Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нәтиҗәле һәм күңелле өйрәнү

Нәтиҗәле һәм күңелле өйрәнү

Нәтиҗәле һәм күңелле өйрәнү

«Әгәр дә аны... эзләсәң... Алла турында белем табарсың» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 2:4, 5).

1. Ял итү вакытында уку безгә ничек рәхәтлек китерә ала?

КҮП кешеләр тик рәхәтлек алыр өчен укыйлар. Әгәр дә материал файдалы икән, уку акыллы ял итү булырга мөмкин. Кайбер мәсихчеләр рәхәтләнеп Изге Язмаларны үз расписаниеләре буенча гына түгел, ә тагын Забур, Гыйбрәтле хикәя, Инҗил һәм Изге Язмаларның башка кисәкләреннән өземтәләр сайлап укыйлар. Искиткеч матур тел һәм фикерләрнең тирәнлеге аларга ләззәт китерә. Башкалар ял вакытында «Йәһвә шаһитләренең еллык басмаларын», «Уяныгыз!» дигән журналын, бу журналда бастырылган биографияләрне яисә тарих, география һәм табигать турындагы очеркларны укыйлар.

2, 3. а) Тирән рухи информация каты ризыкка нәрсәсе белән охшаш? б) Өйрәнү дигән сүз нәрсәне аңлата?

2 Рәхәтлек алыр өчен уку ял итү булырга мөмкин, ә өйрәнү исә акыл көчләренең киеренкелеген таләп итә. Англия фәлсәфәчесе Фрэнсис Бэкон: «Кайбер китапларның тәмен белү генә җитә, икенчеләрен су кебек эчәргә мөмкин, ләкин чәйнәп җиткерергә һәм үзләштерергә кирәк булган китаплар бик аз»,— дип язган. Һичшиксез, Изге Язмалар китапларның соңгы санына керә. Рәсүл Пауал: «Бу турыда [патша һәм рухани Мелхиседек белән пәйгамбәрлекчә сурәтләнгән Мәсих турында] безгә күп сөйләргә кирәк булыр иде; ләкин аңлатырга авыр, чөнки тыңларга сезнең сәләтегез юк. Каты ризык тойгылары тәҗрибә белән яхшылыкны һәм явызлыкны аерырга өйрәтелгән камилләрнең гадәтендә»,— дип язган (Еврейләргә 5:11, 14). Каты ризыкны йотып үзләштергәнче аны чәйнәп җиткерергә кирәк. Ә тирән рухи информация үзләштерелгәнче һәм акылда калганчы аның турында уйларга кирәк.

3 Сүзлек буенча «өйрәнү» «берәр нәрсәне укып, аның белән танышып тиешле белемнәргә ия булуны» аңлата. «Өйрәнү» дигән сүз уку вакытында сүзләр астына сызып өстән-өстән генә укуга караганда, күбрәкне күздә тотканы ачык. Өйрәнү — ул эшләү, аңга кабул итүне эшләтеп, акыл көчләрен кую. Ләкин өйрәнү көч таләп итсә дә, ул бик күңелле булырга мөмкин.

Рәхәтлек китерә торган өйрәнү

4. Мәдхия җырлаучы сүзләре буенча Алла Сүзен өйрәнү ничек ныгыта һәм файда китерә ала?

4 Алла сүзен уку һәм өйрәнү ныгытырга һәм көч бирергә мөмкин. Мәдхия җырлаучы: «Ходайның кануны камил, җанны ныгыта; Ходайның ачышы [«искәртүе», ЯД] дөрес, тәҗрибәсезләрне акыллыландыра. Ходайның боерулары гадел, йөрәкне шатландыра; Ходайның васыяте якты, күзләрне яктырта»,— дип әйткән (Мәдхия 18:8, 9). Йәһвәнең кануннары һәм искәртүләре җанны терелтә, безнең рухи иминлеккә ярдәм итә, безгә эчке шатлык китерә һәм Йәһвәнең искиткеч ниятләрен ачык итеп күрергә мөмкинлек биреп безнең күзләрне «яктырта». Нинди искиткеч!

5. Өйрәнүдән чын рәхәтлек ничек алып була?

5 Без үз хезмәтебезнең нәтиҗәләрен күргәндә, ул безгә рәхәтлек китерә. Шуңа күрә өйрәнү шатлык китерсен өчен яңа белемнәрне шунда ук тормышта кулланырга кирәк. Якуп: «Кем камил канунга, азатлык канунына төшенә һәм шуңарда тора икән, шул оныта торган тыңлаучы булмыйча, ә эш үтәүче булып үз эшләрендә бәхетле була»,— дип язган (Якуп 1:25). Әгәр дә алган белемнәрне шунда ук тормышта куллансак, бу тирән канәгатьләндерү китерәчәк. Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә яисә Изге Язмаларны өйрәнү үткәргәндә бирелгән сорауга җавап эзләү, шулай ук зур шатлык китерер.

Алла Сүзенә ярату үстерү

6. Йәһвә сүзенә яратуын 118 мәдхия төзүчесе ничек күрсәткән?

6 Йәһвә сүзенә яратуын 118 мәдхияне язган кеше, бәлкем Езеки тәхетнең яшь мирасчысы күрсәткәндер. Ул шигъри формада болай дип язган: «Синең кануннарың белән ләззәтләнәм, Синең Сүзеңне истә тотам. Алар минем өчен ләззәт кебек, мин аларда ярдәм һәм киңәш табам. Синең кануннарыңны яратып, мин аларда ләззәт табам. Мин Синең кануның белән ләззәтләнеп яшәр өчен миңа Синең мәрхәмәтең килсен. Синең коткаруыңны бик телим, Синең кануннарың — ләззәт». (Мәдхия 118:16, 24, 47, 77, 174, ХТ).

7, 8. а) Бер сүзлек буенча Алла Сүзе белән «ләззәтләнү» нәрсәне аңлата? б) Йәһвә Сүзенә без ничек ярату күрсәтә алабыз? в) Езра Йәһвә Канунын укуга ничек әзерләнгән?

7 Еврей Язмалары буенча бер сүзлек 118 мәдхиядә «ләззәтләнү» дип тәрҗемә ителгән сүзне болай аңлата: «16 шигырьдә кулланган фигыль тиңдәш конструкцияләрдән „шатланырга“ ...һәм „уйларга“ дигән [фигыльләр] белән охшаш... Эш итүләр мондый тәртиптә бара: шатланырга, уйларга, рәхәтлек табарга... Бу билгеле бер максатка юнәлтелгән уйлану аркасында Йәһвә сүзеннән рәхәтлек алып була дигәнне аңлатырга мөмкин. [...] Монда тойгыларга мөрәҗәгать итү күздә тотыла» *.

8 Әйе, Йәһвә Сүзенә ярату тойгылар үзәгеннән — йөрәктән чыгарга тиеш. Без әле генә укыган кисәктә туктап, рәхәтлек табарга тиеш. Безгә тирән рухи фикерләр турында уйланырга, аларга баш белән чумарга, алар турында уйга бирелергә кирәк. Моның өчен тыныч уйлау һәм дога кирәк. Безгә дә, Езрага кебек, үз йөрәгебезне Алла Сүзен укырга һәм өйрәнергә әзерләргә кирәк. Езра турында: «Езра Ходай канунын өйрәнергә, аны үтәргә һәм Исраилдә канунга һәм дөреслеккә өйрәтергә үз йөрәген әзерләгән»,— дип язылган (Езра 7:10). Езра үз йөрәген өч максатка әзерләгәненә игътибар итегез: өйрәнү, өйрәнгәннәрне тормышта куллану һәм башкаларны өйрәтү. Безгә аның үрнәгенә иярергә кирәк.

Өйрәнү гыйбадәт кылу рәвешендә

9, 10. а) Мәдхия җырлаучы Йәһвә Сүзенә тирән кызыксыну ничек күрсәткән? б) «Тирән кызыксыну» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе нәрсәне аңлата? в) Изге Язмалар өйрәнүне ни өчен «гыйбадәт кылуның формасы» дип санау мөһим?

9 Мәдхия җырлаучы Йәһвә кануннары, васыятьләре һәм искәртүләре турында уйлаганын яисә алар белән тирән кызыксынганын әйткән. Ул: «Синең васыятьләрең турында уйланам [«синең боеруларың белән мин тирән кызыксынырмын», ЯД] һәм Синең юлларыңа карыйм. Кулларымны мин яраткан васыятьләреңә сузармын һәм Синең уставларың турында уйлармын. Ничек мин Синең кануныңны яратам! Аның турында көне буе уйланам. Мин барлык укытучыларымнан акыллырак булдым, чөнки Синең ачышларың [«искәртүләрең», ЯД] турында уйлыйм»,— дип җырлаган (Мәдхия 118:15, 48, 97, 99). Йәһвә Сүзе белән «тирән кызыксыну» нәрсәне аңлата?

10 Бу сүз тезмәсе белән тәрҗемә ителгән борынгы еврей сүзе шулай ук «уйланырга, төрле яктан уйлап карарга», «берәр нәрсәне төптән уйларга» дигәнне аңлата. «Бу сүз белән Алла эшләре һәм... Алла сүзе турында тыныч уйлау сурәтләнә» («Theological Wordbook of the Old Testament»). «Тирән кызыксыну» мәгънәсендәге исем «мәдхия җырлаучының уйлавына», «аның» «гыйбадәт кылуның формасы» булып торган Алла канунын «дулкынланып өйрәнүенә» күрсәтә. Әгәр дә өйрәнүне гыйбадәт кылу формасы дип санасак, без аңа тагын да җитдирәк мөгамәлә итәрбез. Безгә намуслы өйрәнергә һәм дога ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өйрәнү — бу безнең гыйбадәт кылуның өлеше һәм аның максаты — гыйбадәт кылуыбызны яхшырту.

Алла Сүзенең асылын тирәнрәк төшенү

11. Йәһвә үз халкына тирән рухи фикерләрне ничек ача?

11 Мәдхия җырлаучы дулкынланып һәм тирән хөрмәт белән: «Йә Ходай, Синең эшләрең нинди бөек! Синең уйларың бик тирән!» — дип кычкырып әйткән (Мәдхия 91:6). Рәсүл Пауал шулай ук «Алла тирәнлекләре» турында яисә Йәһвә «Үз Рухы» белән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче классы аша ача торган тирән фикерләре турында әйткән (1 Коринфлыларга 2:10; Матфей 24:45). Хезмәтче классы барысын да рухи ризык белән тырышып тукландыра: ул яңа килүчеләргә «сөт», ә «җитлеккәннәргә» (ХТ) «каты ризык» бирә (Еврейләргә 5:11—14).

12. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче тарафыннан аңлатылган «Алла тирәнлекләренең» мисалын китерегез.

12 «Алла тирәнлекләрен» төшенер өчен, Алла Сүзен дога кылып өйрәнергә һәм аның турында уйланырга кирәк. Мәсәлән, бер тапкыр Йәһвә ничек бер үк вакытта мәрхәмәтле һәм гадел була алуын аңлаткан материал бастырып чыгарылган иде. Мәрхәмәтлек күрсәтеп, Йәһвә гадел хөкемнән баш тартмый: Алла мәрхәмәте — бу аның гаделлеген һәм шулай ук аның яратуын күрсәтүе. Гөнаһлы кешене хөкем иткәндә Йәһвә иң беренче итеп үз Улының йолып алу корбаны нигезендә мәрхәмәтлек күрсәтеп буламы икән дип билгели. Әгәр дә гөнаһлы кеше тәүбә итми яисә Аллага каршы фетнә күтәрә икән — Алла нигезләнмәгән мәрхәмәтлек күрсәтмичә гаделлек буенча эшли. Һәрхәлдә Йәһвә үзенең югары приципларына тугрылыклы булып кала * (Римлыларга 3:21—26). «И, Алла... акыллылыкның... чиксез тирәнлеге» (Римлыларга 11:33).

13. Бүгенге көнгә кадәр ачылган рухи хакыйкатьләрнең «зур саны» өчен рәхмәтләребезне ничек белдерә алабыз?

13 Мәдхия җырлаучы кебек без дә, Йәһвә безнең белән күп фикерләре белән уртаклашканга күрә, күңелле дулкынлану сизәбез. Давыт: «И Аллам, Синең уйларың миңа бик кадерле һәм ничек зур аларның саны! Аларны саный башлыйммы, әмма алар комнан да күп»,— дип язган (Мәдхия 138:17, 18). Безнең бүгенге белемнәребез — бу Йәһвә мәңгелек дәвамында ачаячак чиксез фикерләренең тик бөртеге генә, ләкин без бүгенге көнгә кадәр ачыкланган кыйммәтле рухи хакыйкатьләрнең «зур санының» кадерен беләбез һәм Алла Сүзенең «асылын» тирәнрәк төшенәбез (Мәдхия 118:160).

Яхшы кораллар белән кулланырга һәм тырышлык куярга кирәк

14. Гыйбрәтле хикәя 2:1—6 да Алла Сүзен өйрәнү вакытында тырышлык куярга кирәклегенә ничек басым ясала?

14 Изге Язмаларны тирәнтен җентекләп тикшерү тырышлык таләп итә. Әгәр дә Гыйбрәтле хикәя 2:1—6 ны игътибар белән укысак, бу бик яхшы ачыклана. Актив эшләрне күрсәтә торган фигыльләргә игътибар итик; Сөләйман аларны Алладан булган белемнәргә, акылга һәм уйлап эш итүчәнлеккә ия булыр өчен нинди тырышлык кирәк икәненә басым ясар өчен кулланган. Сөләйман: «Улым! әгәр дә син минем сүзләремне кабул итсәң һәм васыятьләремне үзеңдә сакласаң, шулай колагыңны акыллылыкка игътибарлы итсәң һәм йөрәгеңне уйлауга исәң; әгәр дә белемне чакырсаң һәм акылга мөрәҗәгать итсәң; әгәр дә аны көмеш кебек эзләсәң һәм хәзинә кебек табарга тырышсаң, шул чакта Ходайдан куркуны аңларсың һәм Алла турында белем табарсың. Чөнки Ходай бирә; аның авызыннан белем һәм аң»,— дип язган. Әйе, өйрәнү нәтиҗәләр китерсен өчен, яшерен хәзинәләр эзләп казыгандай тырышып, җентекләп тикшерергә кирәк.

15. Өйрәнүнең яхшы алымнары кирәклелегенә Изге Язмалардагы нинди ачык мисал басым ясый?

15 Моннан тыш, рухи байлык бирә торган өйрәнү җентекләп тикшерүнең яхшы алымнарын таләп итә. Сөләйман: «Әгәр дә балта үтмәсләнсә һәм аның йөзе үткенләнмәгән булса, көч куярга туры киләчәк»,— дип язган (Вәгазьче 10:10). Әгәр дә кеше үткенләнмәгән балта белән яисә белеп эшләми икән, ул юкка гына көчен әрәм итәчәк һәм эшне сыйфатсыз үтәячәк. Нәкъ шулай ук өйрәнү белән: күпме ул безгә файда китергәне нинди алымнар белән без аны үткәргәнебезгә бәйле. Өйрәнүне ничек яхшырак үткәрү турында гамәли киңәшләрне «Теократик хезмәт мәктәбе өчен җитәкчелек» дигән китапның 7 дәресеннән табып була *.

16. Тирән өйрәнү белән шөгыльләнергә безгә нинди гамәли киңәшләр ярдәм итәләр?

16 Остаз эшне башлар алдыннан үз алдына кирәкле коралларын тезеп куя. Безгә дә өйрәнүне башлаганда шәхси китапханәбездән кирәкле булган «коралларны» сайлап алырга кирәк. Өйрәнү аң тырышлыгын таләп итә торган эш икәнен исәпкә алып, тиешле урын табу дөрес булыр иде. Әгәр дә без фикеребезнең ачык эшләвен телибез икән, безгә өйрәнүне креслода җайлы утырып яисә кроватка ятып түгел, ә өстәл янында, урындыкка утырып үткәрү яхшырак булыр иде. Бераз эшләп алгач, әгъзаларны язылдырырга яисә саф һавага чыгарга мөмкин.

17, 18. Үзебездә булган искиткеч кораллар белән без ничек куллана алабыз?

17 Өйрәнүне үткәрер өчен, бездә иң яхшы кулланмалар бар. Иң мөһиме булып бүгенге көнгә тулысынча яисә кисәкләре 37 телдә бастырылган «Изге Язмаларның Яңа Дөнья тәрҗемәсе» тора. Бу тәрҗемәнең стандартлы басмасында тиң булган башка урыннар һәм Изге Язмаларның бу яисә икенче китабын язган кешеләрнең исемнәре, язган урыннары һәм кайсы вакытны сурәтли торган таблицасы бар. Шулай ук бу басмада Изге Язмаларда куллана торган сүзләр күрсәткече, кушымтасы һәм картасы бар. Кайбер телләрдә бу Изге Язмалар зуррак форматта чыгарылган һәм «Искәрмәләр белән Изге Язмаларның Яңа Дөнья тәрҗемәсе» дип билгеле. Бу басмада югарыда әйтелгәннең барысы да бар һәм башка әйберләр дә күп, шул исәптән күрсәткечләре булган зур күләмле искәрмәләр дә бар. Алла Сүзен тирәнрәк төшенер өчен, үзегезнең телегездә бастырылган кулланмалар белән тулысынча кулланасызмы?

18 Өйрәнү үткәрер өчен тагын бер кыйммәтле кулланма — ике томнан торган «Язмалар аңлау» энциклопедиясе. Әгәр дә бу басма сез белгән телдә бар икән, ул өйрәнүегездә сезнең юлдашыгыз булырга тиеш. Энциклопедия Изге Язмаларның күпчелек темалары буенча өстәмә информация алырга мөмкинлек бирер. Моннан тыш, «Бөтен Язма Алла тарафыннан рухландырылган һәм файдалы» дигән китап бар. Изге Язмаларның яңа китабын укый башлаганда тарихи, географик мәгълүматлар алыр өчен, Изге Язмалар китабының эчтәлегенең күзәтүе белән танышыр һәм аның кыйммәтлеге турында белер өчен «Бөтен Язма» китабының тиешле дәресенә мөрәҗәгать итү дөрес булыр иде. Өйрәнү өчен күптән түгел генә күп санлы кулланмаларга компьютерлар өчен 9 телдә булган «Күзәтү манарасы китапханәсе» өстәлде.

19. а) Йәһвә ни өчен Изге Язмаларны өйрәнү өчен искиткеч кулланмалар бирә? б) Изге Язмаларны тиешле өйрәнү һәм уку өчен нәрсә таләп ителә?

19 Барлык бу кулланмаларны Йәһвә аның җирдәге хезмәтчеләре «эзләсеннәр... һәм Алла турында белем тапсыннар» дип «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша биргән (Гыйбрәтле хикәя 2:4, 5). Без регуляр өйрәнү аркасында Йәһвәне яхшырак белербез һәм аның белән якынлашырбыз (Мәдхия 62:2—9). Әйе, өйрәнү — ул эш, ләкин күңелле һәм тиешлесен бирә торган эш. Ләкин ул вакыт таләп итә һәм сез, бәлкем, Изге Язмаларны уку һәм шәхси йөрәнү өчен ничек вакыт табарга дип уйлыйсыздыр. Бу сорау йомгаклау мәкаләсендә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. «Иске Васыятьнең теология һәм экзегетикасы буенча яңа халыкара сүзлеге»нең («New International Dictionary of Old Testament Theology & Exegesis») 4 томы, 205—207 битләре.

^ 12 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1998 ел 1 август санының 13 биттәге 7 абзацын карагыз. Шәхси өйрәнү вакытында бу номерда булган ике мәкаләне һәм Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Язманы аңлау» дигән Изге Язмалар энциклопедиясеннән «Justice», («Гаделлек»), «Mercy», («Мәрхәмәтлек»), «Righteousness», («Тәкъвалык») мәкаләләрен дә карарга мөмкин.

^ 15 абз. «Күзәтү Манарасы Җәмгыяте» тарафыннан бастырылган. Әгәр дә бу җитәкчелек сезнең телдә булмаса, өйрәнү алымнары турында киңәшләрне «Күзәтү манарасы»ның 1993 ел 15 август санының 13—17 битләреннән һәм 1986 ел 15 октябрь санының 19, 20 битләреннән табып була (рус).

Кабатлау өчен сораулар?

• Шәхси өйрәнү безне ныгытсын һәм нәтиҗәләр китерсен өчен нәрсә эшләргә була?

• Мәдхия җырлаучы кебек без Йәһвә Сүзенә ярату һәм тирән кызыксынуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

• Алла Сүзен өйрәнү тырышлык таләп иткәне Гыйбрәтле хикәя 2:1—6 дан ничек күренә?

• Йәһвә өйрәнү өчен нинди искиткеч кулланмалар бирә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге иллюстрация]

Безгә Алла Сүзенә ярату үстерергә тыныч уйлау һәм дога ярдәм итә.

[24 биттәге иллюстрацияләр]

Алла Сүзен тирәнрәк төшенер өчен өйрәнергә бирелгән кулланмалар белән сез тулысынча кулланасызмы?