Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әхлакый сафлыкка Алла кабул иткән караш

Әхлакый сафлыкка Алла кабул иткән караш

Әхлакый сафлыкка Алла кабул иткән караш

«Мин — Ходай сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң» (ИСАЙ 48:17).

1, 2. а) Җенси мораль турында нинди фикер гомум кабул ителгән ? б) Мәсихчеләрдә җенси моральгә карата нинди мөнәсәбәт?

БҮГЕН дөньяның күп илләрендә әхлакый сораулар һәрбер кешенең шәхси эше дип исәпләнә башлады. Интим мөнәсәбәтләренә иркәле тойгыларының табигый күрсәтүенә кебек карыйлар, өстәвенә, аларны теләгән вакытта һәм тормыш иптәшең булмаса да башларга ярый дип уйлыйлар. Һәркем, әгәр дә аның тәртибеннән беркем дә зыян күрми икән, ничек үзен тотарга үзе карар иткәне нормаль дип санала. Гомум кабул ителгән фикер буенча, әхлак, аеруча җенси тормышка кагыла торган сорауларда беркемне дә хөкем итәргә ярамый.

2 Йәһвә турында белем алганнар исә башкача уйлыйлар. Алар Изге Язмаларның принциплары буенча тормышларын алып барырга шат, чөнки алар Йәһвәне яраталар һәм аңа ярарга телиләр. Алар Йәһвә аларны яратканын һәм иминлекләренә хезмәт итүче һәм бәхет китерә торган җитәкчелек биргәнен аңлыйлар (Исай 48:17). Алла — яшәү Чыганагы булганга күрә, мәсихчеләргә үз тәннәре белән ничек кулланырга дигән җитәкчелекне Алладан эзләргә кирәк икәнлеге аңлаешлы; өстәвенә, алар өчен яшәү бирүе белән шулкадәр якын бәйле булган җенси мораль соравының махсус әһәмияте бар.

Ярата торган Барлыкка Китерүчедән бүләк

3. Христиан дөньясындагы чиркәүләрнең күп әгъзалары интим мөнәсәбәтләр турында нәрсәгә өйрәтелгән һәм бу ни дәрәҗәдә Изге Язмалар белән туры килә?

3 Бүгенге динсез дөньяга капма-каршы буларак, христиан дөньясының кайбер вәкилләре интим мөнәсәбәтләр оятлы, гөнаһлы һәм Едем бакчасында эшләнгән «беренче гөнаһ» — Хаува Адәмне вәсвәсәләвендә торган дип өйрәтәләр. Бу караш Алла тарафыннан рухландырылган Язмага каршы килә. Беренче кеше пары турында Изге Язмалар «Адәм һәм аның хатыны» турында кебек әйтә (Яшәеш 2:25). Алла аларга бала тудырырга боерык биргән: «Балалар тудырыгыз һәм күбәегез дә, җирне тутырыгыз» (Яшәеш 1:28). Әгәр дә Алла Адәм белән Хаувага башта бала тудырырга боерык биреп, аннан соң аны үтәгән өчен җәзаласа, бу логик булмас иде (Мәдхия 19:8).

4. Алла нияте буенча интим мөнәсәбәтләр нәрсә өчен кирәк?

4 Безнең беренче ата-анабызга бирелгән һәм Нухка һәм аның улларына кабатланган боерык интим мөнәсәбәтләрнең төп максаты — балалар тудырудан торганын күрсәтә (Яшәеш 9:1). Ләкин Алла Сүзе өйләнешкән Алла хезмәтчеләренең интим мөнәсәбәтләргә керүе бала тудыру белән генә чикләнмәгәнен күрсәтә. Бу мөнәсәбәтләр ир белән хатынның тиешлечә эмоциональ һәм физик мохтаҗлыкларын канәгатьләндерергә һәм шулай ук рәхәтлек китерергә мөмкин. Шулай ир белән хатын бер-берсенә иң назлы тойгыларын күрсәтергә мөмкин (Яшәеш 26:8, 9; Гыйбрәтле хикәя 5:18, 19; 1 Коринфлыларга 7:3—5).

Алла куйган чикләр

5. Җенси тормышка Алла нинди чикләр куйган?

5 Җенси теләк — бу Алла бүләге, ләкин ул тыйнаксыз булмаска тиеш. Бу принцип ир белән хатын тормышына да кагыла (1 Питер 3:1, 7; Ефеслыларга 5:28—30). Никахсыз җенси мөнәсәбәтләр тыела. Изге Язмалар моның турында бер мәгънәле әйтә. Алланың Исраил халкына бирелгән Канунында: «Зина кылма»,— дип язылган (Чыгыш 20:14). Вакыт үткәч Гайсә «уйнашны» һәм «зина кылуны» кеше йөрәгендә барлыкка килә һәм кешене пычрата торган «зарарлы уйларга» керткән (Марк 7:21, 22ЯД). Рәсүл Паул югарыдан алынган илһам астында Коринф мәсихчеләренә: «Уйнаштан качыгыз»,— дип үгет-нәсихәт биргән (1 Коринфлыларга 6:18). Ә еврейләргә язган хатында Паул: «Барыгызның да никахы тугры һәм ятагы саф булсын; уйнашчыларны һәм зина кылучыларны исә Алла хөкем итә»,— дип әйткән (Еврейләргә 13:4).

6. Изге Язмалар буенча «уйнаш» дигән сүз нәрсәне аңлатырга мөмкин?

6 «Уйнаш» дигән сүз нәрсәне аңлата? Бу никахта тормаган кешеләр арасында булган интим мөнәсәбәтләргә кайчак кагылышлы булган порн’ея дигән грек сүзенең тәрҗемәсе (1 Коринфлыларга 6:9). Изге Язмаларның башка урыннарында, мәсәлән, Матфей 5:32 һәм 19:9 да бу сүз киңрәк мәгънә йөртә; ул шулай ук зина кылуга, якын туганнар арасында һәм хайван белән җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы булырга мөмкин. Порнея дигән сүз белән шулай ук никахта тормаган кешеләр арасында булган башка мондый: ораль яисә аналь секс һәм башка кешенең гениталияләрен сөю кебек сексуаль эш итүләр хисапланырга мөмкин. Бу барлык эш итүләр Алла Сүзендә турыдан-туры яисә кыек хөкем ителәләр (Левит 20:10, 13, 15, 16; Римлыларга 1:24, 26, 27, 32) *.

Алланың әхлак кануннарының файдасы

7. Әхлакый яктан сафлык нинди файда китерә ала?

7 Камил булмаган кешеләргә Йәһвәнең җенси мөнәсәбәтләргә карата җитәкчелегенә буйсыну катлаулы булырга мөмкин. Уникенче гасырның билгеле яһүди фәлсәфәчесе Маймонид: «Никахсыз тору һәм законсыз җенси мөнәсәбәтләргә тыелу кебек, үтәргә авыр булган тыелулар бөтен Тәүратта [Муса канунында] юктыр»,— дип язган. Ләкин, әгәр дә без Алла җитәкчелеген тыңлыйбыз икән, без бик күп файда алабыз (Исай 48:18). Мәсәлән, бу сорауда буйсынучанлык безне бу мөнәсәбәтләр аша бирелә торган чирләрдән саклар, ә аларның арасында төзәлми һәм үлемгә китерә торганнар да бар *. Без никахтан тыш булган йөклелектән үзебезне саклыйбыз. Моннан тыш, әгәр дә без Алла кабул иткән акыллылык юлы белән барабыз икән, безнең вөҗданыбыз саф булып кала. Шулай эшләп без үз-үзебезгә карата хөрмәт саклыйбыз һәм башкаларның, шул ук санда үзебезнең туганнарыбызның, тормыш иптәшенең, балаларның һәм мәсихче абый һәм апаларның хөрмәтләрен казанабыз. Өстәвенә, Алла кабул иткән акыллылык буенча яшәп, без интим мөнәсәбәтләргә дөрес, уңай караш саклыйбыз, ә бу никахтагы безнең бәхеткә ярдәм итәчәк. Бер мәсихче хатын-кыз: «Алла Сүзенең хакыйкате иң яхшы саклану. Мин кияүгә чыгачак вакытымны көтәм. Шул чакта мин мәсихче иремә мин саф булып калдым дип горурлык белән әйтә алам»,— дип язган.

8. Чын гыйбадәт кылуга безнең саф тәртибебез ничек ярдәм итә ала?

8 Моннан тыш, үзебезнең югары әхлак тәртибебез белән без чын гыйбадәт кылу турында дөрес булмаган карашларны тарата алабыз һәм үзебез гыйбадәт кылган Аллага башка кешеләрне дә тарта алабыз. Рәсүл Питер «мәҗүсиләр сезне явыз кешеләрне кебек яманлаган өчен, сезнең игелекле эшләрегезне күргәч, килгән көндә Алланы данласыннар өчен алар арасында игелекле тормыш алып барырга» чакырган (1 Питер 2:12). Әгәр дә Йәһвәгә хезмәт итмәгәннәр безнең саф тәртибебезне хупламасалар яисә кабул итмәсәләр дә без, безнең күктәге Атабыз безнең аның җитәкчелеге буенча барырга тырышуыбызны күргәненә һәм хуплаганына — хәтта безнең тырышлыкка шатланганына ышана алабыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11; Еврейләргә 4:13).

9. Әгәр дә безгә Алла җитәкчелеге нинди сәбәпләрдән чыгып бирелгәне аңлашылып бетмәсә дә, ни өчен аңа ышанырга кирәк? Мисал белән аңлатыгыз.

9 Әгәр дә без Алланың безгә тегесен яисә икенчесен эшләргә ни өчен боеру биргәнен тулысынча аңламасак та, аңа иман итү безнең өчен нәрсә яхшырак икәнен аның белүендә ышанычлы булуыбызны эченә ала. Менә Муса кануныннан бер мисал. Хәрби лагерьларга карата бер күрсәтмә кеше экскрементларын лагерь туктаган урыннан читтә күмеп куюларын таләп иткән (Икенчезаконлык 23:13, 14). Бәлкем, исраиллеләр моның нәрсәгә кирәге бар икәнен тулысынча аңламаганнардыр да, ә кемдер моны бер дә кирәкмәс дип санагандыр. Ләкин вакыт үткәч, медицинага бу закон су чыганакларын пычранудан сакларга ярдәм иткәне һәм бөҗәкләр белән таратыла торган авырулардан саклаганы билгеле булган. Моңа охшаш ни өчен Алла интим мөнәсәбәтләрне гаилә ятагы белән генә чикләгәненең рухи, социаль, эмоциональ, физиологик һәм психологик яктан сәбәпләре бар. Изге Язмалардагы әхлак сафлыгын саклаган кешеләрнең мисалларын карыйк.

Йосыф югары әхлак тәртибе өчен фатиха алган

10. Йосыфны кем юлдан яздырырга тырышкан һәм ул аңарга ничек җавап биргән?

10 Сезгә, бәлкем, Изге Язмалардагы Якуп улы Йосыфның мисалы билгеледер. Ул 17 яшендә Мисыр фиргавене сакчыларының Потифар исемле башлыгының колы булган. Йәһвә Йосыфка фатиха бирә һәм вакыт узгач аны Потифарның бөтен йорты өстеннән куялар. Егерме яшьләренә Йосыф «тәне белән һәм йөзе белән матур» булган. Аңа аны юлдан яздырырга теләгән Потифарның хатыны игътибар иткән. Йосыф исә ул аның теләкләрен үтәп, түбән эш үзенең хуҗасына карата гына түгел, ә «Алла алдында гөнаһ» эшләгәнен ачык итеп аңлаткан. Йосыф ни өчен болай санаган? (Яшәеш 39:1—9).

11, 12. Алланың уйнашны һәм зина кылуны тыя торган язу кануны булмаганын истә тотып, Йосыфның тәртибен ничек аңлатып була?

11 Йосыф кешеләрдән куркып бу карарны кабул иткән дигән фикер дөрес түгел икәне ачык. Аның гаиләсе ерак булган, ә әтисе аны үлгән дип санаган. Әгәр дә Йосыф уйнашлык эшләсә, аның гаиләсе моның турында беркайчан да белмәгән булырлар иде. Моннан тыш, мондый гөнаһны вакыт-вакыт өйдә булмый торган Потифар һәм аның хезмәтчеләренә белгертмәскә була иде (Яшәеш 39:11). Ләкин Йосыф мондый эшне Алладан яшереп булмаганын белгән.

12 Йосыф күрәсең, Йәһвә турында белгән белемнәренә нигезләнеп эш иткән. Ул, һичшиксез, Едем бакчасында Йәһвәнең: «Шуңа күрә кеше әтисе белән әнисен калдырыр һәм үз хатынына ябышыр; һәм алар бер тән булачак»,— дип игълан иткәнен белгән (Яшәш 2:24). Өстәвенә, Йосыфка аның әтисенең әбисен Сараны юлдан яздырырга ниятләгән Филистим патшасына Йәһвә нәрсә әйткәне билгеле булгандыр. Йәһвә патшага: «Менә, син алган хатын өчен үләсең, чөнки аның ире бар. ...Һәм [Мин] сине Минем алдымдагы гөнаһтан тоткарлап калдым, шуңа күрә аңа кагылырга сиңа рөхсәт итмәдем»,— дип игълан иткән (Яшәеш 20:3, 6). Димәк, ул вакытта Йәһвәнең язу законнары булмаса да, никах турында аның фикере билгеле булган. Әхлак турында аңлау һәм Йәһвәгә ярарга теләк Йосыфны әхлаксыз эштән баш тартырга дәртләндергәннәр.

13. Потифарның хатынына Йосыф ни өчен, ихтимал, күренмәскә тырыша алмаган?

13 Ләкин Потифарның хатыны «һәр көн» Йосыфны аның белән ятарга чакырып, һаман үз сүзендә торган. Ни өчен соң ул аңардан качмаган? Кол булганга күрә ул төрле йөкләмәләрне эшләргә тиеш булган һәм берничек тә булган хәлгә тәэсир итә алмаган. Археологик казынулар буенча, Мисыр йортларының планлаштыруы кешегә әйбер, ризык саклана торган бүлмәгә эләгер өчен өйнең төп өлеше аша үтүне таләп иткән. Шуңа күрә, Йосыф берничек тә Потифар хатынына күренмәскә тырыша алмаган (Яшәеш 39:10).

14. а) Йосыф Потифар хатыныннан качкач, аның белән нәрсә булган? б) Йәһвә Йосыфка тугрылык өчен ничек фатиха биргән?

14 Бер көнне алар өйдә икесе генә калганнар. Потифарның хатыны Йосыфны тотып: «Минем белән ят»,— дип кычкырган. Ул качкан. Кире кагу белән рәнҗетелгән Потифарның хатыны Йосыф аны көчләргә теләде дип гаепләгән. Нәтиҗәдә бу нәрсәгә китергән? Йәһвә Йосыфны сафлык өчен шунда ук бүләкләгәнме? Юк. Аны зинданга ташлаганнар һәм богау кидереп куйганнар (Яшәеш 39:12—20; Мәдхия 104:18). Йәһвә бу гаделсезлекне күргән һәм нәтиҗәдә зинданны патша сараена алмаштырып, Йосыфны югары күтәргән. Мисырда ул икенче кеше булган һәм Алла аңа хатын белән балалар биргән (Яшәеш 41:14, 15, 39—45, 50—52). Ә бу вакыйга турында, Алла хезмәтчеләре уйлар өчен, 3 500 ел элек Йосыфның сафлыгын саклап калуы турында хикәя язылып калынган булган. Алланың гадел кануннарын тоткан өчен нинди искиткеч фатиха! Бүген дә нәкъ шулай: әгәр дә без әхлакый сафлыктан файданы һәрчакта да кичектермичә сизмибез икән, Йәһвә безне күргәнендә һәм безгә үз вакытында фатиха бирәчәгендә шикләнмәскә була (2 Паралипоменон 16:9).

«Күзләре белән... васыять» төзегән Әюп

15. Әюп төзегән «күзләре... белән васыять» нәрсәне аңлаткан?

15 Сафлыкны саклаучыларның тагын берсе — Әюп. Әюп Иблис тарафыннан җибәрелгән сынаулар вакытында үз тормышын искә төшереп, әгәр дә башкасы арасында Йәһвәнең җенси моральгә карата принципларын бозган булса, каты җәза кичерергә әзер булып торганын әйткән. Әюп: «Кыз турында уйламас өчен, мин үз күзләрем белән васыять төзедем»,— дип әйткән (Әюп 31:1). Бу сүзләр белән Әюп Алла алдында сафлыгын сакларга тәвәккәллегендә үзенә хатын-кызга дәртле теләк белән хәтта карарга да рөхсәт итмәгәнен әйтергә теләгән. Һичшиксез, Әюп хатын-кызларны һәр көнне күргән һәм, бәлкем, алар мохтаҗ булганда аларга ярдәм дә иткәндер. Ләкин романтик максатлар белән хатын-кыз турында «уйлауны» Әюп тыелган дип санаган. Сынаулар башланганчы ул зур муллыкка ия булган һәм «Көнчыгышның барлык улларыннан билгелерәк булган» (Әюп 1:3). Ләкин күп хатыннарны үзенә тартыр өчен ул байлыгын кулланмаган. Барысыннан да ул яшьрәк хатыннар белән тыелган интим мөнәсәбәтләргә керер өчен үзен өметләндермәгәне күренә.

16. а) Никахта торган мәсихчеләргә ни өчен Әюп искиткеч үрнәк? б) Малахий вакытларында яшәгән ир-атларның тәртибе Әюпнең тәртибеннән нәрсәсе белән аерылып торган һәм безнең көннәр турында нәрсә әйтергә була?

16 Шулай итеп, Әюп әхлакый яктан сафлыкны тыныч һәм авыр вакытларда да саклаган. Йәһвә моны күргән һәм Әюпкә мул фатихалар биргән (Әюп 1:10; 42:12). Әюп никахта торган мәсихче ирләргә һәм хатыннарга нинди искиткеч үрнәк биргән! Йәһвә аны яратканына шаккатасы юк! Хәзерге кешеләрнең тәртипләре күбрәк Малахий көннәрендә яшәгән кешеләрнең тәртипләрен искә төшерә. Пәйгамбәр, еш кына вакытта яшьрәк хатыннарга өйләнер өчен, үз хатыннарын ташлаган күп ирләрнең эшләрен каты тәнкыйтьләгән. Йәһвәнең корбан китерү урыны ташланган хатыннарның күз яшьләре белән чыланган булган һәм Алла үз тормыш иптәшләре белән «мәкерле эшләр эшләгән» ир-атларны хөкем иткән (Малахий 2:13—16АМТ).

Гыйффәтле яшь хатын

17. Суламита «бикләнгән җимеш бакчасына» нинди мәгънәдә охшаш булган?

17 Үзен саф итеп саклаган өченче кеше — яшь кыз Суламита. Аны — яшь матур кызны көтүче генә түгел, ә Исраилнең яшь бай патшасы Сөләйман да яраткан. Сөләйманның Җырларның җырлары исемле китабында язылган искиткеч хикәясенең бөтен дәвамында Суламита гыйффәтле булып кала һәм шуның белән тирә-яктагы кешеләрнең хөрмәтенә лаек була. Кире кагылган Сөләйман бу кыз турында Алла тарафыннан рухландырылган хикәя язган. Бу кызны яраткан көтүче шулай ук аны саф тәртибе өчен хөрмәт иткән. Бер тапкыр ул аны «бикләнгән җимеш бакчасы» белән шигъри чагыштырган (Җырларның җырлары 4:12). Борынгы Исраилнең матур бакчаларында төрле-төрле яшелчә, хуш исле чәчәкләр һәм биек агачлар мул үскән. Гадәттә бу бакчалар стена яисә читлек белән киртәләп алынган булган һәм аларга йозаклы ишек аша гына керергә мөмкин булган (Исай 5:5). Көтүче өчен Суламитаның әхлакый сафлыгы һәм ягымлылыгы шундый сирәк очрый торган матур бакчага охшаш булган. Ул чыннан да гыйффәтле булган. Ул назын һәм сөюен тик булачак иренә генә биргән булыр иде.

18. Йосыф, Әюп һәм Суламита турында хикәяләр исебезгә нәрсәне төшерәләр?

18 Суламита бүгенге мәсихче хатыннарга әхлакый яктан сафлыкны саклауда искиткеч үрнәк күрсәткән. Йәһвә аның югары әхлагын күргән һәм югары бәяләгән һәм Йосыф белән Әюпкә биргән кебек аңа да фатиха биргән. Аларның саф тәртипләре Алла Сүзендә безгә җитәкчелек булсын өчен сурәтләнгән. Безнең сафлык саклау тырышлыгыбыз Изге Язмаларда язылмаса да, Йәһвәнең аның ихтыярын үтәргә тырышканнары турында «истәлек китабы» бар. Без Аллага тугрылыклы булып калу теләгеннән әхлакый яктан сафлыкны сакларга көч куйганда, Йәһвәнең «игътибар итүе» һәм шатлануы турында онытмыйк (Малахий 3:16).

19. а) Әхлакый сафлыкка безгә ничек мөгамәлә итәргә кирәк? б) Чираттагы мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

19 Бездән Йәһвәгә ышанмаган кешеләр көлсәләр дә, без яратучан Барлыкка Китерүчегә тыңлаучан булып калуыбызга шатланабыз. Без югарырак — Алланың — әхлакый нормаларын тотабыз. Без моның белән горурлана алабыз һәм безгә моның кадерен белергә кирәк. Әхлак ягыннан саф калып, без Алла фатихаларына шатлана алабыз һәм киләчәктә чиксез фатихаларга бәхетле өмет тота алабыз. Ләкин әхлакый яктан сафлыкны саклар өчен тормышта нәрсә эшләргә мөмкин? Бу мөһим сорау чираттагы мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1984 ел 1 декабрь санының 20—23 битләрен карагыз.

^ 7 абз. Кызганычка каршы, гаепсез мәсихче ир яисә хатын-кыз хакыйкать белән кызыксынмаган һәм Алланың җитәкчелеге буенча үз тормышын алып бармаган үзенең хатыныннан яисә иреннән җенси юл буенча бирелгән чирләр йоктыра торган очраклар була.

Сез аңлата аласызмы?

• Изге Язмалар интим мөнәсәбәтләр турында нәрсәгә өйрәтә?

• Изге Язмалар буенча «уйнаш» дигән сүз нәрсәне аңлатырга мөмкин?

• Әхлакый сафлыкны саклаудан нинди файда?

• Йосыф, Әюп һәм Суламита хәзерге мәсихчеләргә ни өчен искиткеч үрнәк булып хезмәт итәләр?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Йосыф әхлаксызлыктан качкан.

[22 биттәге иллюстрация]

Суламита «бикләнгән җимеш бакчасына» охшаш булган.

[23 биттәге иллюстрация].

Әюп «үз күзләре белән... васыять» төзегән