Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихнең фикер йөртү ысулын чагылдырыгыз

Мәсихнең фикер йөртү ысулын чагылдырыгыз

Мәсихнең фикер йөртү ысулын чагылдырыгыз

«Сезгә ныклык һәм юаныч Алласы үз арагызда Гайсә Мәсих кебек фикер йөртергә бирсен» (РИМЛЫЛАРГА 15:5, ЯД).

1. Кешенең карашы аның тормышына ничек тәэсир итә?

КЕШЕНЕҢ фикер йөртү ысулы яисә карашы аның тормышына җитди тәэсир итә. Ул шапшакмы яисә тырышмы, аның карашы яхшымы яисә начармы, үзсүзле яисә бергә эшләргә әзерме, һичнәрсәгә дә канәгать түгел яисә барысы өчен дә рәхмәтлеме — боларның барысыннан да кеше төрле шартларда үзен ничек тотачагы һәм тирә-юньдәге кешеләр аңа ничек мөгамәлә итәчәге бәйле. Кешенең карашы яхшы булса, ул авыр шартлар булганда да шатлыкны саклый ала. Ә начар карашлы кешегә объектив яктан хәтта барысы да яхшы булса да, бөтенесе дә тиешенчә түгел кебек тоела.

2. Кешедә бу яисә икенче төрле караш кайдан барлыкка килә?

2 Яхшы яисә начар карашны тәрбияләп була. Аны хәтта тәрбияләргә кирәк тә. «Коллир энциклопедиясендә» яңа туган бала турында: «Аның соңыннан булачак карашын ул ала яисә үзе тәрбияли; бу нәрсәсе беләндер тел яисә башка төрле күнекмәләр казанышын хәтерләтә»,— дип әйтелә. Карашны без ничек тәрбиялибез? Бу күп нәрсәгә бәйле, ләкин тирә-як һәм аралашу моңа нык тәэсир итә. Шул ук энциклопедиядә: «Без якын аралашкан кешеләрнең карашын акрынлап үзләштерәбез яисә сеңдерәбез»,— дип билгеләнә. Шуңа охшаш сүзләр меңнәрчә ел элек Изге Язмаларда: «Акыллылар белән аралашкан акыллы булыр, ә ахмаклар белән дус булган — бозылыр»,— дип язылган булган (Гыйбрәтле хикәя 13:20; 1 Коринфлыларга 15:33).

Дөрес караш үрнәге

3. Үрнәккә лаек караш кемдә булган һәм без аңа ничек охшарга тырыша алабыз?

3 Гайсә Мәсих башка һәр яктан кебек, караш ягыннан да иң яхшы үрнәк биргән. Ул: «Чөнки Мин сезгә эшләгән кебек, сез дә шулай эшләрсез дип, сезгә үрнәк күрсәттем»,— дип әйткән (Яхъя 13:15). Гайсә кебек булыр өчен, безгә иң беренче булып аның турында белергә кирәк *. Рәсүл Питер: «Сез шуңа чакырылган; чөнки Мәсих тә, без Аның эзеннән барсын өчен үрнәк калдырып, безнең өчен газап чиккән»,— дип әйткән сүзләре буенча яшәр өчен без аның тормышын өйрәнәбез (1 Питер 2:21). Безнең максатыбыз — Гайсәгә күбрәк охшарга тырышу. Ә моның өчен шундый ук анда булган фикер йөртү ысулын үстерергә кирәк.

4, 5. Римлыларга 15:1—3 тә Гайсәнең фикер йөртү ысулының кайсы ягына игътибар бирелә һәм мәсихчеләр Гайсәгә ничек охшарга тырыша алалар?

4 Гайсә Мәсихнең фикер йөртү ысулына ия булу нәрсәне аңлата? Бу сорауга җавап алырга безгә Пауалның Римлыларга язган хатының 15 бүлеге ярдәм итә. Бу бүлекнең беренче шигырьләрендә Пауал Гайсәнең искиткеч бер сыйфаты турында әйтә: «Без, көчлеләр, көчсезләрнең хәлсезлекләренә түзәргә һәм үзебезнең күңелне тапмаска тиеш. Безнең һәрберебез якыныбызның яхшылыкка, үгет-нәсихәт өчен күңелен табарга тиеш. Чөнки Мәсих тә Үзенең күңелен тапмаган, әмма язылганча: „Сине яманлаганнарның гайбәтләре Миңа төштеләр“» (Римлыларга 15:1—3).

5 Мәсихчеләр Гайсә карашына ия булырга тырышып, үзләрен канәгатьләндерү турында гына уйламыйча, башкаларның ихтыяҗлары турында басынкылык белән кайгыртучанлык күрсәтергә әзер торырга дәртләндереләләр. Чынлап та, башкаларга хезмәт итәргә мондый басынкы әзерлек «көчлеләрне» аерып тора. Рухи яктан кайчан да булса яшәгән барлык кешеләрдән көчлерәк булган Гайсә үзе турында: «Чөнки, Адәм Улы Үзенә хезмәт иттерергә түгел, бәлки Үзе хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алу өчен Үзенең җанын фида [корбан] итәргә дип килде»,— дип әйткән (Матфей 20:28). Без, мәсихчеләр, башкаларга, шул ук санда «көчсезләргә» дә хезмәт итәргә шулай ук телибез.

6. Гайсәнең каршы килүләргә һәм яманлауга җавап биргәндә үзен ничек тотканына без ничек охшарга тырыша алабыз?

6 Гайсәнең тагын бер искиткеч ягы — аның фикер йөртү ысулы яхшы, ә эш итү ысулы иҗади булуыннан тора. Ул тирә-юньдәге кешеләрнең начар карашына үзенең Аллага хезмәт итүгә карата мөнәсәбәтенә тәэсир итәргә рөхсәт итмәгән. Безгә дә нәкъ шулай ук эшләргә кирәк. Гайсәне ул Аллага тугрылыклы гыйбадәт кылган өчен яманлаганда һәм эзәрлекләгәндә ул моны карусыз һәм түземлек белән кичергән. Гайсә «яхшылыкка, үгет-нәсихәт өчен» якыннарының күңелен табарга тырышканнар, аларның дөньясын аңламаучы һәм имансыз кеше ягыннан каршылык очратырга мөмкин икәнен белгән.

7. Гайсә түземлелекне ничек күрсәткән һәм безгә дә ни өчен шулай ук эшләргә кирәк?

7 Дөрес карашны Гайсә башка яклардан да күрсәткән. Ул беркайчан да Йәһвә ниятләренә карата түземсезлек күрсәтмәгән, ә түземлелек белән аларның үтәлүен көткән (Мәдхия 109:1; Матфей 24:36; Ап. эшләре 2:32—36; Еврейләргә 10:12, 13). Моннан тыш, ул үзенең артыннан баручыларга карата түземсезлек күрсәтмәгән. Ул аларга: «Миннән өйрәнегез»,— дип әйткән; ул «юаш» булган, һәм шуңа күрә аның үгет-нәсихәтләре көч биргән һәм канатландырган. Ә «басынкы күңелле» булганга күрә, ул беркайчан да тәкәббер һәм үз-үзенә чиктән тыш ышанучан булмаган (Матфей 11:29). Пауал безне Гайсәнең бу сыйфатларына ия булырга тырышырга дәртләндерә: «[Чөнки сездә Гайсә Мәсихтә булган фикер йөртү ысулы булырга тиеш: Ул Алла образы буларак, Аллага тиң булырга уйлап та карамаган, ЯД]; ләкин кол образына әверелеп, кешеләргә охшаш һәм сурәте буенча кеше кебек булып Үз-үзен кимсеткән» (Филиплыларга 2:5—7).

8, 9. а) Безгә эгоистик булмаган карашны ни өчен үстерергә кирәк? б) Әгәр дә без Гайсә үрнәгенә төп-төгәл итеп охшый алмыйбыз икән, ни өчен күңелсезләнергә кирәкми һәм Пауал бу яктан ничек яхшы үрнәк биргән?

8 Безгә, без башкаларга хезмәт итәбез һәм аларның ихтыяҗларын үз ихтыяҗларыбыздан югарырак куярга телибез дип әйтүе җиңел. Ләкин без фикер йөртү ысулыбызга намуслы анализ ясасак, безнең йөрәгебезнең моңа бик омтылышы юк икәне ачыкланырга мөмкин. Ни өчен? Беренчедән, чөнки без Адәм белән Хаувадан эгоистлык үзенчәлекләре мирас итеп алганбыз, ә икенчедән без эгоизмга булышлык итә торган дөньяда яшибез (Ефеслыларга 4:17, 18). Еш кына вакыт эгоистлык булмаган карашны үстерер өчен безгә үзебезнең тумыштан килгән камилсез омтылышларга каршы юнәлгән фикер йөртүне үстерергә кирәк. Моның өчен тәвәккәллек һәм тырышлык кирәк.

9 Гайсәнең камил үрнәге аша ачык күренеп торган безнең бәхәссез камилсезлегебез, безне кайчак күңелсезлеккә китерергә мөмкин. Гайсәнең фикер йөртү ысулына ия булуы мөмкинлегенә шик туа ала. Ләкин өметләндерә торган Пауалның сүзләренә игътибар итегез: «Миндә, ягъни минем тәнемдә игелек яшәмәгәнен беләм; чөнки игелек теләге бар миндә, ләкин моны эшләр өчен аны тапмыйм. Теләгән игелекне эшләмим, ә теләмәгән явызлыкны эшлим. Чөнки эчке кеше буенча Алла кануннарында рәхәтлек табам, әмма минем тән әгъзаларында башка, минем акылның законнарына каршы килә һәм мине минем әгъзаларда булган гөнаһлы законның әсире итә торган закон күрәм» (Римлыларга 7:18, 19, 22, 23). Әйе, Пауалның камилсезлеге Алла ихтыярын ул теләгәнчә үтәргә аңа күп тапкыр комачаулаган, ләкин Пауалның карашы — Йәһвә һәм аның кануннары турында уйлавы һәм бу анда нинди тойгылар тудыруы — үрнәк булырлык булган. Моңа без дә ирешә алабыз.

Дөрес булмаган карашны үзгәртәбез

10. Филиплыларны Пауал нинди караш үстерергә дәртләндергән?

10 Кемгәдер дөрес булмаган карашын үзгәртергә кирәклеге булгалыймы? Әйе. Моны беренче гасырның кайбер мәсихчеләренә дә эшләргә кирәк булганы ачык. Пауал үзенең Филиплыларга язган хатында мәсихчеләрдә нинди караш булырга тиеш икәнлеге турында әйткән. Ул язган: «Мин болай дип инде [иртәрәк терелү аша күк тормышына] ирешкәнгә яисә камилләшкәнгә күрә әйтмим; ләкин миңа кадәр Гайсә Мәсих ирешкән кебек, мин дә ирешмәм микән дип омтылам. Кардәшләр, мин үземне ирешкән инде дип санамыйм; ә тик булганны онытып һәм алга ашкынып, Гайсә Мәсих аша максатка, Алланың югары исеме хөрмәтенә омтылам. Шулай итеп, безнең арада камил булган шулай фикер йөртергә тиеш» (Филиплыларга 3:12—15).

11, 12. Бездә нинди караш булырга тиеш икәнен Йәһвә безгә ничек итеп ача?

11 Пауал сүзләреннән күренә: әгәр дә кеше мәсихче булып, рухи яктан үсәргә кирәклеген сизми икән, аның карашы дөрес түгел. Бу кеше Мәсихнең фикер йөртү ысулын үзләштермәгән (Еврейләргә 4:11; 2 Питер 1:10; 3:14). Бу кеше гел өметсез хәлдә дип әйтеп буламы? Һич тә юк. Әгәр дә без үз карашыбызны чыннан да үзгәртергә телибез икән, Алла безгә ярдәм итәчәк. Пауал: «Әгәр исә сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йөртәсез икән, Алла моны да сезгә ачачак»,— дип дәвам итә (Филиплыларга 3:15).

12 Ләкин әгәр дә без Йәһвәнең безгә нинди фикер йөртү ысулы кирәклеген ачуын телибез икән, без көч куярга тиеш. Алла Сүзен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» басмалары ярдәмендә, дога кылып, өйрәнү «берәр нәрсә хакында башкача фикер йөртүчеләргә» дөрес караш үстерергә рөхсәт итә (Матфей 24:45). Изге рух белән «Алла җыелышын көтәргә» сайланган мәсихче өлкәннәр мондый кешеләргә шатлык белән ярдәм бирәчәкләр (Ап. эшләре 20:28, ЯД). Йәһвә безнең камилсезлегебезне исәпкә алганга һәм ярату белән безгә ярдәм күрсәткәнгә, без аңа рәхмәтләребезне белдерәбез. Бу ярдәмне кабул итик.

Башкалардан өйрәнәбез

13. Әюп турындагы Изге Язмалар хикәясе безне дөрес карашка карата нәрсәгә өйрәтә?

13 Пауалның Римлыларга язган хатының 15 нче бүлегендә тарих мисаллары турында уйлау безгә карашны үзгәртергә ярдәм иткәнен күрсәтә. Ул: «Башта язылганның барысы да без Изге Язмалардан түземлелек һәм юаныч белән өметне саклар өчен, безгә үгет-нәсихәткә язылган»,— дип яза (Римлыларга 15:4). Борынгы заманнарда Йәһвәнең кайбер тугрылыклы хезмәтчеләренә фикер йөртү ысулларын нәрсәдә булса да үзгәртергә кирәк булган. Мәсәлән, Әюпнең карашы тулысынча яхшы булган. Ул Йәһвәгә явызлыкны якмаган һәм газаплар да аны Аллада шикләнергә дәртләндермәгән (Әюп 1:8, 21, 22). Ләкин ул акланырга бирелүчән булган. Йәһвә Елиуйны Әюпкә бу омтылышын җиңәргә ярдәм итәргә дәртләндергән. Әюп үпкәләмәгән, ә карашын үзгәртергә кирәклеге белән басынкы рәвештә ризалашкан һәм шунда ук аны үзгәртә дә башлаган (Әюп 42:1—6).

14. Үзебезнең карашыбыз турында киңәш биргәндә, без ничек Әюпкә охшарга тырыша алабыз?

14 Әгәр дә мәсихчедәшләрнең берәрсе без нәрсәгәдер дөрес караш күрсәтмәгәнебезне игелек теләп әйтсә, без Әюп кебек эшлибезме? Әйдәгез, Әюп кебек бернәрсәдә дә «Ходайны гаепләмик» (Әюп 1:22, ХТ). Әгәр дә без гаепсез җәфаланабыз икән, әйдәгез, зарланмыйк һәм Йәһвәне безнең авырлыкларда гаепләмик. Йәһвәгә хезмәт итүебездә нинди генә хөрмәтле бурычларны үтәсәк тә, без «кадерсез хезмәтчеләр» булып калуыбызны истә тотып үзебезне акламыйк (Лука 17:10).

15. а) Гайсә артыннан баручыларның кайберләрендә нинди дөрес булмаган караш ачыкланган? б) Яхшы карашны Питер ничек күрсәткән?

15 Беренче гасырда Гайсәне тыңлаган кайбер кешеләр дөрес булмаган караш күрсәткәннәр. Бер тапкыр Гайсә аңларга авыр булган фикерне әйткән. Моңа җавап булып «аның күп шәкертләре, боларны ишеткәннән соң: „Нинди сәер сүзләр! Моны кем тыңлый ала?“ — диделәр». Һичшиксез, мондый сүзләр әйткән кешеләрнең карашы дөрес булмаган. Һәм бу нәтиҗәдә аларны Гайсәне тыңламауга китергән. Без: «Шул вакыттан Аның күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киттеләр һәм Аның белән бергә йөрмәделәр инде»,— дип укыйбыз. Ләкин барысында да дөрес булмаган караш булганмы? Юк. Аннары болай әйтелә: «Шуннан соң Гайсә уникегә: „Әллә сез дә китәргә телисезме?“ — диде. Симон Петр Аңа җавап бирде: „Рабби! Без кемгә барыйк соң?“». Шуннан соң Питер: «Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит»,— дип асылда үз соравына үзе җавап бирә (Яхъя 6:60, 66—68). Нинди искиткеч фикер йөртү ысулы! Безгә Изге Язмалар аңлавында ризалашырга авыр булган аңлатмалар һәм үзгәртмәләр белән очрашканда Питерда булган карашны күрсәтергә кирәкмиме әллә? Берәр нәрсәне тиз аңламаганга күрә, безнең Йәһвәгә хезмәт итүебезне ташларга яисә «акыллы тәгълиматларга» каршы чыгарга акыллы булмас иде! (2 Тимәтигә 1:13).

16. Гайсә яшәгән көннәрдә яһүдиләрнең дин җитәкчеләре нинди ачу китерә торган караш күрсәткәннәр?

16 Беренче гасырдагы яһүдиләрнең дини җитәкчеләрендә Гайсәнең фикер йөртү ысулы булмаган. Алар аны тыңлаудан үзсүзле булып баш тартканнар. Бу Гайсә Лазарны терелткәннән соң булган вакыйгалардан күренә. Дөрес карашлы кешеләр өчен бу могҗиза Гайсә Алла тарафыннан җибәрелгәненең бәхәссез дәлиле булган. Ләкин без: «Шунда баш руханилар белән фарисейлар, киңәшмә җыеп, әйттеләр: „Безгә нәрсә эшләргә? Бу Кеше күп могҗизалар күрсәтә; Аны бу көе калдырсак, Һәммәсе Аңа иман итәчәк, һәм римлылар килеп, безнең җиребезне дә, халкыбызны биләячәкләр“»,— дип укыйбыз. Алар нәрсә эшләргә карар иткәннәр соң? «Шул көннән соң алар Аны үтерергә сүз беркеттеләр». Гайсәне үтерергә килешкәннән башка, алар аның могҗизалар эшләргә сәләтенең тере дәлилен юк итәргә җыенганнар: «Баш руханилар исә Лазарны да үтерергә сүз беркеттеләр» (Яхъя 11:47, 48, 53; 12:9—11). Әгәр дә бездә шундый ук караш үскән булса һәм безне шатландырырга тиеш булган нәрсә безнең ачуны чыгара икән ничек әшәке булыр иде! Һәм бу ничек куркыныч булыр иде!

Гайсәнең яхшы карашына ия булырга тырышабыз

17. а) Даниел нинди шартларда куркусызлык күрсәткән? б) Гайсә ничек батырлык күрсәткән?

17 Йәһвә хезмәтчеләре яхшы һәм тәвәккәл караш саклыйлар. Даниел дошманнары патшадан башка берәр илаһига яисә кешегә утыз көн дәвамында үтенеч белән мөрәҗәгать итмәскә дигән закон чыгарырга ирешергә сөйләшкәч, Даниел бу Йәһвә Алла белән аның мөнәсәбәтләренә каршы төшү икәнен аңлаган. Әллә 30 көн дәвамында ул дога кылмаганмы? Киресенчә, ул үз гадәтенчә көнгә өч тапкыр Аллага куркусыз мөрәҗәгать итүен дәвам иткән (Даниел 6:6—17). Гайсә шулай ук дошманнарга үзен куркытырга ирек бирмәгән. Бер тапкыр шимбә көнне ул кулы кипкән кешене очраткан. Гайсә әгәр дә ул кемне дә булса шимбә көнне савыктырса, бу моны күргән яһүдиләргә ошамаганын белгән. Ул аларны моның турында ачык итеп фикер әйтергә сораган. Алар баш тарткач, Гайсә кешене савыктырган (Марк 3:1—6). Ул йөкләмәсен исәпләгәнчә тиешле үтәп, аны беркайчан да онытмаган.

18. Безгә ни өчен каршы киләләр һәм безгә дошманнарның начар карашына ничек мөгамәлә итәргә?

18 Бүгенге көндә дә Йәһвә Шаһитләре каршы килүчеләрнең начар реакциясенә аларны куркытырга юл кую ярамаганын аңлыйлар. Юкса аларның фикер йөртү ысулы Мәсихнекенә туры килми. Йәһвә Шаһитләренә күп кешеләр каршы килә: берәүләре — чөнки алар хакында дөресен белмиләр, икенчеләре — аларны яисә аларның хәбәрләрен күралмыйлар. Аларның дусларча булмаган карашын безнең яхшы карашыбызга тәэсир итәргә рөхсәт итмик. Безгә Аллага ничек гыйбадәт кылырга икәнен кемгәдер безне өйрәтергә рөхсәт итәргә ярамый.

19. Мәсихтә булган фикер йөртү ысулы бездә дә булганын без ничек күрсәтә алабыз?

19 Гайсә үзе артыннан баручыларына һәм шулай ук Алла төзелешләренә, ничек кенә бу авыр булмасын, һәрвакыт яхшы мөгамәлә иткән (Матфей 23:2, 3). Безгә аның үрнәгенә охшарга тырышырга кирәк. Әйе, безнең кардәшләр камил түгел, әмма без дә камил түгел бит. Һәм кайда тагын бөтен дөнья кардәшлегеннән башка без шундый искиткеч һәм тугрылыклы дуслар таба алабыз? Әле Йәһвә безгә аның язылган Сүзенә тулы аңлау бирмәгән, ләкин тагын нинди дин төркеме бездән күбрәк белә? Әйдәгез, шуңа күрә һәрвакыт Гайсә Мәсихтә булган кебек дөрес фикер йөртү ысулын саклыйк. Ә моның өчен, әйтелгәннән башка Йәһвәне көтә белергә кирәк. Ул турыда сүз икенче мәкаләдә барачак.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Гайсәнең тормышы һәм хезмәте Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Кайчан да булса яшәгән иң бөек кеше» (рус) дигән китапта карала.

Сез ничек аңлатыр идегез?

• Безнең карашыбыз тормышыбызга ничек тәэсир итә?

• Мәсихнең фикер йөртү ысулын сурәтләп бирегез.

• Әюп карашыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

• Каршы килүне нинди караш белән каршы алу дөрес булыр иде?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Дөрес карашлы мәсихче башкаларга булышырга омтыла.

[21 биттәге иллюстрация]

Алла Сүзен дога кылып өйрәнү безгә Мәсихнең фикер йөртү ысулын алырга ярдәм итә.