Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез көтә беләсезме?

Сез көтә беләсезме?

Сез көтә беләсезме?

ҺӘР елны кешеләрнең көтеп күпме вакыт үткәргәннәрен күз алдына гына китереп карагыз! Алар кибет чиратларында, бензин салу станцияләрендә көтәләр. Алар үзләренә рестораннарда хезмәт күрсәткәнчегә кадәр көтәләр. Терапевт яисә стоматолог янына керергә теләп көтәләр. Алар автобусларны яисә электричкаларны көтәләр. Әйе, кеше үз тормышында нәрсәнедер көтеп алыр өчен, гаять күп вакыт сарыф итә. Бер исәпләү буенча, немец халкы гына автомобиль пробкаларында һәр ел саен 4,7 миллиард сәгать үткәрә! Берәү бу сан тулаем алганда 7 000 гә якын ихтимал ителгән кеше тормышының дәвам итүенә тиң дип санап чыккан.

Көтү өметсезлеккә китерергә мөмкин. Безнең көннәрдә, күрәсең, вакыт беркайчан да барлык эшләргә җитми, ә тагын күпме эшләрне эшлисе бар икәне турында уйлап карасаң, көтү чын сынау булырга мөмкин. Язучы Александр Роуз: «Җан газапларының яртысы көтү белән барлыкка килә»,— дип әйткән.

Американың дәүләт эшлеклесе Бенджамин Франклин көтүнең кайчакта кыйммәткә төшәргә мөмкин икәнлеген аңлаган. Ул 250 ел элек: «Вакыт-акча»,— дип дөрес күреп алган. Нәкъ шуңа күрә коммерция фирмалары эш барышында кирәк булмаган тоткарлыклардан качарга тырышалар. Азрак вакыт эчендә күбрәк товарлар эшләп чыгарылса, табыш та күбрәк була ала. Кешеләргә турыдан-туры уңайлыклар күрсәтә торган коммерция предприятияләре тиз хезмәт күрсәтү системаларын (тиз ашату рестораннары, автомобильдә клиентларга хезмәт күрсәтүче банклар һәм башка шундыйлар) тормышка ашырырга тырышалар, чөнки клиентны канәгатьләндерү шулай ук аңа үз вакытын экономияләүне аңлата.

Тормыш мизгелләре үтеп киткәндә

Унтугызынчы гасырның Америка шагыйре Ралф Уолдо Эмерсон бер тапкыр: «Кеше көткәндә күпме вакыт югалта!» — дип сукранган. Инде безнең көннәргә якынрак автор-публицист Ланс Морроу көтү эчне пошыра һәм кәефне боза дип зарланган. Аннан соң ул «көтүнең яшеренрәк, уңайсыз ягы» турында искә алган. Ул нәрсәне күздә тоткан? Ул «кешедә иң кыйммәтле булган — вакыт, тормыш бөртегенең урлануын, мәңгегә югалтуын аңлавы» турында әйтә. Күңелсез, әмма ләкин дөрес: көтеп югалткан вакыт мәңгегә югалган!

Әлбәттә, тормыш шулкадәр кыска булмаса, көтү бу кадәр мәшәкатьләр китермәгән булыр иде. Ләкин ул чыннан да кыска. Меңнәрчә ел элек Изге Язмаларның мәдхия җырлаучысы: «Безнең елларның көннәре — җитмеш ел, ә бик нык булсак — сиксән ел; һәм аларның иң яхшы вакыты — эш һәм чир, чөнки тиз үтәләр һәм без очабыз»,— дигән (Мәдхия 89:10). Без кем генә булсак та һәм кайда гына яшәсәк тә безнең тормышыбызның — безгә туу белән бирелгән көннәрнең, сәгатьләрнең, минутларның — чиге бар. Һәм без нәрсәне яисә кемне булса да көткәндә безгә кыйммәтле булган вакытыбызның өлешен югалтырга мәҗбүр булган хәлләрдән берничек тә кача алмыйбыз.

Көтәргә өйрәнү

Мөгаен, безнең күпчелегебезгә алда барган транспортны өзлексез узып китәргә тырышкан автомобиль йөртүче белән бергә барырга туры килгәндер. Еш кына вакытта узып китүнең кирәклеге юк, чөнки автомобиль йөртүче беркая да ашыкмый. Һәм шулай да юлда аңа кемдер нинди темп белән барырга көчләп тагу фикере белән ризалашырга авыр иде. Түземлелекнең җитмәве — бу кеше көтәргә өйрәнмәгәннең иң яхшы билгесе. Өйрәнмәгән? Әйе, көтәргә өйрәнергә кирәк. Беркем дә бу сәләт белән тумый. Сабыйлар ач булганда яисә уңайсызлык сизгәндә үзләренә үзсүзле игътибар таләп итәләр. Ләкин үскәч кенә алар теләгәнне кайчак көтәргә туры килгәнен аңлыйлар. Һәм көтү безнең тормышның аерылгысыз өлеше булганга күрә, кирәк вакытта түземлелек белән көтә белү тәҗрибәле кешене аеручы билге булачак дип әйтергә мөмкин.

Әлбәттә, түземсезлекне аңлатып була торган ашыгыч хәлләр була. Мәсәлән, яшь ир кеше хәзер баласы туарга тиеш булган хатыны белән хастаханәгә ашыга һәм һәрбер тоткарлык анда түземсезлек тудырганы аңлашыла. Лутны Содомнан чыгарга ашыктырган фәрештәләр ул ашыкмый башлагач көтәргә уйламадылар. Юк ителеш якынлаша иде һәм Лут белән аның гаиләсенең тормышы куркыныч хәлдә иде (Яшәеш 19:15, 16). Күпчелек очракларда исә көтелмәгән тоткарлану безнең тормышка берничек тә куркыныч китерми. Бу очракларда һәрберебез, хәтта тоткарлану берәр кешенең компетент булмаганга һәм кызыксынмаганга күрә булса да, көтә белсә яхшырак булыр иде. Моннан тыш, әгәр дә һәрберебез көтү вакытын рациональ куллана белсә, түземлелек күрсәтергә җиңелрәк булыр иде. Көтү вакытын түзәрлек кенә түгел, ә файдалы һөнәр итәргә ярдәм итә торган берничә киңәш 5 нче биттә китерелә.

Түземсезлек рухы горурлык һәм үзеңне зурга кую, сине көтәргә мәҗбүр иткән белән ризалашырга теләмәү билгесе булырга мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк. Мондый караш белән барлык кешеләргә Изге Язмалардагы: «Түземле тәкәббердән яхшырак»,— дигән сүзләр турында уйлау яхшы булыр иде (Вәгазьче 7:8). Тәкәбберлек яисә горурлык — җитди шәхси җитешсезлек. Аның турында Изге Язмаларның гыйбрәтле хикәясендә: «Ходай алдында йөрәге белән тәкәббер [«горурлы», ЯД] һәркем кабахәтлек»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 16:5). Шуңа күрә түземле булырга өйрәнеп — көтү осталыгын үстереп — безгә үзебезне игътибар белән тикшерергә һәм тирә-яктагы кешеләр белән мөнәсәбәтләребезгә анализ ясарга туры киләчәк.

Түземлелек бүләкләнә

Әгәр дә без көткән әйберебез моңа лаек икәненә һәм безнең көтүләр ахыр чиктә үтәләчәгенә нык ышанабыз икән, гадәттә, көтәргә җиңелрәк. Шуңа күрә Аллага барлык чын гыйбадәт кылучылар Изге Язмаларда язылган искиткеч вәгъдәләр үтәлүен көткәннәре турында уйлап карарга яхшы булыр иде. Мәсәлән, Алла тарафыннан рухландырылган мәдхиядә без: «Гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр»,— дип укыйбыз. Бу вәгъдә рәсүл Яхъя: «Алла ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип әйткән сүзләр белән туры килә (Мәдхия 36:29; 1 Яхъя 2:17). Шулай итеп, әгәр дә без мәңге яши алсак, көтәргә алай ук авыр булмас иде. Ләкин хәзер без мәңге яшәмибез әле. Алайса мәңгелек тормыш турында сөйләү аекмы?

Бу сорауга җавап биргәнче, Алла безнең беренче ата-анабызны мәңгелек яшәү исәбе белән барлыкка китергәне турында уйлап карагыз. Һәм гөнаһ эшләгәнгә күрә генә алар бу өметне үзләре һәм балалары, шул исәптән безнең өчен дә югалтканнар. Ләкин безнең беренче ата-анабыз гөнаһка төшкәннән соң Алла, шунда ук, аларның тыңламау нәтиҗәләрен төзәтүе турында үз ниятен әйткән. Ул «орлык» җибәрергә вәгъдә иткән һәм бу «орлык» соңыннан ачыкланганча, Гайсә Мәсих булган (Яшәеш 3:15; Римлыларга 5:18).

Без бу бирелгән вәгъдәнең үтәлүеннән файда таба алалабызмы — бу безнең һәрберебезнең шәхси сайлавына бәйле. Һәм моның өчен түземлек кирәк булачак. Безне андый түземлелеккә өйрәтер өчен, Изге Язмалар игенче мисалы турында уйларга тәкъдим итә. Игенчегә орлыкны җиргә утырткач, түземлек белән көтәргә һәм уру вакыты җиткәнчегә кадәр үзенең уңышын саклар өчен мөмкин булганны эшләргә генә кала. Ул вакытта аның түземлелеге бүләкләнә һәм ул үз эшенең җимешләрен күрәчәк (Якуп 5:7). Рәсүл Пауал түземлелекнең башка мисалын китерә. Ул элекке заманның тугрылыклы ирләре һәм хатыннары турында искә төшерә. Алар Алла вәгъдәләренең тулысынча үтәлүен күрергә өметләнгәннәр, ләкин Алла билгеләгән вакытның килгәнен көтәргә тиеш булганнар. Пауал безне шушы «иманы һәм озак вакыт сабырлыгы белән вәгъдәләрне мирас итеп ала торган» кешеләргә охшарга тырышырга дәртләндерә (Еврейләргә 6:11, 12).

Әйе, көтү — тормышның өзлексез өлеше. Ләкин бу безнең кәефебезне бозарга тиеш түгел. Алла вәгъдәләренең тулысынча үтәлүен көтүчеләр өчен көтү шатлык чыганагы булырга мөмкин. Көтү вакытын мәсәлән, Алла белән якын мөнәсәбәтләр үстерер һәм иман турында шаһитлык бирә торган эшләрне эшләр өчен кулланырга мөмкин. Дога кылып, өйрәнеп һәм уйлап Алланың барлык вәгъдәләре ул билгеләгән вакытта үтәләчәгенә нык ышаныч үстерергә мөмкин.

[5 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

КӨТҮ ВАКЫТЫН НИЧЕК ФАЙДА БЕЛӘН ҮТКӘРЕРГӘ

Алдан ук планлаштырыгыз! Көтәргә туры киләчәге турында белсәгез, укырга, язарга, бәйләргә яисә башка файдалы эш белән шөгыльләнергә әзерләнегез.

Вакытны уйлау өчен кулланыгыз; безнең ашкынулы дөньяда моның өчен һаман да азрак һәм азрак вакыт кала.

Көтәргә туры килсә, телефон янына кулланыр өчен әдәбият куегыз; биш — ун минут дәвамында сез берничә бит укый аласыз.

Әгәр дә сез берүзегез генә түгел икән, кешеләр белән сөйләшергә һәм алар белән дәртләндерә торган фикерләрне уртаклашырга әзер торыгыз.

Көтелмәгән тоткарлыкларга атап, язу дәфтәрен яисә нинди дә булса әдәбиятны машинада тотыгыз.

Күзләрегезне йомыгыз, тынычланыгыз яисә дога кылыгыз.

КӨТҮ ВАКЫТЫНЫҢ НИ ДӘРӘҖӘДӘ ФАЙДАЛЫ ҮТҮЕ КҮБЕСЕНЧӘ СЕЗНЕҢ ТЕЛӘГЕГЕЗГӘ ҺӘМ АЛДАН ИСӘПКӘ АЛУЫГЫЗГА БӘЙЛЕ.