Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нык ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торыгыз

Нык ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торыгыз

Нык ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торыгыз

«[Ул] һәрвакыт сезнең өчен, нәтиҗәдә, сез Алланың бар ихтыярында нык ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торсыннар, дип догаларында тырышлык куя» (КОЛОССЛЫЛАРГА 4:12, ЯД).

1, 2. а) Читтән торып күзәтүчеләр беренче гасыр мәсихчәләрендә нәрсә күреп алганнар? б) Колосслыларга язган хатта башкаларның иминлегендә ярату белән мәҗбүр ителгән кызыксыну ничек чагыла?

ГАЙСӘНЕҢ эзеннән баручыларны һәрчакта имандашларының иминлеге нык кызыксындырган. Тертуллиан (б. э. икенче һәм өченче гасыр язучысы) мәсихчеләрнең ярлыларга, ятимнәргә һәм картларга карата күрсәткән яхшылыгы турында сөйләгән. Бу ярату хәрәкәттә Аллага ышанмаган кешеләргә шул хәтле нык тәэсир иткән, хәтта алар мәсихчеләр турында: «Карагыз, алар бер-берсен ничек яраталар»,— дип әйткәннәр.

2 Колосслыларга язган хатында рәсүл Паулның һәм аның дусты Епафрасның анда торган рухи абыйларның һәм апаларның иминлегендә ярату белән мәҗбүр ителгән кызыксынуы чагыла. Паул аларга: «[Епафрас] һәрвакыт сезнең өчен, нәтиҗәдә, сез Алланың бар ихтыярында нык ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торсыннар, дип догаларында тырышлык куя»,— дип язган. Колосслыларга 4:12 дә (ЯД): «Алланың бар ихтыярында нык ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торыгыз»,— дип әйтелгән сүзләргә Йәһвә Шаһитләренең 2001 елның еллык тексты нигезләнгән булачак.

3. Епафрас үз догаларында нинди ике үтенеч күрсәткән?

3 Күргәнебезчә, догаларында Епафрас аның өчен кадерле булган кешеләргә карата: 1) алар «нәтиҗәдә... тулылыкка ирешкән кебек торсыннар» өчен һәм 2) алар «Алланың бар ихтыярында нык ышанган булсыннар» өчен ике үтенеч белдергән. Безнең өчен бу сүзләр Изге Язмаларга кертелгән булган. Шуңа күрә үз-үзегездән: «Миңа тулылыкка ирешкән һәм Алланың бар ихтыярында нык ышанган булып торыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Һәм моны үтәп, нинди нәтиҗәләр көтеп була?» — дип сорагыз. Әйдәгез, карап чыгыйк.

«Тулылыкка ирешкән кебек торырга» омтылыгыз

4. Колосса мәсихчеләренә нинди мәгънәдә «тулылыкка ирешергә» кирәк булган?

4 Епафрас аның Колоссадагы рухи апалары һәм абыйлары «нәтиҗәдә...тулылыкка ирешкән кебек торуларын» бик нык теләгән. Паул белән кулланылган һәм монда «тулылык» дип бирелгән сүз камиллек, төгәлләнгәнлек яисә җитлегү мәгънәсен дә йөртә ала (Матфей 19:21; Еврейләргә 5:14; Якуп 1:4, 25). Сезгә, ихтимал билгеледер, әгәр дә кеше суга чумып алган Йәһвә Шаһите икән, бу әле ул үзе тәҗрибәле мәсихче дигәнне аңлатмый. Паул Колоссадан көнбатышка таба урнашкан Ефес шәһәрендәге мәсихчеләргә язган һәм укытучыларны һәм көтүчеләрне «барысына да бер иманга һәм Алла Улын белергә, камил кешегә, Мәсихнең тулы яше чамасына килергә» ярдәм итәргә чакырган. Икенче урында Паул мәсихчеләрне «акыл буенча балигъ булырга» дәртләндергән (Ефеслыларга 4:8—13; 1 Коринфлыларга 14:20).

5. Рухи «тулылыкны» ничек итеп үзеңнең төп максатың итәргә?

5 Әгәр дә Колоссадагы мәсихчеләрнең кайберләрендә рухи җитлегү җитмәсә, аларга аңа омтылырга кирәк булган. Безнең көннәрдәге мәсихчеләр турында да нәкъ менә шуны ук әйтеп була. Без күптән түгел генә яисә дистә еллар элек суга чумып алганбызмы моңа бәйсез рәвештә безнең фикер йөртү сәләтебез һәм безнең карашларыбыз яхшырганын күрәбезме? Карарлар кабул иткәндә без Изге Язмаларның принципларын исәпкә алабызмы? Аллага һәм җыелышка кагылышлы сораулар вакыт узу белән безнең өчен тагын да күбрәк әһәмияткә ия булалар һәм безнең өчен икенче дәрәҗәдәгеләр булып тормый дип әйтеп буламы? Без бу мәкаләдә рухи «тулылыкка» якынлаша торган барлык булган ысулларны да карап чыга алмыйбыз, ләкин ике мисалга игътибар итик.

6. Кемдер Йәһвә кебек камил булырга кайсы яктан омтыла ала?

6 Беренче мисал: әйтик, без башка раса, милләт яисә башка җирдә яшәгән кешеләргә карата дошман яисә алдан ук начар караш йөртә торган тирәлектә үскәнбез ди. Без Алла һәркемгә дә бер итеп карый икәнен беләбез, шуңа күрә без дә шундый булырга тиеш (Ап. эшләре 10:14, 15, 34, 35). Безнең җыелышта яисә районда башка милләт яисә раса кешеләре бардыр һәм без алар янында булабыз дип чамалыйк. Ләкин бу кешеләргә карата күңелдә кире тойгылар сизүебезне дәвам итәбезме яисә аларга карата шикле караш саклыйбызмы? Әгәр дә аларның берәрсе хата эшләсә яисә безне аз гына рәнҗетсә, без үтә-ашыгыч нәтиҗә ясап, аларга карата явыз уйланучанлык сизәбезме? Үз-үзегездән кешеләргә Алла кебек һәркемгә дә бер итеп карар өчен миңа прогрессив адымнар ясарга кирәкме дип сорагыз?

7. Мәсихче «тулылыкка» ирешер өчен башкаларга карата бәлкем, нинди мөнәсәбәт үстерергә кирәктер?

7 Икенче мисал. Филиплыларга 2:3 буенча без «бернәрсәне дә талашу һәм дан ярату буенча эшләмәскә, әмма тыйнаклык буенча башкаларны үзебездән югарырак санарга» тиешбез. Бу яктан без яхшырабызмы? Һәрбер кешенең йомшак һәм көчле яклары бар. Әгәр дә элек без башкаларның йомшак якларын шунда ук күреп ала торган булсак, хәзер алардан чак кына «камиллекне» көтмичә, башлап үзебез яхшыра башладыкмы? (Якуп 3:2). Хәзер без башкаларның үзебездән нәрсә белән югарырак икәнен ешрак күрәбезме, алай гына да түгел, без аларны ешрак күрергә тырышабызмы? «Мин бу рухи апаның миңа карата түземлеге күбрәк икәнен танырга тиеш». «Ә аның иманы ныграк». «Чын күңелдән әйткәндә, ул минем белән чагыштырганда, яхшырак укытучы». «Ул үз-үзен яхшырак кулда тота». Бәлкем, Колосслыларга бу яклардан яхшырырга кирәк булгандыр. Ә безгә?

8, 9. а) Епафрас догасында әйткән буенча Колосса мәсихчеләре нинди мәгънәдә «тулылыкка ирешкән кебек торырга» тиеш булганнар? б) «Тулылыкка ирешкән кебек тору» — бу киләчәк белән ничек бәйләнгән?

8 Епафрас колосслылар «тулылыкка ирешкән кебек торсыннар» дип дога кылган. Ягъни, ул Алладан колосслылар «торсыннар» яисә шулай ук ул вакытка тулылыкка ирешкән, җитлеккән, «балигъ булган» мәсихчеләр булып калсыннар дип сораган.

9 Без һәрбер мәсихче булган кеше, хәтта тәҗрибәле мәсихче дә шулай ук мәңгелеккә калачак икәнен алдан ук әйтә алмыйбыз. Гайсә хәтта фәрештә дә, Алла улларының берсе, «хакыйкатьне тотмады» дип әйткән (Яхъя 8:44). Ә Паул үткәндә ниндидер вакыт Йәһвәгә хезмәт иткәннәр, ә соңыннан аңа хезмәт итүне калдырганнар турында коринфлыларның исләренә төшергән. Ул майланган кардәшләрен: «Үзен басып торам дип уйлаган егылудан сак бул»,— дип кисәткән (1 Коринфлыларга 10:12). Шуңа күрә Колоссадагы мәсихчеләр «нәтиҗәдә... тулылыкка ирешкән кебек торсыннар» өчен дога тагын да зуррак әһәмияткә ия була. Әгәр дә алар тулылыкка ирешкән, җитлеккән булсалар, аларга тайпылмыйча, армыйча һәм төшеп калмыйча шундый ук булып калырга кирәк булган да (Еврейләргә 2:1; 3:12; 6:6; 10:39; 12:25). Шул чакта алар «килгән көндә» «тулылыкка ирешкән» булачаклар һәм нәтиҗәдә Алланың хуплавын алачаклар (2 Коринфлыларга 5:10; 1 Питер 2:12).

10, 11. а) Епафрас догага кагылышлы нинди үрнәк биргән? б) Епафрасның догасы безне нәрсәгә дәртләндерә?

10 Без Йәһвәдән башкаларга конкрет ярдәм, юату, фатихалар һәм изге рухын бирүе турында сорап, исеме буенча конкрет кешеләр өчен дога кылуның мөһим икәне турында әйткән идек инде. Епафрасның догалары колосслылар өчен нәкъ шундый булганнар. Һәм аның сүзләрендә үзебез турында дога кылганда, без догаларыбызда нәрсә әйтүебез хакында кыйммәтле киңәш күреп була һәм күрергә кирәк. Һичшиксез, Йәһвәне «нәтиҗәдә» безнең һәрберебез «тулылыкка ирешкән кебек торсын» өчен кирәкле булган ярдәм турында сорарга кирәк. Сез мондый ярдәм турында дога кыласызмы?

11 Йәһвәгә үзегезнең рухи хәлегез турында сөйләсәгез нәрсә була? Аллага мәсихче «тулылыкка», «балигъ булуга», җитлегүгә омтылып, нәрсәгә сез инде ирештегез, шул турыда әйтегез. Алладан сезгә рухи яктан үсәргә кирәк булган өлкәләрне билгеләргә ярдәм итүен үтенеп сорагыз (Мәдхия 16:3; 138:23, 24). Һичшиксез, безнең һәрберебездә дә мондый өлкәләр бар. Ләкин моңардан күңелсезләнгәнче, Алладан сез уйлаганча кирәк булган өлкәдә яхшырырга ярдәм итүен сорагыз. Моны кабат-кабат эшләгез. Чыннан да сезгә «нәтиҗәдә... тулылыкка ирешкән кебек торыр» өчен икенче атнаның дәвамында дога кылырга карар итсәгез ничек булыр иде? Моны, еллык тексты турында уйлап, киләчәктә дә эшләргә планлаштырыгыз. Үз догаларыгызда мөмкин булган рухи көчсезлектә тупланыгыз, чөнки аның аркасында сез тирбәлергә, арырга, һәм Аллага хезмәт итүдән «төшеп калырга» мөмкин; моның барысыннан да ничек качарга икәнлеге турында сорагыз (Ефеслыларга 6:11, 13, 14,  18).

Нык ышаныч турында дога кылыгыз

12. Колосса мәсихчеләренә «нык ышанган» булу ни өчен аеруча кирәк булган?

12 Епафрас тагын бер нәрсә турында дога кылган. Колоссадагы мәсихчеләр нәтиҗәдә «торырга» яисә Аллага яраклы булырга шулай ук мохтаҗ булганнар. Без дә моңа мохтаҗ. Сүз нәрсә турында бара? Епафрас колосслылар «Алланың бар ихтыярында нык ышанган» булып торсыннар дип дога кылган. Аларны ересь һәм бозык фәлсәфә чолгап алган булган, өстәвенә, аларның кайберләре тыштан караганда дини хакыйкать кебек тоелганнар. Мәсәлән, аларны билгеле көннәрдә башта тотылган яһүди диненең гореф-гадәтләрен, ураза тотарга яисә киресенчә, күңел ачарга дәртләндергәннәр. Ялган укытучылар махсус игътибарны фәрештәләргә биргәннәр — алар аша Муса Кануны бирелгән булган. Әгәр дә сезгә мондый басым ясалса, уйлап кына карагыз! Каршылыклы идеяләрнең күплеге буталчыклыкка китергән (Галатларга 3:19; Колосслыларга 2:8, 16—18).

13. Колосса мәсихчеләренә нәрсәне төптән аңлау ярдәм иткән булыр иде һәм моны төптән аңлау безгә ничек ярдәм итә ала?

13 Гайсә Мәсихнең роленә басым ясап, Паул бу идеяләрнең тәэсиренә каршы килгән. «Сез Раббины Гайсә Мәсихне кабул иткәнчә, шулай Аңарда йөрегез дә, сез өйрәтелгәнчә, Аңарда ныклап урнашкан һәм ышандырылган һәм иманда ныгытылган буларак йөрегез». Әйе, Колосса мәсихчеләренә Алла ниятендә һәм аларның тормышында Мәсих иң мөһим роль уйный икәнендә тулы ышаныч кирәк булган; бу шулай ук безгә дә кагыла. Паул: «Аңарда [Гайсәдә] Алланың барлык тулылыгы тән сурәтендә яши һәм сез һәркайсы башлыкның һәм хакимиятнең башы булган Аңарда тулылыкка ия»,— дип аңлаткан (Колосслыларга 2:6—10).

14. Колосса мәсихчеләре өчен өмет ни өчен реаль булган?

14 Колосслылар изге рух белән майланган мәсихчеләр булганнар. Аларда тулысынча билгеле өмет булган — күктә яшәргә, һәм аларда бу өметне тере килеш тотарга барлык нигезләр дә булган (Колосслыларга 1:5). Алар үз өметләрендә «нык ышанган» булып торуларында «Алланың ихтыяры» торган. Аларның бу өметнең дәлилле булуында шикләнергә сәбәбләре булганмы соң? Әлбәттә, юк! Ә бүген Алла вәгъдә ителгән җирдәге оҗмахта яшәүгә барлык көтеп торучыларның үз киләчәкләрендә шикләнергә сәбәп бармы соң? Юк һәм тагын да юк! Чөнки бу дәлилле өмет турыдан-туры «Алла ихтыяры» белән бәйләнгән. Ә хәзер мондый сораулар турында уйлагыз: әгәр дә сез «зур кайгыны» кичерәчәк «хисапсыз күп кешеләр» арасында булырга омтыласыз икән, сезнең өметегез ни дәрәҗәдә нык? (Ачыш 7:9, 14). Бу өмет «Алланың бар ихтыярында» сезнең «нык ышанганлыгыгызның» состав өлеше булып торамы?

15. Паул үз эченә өмет кертә торган нинди логик тезмәне китерә?

15 «Өмет» дигәннең астында ачык булмаган теләк, мәгънәсез хыяллар күз алдында тотылмый. Бу Паулның римлыларга язган хатында китергән логик тезмәсеннән күренә. Бу хатта өмет нинди урында тора икәненә игътибар итик: «Кайгы-хәсрәтләр белән дә мактанабыз [бездә хәтта кайгы-хәсрәтләр булганда да шатланабыз, ХТ], кайгы-хәсрәттән түземлелек [«ныклык», ЯД] чыкканын белеп, түземлелектән тәҗрибәлелек [«хуплау», ЯД], тәҗрибәлелектән өмет, ә өмет исә гарьләндерми канәгатьсезлеккә китерми, чөнки Алла яратуы Изге Рух аша безнең йөрәкләргә кергән» (Римлыларга 5:3—5).

16. Изге Язмаларның хакыйкатен белгәч, сез нинди өметкә ия булдыгыз?

16 Йәһвә Шаһитләре беренче тапкыр сезнең белән Изге Язмаларда әйтелгән сүзләр буенча сөйләшә башлагач, сезне, бәлкем, үлгән кешеләр яисә яңадан терелү турында хакыйкать үзенә тарткандыр. Күпләрне башта Изге Язмалардагы әйтелгән җир оҗмахында яшәүгә мөмкинлек шаккаттыргандыр. Сез беренче тапкыр бу тәгълимат турында ишеткән вакытны исегезгә төшерегез. Нинди искиткеч өмет — башка авырулар да, картлык та булмаячак; үз эшеңнең җимешләрен кулланырга һәм яшәргә мөмкин булачак; хайваннар белән кеше арасында тынычлык булачак (Вәгазьче 9:5, 10; Исай 65:17—25; Яхъя 5:28, 29; Ачыш 21:3, 4). Әйе, сез искиткеч өметкә ия булдыгыз!

17, 18. а) Паулның Римлыларга язган хатындагы логик тезмәсе ничек итеп өметкә китерә? б) Паул Римлыларга 5:4, 5 тә нинди өмет турында әйтә һәм мондый өмет сездә бармы?

17 Бәлкем, берникадәр вакыт үткәч сез каршы килүләр яисә эзәрлекләүләр белән очрашкансыздыр (Матфей 10:34—39; 24:9). Хәтта күптән түгел генә Йәһвә Шаһитләренең йортлары таланган булган, ә Шаһитләр үзләре качак булганнар. Аларның кайберләренә карата һөҗүм иткәннәр, алардан Изге Язма әдәбиятын конфискацияләгәннәр, алар турында газеталарда ялган информация язганнар. Эзәрлекләүләрнең кайсы төре белән сез очрашмасагыз да Римлыларга 5:3 тә (ХТ) әйтелгән сүзләрне исегездә тотыгыз: сезнең шатланырга, хәтта сездә кайгы-хәсрәт булганда да сәбәп бар һәм бу шатлык яхшы җимешләр китерә. Паул сүзләре буенча кайгы-хәсрәт сездә ныклык чыгарган. Шуннан соң ныклык «хуплауга» китергән: сез дөрес эшләгәнегезне һәм Алла ниятен үтәгәнегезне белеп, сез аның хуплавында ышанычка ия булдыгыз. Паул язганча, сез Алла сезнең эш итү рәвешегезне хуплый икәнен сиздегез. Дәвам итеп, Паул «хуплау өметкә [китерә]» дип яза. Бу бер төрле гаҗәеп булып күренергә мөмкин: бу логик тезмәнең башыннан «өмет» ни өчен шулай ерак тора? Әллә сездә өмет яхшы хәбәрне ишеткәнче күбрәк алдарак булмады мени?

18 Паулның без иң башта сизгән камил тормыш өмете турында әйтми икәне ачык. Ул тирәнрәк, эшкә көчлерәк дәртләндерә торган тойгы турында сүз алып бара. Без авырлыкларны ныклык белән кичергәндә һәм шуның белән Алла безне хуплый икәнен аңлаганда, бу безнең иң беренче өметебезне сизелерлек ныгыта. Ул өмет хәзер реальрәк, нык, тирән шәхси була. Һәм бу ныграк нигезләнгән өмет ачыграк ялтырый. Ул безнең барлык тәнебезне, безнең бөтен җаныбызны чолгап ала. «Өмет исә гарьләндерми канәгатьсезлеккә китерми», ЯД], чөнки Алла яратуы Изге Рух аша безнең йөрәкләргә кергән».

19. Безнең өзлексез догаларыбызда өмет турында нәрсә әйтеп була?

19 Епафрас Колоссадагы рухи абыйлар һәм апалар үз киләчәкләре турында кайгыртсыннар өчен һәм алар киләчәктә дә «Алланың бар ихтыярында нык ышанган» булып калуларында да һәм киләчәктә шикләнмәс өчен дога кылган. Әйдәгез, без дә безнең өметебез турында даими рәвештә дога кылыйк. Үз догаларыгызда яңа дөньяга өметегез турында әйтегез. Йәһвә белән бер дә шикләнмичә оҗмах килүе турында сез түземсезлек белән көтүегез турында уртаклашыгыз. Йәһвәне сезнең ышанычыгызны тирәнәйтергә ярдәм итүе турында сорагыз. Епафрас Колосса мәсихчеләренең «Алланың бар ихтыярында нык ышанган» булуларын теләп дога кылган. Әйдәгез, бездә шундый ук теләкләрне Алла алдында белдерик. Һәм ешрак.

20. Әгәр кем дә булса мәсихче юлын калдырса да ни өчен безнең өмет өзелмәскә тиеш?

20 Барысы да тулылыкка ирешкән һәм нык ышанган кебек тормаганнарына зур әһәмият бирергә кирәкми. Мондый хәл торышына карап өметсезлеккә бирелмәскә кирәк. Кемдер хата эшләргә, мәсихче юлыннан читкә китәргә яисә гел бирелергә мөмкин. Бу хәл Гайсәнең якын юлдашлары — рәсүлләре арасында да булган. Ләкин Яһүд хыянәтче булгач, башка рәсүлләр моңарга ничек мөнәсәбәт иткәннәр? Ашкынуны югалтканнармы? Гайсәне калдырганнармы? Һич тә юк! Питер Яһүд урынын башка кеше алачак икәнен күрсәтер өчен Мәдхия 108:8 не китергән. Аңа алмаш тапканнар һәм Аллага тугрылыклы булган мәсихчеләр ашкынып аларга бирелгән вәгазь эшенә тотынганнар (Ап. эшләре 1:15—26). Алар тулылыкка ирешкән һәм нык ышанган кебек торырга тулы тәвәккәл булганнар.

21, 22. Безнең тулылыкка ирешкән һәм нык ышанган кебек торуыбыз нинди мәгънәдә билгеләнмичә калмый?

21 Әгәр дә сез тулылыкка ирешкән һәм Алланың ихтыярында нык ышанган кебек торсагыз, бу күренмичә калмаячак икәнендә бер дә шикләнмәскә була. Моңа игътибар итәчәкләр, моңа югары бәя бирәчәкләр. Кем?

22 Мәсәлән, сезне белә һәм ярата торган рухи апалар һәм абыйлар. Әгәр дә аларның күпчелеге моны сүзләр белән күрсәтмәсәләр дә, алар 1 Фессалоникилеләргә 1:2—6 да әйтелгәнне сизәчәкләр: «Безнең догаларыбызда сезне искә төшереп, һәрвакыт сезнең барыгыз өчен Аллага рәхмәт укыйбыз, сезнең иман эшегезне һәм ярату эшегезне һәм безнең Раббыбыз Гайсә Мәсихкә безнең Алла һәм Ата алдында өметләнеп түзгәнегезне даими рәвештә хәтергә алабыз, белеп... безнең яхшы хәбәр вәгазьләвебез сездә сүздә генә түгел, ә көчтә һәм Изге Рухта да, һәм күп раслау белән дә булды... Һәм сез безгә һәм Раббига охшарга тырышучы булдыгыз». Сезнең «Алланың бар ихтыярында нык ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торуыгызны» күреп, сезнең арагыздагы тугрылыклы мәсихчеләр охшашны сизәчәкләр (Колосслыларга 1:23ЯД).

23. Киләчәк елда безгә нәрсә эшләргә ниятләнергә кирәк?

23 Безнең күктәге Атабыз шулай ук, һичшиксез, безнең тырышлыгыбызны күрер һәм шатланыр. Моңарда шикләнмәскә була. Ни өчен? Чөнки сез «Алланың бар ихтыярында» ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торасыз. Паул Колосса мәсихчеләренә «Аллага лаеклы булып яшәргә һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырга» кирәклеге турында дәртләндерә торган сүзләр язган (Колосслыларга 1:10ЯД). Камил булмаган кешеләргә Йәһвәгә бар эштә дә яраклы булу көчләреннәнән килә. Безнең Колоссада булган рухи апа һәм абыйлар шулай эшләгәннәр. Безнең арада булган бүгенге мәсихчеләр дә шулай ук эшлиләр. Бу сезнең дә көчегездән килә! Шулай итеп, әйдәгез, киләчәк елда үзебезнең һәр көнлек догаларыбыз белән һәм эш йөртү тәртибебез белән без «нәтиҗәдә Алланың бар ихтыярында нык ышанган һәм тулылыкка ирешкән кебек торырга» тулы тәвәккәл икәнебезне исбат итик.

Сез искә төшерә аласызмы?

• «Тулылыкка ирешкән кебек торыр» өчен нәрсә кирәк?

• Үзең турында дога кылганда нәрсә турында әйтергә кирәк?

Римлыларга 5:4, 5 тә әйтелгәнчә бездә өметнең нинди төре булырга тиеш?

• Бу мәкалә өйрәнүе киләчәк елга нинди максат куярга дәртләндерде?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Сезнең дәлилләнгән өметегезгә һәм ныклы ышанычыгызга миллионнарча кеше кушыла.