Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яралар төзәлә

Яралар төзәлә

Яралар төзәлә

ИБРАҺИМ 20 ел дәвамында партизан сафларында сугышкан *. Ләкин ул башка сугышта катнашмый һәм беркайчан да яңадан сугышмаячак. Өстәвенә, аның элекке дошманнарының кайберләре хәзер аның якын дуслары. Аны болай үзгәрергә нәрсә дәртләндергән? Изге Язмалар. Ибраһим Изге Язмаларның ярдәме белән өметкә һәм аңлауга ия булган һәм шулай ук кешеләрнең эшләренә Алла карашы буенча карый алган. Изге Язмалар ярдәмендә аның сугышырга теләге юкка чыккан, ә аның кайгы, нәфрәт, көенеч хисләре һәм ачы тойгылары акрынлап басылган. Ул Изге Язмалар — бу йөрәк өчен дәвалау бәлзәме икәнлегенә ышанган.

Изге Язмалар кешенең күңел яраларын дәваларга ничек ярдәм итә соң? Ибраһимның үткән тормышын үзгәртеп булмый. Шулай да Алла Сүзен уку һәм укыган турында уйлану аңа үз фикер йөртүен Барлыкка Китерүченең фикер йөртүе белән туры китерергә ярдәм итте. Хәзер аның киләчәккә өмете һәм тормышында яңа максатлары бар. Алла өчен мөһим булган әйберләр аның өчен дә мөһим булган. Шуннан бирле аның йөрәк яралары акрынлап төзәлә башлады. Шулай итеп, Изге Язмалар Ибраһимның тормышын үзгәрткән.

Гражданнар сугышы упкынында

Ибраһим 1930 елны Африкада туган. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, аның иле белән куәтле күрше хөкүмәте җитәкчелек итә башлаган, ләкин Ибраһимның күп ватандашлары бәйсезлек теләгәннәр. 1961 елны Ибраһим куәтле күрше хөкүмәтенә каршы партизан сугышы алып бара торган азатлык хәрәкәтенә кушылган.

«Алар безнең дошманнар иде. Алар безне үтерергә омтылалар иде, шуңа күрә без аларны үтерә идек»,— дип аңлата Ибраһим.

Ибраһимның тормышы еш кына куркыныч астында булган, шуңа күрә ул 20 еллык кораллы көрәшеннән соң, 1982 елда Европага качкан. Хәзер ул 50 гә якынлашканда, ашыкмыйча үз тормышы турында уйлана алган. Ул хыяллана торганнарына ирешкәнме соң? Киләчәктә аны нәрсә көтә? Ибраһим Йәһвә Шаһитләре белән танышкан һәм аларның җыелышларына йөри башлаган. Ул берничә ел элек Африкада аңа Шаһит тарафыннан бирелгән трактатны укыганын исенә төшергән. Трактат җирдә оҗмах булачагын һәм барлык кешелек өстеннән күк хөкүмәте идарә итәчәген тасвирлаган. Моның булуы мөмкинме?

Ибраһим: «Мин Изге Язмалардан көрәшкә бирелгән тормышымның барлык еллары бушка гына үткәнен белдем. Бөтен җирдә гаделлек урнаштыра ала торган бердәнбер хөкүмәт — бу Алла Патшалыгы»,— дип әйтә.

Ибраһим суга чумдырылган Йәһвә Шаһите булганнан соң озакламыйча, Африкадан ул яшәгән шәһәргә качкын булып Роберт исемле кеше килгән. Роберт белән Ибраһим бер үк сугышта, ләкин каршы якларда көрәшкәннәр. Роберт еш кына яшәүнең чын максаты турында уйланган. Ул Аллага ышанган һәм Изге Язмаларның кайбер кисәкләрен укып, ул Алланың исеме Йәһвә икәнен белгән. Ибраһим йөргән җыелыштагы Шаһитләр Робертка Изге Язмаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итәргә тәкъдим иткәч, ул шатланып ризалашкан.

Роберт болай дип сөйли: «Иң баштан ук мине Шаһитләр Йәһвә һәм Гайсә Мәсих турында өйрәткәннәре һәм шуның белән алар ике төрле шәхес дип таныганнары шаккатырган иде. Бу минем Изге Язмалардан инде белгәнемә туры килә иде. Шаһитләр шулай ук пөхтә киенәләр һәм башка барлык кешеләргә аларның милләтләренә игътибар итмичә, яхшылык күрсәтәләр. Моның барысы да миңа тирән тәэсир итте».

Дошманнар дуслашалар

Роберт белән Ибраһим, элекке дошманнар, хәзер якын дуслар. Алар бер үк Йәһвә Шаһитләренең җыелышында тулы вакытлы вәгазьчеләр булып хезмәт итәләр. Ибраһим: «Сугыш елларында, мин күрше илләрдә торган һәм еш кына вакытта бер үк динне тоткан кешеләр бер-берсен яратмаулары ничек булуы мөмкин дип еш кына үземә сорау бирә идем. Роберт белән мин бер үк динне тота идек, шулай булса да без бер-беребезгә каршы сугышканбыз. Хәзер без икебез дә Йәһвә Шаһитләре һәм безнең иманыбыз безне берләштерде»,— дип аңлата.

Роберт болай дип өсти: «Аермасы да шунда. Үз иманыбыз ярдәмендә без чын кардәшлек таптык. Без инде беркайчан да сугышмаячакбыз». Изге Язмалар бу элекке дошманнарның йөрәкләренә бик көчле тәэсир иткән. Нәфрәт һәм ачы тойгы акрынлап ышанычка һәм дуслыкка юл куйган.

Ибраһим белән Роберт һәрберсе үз армиясендә сугышкан вакытта, тагын ике яшь кеше күрше илләр арасында булган башка сугышта дошманнар булган. Ләкин тиз арада Изге Язмалар бик көчле дару кебек аларның йөрәкләрен дә дәвалаган. Ничек итеп?

Максат — үтерү, аннары җәфаланучы кебек үлү

Габриель дини гаиләдә үскән һәм аны туган илендә алып барыла торган сугыш — изге дип өйрәткәннәр. Шуңа күрә ул 19 яшендә хәрби хезмәткә ирекле булып кергән һәм алгы чиккә җибәрүен сораган. 13 ай дәвамында ул сугышның үзәгендә, кайчакта дошманнан бары тик бер километр ярым ераклыкта гына булган. Ул: «Аеруча минем хәтеремдә бер вакыйга калды. Командир дошманның бу төн уртасында һөҗүм итәчәген әйтте. Без шулкадәр дулкынланган идек, төне буе минометтан атып чыктык»,— дип сөйли. Ул күрше ил кешеләренә үлемгә лаек булган үз дошманнарына кебек караган. «Минем уем мөмкин булганча күбрәк үтерү иде. Аннары, минем күп дусларым кебек, җәфаланучы буларак, үләсем килә иде».

Ләкин вакытлар узу белән Габриельнең күңеле кайткан. Ул тауларга качкан, шуышып чикне үтеп чыккан һәм нейтраль дәүләткә эләгеп, Европага киткән. Ул Алладан ни өчен тормыш шундый авыр? Бәлкем, бу барлык проблемалар Алладан җәзадыр? — дип даими сораган. Ул Йәһвә Шаһитләре белән очрашкач, алар аңа ни өчен бүгенге тормыш шулай проблемалар белән тулы икәнен Изге Язмалардан күрсәткәннәр (Матфей 24:3—14; 2 Тимәтигә 3:1—5).

Габриель Изге Язмалардан күбрәк өйрәнгән саен, хакыйкать бу китапта икәнлеген ачык аңлаган. «Мин җирдәге оҗмахта безнең мәңге яши алганыбызны белдем. Шактый гаҗәп хәл, мин бала чагымда нәкъ шул турыда нык хыяллана идем». Изге Язмалар Габриельне юаткан һәм аның әлегә кадәр борчулы йөрәген тынычландырган. Аның тирән күңел яралары дәвалана башлаган. Габриель Даниельне, элекке дошманын, очраткан вакытта ул аңа карата инде нәфрәт тоймаган. Ләкин Даниельне Европага килергә нәрсә мәҗбүр иткән?

«Я Алла, әгәр дә син чыннан да булсаң, миңа зинһар ярдәм ит!»

Даниель католик кебек үскән һәм 18 яшендә хәрби хезмәткә алынган булган. Ул Габриель кебек шул ук сугышка, әмма каршы торган якка җибәрелгән булган. Бервакыт алгы чик янында Даниель утырган танкка снаряд төшкән. Аның иптәшләре үлгәннәр, ә ул нык яраланып әсирлеккә алынган булган. Нейтраль илгә сөреп җибәрелгәнчегә кадәр, ул вакытын айлар буе хастаханәдә һәм лагерьдә үткәргән. Ул берүзе һәм нык мохтаҗлыкта яшәп, үз-үзен үтерү турында уйлаган. Даниель: «Әгәр дә син чыннан да булсаң, миңа зинһар ярдәм ит!» — дип Аллага дога кылган. Нәкъ икенче көнне аның янына Йәһвә Шаһитләре килгән һәм аның күп сорауларына җавап биргәннәр. Ахырда, ул Европага качак кебек күченгән. Анда Даниель тагын Шаһитләр белән очрашкан һәм Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Изге Язмаларның хакыйкате аны юаткан, ә борчылу һәм ачы тойгы беткән.

Габриель һәм Даниель хәзер яхшы дуслар, суга чумып алган Йәһвә Шаһитләре буларак, рухи кардәшлектә берләшкәннәр. «Йәһвәгә ярату һәм Изге Язмалардагы белем миңа бар эшләргә Алла күзләре белән карарга ярдәм итте. Даниель инде минем дошманым түгел. Берничә ел элек мин аны әзерлек белән үтерер идем. Изге Язмалар минем фикер йөртүемне үзгәртте. Хәзер мин аның өчен үләргә әзер»,— дип әйтә Габриель.

Даниель болай дип сөйли: «Мин төрле дин һәм милләт кешеләренең бер-берсен үтергәннәрен күрдем. Әмма бу гына түгел, ә анда бер үк дин кешеләре сугышның каршы якларында бер-берсен үтерәләр иде. Мин моны күргәч, моңа Алла җаваплы дип уйлаган идем. Хәзер мин барлык сугышлар өчен Иблис җаваплы икәнен беләм. Хәзер без Габриель белән имандашлар һәм без инде беркайчан да сугышмаячакбыз!»

«Алла Сүзе исән һәм көчле»

Ибраһим, Роберт, Габриель һәм Даниельне болай кискен үзгәрергә нәрсә мәҗбүр итте? Алар тирән төпләнгән нәфрәтне һәм кайгыны ничек йөрәкләреннән юкка чыгара алдылар?

Бу ир-атларның һәрберсе Изге Язмаларны укып һәм укыганнары турында уйланып, анда булган «исән һәм көчле» хакыйкатьне — Алла Сүзендәге хакыйкатьне төшенгәннәр (Еврейләргә 4:12). Изге Язмаларның Авторы кешелекнең Барлыкка Китерүчесе аны тыңларга һәм өйрәнергә әзер булган һәрберсенең яхшы йөрәгенә ничек тәэсир итәргә икәнен белә. «Бөтен Язма Алла тарафыннан рухландырылган һәм өйрәнү, гаепне ачу, төзәлү, гаделлеккә өйрәнү өчен файдалы». Кеше Изге Язмалардагы принципларга үз тормышы белән идарә итәргә рөхсәт иткәч тә, аның әхлакый хәзинәләре һәм нормалары үзгәрә. Ул әйберләрне Йәһвә карашы белән бәяләргә өйрәнә башлый. Мондый караш күп файда китерә, шул исәптән сугыш яраларының төзәлүенә дә алып килә (2 Тимәтигә 3:16).

Алла Сүзе милли, раса яисә этник төркемнәрнең берсе дә икенчеләреннән яхшырак яки яманрак түгел дип аңлата. «Алла һәркемгә бер итеп карый, ләкин һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм гадел эшләүчеләр Аңа мәгъкуль». Бу сүзләрне укыган һәм аларны чын күңеленнән кабул иткән кеше милләт яисә расага карата нәфрәт хисен акрынлап җиңә ала (Ап. эшләре 10:34, 35).

Өстәвенә, Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре Алла озакламыйча хәзерге системадагы кеше идарәсен Мәсих Патшалыгы белән алмаштырачагына күрсәтә. Бу хөкүмәт ярдәмендә, Алла «сугышларны җир чигенә хәтле туктата». Сугышларны һәм кешеләр арасындагы конфликтларны кабызып җибәрә торган оешмалар юкка чыгачак. Сугышта үлгән кешеләр терелтеп торгызылачак һәм аларга җирдәге оҗмахта яшәргә мөмкинлек биреләчәк. Беркемгә дә агрессордан яисә җәберләүчедән качарга кирәк булмас (Мәдхия 45:10; Даниел 2:44; Ап. эшләре 24:15).

Ул чакта яшәүче кешеләр турында Изге Язмалар болай дип әйтә: «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр... Эшләгәннәре заяга булмас һәм балаларын кайгы өчен тудырмаслар». Бөтен газаплар һәм авырулар юкка чыгачаклар. Мондый өметкә ышаныч кешеләрнең йөрәкләреннән кайгыны һәм хәсрәтне акрынлап юк итәчәк (Исай 65:21—23).

Изге Язмалар йөрәк өчен чыннан да дәвалау бәлзәме. Аның тәгълиматлары инде хәзер сугыш яраларын дәвалый. Элекке дошманнар бер халыкара кардәшлеккә кушылалар. Бу дәвалау процессы Алланың яңа системасында кешелекнең йөрәкләреннән нәфрәт һәм ачы тойгы, кайгы һәм көенеч киткәнче дәвам итәчәк. Барлыкка Китерүче «элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк», дип вәгъдә итә (Исай 65:17).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Бу мәкаләдәге кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[4 биттәге өстәмә текст]

«Мин Изге Язмалардан көрәшкә бирелгән тормышымның барлык еллары бушка гына үткәнен белдем».

[5 биттәге өстәмә текст]

Изге Язмалар элек дошман булган кешеләрнең йөрәкләренә бик көчле тәэсир итә ала.

[6 биттәге өстәмә текстлар]

Нәфрәт һәм ачы тойгы акрынлап ышанычка һәм дуслыкка юл куя.

[6 биттәге өстәмә текстлар]

Кеше Изге Язмалардагы принципларга үз тормышы белән идарә итәргә рөхсәт иткәч тә, аның әхлакый хәзинәләре һәм нормалары үзгәрә.

[7 биттәге иллюстрация]

Элекке дошманнар халыкара кардәшлеккә кушылалар.

[Рөхсәте белән]

Качаклар өчен лагерь: UN PHOTO 186811/J. Isaac