Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уку һәм өйрәнү өчен вакытны «түләп алыгыз»

Уку һәм өйрәнү өчен вакытны «түләп алыгыз»

Уку һәм өйрәнү өчен вакытны «түләп алыгыз»

«Үзегез өчен яраклы вакытны түләп алыгыз, чөнки көннәр явыз» (ЕФЕСЛЫЛАРГА 5:16, ЯД).

1. Вакытны планлаштыру ни өчен акыллы һәм безнең аны тотуыбыз нәрсәне күрсәтә?

БИЛГЕЛЕ ки, планлаштыру — вакытка экономия ясау дигән сүз. Кирәкле эшләрнең һәрберсенә вакытның билгеле санын бүлеп куйган кеше еш кына күбрәк өлгерә. Акыллы Сөләйман патша: «Барысына да үзенең вакыты һәм күк астында булган һәр әйбернең үз вакыты»,— дип язган (Вәгазьче 3:1). Безнең һәрберебездә вакытның бертигез саны бар һәм аның белән ничек кулланырга безгә үзебезгә карар итәсе. Безгә нәрсә кыйммәтлерәк икәне шактый зур дәрәҗәдә безнең приоритетлар куюыбызда һәм вакытыбыз белән куллануыбызда күренә (Матфей 6:21).

2. а) Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә рухи мохтаҗлыгыбыз турында нәрсә әйткән? б) Безгә үзебезгә нинди тикшерүне үткәрергә кирәк?

2 Без ашауга һәм йоклауга вакыт бүлеп бирергә тиеш, чөнки бу безнең физик ихтыяҗлар. Ә рухи ихтыяҗлар турында нәрсә әйтеп була? Без аларны да кәнәгатьләндерергә кирәк икәнен беләбез. Таудагы вәгазендә Гайсә: «Рухилыкта үз ихтыяҗларын аңлаучылар бәхетле»,— дип әйткән (Матфей 5:3, ЯД). Менә ни өчен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү өчен вакыт бирү ни дәрәҗәдә мөһим икәнен даими рәвештә безнең искә төшерә (Матфей 24:45). Бәлкем, сез бу шөгыльләрнең барлык мөһимлеген аңлыйсыздыр, ләкин сезгә алар өчен вакыт һич тә юк кебек тоеладыр. Әгәр дә алай булса, әйдәгез, Алла Сүзен уку, шәхси өйрәнү һәм уйлану өчен ничек күбрәк вакыт таба алуыбызны карыйк.

Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү өчен ничек вакыт табарга

3, 4. а) Рәсүл Пауал вакыт куллану белән бәйле булган нинди киңәш биргән һәм бу нәрсәне үз эченә кертә? б) «Үзегез өчен яраклы вакытны түләп алыгыз» дигәндә Пауал нәрсәне күз алдында тоткан?

3 Безгә нинди вакытта яшәвебезне исәпкә алып, барыбызга да рәсүл Пауал: «Шулай итеп, карагыз, акылсызлар кебек түгел, ә акыллылар кебек сак йөрегез, вакытның кадерен белеп [«үзегез өчен яраклы вакытны түләп алып», ЯД], чөнки көннәр хәйләкәр. Шулай итеп, уйламыйча эш итүчән булмагыз, ә Алла ихтыяры нәрсә икәнен танып белегез»,— дигән сүзләре буенча барырга кирәк (Ефеслыларга 5:15—17). Һичшиксез, бу үгет-нәсихәт безнең мәсихче тормышының бөтен якларына да кагылышлы һәм безгә дога кылуга, өйрәнүгә, очрашуларга йөрүгә һәм «Патшалык турында Яхшы Хәбәрне» вәгазьләүдә тагын да күбрәк эшчән катнашуга вакыт табарга кирәк дигәнне дә күз алдында тота (Матфей 24:14; 28:19, 20).

4 Бүген Йәһвә хезмәтчеләренең күпләренә, күрәсең, Изге Язмаларны укыр һәм тирәнтен өйрәнер өчен вакыт табарга авыр. Әлбәттә, тәүлеккә тагын бер сәгать куша алмыйбыз, шуңа күрә Пауал нәрсәдер бүтәнне күздә тоткан. Грек телендә «яраклы вакыт түләп алу» дигән мәгънәле гыйбарә күз алдында ниндидер әйбер хисабына сатып алуны тота. Бу гыйбарәне У. Е. Вайн үз сүзлегендә: «Һәрбер мөмкинлекне иң зур файда белән, максималь куллану, чөнки файдалана алмый калган мөмкинлекләрне кайтарып булмый»,— дип аңлата (W. E. Vine, «Expository Dictionary»). Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү өчен яраклы вакытны нәрсә хисабына түләп алырга була?

Без приоритетларны урнаштырырга тиеш

5. Без ни өчен һәм ничек «мөһимрәк булганны тикшереп белергә» тиеш?

5 Дөньяви эшләрдән башка безнең рухи бурычларыбыз да күп. Йәһвә хезмәтчеләре буларак безгә «Рабби эшендә күп эшләргә» кирәк (1 Коринфлыларга 15:58). Шуңа күрә Пауал Филипы шәһәренең мәсихчеләрен «мөһимрәк булганны тикшереп белергә» чакырган (Филиплыларга 1:10). Бу приоритетларны урнаштырырга кирәк икәнен аңлата. Рухи байлыклар материаль байлыклардан һәрчакта югарырак торырга тиеш (Матфей 6:31—33). Ләкин сабыр холыклылык рухи бурычлар үтәгәндә дә кирәк. Мәсихче тормышының төрле якларына вакытны без ничек бүләбез? Күчеп йөрүче күзәтчеләр мәсихчеләр өчен шәхси өйрәнү һәм Изге Язмаларны уку — барлык булган шөгыльләрнең «иң мөһиме» — ешрак санга сукмый торган эшләр булып тора дип әйтәләр.

6. Яраклы вакытны «түләп алыр» өчен дөньяви эш һәм өйдәге мәшәкатьләр аркасында, бәлкем, нәрсә эшләргә кирәк булыр?

6 Без күргәнчә, яраклы вакытны «түләп алыр» өчен «һәрбер мөмкинлекне иң зур файда белән, максималь куллану» кирәк. Шуңа күрә, әгәр дә Изге Язмаларны укуыбызның һәм өйрәнүебезнең регулярлыгы начар икән, безгә үз-үзебезгә сынау ясарга һәм безнең вакыт нәрсәгә киткәнен тикшерү яхшырак булыр иде. Әгәр дә дөньяви эш бездән бик күп вакыт һәм көч таләп итә икән, безгә моның турында Йәһвәгә дога кылырга кирәк (Мәдхия 54:23). Бәлкем, безгә Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле булган мөһим эшләргә, шул исәптән Изге Язмаларны укуга һәм өйрәнүгә, күбрәк вакыт бүлеп бирергә рөхсәт итә торган үзгәрешләр ясарга туры килер. Билгеле ки, хатын-кызларның эшләре һәрчак күп. Шуңа күрә, мәсихче апалар шулай ук приоритетлар урнаштырырга һәм Изге Язмаларны уку һәм җитди өйрәнү өчен махсус вакыт бүлеп куярга тиеш.

7, 8. а) Уку һәм өйрәнү өчен вакытны нинди эшләр хисабына «түләп алырга» мөмкин? б) Ял итүнең максаты нәрсәдә һәм моны истә тотып приоритетларны без ничек урнаштыра алабыз?

7 Гомумән һәм тулаем безнең күпчелегебез өйрәнү өчен вакытны мөһим булмаган эшләр хисабыннан «түләп алуы» мөмкин. Үзеңнән: «Мин дөньяви журналлар яисә газеталар укып, телевизор тапшыруларын карап, музыка тыңлап яисә видеоуйнаулар белән күпме вакыт үткәрәм?» — дип сорарга мөмкин. Мин Изге Язмаларны укуга караганда, күбрәк вакыт компьютер алдында үткәрәмме? Пауал: «Уйламыйча эш итүчән булмагыз, ә Алла ихтыяры нәрсә икәнен танып белегез»,— дип язган (Ефеслыларга 5:17). Йәһвә Шаһитләре ни өчен шәхси өйрәнүгә һәм Изге Язмалар укуына кирәкле вакыт бирмәгәннең бер төп сәбәбе, күрәсең, нәкъ шул аларның озак вакыт телевизор каравыннан торадыр (Мәдхия 100:3; 118:37, 47, 48).

8 Кемдер мин барлык вакытны өйрәнүдә генә үткәрә алмыйм, миңа ял итү дә кирәк дип әйтер. Бу дөрес, ләкин шулай да күпме вакыт бездә ял итү, ә күпме вакыт Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү алганын чагыштыру файдалы булыр иде. Чагыштыруның нәтиҗәсе гел көтелмәгән булырга мөмкин. Ял итү һәм эштән буш вакыт кирәк, әмма алар «үз урынын белергә» тиеш. Аларның максаты безгә рухи эшкә яңа көчләр бирүдән тора. Күп телетапшырулар һәм видеоуйнаулар нык талдыра, ә Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү ныгыта һәм көч бирә (Мәдхия 18:8, 9).

Кайберәүләр өйрәнү өчен ничек вакыт табалар

9. «Һәркөн Язмаларны тикшерү» дигән брошюраның (1999 ел) киңәшләре буенча бару ни өчен файдалы?

9 «Һәркөн Язмаларны тикшерү» дигән брошюраның кереш сүзендә (1999 ел): «Текст турында һәркөн иртәнге фикер алышуның һәм бу брошюрадагы комментарийның файдаларына артык бәя бирү бик авыр. Син Йәһвә, Бөек Нәсихәтче үз үгет-нәсихәтләре белән сине уяткан кебек сизәрсең. Гайсә Мәсих һәр иртә Йәһвәнең үгет-нәсихәтенә игътибар иткән дип аның турында пәйгамбәрлекчә: „Мин укучылар кебек тыңласын өчен Ул [Йәһвә] уята, Минем колагымны уята“,— дип әйтелә. Мондый үгет-нәсихәтләр аркасында Гайсә „акыллылар теленә“ ия булган, шуңа күрә „хәлсезләнүчене сүз белән ныгыта“ алган (Исай 30:20; 50:4; Матфей 11:28—30). Һәр иртә Алла Сүзенең киңәше белән уятылып, син үзеңнең авырлыкларыңны да җиңә аласың, һәм шулай ук башкаларга да ярдәм итәр өчен „акыллылар теленә“ ия буласың» *.

10. Кайбер кешеләр уку һәм өйрәнү өчен вакытны ничек табалар һәм бу аларга нинди файда китерә?

10 Күп мәсихчеләр бу киңәшләрне кулланалар: алар һәр көнгә багышланган шигырьне һәм аңа багышланган комментарийны укыйлар һәм, шулай ук, иртән иртүк Изге Язмаларны укыйлар яисә өйрәнәләр. Франциядә яшәүче бер тугрылыклы пионер-апа һәр көн иртә тора һәм 30 минут вакытын Изге Язмаларны укуга багышлый. Моны инде күп еллар буе эшләргә аңа нәрсә ярдәм итә? Апа: «Миндә стимул бар һәм мин һичнәрсәгә карамастан уку графигын тотам!» — дип әйтә. Тәүлекнең кайсы вакытын без яхшырак тапмасак та, үз графигың буенча бару мөһим. Кырык елдан артык Европада һәм Төньяк Африкада пионер булып хезмәт иткән Рене Мика: «1950 елда мин үз алдыма һәр елда Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга дип максат куйдым һәм бүгенге көнгә мин аны 49 тапкыр укыдым. Мин моны Барлыкка Китерүче белән якын мөнәсәбәтләр саклар өчен мөһим дип саныйм. Алла Сүзе турында уйлану миңа гаделлек һәм Йәһвәнең башка сыйфатларын яхшырак аңларга ярдәм итә һәм һәрвакыт мине бик ныгыта»,— дип сөйли *.

«Үз вакытында үлчәп ризык бирү»

11, 12. а) «Ышанычлы һәм акыллы идарә итүче» нинди «үлчәүле ризык» бирә? б) «Үлчәүле ризык» үз вакытында бирелә дип ни өчен әйтеп була?

11 Регуляр рәвештә туклану яхшы физик сәламәтлеккә, ә Изге Язмаларны регуляр рәвештә уку һәм өйрәнү рухи сәламәтлеккә ярдәм итә. Лука тәгъбир иткән Инҗилдә без Гайсәнең: «Хезмәтчеләренә үз вакытында үлчәп ризык бирү өчен хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы идарә итүче кем?» — дигән сүзләрен укыйбыз (Лука 12:42). Инде 120 елдан артык «Күзәтү манарасы» һәм Изге Язмаларга нигезләнгән башка басмалар аша кешеләргә «үз вакытында үлчәп ризык бирелә».

12 «Үз вакытында» дигән гыйбарәгә игътибар итик. «Бөек Нәсихәтче» (ЯД), Йәһвә үз Улы һәм акыллы һәм ышанычлы хезмәтчесе аша тәгълиматлар һәм тәртип сораулары буенча үз халкын кирәкле вакытта юнәлдергән. Әйтерсең, без: «Сез уңга тайпылсагыз, я сулга тайпылсагыз, артыңда әйтелеп торучы: „менә юл, шул юлдан барыгыз“»,— дигән тавышны бергәләп ишетәбез (Исай 30:20, 21). Ә кешеләр аерым рәвештә Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны игътибар белән укыганда, алар еш кына анда әйтелгән фикерләрнең аларга конкрет кагылганын билгелиләр. Әйе, безгә коткыга бирелмәскә һәм акыллы карар кабул итәргә ярдәм итеп, Алладан киңәш һәм җитәкчелек үз вакытында килә.

Дөрес туклануны гадәтегезгә кертегез

13. Рухи ризык белән ничек дөрес тукланмау мөмкин?

13 Үз вакытында бирелгән «үлчәүле ризык» безгә иң зур файда китерсен өчен, безгә дөрес тукланырга кирәк. Изге Язмаларны уку һәм шәхси өйрәнү расписаниесенең булуы һәм бу расписаниене тоту бик мөһим. Сезнең дөрес рухи туклану гадәтегездәме һәм тирәнтен өйрәнү белән сез регуляр рәвештә шөгыльләнәсезме? Яисә сез «аяк өстендә генә тамак ялгап алган» кебек, ә кайчакта бу яисә икенче «ашамлыкларны» калдырып, безнең өчен җентекләп хәзерләнгән материалны өстән-өстән генә укыйсызмы? Дөрес тукланмаганга күрә, кайберәүләр иманнарында көчсезләнделәр һәм хәтта хакыйкатьне дә калдырдылар (1 Тимәтигә 1:19; 4:15, 16).

14. Таныш кебек тоелган материалны җентекләп эшкәртү ни өчен файдалы?

14 Кемдер, бәлкем, төп тәгълиматларны инде белә һәм барлык мәкаләләрдә дә нәрсәдер өр-яңа турында әйтелми дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә, алар очрашуларга регуляр рәвештә йөрүнең һәм өзлексез өйрәнүнең кирәклеге юк дип саныйлар. Ләкин Изге Язмалар без белгәннең кабат искә төшерүендә мохтаҗ булганыбызны күрсәтә (Мәдхия 118:95, 99; 2 Питер 3:1; Яһүд 5). Берничә төп компоненттан күп төрле ашамлык әзерли белә торган яхшы аш пешерүче кебек, акыллы һәм ышанычлы хезмәтче төрле рухи ризык белән безне рухи яктан тукландыра. Хәтта мәкаләләрнең берничә тапкыр каралган темаларында да игътибардан ычкындырырга ярамый торган төсмерләр бар. Уку өчен материалдан ни дәрәҗәдә файда алуыбыз, күбесенчә аны өйрәнү өчен күпме вакыт һәм көч куюыбызга бәйле.

Уку һәм өйрәнүдән рухи файда

15. Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү Алла Сүзенең остарак хезмәтчеләре булырга безгә ничек ярдәм итә ала?

15 Изге Язмаларны укудан һәм өйрәнүдән файда күпкырлы. Безнең төп мәсихче бурычларыбызның берсен, ягъни безнең һәрберебез «хакыйкать сүзен дөрес өйрәтә торган шелтәсез эшләүче» булуын үтәр өчен без ярдәм алабыз (2 Тимәтигә 2:15). Без Изге Язмаларны никадәр күбрәк укыйбыз һәм өйрәнәбез икән, безнең акылыбыз шулкадәр Алла фикерләре белән тула. Шулчакта без дә Пауал кебек, Йәһвәнең искиткеч ниятләре турында хакыйкатьне «Изге Китаптан... аңлатып һәм исбат итеп» кешеләр белән сөйләшә алабыз (Ап. эшләре 17:2, 3). Без остарак укытучылар булырбыз, ә безнең сөйләшүләр, нотыклар һәм үгет-нәсихәтләр зуррак дәрәҗәдә рухи яктан ныгытачаклар (Гыйбрәтле хикәя 1:5).

16. Безнең һәрберебезгә Изге Язмаларның укуы һәм өйрәнүе нинди файда китерә?

16 Моннан тыш, Алла Сүзен җентекләп тикшерүгә багышланган вакыт безгә үз тормышыбызны Йәһвә юлларына тулырак туры китерергә мөмкинлек бирер (Мәдхия 24:4; 118:9, 10; Гыйбрәтле хикәя 6:20—23). Басынкылык һәм ихласлылык кебек сыйфатларыбыз камилләшер, шатлыгыбыз тапкырланыр (Икенчезаконлык 17:19, 20; Ачыш 1:3). Әгәр дә без уку һәм өйрәнү вакытында алган белемнәрне тормышта кулланабыз икән, без үз тормышыбызда Алла рухы тәэсирен сизәчәкбез һәм рухи җимешләр безнең барлык эшләгән эшләребездә күренәчәк (Галатларга 5:22, 23).

17. Безнең күпме һәм ничек Изге Язмаларны укуыбыз һәм өйрәнүебез безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә?

17 Башка шөгыльләр хисабыннан «түләп алына» торган һәм Алла Сүзен укуга багышлана торган вакыт Алла белән мөнәсәбәтләр ныгытырга ярдәм итеп, тулысынча бәясен кайтарачагы иң мөһим. Пауал аның имандашлары: «Һәрбер рухи акыллылыкта һәм аңлауда Аның [Алланың] ихтыярын белү белән тулсыннар һәм барлык яктан Аллага ярап, Аңа лаеклы эшләсеннәр»,— дип дога кылган (Колосслыларга 1:9, 10). Безгә дә Аллага «лаеклы эшләр» өчен «һәрбер рухи акыллылыкта һәм аңлауда Аның [Алланың] ихтыярын белү белән тулырга» кирәк. Йәһвәдән хуплау һәм фатиха алуыбыз күбесенчә безнең күпме һәм ничек Изге Язмаларны укуыбызга һәм өйрәнүебезгә бәйле.

18. Гайсәнең Яхъя 17:3 тә язылган сүзләре буенча эшләп, без нинди фатихалар алабыз?

18 «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3, ЯИ). Бу башкаларга Алла Сүзен өйрәнүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итәр өчен Йәһвә Шаһитләре еш кына вакытта куллана торган шигырьләренең берсе. Изге Язмаларны безгә шәхси өйрәнү шулай ук мөһим. Безнең мәңгелек тормышка өметебез Йәһвә һәм аның Улы Гайсә Мәсих турында белемебезнең үсүенә бәйле. Бу нәрсәне аңлатканын, уйлап кына карагыз. Без беркайчан да Йәһвә турында яңаны белүдән туктамыйбыз, моның өчен бездә мәңгелек булачак! (Вәгазьче 3:11; Римлыларга 11:33).

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган (рус).

^ 10 абз. «Күзәтү манарасы» 1995 ел 1 май санындагы 20, 21 битләрдәге «Алар Изге Язмаларны кайчан укыйлар һәм бу аларга нинди файда китерә» (рус) дигән мәкаләне карагыз.

Кабатлау өчен сораулар

• Безнең вакытны куллануыбыз нәрсә турында әйтә?

• Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү өчен вакытны нинди эшләр хисабына «түләп алырга» була?

• Безнең рухи туклануыбызның тәртибенә ни өчен игътибар итәргә кирәк?

• Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмаларны регуляр уку һәм өйрәнү безгә «хакыйкать сүзен дөрес өйрәтергә» мөмкинлек бирер.

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Әгәр дә эш күплегенә дә карамастан, без рухи эшләр турында онытмыйбыз икән, бу тулысынча бәясен кайтарачак.