Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ярату белән төзелегез

Ярату белән төзелегез

Ярату белән төзелегез

«Үзеңнең Рабби Аллаңны бөтен йөрәгең белән, һәм бөтен җаның белән, һәм бөтен акылың белән ярат» (МАТФЕЙ 22:37).

1. а) Мәсихчеләр нинди сыйфатлар үстерәләр? б) Мәсихчеләрнең нинди сыйфаты башкалардан мөһимрәк һәм ни өчен?

АЛЛАГА уңышлы хезмәт итәр өчен, мәсихчегә күп сыйфатлар үстерергә кирәк. Гыйбрәтле хикәяләр китабында белем, аңлау һәм акыллылыкның мөһимлегенә басым ясала (Гыйбрәтле хикәя 2:1—10). Рәсүл Паул нык иман һәм какшамас өмет кирәклеге турында әйкән (Римлыларга 1:16, 17; Колосслыларга 1:5; Еврейләргә 10:39). Шулай ук үз-үзеңне тота белү һәм түземлелек бик мөһим (Ап. эшләре 24:25; Еврейләргә 10:36). Ләкин башка сыйфатларның кыйммәтлелеге бер сыйфатсыз яисә өлешчә яисә хәтта тулысынча да югала. Бу сыйфат — ярату (1 Коринфлыларга 13:1—3, 13).

2. Гайсә ярату ни дәрәҗәдә мөһимрәк икәнен ничек күрсәткән һәм моңа бәйләнешле нинди сораулар барлыкка килә?

2 Гайсә яратуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен: «Бер-берегезне яратсагыз, менә шуннан барысы да сезнең Минем шәкертләрем икәнегезне белерләр»,— дигән сүзләре белән күрсәткән (Яхъя 13:35). Әгәр дә ярату бигрәк тә безнең мәсихче кардәшләргә карата — бу чын мәсихченең үзенчәлеге булып тора икән, ул чакта безгә берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Нәрсә ул ярату? Гайсә сүзләре буенча, ни өчен нәкъ ярату иң элек аның шәкертләрен аерып тора? Яратуны без ничек үстерә алабыз? Безгә кемне яратырга кирәк? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

Нәрсә ул ярату?

3. Яратуны ничек сурәтләп була һәм ул акылны да, йөрәкне дә ни өчен җәлеп итә?

3 Ярату «берәр нәрсәне яки кешене бик якын итү; ...аңа тартылу» дип сурәтләнә. Бу башкаларның иминлеге өчен кайчакта зур корбаннарга барып, эш итәргә дәртләндерә торган сыйфат. Изге Язмалардагы әйтелгән ярату катнашуга акылны җәлеп иткән кебек, шулай ук йөрәкне дә җәлеп итә. Ярату акылны яисә аңлауны җәлеп итә дип әйтеп була, чөнки яраткан кеше барысына да ачык күз белән карый: ул аның һәм яраткан кешеләренең ягымлы яклары булган кебек, начар яклары да бар икәнен аңлый. Аңлау башка сәбәп буенча да җәлеп ителә: мәсихченең кайчакта моны Алла таләп иткәнгә күрә үз табигатенә каршы, ярата торган кешеләре бар. Бу турыда мәсихчеләргә Изге Язмаларны уку аша билгеле (Матфей 5:44; 1 Коринфлыларга 16:14). Ләкин гомумән алганда, ярату йөрәктән килә. Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, чын ярату беркайчан да акылдан гына килми. Ул чын эчкерсезлек һәм нык эмоциональ бирелгәнлек белән өзлексез бәйле (1 Питер 1:22).

4. Нинди мәгънәдә ярату — ул нык берләштерә торган бәйләнешләр?

4 Табигате буенча эгоист булган кешеләр чын яратуга сирәк кенә сәләтле, чөнки яраткан кеше башкаларның ихтыяҗларын үзенекеннән югарырак куярга әзер (Филиплыларга 2:2—4). Берәрсе яратудан биргәндә Гайсәнең «бирү — алудан шатлыклырак» дигән сүзләре аеруча дөрес булып тора (Ап. эшләре 20:35). Ярату — бу бик нык берләштерә торган бәйләнешләр (Колосслыларга 3:14ХТ). Еш кына вакытта ярату дуслык белән беррәттә тора, ләкин яратуның бәйләнешләре дуслыкныкына караганда көчлерәк. Ир белән хатын арасындагы романтик мөнәсәбәтләрне ярату дип атыйлар; ләкин Изге Язмалар үстерергә дәртләндерә торган ярату физик сөйкемлекләренә караганда озын гомерлерәк. Ике кеше бер-берсен чынлап яратканда, алар хәтта физик мөнәсәбәтләр, хәлсезлек яисә картлык аркасында мөмкин булмаса да бергә калалар.

Ярату — ул иң мөһим сыйфат

5. Мәсихче өчен ярату ни өчен кирәкле сыйфат?

5 Мәсихчеләргә ярату ни өчен үтә кирәкле сыйфат? Беренчедән, Гайсә шәкертләренә бер-берсен яратырга әмер биргәнгә күрә. Ул: «Минем әмерләремне үтәсәгез, сез — Минем дусларым. Бер-берегезне яратыгыз — Минем сезгә әмерем шул»,— дип әйткән (Яхъя 15:14, 17). Икенчедән, Йәһвә үзе яратуның гәүдәләнеше, ә аның гыйбадәт кылучыларына аңа охшарга тырышырга кирәк (Ефеслыларга 5:1; 1 Яхъя 4:16). Изге Язмалар буенча Йәһвә һәм Гайсә турында белем алу мәңгелек тормышка ия булуны аңлата. Әгәр дә без Аллага охшаш булырга тырышмыйбыз икән, без аны беләбез дип әйтә алабызмы? Рәсүл Яхъя: «Яратмаган Алланы белми, чөнки Алла ярату»,— дип әйтә (1 Яхъя 4:8).

6. Ярату сабыр холыклылыкка ничек ярдәм итә?

6 Өченчедән, ярату менә нинди сәбәп буенча мөһим: ул безгә сабырлык сакларга һәм бар эшне яхшы ниятләрдән чыгып эшләргә ярдәм итә. Мәсәлән, мәсихчегә Алла Сүзеннән белемнәрне даими рәвештә алу бик мөһим. Аның өчен мондый белем ризык кебек. Бу аңа тәҗрибәле булырга һәм Алла ихтыяры буенча эш кылырга ярдәм итә (Мәдхия 118:105; Матфей 4:4; 2 Тимәтигә 3:15, 16). Ләкин Паул: «Белем тәкәбберләндерә, ә ярату нәсихәт бирә [«төзи», ЯД]»,— дип кисәткән (1 Коринфлыларга 8:1). Төгәл белемдә бернинди дә начарлык юк. Мәсьәлә безнең үзебездә, безнең камилсез булуыбызда (Яшәеш 8:21). Әгәр дә яратуның сабыр холыклылыкка китерә торган тәэсире юк икән, белем кешене тәкәббер итәргә мөмкин һәм ул үзен башкалардан яхшырак дип саный башларга мөмкин. Әгәр дә безне иң беренче булып ярату дәртләндерә икән, бу беркайчан да алай булмый. «Ярату... мактанмый, тәкәбберләнми» (1 Коринфлыларга 13:4ЯД). Ярату белән дәртләнгән мәсихче, хәтта ул тирән белемнәр алса да, беркайчан да тәкәбберләнми. Ярату аны басынкылык сакларга дәртләндерә һәм үзенә исем ясау теләгенә үсәргә мөмкинлек бирми (Мәдхия 137:6; Якуп 4:6).

7, 8. Ярату безгә мөһимрәктә тупланырга ничек ярдәм итә?

7 Паул Филипадагы мәсихчеләргә: «Сезнең яратуыгыз төгәл белемдә һәм тулы аңлауда тагын да мулрак булуы турында; [сез] мөһимрәк булганны тикшереп белүегез турында өзлексез дога кылам»,— дип язган (Филиплыларга 1:9, 10ЯД). Мәсихчеләрдәге ярату безгә мөһимрәк булганны тикшереп белергә дигән чакыру буенча барырга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, Паул Тимәтигә менә нәрсә дип язган: «Әгәр дә берәрсе күзәтүче бурычын алырга омтыла икән — яхшы эшне тели» (1 Тимәтигә 3:1ЯД). Җыелышларның саны 2000 хезмәт елы дәвамында бөтен дөнья буенча 1 502 гә артты һәм гомумән, аларның саны 91 487 булды. Димәк, хәзер күбрәк өлкәннәр таләп ителә һәм мондый хезмәткә омтылганнар мактауга лаек.

8 Ләкин өстәмә бурычларга омтылган кардәшләр гомумән алганда, ни өчен күзәтчеләр кирәк икәнен истә тотып, сабыр холыклылык сакларлар. Йөкләтелгән дәрәҗә һәм кардәшләр арасында тану иң мөһиме түгел. Йәһвәне шатландырган өлкәннәрне имандашларына һәм Аллага карата ярату дәртләндерә. Алар күренекле урын яисә абруй эзләмиләр. Рәсүл Питер өлкәннәрне яхшы караш сакларга чакырып, «басынкылык» кирәклегенә басым ясаган. Ә җыелышның барлык әгъзаларына: «Алланың көчле кулы астына буйсыныгыз»,— дигән үгет-нәсихәт биргән (1 Питер 5:1—6). Өстәмә йөкләмәләргә омтылган кардәшләргә бөтен дөньядагы эшчән, басынкы һәм шуңа күрә җыелышлар өчен фатиха булган күп санлы өлкәннәр үрнәгенә игътибар итү яхшы булыр иде (Еврейләргә 13:7).

Дөрес ниятләр нык булып калырга ярдәм итәләр

9. Мәсихчеләр Йәһвәнең вәгъдә ителгән фатихаларын ни өчен һәрчакта истә тоталар?

9 Ярату белән дәртләнгән булырга кирәклегенең башка сәбәбе дә бар. Изге Язмалар Аллага тугрылыкны, аны яратканга күрә, саклаган кешеләргә хәзер мул фатихалар һәм киләчәктә чиксез искиткеч фатихалар вәгъдә итә (1 Тимәтигә 4:8). Бу вәгъдәләргә нык ышанган һәм Йәһвә «Аны эзләүчеләргә бирә» икәненә инанган мәсихчегә иманда нык булып калырга җиңелрәк (Еврейләргә 11:6). Безнең күпчелегебез Алла вәгъдәләренең үтәлүен түземсезлек белән көтә һәм рәсүл Яхъяның: «Амин. Гайсә Мәсих кил!» — дигән сүзләрен кабатлый (Ачыш 22:20). Әйе, безнең киләчәктә, әгәр дә тугрылык сакласак, алачак фатихалар турында уйлау безгә ныклык бирә. Нәкъ шулай ук Гайсәгә «Аны көткән шатлык хакы» нык булып калырга ярдәм иткән (Еврейләргә 12:1, 2).

10, 11. Безне яратуның дәртләндерүе безгә нык булып калырга ничек ярдәм итә?

10 Әмма ләкин Йәһвәгә хезмәт итәргә безне яңа дөньяда яшәргә теләк кенә дәртләндерсә ничек? Бу чакта, әгәр дә авырлыклар барлыкка килсә яисә вакыйгалар без уйлаганча бармаса һәм без көткән вакытта алар башланмаса, без түземлелекне тиз югалтуыбыз яисә өметсезләнүебез мөмкин. Бездә «төшеп калу» куркынычы барлыкка килә (Еврейләргә 2:1; 3:12). Паул аны калдырган Димас исемле үзенең элекке юлдашы турында әйткән. Димас ни өчен шулай эшләгән? Чөнки «бу дөньяны яраткан» (2 Тимәтигә 4:10). Табыш уйлар белән генә хезмәт итүчеләрне шул ук көтәргә мөмкин. Аларны бу дөнья тәкъдим иткән хәзерге моментка гына караган мөмкинлекләр үзенә тартырга мөмкин һәм аларның киләчәк фатихалар өчен корбанга барырга әзерлекләрен югалту куркынычы бар.

11 Бу фатихаларны алу һәм сынаулардан күптән көткән азатлыкны күрү теләге тулысынча гадәти һәм урынлы, ләкин ярату безнең тормышта мөһим булырга тиешленең кадерен белергә ярдәм итә. Без теләгәннәребез мөһим түгел, ә Йәһвә ихтыяры мөһим (Лука 22:41, 42). Әйе, ярату төзи. Без аның ярдәменә күрә, Алланы түземлелек белән көтә алабыз, ул биргән барлык фатихалар белән канәгать калып, шулай ук үз вакытында без аның барлык вәгъдә иткәннәрен, хәтта күбрәк тә, алуыбызда ышанычлы була алабыз (Мәдхия 144:16; 2 Коринфлыларга 12:8, 9). Һәм шул вакытта ярату безгә Аллага иң саф теләкләрдән хезмәт итүне дәвам итәргә ярдәм итә, чөнки «ярату үзенекен... эзләми» (1 Коринфлыларга 13:4, 5).

Мәсихчеләргә кемне яратырга кирәк?

12. Гайсә сүзләре буенча, без кемне яратырга тиеш?

12 Гайсә безгә кемне яратырга кирәк икәне турында гомуми принцип биргән. Муса Кануныннан ул ике раслау китергән: «Үзеңнең Рабби Аллаңны бөтен йөрәгең белән, һәм бөтен җаның белән, һәм бөтен акылың белән ярат» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» (Матфей 22:37—39).

13. Йәһвә күренми торган булса да, аны яратырга без ничек өйрәнә алабыз?

13 Гайсә сүзләреннән иң беренче итеп без Йәһвәне яратырга тиеш икәне аңлашыла. Ләкин без Йәһвәгә карата тулысынча төзелгән ярату белән тумыйбыз. Аны үстерергә кирәк. Без беренче тапкыр Алла турында ишеткәч, безне аның шәхесе үзенә тартты. Вакыт узгач аның кешеләр өчен җирне ничек әзерләгәне турында белдек (Яшәеш 2:5—23). Без Алла кешеләр белән ничек мөгамәлә итә икәнен күрдек: ул гөнаһ дөньяга кергәч кешеләрне кире какмаган, ә безне йолып алыр өчен адымнар ясаган (Яшәеш 3:1—5, 15). Ул тугрылыклы кешеләр белән мәрхәмәтле мөгамәлә иткән һәм ахырда безнең гөнаһларны кичерер өчен үзенең бердәнбер Улын биргән (Яхъя 3:16, 36). Йәһвә турында безнең белемнәр һәм шуның белән безнең рәхмәтле булуыбыз да үсте (Исай 25:1). Давыт патша Йәһвәне игътибарлы кайгыртучанлыгы өчен яраткан (Мәдхия 114:1—9). Йәһвә безнең турыда бүген дә кайгырта: ул безне алып бара, ныгыта һәм рухландыра. Без аның турында күбрәк белгән саен, безнең аны яратуыбыз тирәнрәк була тора (Мәдхия 30:24; Софония 3:17; Римлыларга 8:28).

Без яратуны ничек күрсәтә алабыз?

14. Без чынлап Йәһвәне яратабыз икәнен ничек күрсәтә алабыз?

14 Дөньяда без Алланы яратабыз дигән кешеләр күп, ләкин аларның эшләре капма-каршыны күрсәтә. Без Йәһвәне яратабызмы икәнен ничек белергә? Аңа догада үзебезнең тойгылар турында сөйләргә була. Ә тагын безнең яратуыбызны эш белән исбат итеп була. Рәсүл Яхъя: «Аның сүзен үтәүчедә чыннан да Алла яратуы бар: шуңардан без Аңарда икәнебезне беләбез»,— дип әйткән (1 Яхъя 2:5; 5:3). Алла Сүзе шулай ук безгә бергә җыелырга һәм саф, югары әхлак нормалары буенча тормыш алып барырга куша. Без икейөзле булып йөрмибез, дөресен сөйлибез һәм үз фикер йөртүебезне саф итеп саклыйбыз (2 Коринфлыларга 7:1; Ефеслыларга 4:15; 1 Тимәтигә 1:5; Еврейләргә 10:23—25). Без мохтаҗ булган кешеләргә материаль яктан ярдәм итеп ярату күрсәтәбез (1 Яхъя 3:17, 18). Өстәвенә, без Йәһвә турында белемнәребезне башкалардан яшермибез. Шуңа күрә без Патшалык турында яхшы хәбәрне бөтен дөнья вәгазь итүендә катнашабыз (Матфей 24:14; Римлыларга 10:10). Мондый сорауларда Алла Сүзенә буйсыну безнең Йәһвәне чынлап яратабызны күрсәтә.

15, 16. Узган елда Йәһвәгә карата ярату күп кешеләрнең тормышына ничек тәэсир иткән?

15 Йәһвәгә карата ярату акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Соңгы елда Аллага карата ярату 288 907 кешене үз тормышларын аңа багышларга һәм бу багышлауның билгесе булып суга чумып алырга дәртләндергән (Матфей 28:19, 20). Аларның багышланулары тирән мәгънә йөрткән. Ул аларның тормышларында үзгәрү булганын аңлаткан. Мәсәлән, Газменд Албаниянең баш баскетболистларының берсе булган. Берничә ел дәвамында ул хатыны белән бергә Изге Язмаларны өйрәнгән һәм нәтиҗәдә, алар авырлыкларны җиңеп, вәгазьләүчеләр булганнар. Үткән елны Газменд суга чумган. Ул 2000 хезмәт елының Албаниядә суга чумган 366 кеше арасында булган. Аның турында газетада язганнар. Мәкаләдә: «Ул тормышның мәгънәсен тапкан һәм шуңа күрә ул һәм аның туганнары бервакытта да булмагандай бәхетле яшиләр. Хәзер аның өчен тормыштан күпме алып була икәне түгел, ә башкалар өчен күпме эшләп була икәне мөһим»,— дип язылган.

16 Гуам утравында нефть эшкәртә торган компаниядә эшләүче яңа гына суга чумган рухи апага кызыктыргыч тәкъдим ясаганнар. Күп еллар буена ул хезмәт баскычы буенча күтәрелгән һәм менә аңа вице-президент вазифасын тәкъдим иткәннәр. Ул компания тарихында беренче вице-президент хатын булыр иде. Ләкин рухи апа үз тормышын Йәһвәгә багышлаган булган бит. Шуңа күрә барысында да ире белән киңәшләшеп, ул бу вазифасыннан баш тарткан һәм киләчәктә пионер яисә тулы вакытлы Алла хезмәтчесе булырга ниятләнеп, тулы булмаган көн эшләве турында сөйләшкән. Йәһвәгә карата ярату аңарда коммерция белән кызыксыну урынына пионер хезмәтен башларга теләк тудырган. Ә бөтен дөнья буенча 2000 елда 805 205 кешене Аллага карата ярату төрле пионер хезмәтендә катнашырга дәртләндергән. Бу пионерлар нинди ярату һәм иман күрсәттеләр соң!

Гайсәне яратырга дәртләндерелгәннәр

17. Гайсәдә яратуның нинди яхшы үрнәген күрәбез?

17 Ярату белән дәртләнелгән булу нәрсә икәнен яхшы итеп Гайсә күрсәткән. Әле кеше булганчы ул Атасын һәм кешеләрне яраткан. Гыйбрәтле хикәяләр китабында акыллылыкны сурәтли торган Гайсә: «Мин Аның [Йәһвәнең] рәссамы [«оста ярдәмчесе», ХТ] идем һәм һәркөн шатлык идем, һәм һәрвакыт Аның йөзе алдында күңел ачып, Аның җир түгәрәгендә күңел ачып һәм минем шатлыгым кеше уллары белән бергә булган иде»,— дип әйтә (Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31). Ярату Гайсәне күктәге тормышны калдырырга һәм җирдә көчсез сабый булып туарга дәртләндергән. Ул юашлар һәм ярлыларга карата түземлелек һәм игелек белән мөгамәлә иткән һәм Йәһвәнең дошманнары кулларыннан газаплар кичергән. Ниһаять, ул җәфалау баганасында барлык кешелек өчен үлгән (Яхъя 3:35; 14:30, 31; 15:12, 13; Филиплыларга 2:5—11). Дөрес теләкләрнең нинди искиткеч үрнәге!

18. а) Гайсәгә карата яратуны без ничек үстерәбез? б) Гайсәне яратабыз икәнен без ничек күрсәтәбез?

18 Саф күңелле кешеләр Инҗил китабында Гайсә тормышы турында укыганда һәм Гайсәнең тугрылыгы аларга күпме фатихалар китергәне турында уйлаганда, аларда аңа карата тирән ярату үсә. Бүген без кайчандыр Питер: «Сез аны беркайчан да күрмәгән булсагыз да сез аны яратасыз»,— дип мөрәҗәгать иткән кешеләргә охшаш (1 Питер 1:8ЯД). Гайсәгә карата үзебезнең яратуыбызны без аңа иман иткәндә һәм аның фидакарьлегенә охшаш булырга тырышканда күрсәтәбез (1 Коринфлыларга 11:1; 1 Фессалоникилеләргә 1:6; 1 Питер 2:21—25). 2000 елның 19 апрелендә Гайсәнең үлемен искә төшерү Кичәсенә килгән кешеләргә ни өчен Гайсә яратуга лаек икәнлеге искә төшерелгән иде. Бөтен дөньяда бу һәр еллык бәйрәм итүгә 14 872 086 кеше килде. Бу аз сан түгел! Шулхәтлек кеше Гайсә корбаны аша мөмкин булган коткарылуны алырга телиләр икәнлеген белү шатландыра. Әйе, безне Йәһвә һәм Гайсә Мәсихнең яратуы һәм шулай ук безнең аларга карата яратуыбыз төзи.

19. Чираттагы мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

19 Гайсә безгә Йәһвәне бөтен йөрәк, җан, аң һәм көч белән яратырга кирәк дип әйткән. Ләкин ул тагын якын кешеләрне үзеңне яраткан кебек яратырга кирәк дип әйткән (Марк 12:29—31). Кем ул безнең якыннарыбыз? Һәм якыннарга карата ярату безгә сабыр холыклылыкны һәм дөрес теләкләрне сакларга ничек ярдәм итә? Бу сораулар чираттагы мәкаләдә каралачак.

Сезнең исегездәме?

• Ни өчен ярату иң мөһим сыйфат?

• Йәһвәне яратырга без ничек өйрәнә алабыз?

• Безнең Йәһвәне яратуыбызны тәртибебез ничек дәлилли?

• Гайсәне яратуыбызны без ничек күрсәтәбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрацияләр]

Ярату газаплардан азат ителүне түземлелек белән көтәргә ярдәм итә.

[22 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең бөек корбаны безне аны яратырга дәртләндерә.