Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезнең яратуыгыз кая кадәр җәелә?

Сезнең яратуыгыз кая кадәр җәелә?

Сезнең яратуыгыз кая кадәр җәелә?

«Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» (МАТФЕЙ 22:39).

1. Әгәр дә без Йәһвәне яратабыз икән, ни өчен без якыннарны да яратырга тиеш?

ГАЙСӘДӘН Муса Канунында иң зур канун нинди дип сорагач, ул: «Үзеңнең Рабби Аллаңны бөтен йөрәгең белән, һәм бөтен җаның белән, һәм бөтен акылың белән ярат»,— дип җавап биргән. Шуннан соң ул беренче васыятькә охшаш булган икенчесен әйткән: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» (Матфей 22:37, 39). Әйе, мәсихче якынына карата ярату күрсәтү буенча беленә. Ә әгәр дә без Йәһвәне яратабыз икән, без чыннан да якын кешене яратырга тиеш. Ни өчен? Чөнки безнең Аллага карата яратуыбыз аның Сүзенә буйсынудан күренә, ә аның Сүзе безгә башкаларны яратырга куша. Шуңа күрә без үзебезнең абыйларны һәм апаларны яратмыйбыз икән, безнең Аллага карата яратуыбыз чын була алмый (Римлыларга 13:8; 1 Яхъя 2:5; 4:20, 21).

2. Якыннарны без нинди ярату белән яратырга тиеш?

2 Гайсә безгә якыныбызны яратырга кирәк диеп, ул дус булуны гына күз алдында тотмаган. Ул якын туганнар бер-берсенә карата сизә торган яисә хатын белән ир арасында була торган ярату турында әйтмәгән, ә Йәһвә үзләрен аңа багышлаган хезмәтчеләренә карата һәм алар аңа карата сизә торган ярату турында әйткән (Яхъя 17:26; 1 Яхъя 4:11, 19). Гайсә билгеләгәнчә, яһүдләрнең акыллы сөйләгән канунчысы Алланы «бөтен йөрәгең белән, һәм бөтен җаның белән, һәм бөтен акылың белән ярат» дигән Гайсәнең сүзләре белән ризалашкан (Марк 12:28—34). Ул хак булган. Мәсихче Аллага һәм якын кешегә карата үстерә торган ярату тойгыларны һәм акылны җәлеп итә. Бу ярату йөрәк белән сизелә һәм акылга буйсына.

3. а) Гайсә канунчыга синең якының кем икәненә киңрәк карарга кирәклеген ничек күрсәткән? б) Гайсәнең ачык мисалы хәзерге мәсихчеләргә карата ничек кулланыла?

3 Лука язуы буенча Гайсә якын кешене яратырга кирәк дип әйткәч, «бер канунчы»: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сораган. Җавап итеп Гайсә гыйбрәтле хикәя сөйләгән. Бер кешене кыйнаганнар, талаганнар һәм юл кырыенда ярым үлек хәлендә калдырганнар. Аның яныннан башта рухани, ә аннан соң левиле үтеп киткән. Беренчесе дә, икенчесе дә зарар күргән кешегә игътибар итмәгәннәр. Һәм менә аның яныннан самарияле бер кеше үтеп бара һәм җәрәхәтләнгән кешене күреп, аңа күп мәрхәмәтлек күрсәтә. Җәрәхәтләнгән кешегә бу өч кешенең кайсысы якын булган? Җавап ап-ачык иде (Лука 10:25—37). Канунчыны, мөгаен, Гайсәнең самарияле кеше рухани һәм левилегә караганда, мәрхәмәтлерәк якын булырга мөмкин дигән сүзләре шаккаттыргандыр. Барысыннан да Гайсәнең канунчыга аның якынга карата яратуы ераграк җәелергә тиешлеген аңларга ярдәм итәргә теләгәне күренә. Мәсихчеләр үзләренең якыннарын нәкъ шулай яраталар. Аларның яратулары кемгә карата күрсәтелүенә игътибар итик.

Гаиләдәге ярату

4. Иң беренче итеп мәсихче кайда ярату күрсәтә?

4 Мәсихчеләр үз якыннарын яраталар: хатыннар ирләрен яраталар, ирләре хатыннарын, ә ата-аналар балаларын яраталар (Вәгазьче 9:9; Ефеслыларга 5:33ХТ; Титка 2:4). Күпчелек гаиләләрне тугандаш тойгылар берләштерә икәнлеге дөрес. Ләкин аерылышу саннарына, ир белән хатын арасында булган мәрхәмәтсез мөгамәлә итүгә, мәсхәрә итүне кичерүче һәм кайгыртучанлыктан мәхрүм ителгән балаларның санына караганда бүген гаилә авыр вакытлар кичерә; һәм аның бөтенлеген саклар өчен табигый тугандаш тойгылар гына җитми (2 Тимәтигә 3:1—3). Гаилә тормышы тиешенчә бәхетле булсын өчен, мәсихчеләргә Йәһвә һәм Гайсәгә хас булган яратуны күрсәтергә кирәк (Ефеслыларга 5:21—27).

5. Балалар тәрбиләүдә ата-аналар кемдә ярдәмлек эзлиләр һәм бу күп кешеләргә нәрсә биргән?

5 Мәсихче ата-аналар балаларына Йәһвәдән бирелгән мирас кебек карыйлар һәм аңарда аларны тәрбияләр өчен ярдәмлек эзлиләр (Мәдхия 126:3—5; Гыйбрәтле хикәя 22:6). Шулай итеп, алар балаларны үзенә буйсындырырга сәләтле булган бозык тәэсирдән сакларга ярдәм итә торган мәсихче яратуын үстерәләр. Шуңа күрә күп мәсихче ата-аналалар Нидерландиядә булган бер хатын кебек, шундый ук шатлык кичергәннәр. Аның улы суга чумып алган һәм үткән елда Нидерландиядә 575 суга чумып алучының берсе булган. Бу вакыйгадан соң анасы: «Мин 20 еллык эшләремнең җимешләрен күрдем. Барлык вакыт һәм көч, шулай ук бөтен авырту, тырышлыклар һәм ачы тойгы хәзер онытылды»,— дип яза. Нинди шатлык кичерә соң бу хатын: аның улы үз нияте буенча Йәһвәгә хезмәт итәргә карар иткән бит. Нидерландиядә яхшы хәбәр игълан итүчеләрнең саны 31 089 булды һәм аларның күпләрендә Йәһвәгә карата яратуны ата-аналары тәрбияләгән.

6. Никах бәйләнешләрен ныгытырга мәсихчеләрнең яратуы ничек ярдәм итә ала?

6 Паул яратуны «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» дип атаган; аның ярдәмендә никах аша берләшкән кешеләр тыныч булмаган вакытларны кичерә алалар (1 Питер 3:1—7; Колосслыларга 3:14ЯД, 18, 19;). Таитидан 700 километр ераклыкта булган Руруту утравында яшәүче бер кеше Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, аның хатыны моңа нык каршы килгән. Ахырда хатыны балалары белән бергә Таитига киткәннәр. Ләкин ире ярату күрсәткән: ул аларга даими рәвештә акча җибәргән һәм хатынга яисә балаларга берәр нәрсә кирәкмиме дип, телефон аша шалтыраткан. Шулай итеп, ул көченнән килгәнчә, үзенең мәсихче бурычын үтәгән (1 Тимәтигә 5:8). Ул гаиләсенең тагын бергә булуы турында даими рәвештә дога кылган һәм нәтиҗәдә хатыны кире кайткан. Ире хатынына карата «ярату, түземлелек, юашлык» белән мөгамәлә иткән (1 Тимәтигә 6:11). 1998 елда ул суга чумып алган һәм соңрак хатыны — аның зур шатлыгына Изге Язмалар өйрәнергә ризалык биргән. Таитидагы филиал кайгыртучанлык күрсәтә торган барлык территориядә үткән елда 1 351 Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелгән.

7. Германиядә яшәүче бер кешенең сүзе буенча аның никахын нәрсә ныгыткан?

7 Германиядәге бер ир Изге Язмаларның хакыйкатенә кызыксыну күрсәткән хатынына каршы килгән; ул Йәһвә Шаһитләре аның хатынын алдарга телиләр дип ышанган. Ләкин соңрак ул беренче тапкыр хакыйкать турында сөйләгән Шаһиткә: «Минем хатынны Йәһвә Шаһитләре белән таныштырган өчен бик зур рәхмәт. Элек мин алар турында күп начарлык ишеткәнгә күрә борчылган идем. Ләкин хәзер, хатын белән җыелышларга йөри башлагач, мин ялгыш фикердә булганымны аңладым. Мин анда хакыйкатьне ишеткәнемне беләм һәм бу безнең никахыбызны бик нык ныгытты»,— дип язган. Германиядәге 162 932 һәм Таити филиалы кайгыртучанлык күрсәтә торган утраулардагы 1 773 Йәһвә Шаһите арасында Алла кабул иткән ярату белән берләштерелгән гаиләләрнең саны аз түгел.

Безнең мәсихче кардәшләргә карата ярату

8, 9. а) Кардәшләрне яратырга безне кем өйрәтә һәм ярату безне нәрсәгә дәртләндерә? б) Ярату кардәшләргә бер-берсенә таяныч бирергә ярдәм итүе турында мисаллар китерегез.

8 Паул Фессалоникадагы мәсихчеләргә: «Сез үзегез Алла тарафыннан бер-берегезне яратырга өйрәтелгән»,— дип әйткән (1 Фессалоникилеләргә 4:9). Әйе, «Алла тарафыннан... өйрәтелгәннәр» бер-берсен яраталар (Исай 54:13). Паулның сүзләреннән күренгәнчә, аларның яратулары эшләре белән беленә: «Ярату белән бер-берегезгә хезмәт итегез» (Галатларга 5:13; 1 Яхъя 3:18). Алар моны мәсәлән, авыру рухи апаларга һәм абыйларга барганда, кайгырганнарны дәртләндергәндә һәм хәлсезләргә таяныч биргәндә кулланалар (1 Фессалоникилеләргә 5:14). Безнең чын мәсихче яратуыбыз рухи оҗмахның киңәюенә ярдәм итә.

9 Эквадорның 544 җыелыш санына кергән Анкор җыелышында кардәшләр яратуны эштә күрсәткәннәр. Финанс кризисы нәтиҗәсендә эшсез һәм акчасыз калган Патшалыкны игълан итүчеләр төнге балык тотудан кайтучы балыкчыларга ашарга сатып, яшәр өчен акча эшләп алырга карар иткәннәр. Бу эшкә барлык Шаһитләр, шул ук санда балалар да кушылган. Аш-суны иртәнге сәгать 4 кә, балыкчыларның кайту вакытына әзерләр өчен, эшне иртәнге сәгать бердә башларга туры килгән. Сатудан алынган акча кардәшләрнең мохтаҗлыгына карап бүленгән. Мондый үзара ярдәм итү — чын мәсихче яратуның шаһитлыгы.

10, 11. Без белмәгән кардәшләргә карата яратуны ничек күрсәтеп була?

10 Ләкин без үзебез белгән мәсихчеләрне генә яратып калмыйбыз. Рәсүл Питер: «Кардәшлекне яратыгыз»,— дип әйткән (1 Питер 2:17). Без барлык рухи абыйларны һәм апаларны яратабыз, чөнки алар безнең белән бергә Йәһвә Аллага гыйбадәт кылалар. Мондый яратуны күрсәтергә мөмкинлек авыр вакытларда була. Мәсәлән, 2000 хезмәт елында Мозамбик иле зур ташкыннардан зарар күргән, ә Анголада гражданнар сугышы күп кешеләрне мал-мөлкәтсез калдырган. Бу вакыйгалар Мозамбикта 31 725 һәм Анголада булган 41 222 кардәшкә кагылган. Шул чакта бу илләрдәге имандашларның начар хәлен җиңеләйтер өчен, күрше КАР илендәге Шаһитләр аларга күп итеп кирәкле әйберләр җибәргәннәр. Мохтаҗ булган кардәшләрнең файдасына «артык» белән корбан итәргә әзерлек КАР илендәге Шаһитләрнең яратуы турында әйтә (2 Коринфлыларга 8:8, 13—15, 24).

11 Шулай ук ярату күп илләрнең кардәшләре ярлырак булган илләрдә Патшалык һәм конгресс Заллары төзергә акча иганә иткәндә күренә. Мисал итеп Сөләйман утрауларын китереп була. Илдә тыныч булмавына карамастан, Патшалык игълан итүчеләрнең саны 6 процентка үскән һәм аларның иң югары саны 1 697 гә җиткән. Алар конгресс Залы төзергә исәпләгәннәр. Утрауда яшәүчеләрнең күбесе илдән качсалар да, Австралиядән төзүдә катнашыр өчен үз теләкләре буенча эшләүчеләр килгән. Ахырда аларга шулай да китәргә туры килгән, ләкин алар монда торучы кардәшләрне өйрәтергә өлгергәннәр һәм алар фундамент сала алганнар. Австралиядән залның тимер каркасын алып килделәр һәм илдә күп төзелүче объектлар ташландык хәлдә торган вакытта, бу гыйбадәт кылу өчен искиткеч бинаның төзелеп бетүе Йәһвә исемен данлы итәчәк һәм кардәшлек яратуының шаһитлыгы булып хезмәт итәчәк.

Алла кебек без дә дөньяны яратабыз

12. Безнең гыйбадәт кылуыбызны кабул итмәгән кешеләргә карата мөнәсәбәтебездә без ничек Йәһвәгә охшарга тырышабыз?

12 Без үзебезнең якыннарыбызны һәм мәсихче кардәшлекне генә яратабызмы? Әгәр дә без «Аллага охшарга тырышабыз» икән, ул чакта юк. Гайсә: «Алла дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче һәркем һәлак булмасын, бәлки, мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип әйткән (Ефеслыларга 5:1; Яхъя 3:16ЯИ). Йәһвә Алла кебек без дә барысы белән, хәтта безнең гыйбадәт кылуыбызны кабул итмәгән кешеләр белән дә ярату рухында мөгамәлә итәбез (Лука 6:35, 36; Галатларга 6:10). Монда да безнең ярату беренче чиратта булып безнең Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләүдә һәм Алланың кешеләргә карата күрсәткән бөек яратуы турында сөйләвебездә күренә. Сөйләвебез нәтиҗәсендә һәрбер тыңлаган кеше котыла ала (Марк 13:10; 1 Тимәтигә 4:16).

13, 14. Шаһит булмаган кешеләргә карата яратуны зур авырлыкларга карамастан, күрсәтүнең берничә мисалын китерегез.

13 Непалдан булган 4 махсус пионер мисалын карап чыгыйк. Алар илнең көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәргә билгеләнгән булганнар һәм менә инде биш ел дәвамында шәһәрдә дә, ерактагы авылларда да түземлелек белән шаһитлык бирәләр. Моңарда аларның яратулары күренә. Территорияне эшкәртер өчен, аларга 40 градуслы эсседә, велосипедка утырып, еш кына күп сәгатьле сәяхәтләрдә булырга туры килә. Аларның яратулары һәм «игелекле эшләрдә даимилеге» яхшы җимешләр биргән: бер авылда китап өйрәнүе оештырылган (Римлыларга 2:7). 2000 елның мартында район күзәтчесенең халык алдында сөйләгән нотыгын тыңлар өчен 32 кеше җыелган. Үткән елда Непал илендә Патшалык игълан итүчеләрнең иң югары саны 9 процентка үсеп 430 кеше булган. Һичшиксез, Йәһвә бу илдәге кардәшләрнең ашкынуына һәм яратуларына фатиха бирә.

14 Колумбиядә вакытлы махсус пионерлар индеецларның вайю кабиләсенә вәгазь сөйләргә киткәннәр. Моның өчен кардәшләргә яңа тел өйрәнергә туры килгән, ләкин аларның бу кешеләрнең иминлеге белән эчкерсез кызыксынулары бүләк алган: көчле яңгыр яуга карамастан, халык алдында сөйләнгән нотыкка 27 кеше җыелган. Бу пионерларның ярату белән кушылган ашкынулары Колумбиядәге 5 процентлы үсешкә һәм Патшалыкны игълан итүчеләрнең 107 613 кешегә — иң югары санына ирешергә ярдәм иткән. Даниядә бер өлкән яшьтәге рухи апа, инвалид булуына карамастан, башкалар белән яхшы хәбәр белән уртаклашырга теләгән. Авыруы аны туктатмаган һәм ул кызыксынган кешеләр белән хат алыша башлаган. Хәзер ул 42 кеше белән хат алыша һәм Изге Язмаларның 11 өйрәнүен үткәрә. Үткән елда Даниядә отчет биргән игълан итүчеләрнең иң югары саны 14 885 кеше булган.

Дошманнарыгызны яратыгыз

15, 16. а) Гайсә сүзләре буенча безнең яратуыбыз никадәр ераклыкка җәелергә тиеш? б) Йөкләмә бирелгән рухи абыйлар Йәһвә Шаһитләрен ялган гаепләгән кеше белән ничек ярату рухында мөгамәлә иткәннәр?

15 Гайсә канунчыга Самария кешесе аның якыны була ала дип әйткән. Ләкин таудагы вәгазендә ул тагын да ераграк киткән: «Сез: „Якыныңны ярат, дошманыңны нәфрәт ит“,— дип әйтелгәнне ишеттегез. Ә мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезгә ләгънәт укучыларга фатиха бирегез, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык итегез, сезне кыерсытучылар һәм эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. Шулай итеп, күктәге Атагызның уллары булырсыз» (Матфей 5:43—45). Хәтта безгә каршы килсәләр дә, без «явызлыкны яхшылык белән җиңәргә» тырышабыз (Римлыларга 12:19—21). Мөмкинлек булганда без иң кадерле булган белән — хакыйкать белән уртаклашабыз.

16 Украинаның «Кременчуг хәбәрчесе» исемле газетасында Йәһвә Шаһитләре куркыныч секта дип әйтелгән булган. Бу җитди гаепләү: Европада Йәһвә Шаһитләрен болай билгеләп, кайберәүләр кешеләрне безнең эшебезгә чикләр куярга яисә тулысынча ябарга кирәгендә ышандырырга телиләр. Кардәшләр газетаның редакторы белән очраштылар һәм башта язылган мәкалә дөрес түгеллеген исбат итә торган пресс-релиз бастырырга сораганнар. Редактор ризалыгын биргән, ләкин пресс-релиз белән бергә беренче мәкалә фактларга нигезләнгән булган дип өстәмә бастырган. Шул чакта йөкләмә бирелгән кардәшләр яңадан аның янына барганнар һәм күбрәк информация биргәннәр. Нәтиҗәдә, редактор теге мәкаләнең дөрес булмаганын аңлаган һәм кире кагынын бастырган. Кардәшләр эчкерсез булганнар, яхшы эш иткәннәр һәм бу булган мәсьәләне ярату рухында чишәргә һәм яхшы уңышларга ирешергә ярдәм иткән.

Яратуны без ничек үстерә алабыз?

17. Башкаларга карату ярату белән мөгамәлә итү һәрчакта да җиңел түгел икәне нәрсәдән күренә?

17 Бала туу белән әти-әнисе аны шунда ук ярата башлыйлар. Ләкин өлкәннәргә карата ярату күрсәтү һәрчакта да үзеннән-үзе барып чыкмый. Бәлкем, нәкъ шуңа күрә Изге Язмалар бер-беребезне яратырга кабат-кабат боеру бирәдер. Һәм моның өчен көч куярга кирәк (1 Питер 1:22; 4:8; 1 Яхъя 3:11). Гайсә безнең яратуның көче сыналачак икәнен белгән. Ул без кардәшләребезне «җитмеш тапкыр җиде»гә хәтле кичерергә тиеш икәнебезне әйткән (Матфей 18:21, 22). Паул безне шулай ук «бер-беребезгә сабыр булырга» дәртләндергән (Колосслыларга 3:12, 13). Шуңа күрә Изге Язмаларның: «Яратуга ирешегез»,— дип әйткән сүзләренә шаккатасы юк (1 Коринфлыларга 14:1). Моны ничек эшләп була?

18. Башкаларга карата яратуны үстерергә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Беренчедән, без Йәһвә Алланы яратканыбызны гел исебездә тотарга тиеш. Ә бу ярату якыннарны яратырга куәтле стимул булып хезмәт итә. Ни өчен? Чөнки без алай эшләгәндә бу безнең күктәге Атабызның файдасына әйтелә һәм аңа дан һәм мактау алып килә (Яхъя 15:8—10; Филиплыларга 1:9—11). Икенчедән, барысына да Йәһвә күзләре белән карарга тырышырга була. Һәрчакта гөнаһ эшләгәндә без Йәһвәгә каршы гөнаһ эшлибез, ләкин ул кабат-кабат безне кичерә һәм безне яратуын дәвам итә (Мәдхия 85:5; 102:2, 3; 1 Яхъя 1:9; 4:18). Әгәр дә без Йәһвәнеке кебек караш үстерәбез икән, безнең башкаларны яратырга һәм безгә китергән үпкәләүләрне кичерергә теләгебез булыр. Өченчедән, башкалар безнең белән ничек мөгамәлә итүләрен теләсәк, шулай ук алар белән дә мөгамәлә итәргә була (Матфей 7:12). Без камил түгел һәм шуңа күрә еш кына кичерүгә мохтаҗ. Мәсәлән, безнең сүзләр башкаларга зарар китергәндә, без аларның кайчакта барысы да авызлары белән гөнаһ эшли икәнен аңлавына өметләнәбез (Якуп 3:2). Әгәр дә без башкаларның безнең белән ярату рухында эш итүләрен теләсәк, безгә үзебезгә дә аларга карата ярату белән мөгамәлә итәргә кирәк.

19. Яратуны үстерергә кирәк булган изге рухның ярдәмен ничек эзләп була?

19 Дүртенчедән, ярату рух җимешләренең иң беренчесе булганга күрә, без изге рухның ярдәмен эзли алабыз (Галатларга 5:22, 23). Дуслык һәм туганлык тойгылары, ә шулай ук романтик ярату еш кына үзеннән-үзе килә. Ләкин, без Йәһвәдәге бердәмлекнең камил бәйләнешләре булган ярату үстерер өчен, Алланың рухы ярдәменә мохтаҗ. Изге рухның ярдәмен Алла тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларны укып эзләргә була. Мәсәлән, Гайсәнең тормышын өйрәнеп, без аның кешеләр белән мөгамәлә итүен күрә алабыз һәм бу безгә аңарга охшарга тырышырга өйрәнергә мөмкинлек бирер (Яхъя 13:34, 35; 15:12). Моннан тыш, изге рух турында без Йәһвәнең үзеннән — аеруча, безгә ярату буенча эшне алып барырга авыр булганда сорый алабыз (Лука 11:13). Һәм ахырда, без ярату принципы буенча барыр өчен ярдәмне мәсихче җыелышында ала алабыз. Без яраткан кардәшләребез арасында булганда, бу безгә ярату үстерергә ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 13:20).

20, 21. Йәһвә Шаһитләре 2000 хезмәт елында ышандырырлык итеп үзләренең яратуын ничек исбат иттеләр?

20 Үткән елда яхшы хәбәрне игълан итүчеләрнең саны бөтен дөнья буенча 6 035 564 кә җитте. Гомумән алганда, Йәһвә Шаһитләре кешеләргә яхшы хәбәр сөйләр өчен 1 171 270 425 сәгать сарыф иткәннәр. Аларга кызу, суык һәм яңгырлар булуга карамастан, вәгазьләргә ярату ярдәм иткән. Ул ук аларны классташлар һәм бергә эшләүчеләр белән сөйләшергә һәм урамнарда һәм башка урыннарда таныш булмаган кешеләр янына барырга дәртләндергән. Шаһитләр килеп-киткән кешеләрнең күпләре ваемсызлык, ә кайберләре каршылык күрсәткәннәр. Ләкин кызыксынган кешеләр дә булган. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре 433 454 049 кабат килеп-китүләр һәм 4 766 631 Изге Язмаларны өйрәнү үткәргәннәр *.

21 Моның барысы да Йәһвә Шаһитләре Алланы һәм якыннарын ярата икәнен нихәтле ышандырырлык итеп исбат итә соң. Бу ярату беркайчан да суынмаячак. Без 2001 хезмәт елы дәвамында дөньяга тагын да зуррак шаһитлык биреләчәк икәнендә ышанабыз. Йәһвә «аларда барысы да ярату белән» булсын өчен омтылган үзенең тугрылыклы һәм ашкынучан гыйбадәт кылучыларына фатихаларын бирүен дәвам итсен (1 Коринфлыларга 16:14).

[Искәрмәләр]

^ 20 абз. 2000 хезмәт елының отчеты тулысынча 28—31 битләрдә китерелә.

Сез аңлата аласызмы?

• Якыннарны яратып без кемгә охшарга тырышабыз?

• Яратуыбыз нинди чикләргә кадәр җәелергә тиеш?

• Мәсихчеләрнең яратуы күрсәтелгән мисалларның кайберләрен китерегез.

• Мәсихчеләрнең яратуын без ничек үстерә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28—31 биттәге рамканы кара]

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ 2000 ХЕЗМӘТ ЕЛЫНЫҢ БӨТЕНДӨНЬЯ ОТЧЕТЫ

(Тулы басманы кара)

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләрнең яратуы гаиләнең бөтенлегенә ярдәм итә.

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Өметебез белән уртаклашырга безне ярату дәртләндерә.