Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кыйммәтле мирасыбыз: синең өчен ул нәрсәне аңлата?

Кыйммәтле мирасыбыз: синең өчен ул нәрсәне аңлата?

Кыйммәтле мирасыбыз: синең өчен ул нәрсәне аңлата?

«Атамның мөбарәкләре, килегез, дөнья яратылганнан бирле сезнең өчен хәзерләнгән Патшалыкны мирас итеп алыгыз» (МАТФЕЙ 25:34).

1. Кешеләр нәрсәне мирас итеп алалар?

БАРЛЫК кешеләрнең дә мирас итеп алынган әйберләре бар. Кемгәдер мирас булып бай тормыш, ә кемгәдер хәерче тормыш калган. Кайчак берәр буын, ул кичергәнгә яисә ишеткәнгә күрә, икенче буынга теге яисә икенче этник төркемгә карата дошманлык мирас итеп биргән чаклар бар иде. Ләкин безнең барыбызны да нәрсәдер гомуми берләштерә. Беренче кеше Адәмнән без барыбыз да мирас итеп гөнаһ алганбыз. Бу мирас безне ахыр чиктә үлемгә китерә (Вәгазьче 9:2, 10; Римлыларга 5:12).

2, 3. Адәм белән Хаува буыннары Йәһвәдән нинди мирас ала алырлар иде һәм ни өчен алар аны алмадылар?

2 Йәһвә күктәге яратучан ата буларак, иң баштан ук кешеләргә гел икенче мирас — Оҗмахта мәңгелек камил тормыш тәкъдим иткән. Безнең беренче ата-анабызга Адәм белән Хаувага камил, гөнаһсыз башлангыч бирелгән булган. Җир планетасын Йәһвә Алла кешелеккә бүләк итеп биргән (Мәдхия 113:24). Ул Едем бакчасын бөтен җир нинди була алганын үрнәк итеп биргән булган; өстәвенә, Йәһвә безнең беренче ата-анабызга иң кызык, могҗизалы йөкләмә тапшырган. Алар бала табарга, җир һәм аның күп төрле флора һәм фаунасы турында кайгыртучанлык күрсәтергә һәм шулай ук бөтен җир шарында Оҗмах булсын өчен, аның чикләрен киңәйтергә тиеш булганнар (Яшәеш 1:28; 2:8, 9, 15). Моның барысында аларның буыннары да катнашкан булырлар иде. Алар нинди искиткеч мирас ала алырлар иде!

3 Ләкин бу барлык иминлекләргә ия булыр өчен, Адәм белән Хаувадан һәм аларның буыннарыннан Алла белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булу таләп ителгән. Йәһвәдән алынган барысы өчен алар аны яратырга һәм тыңларга тиеш булганнар, ләкин Адәм белән Хаува Алла биргәннең кадерен белмәгәннәр һәм аның боерыгын тыңламаганнар. Алар йортларын — Оҗмахны һәм Алла тәкъдим иткән искиткеч киләчәкне югалтканнар. Димәк, алар моның барысын да буыннарына мирас итеп бирә алмаганнар (Яшәеш 2:16, 17; 3:1—24).

4. Адәм югалткан мирасны без ничек ала алабыз?

4 Йәһвә үзенең мәрхәмәтлегенә күрә, Адәм белән Хаува буыннарының Адәм югалткан мирасны алырга мөмкинлекләре булсын өчен кайгыртучанлык күрсәткән. Ничек? Алла билгеләгән вакытта аның Улы, Гайсә Мәсих, Адәм буыннары өчен үзенең камил кеше тормышын биргән. Шулай итеп, Гайсә аларның барысын да йолып алган. Әмма мирас үзеннән-үзе генә аларныкы булмый. Моның өчен аларга Гайсәнең гөнаһны йолып ала торган корбанының кыйммәтенә иман итеп һәм моны тыңлаучанлык белән белдереп, Алла каршында яхшы исәптә булырга кирәк (Яхъя 3:16, 36; 1 Тимәтигә 2:5, 6; Еврейләргә 2:9; 5:9). Син яшәү рәвешең белән Алла бүләгенең кадерен белгәнеңне күрсәтәсеңме?

Ибраһим аша бирелгән мирас

5. Йәһвә белән мөнәсәбәтләр аның өчен кадерле икәнен Ибраһим ничек күрсәткән?

5 Җиргә карата үз ниятен үтәр өчен, Йәһвә Ибраһим белән махсус мөнәсәбәтләр булдырган. Алла бу тугрылыклы кешегә туган илен калдырып, ул күрсәтәчәк җиргә барырга кушкан. Ибраһим әзерлек белән тыңлаган. Ул анда килгәч, Йәһвә Ибраһим үзе түгел, ә аның буыннары бу җирне мирас итеп алачаклар дип әйткән (Яшәеш 12:1, 2, 7). Ибраһим моңа нинди җавап биргән? Аның буыннары мирасны алсын өчен ул Йәһвәгә, Алла кайда һәм ничек итеп хезмәт итәргә боерса, шунда һәм шулай хезмәт итәргә әзер булган. Йөз ел дәвамында, үлгәнчегә кадәр Ибраһим Йәһвәгә ят җирдә хезмәт иткән (Яшәеш 12:4; 25:8—10). Ә син шулай эшли алыр идеңме? Йәһвә Ибраһимны үзенең «дусты» дип атаган (Исай 41:8).

6. а) Улын корбан чалырга әзер булуы белән Ибраһим нәрсә күрсәткән? б) Ибраһим буыннарына нинди кыйммәтле мирас бирә алыр иде?

6 Күп еллар Ибраһим улын, соңыннан сөенеп яраткан Исхакны көткән. Малае, мөгаен, инде буйга җиткәч, Йәһвә Ибраһимга үз улын корбан итәргә боерык биргән. Ничек Алла үз Улын йолым сыйфатында бирәчәген Ибраһим пәйгамбәрлек итеп аның күрсәтәсе бар икәнен белмичә, шулай да тыңлаган һәм инде Исхакны корбан чалыйм гына дигәндә, Ибраһимны Йәһвә фәрештәсе туктаткан (Яшәеш 22:9—14). Моңа кадәр Йәһвә ул Ибраһимга биргән вәгъдәләр Исхак аша үтәләчәген инде әйткән булган. Димәк, Ибраһим моңа кадәр терелтеп торгызу булмаса да, Алла кирәк булганда Исхакка яшәү сәләтен кайтарганын белгән (Яшәеш 17:15—18; Еврейләргә 11:17—19). Ибраһим улын да корбан итәргә кызганмаганга күрә, Йәһвә: «Синең орлыгыңда барлык халыклар фатиха алачаклар»,— дип игълан иткән (Яшәеш 22:15—18). Бу Яшәеш 3:15 тә әйтелгән Орлык, Мәсих Коткаручысы, Ибраһим буыныннан чыгачагына күрсәткән. Нинди искиткеч мирас!

7. Мираслары өчен Ибраһим, Исхак һәм Якуп ничек рәхмәтләрен белдергәннәр?

7 Ибраһим Йәһвә ул чакта нәрсә эшләгәненең мәгьнәсен аңламаган; моны «шул ук вәгъдәнең мирасчыдашлары» булган улы Исхак һәм оныгы Якуп та белмәгән. Ләкин алар барысы да Йәһвәгә ышанганнар. Алар шул җирнең шәһәр-хөкүмәтләренең берсендә урнашмаганнар, чөнки алар яхшыракны — «нигезенә Алла рәссам һәм төзүче булган шәһәрне» эзләгәннәр (Еврейләргә 11:8—10, 13—16). Ләкин Ибраһимның барлык буыннары да аның аша алырга мөмкин булган мирас ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңламаганнар.

Алар мирасның кадерен белмәгән

8. Гаяз аның мирасы ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнен аңламаганын ничек күрсәткән?

8 Исхакның олы улы Гаяз үзенең беренче туган баласының аерым хокукының кадерен белмәгән. Ул изгене бәяләмәгән. Бер тапкыр Гаяз, ач булганда, үзенең беренче туган бала хокукын үзенең энесе Якупка саткан. Нәрсә өчен? Ипи һәм ясмыктан ясалган шулпага! (Яшәеш 25:29—34; Еврейләргә 12:14—17). Ибраһимга бирелгән Алланың вәгъдәләре халык аша үтәлергә тиеш булган һәм бу халыкның ыру башлыгы, Алла исемен Исраилгә үзгәрткән Якуп булган. Бу мирас алар алдында нинди мөмкинлекләр ачкан?

9. Рухи мираслары аркасында, Якуп яисә Исраил буыннары нәрсәдән һәм ничек азат ителгән булганнар?

9 Ачлык башланган һәм Якуп гаиләсе белән Мисырга күчкән. Анда алар күбәйгәннәр һәм бик күп санлы булганнар, әмма соңыннан аларны кол иткәннәр. Ләкин Алла Ибраһим белән төзегән үз союзы турында онытмаган. Алла билгеләгән вакытта «Исраил улларын» коллыктан азат иткән һәм аларга Ибраһимга вәгъдә иткән «сөт һәм бал ага торган» җиргә аларны кертергә ниятләгәнен белдергән (Чыгыш 3:7, 8; Яшәеш 15:18—21).

10. Синай тавы янында «Исраил улларының» мираслары белән бәйле нинди башка искиткеч вакыйгалар булган?

10 «Исраил уллары» Вәгъдә ителгән җиргә барганда, Йәһвә аларны Синай тавы янында җыйган. Анда ул аларга: «Әгәр дә Минем тавышны тыңласагыз һәм Минем васыятьне үтәсәгез, барлык халыклардан Минем өлешем булырсыз, чөнки бөтен җир Минеке, ә сез Миндә руханилар патшалыгы һәм изге халык булырсыз»,— дип әйткән (Чыгыш 19:5, 6). Халык ирекле рәвештә һәм бердәм ризалыгын биргәннән соң, Йәһвә исраиллеләргә моңа кадәр бернинди халыкка да бирмәгән үз Канунын биргән (Мәдхия 147:8, 9).

11. «Исраил улларының» рухи мираслары үз эченә нинди кыйммәтле әйберләр керткән?

11 Яңа халыкта нинди бөек рухи мирас булган! Алар бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылганнар. Ул аларны Мисырдан азат иткән һәм алар Синай тавында аларга Канун бирелгән вакытта искиткеч вакыйгаларның шаһитләре булганнар. Аларның мирасы пәйгамбәрләр аша «Алла сүзен» ишетүен дәвам иткәндә күбәйгән (Римлыларга 3:1, 2). Йәһвә аларны үзенең шаһитләре итеп сайлап алган (Исай 43:10—12). Бу халыктан Мәсих Орлыгы чыгарга тиеш булган. Канун алдан ук бу Орлык турында ул кем була икәнен билгеләргә мөмкинлек биргән һәм Канун исраиллеләргә аларның бу Орлыкка мохтаҗ булганын аңларга ярдәм иткән (Галатларга 3:19, 24). Аннан да бигрәк, алар Мәсих Орлыгы белән бергә руханилар патшалыгы һәм изге халык булып хезмәт итәргә мөмкинлек алган булырлар иде (Римлыларга 9:4, 5).

12. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керсәләр дә, алар нәрсәгә ирешмәгәннәр? Ни өчен?

12 Вәгъдә иткәнчә, Йәһвә исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә китергән. Ләкин соңрак рәсүл Пауал әйтүе буенча, алар имансыз булганга күрә, ул җир алар өчен «тынычлык» урыны булмаган. Халык кебек алар Алла «тынычлыгына» кермәгәннәр, чөнки Адәм белән Хауваны барлыкка китергәннән соң башланган Алланың тынычлык көненең киләчәген аңламаганнар һәм бу киләчәк буенча эшләмәгәннәр (Еврейләргә 4:3—10).

13. Үзенең рухи мирасының кадерен белмәгәнгә күрә, халык буларак, Исраил нәрсәдән мәхрүм ителгән?

13 Шул Исраил халкыннан Мәсих белән бергә аның күктәге Патшалыгында руханилар патшалыгы һәм изге халык булып, тулы сан хакимлек итәргә тулысынча җыела алган булыр иде. Ләкин исраиллеләр кыйммәтле мирасларының кадерен белмәгәннәр. Мәсих килгәч, җирдәге исраиллеләрнең тик калдыгы гына аны кабул иткән. Нәтиҗәдә, алдан әйтелеп куелган руханилар патшалыгы санына исраиллеләрнең аз саны гына кергән. Җирдәге Исраилдән Патшалык алынган булган һәм «аның [Патшалыкның] җимешләрен җитештерүче халыкка» бирелгән булган (Матфей 21:43). Бу нинди халык?

Күктәге мирас

14, 15. а) Гайсә үлгәннән соң Ибраһим «орлыгы» аша халыклар ничек фатиха ала башлаганнар? б) «Алла Исраиленең» әгъзалары мирас итеп нәрсә алалар?

14 Патшалык бирелгән халык — бу «Алла Исраиле», 144 000 рух белән тудырылган һәм Гайсә Мәсих артыннан баручыдан торган рухи Исраил (Галатларга 6:16; Ачыш 5:9, 10; 14:1—3). Бу 144 000 кеше арасында җирдә торган яһүдләр дә булган, ләкин шулай да күпчелеге башка халыклардан сайланган булыр иде. Шулай Йәһвә Ибраһимга биргән вәгъдәсе — аның «орлыгы» аша җирдәге барлык халыкларның фатиха алуы үтәлә башлаган (Ап. эшләре 3:25, 26; Галатларга 3:8, 9). Вәгъдәнең беренче тапкыр үтәлүе вакытында, халыкларның кешеләре изге рух белән майланган булганнар һәм Йәһвә Алла аларны рухи уллары, Гайсә Мәсих кардәшләре сыйфатында кабул иткән. Шулай итеп, алар да бу «орлыкның» икенче дәрәҗәдәге өлешләре булган (Галатларга 3:28, 29).

15 Үләр алдыннан, Гайсә яһүд саннарыннан торган бу яңа халыкның киләчәк әгъзалары белән яңа союз керткән; бу союз Гайсәнең каны белән расланырга тиеш булган. Союзга алынганнар бу раслый торган корбан ышанычына нигезләнеп, «мәңгегә камил» булырлар иде (Еврейләргә 10:14—18). Алар «гаделләр дип белдергән» була алырлар иде һәм гөнаһлар кичерүне ала алырлар иде (1 Коринфлыларга 6:11, ЯД). Шулай итеп, бу мәгънәдә алар Адәм гөнаһ эшләгәнче кебек булып торалар. Ләкин алар җирдәге оҗмахта яшәмәячәкләр. Гайсә аларга күктә урын әзерләячәк дип әйткән (Яхъя 14:2, 3). Алар «өчен күктә саклана торган... мирасны» алыр өчен, алар җир киләчәгеннән баш тарталар (1 Питер 1:4). Алар күктә нәрсә эшлиләр? Гайсә: «Мин... сезгә Патшалык васыять итәм»,— дип әйткән (Лука 22:29).

16. Майланган мәсихчеләрне нинди искиткеч йөкләмә көтә?

16 Гайсә белән күктә хакимлек итәргә тиеш булганнар, өстәмә булып Йәһвәнең хакимлегенә каршы күтәрелгән фетнәнең нәтиҗәләрен җирдән юкка чыгарырга ярдәм итәчәкләр (Ачыш 2:26, 27). Ибраһимның рухи орлыгының икенче дәрәҗәдәге өлеше буларак, алар барлык халыкларның кешеләренә камил тормышның фатихаларын бирүендә катнашачаклар (Римлыларга 8:17—21). Алар нинди кыйммәтле мираска ия бит! (Ефеслыларга 1:16—18).

17. Җирдә булганда майланган мәсихчеләр мираслары белән ничек кулланалар?

17 Ләкин Гайсә артыннан баручы майланганнар мирасларын киләчәктә генә алмыйлар. Гайсә аларга беркемдә шулай итеп ярдәм итә алмас рәвешендә Йәһвәне, бердәнбер чын Алланы белергә ярдәм иткән (Матфей 11:27; Яхъя 17:3, 26). Ул аларны сүзе һәм үрнәге белән «Ходайга өмет баглау» һәм аны тыңлау нәрсә аңлатканын өйрәткән (Еврейләргә 2:13; 5:7—9). Гайсә аларга Алла нияте турындагы хакыйкать белемен биргән һәм изге рух аларны тагын да тулырак Алла ниятен аңларга алып барачак дип ышандырган (Яхъя 14:24—26). Ул аларга акыл һәм йөрәк белән Алла Патшалыгының мөһимлеген аңларга ярдәм иткән (Матфей 6:10, 33). Шулай ук Гайсә аларга Иерусалим, Яһүдия, Самария һәм җирнең иң ерак чикләренә кадәр шаһитлык бирергә һәм укучылар әзерләргә йөкләмә биргән (Матфей 24:14; 28:19, 20; Ап. эшләре 1:8).

Хисапсыз күп кеше өчен кыйммәтле мирас

18. Барлык халыклар Ибраһим «орлыгы» аша фатиха алулары турында Йәһвәнең вәгъдәсе ничек бүгенге көндә үтәлә?

18 Бәлкем, рухи Исраил, «кече көтү» әгъзаларының тулы саны җыелгандыр инде (Лука 12:32). Йәһвә менә инде берничә дистә ел барлык халыклардан хисапсыз күп башка кешеләр җыюына игътибар итә. Шулай итеп, Ибраһим «орлыгы» аша барлык халыклар фатиха алачаклар дигән, Йәһвә вәгъдәсе зуррак масштабта үтәлә. Бу фатиха алган кешеләр аларның котылуы Алла Бәрәне Гайсә Мәсихкә ышануга бәйле икәнен танып, шатлык белән Йәһвәгә багышланган изге хезмәтләрен башкаралар (Ачыш 7:9, 10). Син Йәһвәнең бу шатлыклы кешеләр төркеменә кушылырга мәрхәмәтле чакыруын кабул иттеңме?

19. Безнең көннәрдә фатиха ала торган барлык халыкларның кешеләре нинди мираска өмет тоталар?

19 Кече көтүгә кермәгән кешеләргә Йәһвә нинди кыйммәтле мирас тәкъдим итә? Юк бу күктәге мирас түгел. Бу Адәм үз буыннарына бирә алмаган мирас — вакыт белән барлык җирне урап алачак оҗмахтагы мәңгелек камил тормыш өмете. Бу дөньяда «үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да, авырулар да булмас инде, чөнки элеккелләр үтеп китте» (Ачыш 21:4). Шуңа күрә Алла Сүзе бу урында нәкъ сиңа мөрәҗәгать итә дип әйтеп була: «Ходайга өметлән һәм яхшылык эшлә; җир йөзендә яшә һәм хакыйкатьне сакла. Ходайда юаныч тап, һәм Ул синең йөрәгеңнең теләкләрен үтәячәк. Гөнаһлының юкка чыгачагына күп түгел инде... Ә юашлар җирне мирас итеп алырлар һәм тынычлыкның күплеге белән ләззәтләнәчәкләр. Гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр» (Мәдхия 36:3, 4, 10, 11, 29).

20. «Башка сарыклар» майланган мәсихчеләр мирасының зур өлешенә ия дип ни өчен әйтеп була?

20 Гайсәнең «башка сарыкларына» күктәге Патшалыкның җир сферасында мирас әзерләнгән (Яхъя 10:16а). Алар күккә бармасалар да аларга майланганнарда булган рухи мирасның зур өлеше эләгә. Нәкъ майланганнар төркеме, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша башка сарыкларга Алла Сүзендә булган кыйммәтле вәгъдәләрнең аңлавы ачыла (Матфей 24:45—47; 25:34). Майланганнар да, башка сарыклар да бердәнбер чын Алланы, Йәһвәне беләләр һәм бергәләп аңа гыйбадәт кылалар (Яхъя 17:20, 21). Алар бергә Аллага гөнаһны йолып ала торган Гайсәнең корбаны өчен рәхмәтләрен белдерәләр. Алар бердәмлектә бер көтү кебек бер көтүче — Гайсә Мәсих җитәкчелегендә хезмәт итәләр (Яхъя 10:16б). Алар барысы да яратучан бөтендөнья кардәшлегенә керәләр. Алар Йәһвә һәм аның Патшалыгы Шаһитләре булуның хөрмәте белән уртаклашалар. Әйе, әгәр дә син Йәһвәгә үзеңне багышлаган һәм суга чумган хезмәтчесе икән, моның барысы да синең рухи мирасыңа керә.

21, 22. Рухи мирасның кадерен белә икәнен безнең һәрберебез ничек күрсәтә ала?

21 Бу рухи мирас синең өчен никадәр кыйммәтле? Син Алла ихтыярын үтәү — тормышның иң мөһим эше дип санарлык бу мирасның кадерен беләсеңме? Ә алай булса, Алла Сүзе һәм Алла берләшмәсенең мәсихче җыелышының очрашуларына даими рәвештә йөрергә дигән өндәмәсен үтисеңме? (Еврейләргә 10:24, 25). Бу мирас синең өчен барлык авырлыкларга карамастан, синең Аллага хезмәт итүеңне дәртләндерерлек әһәмиятлеме? Синең рәхмәт белдерүең сине бу мирасны югалтуга китерә ала торган юлга басарга вәсвәсәгә бирешмәслек тирәнме?

22 Алла безгә биргән мирасның кадерен белик. Әйдәгез, киләчәк Оҗмахка даими рәвештә карап торып, Йәһвә безгә биргән бүләк белән тулысынча кулланыйк. Әгәр дә безнең тормыш Йәһвә белән үзара мөнәсәбәтләр арасында бара икән, бу без ни дәрәҗәдә ул биргән мирасның кадерен белгәнебезне ышандырырлык итеп күрсәтә. Без дә: «Минем Аллам, минем Патшам Сине һәм гасырлардан гасырларга исемеңне мактармын»,— дип игълан иткән кешеләр арасында булыйк (Мәдхия 144:1).

Сез ничек аңлатыр идегез?

• Әгәр дә Адәм Аллага тугрылыклы булып калса, безгә ул нинди мирас бирер иде?

• Ибраһимның буыннары калдырган мирас белән ничек мөгамәлә иткәннәр?

• Мәсих артыннан майланган баручыларның мирасына нәрсә керә?

• Хисапсыз күп кешеләрнең нинди мирасы бар һәм алар аның кадерен белгәннәрен ничек күрсәтә алалар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрацияләр]

Ибраһим буыннарына кыйммәтле мирас вәгъдә ителгән булган.

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Син рухи мирасыңның кадерен беләсеңме?