Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны уку файдалы һәм күңелле

Изге Язмаларны уку файдалы һәм күңелле

Изге Язмаларны уку файдалы һәм күңелле

«Син аны көнен-төнен... укырга тиеш» (ЕШУА 1:8, ЯД).

1. Уку гомумән алганда һәм аерым алганда Изге Язмаларны уку нинди файда китерә?

ИГЪТИБАРГА лаек материалны уку — файдалы шөгыль. Франция философы, хокук белгече һәм аң-белем таратучы Шарль Луи Монтескьё: «Минем өчен өйрәнү тормыш мәшәкатьләреннән аруым белән көрәшүдә һәрвакыт иң яхшы чара иде. Мин әле бер сәгатьтә укып, юкка чыгарырга мөмкин булмаган кәефсезлек сизгәнем юк»,— дип язган. Бу, һичшиксез, Изге Язмалар укуга карата да хаклы. Мәдхия җырлаучы Алла тарафыннан рухландырылган: «Ходайның кануны камил, җанны ныгыта; Ходайның ачышы дөрес, тәҗрибәсезләрне акыллыландыра. Ходайның әмерләре гадел, йөрәкне шатландыра»,— дигән сүзләр әйткән (Мәдхия 18:8, 9).

2. Йәһвә Изге Язмаларны гасырлар дәвамында ни өчен саклаган һәм үз халкыннан ул нәрсә көтә?

2 Изге Язмаларның авторы Йәһвә Алла дини һәм дини булмаган дошманнарның гасырлар буена сузылган явыз каршы килүенә карамастан, Изге Язмаларны саклаган. Алла «кешеләрнең һәрбер төре котылып калуын һәм хакыйкатьнең төгәл белеменә килүләрен» теләп, барлык кешелек өчен үз Сүзен аңларлык итүе турында кайгыртучанлык күрсәткән (1 Тимәтигә 2:4, ЯД). Җир шарында торучыларның якынча 80 проценты белән 100 телдә аралашып була дип чамалана. Изге Язмаларның тулы тексты 370 телгә тәрҗемә ителгән, ә аерым кисәкләрен тагын 1 860 телдә һәм диалектта укып була. Йәһвә аның халкы аның Сүзен укуын тели. Ул аның Сүзенә игътибар иткән, һәр көнне аны укыган хезмәтчеләренә фатиха бирә (Мәдхия 1:1, 2).

Изге Язмаларны уку күзәтчеләр өчен таләп

3, 4. Исраил патшаларыннан Йәһвә нәрсә таләп иткән һәм бүгенге мәсихче өлкәннәр өчен бу таләпләрне аңлата торган, нинди сәбәпләр актуаль?

3 Исраил халкында кешеләрдән патша булачак вакытын күздә тотып, Йәһвә болай дип әйткән: «Ул патшалыгының тәхетенә утыргач, левит руханиларда булган китаптан үзе өчен бу канунны күчереп язарга тиеш һәм үз Алласыннан, Ходайдан куркырга өйрәнер һәм бу канунның барлык сүзләрен һәм карарларын үтәргә тырышсын өчен ул аңарда булсын һәм ул аны тормышының һәр көнендә укысын; аның йөрәге кардәшләре алдында тәкәбберләнмәсен өчен һәм кануннан сулга да уңга да тайпылмасын өчен» (Икенчезаконлык 17:18—20).

4 Йәһвә киләчәк барлык патшалардан ни өчен Канун китабын һәр көн укырга таләп итүнең сәбәпләренә игътибар итегез: 1) «үз Алласыннан, Ходайдан куркырга өйрәнер һәм бу канунның барлык сүзләрен һәм карарларын үтәргә тырышсын өчен», 2) «аның йөрәге кардәшләре алдында тәкәбберләнмәсен өчен» һәм 3) «кануннан сулга да уңга да тайпылмасын өчен». Әллә бүгенге күзәтчеләргә Йәһвәдән куркырга, аның кануннарына буйсынырга һәм кардәшләр алдында тәкәбберләнмәүдән һәм Йәһвә васыятьләрен үтәмәүдән качарга кирәкми мени? Һичшиксез, алар өчен Изге Язмаларны һәр көн уку Исраил патшаларына сыман шулай ук мөһим.

5. Җитәкче совет күптән түгел генә филиал Комитетларының әгъзаларына Изге Язмаларны уку турында нәрсә язган һәм бу үгет-нәсихәт буенча бару барлык өлкәннәргә ни өчен файдалы булыр иде?

5 Бүгенге мәсихче өлкәннәрнең эшләре һәрвакыт күп һәм аларга Изге Язмаларны һәркөн уку бик җиңел түгел. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы һәм филиаллар Комитетлары әгъзаларының эшләре бик күп. Ләкин күптән түгел генә Җитәкче совет тарафыннан бөтен филиалларның Комитетларына язылган хатта Изге Язмаларны даими рәвештә өйрәнүнең һәм һәркөн укуның кирәклегенә басым ясалган иде. Хатта билгеләнгәнчә, бу безгә Йәһвәгә һәм хакыйкатькә яратуда үсүгә һәм «данлы ахырга кадәр иман, шатлык һәм түземлек сакларга» ярдәм итәчәк. Моның кирәклеген Йәһвә Шаһитләре җыелышларының барлык өлкәннәре дә аңлыйлар. Изге Язманың көндәлек укуы аларга «уйлап эшләргә» ярдәм итә (Ешуа 1:7, 8). Изге Язмаларны уку өлкәннәргә аеруча «өйрәнү, гаепне ачу, төзәлү, гаделлеккә өйрәнү өчен файдалы» (2 Тимәтигә 3:16).

Яшьләргә дә, картларга да кирәк

6. Ешуа Йәһвә кануныннан бөтен сүзләрне Исраилнең барлык буыннары һәм килмешәкләре алдында ни өчен укыган?

6 Борынгы заманда кешеләрдә Язманың үз төргәкләре булмаган һәм шуңа күрә Изге Язмаларны җыелган халык алдында укыганнар. Йәһвә Ешуага Гай шәһәре өстеннән җиңү биргәч, Ешуа Исраил буыннарын Гевал һәм Гаризим таулары янында җыйган. Шуннан соң менә нәрсә булган: «Ешуа Канун китабында язылган барлык сүзләрне, фатихаларны һәм каһәрләрне укыган; Ешуа Исраилнең барлык җыелышы, һәм хатыннар, һәм балалар, һәм алар арасында булган килмешәк алдында Муса Ешуага васыять итеп калдырганның бер сүзе дә укылмыйча калмаган» (Ешуа 8:34, 35). Яшьләргә һәм картларга, исраиллеләргә һәм килмешәкләргә үз уйларында калдырырга һәм йөрәк битләрендә нинди тәртип Алланың фатихаларына, ә нинди аның хупламавына китергәнен язып куярга кирәк булган. Изге Язмаларны даими рәвештә уку бу яктан безгә дә ярдәм итә.

7, 8. а) Бүгенге көннәрдә кем «килмешәкләр»гә охшаш һәм аларга Изге Язмаларны ни өчен һәркөн укырга кирәк? б) Йәһвә халкындагы «балалар» Гайсә үрнәгенә ничек охшарга тырыша алалар?

7 Бүген Йәһвәнең миллионлаган хезмәтчеләре рухи яктан «килмешәкләргә» охшаш. Кайчандыр алар бу дөньяның законнары буенча яшәгәннәр, ләкин аннан соң яңа тормыш башлаганнар (Ефеслыларга 4:22—24; Колосслыларга 3:7, 8). Аларга нәрсәне Йәһвә яхшылык, ә нәрсәне явызлык дип санаганын даими үзләренә искә төшереп торырга кирәк (Амос 5:14, 15). Бу яктан аларга Алланың Сүзен көндәлек уку ярдәм итә (Еврейләргә 4:12; Якуп 1:25).

8 Йәһвә халкы арасында ата-аналары Йәһвә нормаларына өйрәткән, ләкин үзләренә Алла ихтыярының дөреслегендә ышанырга кирәк булган күп «балалар» бар (Римлыларга 12:1, 2). Алар моны ничек эшли алалар? Исраилдәге руханиларга һәм өлкәннәргә: «Бу Канунны барлык Исраил алдында кычкырып укы; алар тыңласыннар һәм өйрәнсеннәр өчен, һәм Ходайдан сезнең Аллагыздан, курыксыннар һәм бу законның барлык сүзләрен үтәргә тырышсыннар өчен халыкны, ир-атларны, һәм хатын-кызларны, һәм балаларны һәм синең йортыңда булган килмешәкләрне җый; һәм моны белмәгән аларның уллары ишетер һәм Ходайдан сезнең Аллагыздан, куркырга өйрәнерләр»,— дигән боерык бирелгән булган (Икенчезаконлык 31:11—13). Гайсә Муса Канунына буйсынып үскән һәм инде 12 яшьтә Атасының законнарын аңлавында җитди кызыксыну күрсәткән (Лука 2:41—49). Соңрак синагогада Язманың укуын тыңлау һәм аңарда катнашу аның гадәтенә кергән (Лука 4:16; Ап. эшләре 15:21). Хәзерге балаларга Гайсә үрнәгенә иярү, ягъни Алла Сүзен үзләренә һәркөн уку һәм шулай ук Изге Язмалар укыла һәм өйрәнелә торган очрашуларга даими рәвештә йөрү файдалы булыр иде.

Изге Язмаларны уку — иң мөһим эшләрнең берсе

9. а) Уку материалын сайлаганда безгә ни өчен сак булырга кирәк? б) Бу журналның редактор-оештыручысы Изге Язмаларны өйрәнү өчен кулланмалар турында нәрсә әйткән?

9 Акыллы Сөләйман патша: «Күп китаплар төзүнең чиге булмас һәм күп уку — тән өчен ялыктыргыч»,— дип язган (Вәгазьче 12:12). Моңа бүгенге көндә бастырылган күп китапларны уку тән өчен генә ялыктыргыч түгел, ә, ачык итеп әйткәндә, акыл өчен дә куркыныч икәнен кушып була. Шуңа күрә укырга дип материалны сайлаганда бик сак булу мөһим. Безгә Изге Язмаларны өйрәнү өчен багышлаган безнең басмалардан башка, тагын Изге Язманың үзен укырга кирәк. Бу журналның редактор-оештыручысы укучыларга: «Безнең Эталон Изге Язмалар икәнлеген беркайчан да онытмагыз һәм Алла биргән кулланмалар нинди генә файдалы булмаса да, алар тик кулланма булып кына калалар һәм берничек тә Изге Язмаларны алмаштыра алмыйлар»,— дигән сүзләр белән мөрәҗәгать иткән *. Шуңа күрә Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларга игътибар биреп, безгә Изге Язмаларның үзен дә укырга кирәк.

10. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Изге Язмаларны укуның мөһимлегенә ничек басым ясый?

10 Моның кирәклеген аңлап, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» барлык җыелышларда үтә торган Теократик хезмәт мәктәбенең расписаниесенә инде берничә ел Изге Язмаларны укуны кертә (Матфей 24:45). Изге Язмалар укуының бүгенге программасы буенча барып, аны җиде елда тулысынча укып чыгарга була. Бу расписание барыбызга да файдалы, ә аеруча Изге Язмаларны тулысынча укып чыкмаган яңа кешеләргә. Күзәтү Манарасы Изге Язмаларның Галаад мәктәбе укучылардан һәм Хезмәтне камилләштерү мәктәбенең укучыларыннан һәм шулай ук Вефиль гаиләсенең яңа әгъзаларыннан бер елда бөтен Изге Язманы укып чыгу таләп ителә. Сез нинди генә график буенча барсагыз да — үз яисә гаилә графигы буенчамы — шул график буенча барыр өчен Изге Язманы укуга өстенлек бирергә кирәк.

Изге Язмаларны ни дәрәҗәдә тәртипле укыйсыз һәм бу нәрсәне күрсәтә?

11. Йәһвә сүзләре белән безгә ничек һәм ни өчен һәркөн тукланырга кирәк?

11 Әгәр дә сез Изге Язмаларны уку графигы буенча өлгермисез икән, бәлкем үз-үзегездән: «Минем телевизор карау һәм дөньяви әдәбият уку гадәтем Йәһвә Сүзен уку сәләтемә ничек тәэсир итә? — дип сорарга кирәктер. Муса язган һәм Гайсә кабатлаган «кеше икмәк белән түгел, бәлки Алланың авызыннан чыккан һәр сүз белән дә яшәр» дигән сүзләрне истә тотыгыз (Матфей 4:4 Икенчезаконлык 8:3). Ипи яисә башка ризык безгә һәр көнне физик көчебезне саклар өчен кирәк, ә рухилыгыбызны саклар өчен безгә һәр көнне Йәһвә фикерләрен үзләштерергә кирәк. Изге Язманы һәркөн укып, Алла фикерләре белән тукланып була.

12, 13. а) Рәсүл Питер Алла Сүзенә безнең омтылыш нинди булырга тиеш икәнен нинди мисалда күрсәтә? б) Пауал кулланган сөт турындагы мисал Питер үрнәгеннән нәрсәсе белән аерылып тора?

12 Әгәр дә без Изге Язмаларны «кеше сүзе кебек түгел, ә Алла сүзе кебек» ихтирам итәбез икән, без Алла сүзенә сабый ана сөтенә үрелгән кебек шулай ук үреләчәкбез (1 Фессалоникилеләргә 2:13). Мондый чагыштыруны рәсүл Питер: «Яңа туган бала кебек, саф сүздән торган сөтне, аннан сезгә котылуга үсәр өчен яратыгыз, чөнки сез Ходайның иминле икәнен кичердегез»,— дип язып үткән (1 Питер 2:2, 3). Әгәр дә без «Ходай иминлеген» кичергәнбез, аңарга шәхси тәҗрибәбездә ышанганбыз икән, бездә Изге Язмаларны укырга көчле теләк үсәчәк.

13 Бу урында Питерның сөт белән чагыштыруы рәсүл Пауал чагыштыруыннан аерылып торганын билгеләп китәргә кирәк. Сөт яңа туган балага барлык кирәк булган туклыклы матдәләрен бирә. Питер китергән ачык мисалдан килеп чыкканча, Алла Сүзендә «котылуга үсәр өчен» безгә кирәк булганның барысы да бар. Пауал исә сөттә кирәклелек мисалында үзләрен рухи яктан өлкән дип санаган кайбер кешеләрнең начар туклануларын күрсәтә. Пауал еврейләрдән булган мәсихчеләргә язылган хатында: «Сезгә вакытка караганда укытучылар булырга кирәк; ләкин сезне Алла сүзенең беренче башлангычына кабат өйрәтергә кирәк һәм сезнең өчен каты ризык түгел, ә сөт кирәк. Сөт белән тукланган һәркем дөреслек сүзен танымый, чөнки ул сабый; каты ризык исә тойгылары тәҗрибә белән яхшылык һәм явызлык аерырга өйрәтелгән камилләргә хас»,— дип язган (Еврейләргә 5:12—14). Изге Язмаларны игътибар белән уку безгә үзебезнең «тойгыларыбызны» үстерүдә бик ярдәм итә һәм рухи әйбергә карата аппетитка стимул бирәчәк.

Изге Язмаларны ничек укырга

14, 15. а) Изге Язмалар авторы безгә нинди ярдәм тәкъдим итә? б) Алла акыллыгыннан без ничек файда ала алабыз? (Мисаллар китерегез.)

14 Изге Язмаларны иң уңышлы уку укуның үзеннән түгел, ә дога кылудан башлана. Дога — бу бик кыйммәтле бүләк. Берәр тирән сорау карала торган китапны укырга тотынугызны һәм авторга аңлау өчен ярдәмгә мөрәҗәгать итүегезне күз алдыгызга китерегез. Бу бик күпне бирер иде! Изге Язмаларның авторы, Йәһвә нәкъ шушындый ярдәмне тәкъдим итә. Беренче гасырның җитәкче советының әгъзасы үз кардәшләренә: «Әгәр дә кайсыгызда акыллылык җитми икән, гади һәм шелтәләүсез бирә торган Алладан сорасын һәм аңа бирелә. Ләкин бер дә шикләнмичә, иман белән сорасын»,— дип язган (Якуп 1:5, 6). Хәзерге Җитәкче совет Изге Язмаларны дога кылып, укырга даими рәвештә дәртләндерә.

15 Акыллылык — ул белемнәрне тормышта куллану сәләте. Шуңа күрә Изге Язмаларны ачканчы, Йәһвәдән сезгә тормышыгызда кулланырга кирәк булган принципларны күрергә ярдәм итүен сорагыз. Яңа белемнәрне инде белгәннәр белән бәйләгез. Бу яңа белем сез инде үзләштергән «акыллы тәгълиматлар үрнәгенең» өлеше булсын (2 Тимәтигә 1:13). Үткән заманда яшәгән, Йәһвә хезмәтчеләренең тормышындагы эпизодлар турында уйлагыз һәм үзегезне охшаш шартларда мин ничек үземне тотар идем дип сорагыз (Яшәеш 39:7—9; Даниел 3:3—6, 16—18; Ап.эшләре 4:18—20).

16. Изге Язмалар укуны файдалырак һәм уңышлырак итәр өчен безгә нинди гамәли киңәшләр ярдәм итә?

16 Безнең максатыбыз битләрнең билгеле санын гына укуда булмасын. Ашыгырга кирәкми. Укыган турында уйланыгыз. Берәр фикер сезгә бик үк кызык кебек тоелганда, сез Изге Язмаларыгызда күрсәтелгән булса, тиң булган башка урыннарына мөрәҗәгать итегез. Әгәр дә фикер тулысынча аңлашылмаса, аннан соң җентекләп өстәмә тикшерү үткәрер өчен билгеләмә куегыз. Уку вакытында сезгә аеруча истә калдырырга теләгән өзекләрне билгеләгез яисә күчереп языгыз. Битнең кырыйларында билгеләр ясарга һәм өстәмә тиң булган башка урыннарны күрсәтеп куярга була. Әгәр дә сез бу яисә башка текст вәгазьләү яисә укыту эшендә кирәк булыр дип санасагыз, бу текстка кергән төп сүзе Изге Язмалар ахырындагы индекста барлыгын карагыз *.

Изге Язмаларның укуын ничек рәхәтлек итәргә

17. Изге Язмаларны уку ни өчен безгә рәхәтлек китерергә тиеш?

17 Мәдхия җырлаучы бәхетле кеше турында: «Ходай канунында аның ихтыяры [«рәхәтлеге», ЯД], һәм ул көнен-төнен Аның кануны турында уйлый!» — дип әйткән (Мәдхия 1:2). Изге Язмаларны көндәлек уку күңелсез бурыч булырга тиеш түгел — ул рәхәтлек китерергә тиеш. Моның өчен, мәсәлән, белгәннең кыйммәтлеген һәрвакыт истә тотарга мөмкин. Акыллы Сөләйман патша: «Акыллылыкка ирешкән кеше бәхетле... Аның [акыллылыкның] юллары — күңелле юллар һәм барлык аның юнәлеше — тыныч. Ул, аңа ия булганнар өчен, яшәү агачы һәм аны саклаганнар бәхетле!» — дип язган (Гыйбрәтле хикәя 3:13, 17, 18). Һичшиксез, акыллыкка ия булу куелган көчләргә тиң, чөнки аның юллары — күңелле, тыныч, шатлык һәм ахыр чиктә тормыш китерә торган юллар.

18. Изге Язмаларны укудан башка тагын нәрсә таләп ителә һәм чираттагы мәкаләдә без нәрсә карыйбыз?

18 Әйе, Изге Язмаларны уку файдалы һәм күңелле. Ләкин бу гына җитәме соң? Христиан дөньясы чиркәүләренең әгъзалары Изге Язмаларны гасырлар буе укыйлар, ләкин алар «һәрвакыт өйрәнәләр һәм беркайчан да хакыйкать белүгә барып җитмиләр» (2 Тимәтигә 3:7). Изге Язмаларны уку җимешләр китерсен өчен, безгә алган белемнәрне үз тормышыбызда, вәгазьләгәндә һәм укытканда ничек кулланырга икәнен уйларга кирәк (Матфей 24:14; 28:19, 20). Моның өчен тырышлык һәм өйрәнүнең яхшы ысуллары кирәк, ә өйрәнү чираттагы мәкаләдә күрсәтелгәнчә, шулай ук рәхәтлек һәм җимешләр китерә ала.

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Йәһвә Шаһитләре — Алла Патшалыгын игълан итүчеләр» (ингл.) дигән китапның 241 битен карагыз.

^ 16 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1995 ел 1 май санында 16, 17 битләрдәге «Изге Язмаларны укуны ничек тагын да уңышлырак итәргә» дигән рамкасын карагыз.

Кабатлау өчен сораулар

• Бүгенге күзәтүчеләргә карата Исраил патшаларына бирелгән нинди үгет-нәсихәтне кулланып була һәм ни өчен?

• Безнең көннәрдә «килмешәкләр» һәм «балалар» кемне сурәтлиләр һәм аларга Изге Язмаларны ни өчен һәркөн укырга кирәк?

• Безгә Изге Язмаларны даими рәвештә укырга «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»нең нинди гамәли киңәшләре ярдәм итә?

• Без Изге Язмаларны укудан ничек файда һәм рәхәтлек ала алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Өлкәннәргә Изге Язмаларны аеруча һәркөн укырга кирәк.

[18 биттәге иллюстрация]

Синагогада Язманы укуда катнашу Гайсәнең гадәтендә булган.