Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аның сәгате әле җитмәгән иде»

«Аның сәгате әле җитмәгән иде»

«Аның сәгате әле җитмәгән иде»

«Берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның сәгате әле җитмәгән иде» (ЯХЪЯ 7:30).

1. Гайсәнең эш рәвеше нинди ике фактор белән билгеләнгән?

ГАЙСӘ рәсүлләренә: «Адәм Улы Үзенә хезмәт иттерергә түгел, бәлки Үзе хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алу өчен Үзенең җанын фида итәргә дип килде»,— дип әйткән (Матфей 20:28). Ул Рим хакиме Понтий Пилатка: «Мин хакыйкать хакында шаһитлык бирү өчен туганмын, һәм дөньяга да шуның өчен килдем»,— дип мөрәҗәгать иткән (Яхъя 18:37). Гайсә үзенең ни өчен үләчәген һәм үлгәнгә кадәр аңа нинди эш башкарырга кирәк икәнлеген төгәл белгән. Ул үз йөкләмәсен үтәр өчен аның күпме вакыты бар икәнен дә белгән. Мәсих сыйфатында җирдә хезмәт итәр өчен аның бары тик өч ел ярым вакыты булган. Бу хезмәт Гайсәнең Иордан елгасында суга чумуыннан алдан әйтелгән символлы 70 нче атнаның башыннан (б. э. 29 елыннан) башланган һәм җәзалау баганасында шул атнаның уртасында аның үлеме белән (б. э. 33 елында) тәмамланган (Даниел 9:24—27; Матфей 3:16, 17; 20:17—19). Моңардан Гайсәнең җирдәге эш рәвеше, гомумән алганда, ике фактор: аның җиргә килү максаты һәм вакыт сизү белән билгеләнгәне күренә.

2. Гайсә Мәсих Инҗил китапларында ничек сурәтләнгән һәм үз йөкләмәсенең мөһимлеген истә тотканын ничек күрсәткән?

2 Инҗил китапларында Гайсә бөтен Фалыстын буенча Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәр игълан итеп һәм күп могҗизалар эшләп йөрүче эшчән кеше булып сурәтләнә. Гайсәнең хәрәкәтчән хезмәте башында аның турында: «Аның сәгате әле җитмәгән иде»,— дип әйтелгән булган. Гайсә үзе: «Минем вакытым әле килеп җитмәде»,— дип әйткән. Гайсә үз хезмәтен тәмамлаганда, ул «сәгать килде» дигән сүзләрне әйткән (Яхъя 7:8, 30; 12:23). Гайсә аның корбан үлемен үз эченә ала торган үз йөкләмәсен үтәр өчен бирелгән «сәгатьне» яисә вакытны истә тоткан һәм бу, мөгаен, аның әйткән сүзләренә һәм эшләгәненә тәэсир иткәндер. Без моны аңлап, аның шәхесен һәм фикер йөртүен төшенергә сәләт алабыз һәм бу безгә «Аның эзеннән» төгәлрәк барырга ярдәм итәчәк (1 Питер 2:21).

Алла ихтыярын үтәргә тәвәккәллек

3, 4. а) Канадагы туйда нәрсә була? б) Мәрьямнең шәрәб җитешмәвен тулыландырырга дигән тәкъдименә Алла Улы ни өчен каршы килә һәм моңардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

3 Безнең эраның 29 нчы елы иде. Гайсә үзе үзенең беренче шәкертләрен сайлаганнан соң берничә көн генә үткән әле. Һәм алар барысы да Галилея өлкәсенең Кана шәһәрендәге туйга җыелганнар. Туйга шулай ук Гайсәнең анасы, Мәрьям дә килгән. Шәраб кими бара. Мәрьям Гайсә ничек тә булса шәрабның җитешмәвен тулыландыруын теләп: «Аларның шәраблары юк»,— дип улына мөрәҗәгать итә. Ләкин Гайсә: «Хатын, синең белән Минем ни эшебез бар? Әле Минем сәгатем җитмәде»,— дип җавап бирә (Яхъя 1:35—51; 2:1—4).

4 Гайсәнең: «Хатын, синең белән Минем ни эшебез бар?» — дигән җавабы — бу киңәш бирелгәнгә яисә тәкъдим ителгәнгә каршы әйтелгәнне белдерә торган сорауның борынгы төре. Гайсә Мәрьямгә ни өчен каршы әйтә? Аңа 30 яшь. Ул берничә атна элек кенә суга чумып алган, изге рух белән майланган һәм Яхъя Чумдыручы белән «Дөньяның гөнаһын Үз өстенә алган Алла Бәрәне» дип тәкъдим ителгән булган (Яхъя 1:29—34; Лука 3:21—23). Хәзер ул җитәкчелекне турыдан-туры аны җибәргән Югары Хакимияттән алырга тиеш (1 Коринфлыларга 11:3). Беркемгә, хәтта якын туганнарына да Гайсә җиргә үтәргә килгән эшкә комачауларга ярамый иде. Гайсәнең Мәрьямгә биргән җавабында Алла ихтыярын үтәргә нинди нык тәвәккәллеге күренә! Без дә Алла алдындагы «бурычыбызны» тулысынча үтәр өчен тәвәккәллек күрсәтик (Вәгазьче 12:13, ЯД).

5. Гайсә Мәсих Канада нинди могҗиза эшли һәм башкаларга бу ничек тәэсир итә?

5 Мәрьям улының нәрсә әйтәсе килгәнен аңлап, шунда ук читкә китеп хезмәтчеләргә: «Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез»,— дип әйтте. Һәм Гайсә мәсьәләне чишә. Хезмәтчеләргә кувшиннарны су белән тутырырга куша һәм шуннан соң суны искиткеч шәрабка әйләндерә. Шулай итеп, Гайсәнең могҗизалар эшләргә сәләте бар икәнлеге беренче тапкыр күренә һәм бу аңарда Алла рухы барлыгының билгесе. Бу могҗизаны күреп, яңа шәкертләренең иманнары ныгый (Яхъя 2:5—11).

Йәһвә йортына карата ашкыну

6. Иерусалим гыйбадәтханәсендә Гайсәнең күргәне ни өчен аңарда тирән ачу чыгара һәм ул нинди эшләр башкара?

6 Тиздән б. э. 30 елының язы килеп җитә һәм Гайсә үз юлдашлары белән Иерусалимга Уңыш бәйрәмен үткәрергә бара. Анда Гайсәнең шәкертләре аларның Җитәкчеләре алай үзен, бәлкем, беркайчан да тотмаган тәртиптә тотканын күрәләр. Комсыз яһүди сәүдәгәрләре корбан китерү өчен хайваннарны һәм кошларны нәкъ гыйбадәтханәдә саталар. Алланың тугрылыклы буйсынучыларыннан алар бик зур хак таләп итәләр. Ачу белән сугарылган Гайсә баулардан чыбыркы ясый да, сәүдәгәрләрне куып чыгара. Акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәреп, өстәлләрен әйләндереп ташлый. Ул: «Боларны моннан алыгыз»,— дип күгәрчен сатучыларга боера. Гайсәнең шәкертләре аның ашкынуын күргәч, Алла Улы турындагы: «Синең йортыңа булган ихласлык [«ашкыну», ЯД] мине йотар»,— дип әйткән пәйгамбәрлек сүзләрен исләренә төшерәләр (Яхъя 2:13—17; Мәдхия 68:10). Без дә гыйбадәт кылуыбызны хәрәм итәргә сәләтле дөньяви тәэсиреннән ашкынып сакланырга тиеш.

7. а) Никодимны Мәсихкә килергә нәрсә дәртләндерә? б) Гайсәнең Самариядә яшәүче хатынга шаһитлык биргәненнән без нәрсәгә өйрәнәбез?

7 Иерусалимда Гайсә искиткеч галәмәтләр эшли һәм күпләр аңа ышана башлый. Гайсә, күбрәк белер өчен аның янына төнлә килгән, хәтта Никодимга да — Синедрион яисә яһүдиләрнең югары суды әгъзасына тәэсир итә. Шуннан соң вәгазь сөйләп һәм укучылар әзерләп, Гайсә шәкертләре белән бергә «Яһүди җирендә» тагын сигез ай чамасы кала. Ләкин Яхъя Чумдыручыны төрмәгә утыртканнан соң, алар Яһүдиядән Галилеягә китәләр. Самария аша узганда Гайсә Самариядә яшәүче бер хатынга нигезле шаһитлык бирү мөмкинлеген куллана һәм нәтиҗәдә Самариядә яшәүчеләрнең күбесе иманлы була. Әйдәгез, без дә Патшалык турында сөйләргә мөмкинлекләребезне югалтмыйк (Яхъя 2:23; 3:1—22; 4:1—42; Марк 1:14).

Галилеядәге киң таралган укыту

8. Гайсә Галилеядә нинди эшчәнлек башлый?

8 Гайсәнең үлем «сәгате» җиткәнче, аңа күктәге Атасына хезмәт итүдә күп нәрсәләрне эшләргә кирәк әле. Гайсә Яһүдиядәге һәм Иерусалимдагы хезмәтенә караганда, Галилеядә тагын да киңрәк хезмәтен башлый. Ул «андагыларның синагогаларында өйрәтеп, Патшалык Инҗилен вәгазьләп һәм кешеләр арасында булган һәртөрле авыруларны, һәртөрле хәлсезләрне савыктырып, бөтен Галилеядә йөрде» (Матфей 4:23). Аның: «Тәүбә итегез, чөнки Күк Патшалыгы якынлашты»,— дип әйткән уйланырга дәртләндерә торган сүзләре барлык өлкә буенча яңгырый (Матфей 4:17). Берничә ай үткәч, Яхъя Чумдыручының ике шәкерте Гайсә турында аның үзеннән белер өчен килгәч, ул аларга: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез: сукырлар күрәләр, аксаклар йөриләр, махау авырулылар тазаралар, чукраклар ишетәләр, үлгәннәр терелеп торалар, һәм фәкыйрьләр Яхшы Хәбәрне сөйлиләр; Һәм Миңа карата вәсвәсәгә төшмәгән кеше бәхетле»,— дип әйткән (Лука 7:22, 23).

9. Халык Гайсә Мәсих янына ни өчен җыела һәм моңардан нинди дәрес алып була?

9 «Аның [Гайсә] хакында илнең бөтен тирә-ягына хәбәр таралды» һәм аның янына Галилеядән, Ун Каладан, Иерусалимнан, Яһүдиядән һәм Иордан елгасының икенче ярыннан төркем-төркем кешеләр киләләр (Лука 4:14, 15; Матфей 4:24, 25). Аларны ул эшләгән могҗизалы савыктырулар гына түгел, ә аның искиткеч тәгълиматлары да тарта. Аның хәбәре тарта һәм дәртләндерә (Матфей 5:1—7:27). Гайсәнең сүзләре сөйкемле һәм шатлыклы (Лука 4:22). Халык «Аның өйрәтүенә хәйран калды», чөнки ул Язмадан фикерләрне вәкаләтле зат кебек әйтә (Матфей 7:28, 29; Лука 4:32). Кем инде мондый кешегә тартылмый! Әйдәгез, без дә эчкерсез кешеләрне хакыйкатькә күңеле тартсын өчен өйрәтү сәләтен үстерик.

10. Насарет шәһәрендә яшәүчеләр ни өчен Гайсәне үтерергә тырышалар һәм бу аларның ни өчен килеп чыкмый?

10 Ләкин Гайсәне тыңлаганның барысы да тиз аңлаучан түгел. Гайсә хезмәтен башлаганда ук, ул Насарет дигән туган шәһәренең синагогасында өйрәткәндә аны үтерергә телиләр. Шәһәрдә торучы халык аның «ягымлы сүзләрен»ә таң калса да, алар могҗизалар күрергә телиләр. Ләкин могҗизалар эшләү урынына Гайсә аларны ышанмаучылыкта һәм үз файдаларын гына күзәтүдә фаш итә. Синагогада булган кешеләр бик нык ачуланып, торып басалар да, Гайсәне тотып алып текә ярдан ыргытыр өчен тауга алып баралар. Ләкин ул ычкына һәм алардан имин кача. Аның үлем «сәгате» әле җитмәгән (Лука 4:16—30).

11. а) Кайбер дин җитәкчеләре ни өчен Гайсәне тыңларга киләләр? б) Гайсәне ни өчен шимбәне бозуда гаеплиләр?

11 Гайсә вәгазьләгәндә аны еш кына вакытта шулай ук канунчылар, фарисейлар, саддукейлар кебек дин җитәкчеләре һәм башкалар тыңлыйлар. Ләкин аларның күпләре тыңларга һәм өйрәнергә түгел, ә Гайсәгә бәйләнергә һәм аның сүзләреннән хата табарга телиләр (Матфей 12:38; 16:1; Лука 5:17; 6:1, 2). Мәсәлән б. э. 31 елындагы Уңыш бәйрәменә Иерусалимга килгәч, Гайсә 38 ел дәвамында чирләгән кешене савыктыра. Яһүди дин җитәкчеләре Гайсәне шимбә көнне тотмауда гаеплиләр. Гайсә: «Минем Атам әле дә эшли һәм Мин дә эшлим»,— дип җавап бирә. Яһүдиләр исә аны Алланы хурлауда, чөнки ул Алланы үзенең Атасы дип атап, үзен Алла Улы итүендә гаеплиләр. Алар Гайсәне үтерергә тырышалар, ләкин ул шәкертләре белән бергә Иерусалимнан Галилеягә китә. Безгә дә каршы килүчеләр белән кирәксез бәрелешүләрдән качарга кирәк. Үз көчләребезне Патшалык турында хәбәр вәгазьләүгә һәм укучыларны әзерләүгә юнәлдерсәк яхшырак булыр иде (Яхъя 5:1—18; 6:1).

12. Галилея территориясен Гайсә ни дәрәҗәдә җентекләп эшкәртә?

12 Гайсә чираттагы бер ел ярымын Иерусалимга һәр ел үткәрелә торган өч Яһүди бәйрәмнәренә генә килеп, үз хезмәтен күбесенчә Галилеядә үткәрә. Ул тулаем алганда, Галилея буенча өч вәгазь сәяхәте үткәрә: беренчесен — дүрт яңа шәкерте белән, икенчесен — унике рәсүле белән һәм шуннан соң озакка сузылган тагын бер сәяхәт һәм ул шул сәяхәт вакытында өйрәтелгән рәсүлләрен вәгазьләргә җибәрә. Галилеядә хакыйкать турында нинди киң шаһитлык бирелә! (Матфей 4:18—25; Лука 8:1—3; 9:1—6).

Гайсә Яһүдиядә һәм Переядә кыю шаһитлык бирә

13, 14. а) Яһүдиләр Гайсәне кайчан тотып алырга тырышалар? б) Хезмәтчеләр Гайсәне ни өчен тотып алмаганнар?

13 Б. э. 32 елының көзе җитә һәм Гайсәнең «сәгате» әле алда. Куышлар Бәйрәме якынлаша. Гайсәнең кардәшләре аны: «Моннан чык та Яһүдиягә бар»,— дип дәртләндерәләр. Алар Гайсә үзенең табигатьтән өстен сәләтләрен Иерусалимга бәйрәмгә килгән барлык кешеләр алдында күрсәтүен телиләр. Ләкин Гайсә аны куркыныч сагалап торганын белә. Шуңа күрә ул кардәшләренә: «Мин ул бәйрәмгә әле бармыйм, чөнки Минем вакытым әле килеп җитмәде»,— дип әйтә (Яхъя 7:1—8).

14 Күпмедер вакытка Галилеядә тоткарланып, Гайсә Иерусалимга «ачык рәвештә түгел, бәлки яшерен сыман» бара. Яһүдиләр: «Ул кайда»,— дип сорап, чыннан да аны бәйрәмдә эзлиләр. Бәйрәм уртасында Гайсә гыйбадәтханәгә керә һәм кыю рәвештә өйрәтә башлый. Алар Гайсәне, бәлки төрмәгә утыртыр яисә үтерер өчен тотып алырга тырышалардыр. Ләкин бу барып чыкмый, чөнки «Аның сәгате әле җитмәгән иде». Күп кешеләр Гайсәгә иман итә башлыйлар. Хәтта фарисейлар тарафыннан аны тотып алу өчен җибәрелгән хезмәтчеләр дә буш кул белән кайталар һәм: «Бер кешенең дә Бу Кеше сөйләгән кебек һичкайчан сөйләгәне юк»,— дип әйтәләр (Яхъя 7:9—14, 30—46).

15. Яһүдиләрне Гайсәгә атар өчен таш алырга нәрсә дәртләндерә һәм ул нинди вәгазь эшен киң тарата?

15 Бәйрәм вакытында Гайсә үз Атасы турында өйрәтә һәм аның һәм аңа каршы килүче яһүдиләр арасында яңа конфликтлар барлыкка килә. Бәйрәмнең соңгы көнендә Гайсәнең кеше булып туганга кадәр яшәве турында аның сүзләрен ишеткәч, аларның ачулары чыга һәм алар Гайсәгә ату өчен ташлар алалар. Ул исә яшеренә һәм алардан зыян-зарарсыз кача (Яхъя 8:12—59). Гайсә Иерусалимга кире кайтмый һәм Яһүдиядә киң вәгазь эшен башлый. Ул 70 шәкерт сайлый һәм аларга үгет-нәсихәт биреп, аларны икешәрләп, шул урындагы җиргә вәгазьләргә җибәрә. Алар Гайсә рәсүлләре белән барырга җыенган һәрбер шәһәргә һәм урынга аның алдында баралар (Лука 10:1—24).

16. Гайсә Яңарту бәйрәме вакытында нинди куркынычтан кача һәм ул нинди эшчәнлекне тагын башлый?

16 Б. э. 32 елының кышы җитә һәм Гайсәнең «сәгате» якынлаша. Ул Иерусалимга Яңарту бәйрәменә килә. Яһүдиләр элеккечә аны үтерергә тырышалар. Алар ул гыйбадәтханәнең колонналары арасында йөргәндә аны чолгап алалар һәм аны кабат Алланы хурлауда гаепләп һәм үтерер өчен ташлар алалар. Ләкин Гайсә элекке кебек кача. Бу вакыйгалардан соң тиздән Гайсә юлга чыга һәм Иордан елгасы артында булган Переядә бер авылдан икенче авылга, бер шәһәрдән икенче шәһәргә йөреп өйрәтә. Күпләр аңа иман итә башлыйлар. Ләкин аның яраткан дусты Лазар турындагы хәбәр аны кире Яһүдиягә кайтара (Лука 13:33; Яхъя 10:20—42).

17. а) Переядә вәгазьләгәндә Гайсә нинди ашыгыч хәбәр ала? б) Гайсәнең үзенең киләчәк эшләренең максатын һәм вакыйга вакытларын белүе кайдан күренә?

17 Бу ашыгыч хәбәрне Лазарның Яһүдиядәге Вифаниядә яшәүче апалары Мәритә һәм Мәрьям җибәргәннәр. Хәбәр китерүче: «Рабби! Менә, Синең яраткан кешең авыру»,— дип әйтә. Гайсә: «Бу авыру үлем авыруы түгел, бәлки Алла даны өчен һәм моның белән Алла Улы да дан казансын өчен булды»,— дип җавап бирә. Ниятләгәннәрен тормышка ашырыр өчен Гайсә булган урынында махсус тагын ике көнгә кала. Аннан соң ул шәкертләренә: «Яңадан Яһүдиягә барыйк»,— дип әйтә. Алар бернәрсә дә аңламыйча: «Остаз! Әле күптән түгел генә яһүдләр Сине ташлар белән тукмарга йөргәннәр иде, ә Син тагын шунда барасыңмы?» — дип җавап бирделәр. Ләкин Гайсә аның җирдә хезмәт итәргә Алла бүлеп куйган вакыты, яисә «көн... сәгате» күп калмаганын аңлый. Ул нәрсәне һәм ни өчен эшләргә тиеш икәнен төгәл аңлый (Яхъя 11:1—10).

Игътибарсыз калдырып булмый торган могҗиза

18. Гайсә Вифаниядә нинди хәл күрә һәм аның килүеннән соң нәрсә була?

18 Гайсәне Вифаниядә беренче булып Мәритә каршы ала. Ул: «Рабби! Син монда булган булсаң, минем абыем үлмәгән булыр иде»,— дип әйтә. Аның артыннан Мәрьям һәм аларның өйләренә килгәннәр дә күренәләр. Барысы да елый. Гайсә: «Сез аны кайда куйдыгыз?» — дип сорый. Аңа: «Рабби! Кил дә кара»,— дип җавап бирәләр. Алар чыга торган урын таш белән каплаган хәтер төрбәсе — тау тишеге янына килгәч, Гайсә: «Ташны алып ташлагыз»,— дип әйтә. Мәритә Гайсәнең нәрсә эшләгәнен аңламыйча: «Рабби! Ул инде исләнгән, чөнки инде дүрт көн кабердә ята»,— дип каршы килә. Ләкин Гайсә: «Мин сиңа, әгәр иман итсәң, Алланың данын күрерсең,— дип әйтмәдемме?» — дип сорый (Яхъя 11:17—40).

19. Лазарны терелтер алдыннан Гайсә ни өчен ишетерлек итеп дога кыла?

19 Лазар яткан төрбәнең керү урынын каплый торган ташны алып куйгач, Гайсә барысы да ул ниятләнгән эш Алла көче тарафыннан булачак икәнен белсеннәр өчен, ишетерлек итеп дога кыла. Шуннан соң Гайсә көчле тавыш белән: «Лазар! Тышка чык!» — дип чакыра. Лазар аяклары һәм куллары кәфен белән төрелгән һәм йөзе яулык белән бәйләнгән хәлдә килеп чыга. Гайсә: «Аны чишегез, йөрсен»,— дип әйтә (Яхъя 11:41—44).

20. Лазарның яңадан терелүен күргән кешеләр үзләрен нинди тәртиптә тоталар?

20 Мәритәне һәм Мәрьямне юатырга килгән яһүдиләрнең күпләре бу могҗизаны күргәннән соң, Гайсәгә иман итә башлыйлар. Башкалар исә фарисейларга булган вакыйга турында сөйләр өчен баралар. Аларга бу ничек тәэсир итә? Баш рухани белән бергә алар тиз генә Синедрион чакыралар. Алар курыкканнар һәм: «Безгә нәрсә эшләргә? Бу Кеше күп могҗизалар күрсәтә; Аны бу көе калдырсак, һәммәсе Аңа иман итәчәк, һәм римлылар килеп, безнең җиребезне дә, халкыбызны да биләп алачаклар»,— дип ыңгырашалар. Ләкин баш рухани Каиафа аларга: «Сез бернәрсә дә белмисез, һәм бөтен халык һәлак булуга караганда, халык өчен бер кешенең үлүе безнең өчен хәерле булуы турында уйламыйсыз»,— дип әйтә. Шул көннән соң алар Гайсәне үтерергә карар иттеләр (Яхъя 11:45—53).

21. Лазарның яңадан терелү могҗизасы нәрсәгә башлангыч булган?

21 Шулай итеп, Гайсә Вифаниягә соңрак килгәнгә күрә, аңа игътибарсыз калдырып булмый торган могҗиза эшләү уңае чыга. Гайсә Алла биргән көч белән дүрт көн үлем хәлендә булган кешене терелтә. Моны хәтта могҗизалар Эшләүчегә үлем карары чыгарган абруйлы Синедрион да танырга мәҗбүр. Бу могҗиза Гайсәнең хезмәтендәге борылыш пунктына — «әле Аның сәгате җитмәгән» вакыттан аның «сәгате җитте» дигән вакытка күчүгә — башлангыч булып хезмәт итә.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсә Алла биргән эшнең мөһимлеген аңлавын ничек күрсәткән?

• Гайсә әнисенең шәрәб турындагы тәкъдименә ни өчен каршы килгән?

• Гайсәгә каршы чыгучылар белән мөгамәлә итүдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

• Гайсә Лазарның авыруы турында белгәч, ни өчен тукталып кала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[6 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә үз көчен Алла биргән йөкләмәне үтәргә багышлаган.