Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә арыганга көч бирә

Йәһвә арыганга көч бирә

Йәһвә арыганга көч бирә

«Ул [Йәһвә] арыганга көч бирә һәм хәлсезләнгәнгә ныклык бирә» (ИСАЙ 40:29).

1. Алланың барлыкка китергән эшләрендә нинди көч бар икәнен мисалларда күрсәтегез.

ЙӘҺВӘНЕҢ көче чиксез. Ә аның барлыкка китергән эшләрендә күпме көч күренә! Барлык әйберләр кечкенә атомнардан — «кирпечләрдән» тора, ә алар шулкадәр кечкенә ки, хәтта бер тамчы суда аларның саны йөз квинтиллионга җитә *. Безнең планетадагы бөтен яшәү кояш эчендә үткән термик төш реакцияләреннән чыккан энергиягә бәйле. Ләкин җирдә тормыш мөмкин булсын өчен, күпме кояш энергиясе кирәк? Җир кояш җитештергән энергиянең тик миллиардтан берничә өлешен генә ала. Шулай да, математик Фред Хойл «Астрономия» дигән китабында язганча: «Җир алган кояш энергиясенең кечкенә өлеше... дөнья промышленносты куллана торган барлык энергиядән якынча 100 000 тапкырга югарырак» («Astronomy»).

2. Йәһвә көче турында Исай 40:26 да асылда нәрсә әйтелә?

2 Без атомга яисә чиксез Галәмгә игътибар итәбезме, Йәһвәнең искиткеч көче безне дулкынландыра. Йәһвәнең: «Күзләрегезне күк биеклегенә күтәрегез һәм карагыз: кем аларны барлыкка китергән? Кем аларның гаскәрләрен санап чыгара? Ул аларның барысын да исемнәре белән атый: Аның куәтенең күплеге һәм бөек көче аркасында бернәрсә дә юкка чыкмый»,— дип әйткәненә шаккатасы юк (Исай 40:26). Әйе, Йәһвәнең «куәте күп», Ул — Галәм башлангыч алган көчнең Чыганагы.

Кирәгеннән артык көч таләп ителә

3, 4. а) Безне, мәсәлән, нәрсә көчсез калдыра ала? б) Нинди сорау карап чыгуны таләп итә?

3 Алланың көче чиксез, кешеләр исә хәлсезләнүгә хас. Арган кешеләрне бөтен җирдә дә очратып була. Алар ял итмәгән килеш йокыдан торалар, арган килеш эшкә яисә мәктәпкә баралар, өйгә арып кайталар, ә йокларга арып кына түгел, ә хәлсезләнгән килеш яталар. Кайбер кешеләрнең кая да булса барып һәм аз гына булса да ял итәсе килә, алар бит ял итүгә шулкадәр мохтаҗ. Без, Йәһвә хезмәтчеләре, шулай ук арыйбыз, чөнки безнең Аллага тугрылыгыбызны сакларга омтылышыбыз зур киеренкелек таләп итә (Марк 6:30, 31; Лука 13:24; 1 Тимәтигә 4:8). Безне көчсез калдыра торганнарның башкалары да әле күп.

4 Без мәсихчеләр булсак та, кешеләр, гомумән, очрашкан проблемалардан тулысынча сакланган түгел (Әюп 14:1). Авыру, финанс кыенлыклары яисә башка гадәти тормыш авырлыклары безне кайгы-хәсрәткә китерә, ә бу көчне какшата. Бу кыенлыклардан башка, кайбер мәсихчеләрне тәкъва булганнары өчен эзәрлеклиләр (2 Тимәтигә 3:12; 1 Питер 3:14). Бу дөньяның һәркөн басым ясавы һәм Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү эшенә каршы килүе шулкадәр көчебезне алырга мөмкин, хәтта кайберебездә Йәһвәгә хезмәт итүне киметергә теләк туа. Моннан тыш, Алла алдындагы сафлыгыбызны бозарга омтылып, Шайтан Иблис үзендә булган барлык чараларын куллана. Көчсез калып бирешмәс өчен, безгә рухи көчне кайдан алырга соң?

5. Мәсихче хезмәтен үтәргә ни өчен тик кеше көче генә җитми?

5 Безгә рухи көчне Йәһвәдән, чиктән тыш куәтле Барлыкка Китерүчедән алырга кирәк. Рәсүл Паул камил булмаган кешеләрнең мәсихче хезмәтен гадәти көч белән җиңә алмауларына игътибар иткән. Ул: «Ләкин без бу хәзинәне кирәгеннән артык көч безнеке түгел, ә Алланыкы дип күрсәтер өчен балчык чүлмәкләрдә йөртәбез»,— дип язган (2 Коринфлыларга 4:7). Майланган мәсихчеләр «килештерү хезмәтен» җирдә яшәргә өметләре булган юлдашлары ярдәмендә алып баралар (2 Коринфлыларга 5:18; Яхъя 10:16; Ачыш 7:9). Без, камилсез кешеләр, Алла эшен башкарганда, каршы килү белән очрашканга күрә, үз көчебез белән генә моны җиңә алмыйбыз. Йәһвә үзенең изге рухы белән безгә ярдәм итә һәм шулай итеп безнең хәлсезлегебез аның куәтен югары күтәрә. Һәм «Ходай тәкъваларга таяныч бирә» икәнен белү никадәр юанычлы соң (Мәдхия 36:17).

Яшәргә энергияне Йәһвә бирә

6. Йәһвә безнең көчнең Чыганагы икәнендә Изге Язма безне ничек ышандыра?

6 Безнең күктәге Атабызның «бөек көче» бар һәм аңа безгә көч бирү авыр түгел. Без: «Ул [Йәһвә] арыганга көч бирә һәм хәлсезләнгәнгә ныклык бирә. Яшь егетләр дә арыйлар һәм хәлсезләнәләр, яшь кешеләр дә егылалар, ә Ходайга өмет баглаганнар көчләрендә яңарырлар: бөркет кебек, канатларын күтәрерләр, агып китәрләр һәм арымаслар, атларлар һәм хәлсезләнмәсләр»,— дип ышандырылабыз (Исай 40:29—31). Тормыш киеренкелеге үскәнгә күрә, без кайчак үзебезне аякларында тора алмый торган хәлсез йөгерүче кебек сизәбез. Ләкин финиш сызыгы нәкъ безнең алдыбызда һәм безгә яшәү өчен йөгерүебезне туктатырга ярамый (2 Паралипоменон 29:11). Безнең Каршы Килүчебез, Иблис «арысландай ажгырып», безне туктатырга теләп эзләп йөри (1 Питер 5:8). Йәһвә «безнең ныгытма һәм безнең калкан» икәнен истә тотыйк һәм ул «арыганга көч бирер» өчен күп чаралар бирә (Мәдхия 27:7).

7, 8. Йәһвә Давытны, Аввакумны һәм Паулны ныгытуы турында нинди шаһитлыклар бар?

7 Йәһвә Давытка зур каршылыкларны җиңәр өчен кирәкле булган көч биргән. Шуңа күрә Давыт тулы иман һәм ышану белән: «Алла белән без яшәү көченә ия булабыз һәм ул безнең дошманнарны бәреп төшерәчәк»,— дип язган (Мәдхия 59:14, ЯД). Йәһвә Аввакумга биргән йөкләмәне ул тулысынча пәйгамбәр буларак үтәсен өчен көч биргән. Аввакум 3:19 да: «Ходай Алла минем көчем: ул минем аякларымны боланныкы кебек итәр һәм мине югарыга күтәрер!» — дип әйтелә. «Мине ныгытучы [Алла] ярдәмендә мин барысын да булдыра алам»,— дип әйткән Паулның мисалы да игътибарга лаек (Филиплыларга 4:13, ЯД).

8 Безгә Давыт, Аввакум һәм Паулга кебек Алланың безне ныгытырга һәм коткарырга сәләте барлыгына иман итәргә кирәк. Ә хәзер, Йәһвә Ходай Барлыкны Тотучы безнең «яшәү көченең» Чыганагы икәнен истә тотып, Алла мул итеп биргәненнән ничек рухи көч алып була икәнен карап чыгыйк.

Безне ныгытыр өчен рухи бүләкләр

9. Мәсихче басмалар безнең туклануыбызда нинди роль уйный?

9 Изге Язманы мәсихче басмалары ярдәмендә тырышып өйрәнү — көч һәм таяныч чыганагы. Мәдхия җырлаучы: «Ходай канунында... ихтыяры [булган ир кеше бәхетле], һәм ул көнен-төнен Аның кануны турында уйлый! Агым сулар янына утыртылган, үз вакытында җимешен биреп, яфрагын да төшерми торган агач кебек булыр ул; ни генә эшләсә дә барысы да уңышлы булыр»,— дип җырлаган (Мәдхия 1:1—3). Физик сәламәтлекне тотар өчен тукланырга кирәк, ә рухи сәламәтлекне тотар өчен Алла үз Сүзе һәм мәсихче басмалар аша бирә торган рухи ризык белән тукланырга кирәк. Шуңа күрә яхшы сыйфатлы өйрәнүнең һәм уйлануның мөһимлеге бик зур.

10. Өйрәнү һәм уйлану өчен вакытны кайчан табып була?

10 «Алла тирәнлекләре» турында уйлану күңелле һәм файдалы шөгыль (1 Коринфлыларга 2:10). Ләкин уйланыр өчен вакытны кайчан табарга? Бер тапкыр Ибраһимның улы Исхак «кич җиткәч... болынга уйланырга чыкты» (Яшәеш 24:63—67). Мәдхия җырлаучы Давыт «төнге сәгатьләрдә [Алла] турында уйланган» (Мәдхия 62:7). Алла Сүзен иртән дә, кичен дә һәм төнлә дә, асылда, кайчан телисез, шунда өйрәнергә һәм аның турында уйланырга була. Мондый өйрәнү һәм уйлау артыннан Йәһвәнең безгә рухи ныклык бирергә билгеләнгән тагын бер бүләге бар — бу дога.

11. Дога кылуга ни өчен зур әһәмият бирергә кирәк?

11 Әгәр дә Аллага регуляр рәвештә дога кылсак — бу безнең ныгытуыбызга ярдәм итәр. «Догада даими» булыйк (Римлыларга 12:12). Кайчакта безгә берәр сынауны җиңәр өчен Алладан кирәкле акыллылык һәм көч турында бигрәк тә нык сорарга кирәк (Якуп 1:5—8). Әйдәгез, шулай ук Алланың ниятләре үтәлгәнен яисә ул хезмәтне дәвам итәргә көч биргәнен күргәндә, Аллага рәхмәтләр әйтик һәм аны мактыйк (Филиплыларга 4:6, 7). Әгәр дә без догада Йәһвә белән якын булып калабыз икән, ул безне беркайчан да калдырмас. Давыт: «Менә, Алла минем ярдәмчем»,— дип җырлаган (Мәдхия 53:6).

12. Безгә ни өчен Алладан аның изге рухы турында сорарга кирәк?

12 Безнең күктәге Атабыз безгә көч бирә һәм үзенең изге рухы яисә эш итә торган көче ярдәмендә безне ныгыта. Паул: «Шуның өчен... Ата алдында тезләнәм... Үзенең дан байлыгы буенча сезгә Аның [Алла] Рухы белән эчке кешедә нык торырга бирсен»,— дип язган (Ефеслыларга 3:14—16). Безгә изге рух турында дога кылырга һәм Йәһвә безгә аны бирә икәненә ышанырга кирәк. Гайсә болай дип сөйләгән: әгәр дә бала балык сораса, аңа яраткан әтисе әллә елан бирерме? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә Гайсә: «Сез [гөнаһлы һәм шуңа күрә аз яисә күп дәрәҗәдә] явыз булган хәлдә, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә белсәгез, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирер»,— дигән нәтиҗә ясаган (Лука 11:11—13). Ныклы ышаныч белән дога кылыйк һәм Алланың тугрылыклы хезмәтчеләре аның рухи көче белән «нык тора» алганын һәрчакта истә тотыйк.

Ныгырга җыелыш ярдәм итә

13. Мәсихче очрашуларына бездә нинди караш булырга тиеш?

13 Йәһвә безгә көчне мәсихче җыелышлары аша бирә. Гайсә: «Кайда да булса Минем исемем белән икәү яки өчәү бергә җыелса, Мин анда алар уртасында булырмын»,— дип әйткән (Матфей 18:20). Моны вәгъдә итеп, Гайсә җыелышта җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрнең игътибарын таләп итә торган сорауларны карап чыккан (Матфей 18:15—19). Ләкин аның сүзләре асылда, аның исеме аша дога кылу белән башлана һәм бетә торган җыелышларның барлык очрашуларына һәм конгрессларга кагыла (Яхъя 14:14). Шуңа күрә, ничә кеше килсә дә — берничә мең яисә берничә кеше генәме безгә мондый мәсихче җыелышларына йөрү мөмкинлегенең кадерен белергә кирәк. Безнең рухилыгыбызны ныгытырга һәм безне яратуга һәм яхшы эшләргә дәртләндерергә билгеләнгән очрашулар өчен рәхмәтләребезне белдерик (Еврейләргә 10:24, 25).

14. Мәсихче өлкәннәрнең эшләре безгә нинди файда китерә?

14 Рухи ярдәмне һәм дәртләндерүне мәсихче өлкәннәрдән алып була (1 Питер 5:2, 3). Паул бүгенге күчеп йөрүче күзәтчеләр кебек, ул хезмәт иткән җыелышларга ярдәм иткән һәм аларны ныгыткан. Аннан да бигрәк Паулның ныгыта торган үзара дәртләнү алыр өчен кардәшләр белән бергә булырга нык теләге булган (Ап. эшләре 14:19—22; Римлыларга 1:11, 12). Әйдәгез, без җыелыш өлкәннәребезнең һәм безнең рухилыгыбызны ныгытуда зур роль уйный торган башка мәсихче күзәтчеләребезнең кадерен белүебезне һәрвакыт күрсәтик.

15. Безнең җыелыштагы имандашларыбыз безгә ничек «куаныч» яисә ярдәм була алалар?

15 Безнең җыелыштагы имандашларыбыз безгә «куаныч» яисә ярдәм булып хезмәт итә алалар (Колосслыларга 4:10, 11). Алар безнең «дусларыбыз» һәм авыр чакларда безгә ярдәмгә килә алалар (Гыйбрәтле хикәя 17:17). Мәсәлән, 1945 елны 220 Алла хезмәтчесенә, Заксенхаузен концлагеры тоткыннарына, нацистларның сагы астында 200 километр барырга кирәк булган. Алар төркем булып барганнар һәм көчлерәкләре иң көчсез кардәшләрен аз санлы арбаларда алып барганнар. Нәтиҗәсе? Концлагерьдагы 10 000 тоткынның тормышын алып киткән үлем маршы вакытында бер Йәһвә Шаһите дә үлмәгән. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте басмаларында, мәсәлән, «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда һәм «Йәһвә Шаһитләре — Алла Патшалыгы турында игълан итүчеләр» дигән китапта сурәтләнгән охшаш вакыйгалар Алла үз хезмәтчеләренә алар бирешмәсен өчен көч бирә икәнен күрсәтә (Галатларга 6:9) *.

Вәгазь хезмәте безне ныгыта

16. Вәгазь хезмәтендә регуляр катнашу безне рухи яктан ничек ныгыта?

16 Патшалык турында вәгазьләүдә регуляр катнашу безне рухи яктан ныгыта. Бу эш безгә Алла Патшалыгында тупланырга һәм мәңгелек тормышны һәм киләчәк фатихаларны истә тотарга ярдәм итә (Яһүд 20, 21). Без хезмәтебездә сөйләгән Изге Язмаларның вәгъдәләре безгә өмет бирәләр һәм безгә шундый ук Михей пәйгамбәрдә булган тәвәккәллек бирә алалар. Ул: «Без гомер буена һәм мәңге Йәһвә Алла хакына йөриячәкбез»,— дип әйткән (Михей 4:5, АМТ).

17. Өйдә Изге Язмаларны өйрәнүләр үткәрү сәбәпле нәрсә тәкъдим ителә?

17 Башкаларны өйрәткәндә Изге Язмаларны киңрәк кулланып, без Йәһвә белән үзебезнең мөнәсәбәтләребезне ныгытабыз. Мәсәлән, «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» китабы буенча өйдә Изге Язмалар өйрәнүен алып барганда, китерелгән шигырьләрнең кайберләрен уку һәм фикер алышу яхшы булыр иде. Бу өйрәнүчегә дә ярдәм итәр һәм безнең рухи аңлавыбызны да яхшыртыр. Әгәр дә өйрәнүчегә Изге Язмаларның төшенчәләрен яисә ачык мисалларын аңларга авыр икән, шул чакта «Белем» китабының бер бүлеген бүлеп, берничә тапкыр да үтеп була. Без зур шатлык белән өйрәнүгә әзерләнербез һәм башкаларга Аллага якынлашырга ярдәм итәр өчен, өстәмә тырышлык куярбыз.

18. «Белем» китабының хезмәттә эффектив кулланылуын мисалда күрсәтегез.

18 «Белем» китабын эффектив кулланганга күрә, һәр ел меңнәрчә кешеләр Йәһвәгә багышланган хезмәтчеләр булалар. Өстәвенә, аларның күбесе элек Изге Язмалар турында белмәгәннәр дә. Мәсәлән, Шри-Ланкадан бер индус балачагында очраклы рәвештә бер хатын-кыз Шаһитнең Оҗмах турында сөйләгәнен ишеткән. Берничә ел үткәч, ул бу хатын-кыз янына үзе килгән һәм шуннан соң аның ире бу кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен башлаган. Яшь кеше өйрәнүгә һәркөн килгән һәм «Белем» китабын кыска вакыт эчендә өйрәнеп бетергәннәр. Ул барлык очрашуларга килә башлаган, элеккеге дине белән мөнәсәбәтләрен өзгән һәм Патшалыкның игълан итүчесе булган. Суга чумып алу вакытына ул үз танышы белән инде Изге Язмалар өйрәнүе үткәрә иде.

19. Иң элек Патшалыкны эзләп, без нәрсәдә ышанычлы була алабыз?

19 Иң элек Патшалыкны эзләп без, безне ныгыта торган шатлык алабыз (Матфей 6:33). Без төрле сынаулар белән очрашсак та, шатлык белән һәм ашкынып яхшы хәбәр игълан итүне дәвам итәбез (Титка 2:14). Безнең күбебез тулы вакытлы пионер булып хезмәт итә, ә кемдер яхшы хәбәр игълан итүчеләр таләп ителә торган урыннарда вәгазь сөйли. Патшалык кызыксынуларына без, бу яисә башка төрле чаралар белән ярдәм итәбезме, Йәһвә аның исеменә күрсәткән безнең эшне һәм яратуны онытмаганында шикләнмәскә була (Еврейләргә 6:10—12).

Йәһвәдән көч алып, хезмәт итүегезне дәвам итегез

20. Без Йәһвә көченә таянганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

20 Без Йәһвәгә өмет баглаганыбызны һәм аның көченә таянганыбызны әзерлек белән күрсәтик. Без моны Алла «ышанычлы... хезмәтче» аша биргән барлык рухи бүләкләре белән кулланып эшли алабыз (Матфей 24:45). Алла Сүзен мәсихче басмалар ярдәмендә — мөстәкыйль яисә җыелыш белән бергә өйрәнү, йөрәктән килгән догалар, өлкәннәр ягыннан рухи ярдәм, тугрылыклы мәсихчедәшләрнең мисаллары һәм вәгазь хезмәтендә регуляр катнашу — бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ныгытыр өчен һәм аңа изге хезмәтне дәвам итәргә кирәк булган көч чыганагы булып хезмәт итә торган бүләкләренең кайберләре генә.

21. Рәсүл Питер һәм Паул Алла көчендә мохтаҗ булганнарын ничек күрсәткәннәр?

21 Без — кешеләр үзебездән-үзебез көчсез, ә әгәр дә без Йәһвә ярдәменә таянабыз икән, ул безне аның ихтыярын үтәр өчен ныгытачак. Бу ярдәмнең кирәклеген аңлап, рәсүл Питер: «Әгәр кем дә кем хезмәт итә икән, Алла биргән көч буенча хезмәт ит»,— дип язган (1 Питер 4:11). Паул шулай ук: «Мин хәлсезлектә, рәнҗетүләрдә, мохтаҗлыкта, эзәрлекләүләрдә, Мәсих өчен җәберләүләрдә борчылмыйча яшим, чөнки мин көчсез булганда шул вакытта көчле»,— дип Алла көченә таянганын күрсәткән (2 Коринфлыларга 12:10). Әйдәгез, шундый ук ышанганлыкны күрсәтик һәм арыганга көч бирә торган Ходай Хаким Йәһвәгә дан китерик (Исай 12:2).

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Бу сан 20 нольле бер белән сурәтләнә.

^ 15 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә халкы ни өчен кирәгеннән артык көчкә мохтаҗ?

• Алла үз хезмәтчеләренә көч бирә икәнен Изге Язмалар ничек раслый?

• Йәһвә безне ныгытыр өчен биргән рухи бүләкләрнең кайберләре нинди?

• Без Алла көченә таянганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге иллюстрация]

Башкаларны өйрәткәндә Изге Язмаларны кулланып, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытабыз.