Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихчеләр башкаларга хезмәт итеп шатлык табалар

Мәсихчеләр башкаларга хезмәт итеп шатлык табалар

Мәсихчеләр башкаларга хезмәт итеп шатлык табалар

«Бирү — алудан шатлыклырак» (АП. ЭШЛӘРЕ 20:35).

1. Безнең көннәрдә нинди дөрес булмаган караш өстенлек итә һәм ни өчен ул зыянлы?

КЕШЕЛӘР егерменче гасырның соңгы ун елларында еш кына эгоцентризм турында сөйли башладылар. Эгоцентризм — бу тирә-яктагы кешеләргә салкын мөнәсәбәт белән берләштерелгән эгоизм һәм комсызлык. Эгоцентризм 2000 елда азаймады дип шикләнмичә әйтеп була. Без еш кына вакытта: «Ә бу миңа нәрсә китерә? Моннан миңа файда буламы?» — дигән сораулар ишетә алабыз. Мондый эгоизм бәхет китерми. Чөнки ул Гайсә: «Бирү — алудан шатлыклырак»,— дип сурәтләгән принципка каршы килә (Ап. эшләре 20:35).

2. Безнең биреп шатлык табуыбыз нәрсәдән күренә?

2 Алуга караганда бирү бәхетлерәк икәнлеге дөресме? Әйе. Йәһвә Алла турында уйлап карыйк. Аңарда «яшәү чыганагы» (Мәдхия 35:10). Ул безгә бәхетле яшәр һәм уңышлы эшләр өчен кирәк булганның барысын да бирә. Ул — «һәрбер яхшы бүләкнең һәм һәрбер камил бүләкнең» Чыганагы (Якуп 1:17). «Бәхетле Алла» — Йәһвә даими рәвештә бирә (1 Тимәтигә 1:11, ЯД). Ул үзе барлыкка китергән һәм шулай күп бүләкли торган кешеләрен ярата (Яхъя 3:16). Яисә гади гаиләне алыйк. Әгәр дә сезнең балаларыгыз булса, сез аларны тәрбияләү күпме корбаннар таләп итүен һәм аларга күпме бирергә кирәк икәнен беләсез. Моннан тыш, күп еллар бала сезнең нинди корбаннарга барганыгызны аңламый да. Ул аларның барысын да тиешле кебек кабул итә. Шулай да сез сүзегезнең риясыз тырышлыгы аркасында аның барысы да уңышлы икәнен күрергә шат. Ни өчен? Чөнки сез аны яратасыз.

3. Йәһвәгә һәм безнең имандашларыбызга хезмәт итү ни өчен зур шатлык?

3 Бирү Аллага чын күңелдән гыйбадәт кылучыларның шулай ук гадәтләрендә һәм моңа аларны ярату дәртләндерә. Без Йәһвәне һәм имандашларны яратканга күрә, аларга игътибар һәм вакыт бүлеп бирергә бик шат (Матфей 22:37—39). Аллага эгоистлык теләкләреннән генә гыйбадәт кылучылар нәтиҗәдә зур шатлык алмыйлар. Риясыз хезмәт итүчеләр исә алар нәрсә ала алганы турында түгел, ә нәрсә бирә алганы турында күбрәк уйлап, чын бәхеткә ия булалар. Бу хакыйкать Изге Язмаларда безнең гыйбадәт кылу белән бәйле булган кайбер сүзләр ничек кулланылганын карап чыксак ачык булачак. Без мондый өч сүзне бу һәм чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Гайсәнең кешеләр өчен башкарган хезмәте

4. Христиан дөньясындагы «кешеләр өчен хезмәт» нинди характер йөртә?

4 Безнең гыйбадәт кылу белән бәйле булган мөһим борынгы Грек сүзләренең берсе — литургия. «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» бу сүз «халык өчен хезмәт итү», «кешеләр өчен хезмәт итү» яисә «халык алдында хезмәт итү» дип аңлатып бирелгән. Бу сүздән христиан дөньясында кулланыла торган «литургия» дигән сүз чыга *. Ләкин христиан дөньясының формаль литургияларын кешеләр өчен файдалы хезмәт итү дип әйтеп булырмы икән.

5, 6. а) Исраилдә кешеләр өчен нинди хезмәт башкарылган һәм ул нинди файда китергән? б) Исраилдә башкарылган хезмәт нинди кешеләр өчен тагын да гаять зуррак хезмәт белән алмашынган һәм бу ни өчен булган?

5 Рәсүл Паул литургия белән бәйле булган Грек сүзен Исраил руханиларына карата кулланган. Ул: «Һәркайсы рухани һәр көн [«халык өчен», ЯД; литургия дигән сүзнең формасы] хезмәттә тора һәм күп тапкыр бер үк корбаннарны китерә»,— дип әйткән (Еврейләргә 10:11). Исраилнең рухани-левитлары кешеләр өчен бик кыйммәтле хезмәт башкарганнар. Алар Алла Канунына өйрәткәннәр һәм халыкның гөнаһларын каплый торган корбаннар китергәннәр (2 Паралипоменон 15:3; Малахий 2:7). Исраиллеләр һәм руханилар Йәһвә Кануны буенча яшәгәндә, аларның шатланырга сәбәпләре булган (Икенчезаконлык 16:15).

6 Исраил руханилары Муса канунының таләп итүе буенча кешеләр өчен башкарган хезмәт бик тә хөрмәтле булган; ә Исраил үз тугрысызлыгы өчен кире кагылганнан соң, руханиларның хезмәте барлык кыйммәтен югалткан (Матфей 21:43). Йәһвә шактый бөегрәк нәрсәне, бөек Баш Руханиның, Гайсәнең халыклар өчен башкарыла торган хезмәтен, алдан күреп эш иткән. Аның турында без болай дип укыйбыз: «Ә аңарда [Гайсәдә] мәңгелек торучы буларак та, үтми торган руханилыгы да бар һәм шуңа күрә, Аның аша Аллага килүчеләрне, алар өчен сорарга һәрвакытта тере булып, һәрчакта коткара ала да» (Еврейләргә 7:24, 25).

7. Гайсәнең кешеләр өчен башкара торган хезмәте ни өчен бер нәрсә белән чагыштырмаслык файда китерә?

7 Гайсә мәңгегә рухани булып калачак, аңа алмашка килүчеләр булмаячак. Шуңа күрә ул гына кешеләрне тулысынча коткара ала. Ул бу бернәрсә белән дә чагыштырып булмаган кешеләр өчен хезмәтен кул белән төзелгән гыйбадәтханәдә түгел, ә бу кул белән төзелгән гыйбадәтханәгә прообраз булып торганында, ягъни б. э. 29 елында эшли башлаган Йәһвә гыйбадәт кылыр өчен барлыкка китергән бөек төзелешендә башкара. Хәзер Гайсә күктә бу гыйбадәтханәнең Изгеләрнең изгесендә хезмәт итә. Ул «кеше түгел, ә Ходай барлыкка китергән чын чатырның һәм изге урынның рухание [«хезмәтчесе», ЯД; литургос]» (Еврейләргә 8:2; 9:11, 12). Гайсә шундый югары дәрәҗәдә торып кешеләр өчен «хезмәтче» булып кала. Ул үзенең гаять зур хакимиятен алыр өчен түгел, ә бирер өчен куллана. Һәм бүләкләү аңа шатлык китерә. Бу җирдә яшәгән чакта аңа авырлыкларга түзәргә көч биргән «Аңа биреләчәк шатлыкның» өлеше (Еврейләргә 12:2).

8. Канунның васыятен алмаштырыр өчен Гайсә кешеләргә карата хезмәтен ничек башкарган?

8 Гайсәнең кешеләр өчен башкарган хезмәте башкада да күренә. Паул: «Гайсә кешеләр өчен тагын да искиткечрәк хезмәткә ия булган, шуңа күрә ул тагы иң яхшы вәгъдәләрдә закон буенча куелган шулкадәр үк яхшы васыятьнең арадашчысы да»,— дип язган (Еврейләргә 8:6, ЯД). Муса Исраил белән Йәһвә мөнәсәбәтләренең нигезенә салынган васыятьнең арадашчысы булган (Чыгыш 19:4, 5). Гайсә исә яңа васыятьнең арадашчысы булган һәм аның аркасында яңа халыкның, «Алланың Исраиленең» — күп халыклардан рух белән майландырылган мәсихчеләрнең тууы мөмкин булган (Галатларга 6:16; Еврейләргә 8:8, 13; Ачыш 5:9, 10). Кешеләргә багышланган нинди искиткеч хезмәт! Без Гайсәне — аның аша Йәһвәгә яраклы гыйбадәт кыла ала торган хезмәтчене белүебезгә ничек шатланабыз соң! (Яхъя 14:6).

Мәсихчеләр дә кешеләр өчен хезмәтләрен башкаралар

9, 10. Мәсихчеләрнең кешеләр өчен башкара торган хезмәтенең нинди кайбер төрләре бар?

9 Җирдә беркем дә кешеләр өчен Гайсә кебек искиткеч хезмәт үтәми. Ләкин майланган мәсихчеләр күк бүләген алгач, Гайсә янындагы урынга урнашалар һәм аның хезмәтендә кешеләр өчен күктәге патшалар һәм руханилар сыйфатында катнашалар (Ачыш 20:6; 22:1—5). Ләкин шулай да җирдә Мәсих эзеннән баручылар да кешеләр өчен хезмәтләрен алып баралар дип әйтеп була һәм бу мәсихчеләргә күп шатлык китерә. Мәсәлән, Фалыстында ачлык булганда рәсүл Паул Яһүдиядәге еврейләрдән булган мәсихчеләрнең авыр хәлләрен җиңеләйтер өчен, Европадагы кардәшләрдән ярдәм алып кайткан. Бу кешеләр өчен хезмәт булган (Римлыларга 15:27; 2 Коринфлыларга 9:12). Бүген мәсихчеләр моңа охшаган хезмәтне, аларның кардәшләре бәхетсезлеккә очраганда, бәла-казалардан һәм башка катаклизмалардан азапланганда, тиз ярдәм күрсәтеп шатлык белән үтиләр (Гыйбрәтле хикәя 14:21).

10 Паул кешеләр өчен хезмәтнең башка төре турында да әйткән: «Әгәр дә мин эчемлек кебек сезне иманыгыз китергән корбанга һәм халык алдындагы хезмәткә аксам да, мин сезнең барыгыз белән күңел ачам һәм шатланам» (Филиплыларга 2:17, ЯД). Филиплыларның иминлегенә хезмәт итеп, Паул хезмәтен кешеләр өчен башкарган һәм бу эшне тырышлык һәм ярату белән эшләгән. Моңа охшаш хезмәт бүген дә, аеруча рухи ризыкны вакытында биреп торучы «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» булып хезмәт итә торган майланган мәсихчеләр белән башкарыла (Матфей 24:45—47). Моннан тыш, алар барысы да бергә «Гайсә Мәсих аша Алла кабул иткән рухи корбаннар китерергә» (ХТ) һәм «[аларны] караңгылыктан Үзенең искиткеч яктылыгына Чакырганның камиллекләре турында игълан итәргә» «изге руханилык»ны сурәтлиләр (1 Питер 2:5, 9). Алар Паул кебек зур шатлык белән алар өчен үзләрен «агызып» бу хөрмәтле йөкләмәләрне үтиләр. Аларның юлдашлары — «башка сарыклар» да майланганнарга алар белән бергә Йәһвә һәм аның ниятләре турында сөйләү белән ярдәм итеп хезмәт итәләр * (Яхъя 10:16; Матфей 24:14). Кешеләр өчен нинди бөек һәм шатлыклы хезмәт! (Мәдхия 106:21, 22).

Изге хезмәтегезне башкарыгыз

11. Анна исемле пәйгамбәр мәсихчеләргә нәрсәсе белән үрнәк күрсәткән?

11 Безнең гыйбадәт кылуга бәйләнеше булган, «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» «изге хезмәт» дип аңлатып бирелә торган тагын латрея дигән сүз бар. Изге хезмәт гыйбадәт кылу белән бәйле. Мәсәлән, 84 яшьлек тол хатын һәм пәйгамбәр Анна турында «гыйбадәтханәдән чыкмыйча, ураза тотып һәм дога кылып, көне-төне Аллага хезмәт итте [«изге хезмәтен башкарды», ЯД; латрея дигән сүзгә бәйле булган Грек сүзе]» дип әйтелә (Лука 2:36, 37). Анна Йәһвәгә даимилек белән гыйбадәт кылган. Ул өлкәннәргә һәм яшьләргә, хатын-кызларга һәм ир-атларга — безнең барыбыз өчен дә яхшы үрнәк. Анна бик тырышып Аллага дога кылган һәм даими рәвештә гыйбадәтханәгә килгән; безнең изге хезмәтебезгә дә дога кылу һәм җыелышларга йөрү керә (Римлыларга 12:12; Еврейләргә 10:24, 25).

12. Безнең изге хезмәтебезнең төп өлеше нәрсәдә һәм шул ук вакытта аны кешеләр өчен хезмәт дип ни өчен санап була?

12 Рәсүл Паул безнең изге хезмәтебезнең мөһим өлешенә күрсәтеп: «Сезнең турыда гел искә төшерүемә Алла миңа шаһит, мин рухым белән Аның Улы турында яхшы хәбәр сөйләп, Аңа хезмәт итәм [«изге хезмәтемне башкарам», ЯД]»,— дип язган (Римлыларга 1:9). Әйе, яхшы хәбәрне вәгазьләү — бу тик безне ишеткән кешеләргә генә хезмәт итү түгел, ә Йәһвә Аллага да гыйбадәт кылу. Без сүзләребезне кабул иткән кешеләрне очратабызмы яисә юкмы вәгазь — бу безнең Йәһвәгә изге хезмәтебез. Һичшиксез, безнең яраткан күктәге Атабызның искиткеч сыйфатлары һәм ниятләре турында сөйләргә тырышлыгыбыз, безгә зур шатлык китерә (Мәдхия 70:23).

Без изге хезмәтебезне кайда башкарабыз?

13. Йәһвәнең эчке ишегалдысында изге хезмәтләрен башкарганнарның нинди өметләре бар һәм алар белән бергә кем шатлана?

13 Паул майланган мәсихчеләргә: «Какшамас патшалыкны кабул итеп, тиешсез яхшылыкны саклыйк һәм аның аша Аллага яраклы, тирән хөрмәт һәм курку белән хезмәт итик [«изге хезмәтебезне башкарыйк», ЯД]»,— дип язган (Еврейләргә 12:28). Патшалыкны мирас итеп алырга ышанып көтә торган майланган мәсихчеләр, Иң Югарыга гыйбадәт кылып, иманда нык калалар. Тик алар гына Йәһвәнең гыйбадәтханәсендәге Изгесендә һәм эчке ишегалдысында изге хезмәтне башкара алалар. Майланганнар изгеләрнең Изгесендә — күктә Гайсә белән бергә хезмәт итү вакытларын бик көтәләр. Аларның башка сарыклардан булган юлдашлары үзләренең искиткеч өметләре булуына шулай ук шатланалар (Еврейләргә 6:18—20; 10:19—22).

14. Гайсә кешеләр өчен башкара торган хезмәттән хисапсыз күп кешеләр нинди файда алалар?

14 Башка сарыклар турында нәрсә әйтеп була? Рәсүл Яхъяга күрсәтелгәнчә, без торган соңгы көннәрдә «Бәрән каны белән киемнәрен агарткан һәм киемнәрен юган» хисапсыз күп башка сарыклар барлыкка килгән (Ачыш 7:14). Бу аларның рух белән майланган имандашлары кебек, алар да Гайсә кешеләр өчен башкарган хезмәтенә, алар өчен үзенең кеше тормышын биргәненә иман итүләрен аңлата. Гайсәнең хезмәте башка сарыкларга бүтән файда да китерә: ул аларга «[Йәһвә] васыятендә нык торырга» мөмкинлек бирә (Исай 56:6). Яңа васыять алар белән корылган булмаса да, алар аның белән бәйле булган законнарга буйсынып һәм бу васыять аркасында барлык оештырганга ярдәм итеп, васыятьтә нык торалар. Алар Алла Исраиле белән берләшкәннәр һәм аның әгъзалары белән бергә хезмәт итеп, халык алдында Алланы данлап һәм аңа яраклы рухи корбаннар китереп, бер үк рухи өстәл артында тукланалар (Еврейләргә 13:15).

15. Хисапсыз күп кешеләр изге хезмәтләрен кайда башкаралар һәм бу фатиха алар өчен нәрсәне аңлата?

15 Шуңа күрә күренештә хисапсыз күп кешеләр «тәхет һәм Бәрән алдында ак киемнәрдә» басып торалар. Моннан тыш, «алар хәзер Алла тәхете алдында торалар һәм Аның гыйбадәтханәсендә көне-төне хезмәт итәләр [«изге хезмәтләрен башкаралар», ЯД] һәм тәхеттә Утыручы аларда яшәячәк» (Ачыш 7:9, 15). Прозелитлар Исраилдә Сөләйман гыйбадәтханәсенең тышкы ишегалдысында гыйбадәт кылганнар. Моңа охшаш итеп хисапсыз күп кешеләр рухи гыйбадәтханәнең тышкы ишегалдысында Йәһвәгә гыйбадәт кылалар. Бу хезмәт аларга шатлык китерә (Мәдхия 121:1). Хәтта соңгы майланган мәсихче күктәге мирасны алгач та, алар Йәһвәнең халкы буларак, Аллага багышлаган рухи хезмәтләренең башкаруын дәвам итәчәкләр (Ачыш 21:3).

Кабул итәрлек изге хезмәт

16. Изге хезмәт белән бәйле булган нинди кисәтүләр бирелә?

16 Борынгы Исраил көннәрендә изге хезмәт Йәһвә законнары буенча башкарылырга тиеш булган (Чыгыш 30:9; Левит 10:1, 2). Бүген дә нәкъ шулай: безнең изге хезмәтебез Йәһвәгә яраклы булсын өчен тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Шуңа күрә Паул Колосслыларга язган хатында: «Сез төрле акыллылыкта һәм рухилыкны аңлауда Аның ихтыярын белүе белән тулуыгыз өчен, без сезнең турыда дога кылудан һәм сораудан туктамыйбыз, һәм һәрбер яхшы эштә җимеш китереп һәм Алла турында белемдә үсеп, һәрнәрсәдә Аңа ярап, Аллага лаеклы яшәрсез, дип дога кылабыз»,— дип язган (Колосслыларга 1:9, 10). Аллага дөрес итеп ничек гыйбадәт кылырга икәнен карар итү безнең хокукта түгел. Изге Язмаларны төгәл белүнең, рухи аңлауның һәм Аллага яраклы акыллылыкның бик зур әһәмияте бар. Аларсыз безгә бәладән котылып булмый.

17. а) Муса яшәгән көннәрдә изге хезмәт ничек мәсхәрә ителгән? б) Изге хезмәт бүген ничек ялганга юнәлдерелгән булырга мөмкин?

17 Муса яшәгән көннәрдәге исраиллеләрне искә төшерик. Без: «Алла исә алардан читкә борылды һәм... күк гаскәренә хезмәт итәргә калдырды»,— дип укыйбыз (Ап. эшләре 7:42). Бу исраиллеләр алар өчен эшләнгән Алланың куәтле эшләрен күргәннәр. Моңа да карамастан, алар бу аларга файдалы булганда башка илаһиларга мөрәҗәгать иткәннәр. Алар «чын күңелдән тугрылыклы» булмаганнар, ә мондый тугрылыксыз изге хезмәтебез Аллага яраклы булмый (Мәдхия 18:25, ЯД [17:26]). Әйе, бүген берәрсенең йолдызларга яисә алтын бозауларга табыныр өчен, Йәһвәдән кире борылуы бик шикле, ләкин потларга табынуның башка формалары да бар. Гайсә байлыкка хезмәт итүдән кисәткән, ә Паул комсызлыкны потка табыну дип атаган (Матфей 6:24; Колосслыларга 3:5). Иблис үзенә илаһига кебек табынуларын тели (2 Коринфлыларга 4:4). Потларга табынуның мондый төрләре киң таралган һәм алар капкын булып торалар. Мәсәлән, үзләрен Гайсә артыннан барабыз дип санаган, ә чынлыкта баерга омтылган яисә үзләренә һәм үз идеяләренә таянган кешеләрне алыйк. Алар чынлыкта кемгә хезмәт итәләр соң? Исай вакытындагы Йәһвә исеме белән ант иткән, ә аның бөек эшләрен пычрак потларныкы дип күрсәткән яһүдиләрдән алар нәрсәсе белән аерылып торалар соң? (Исай 48:1, 5).

18. Үткән көннәрдәге изге хезмәттә нәрсә дөрес булмаган һәм хәзер нәрсә дөрес түгел?

18 Гайсә шулай ук: «Сезне үтерүче һәркем, шуның белән Аллага хезмәт итәм [«изге хезмәтемне башкарам», ЯД],— дип уйлар вакыт килер»,— дип кисәткән (Яхъя 16:2). Соңыннан рәсүл Паул булган Савл Стефанны «үтерүне хуплаган» һәм «Рабби шәкертләрен һаман да куркытулар һәм үтерү белән янаган» вакытта, һичшиксез, Аллага хезмәт итәм дип уйлаган (Ап. эшләре 8:1; 9:1). Бүген геноцид һәм этник чистарту башлаучыларның күпләре дә үзләрен Аллага гыйбадәт кылалар дип саныйлар. Күпләр шулай ук уйлыйлар, ә чынлыкта алар национализмның, кабилә төзелешенең илаһиларын хөрмәт итәләр, байлыкны, үзләрен аллалаштыралар һәм башка эшләр эшлиләр.

19. а) Безнең изге хезмәтебезгә без ничек мөгамәлә итәбез? б) Изге хезмәтебез кайсы чакта безгә шатлык китерәчәк?

19 Гайсә: «Үзеңнең Аллаңа, Йәһвәгә гыйбадәт кыл һәм аңа гына изге хезмәтеңне башкар»,— дип әйткән (Матфей 4:10, ЯД). Гайсә Иблискә мөрәҗәгать иткән, ләкин безнең һәрберебезгә аның сүзләренә колак салырга ни дәрәҗәдә мөһим соң! Галәмнең Хакименә изге хезумәт башкару — бу нинди бөек хөрмәт, зур ихтирам чакыра торган йөкләмә. Ә кешеләр өчен безнең гыйбадәт кылу белән бәйле булган хезмәт? Безнең якыннарыбызның иминлеге өчен аны башкару — бу зур шатлык китерә торган эш (Мәдхия 40:2, 3; 58:17). Ләкин әгәр дә без бу хезмәткә барлык җаныбыз белән биреләбез һәм дөрес эшлибез икән, ул шул чакта гына безне чынлап бәхетле итә ала. Аллага тиешенчә кем гыйбадәт кыла соң? Йәһвә кемнең изге хезмәтен кабул итә? Без бу сорауларга җавапларны Изге Язмаларда очрый торган һәм безнең гыйбадәт кылу белән бәйле булган өченче сүзне карап чыккач алабыз. Бу сүз турында чираттагы мәкаләдә белә алабыз.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Христиан дөньясындагы литургиялар я гыйбадәтләр, я шундый Католик чиркәүләрендә евхаристия кебек ритуаллар булып тора.

^ 10 абз. Ап. эшләренең 13:2 дә (ЯД) пәйгамбәрләр һәм укытучылар Антиохиядә «халык алдында» Йәһвә өчен «хезмәт» (литургия дигән сүзгә бәйле булган Грек сүзенең тәрҗемәсе) «үтәгәннәр». Күрәсең, бу хезмәткә күп кешеләргә вәгазьләү дә кергәндер.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсә кешеләр өчен нинди гаять зур хезмәт башкарган?

• Мәсихчеләр кешеләр өчен нинди хезмәт башкаралар?

• Мәсихчеләрнең изге хезмәте нәрсәдән гыйбарәт һәм ул кайда башкарыла?

• Безнең изге хезмәтебез Аллага яраклы булсын өчен, без нәрсәгә ия булырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Биреп, ата-аналар зур шатлык алалар.

[11 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләр кешеләр өчен хезмәтне аларга ярдәм һәм яхшы хәбәр игълан итеп башкаралар.

[12 биттәге иллюстрация]

Безнең изге хезмәтебез Аллага яраклы булсын өчен, безгә төгәл белемнәрне алырга һәм аңларга кирәк.