Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларның әхлак нормалары иң яхшымы?

Изге Язмаларның әхлак нормалары иң яхшымы?

Изге Язмаларның әхлак нормалары иң яхшымы?

«ҖӘМГЫЯТЬКӘ кешеләргә җитәкчелек һәм куркынычсызлык тойгысы бирә торган төп байлыклар системасы кирәк». Мондый фикерне билгеле немец язучысы һәм телерепортеры белдергән. Һәм бу чыннан да шулай. Җәмгыятьнең имин яшәве һәм стабиль үсүе өчен нык нигез — нәрсә дөрес, ә нәрсә ялган, нәрсә яхшылык, ә нәрсә начарлык икәнен билгели торган бөтен кешелек өчен уртак булган нормалар кирәк. Сорау шуңарда: гомумән, җәмгыятькә дә, аерым алганда, һәрбер кеше өчен дә нинди нормалар яхшырак?

Әгәр дә Изге Язмаларның әхлак нормалары гомум кабул ителгән булса, алар кешеләргә тыныч, бәхетле тормыш алып барырга ярдәм итәчәк. Ә бу, үз чиратында, бу нормаларны үтәгәннәрне сабыррак һәм бәхетлерәк итә. Ләкин бу чыннан да шулаймы? Әйдәгез, Изге Язмалар ике мөһим әйбергә — никахтагы тугрылыкка һәм көндәлек тормыштагы намуслылыкка карата нәрсә әйткәнен карыйк.

Тормыш иптәшегезгә «ябышыгыз»

Безнең Барлыкка Китерүчебез Адәмне, ә аннан соң аның ярдәмчесе — Хауваны барлыкка китергән. Бу тарихта беренче ныклы союз булырга тиеш булган никах. Алла: «Кеше үз әтисен һәм әнисен калдырыр һәм үз хатынына ябышыр»,— дип әйткән. Бу никахка карата васыятьне якынча 4 000 елдан соң, Гайсә аның эзеннән барлык баручылар өчен кабатлаган. Шуның өстенә ул никахтан тыш сексуаль мөнәсәбәтләрне хөкем иткән (Яшәеш 1:27, 28; 2:24; Матфей 5:27—30; 19:5).

Изге Язмаларда бәхетле никахка ике мөһим ачкыч бар дип әйтелә — бу ир белән хатын ягыннан ярату һәм хөрмәт итү. Ир гаиләнең башлыгы буларак, хатыны турында кайгыртыр өчен бөтенесен эшләп, риясыз ярату күрсәтергә тиеш. Ул хатыны белән «акыллы» («белем буенча» «Торгызу тәрҗемәсе») мөгамәлә итәргә тиеш һәм «аңа каты булырга тиеш түгел». Хатын иренә тирән хөрмәт күрсәтергә тиеш. Әгәр дә ир белән хатын тормышларын бу принциплар буенча алып баралар икән, никахта булган күпчелек проблемаларны чишәргә яисә аларны булмый калдырырга мөмкин. Ир кеше үз хатынына, ә хатын иренә «ябышырга» тырышыр (1 Питер 3:1—7; Колосслыларга 3:18, 19; Ефеслыларга 5:22—33).

Изге Язмаларның тугрылыклы булып калырга дигән васыяте чыннан да бәхетле никахка ярдәм итәме? Германиядә бер тикшерү үткәргән вакытта менә нинди нәтиҗәләр алынган иде. Кешеләргә: «Бәхетле никах өчен нәрсә кирәк?» — дигән сорау бирелгән. Күпчелеге бер-беренә тугрылыклы булуны күрсәткәннәр. Тормыш иптәшенең тугрылыгында ышанган ирләр һәм хатыннар үзләрен бәхетлерәк сизүләре белән ризалашыгыз.

Әгәр дә проблемалар барлыкка килсә

Әмма ләкин ир белән хатын арасында җитди фикер каршылыклары барлыкка килә икән нәрсә эшләргә? Әгәр дә мәхәббәт суынса? Бу очракларда никахны өзү яхшырак булмас идеме соң? Яисә тормыш иптәшеңә карата тугрылыклы калып, Изге Язмалар васыятен тоту акыллы булыр идеме?

Изге Язмаларда кешеләрнең камилсезлеге нәтиҗәсендә барлык ир белән хатыннар арасында авырлыклар була дип язылган (1 Коринфлыларга 7:28). Шулай да Изге Язмаларның әхлак нормаларын тоткан гаиләләр бер-берсенә хаталарын кичерәләр һәм бердәмлектә авырлыкларын чишәргә тырышалар. Һичшиксез, гаиләдә зина кылу яисә көч куллану кебек сәбәпләр булса, мәсихче хокукы буенча аерылышу яисә аерым яшәү турында уйларга мөмкин (Матфей 5:32; 19:9). Әмма җитди сәбәпсез яисә башка кеше белән никахка керү өчен ашыгыч аерылышу эгоизмга һәм башкаларны санга сукмауга күрсәтә. Мондый караш кешенең тормышын тотрыклырак һәм бәхетлерәк итми. Түбәндәге мисалны карап китик.

Питерга аның никахы үзенең сафлыгын һәм яңалыгын югалткан кебек тоелган *. Шуңа күрә ул хатынын калдырып, ирен калдырган Моникага күченгән. Шуннан нәрсә булган соң? Берничә айдан соң Питер Моника белән яшәү «аңа тоелганча бик ансат түгел икәнлеген» аңлаган. Ни өчен? Хатыны белән булган кебек, яңа иптәше белән үзара мөнәсәбәтләрендә кеше кимчелекләре ачык итеп күренеп тора иде. Тагын да начаррагы, мондый ашыгыч, эгоистик карар итү нәтиҗәсендә Питерда җитди финанс ягыннан авырлыклар барлыкка килеп чыккан. Моннан тыш гаиләдәге кискен үзгәрешләр булганга күрә, Мониканың балаларына зур эмоциональ травма китерелгән булган.

Гаилә корабле давылга очраганда аны калдыру һәрчакта да коткарылу түгел. Ләкин Алла Сүзенең әхлак принципларын куллану еш кына вакытта тормыш давылларын җиңәргә һәм тыныч гаваньга юл табарга ярдәм итә. Томас һәм Дорис белән нәкъ шулай булган.

Томас нык эчә башлаганда, Томас белән Дорис инде 30 ел буе өйләнешкән булганнар. Дориста депрессия башланган һәм алар икесе дә аерылышу турында уйлаганнар. Үзенең кайгысы белән Дорис бер Йәһвә Шаһите белән уртаклашкан. Ул Дориска ире белән аерылырга ашыкмаска, ә башта аның белән сөйләшеп, карар табарга тырышырга киңәш биреп, Изге Язмаларда никах турында нәрсә әйтелгәнен күрсәткән. Дорис нәкъ шулай эшләгән. Берничә айдан соң аерылышу турында инде сүз дә күтәрелмәгән. Томас һәм Дорис бердәмлектә үз мәсьәләләрен чишәргә тырышканнар. Изге Язмаларның принципларын куллану аларның гаилә бәйләнешләрен ныгыткан һәм авырлыкларны кичерергә мөмкинлек биргән.

Бар нәрсәдә дә намуслылык

Тормыш иптәшеңә тугрылыклы булып калыр өчен, әхлак көче һәм гадел принципларны ярату кирәк. Шул ук сыйфатлар намуссыз дөньяда намуслы булып калыр өчен кирәк. Изге Язмаларда намуслылык турында күп әйтелә. Рәсүл Паул беренче гасыр мәсихчеләренә: «Бар нәрсәдә дә үзебезне намуслы тотарга телибез»,— дип язган (Еврейләргә 13:18). Бу нәрсәне аңлата?

Намуслы кеше туры сүзле һәм беркайчан да алдамый. Башкалар белән аның мөгамәләләре гадел: эчкерсез, намуслы, алдаламый һәм хәйлә кормый. Андый кеше әдәпле һәм үзенең иптәшләрен ялгыштырмый. Ул кешеләр арасында ышанычлы климат барлыкка китерә һәм яхшы, нык үзара мөнәсәбәтләр үсүгә ярдәм итә.

Намуслы кешеләр бәхетлеме соң? Аларның бәхетле булыр өчен сәбәпләре бар. Коррупция һәм ялган үсүенә карамастан, ә бәлкем, алар үскәнгә күрә дә — гадәттә намуслы кешеләргә сокланалар. Бер сорашу буенча, сораган яшь кешеләрнең 70 проценты намуслылыкны бик яхшы сыйфат дип атаган. Моннан тыш, без барыбыз да нинди яшьтә булуга карамастан, дусларыбызда иң башта намуслылыкны ихтирам итәбез.

Кристинаны 12 яшеннән урларга өйрәткәннәр. Берничә елдан соң ул профессиональ кесә карагы булган. Ул: «Минем 5 000 гә якын немец маркасы [АКШның 2 200 доллар] алып кайткан чакларым бар иде»,— дип сөйли. Ләкин аны берничә тапкыр кулга алганнар һәм ул төрмәгә эләгү куркынычы белән яшәгән. Йәһвә Шаһитләре аңа Изге Язмаларда намуслылык турында нәрсә әйтелгәнен аңлаткач, Кристинаны Изге Язмаларның әхлак нормалары үзенә тарткан. Ул: «Кем урлаган, моннан ары урлама»,— дигән боеруны тыңларга өйрәнгән (Ефеслыларга 4:28).

Кристина Йәһвә Шаһите кебек суга чумып алгач, ул инде карак түгел иде. Ул бар нәрсәдә дә үзен намуслы тотарга тырышкан, чөнки Шаһитләр намуслылыкка һәм башка мәсихче сыйфатларга зур әһәмият бирәләр. «Лаузитцер рундшау» дигән газетада: «Намуслылык, уртачалык һәм якынга карата ярату кебек әхлак төшенчәләре Шаһитләр динендә гадәттән тыш ихтирам ителә»,— дип язылган иде. Кристина тормышындагы үзгәрешләренә үзе ничек мөгамәлә итә соң? «Хәзер, урлаудан туктагач, мин күпкә бәхетлерәк. Мин үземне җәмгыятьнең хөрмәткә лаеклы әгъзасы итеп сизәм».

Бөтен җәмгыять өчен файда

Тормыш иптәшенә тугрылыклы һәм намуслы булганнар үзләре генә бәхетле түгел, ә гомумән, җәмгыятькә дә файда китерәләр. Эш бирүчеләр караклык белән шөгыльләнмәгән кешеләрне эшкә алуны яхшырак дип табалар. Без барыбыз да ышанычка лаеклы булган күршеләрнең булуын телибез һәм кая алдаламыйлар шул кибетләргә йөрергә яратабыз. Әллә бездә сатылмас сәясәтчеләр, хокук саклый торган органнарның эшчеләре һәм судьялары хөрмәт уятмыймы? Җәмгыять әгъзалары өчен намуслылык табыш эше түгел, ә принцип эше булганда җәмгыять зур файда ала.

Моннан тыш ир белән хатынның тугрылыклыгы — нык гаиләләрнең нигезе. Кешеләрнең күпчелеге бер Европа сәясәтчесенең сүзләре белән ризалашыр: «Безнең көннәрдә дә [гадәти] гаилә кеше тынычлыгын һәм яшәүнең мәгънәсен таба торган баш гавань булып кала». Гаиләдә өлкәннәрнең һәм балаларның психологик яктан үзләрен куркынычсызлыкта сизәргә мөмкинлекләре булганда тынычлык хөкем сөрә. Шуңа күрә тормыш иптәшенә тугрылыклы булганнар җәмгыятьтәге тотрыклылыкка ярдәм итәләр.

Уйлап кына карагыз, әгәр дә таркалган гаиләләр, аерылышу процесслары һәм бала өстеннән опекунлык алу суд эшләре булмаса ни дәрәҗәдә барыбызга да яхшырак булачак. Ә әгәр дә бүтән кесә угрылары, караклар, кибеттә урлаучылар һәм шулай ук сатлык чиновниклар һәм алдакчы-галимнәр булмаса? Бу тик хыял булып кына тоелмыймы? Изге Язмалар һәм киләчәк турында анда нәрсә әйтелүе белән тирән кызыксына торган кешеләр алай уйламыйлар. Алла Сүзе Йәһвәнең Мәсих Патшалыгы тиздән бөтен җир өстеннән идарә итәчәге турында вәгъдә бирә. Бу Патшалык идарәсе астында аның гражданнары Изге Язмаларның әхлак нормалары буенча яшәргә өйрәтелгән булачак. Шул чакта «гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр» (Мәдхия 36:29).

Изге Язмаларда әхлак нормаларының иң яхшылары

Миллионлаган кешеләр Изге Язма белән якыннан танышып, Изге Язмаларның киңәшләре кеше акылыннан күпкә өстен булган Алла акыллылыгына нигезләнгәнен аңлаганнар. Бу кешеләр Изге Язмаларның ышанычка лаек һәм безнең көннәрдә аның принциплары тормыш өчен кирәк икәненә ышаналар. Алар Алла Сүзенең киңәшенә колак салырга бик файдалы икәнен беләләр.

Шуңа күрә бу кешеләр Изге Язмаларның: «Бөтен йөрәгең белән Ходайга таян һәм үз акылыңа ышанма. Бөтен булган юлларыңда Алланы таны, һәм Ул синең юлларыңны юнәлтер»,— дигән киңәшенә игътибар итәләр (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Шулай эшләп, бу кешеләр күпкә бәхетлерәк булалар һәм башкаларга бәхет бирәләр. Алар кешелек Изге Язмаларның әхлак нормалары белән ризалыкта яшәгән «киләчәк... тормышка» нык ышаныч үстерәләр (1 Тимәтигә 4:8).

[Искәрмәләр]

^ 11 абз. Мәкаләдәге исемнәр үзгәртелгән.

[5 биттәге өстәмә текст]

Изге Язмаларның әхлак принципларын куллану ир белән хатынга еш кына вакытта тормыш давылларын җиңәргә һәм тыныч гаваньга юл табарга ярдәм итә.

[6 биттәге өстәмә текст]

Коррупция һәм ялган үсүенә карамастан, ә бәлкем, алар үскәнгә күрәдер дә — гадәттә намуслы кешеләргә сокланалар.