Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла кабул иткән корбаннар

Алла кабул иткән корбаннар

Алла кабул иткән корбаннар

«Һәркайсы баш рухани бүләкләр һәм корбаннар китерер өчен куела» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 8:3).

1. Ни өчен кешеләр Аллага мөрәҗәгать итүнең кирәклеген сизәләр?

АЛЬФРЕД Эдерсхайм исемле тарихчы-библеист: «Күрәсең, дога кылу кебек, кеше өчен корбан китерү шулай ук „табигый“; беренчесе Аллага карата нәрсә сизгәнен, ә икенчесе — үзенә карата нәрсә сизгәнен күрсәтә»,— дип яза. Гөнаһ дөньяга керү белән гаеп тойгысы, Алладан читләшү һәм ярдәмгә мохтаҗлык алып килгән. Моның барысыннан да азат ителү кирәк. Шуңа күрә ни өчен кешеләр шундый өметсез хәлгә эләгеп, ярдәмлеккә Аллага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сизгәнен аңларга авыр түгел (Римлыларга 5:12).

2. Изге Язмаларда иң беренче корбан китерү турында нәрсә әйтелә?

2 Изге Язмалар Аллага корбан китерү турында беренче тапкыр Кабил һәм Һабилга бәйле итеп сөйли. Без: «Берникадәр вакыт үткәч, Кабил җир җимешләреннән Ходайга бүләк китергән. Һәм Һабил да көтүнең иң беренчеләреннән [малдан] һәм аларның маеннан шулай ук [бүләк] китергән»,— дип укыйбыз (Яшәеш 4:3, 4). Аннары без ул вакытның явыз нәселен юк иткән Туфанда Алла саклап калдырган Нухның «корбан китерү урынында [Йәһвәгә корбан] яндырырга» дәртләндерелгән булганын беләбез (Яшәеш 8:20). Алланың вәгъдәләре һәм фатихалары белән дәртләндерелгән тугрылыклы хезмәтчесе һәм дусты Ибраһим кат-кат «Ходайга корбан китерү урынын корган һәм Ходай исемен чакырган» (Яшәеш 12:8; 13:3, 4, 18). Вакыт үткәч, Ибраһимның иманы иң җитди сынауга дучар булган — Йәһвә аңарга үз улын Исхакны корбан чалып яндырырга боерык биргән (Яшәеш 22:1—14). Без бу кисәкләр кыска булса да, корбан турындагы сорауларны мул ачыклаганын күрербез.

3. Гыйбадәт кылуда корбан китерү нинди роль уйный?

3 Изге Язмаларның бу һәм башка кисәкләреннән күренгәнчә, төрле төрдә корбан китерү, әле Йәһвә моның хакында закон биргәннән күп элек, гыйбадәт кылуның төп өлеше булган. Моның белән ризалашып, бер сүзлек «корбан китерүне изге дип саналган белән кеше мөнәсәбәтләрен кире кайтару, дәвам итү, яисә кору максаты белән илаһига берәр нәрсә корбан итеп китерелә торган дини ритуал» кебек билгели. Ләкин без игътибар белән карарга тиеш булган моңа сәбәпле булып, берничә мөһим сорау барлыкка килә. Мәсәлән, Аллага гыйбадәт кылу өчен нигә корбан китерергә кирәк? Ул нинди корбаннарны кабул итә? Һәм бүгенге көндә безнең өчен борынгы корбан китерүләрнең мәгънәсе нәрсәдә?

Корбан китерү ни өчен кирәк?

4. Адәм һәм Хаува белән алар гөнаһ эшләгәч нәрсә булган?

4 Адәм гөнаһ эшләгәндә, ул аны белә торып эшләгән. Аның яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачыннан җимеш алганы һәм ашаганы — аңлы буйсынмау кыланышы булган. Бу кыланыш өчен җәза үлем булган. Аның турында Алла: «Аннан ашаган көнеңдә үлем белән үләчәксең»,— дип ачык әйткән (Яшәеш 2:17). Ахыр чиктә Адәм белән Хаува үз гөнаһының җимешләрен урганнар — алар үлгәннәр (Яшәеш 3:19; 5:3—5).

5. Адәм буыннарының игелеге өчен беренче булып нигә Йәһвә эшли башлаган һәм алар өчен ул нәрсә эшләгән?

5 Ләкин Адәм буыннары турында нәрсә әйтеп була? Адәмнән гөнаһ һәм камилсезлек мирас итеп, алар шул ук беренче пар очраткан Алладан чикләнү, өметсезлек һәм үлем белән очрашалар (Римлыларга 5:14). Ләкин Йәһвә көч һәм гаделлек Алласы гына түгел, ә хәтта иң беренче булып ярату Алласы (1 Яхъя 4:8, 16). Шуңа күрә ул беренче булып булганның нәтиҗәләрен төзәтә башлаган. Изге Язмаларда «гөнаһ өчен җәза — үлем» дип әйткән сүзләрдән соң «Алла бүләге — мәңгелек тормыш безнең Раббыбыз Гайсә Мәсихтә» дип әйтелә (Римлыларга 6:23).

6. Адәм гөнаһы китергән зыянга карата Йәһвәнең ихтыяры нинди?

6 Киләчәктә, кешеләр бу бүләкне ала алыр өчен, Йәһвә Алла Адәм гөнаһы аркасында югалтылганның кайтара торганын биргән. Борынгы еврей телендә кафар дигән сүз иң башта, бәлкем, «капларга» яисә, ихтимал, «сөртеп бетерергә» дигәнне аңлаткан; бу сүз шулай ук «йолып алу» дип тәрҗемә ителә *. Башкача әйткәндә, Йәһвә Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһны каплар һәм ул китергән зыянны бетерер өчен яраклы чара биргән. Ул моны бу бүләкне алыр өчен таләпләргә туры килгәннәр гөнаһ һәм үлем каһәреннән азат була алсыннар өчен эшләгән (Римлыларга 8:21).

7. а) Иблискә карата чыгарган Алланың хөкемендә нинди өмет булган? б) Кешелекне гөнаһ һәм үлемнән азат итәр өчен нинди бәя түләргә таләп ителгән?

7 Беренче кеше пары гөнаһ эшләгәннән соң гөнаһ һәм үлем коллыгыннан азат ителү өмете турында турыдан-туры булмаса да, әйтелгән булган. Елан булып сурәтләнгән Иблискә хөкем чыгарганда Йәһвә: «Синең араңда һәм хатын арасында, һәм синең орлыгың арасында һәм аның орлыгы арасында дошманлык салам; ул синең башыңны зарарлаячак, ә син аның үкчәсен чагачаксың»,— дип әйткән (Яшәеш 3:15). Бу пәйгамбәрлек сүзләре бу вәгъдәгә ышанган барлык кешеләр өчен өмет нуры яктырганын аңлаткан. Ләкин бу азат ителү өчен бәясен түләргә кирәк булган. Вәгъдә ителгән Орлык килеп, Иблисне юк итәргә генә тиеш булмаган, ә аның үкчәсе чагылырга — мәңгелеккә булмаса да ул үләргә тиеш булган.

8. а) Кабил аңа баглаган өметләрне ничек акламаган? б) Алла алдында Һабил корбаны ни өчен яраклы булган?

8 Һичшиксез, Адәм белән Хаува вәгъдә ителгән Орлык кем буласы икәне турында күп уйлаганнар. Хаува беренче баласын Кабилны тапкач: «Йәһвә ярдәмендә мин кеше таптым»,— дип әйткән (Яшәеш 4:1, ЯД). Ул аның улы вәгъдә ителгән Орлык була дип уйлаганмы? Уйлаганмы ул юкмы, ләкин Кабил, аның буыннары кебек, аларга баглаган өметләрне акламаганнар. Башка яктан, аның абыйсы Һабил Алланың вәгъдәсенә ышаныч күрсәткән һәм Йәһвәгә көтүнең иң беренчеләреннән корбанга китерергә дәртләндерелгән булган. Без: «Һабил иманы белән Кабилга караганда Аллага яхшырак корбан китергән; һәм шуның белән ул гадел икәненә шаһитлык алган»,— дип укыйбыз (Еврейләргә 11:4).

9. а) Һабил нәрсәгә ышанган һәм иманын ничек күрсәткән? б) Корбан китерүе белән Һабил нәрсәгә ирешкән?

9 Һабилның Аллага ышануы гомумән генә булмаган; мондый ышану мөгаен, Кабилда да булган. Һабил Орлык тугрылыклы кешеләргә коткару алып килә дигән Алла вәгъдәсенә ышанган. Моның ничек итеп үтәлүе Һабилга ачылмаган, ләкин ул Алла вәгъдәсеннән кемнеңдер үкчәсен чагачакларын белгән. Әйе, ул күрәсең кан түгү кирәк дигән нәтиҗәгә килгән, ә бу инде корбан китерү асылы. Яшәү Чыганагына үз эченә яшәү һәм кан керткән бүләк китереп, Һабил, күрәсең, Йәһвә вәгъдәләренең үтәлүен бик нык теләгәнен һәм түземсезлек белән көткәнен күрсәткән. Нәкъ шул иман күрсәтүе Һабилның корбанын Йәһвәгә яраклы иткән; моннан тыш, моңарда, корбан китерүнең асылы чикләнгән дәрәҗәдә чагылдырылган: бу чара ярдәмендә гөнаһлы кешеләр Алланың илтифатлылыгына ия булыр өчен, аңа якынлаша алалар (Яшәеш 4:4; Еврейләргә 11:1, 6).

10. Йәһвәнең Ибраһимга үз улын Исхакны корбан итәргә соравы корбан китерүнең гомумән мәгънәсен ничек ачык итеп күрсәткән?

10 Корбан китерүнең тирән мәгънәсе Йәһвә Ибраһимга үз улын Исхакны корбан чалып, яндырырга боеру биргәч, иң якты итеп күрсәтелгән булган. Бу корбан китерү китерелмәгән булса да, ул киләчәктә Йәһвә үзе нәрсә эшләячәген — ул кешелеккә карата ихтыярын үтәр өчен иң беренче яраткан бердәнбер Улын корбан итеп китерәчәген күрсәткән. Бу корбан барлык гасырлар дәвамында китерелгән корбаннарның иң мөһиме булган (Яхъя 3:16). Йәһвә Муса Кануны билгеләгән корбаннарны һәм бүләкләрне пәйгамбәрлек образлары сыйфатында кулланган. Алар ярдәмендә ул үзенең сайлаган халкына гөнаһларны кичерер һәм коткаруга өметне ныгытыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтеп барган. Ә безне бу образлар нәрсәгә өйрәтәләр?

Йәһвә кабул иткән корбаннар

11. Исраиллеләрнең баш рухание бүләкләрнең нинди ике төрен эшләгән һәм нинди максат белән?

11 Рәсүл Пауал: «Һәркайсы баш рухани бүләкләр һәм корбаннар китерер өчен куела»,— дип әйткән (Еврейләргә 8:3). Пауал борынгы Исраил баш руханига китерергә тиеш булган бүләкләрне ике категориягә: «бүләкләр» һәм «корбаннар», яисә «гөнаһлар өчен корбаннарга» бүлгәнен билгелик (Еврейләргә 5:1). Юмарт бүләкләр белән ярату һәм рәхмәт белдерәләр; алар шулай ук берәр кешенең дуслыгын, илтифатлылыгын яисә ризалыгына ирешер өчен хезмәт итәләр (Яшәеш 32:20; Гыйбрәтле хикәя 18:16). Шулай итеп канун билгеләгән бүләкләрнең күбесен Аллага аның ризалыгын һәм илтифатлылыгын табар өчен «бүләкләр» дип исәпләргә була *. Канун бозучылардан китерелгән зыянны түләтү таләп ителгән һәм гөнаһны каплар өчен «гөнаһ өчен корбаннар» китерелгән. Тәүрат китабында, аеруча Чыгыш, Левит һәм Саннар китапларында күп төрле корбаннар һәм бүләкләр сурәтләнә. Барлык вак-төякләрен аңларга һәм истә калдырырга бик җиңел түгел, ләкин корбан китерү төрләренең кайбер төп яклары безнең игътибарга лаек.

12. Канун билгеләгән корбаннар, яисә бүләкләр, Изге Язмаларның кайсы урынында сурәтләнә?

12 Левит китабының 1—7 бүлекләрендә бүләкләрнең биш төре — барлык яндыру, икмәк бүләге, тынычлык корбаны, гөнаһ өчен корбан һәм бурыч корбаны, бу корбаннарның кайберләре бергә китерелсә дә, һәрберсе аерым рәвештә сурәтләнгәнен күреп була. Без шулай ук әйтелгән бүлекләрдә бу бүләкләр ике тапкыр һәм һәр мәртәбә төрле максатлар белән сурәтләнгәнен күрәбез: беренче тапкыр — Левитлар 1:2 дән 6:7 гә кадәр корбан китерү урынында нәрсә китерелергә кирәк икәне җентекләп язып бирелә, ә икенче тапкыр — Левитлар 6:8 дән 7:36 га кадәр нинди кисәкләр руханиларга, ә кайсылары китергән кешегә калдырылганы әйтелә. Аннары, Саннарның 28 һәм 29 нчы бүлекләрендә без, әйтик ди, җентекле расписание табабыз. Анда нинди корбаннарны һәр көн, һәр атна, һәр ай һәм һәр ел бәйрәмнәрендә китерергә кирәк икәне күрсәтелгән.

13. Аллага бүләк итеп үз теләге белән китерелгән бүләкләрне сурәтләгез.

13 Бүләк итеп яисә Алла илтифатлылыгын алыр өчен үз теләге белән китерелгән бүләкләрнең санына барлык яндырулар, икмәк бүләкләре һәм тынычлык корбаннары кергән. Кайбер галимнәрнең фикере буенча «барлык яндыру» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «өскә күтәрү корбаны» яисә «өскә күтәрелә торган корбан» дигәнне аңлата. Бу аңлатмалар туры килә, чөнки барлык яндыру китерелгәндә хайван корбан китерү урынында яндырылган һәм тәмле ис яисә хуш ис күккә — Аллага күтәрелгән. Малның каны белән корбан китерү урынын бөркегәч, корбан бөтенләй Аллага китерелгән һәм бу барлык яндыруның аера торган үзенчәлеге булган. Руханилар «бөтенесен... корбан китерү урынында яндырганнар: бу барлык яндыру, корбан, Ходайга ягымлы хуш ис» (Левит 1:3, 4, 9; Яшәеш 8:21).

14. Икмәк бүләге ничек китерелгән?

14 Икмәк бүләге Левит китабының икенче бүлегендә сурәтләнә. Бу үз теләге белән китерелә торган бүләк гадәттә май белән кушылган оннан торган һәм аңа «ливан» яисә хуш исле әйбер кушканнар. «[Рухани] тулы уч он һәм май белән бөтен ливанны ала да һәм шуны истәлеккә корбан китерү урынында яндыра; бу корбан, Ходайга ягымлы хуш ис» (Левит 2:2). Ливан гыйбадәтханәнең һәм чатырның хуш-ис тарату урынында яндыра торган изге «яндырып хуш-ис тарату составының» мөһим өлеше булган (Чыгыш 30:34—36). Күрәсең, Давыт патша: «Минем догам фимиам кебек, Синең йөзең алдына, минем кулларымның күтәрүе кичке корбан [«кичке икмәк бүләге», ЯД] кебек юнәлсен»,— дип әйткәндә нәкъ шуны күз алдында тоткан (Мәдхия 140:2).

15. Тынычлык корбаны ни өчен китерелгән?

15 Үз теләге белән китерелә торган тагын бер бүләк — Левит китабының 3 бүлегендә сурәтләнгән тынычлык корбаны. Борынгы еврей телендә «тынычлык» дигән сүз сугыш яисә тәртипсезлекләрнең юк булуын гына түгел, ә шактый күбрәкне аңлаткан. Бер китапта: «Изге Язмаларда ул моны [сугышлар булмавын] да, Алла белән тыныч мөнәсәбәтләрен дә, рәхәтләнеп яшәүне, шатлыкны һәм бәхетне дә аңлаткан»,— дип әйтелә («Studies in the Mosaic Institutions»). Димәк, тынычлык корбаннары Алла белән тынычлык урнаштыру, янәсе аны тынычландырыр өчен китерелмәгәннәр, ә Алла белән фатихалы тынычлык өчен рәхмәтләрне белдерергә яисә бу сәбәп буенча шатлык белдерергә китерелгән. Бу тынычлык Алла кемнәргә карата илтифатлы шуларда булган. Руханилар һәм корбанны алып килгән кеше канны һәм корбанның маен Йәһвәгә китергәннән соң корбанны ашаганнар (Левит 3:17; 7:16—21; 19:5—8). Корбанны алып килгән кеше, рухани һәм Йәһвә Алла алар арасында тынычлык икәнен күрсәтә торган ашауда катнашканнар. Бу матур һәм символлаштыручы булган.

16. а) Гөнаһ өчен корбан һәм бурыч корбаны ни өчен китерелгән? б) Барлык яндырудан алар нәрсә белән аерылып торган?

16 Гөнаһ өчен кичерү яисә Канун бозган гаебен йолып алыр өчен алып килгән корбаннар гөнаһ өчен корбанны һәм бурыч корбанын үз эченә алган. Аларны корбан китерү урынында яндырган булсалар да, алар барлык яндырудан аерылып торган: хайван бөтенләй яндырылмаган, ә аның тик кайбер өлешләре генә һәм мае яндырылган. Калганы стан артына илтелгән яисә, кайбер очракларда, корбаннан руханилар ашаган. Бу аерма мөһим. Барлык яндыру Аллага аның белән якынлашу максаты белән бүләк ителгән, шуңа күрә ул Аллага гына һәм тулысынча, калдыксыз китерелгән. Шунсы кызык, гөнаһ өчен корбан һәм бурыч корбаны барлык яндыру алдыннан китерелгән. Күрәсең гөнаһлы кешенең бүләге Аллага яраклы булсын өчен, башта гөнаһларны кичерү таләп ителгән (Левит 8:14, 18; 9:2, 3; 16:3, 5).

17, 18. Гөнаһ өчен корбан нәрсә өчен билгеләнгән һәм бурыч корбанының максаты нинди булган?

17 Канунга каршы алдан уйламыйча эшләнгән гөнаһлар һәм тән хәлсезлегенә күрә эшләнгән гөнаһлар өчен генә гөнаһ корбанын китерергә мөмкин булган. «Әгәр дә берәр җан ялгыш Ходайның берәр васыятенә каршы гөнаһ эшләсә һәм эшләргә тиеш булмаган эшне эшләсә», шул чакта гөнаһ эшләгән кешегә үз статусы яисә җәмгыятьтә булган дәрәҗәсе буенча гөнаһ өчен корбанны китерергә кирәк (Левит 4:2, 3, 22, 27). Гөнаһлардан тәүбә итмәгән кешеләр исә юк ителгәннәр; аларга карата бернинди дә корбан исәпкә алынмаган (Чыгыш 21:12—15; Левит 17:10; 20:2, 6, 10; Саннар 15:30; Еврейләргә 2:2).

18 Бурыч корбанының мәгънәсе һәм максаты Левит китабының 5 һәм 6 бүлекләрендә аңлатыла. Кеше гөнаһны алдан уйламыйча эшләргә мөмкин. Ләкин аның эшләгән эше аның якыннарының яисә Йәһвә Алланың хокукларын бозуда аны шулай да гаепле итә алган, һәм үз гаебен ул йолып алырга тиеш булган. Гөнаһларның берничә категориясе искә төшерелә. Искә төшерелгән гөнаһлар арасында яшерен гөнаһлар (Лв 5:2—6), «Ходайга багышланганга» каршы гөнаһлар (Лв 5:14—16) һәм, бик үк алдан уйламыйча эшләнгән түгел булса да, тән хәлсезлегеннән яисә дөрес булмаган теләкләр аркасында эшләнгән гөнаһлар (Лв 6:1—3) бар. Гөнаһлы кешедән бу гөнаһларны тану гына түгел, ә кирәк булганда китергән зыянны кайтарырга һәм шуннан соң Йәһвәгә бурыч корбанын китерергә таләп ителгән (Левит 6:4—7).

Алда нәрсәдер яхшырак

19. Исраилнең Кануннары һәм корбаннары булса да ни өчен халык шулай да Алланың яхшы мөнәсәбәтенә ия булмаган?

19 Күп санлы корбаннар һәм бүләкләр белән Муса кануны исраиллеләргә алар вәгъдә ителгән Орлык килгәнче Аллага якынлашыр өчен һәм аның илтифатлылыгын һәм фатихасын алыр һәм шулай ук саклар өчен бирелгән булган. Моны тумыштан яһүд булган рәсүл Пауал: «Без иман аркылы аклансын дип, канун безгә Мәсихкә алып бара торган тәрбияче булды»,— дип аңлата (Галатларга 3:24). Кызганычка каршы, Исраил халык буларак бу «тәрбияченең» җитәкчелеген кабул итмәгән һәм бу уникаль мөмкинлекне санга сукмаган. Вакыт үткәч, исраиллеләрнең бик күп китерә торган корбаннары Йәһвә өчен җирәндергеч булган; ул: «Мин сарыкларның һәм симертелгән хайваннарның майларының барлык яндырулары белән чиктән тыш туйдым һәм бозаулар, бәрәннәр һәм кәҗәләрнең канын теләмим»,— дип әйткән (Исай 1:11).

20. Безнең эраның 70 елында булган вакыйгалар Канун һәм корбан китерүгә ничек кагылганнар?

20 Безнең гасырның 70 елында яһүди әйберләр системасы гыйбадәт кылу урыны һәм руханилары белән үзенең ахырына килгән. Моннан соң Канун билгеләгәнчә, корбан китерү мөмкин булмаган. Ләкин бу Канунның төп өлеше булып торган корбан китерү Алланың хәзерге буйсынучылары өчен үз мәгънәсен югалтканны аңлатамы? Бу сорауны без киләсе мәкаләдә карыйбыз.

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Язманы аңлау» (инглиз) энциклопедиясендә: «Изге Язмаларда „йолып алу“ күбесенчә „каплау“ яисә „алмашу“ фикерен аңлата, өстәвенә алмашуга яисә каплауга бирелгән нәкъ алмашу әйберенә туры килергә тиеш булган. [...] Адәм югалтканның тулы кыйммәтле йолымын бирер өчен, гөнаһ өчен корбан таләп ителгән һәм аның кыйммәтлеге нәкъ камил кеше тормышының кыйммәтлеге кебек булырга тиеш булган»,— дип аңлатыла.

^ 11 абз. «Бүләк» дигән сүз белән еш кына вакытта корбан дигән еврей сүзе тәрҗемә ителә. Китапчылар һәм фарисейларның вөҗдансыз тәртипләрен хөкем итеп әйтелгән Гайсәнең сүзләрен язып, Марк «корбан» «Аллага бүләкне» аңлата дип ачыклаган (Марк 7:11).

Сез аңлата аласызмы?

• Борынгы заманда яшәгән тугрылыклы кешеләрне корбан китерергә нәрсә дәртләндергән?

• Корбан китерү ни өчен кирәк булган?

• Канун буенча китерергә кирәк булган корбаннарның төп төрләре нинди һәм алар нәрсә өчен билгеләнгән булган?

• Пауал сүзләре буенча Канунның һәм аның белән билгеләнгән корбаннарның иң мөһим максаты нәрсәдә тора?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Алла Һабилның корбанын кабул иткән, чөнки ул корбан белән Алла вәгъдәсенә ышаныч күрсәтелгән.

[9 биттәге иллюстрация]

Бу күренешнең мәгънәсен аңлыйсызмы?