Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гадәтләрнең бозылуы

Гадәтләрнең бозылуы

Гадәтләрнең бозылуы

ГЕРМАНИЯНЕҢ элекке канцлеры Хельмуд Шмидт: «Элек мондый хәлләрнең булганы юк иде»,— дип билгеләде. Ул газета сенсациясын кузгаткан дәүләт хезмәтендәге кешеләр арасында күптән түгел генә булган шаккатырлык караклык очраклары турында бик нык кайгырган. Ул: «Комсызлык кешеләрне барлык әхлак нормаларны онытырга мәҗбүр иткән»,— дип әйткән.

Аның белән күп кешеләр ризалаша. Алла Сүзенә — Изге Язмаларга нигезләнгән һәм гасырлар дәвамында күп кешеләргә яхшылык һәм явызлык критерияләре булып торучы әхлак байлыклары бүген кире кагыла. Бу хәтта христиан дип исәпләнгән илләрдә дә була.

Изге Язмаларның әхлак нормалары кирәкме?

Изге Язмалардагы тәгълиматларга нигезләнгән әхлак нормаларына намуслылык һәм әдәплелек керә. Ләкин алдау, коррупция һәм караклык һәр җирдә гөрләп үсә. Лондонның «Таймс» дигән газетасында полициянең кайбер агентлары «конфискацияләнгән наркотикларны сатып яисә җинаять дөньясының башлыкларына каршы булган дәлилләрне „югалтып“, һәр юлы 100 000 фунт стерлингка якын үзләштерелүдә гаепләнәләр» дип әйтелә. Австриядә страхование өлкәсендә алдалау гадәти эш дип санала.

Германиянең фәнни берләшмәсе күптән түгел генә «немец фәнендә караклыкның иң зур җәнҗаллы очрагының» фаш ителүеннән шаккаткан булган. Профессор, «немец генетикасының йолдызы» зур колачлы фальсификацияләүдә яисә ялган мәгълүматларны ясауда гаепләнә иде.

Изге Язмаларның әхлак нормалары шулай ук тугрылыкны бөтен тормышка корылырга тиеш булган никахта таләп итә. Ләкин күп гаилә парларының саны аерылышырга судка мөрәҗәгать итәләр. Бер католик газетасында «хәтта „консерватив“ булган Швейцариядә дә аерылышу барган саен арта» дип билгеләнә («Christ in der Gegenwart»). Нидерланд илендә бөтен никахларның 33 проценты таркала. Германиядә мондый иҗтимагый үзгәрешләр белән борчылган бер хатын-кыз: «Бүген никах нәрсәдер иске һәм модадан чыккан дип санала. Кешеләр инде бөтен тормышларын бергә яшәргә дигән ният белән өйләнмиләр», — дип язган.

Ләкин миллионлаган кешеләр Изге Язмаларда язып бирелгән әхлак нормаларны ышанычка лаек һәм безнең вакытта тормыш өчен бик кирәкле дип саныйлар. Швейцария һәм Германия чиге янында яшәүче ир белән хатын Изге Язма нормалары буенча яшәргә өйрәнгәч, алар бәхетлерәк булдылар дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Аларның фикере буенча «тормышның барлык өлкәләрендә кулланыла торган бер җитәкчелек кенә бар. Бу җитәкчелек — Изге Язмалар».

Ә сез нәрсә уйлыйсыз? Изге Язмалар кыйммәтле җитәкчелек булып хезмәт итә алалармы? Изге Язмаларның әхлак нормаларын бүген кулланып буламы?