Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен дога кылырга кирәк?

Ни өчен дога кылырга кирәк?

Ни өчен дога кылырга кирәк?

«СОРЫЙСЫЗ һәм алмыйсыз, чөнки игелеккә сорамыйсыз... Аллага якынлашыгыз һәм сезгә якынлашыр» (Якуп 4:3, 8). Гайсә шәкерте Якупның бу сүзләре безнең дога кылыр өчен нинди сәбәпләр барлыгы турында уйларга дәртләндерә.

Дога безнең Аллага нәрсәдә мохтаҗ икәнлегебез турында әйтү чарасы гына түгел. Үзенең таудагы билгеле вәгазендә Гайсә: «Чөнки Атагыз сезгә нәрсә кирәген сез Аннан сораганчы ук белә»,— дип әйткән. Шулай да ул: «Сорагыз һәм сезгә бирелер»,— дип чакырган (Матфей 6:8; 7:7). Димәк, Йәһвә безнең, безнеңчә, без нәрсәдә мохтаҗ икәнлегебезне аңа әйтүебезне тели. Ләкин дога — ул нәрсәдер әһәмиятлерәк.

Чын дуслар аларга берәр нәрсә кирәк булганда гына аралашмыйлар. Алар бер-берсенә карата кызыксыну күрсәтәләр һәм тойгыларын белдергәндә аларның дуслыклары ныгый. Шуңа охшаш рәвештә, доганың да максаты — тик нәрсә дә булса сорар өчен генә түгел. Дога Йәһвә белән үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм аңа чын тугрылыгыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Алла безгә аңа якынлашыр өчен дога кылырга мөмкинлек биргән. Ә без Аллага ятлаган догаларны кабатлап түгел, ә чын тойгыларыбызны ачсак кына якынлаша алабыз. Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итү ничек шатлыклы бит! Өстәвенә, Изге Язмаларның гыйбрәтле хикәясе: «Тәкъваларның догасы Аңа мәгъкуль»,— дип әйтә (Гыйбрәтле хикәя 15:8).

«Ә миңа Аллага якынлашу рәхәт!» — дип җырлаган мәдхия җырлаучы Асаф (Мәдхия 72:28). Ләкин Аллага якынлашыр өчен дога кылу гына аз. Моны түбәндә китерелгән вакыйга раслый.

«[Гайсәнең] шәкертләреннән берсе Аңа: „Рабби!... безне дә дога кылырга өйрәтче“,— диде». Гайсә: «Дога кылганда болай диегез: „Күктәге Атабыз! Исемең мөкатдәс булсын; Синең Патшалыгың килсен“»,— дип җавап биргән (Лука 11:1, 2). Без башта Алла исемен һәм аны ничек мөкатдәс итәргә икәнен белмәсәк, Гайсә өйрәтүенчә, аңлап дога кыла алабызмы соң? Алла Патшалыгы нәрсә икәнен аңламыйча, Гайсә сүзләре буенча дога кыла алабызмы? Әгәр дә без игътибар белән Изге Язмаларны җентекләп тикшерсәк, бу доганың мәгънәсен аңлый алабыз. Изге Язмалардан алынган белемнәр безгә Алла һәм аның юллары белән танышырга ярдәм итәчәк. Өстәвенә, Йәһвә Алла турында белгәндә без аңа якынлашырга һәм тугрылыклырак булырга теләячәкбез. Ә бу безгә аңа догада иркенрәк мөрәҗәгать итәргә ярдәм итәчәк.

Дога авырлыкларда ярдәм итә

Йәһвә белән якын үзара мөнәсәбәтләр үстереп, без күп проблемаларны чишә алабыз. Дога кайбер кешеләргә Йәһвә белән үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ничек ярдәм иткәнен күрсәтә торган берничә мисал карап чыгыйк.

Бразилиядә яшәүче Мария исемле хатын ярдәм сорап, Аллага дога кылган. Аңарда җәмгыятьтә кабул ителгән нормалар, алар өлешчә икейөзле булганга күрә, каршы килү барлыкка китергән. Мария хәтта ирен, балаларын һәм йортын ташлап киткән. Өстәвенә, ул наркотиклар куллана башлаган. Ләкин шулай да бәхет тапмыйча, ул ярдәм сорап, үз тойгыларын Аллага догада мөрәҗәгать итеп сөйләгән.

Озакламыйча аның янына ике Йәһвә Шаһите килгән һәм аңа Алла җитәкчелегенең әһәмиятлелеге турында сөйләүче «Күзәтү манарасы» журналы калдырганнар. Бу Марияга тирән тәэсир иткән һәм ул шул ук көнне Шаһитләр белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ахырда ул гаиләсенә кире әйләнеп кайткан. Йәһвә турында белемнәре үсү белән анда аңа үзенең яратуын күрсәтү теләге туган. Мария: «Минем тормышым яхшылыкка үзгәрде. Ирем һәм туганнарым минем Изге Язмаларны өйрәнүемне теләмәгәннәр иде. Ләкин минем үзгәрүемне күргәч, алар миңа ярдәм итә башладылар»,— дип сөйли. Соңрак Мария үз тормышын, догаларны Тыңлаучыга, аңа хезмәт итәр өчен багышлаган.

Хосеның матур хатыны һәм Боливиядә уңышлы бизнесы булса да, ул үзен бәхетле дип хис итмәгән. Зина кылып йөргәнгә күрә, аның хатыны аңардан киткән. Ул күп эчкән һәм үзенең бернәрсәгә дә ярамас булганын сизгән. Хосе болай дип сөйли: «Мин Алладан аңа яраклы булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк дип сорап, чын күңелдән дога кыла башладым. Озакламыйча мин эшләгән урынга Йәһвә Шаһитләре килде һәм өйдә түләүсез Изге Язмаларны өйрәнү тәкъдим иттеләр, ләкин мин аларны тыңламадым. Бу өч тапкыр кабатланды. Минем Алладан ярдәм сораган һәр чагымда алар кабат киләләр иде. Ахырда мин аларны икенче килүләрендә тыңлармын дип карар иттем. Моңа кадәр мин Изге Язмаларны тулысынча укып чыктым һәм миндә күп сораулар барлыкка килде, ләкин барлык сорауларга да мин ышанычлы җаваплар алдым. Йәһвә турында белгәч, мин яшәүнең мәгънәсен аңладым, ә минем дусларым, Йәһвә Шаһитләре, охшаш булыр өчен яхшы үрнәк иделәр! Мин бергәләп эчкән иптәшләремне һәм ахирәтемне калдырдым. Тиз арада мин, хатыным һәм балаларым яңадан бер дус гаилә булдык. Мин 1999 елның башында суга чумып алдым».

Италиядә торучы Тамараның гаиләсендә проблемалар булган һәм ул акыллылык турында дога кылган. Бала чагында аны еш кына кыйнаганга һәм 14 яшендә өйдән куып чыгарганга күрә, ул агрессив кешегә әйләнгән. Тамара болай дип сөйли: «Мин Изге Язмалар китабын таптым һәм аны укый башладым. Кичләрнең берсендә мин акыллылыкны табу — ул яшерелгән хәзинә табу белән охшаш икәненен укыган идем. Мин шул акыллылык турында дога кылдым (Гыйбрәтле хикәя 2:1—6). Икенче көннең иртәсендә минем яныма Йәһвә Шаһитләре килде. Мин алар белән бергә Изге Язмаларны өйрәнә башладым, ләкин мин алган белемнәрне кулланыр өчен вакыт кирәк булды. Ахырында мин мәсихче тормышын алып барырга карар иттем һәм суга чумып алдым. Хәзер без ирем белән бергә башкаларга Алла акыллылыгына ия булырга ярдәм итәбез».

Беатрис исемле хатын Каракас (Венесуэла) җәмгыятенең югары даирәләрендә булган. Аерылышкач ул үзен бик күңелсез хис иткән. Бер тапкыр өметсезлектә, ул берничә сәгать дога кылган. Иртән ишеккә шалтыратканнар. Ул ишек тишегеннән генә караган да һәм ачуы белән портфельле ике кешене күргән. Ул өендә булмаганга сабышып, ишекне ачмаган, ләкин бу кешеләр китер алдыннан ишек астына кечкенә генә кәгазь бите тыкканнар. Анда: «Изге Язмаларыгызны белегез»,— дигән язу булган. Бәлкем, бу аның кичәге догасына җаваптыр? Ул чыккан да һәм бу кешеләрне чакырган. Озакламыйча ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, ә соңыннан суга чумып алган. Бүген бәхеткә ия булган Беатрис башкаларга ничек бәхетле булырга икәнен белергә ярдәм итә.

Кармен ярлылыкны җиңәр өчен дога кылган. Аның ун баласы булган, ә ире Рафаэль эчеп йөргән. «Мин яшәр өчен кер юып акча эшләргә тырыша идем»,— дип сөйли Кармен. Ләкин Рафаэль тагын да күбрәк эчә башлаган. «Без бергә Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлагач кына минем ирем үзгәрә башлады. Без Алланың ярлылыкны һәм җәберләүне озакламыйча бетерәчәк Патшалыкны урнаштыру вәгъдәсе турында белдек. Ниһаять, Алла минем догаларымны ишетте!» Йәһвә турында белемнәр Рафаэльга эчүен ташларга һәм «яңа кешегә киенергә» ярдәм иткән (Ефеслыларга 4:24). Ул һәм аның гаиләсе материаль дәрәҗәләрен күтәрә алганнар. Рафаэль: «Без бай түгел, безнең үз йортыбыз да юк, ләкин яшәү өчен барысы да бар һәм без бәхетле»,— дип әйтә.

Алла бөтен догаларны үтәячәк вакыт

Бу кешеләргә дога ярдәм иткәнме? Һичшиксез! Күпчелек вакытта мәсихчеләр җыелышыннан берәрсе аларга Изге Язмаларны өйрәнү аша Йәһвә Аллага якынлашырга ярдәм иткәч, алар догаларына җавап алганнар икәненә сез игътибар иттегезме? (Ап. эшләре 9:11).

Шуңа күрә безнең дога кылыр өчен яхшы сәбәпләр бар. Озакламыйча Алла аның Патшалыгы килүе һәм аның ихтыяры җирдә булуы турындагы үтенечле доганы үтәячәк (Матфей 6:10). Алла үзенең дошманнарыннан җирне чистартканнан соң, «җир... Йәһвә турындагы белем белән тулачак» (Исай 11:9, АМТ). Шул чакта Йәһвәне яраткан барлык кешеләр «Алла балаларының дан азатлыгы» белән ләззәтләнәчәк һәм Алла аларның догаларын, һичшиксез, үтәячәк (Римлыларга 8:18—21).

[7 биттәге иллюстрация]

Безгә ни өчен дога кылырга кирәк икәнен сез беләсезме?