Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дога ярдәм итәме?

Дога ярдәм итәме?

Дога ярдәм итәме?

ТОРМЫШНЫҢ нинди дә булса бер чагында һәрбер кешенең дога кылырга теләге туа бугай. Чыннан да барлык дини агымнарда диярлек кешеләр тырышып дога кылалар. Мәсәлән, буддист көнгә мең тапкыр «Амида Буддага ышанам» дигән доганы кабатлый ала.

Ләкин дөньядагы проблемаларның саны кимемәгәнгә күрә, сорау барлыкка килә: кешеләр үз догалары белән нәрсәгә ирешергә телиләр? Догалар ярдәм итәме?

Кешеләр ни өчен дога кылалар?

Көнчыгышта күп кенә кешеләр үзләренең үлгән туганнарына, синтоизм яисә даосизм илаһиларына дога кылалар. Алар сынауларны уңышлы бирер, яхшы уңыш җыяр яисә авыруларга юл куймас өчен дога кылалар. Буддистлар дога кылып, рухи аңлауга ирешергә тырышалар. Индуслар белем, байлык һәм саклау сорап үзләренең яраткан илаһиларына һәм хатын-илаһиларына чын күңелдән дога кылалар.

Кайбер католиклар тормышларын ябык монастырьларда хезмәт итүгә багышлап һәм шунда даими рәвештә дога кылып, кешелеккә файда китерергә өметләнәләр. Миллионлаган католиклар догаларны яттан кабатлап һәм кайчакта дисбе кулланып, Мәрьямнән мәрхәмәтлек алырга омтылалар. Көнчыгыш илләрендә күп кешеләр дога кылу тегермәннәрен кулланалар. Протестантлар Аллага тойгыларын шулай ук үз сүзләре белән әйтә алсалар да, Рабби догасының сүзләрен кабатлыйлар. Күп еврейләр Иерусалимның Көнбатыш стенасы янына, гыйбадәтханәнең яңадан төзелүенә һәм иминлек белән тынычлыкның яңа эрасы башлануына өметләнеп, дога кылырга киләләр.

Миллионлаган кешеләр бертуктаусыз дога кылалар, ләкин җәмгыять тагын да күбрәк ярлылыктан, эчкечелектән һәм наркотиклардан газаплана, тагын да күбрәк гаиләләр таркала, җинаятьчелек һәм сугышларның саны арта. Бәлкем, бу кешеләр дөрес дога кылмыйлардыр? Догаларны, гомумән, кем дә булса ишетәме соң?

Кем дә булса догаларны ишетәме?

Әгәр дә догаларны беркем дә ишетмәсә, алардан бернинди дә файда юк. Кеше дога кылганда, күрәсең, ул күренмәгән рухи сферасында кемдер аны ишетә дип ышанадыр. Ләкин дога гади тавыш дулкыннары ярдәмендә барып җитми. Күп кешеләр кемдер хәтта фикерләрне дә укый алганына ышана. Кем соң ул?

Баш мие кабыгындагы миллиард нейроннарда фикерләрнең ничек барлыкка килүе галимнәр өчен, гомумән алганда, сер булып кала. Ләкин минең конструкциясен төзүче безнең фикерләрне укый ала дип уйлау акыллы булыр. Бу конструктор безнең Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Алла (Мәдхия 82:19, АМТ; Ачыш 4:11). Догаларны аңа юнәлдерергә кирәк. Ләкин Йәһвә мондый догаларның барысын да ишетәме?

Алла бөтен догаларны да ишетәме?

Борынгы Исраилдә яшәгән Давыт патша догага зур игътибар биргән. Алла тарафыннан рухландырылып, ул мәдхияләрдә: «Син доганы ишетәсең; Синең яныңа һәр кеше килә»,— дип җырлаган (Мәдхия 64:3). Йәһвәнең җирдәге булган меңнәрчә телләрнең һәрберсендә әйтелгән догаларны аңларга сәләте бар. Кеше миенең чикләнгән сәләтләре белән шундый күп информацияне үзләштерә алмавы Алланың аңа кабул итәрлек дога кылганнарга игътибар итәргә сәләте юк дигәнне берничек тә аңлатмый.

Ләкин шулай ук дога кылган Гайсә бар догалар да Аллага яраклы түгел икәнлеген билгеләгән. Гайсәнең ул вакытта ятлаган догаларны кабатлау киң таралган гадәткә карата әйткәне кызык. «Хәзерге тәрҗемә» буенча ул болай дип әйткән: «Дога кылганда үзләренең күп сүзлелек аркасында ишетелгән булырлар дип исәпләгән мәҗүсиләр кебек юкка гына сөйләмә» (Матфей 6:7). Йәһвәнең безнең чын тойгыларыбызны чагылдырмый торган догаларны тыңлавы бик шикле.

Изге Язмаларның гыйбрәтле хикәясе Алланың кайбер догаларны ни өчен кабул итмәгәнен: «Үз колагын закон тыңлавыннан борганның догасы да җирәнгеч»,— дигән сүзләр белән аңлата (Гыйбрәтле хикәя 28:9). Икенче гыйбрәтле хикәядә: «Ходай бозыклардан ерак, ә тәкъваларның догасын ишетә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 15:29). Исраилнең борынгы халкының җитәкчеләре Йәһвә алдында бик нык гаепле булганда, ул: «Сез кулларыгызны сузганда, Мин сездән күзләремне йомам; һәм сез догаларыгызны арттырганда Мин ишетмим; сезнең кулларыгыз канга тулган»,— дип әйткән (Исай 1:1, 15).

Рәсүл Питер догаларның ни өчен Аллага яраклы булмаска мөмкин булуының тагын бер сәбәбен билгеләп киткән: «Шулай ук сез дә, ирләр, сезгә догаларыгызда тоткарлык булмасын өчен тиз ватылучан савыт белән кебек хатыннарыгызга яхшы тормышның варисташларына кебек хөрмәт күрсәтеп, акыллы рәвештә мөгамәлә итегез» (1 Питер 3:7). Бу киңәшне кире каккан кешенең догасы түбәдән югарырак күтәрелмәячәк!

Безнең догаларыбызны Алла ишетсен өчен, билгеле таләпләр үтәргә кирәк икәне ачык. Ләкин еш кына дога кылучыларны Алла алардан нәрсә таләп иткәне һич тә борчымый. Шуңа күрә мондый тырышып дога кылулар безнең дөньяны яхшы якка үзгәртмәде.

Алла безнең догаларыбызны ишетсен өчен нинди таләпләр бар соң? Бу сорауга җавап биргәнче башта безгә, гомумән, ни өчен дога кылганыбызны аңларга кирәк. Әгәр дә безгә догаларның ярдәм итүен яисә итмәвен белергә кызык икән, аларның максаты нәрсәдә икәнен ачыкларга кирәк. Йәһвә безнең өчен аңа мөрәҗәгать итү мөмкинлеген алдан ук ни өчен исәпләп куйган?

[Рөхсәте белән]

G.P.O., Jerusalem