Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сугыш яралары

Сугыш яралары

Сугыш яралары

«СУГЫШЛАРДА җиңүчеләр булмый, сугышта барысы да оттыра»,— дип билгеләгән икенче бөтендөнья сугышы ветераны. Күп кешеләр аның белән ризалашыр. Сугышның бәясе куркыныч; аның нәтиҗәләре җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә дә бик кыйммәткә төшә. Сугыш беткәннән соң да, миллионлаган кешеләр аның коточкыч яраларыннан газаплануларын дәвам итәләр.

Бу нинди яралар соң? Сугышлар, ятимнәрнең һәм тол хатыннарның санын күбәйтеп, бик күп халыкны юк итә. Күп кенә сугышны кичергән кешеләр авыр яралардан һәм психик травмалардан азапланалар. Миллионлаган кешеләр мохтаҗлыкта яшәргә яисә качак булырга мәҗбүр. Мондый сугышларны кичергән кешеләрнең йөрәкләрендә калган нәфрәт һәм кайгы бик озак яшәгәнен күз алдына гына китерергә мөмкин!

Яралар төзәлми

Кешеләрнең йөрәкләрендә сугыш калдырган тирән яралар, атыш бетеп һәм солдатлар, коралларын ташлап, өйгә кайтып күп еллар үткәч тә, борчуларын дәвам итәләр. Сугышкан якларның киләсе буыннары еш кына бер-берләренә каршы ачу саклыйлар. Ул чакта бер сугышның җан яралары икенче сугышка сәбәп булырга мөмкин.

Мәсәлән, 1919 елда беренче бөтендөнья сугышын рәсми ахырына китерергә дип төзелгән Версальнең тынычлык договорына муафыйк, Германия немецлары фикере буенча мәрхәмәтсез һәм үч алучан булган шартларны үтәргә йөкләмә алган. «Британия энциклопедиясе» буенча, договорның шартлары «Германиядә яшәүче кешеләрнең көчле ачуларына сәбәп булган һәм үч алыр өчен эзләүне көчәйтергә ярдәм иткән». Берничә ел үткәч, «тынычлык договорына ачу Гитлерга башлангыч пункты булып хезмәт иткән» һәм икенче бөтендөнья сугышына китергән факторларның берсе булган.

Икенче бөтендөнья сугышы Көнбатыш Европа илләрендә башланган һәм шул исәптән Балкан ярымутравына таралган. 1940 елда Балкан ярымутравының өлкәләрендә булган этник конфликтлар кешеләрнең йөрәкләрендә тирән яралар калдырган һәм анда 1990 елда булган сугышлар башлануына ярдәм иткән. «Цайт» дигән немец газетасында: «Нәфрәт һәм үч алуның йомык түгәрәге спиральгә әверелде һәм аның яңа әйләнеше безнең көннәргә килеп җитте»,— дип язылган.

Бөтен җир шары кешеләре тынычлыкта яшәсен өчен, сугышның яраларын дәваларга кирәк. Моны ничек эшләргә? Нәфрәтне һәм кайгыны ничек юк итәргә? Сугыш яраларын кем дәвалап сәламәтләндерә ала?

[Рөхсәте белән]

U.S. Coast Guard photo; UN PHOTO 158297/J. Isaac