Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әхлакый яктан саф калып була

Әхлакый яктан саф калып була

Әхлакый яктан саф калып була

«Алланы ярату безнең Аның әмерләрен үтәүдән гыйбарәт» (1 ЯХЪЯ 5:3).

1. Кешеләрнең тәртибендә бүген нинди контраст күренә?

ӘЛЕ күп еллар элек югарыдан алынган илһам астында Малахий пәйгамбәр Алла хезмәтчеләренең тәртибе аңа хезмәт итмәгәннәрнең тәртибеннән кискен аерылып торачак вакыт килгәнен алдан ук әйтеп куйган. Пәйгамбәр: «Шул чакта тәкъва һәм бозык кеше арасында, Аллага хезмәт иткәннең һәм Аңа хезмәт итмәгән арасындагы аермасын кабат күрерсез»,— дип язган (Малахий 3:18). Бу пәйгамбәрлек безнең көннәрдә үтәлә. Алла әмерләрен, шул исәптән әхлакый яктан сафлык саклауны таләп итә торганнарны, үтәү акыллы һәм дөрес. Әмма бу һәрчакта да җиңел түгел. Гайсә мәсихчеләргә котылыр өчен көч куярга кирәк дип юкка гына әйтмәгән (Лука 13:23, 24).

2. Әхлакый яктан саф булып калу тирә-яктагы нинди тәэсирләр аркасында катлаулы булырга мөмкин?

2 Әхлакый яктан саф булып калу ни өчен шул хәтле авыр? Беренче сәбәп — тирә-якта булганның төрле тәэсирләре. Күңел ачу индустриясе законсыз җенси мөнәсәбәтләрне нәрсәдер сөйкемле, рәхәт һәм җитлегү турында таныклама бирә торган итеп күрсәтә һәм шул ук вакытта асылда аның явыз нәтиҗәләрен игътибарсыз калдыра (Ефеслыларга 4:17—19). Күпчелек вакытта интим мөнәсәбәтләр никахта тормаган кешеләр арасында күрсәтелә. Кайчак фильмнарда һәм телешоуларда җенси мөнәсәбәтләргә нык, бурычлы мөнәсәбәтләр белән бәйләнмәгән кешеләр керәләр. Җылылык һәм үзара хөрмәтләү гадәттә булмый. Күпләр мондый сценаларны бала чагыннан күзәтә. Моннан тыш, бүгенге әхлак иреге рухында эшләргә тирә-яктагы кешеләр мәҗбүр итә, ә алай эшләмәгәннәрдән көләләр һәм хәтта хурлыйлар да (1 Питер 4:4).

3. Дөньяда күп кешеләр әхлаксызлыкны нинди сәбәпләр аркасында эшлиләр?

3 Әхлакый яктан саф булып калырга кешенең үз табигате дә комачаулый. Йәһвә кешеләрне җенси теләк белән барлыкка китергән һәм бу теләк бик нык булырга мөмкин. Теләк күбесенчә безнең нәрсә турында уйлаганыбыз белән бәйле, ә әхлаксызлык Йәһвә фикерләре белән туры килми торган фикер йөртү белән бәйле (Якуп 1:14, 15). Мәсәлән, «Британиянең медицина журналында» бастырылган күптән түгел генә булган сорашу мәгълүматлары буенча беренче җенси мөнәсәбәтләргә кергәннәрнең күбесе моны тик кызыксынудан гына эшләгәннәр. Башкалар, яшьтәшләренең күпчелеге инде җенси тормышны башлаганнар дип санап, шулай ук гыйффәтләрен югалтырга теләгәннәр. Өченчеләр үз тойгыларының ихтыярына буйсынып эшләгәннәр яисә «ул вакытта аз гына исерек идек» дип сөйлиләр. Әгәр дә без Аллага ярарга телибез икән, безгә башкача фикер йөртергә кирәк. Әхлакый яктан сафлыкны сакларга безгә нинди фикер йөртү ярдәм итә ала?

Нык инанганлык кирәк

4. Әхлакый яктан саф калыр өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

4 Әхлакый яктан саф тормыш алып барыр өчен, без моңа көч куюның кирәге бар икәнен аңларга тиеш. Бу рәсүл Паулның Римдагы мәсихчеләрне «Алланың яхшы, яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдә тора икәнен аңларга» чакырган сүзләре белән туры килә (Римлыларга 12:2). Әхлакый яктан сафлыкның кадерен аңлау — бу Алла Сүзендә әхлаксызлык хөкем ителгәнен белү генә түгел, ә ни өчен ул хөкем ителә һәм әхлаксызлыктан качсак ничек отабыз икәнне аңлата. Сәбәпләрнең кайберләре алдагы мәкаләдә каралдылар.

5. Мәсихчеләрнең әхлакый яктан саф калырга теләүләренең төп сәбәпләре нинди?

5 Ләкин чын мәсихчеләрнең сексуаль әхлаксызлыктан качуның иң инандырырлык сәбәпләр аларның Алла белән мөнәсәбәтләренә кагыла. Без белгәнчә, Аллага безнең өчен нәрсә яхшырак икәне билгеле. Аллага карата ярату безгә явызлыкны күрә алмаска ярдәм итә (Мәдхия 96:10). «Һәрбер яхшы бирүнең һәм һәрбер камил бүләкнең» Бирүчесе — Алла (Якуп 1:17). Ул безне ярата. Алланы тыңлап, без аны яратканыбызны һәм безнең өчен эшләгән эшләренең кадерен белгәнебезне күрсәтәбез (1 Яхъя 5:3). Безнең Йәһвәне күңелсезләндерәсебез һәм аның гадел әмерләрен бозып, аңа авырту китерәсебез килми (Мәдхия 77:41). Без үзебезне аңа гадел һәм изге гыйбадәт кылуга шелтә ясамаслык тәртиптә алып барырга телибез (Титка 2:5; 2 Питер 2:2). Әхлакый яктан саф калып, без Иң Югарыны шатландырабыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

6. Тирә-яктагы кешеләргә безнең әхлакый нормаларыбыз турында белдерү ни өчен файдалы?

6 Әхлакый яктан саф калырга ниятләнеп, безгә үзебезнең карарыбыз турында башкаларга әйтергә кирәк — бу безгә киләчәктә саклану бирәчәк. Тирә-яктагы кешеләргә сез Йәһвә Алланың хезмәтчеләре һәм аның югары әхлак нормалары буенча яшәргә тәвәккәл икәнлегегез турында билгеле булсын. Сүз сезнең тормышыгыз, тәнегез һәм сайлавыгыз турында бара. Моңарга нәрсә бәйле? Сезнең күктәге Атагыз белән кадерле мөнәсәбәтләр. Шуңа күрә сез үз сафлыгыгыздан баш тартырга җыенмавыгыз турында ачык итеп аңлатыгыз. Без Алла принциплары буенча яшәп, аның вәкилләре булуыбыз белән горурлана алабыз (Мәдхия 63:11). Әхлакый сорауларда үз мөнәсәбәтеңне башкалар белән фикер алышудан оялырга кирәкми. Әгәр дә моның турында ачык итеп сөйләсәк — бу сезне ныгыта һәм саклый һәм башкаларны сезнең үрнәгегезгә иярергә дәртләндерә (1 Тимәтигә 4:12).

7. Әхлакый яктан саф калырга без ничек тәвәккәллек саклый алабыз?

7 Аннары, югары әхлакый нормалар буенча яшәргә ниятләнеп һәм үз позициябез турында башкаларга белдереп, без тиешенчә эшләр өчен чаралар күрергә тиеш. Моның өчен, мәсәлән, дуслар сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Изге Язмаларда: «Акыллылар белән аралашкан акыллы булыр»,— дип әйтелә. Сезнең югары әхлак байлыкларыгызга кушылганнар белән аралашыгыз — бу аралашу сезгә көч бирәчәк. Шул ук шигырьдә: «Ә ахмаклар белән дус булган — бозылыр»,— дип әйтелгән (Гыйбрәтле хикәя 13:20). Сезнең тәвәккәллегегезне какшата торган кешеләрдән, мөмкин булганча качарга тырышыгыз (1 Коринфлыларга 15:33).

8. а) Акылыбызны файдалы фикерләр белән ни өчен тукландырырга кирәк? б) Безгә нәрсәдән качарга кирәк?

8 Моннан тыш, безгә үз акылыбызны чын, җитди, гадел, саф, яратуга лаек булган, хуплау белән әйткәннәр, игелекле һәм мактаулылар белән тукландырырга кирәк (Филиплыларга 4:8, ЯД). Караган һәм укыган әйберләрдә һәм тыңлаган музыкада таләпчәнлек күрсәтеп без моны эшлибез. Әхлаксыз әдәбият безгә яман тәэсир итми дип әйтү — бу әхлакый әдәбият безгә яхшы тәэсир итми дип раслауга тиң. Камилсез кешеләр әхлаксызлыкка тиз бирелә алалар икәнен истә тотыгыз. Секс тойгыларын уята торган музыка, фильмнар, журналлар һәм китаплар дөрес булмаган теләкләр уяталар һәм алар үз чиратында гөнаһка китерә ала. Әхлакый яктан сафлыкны саклар өчен, без үз акылыбызны Аллага яраклы булган акыллылык белән тутырырга тиеш (Якуп 3:17).

Әхлаксызлыкка алып бара торган адымнар

9—11. Сөләйман сүзләре буенча яшь кешене әхлаксызлыкка акрынлап нинди адымнар китергән?

9 Еш кына вакытта әхлаксызлыкка алып бара торган адымнарны ачык итеп аерып була. Һәр яңа адым белән артка кайтырга авыррак була башлый. Бу Гыйбрәтле хикәя 7:6—23 тә (АМТ) менә ничек сурәтләнә. Сөләйман «йөрәген югалткан» яисә яхшы ниятләре булмаган яшь егет артыннан күзәтә. Яшь егет «[уйнашчы хатынның] почмагы яныннан урам буйлап узып, аның йортына бара торган юл белән көннең кичендә, эңгер-меңгер чагында барган». Бу аның беренче хатасы. Эңгер-меңгер чакта аның «йөрәге» башка икенче урамга түгел, ә ул белгәнчә, уйнашчы хатынны очратырга мөмкин булган урамга алып барган.

10 Аннан соң без: «Менә, аның каршына уйнашчы хатын киемендә, мәкерле йөрәкле хатын килә»,— дип укыйбыз. Димәк, ул хатынны күреп алган. Яшь егет борылып, өйгә дә кайта алыр иде, ләкин моны, аңа аеруча әхлак ягыннан ныклыгы җитмәгәнгә күрә, хәзер элекке вакытка караганда эшләргә авыррак. Хатын аны тотып үбә башлый. Үбүгә ризалыгын биреп, ул аның кызыктыргыч сүзләрен тыңлый: «Тынычлык корбаны бүген миндә: бүген мин үземнең вәгъдәләремне үтәдем» («Синодаль тәрҗемә»). Тынычлык корбанына ит, он, май һәм шәраб кергән (Левит 19:5, 6; 22:21; Саннар 15:8—10). Бәлкем, ул рухсыз түгел икәнлегенә ишарә иткәндер һәм шул ук вакытта өендә ризык һәм эчемлек күплеген аңлаткандыр. Ул хатын: «Әйдә, сөюләр белән таңга кадәр ләззәтләник, вакытны соклануларда үткәрик»,— дип ризалаштыра.

11 Моның барысы да нәрсә белән беткәнен аңларга авыр түгел. «Иркә телләре белән аны кызыктырып алып китте». Егет аның йортына «үгез сугымга барган» кебек бара, һәм «кош кебек тозакка ташлана». Ахырда Сөләйман уйларга мәҗбүр итә торган сүзләр әйтә: «[Кош] аның җанына [тозак] куелган икәнен белми». Аның җаны яисә яшәве тозакка эләкте, чөнки «уйнашчыларны... һәм зина кылучыларны Алла хөкем итә» (Еврейләргә 13:4). Сөләйманның сүзләре ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ни дәрәҗәдә гыйбрәтле соң. Безгә Алланың илтифатсызлыгына алып бара торган беренче үк адымнардан качарга кирәк.

12. а) «Йөрәген югалткан» дигән тәгъбир астында нәрсә күз алдында тотыла? б) Әхлакый тотрыклылыкны без ничек үстерә алабыз?

12 Игътибар итегез: югарыда сүз бара торган яшь егет «йөрәген югалткан». Бу тәгъбир егетнең фикерләре, теләкләре, йөрәк ниятләре, хисләре һәм тормыш максатлары Алла хуплаганнар белән туры килмәгәнен күрсәтә. Аның әхлакый тотрыксызлыгы фаҗигале нәтиҗәләргә китергән. Ә әхлакый тотрыклылыкны үстерер өчен бу авыр «ахыр заманда» көч куярга кирәк (2 Тимәтигә 3:1). Ләкин Алла безгә ярдәмен бирә. Ул безгә дөрес юлда калырга көч һәм безнең кебек шундый ук максатларга юнәлүче кешеләр белән аралашырга мөмкинлек бирә торган мәсихче җыелышларының очрашуларын үткәрелүе турында кайгыртучанлык күрсәткән (Еврейләргә 10:24, 25). Җыелышларда өлкәннәр бар, алар безнең турыда көтүчеләр кебек кайгырталар һәм безне гадел юлларга өйрәтәләр (Ефеслыларга 4:11, 12). Бездә, безнең өчен җитәкчелек булып хезмәт итүче Изге Язмалар, Алла Сүзе бар (2 Тимәтигә 3:16). Һәм моннан тыш, без Алла рухының ярдәме турында кайчан телибез, шул вакытта дога кыла алабыз (Матфей 26:41).

Давытның гөнаһларында өйрәнү

13, 14. Давыт патша зур гөнаһта ничек гаепле булган?

13 Кызганычка каршы, Алланың хәтта күренекле хезмәтчеләре дә сексуаль әхлаксызлыкка тартылганнар. Бу кешеләрнең берсе берничә дистә ел Йәһвәгә тугрылыклы хезмәт иткән Давыт патша булган. Һичшиксез, ул Алланы нык яраткан. Ләкин ул бер тапкыр гөнаһ юлына баскан. Сөләйман сурәтләгән яшь егет кебек Давыт гөнаһка алып барган һәм аннан соң гөнаһны тагын да көчәйтүче адымнар ясаган.

14 Ул вакытта Давыт урта яшьләрдәге ир-ат булган, бәлкем аңарга 50 дән аз гына күбрәк яшь булгандыр. Үзенең йорт түбәсеннән Давыт су коенучы чибәр Бирсәбияне күргән. Ул аның турында сорашкан һәм кем икәнен белгән. Давыт аның ире Үрия аммонитянлыларның Равва шәһәре камалышында катнашканын ачыклаган. Ул Бирсәбияне аның янына китерергә кушкан һәм аның белән җенси мөнәсәбәткә кергән. Аннан соң хәлләр катлаулана: Бирсәбия Давыттан йөкле икәнен белгән. Давыт, Үрия хатыны белән бергә төн үткәрер дип өметләнеп, аны сугыштан чакырган. Шуның белән баланың әтисе Үрия дип әйтергә булыр иде. Ләкин Үрия өенә бармаган. Барлык көче белән гөнаһны капларга теләп, Давыт Үрияне кире Равва шәһәре янына җибәргән һәм аның белән гаскәр башлыгына Үрияне үтерергә мөмкин булган урынга куярга боерылган хат биргән. Үрияне үтерәләр, ә Давыт аның тол хатынына, аның йөкле икәнен барысы да белгәнче, өйләнгән (2 Патшалык 11:1—27).

15. а) Давыт гөнаһта ничек фаш ителгән? б) Натанның оста шелтәсенә Давыт ничек җавап биргән?

15 Давытка гөнаһын яшерергә туры килгән кебек тоелырга мөмкин. Берничә ай үткән. Бала — малай туган. Әгәр дә 31 нче Мәдхиядә Давыт моның турында сөйли икән аны вөҗданы газаплаганы аңлашыла (Мәдхия 31:3—5). Ләкин гөнаһны Алладан яшереп булмый иде. Изге Язмалар: «Давыт эшләгән эш Ходай күзләрендә явызлык иде»,— дип әйтә (2 Патшалык 11:27). Йәһвә Давытның эшенә оста күрсәткән Натан пәйгамбәрне җибәргән. Давыт шунда ук тәүбә иткән һәм Йәһвәгә үзен кичерүен сорап ялынган. Чын күңелдән үкенү аңа Алла белән тынычлык табарга мөмкинлек биргән (2 Патшалык 12:1—13). Давыт шелтәгә үпкәләмәгән. Киресенчә, ул Мәдхия 141:5 тә сурәтләнгән караш күрсәткән: «Мине тәкъва кеше җәза итсен: бу мәрхәмәтлек; мине фаш итсен: бу минем башыма зыян китерми торган иң яхшы май».

16. Гөнаһлы эшләргә карата Сөләйман нинди кисәтү һәм үгет-нәсихәт биргән?

16 Давыт белән Бирсәбиянең икенче улы Сөләйман, бәлкем, әтисе тормышының бу кайгылы вакыйгасы турында уйлангандыр. Вакыт үткәч, Сөләйман: «Үз җинаятьләрен яшергәннең уңышы булмаячак; ә аларны таныган һәм калдырган кеше кичерелгән булачак»,— дип язган (Гыйбрәтле хикәя 28:13). Әгәр дә без җитди гөнаһ эшлибез икән, безгә Алла тарафыннан рухландырылган бу кисәтү һәм киңәш булып хезмәт итә торган үгетне кабул итәргә кирәк. Безгә Йәһвә алдында тәүбә итәргә һәм ярдәм сорап җыелышның өлкәннәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өлкәннәрнең мөһим бурычларының берсе хата эшләгәннәргә ярдәм күрсәтү булып тора (Якуп 5:14, 15).

Гөнаһ нәтиҗәләрен күтәрү

17. Йәһвә безнең гөнаһларны кичерсә дә нәрсәдән сакламый?

17 Йәһвә Давытны кичергән. Ни өчен? Чөнки Давыт сафлыгын саклаган, башкаларга карата мәрхәмәтле булган һәм үз гөнаһында чын күңелдән тәүбә иткән. Моңа да карамастан, Давыт үз хатасының начар нәтиҗәләреннән сакланмаган иде (2 Патшалык 12:9—14). Нәкъ шулай ук бүген дә. Йәһвә тәүбә иткәннәргә явызлык эшләмәсә дә, ул аларны дөрес булмаган эшләренең табигый нәтиҗәләреннән сакламый (Галатларга 6:7). Шулай ук сексуаль әхлаксызлык аерылышуга, көтелмәгән йөклелеккә, җенси мөнәсәбәтләр аша бирелә торган авыруга, ышаныч һәм хөрмәт итүне югалтуга китерергә мөмкин.

18. а) Паул Коринф җыелышына җенси моральне тупас бозган кеше белән ничек эшләргә кушкан? б) Йәһвә гөнаһлы кешеләргә ничек ярату һәм мәрхәмәтлек күрсәтә?

18 Әгәр дә зур гөнаһ эшләгәнбез икән, үз хатабызның нәтиҗәләрен җыеп, өметсезлеккә бирелүе җиңел. Ләкин безне тәүбә итүдән һәм Алла белән килешү эзләүдән бернәрсә дә тоткарларга тиеш түгел. Беренче гасырда Паул коринфлыларга үз туганы белән җенси мөнәсәбәтләргә керү белән шөгыльләнгән кешене җыелыштан куу турында язган (1 Коринфлыларга 5:1, 13). Аннан соң ул кеше чын күңелдән тәүбә иткәч, Паул җыелышка аны «кичерергә һәм юатырга» кушкан (2 Коринфлыларга 2:5—8). Без Алла тарафыннан рухландырылган бу үгеттән Йәһвә тәүбә иткән гөнаһлы кешеләргә нинди ярату һәм мәрхәмәт белән мөгамәлә итә икәнен күрәбез. Гөнаһлының тәүбә иткәненә күктә фәрештәләр шатлана (Лука 15:10).

19. Эшләгән эш турында урынлы үкенү нинди файда китерә ала?

19 Без юлдан читкә киткәнебезгә кайгырсак та, эшләгәнебез турында үкенү безгә «сакланырга, бозыклыкка [кабат] юнәлмәскә» ярдәм итә (Әюп 36:21). Әйе, гөнаһның ачы нәтиҗәләре бу хаталарны кабатламаудан сакларга тиеш. Моннан тыш, Давыт гөнаһлы эшнең тәҗрибәсен башкаларга үгет-нәсихәт бирер өчен кулланганын билгеләве кызык. Ул: «Канунсызларны Синең юлларыңа өйрәтермен һәм гөнаһлылар Сиңа мөрәҗәгать итәчәкләр»,— дип әйткән (Мәдхия 50:15).

Йәһвәгә хезмәт итү үзе белән бәхет алып килә

20. Алланың гадел таләпләре буенча яшәү нинди файда китерә?

20 Гайсә: «Алла сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр бәхетле»,— дип әйткән (Лука 11:28). Алланың гадел таләпләрен үтәү бәхетне үзе белән хәзер китерә һәм чиксез киләчәктә китерәчәк. Әгәр дә без бу көнгә кадәр әхлакый яктан сафлыкны саклаганбыз икән, әйдәгез, бу юл белән Йәһвәнең безнең ярдәмебез өчен барлык биргәнен кулланып, баруыбызны дәвам итик. Әгәр дә без әхлаксызлык эшләгәнбез икән, Йәһвәнең чын күңелдән тәүбә итүчеләрне кичерергә әзер икәнен белү белән үз-үзебезне юатыйк һәм эшләгән гөнаһны башка беркайчан да кабатламаска ниятләник (Исай 55:7).

21. Әхлакый яктан саф булып калырга рәсүл Питерның нинди үгет-нәсихәте ярдәм итә?

21 Тиздән бу гаделсез дөнья барлык әхлаксызлык карашлары һәм эшләре белән юклыкка китәчәк. Без исә әхлакый сафлыгыбызны саклап, файданы хәзер һәм мәңге алачакбыз. Рәсүл Питер: «Шуңа күрә, кадерле дуслар, Алла алдында саф, тапсыз һәм тыныч булып торыр өчен, моны көтеп көчегездән килгәнне эшләгез. ...Моны алдан ук белеп, сезне канунсызларның хаталары юлдан читкә бормасыннар өчен сак булыгыз һәм сез нык торганнан читкә китмәс өчен карагыз» (2 Питер 3:14, 17, ХТ).

Сез аңлата аласызмы?

• Әхлакый яктан саф калырга ни өчен авыр булырга мөмкин?

• Югары әхлакый нормалар буенча яшәргә тәвәккәллеккә нинди асыллар ярдәм итә ала?

• Сөләйман сөйләгән яшь егетнең гөнаһларыннан без нинди файда ала алабыз?

• Давытның үрнәге тәүбә итүгә карата безне нәрсәгә өйрәтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Әгәр дә без әхлакый сорауларга ничек мөгамәлә итүебезне башкаларга аңлатсак, бу безгә саклану булып хезмәт итәчәк.

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Давыт чын күңелдән үкенгәнгә күрә, Йәһвә аны кичергән.