирәкле әйберләрен алып барганнар. Бу йөкләмәне әһәмияте аз булган дип атап булмый, чөнки изге савытлар белән дини һәм әхлакый яктан саф булганнар гына эш итә алганнар (Исай 52:11). Шуңа күрә Муса Корахка каршы әйткәндә чынында: «Үз йөкләмәгезне шул хәтле әһәмиятсез дип саныйсызмы, хәтта әле руханилыкны да алырга тырышасыз?» — дип, сораган (Саннар 16:9, 10). Иң зур хөрмәт махсус дәрәҗәгә яисә статуска ирешүдә түгел, ә Йәһвәгә, аның белән урнаштырылган тәртибе буенча тугрылыклы хезмәт итүдән торганын Корах аңламаган (Мәдхия 83:11).

7. а) Муса Корахка һәм аның артыннан баручыларга нәрсә эшләргә тәкъдим иткән? б) Корахның каршы чыгуына ничек чик куелган?

7 Муса Корахка һәм аның артыннан баручыларга киләсе иртәгә җыелыш чатыры янында кадило һәм фимиам белән җыелырга тәкъдим иткән. Корах һәм аның ягында торучыларның фимиам яндырырга хокуклары булмаган, чөнки алар руханилар булмаганнар. Әгәр дә алар кадило һәм фимиам белән килгән булсалар, бу кешеләр үзләрен рухани булырга хаклы дип санаганы аңлашылган булыр иде, ләкин кире уйлар өчен, аларның бер төн алда иде әле. Икенче иртәгә алар җыелгач, Йәһвә гадел ачуын белдергән. «Җир үз авызын ачты һәм» Рубим буыныннан булган кешеләрне «йотты». Башкаларны һәм шул ук санда Корахны да Алладан килгән ялкын юк иткән (Икенчезаконлык 11:6; Саннар 16:16—35; 26:10, ЯД). Корахның үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыгы иң зур хурлыкка — Алланың хупламавына китергән!

«Көнләшү һәвәслегенә» каршы торыгыз

8. Мәсихчеләр арасындагы «көнләшүгә һәвәслек» ничек күренә ала?

8 Корах турындагы хикәя безнең өчен кисәтү булып хезмәт итә. Камил булмаган кешеләрнең «көнләшү һәвәслеге» булганга күрә, ул хәтта мәсихчеләр җыелышында да беленергә мөмкин (Якуп 4:5, ЯД). Мәсәлән, без җыелыштагы дәрәҗәгә зур әһәмият бирергә мөмкин. Без үзебез үтисе килгән хезмәтне үти торганнардан, Корах кебек, көнләшергә мөмкин. Яисә без беренче гасырда яшәгән Диотреф исемле мәсихчегә охшавыбыз мөмкин. Ул рәсүлләр хакимиятенә карата бик тәнкыйтьчел мөгамәлә күрсәткән, күрәсең, үзенең башлык буласы килгәндер. Яхъя шулай Диотреф «беренче булырга ярата» дип язган да (3 Яхъя 9).

9. а) Җыелышлардагы йөкләмәләргә ничек карарга ярамый? б) Алла төзелешендәге үз урыныңа ничек итеп дөрес мөгамәлә күрсәтергә?

9 Мәсихченең җыелыштагы җаваплылыкка омтылуыннан, һичшиксез, бернинди дә начарлык юк. Пауал моңа хәтта дәртләндергән дә (1 Тимәтигә 3:1). Ләкин җыелыштагы билгеләнүләргә аерма билгеләренә кебек карарга ярамый; өстәмә бурычлар алып, без хезмәт баскычы буенча күтәреләбез дип уйларга да ярамый. Безгә Гайсәнең: «Ә сезнең арагызда кем бөек булырга тели, ул сезнең хезмәтчегез булсын; һәм сезнең арагызда кем беренче булырга тели, ул колыгыз булсын»,— дип әйткән сүзләрен истә тотарга кирәк (Матфей 20:26, 27). Алла алдында безнең әһәмиятебез аның берләшмәсендәге «званиебызга» бәйле булган кебек, безгә караганда җаваплылык күбрәк булганнардан көнләшү дөрес булмас иде. Гайсә: «Сез исә барыгыз да кардәшләр»,— дип әйткән (Матфей 23:8). Әйе, вәгазьчеләр һәм пионерлар, яңа суга чумганнар һәм күп еллар Аллага хезмәт иткәннәр — чын күңелдән Йәһвәгә хезмәт итүче һәрбер кеше аның төзелешендә кыйммәтле урында тора (Лука 10:27; 12:6, 7; Галатларга 3:28; Еврейләргә 6:10). Изге Язмаларның: «Тыйнаклыкка киенегез»,— дигән үгет-нәсихәте буенча яшәргә тырышкан миллионнарча кеше белән иңне иңгә терәп хезмәт итү — нинди фатиха (1 Питер 5:5).

Абессалом — дан сөючән авантюрист

10. Абессалом кем булган һәм патша хөкеменә килгәннәрнең күңелләрен үзенә җәлеп итәр өчен, нәрсәләр эшләргә тырышкан?

10 Давытның өченче улы — Абессаломның тормыш юлы дан яратучанлыкның ачык мисалы булып хезмәт итә. Бу мәкерле авантюрист патша янына хөкемгә килгән кешеләрнең күңелләрен үзенә җәлеп итәргә теләгән. Иң беренче булып ул аларның мохтаҗлыкларына Давытның эше юк дип ишарә иткән. Аннан соң ул хәйләләвеннән туктап, турыдан-туры эшкә күчеп: «И, әгәр дә мине бу җирдә хөкемче итеп куйсалар иде. Минем яныма бәхәсе һәм даулашуы булган һәркайсы килер иде һәм мин аны дөрес итеп хөкем итәр идем»,— дип кычкырган. Абессаломның халык белән хәйләкәр уйнавы үзенең чиген белмәгән. Изге Язмаларда: «Берәрсе аңа баш ияргә килгәндә ул кулларын сузган һәм аны кочаклаган һәм үбкән. Абессалом патша янына судка килгән һәрбер Исраилче белән шулай эшләгән»,— дип әйтелә. Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Абессалом ялагайланып, Исраиллеләрнең йөрәкләренә кергән» (2 Патшалык 15:1—6).

11. Абессалом Давыт тәхетен ничек кулга алырга тырышкан?

11 Әтисенең тәхетен кулга алырга Абессаломның тулы тәвәккәллеге булган. Биш ел элек, аның әмере буенча, Давытның олы улын Амнонны үтергәннәр; бу Фамар исемле Абессаломның апасы көчләнгән өчен үч алу сылтавы белән эшләнгән булган (2 Патшалык 13:28, 29). Ләкин Абессалом Амнонның үтерүендә ярышташны алып куярга уңайлы ысул күреп, бәлкем, шул вакытта да патша хакимияте турында уйлагандыр *. Ничек кенә булмаса да, тиешле вакыт килеп җиткәч, Абессалом эш итә башлаган. Ул үзен бөтен ил буенча патша итеп игълан итсеннәр өчен боерык биргән (2 Патшалык 15:10).

12. Абессаломның үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыгы ничек хурлыкка китергәнен аңлатыгыз.

12 «Көчле заговор» корылган булганга һәм «Абессалом янында халык җыелган һәм күбәйгәнгә» күрә, аның эшләре күпмедер вакыт уңган. Давытка качып котылырга туры килгән (2 Патшалык 15:12—17). Ләкин тиз арада Абессаломның планнары җимерелгән: аны Җаб үтергән, ә аның тәнен чокырга ыргытканнар һәм ташлар белән күмгәннәр. Уйлап кына карагыз, бу патша булырга теләгән дан яратучан тиешле күмүгә дә лаеклы булмаган! * Абессаломның үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыгы аны чын хурлыкка китергән (2 Патшалык 18:9—17).

Үз файдасына юнәлдерелгән дан яратудан читкә китегез

13. Дан яратучанлык мәсихченең йөрәгендә ничек төпләнә ала?

13 Абессаломның хакимияткә күтәрелүе һәм аның төшүе безнең өчен үрнәк булып хезмәт итә. Бүгенге рәхимсез дөньяда башлыклар алдында аларның күңел ятуын яулап алу максаты белән ялагайлану гадәттә; бу үзең турында яхшы фикер калдырыр өчен дә һәм шулай ук ниндидер өстенлеккә ирешер, я хезмәт баскычы буйлап күтәрелер өчен дә эшләнә. Шул ук вакытта ялагайлар кул астындагы кешеләрнең күңел ятуын яулап алыр һәм таяныч алыр өчен аларга мактаучан сүзләр әйтүләре мөмкин. Әгәр дә без сак булмасак мондый дан ярату безнең йөрәктә дә тамырлар җибәрүе мөмкин. Күрәсең, шундый хәл беренче гасырдагы кайберәүләр белән булган һәм шуңа күрә рәсүлләргә андый кешеләрдән мәсихчеләрне җитди кисәтергә туры килгән (Галатларга 4:17; 3 Яхъя 9, 10).

14. Дан яратучанлыктан һәм югары күтәрелү теләгеннән безгә ни өчен качарга кирәк?

14 Йәһвә берләшмәсендә «дан алырга тырышкан», югарыга күтәрелергә теләгән астыртын эш йөртүчеләргә урын юк (Гыйбрәтле хикәя 25:27). Изге Язмалар: «Ходай барлык ялагай авызларны, купшы сөйләмнәрне сөйләгән телне юк итә»,—дип кисәтә (Мәдхия 11:4). Абессалом да ялагай авыз булган. Ул кем күңел ятуына мохтаҗ булган шуларга ялагайланган, өстәвенә бу моны бер максат белән — көчле теләгән югары дәрәҗә алыр өчен генә эшләгән. Пауалның: «Бернәрсәне дә талашу һәм дан ярату буенча эшләмәгез, әмма тыйнаклык буенча башкаларны үзегездән югарырак санагыз»,— дип әйткән үгет-нәсихәте буенча тормышын алып барган кардәшлектә булырга без ничек шат соң (Филиплыларга 2:3).

Саул — түземсез патша

15. Бервакыт Саул үзен ничек басынкы итеп күрсәткән?

15 Соңрак Исраил патшасы булган Саул беренче вакытта тыйнак булган. Мәсәлән, ул яшь чагында менә нәрсә булган. Аның турында Алла пәйгамбәре Самуил яхшы сүзләр әйткән һәм моңа Саул: «Әллә мин Бәниәминнең — Исраил буыннарының иң кечесенең улы түгелме? Һәм минем кабиләм Бәниәмин буынының барлык кабиләләре арасында иң кечесе түгелме? Ни өчен соң син миңа моны әйтәсең?» — дип җавап биргән (1 Патшалык 9:21).

16. Саул ничек итеп түземсезлек күрсәткән?

16 Ләкин вакыт үткәч, Саулның тыйнаклыгы юкка чыккан. Филистимлылар белән сугыш алып барганда ул Галгал янына чигенгән; ул урында Саулга Самуилны көтеп торырга таләп ителгән, ә Самуил корбан чалып, Аллага мөрәҗәгать итәргә тиеш булган. Самуил билгеләнгән вакытка килмәгән һәм Саул үз-үзенә чиктән тыш ышанып, корбанны яндырган. Ул бетергәч тә Самуил килгән. «Син нәрсә эшләдең?» — дип сораган Самуил. Саул: «Мин халыкның миннән качканын күрдем, ә син һаман билгеләнгән вакытка килмәдең... һәм шуңа күрә корбан яндырырга карар иттем»,— дип җавап биргән (1 Патшалык 13:8—12).

17. а) Беренче карашка Саулның эш итүләре ни өчен гаепсез кебек күренүе мөмкин? б) Йәһвә түземсез эшләгән эше өчен Саулны ни өчен хөкем иткән?

17 Беренче карашка Саулның эш итүләре гаепсез кебек күренергә мөмкин. Чыннан да Алла халкы «куркынычта» булган, ул «кысынкы хәлдә» булган һәм бик авыр хәл аркасында курыккан (1 Патшалык 13:6, 7). Шартлар инициатива таләп иткәндә, бу иниацитивада, әлбәттә, гаеп итәрлек бернәрсә дә юк *. Ләкин Йәһвә йөрәкләрне һәм иң тирән сәбәпләрне күргәнен онытмыйк (1 Патшалык 16:7). Димәк, Алла Изге Язмаларда турыдан-туры әйтелмәгәнне, чынлыкта Саулны моны эшләргә нәрсә рухландырганын күргәндер. Мәсәлән, Йәһвә бәлкем, Саулның түземсезлегенең сәбәбе — аның горурлыгы икәнен күргәндер. Бәлкем, Саулның — бөтен Исраил патшасының карт һәм ул санаганча, мыштырдык пәйгамбәрне көтәргә мәҗбүр булуы нык ачуын китергәндер. Ничек кенә булмасын, Саул Самуилның соңга калуы аңа бөтенесен үз кулына алырга һәм ул алган ачык күрсәтмәләргә каршы чыгарга хокук бирә дип карар иткән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Самуил Саулның инициативасын мактамаган. Киресенчә, ул аны: «Синең патшалыгыңа ахыр килде... чөнки син Ходай сиңа кушканны үтәмәдең»,— дип әйтеп, хөкем иткән (1 Патшалык 13:13, 14). Һәм тагын үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыгы аны хурлыкка калдырган.

Түземсезлектән сакланыгыз

18, 19. а) Түземсезлек Алланың хәзерге хезмәтчесен үз-үзенә чиктән тыш ышану белән эшләргә ничек мәҗбүр итә ала икәнен сөйләгез. б) Мәсихчеләр җыелышының эше турында безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

18 Саулның үз-үзенә чиктән тыш ышану белән эшләнгән эше турында Изге Язмалар безнең файдабыз өчен сөйли (1 Коринфлыларга 10:11). Кардәшләрнең камилсезлеге бездә тиз ачуыбызны китерергә мөмкин. Барысы да тиешенчә эшләнсен өчен безнең үзебезгә барысы турында да кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк дип уйлап, без дә Саул кебек, түземсез булуыбыз мөмкин. Әйтик, кардәшнең яхшы оештыручанлык сәләтләре бар. Ул төгәл үтәүчән, оештыру тәртибе буенча Җәмгыятнең соңгы күрсәтмәләрен белә һәм өстәвенә аның оратор һәм өйрәтү сәләтләре дә бар. Шул ук вакытта ул башкалар аның үтә вакчыл таләпләренә туры килмәгәнен һәм аның фикеренчә, аз файдалы нәтиҗә белән эшләгәннәрен сизә. Бу аңа түземсезлек күрсәтергә хокук бирәме? Әгәр дә ул булмаса, бернинди дә эш урыныннан кузгалмас иде һәм җыелыш эшләре туктар иде дип ишарә итеп, ул кардәшләрен тәнкыйть итә аламы? Бу үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлыкны күрсәтү булыр иде!

19 Мәсихчеләр җыелышын нәрсә туплый соң? Оештыру сәләтләре? Эффектив булу? Белемнәрнең тирәнлеге? Моның барысы да, әлбәттә, җыелышның яхшы эшләвенә ярдәм итә (1 Коринфлыларга 14:40; Филиплыларга 3:16; 2 Питер 3:18). Ләкин Гайсә аның шәкертләрен иң беренче булып ярату аерып торачак дип әйткән (Яхъя 13:35). Менә ни өчен кайгыртучан өлкәннәр үзләренең оешканлыгында җыелыш каты регламентлаштырган идарә таләп итүче фирма түгел, әмма ул ягымлы кайгыртучанлыкка мохтаҗ булган сарыклардан торганын истә тоталар (Исай 32:1, 2; 40:11). Мондый принципларны үз-үзенә чиктән тыш ышану белән санга сукмау еш кына авырлыкларга китерә. Ә Аллага яраклы тәртип тынычлыкка алып бара (1 Коринфлыларга 14:33; Галатларга 6:16).

20. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Корах, Абессалом һәм Саул турындагы Изге Язмалар хикәяләре үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык, Гыйбрәтле хикәя 11:2 дә әйтелгәнчә, хурлыкка китергәнен ачык итеп күрсәтәләр. Ләкин шул ук Изге Язмалар шигырендә (ЯД): «Тыйнаклар белән акыллылык»,— дип әйтелә. Нәрсә соң ул тыйнаклык? Изге Язмаларның кайсы мисаллары бу сыйфатның мәгънәсен ачыклый һәм ничек итеп бүген без тыйнаклыкны күрсәтә алабыз? Бу сораулар чираттагы мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Рубим Якупның беренче улы булганга күрә, алар өстеннән Леви буыныннан булган Мусаның хакимлек итүе Корах фетнә күтәрергә котырткан Рубим нәселенең, бәлкем, ачуын китергәндер.

^ 11 абз. Давытның икенче улы Далуиа туганнан соң башка искә алынмый. Бәлкем, ул Абессаломның фетнәсенә кадәр үлгәндер.

^ 12 абз. Изге Язмалар язылган чорда мәет күмүгә зур әһәмият бирелгән булган. Шуңа күрә, үлгән кешене күммәү — бу хурлык дип саналган һәм күп вакыт Алланың илтифатсызлыгын күрсәткән (Йәрәми 25:32, 33).

^ 17 абз. Мәсәлән, Финеес ун меңнәрчә исраиллеләрне үтергән зарарны туктатыр өчен, кискен чаралар күргән, ә Давыт үзенең ачыккан кешеләрен аның белән бергә «Алла йортында» тәкъдим ителгән икмәкләрне ашарга дәртләндергән. Беренченең дә, икенченең дә эш итүләрен Алла үз-үзенә чиктән тыш ышанганлык дип хөкем итмәгән (Матфей 12:2—4; Саннар 25:7—9; 1 Патшалык 21:1—6).

Сез хәтерлисезме?

• Үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык нәрсә ул?

• Көнләшү Корахны үз-үзенә чиктән тыш ышану белән эшләргә ничек мәҗбүр иткән?

• Дан яратучы Абессалом турындагы хикәядән без нәрсә беләбез?

• Саул күрсәткән түземсезлектән без ничек кача алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Саул түземсезләнгән һәм үз-үзенә чиктән тыш ышанып эшләгән.