Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Йәһвә искәртмәләрен нык яратасызмы?

Сез Йәһвә искәртмәләрен нык яратасызмы?

Сез Йәһвә искәртмәләрен нык яратасызмы?

«Синең ачышларыңны [«искәртмәләреңне», ЯД] минем җаным саклый һәм мин аларны нык яратам» (МӘДХИЯ 118:167).

1. Йәһвәнең искәртмәләре турында аеруча кайда еш әйтелә?

ЙӘҺВӘ үз халкының бәхетле булуын тели. Чыннан да бәхетле булыр өчен безгә, һичшиксез, Йәһвә «канунында йөрергә» һәм аның боеруларын үтәргә кирәк. Моңа ирешер өчен безгә аның искәртмәләре ярдәм итәчәк. Алар турында кабат-кабат Изге Язмада аеруча 118 мәдхиядә әйтелә. Бу мәдхия, бәлкем, Яһүди тәхетенең яшь варисы Езеки тарафыннан язылгандыр. Бу матур җыр мондый сүзләр белән башлана: «Ходай канунында йөрүчеләр, юлларында саф булганнар — бәхетле. Аның ачышларын [«искәртмәләрен», ЯД] саклаучылар, бөтен йөрәкләре белән Аны эзләүчеләр — бәхетле» (Мәдхия 118:1, 2).

2. Йәһвәнең искәртмәләре безнең бәхетебез белән ничек бәйле?

2 Без Аның Сүзендәге төгәл белемгә ия булып һәм бу белемне тормышта кулланып, Йәһвә «канунында йөрибез». Ләкин без камилсез кешеләр булганга күрә, без искәртмәләргә мохтаҗ. «Искәртмә» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе Йәһвә безнең хәтердән үз законнарын, боеруларын, уставларын һәм васыятьләрен чакыруына күрсәтә (Матфей 10:18—20). Әгәр дә без Йәһвә искәртмәләре буенча баруыбызны дәвам итсәк кенә бәхетле булып калабыз, чөнки алар безгә кайгы-хәсрәткә һәм бәлагә алып бара торган рухи тозаклардан качарга ярдәм итәчәк.

Йәһвә искәртмәләренә ябышыгыз

3. Мәдхия 118:60, 61 гә нигезләнеп без нәрсәдә ышанычлы була алабыз?

3 «Синең васыятьләреңне үтәргә ашыктым һәм озакка сузмадым. Явызларның тозаклары мине чолгап алдылар, ләкин мин Синең законнарыңны онытмый идем»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы өчен Алланың искәртмәләре кадерле булган (Мәдхия 118:60, 61). Йәһвәнең искәртмәләре безгә эзәрлекләүләрне кичерергә ярдәм итә, чөнки без: күктәге Атабызның безне чолгап алган дошманнарның тозакларын юк итә алуына ышанабыз. Без Патшалык турында хәбәрне вәгазьли алсын өчен, Алла безнең юлдагы киртәләрне үз вакытында алып куя (Марк 13:10).

4. Безгә Йәһвә искәртмәләренә ничек җавап бирергә кирәк?

4 Йәһвәнең искәртмәләре кайчакта безне төзәтәләр. Әйдәгез, рәхмәтләребезне белдереп, мәдхия җырлаучы кебек мондый төзәтүләрне һәрчакта кабул итик. Ул Аллага мөрәҗәгать иткән догасында: «Синең ачышларың [«искәртмәләрең», ЯД] — минем юанычым. Мин Синең ачышларыңны [«искәртмәләреңне», ЯД] яраттым»,— дип әйткән (Мәдхия 118:24, 119). Бездә мәдхия җырлаучыга караганда Алланың күбрәк искәртмәләре бар. Грек Язмаларында китерелгән йөзләрчә Еврей Язмаларының өзекләре безгә Йәһвәнең Муса Кануны буенча яшәгән халкына мөрәҗәгать ителгән үгет-нәсихәтләре турында гына түгел, ә мәсихчеләр җыелышына карата Алла ниятләре турында да искә төшерә. Алла аның законнары белән бәйле булганнарны искә төшерергә кирәк дип санаганда, без моны рәхмәт белдереп кабул итәбез. Ә Йәһвәнең «ачышларына [«искәртмәләренә», ЯД] ябышып» без Барлыкка Китерүченең ризасызлыгына китерә һәм безне шатлыксыз калдыра торган гөнаһлы вәсвәсәләрдән качабыз (Мәдхия 118:31).

5. Йәһвә искәртмәләрен ничек без нык ярата башлый алабыз?

5 Йәһвәнең искәртмәләренә карата безнең яратуыбыз нинди булырга тиеш? «Синең ачышларыңны [«искәртмәләреңне», ЯД] минем җаным саклый һәм мин аларны нык яратам» (Мәдхия 118:167). Әгәр дә без Йәһвәнең искәртмәләренә безнең турыда тиешенчә кайгырта торган Әтинең үгет-нәсихәтенә кебек карасак һәм кабул итсәк, аның искәртмәләрен без нык яратачакбыз (1 Питер 5:6, 7). Без аның искәртмәләренә мохтаҗ, ә алардан файда күреп без аларны ныграк һәм ныграк яратачакбыз.

Алла искәртмәләренә без ни өчен мохтаҗ

6. Йәһвә искәртмәләрендә безнең мохтаҗ булуыбызның бер сәбәбе нәрсәдә тора һәм безгә аларны хәтердән чакырырга нәрсә ярдәм итәчәк?

6 Йәһвәнең искәртмәләренә мохтаҗлыгыбызның бер сәбәбе — бу безнең онытучан булуыбыз. «Уорлд бук» энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Гадәттә вакыт узу белән кешеләр күбрәк һәм күбрәк оныталар. [...] Бәлкем, сезнең белән шулай булгандыр: сез күптән түгел генә истә булган исемне яисә башка информацияне берничек тә искә төшерә алмыйсыз. [...] Бу еш кына очраган галәмәтне хәтернең кыска вакытка бозылуы дип атап була. Галимнәр моны тәртипсезлек булган бүлмәдә берәр әйбер табарга тырышу белән чагыштыралар. [...] Берәр информацияне яхшы истә калдырыр өчен ышанычлы чара — бу информация белән һәрьяктан таныштым дип карар иткәч, аны озак вакыт тикшерү» (World Book Encyclopedia). Безгә тырышлык белән өйрәнү һәм кабатлау хәтердә Алланың искәртмәләрен чакырырга һәм безнең үк иминлегебез өчен аларның тәртибе буенча тормышны алып барырга ярдәм итәчәк.

7. Алла искәртмәләре бүген ни өчен бервакытта да булмагандай кирәк?

7 Башка вакыт белән чагыштырганда без бүген Йәһвәнең искәртмәләрендә бервакытта да булмагандай мохтаҗ, чөнки безнең көннәрдәге явызлык җирдә беркайчан да булганы юк иде әле. Әгәр дә без Йәһвә искәртмәләренә игътибар итәбез икән, без алдау корбаны булмас өчен һәм бу дөньяның явыз юлларына басмас өчен кирәкле акыллылыкка ия булабыз. «Мин барлык укытучыларымнан акыллырак булдым, чөнки Синең ачышларың [«искәртмәләрең», ЯД] турында төптән уйлыйм. Мин картлардан күбрәк беләм, чөнки Синең боерыкларыңны саклыйм. Синең сүзеңне саклар өчен, һәртөрле явыз юлдан аякларымны саклыйм» (Мәдхия 118:99—101). Алланың искәртмәләрен саклап, без «һәртөрле явыз юлдан» кача алабыз һәм «Алла тормышыннан читтә булган, акылларында чуаланган» күп кешеләргә охшаш булмыйбыз (Ефеслыларга 4:17—19).

8. Безгә иман сынауларын уңышлырак каршы алырга нәрсә ярдәм итәчәк?

8 Алланың искәртмәләре безгә шулай ук бу «ахыр заманда» кирәк, чөнки алар без очрата торган күп санлы сынауларны кичерер өчен көч бирә (Даниел 12:4, ЯД). Мондый искәртмәләрсез без «онытучан тыңлаучылар» булабыз (Якуп 1:25). Ләкин «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» басмалары ярдәмендә тырышлык белән Изге Язмаларны шәхси һәм җыелышларда өйрәнү иман сынауларын уңышлы каршы алырга ярдәм итә ала (Матфей 24:45—47). Бу рухи бүләкләр ярдәмендә без авыр шартларда Йәһвәгә ничек яраклы итеп эшләргә икәнен күрәбез.

Безнең очрашуларның мөһим роле

9. Кемнәр ул «кешеләр төрендәге бүләкләр» һәм алар имандашларына ничек ярдәм итәләр?

9 Алланың искәртмәләрендә безнең мохтаҗлыгыбыз өлешчә без билгеләнгән кардәшләрдән үгет-нәсихәт ала торган мәсихче очрашулары ярдәмендә канәгатьләндерелә. Рәсүл Паул Гайсә «өскә күтәрелгәч, әсирләрне алып киткән, кешеләр төрендәге бүләкләр биргән» дип язган (ЯД). Паул: «Ул [Мәсих] изгеләрне төзәтер, хезмәт итү эше, Мәсих Тәне төзер өчен берәүләрне Рәсүлләр итеп, икенчеләрне пәйгамбәрләр итеп, башкаларны Яхшы хәбәр сөйләүчеләр итеп, бүтәннәрне көтүчеләр һәм укытучылар итеп куйган»,— дип әйткән (Ефеслыларга 4:8, 11, 12). «Кешеләр төрендәге бүләкләр» — билгеләнгән өлкәннәр — без гыйбадәт кылырга очрашкач, безнең игътибарыбызны Йәһвә искәртмәләренә юнәлдергәнгә күрә, ничек соң без рәхмәтләребезне белдерә алабыз!

10. Еврейләргә 10:24, 25 тә әйтелгән шигырьнең асылы нәрсәдә?

10 Алланың барлык биргәненә рәхмәтебез безне биш очрашуга да һәр атна йөрергә дәртләндерәчәк. Регуляр рәвештә җыелышуның кирәклелегенә Паул басым ясаган. Ул: «Ярату һәм яхшы эшләргә дәртләндереп, бер-беребезгә игътибарлы булыйк; кайберәүләрнең гадәте булган кебек җыелышыбызны калдырмыйк; ә теге көннең якынлашканын күреп, бер-беребезне тагын да күбрәк өндәп торыйк»,— дип язган (Еврейләргә 10:24, 25).

11. Һәр атнада була торган очрашуларның һәрберсе безгә нинди файда китерә?

11 Очрашулар безгә биргәннәрнең сез кадерен беләсезме? «Күзәтү манарасы» журналының һәр атна өйрәнүе безнең иманыбызны ныгыта, безгә Йәһвә искәртмәләре буенча тормышны алып барырга һәм «дөнья рухына» каршы торырга ярдәм итә (1 Коринфлыларга 2:12; Ап. эшләре 15:31). Халык алдында чыгыш ясаганда докладчылар Алла Сүзендәге үгет-нәсихәтләрне бирәләр. Аларның чыгышларында Йәһвәнең искәртмәләре һәм Гайсә әйткән искиткеч «мәңгелек тормыш сүзләре» ишетелә (Яхъя 6:68; 7:46; Матфей 5:1—7:29). Теократик хезмәт мәктәбендә без укытучы осталыкларыбызны яхшыртабыз. Хезмәт итү очрашулары яхшы хәбәрне өйләр буенча, кабат килүләрдә, өйдә Изге Язмалар өйрәнүләрендә һәм хезмәтебезнең башка өлкәләрендә яхшырак тәкъдим итәр өчен кыйммәтле ярдәм бирә. Ә китап өйрәнү төркеменең аз санлы булуы безгә еш кына Алла искәртмәләрен үз эченә кертә торган комментарийлар бирергә мөмкинлек бирә.

12, 13. Азиянең бер илендәге Йәһвә халкы мәсихче очрашулары өчен үз рәхмәтләрен ничек белдерә?

12 Әгәр дә без очрашуларга регуляр киләбез икән, без Алла васыятьләре турында искәртмәләр алабыз һәм сугыш баруына, экономик авырлыкларга һәм башка иман сынауларына карамастан, рухи яктан нык булып калыр өчен ярдәм алабыз. Очрашуларның мөһимлеген Азиянең бер илендәге өйләрен калдырырырга һәм тропик чатырманнарда яшәргә туры килгән 70 кә якын мәсихче аеруча сизгән. Алар бергә регуляр очрашырга тәвәккәл ниятләнеп, сугыш барган шәһәрләренә кайтып, Патшалык Залыннан калганны сүтеп, джунглида зал төзегәннәр.

13 Бу илнең башка кисәгендә еллар буе сугыш шартларына түзеп Йәһвә хезмәтчеләре ашкынып Аллага хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Шул райондагы бер өлкәнне: «Кардәшләргә бергә торырга нәрсә күбрәк ярдәм итте?» — дип сораганнар. Менә ул нинди җавап биргән: «Без 19 ел дәвамында бер очрашуны да калдырмадык. Кайчакта бомбардировкалар яисә башка авырлыклар аркасында кардәшләрнең берәрсенә җыелыш үткән урынга барып җитәргә туры килми иде, ләкин без очрашуларны һәрчакта да үткәрә идек». Бу кадерле абыйлар һәм апалар «җыелышыбызны калдырмыйк» дигән принципның барлык мөһимлеген, һичшиксез, аңлыйлар.

14. Өлкән Аннаның мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

14 Анна исемле 84 яшьлек тол хатын беркайчан да «гыйбадәтханәдән чыкмаган». Шуңа күрә ул сабый Гайсәне туганнан соң тиз арада алып килгән көнендә шунда булган (Лука 2:36—38). Сезнең очрашуларны калдырмаска дигән максатыгыз бармы? Сез конгресслар программасының һәрбер өлешендә дә булырга намуслы тырышасызмы? Бу җыелышларда без алган рухи файдалы үгет-нәсихәт безнең күктәге Атабызның үз халкы турында кайгыртучанлыгының, һичшиксез дәлиле (Исай 40:11). Мондый вакыйгалар шулай ук шатлыкка ярдәм итәләр һәм без, үз килүебез белән, Йәһвә искәртмәләренең кадерен беләбез икәнен күрсәтәбез (Нихами 8:5—8, 12).

Йәһвә искәртмәләре белән аерылып куелганнар

15, 16. Йәһвә искәртмәләрен саклау безнең тәртибебездә ничек чагыла?

15 Йәһвә искәртмәләрен саклап, без үзебезгә явыз дөньядан читтә торырга ярдәм итәбез. Мәсәлән, Алла искәртмәләренә игътибарлы булып, без сексуаль әхлаксызлыкта катнашмаячакбыз (Икенчезаконлык 5:18; Гыйбрәтле хикәя 6:29—35; Еврейләргә 13:4). Алла искәртмәләре буенча эшләп, ялган сөйләргә, үзеңне намуссыз тотарга, урларга вәсвәсәне уңышлы җиңеп була (Чыгыш 20:15, 16; Левит 19:11; Гыйбрәтле хикәя 30:7—9; Ефеслыларга 4:25, 28; Еврейләргә 13:18). Шулай ук Йәһвә искәртмәләрен саклау безне үч алудан, ачу саклаудан һәм яла ягудан тотып калачак (Левит 19:16, 18; Мәдхия 14:1, 3).

16 Йәһвә искәртмәләрен игътибар белән тыңлап, без аңа хезмәт итәр өчен изге яисә аерылып куелган булып калабыз. Дөньядан читтә тору ни дәрәҗәдә әһәмиятле соң! Үзенең җирдәге тормышының соңгы төнендә Йәһвәгә Гайсә дога кылган һәм аның эзеннән баручылар турында: «Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем һәм дөнья аларны нәфрәт итте, чөнки Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. Мин аларны Син дөньядан ал дип түгел, бәлки явызлыктан сакла,— дип ялварам; Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит, Синең сүзең — хакыйкать»,— дип үтенеп сораган (Яхъя 17:14—17). Әйдәгез, безне Аллага изге хезмәт өчен дөньядан аерып торган Алла Сүзенең кадерен белик.

17. Әгәр дә без Алла искәртмәләрен кире каксак, нәрсә булырга мөмкин һәм шуңа күрә безгә нәрсә эшләргә кирәк?

17 Без, Йәһвәнең хезмәтчеләре, аңа хезмәт итәр өчен яраклы булып калырга телибез. Әгәр дә без Алла искәртмәләрен санга сукмыйбыз икән, безне еш кына дөньяга хас булган сөйләшү һәм тәртип, дөньяви әдәбияттә һәм күңел ачуларда беленгән дөнья рухы чолгап алырга мөмкин. Һәм, һичшиксез, безнең көмеш яратучан, горур, тәкәббер, яхшылыкның кадерен белмәүчеләр, бозык, мәрхәмәтсез, оятсыз, кукрайган, Алланы яратуга караганда күбрәк рәхәтлекне яратучан буласы килми. Бу Алладан читләшкән кешеләрнең күрсәтә торган кайбер сыйфатлары гына (2 Тимәтигә 3:1—5). Без бу явыз системаның ахыр заманының азагына якынлашканга күрә, әйдәгез, киләчәктә дә Йәһвә искәртмәләре буенча яшәр өчен һәм шуның белән аның «сүзе буенча үзеңне саклар өчен» ярдәм сорап Аллага дога кылыйк (Мәдхия 118:9).

18. Әгәр дә без Йәһвә искәртмәләрен саклыйбыз икән, нинди эшләргә без дәртләнелгән булабыз?

18 Йәһвәнең искәртмәләре безгә нәрсә эшләргә кирәкмәгәнен генә әйтмиләр. Әгәр дә без аның искәртмәләрен саклыйбыз икән, алар безне эш итүгә дәртләндерәчәк: без тулысынча Йәһвәгә таянырга өйрәнәбез һәм аны бөтен йөрәгебез, җаныбыз, акылыбыз һәм көчебез белән яратачакбыз (Икенчезаконлык 6:5; Мәдхия 4:6; Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; Матфей 22:37; Марк 12:30). Алланың искәртмәләре безне шулай ук якыннарыбызны яратырга дәртләндерә (Левит 19:18; Матфей 22:39). Аллага һәм якыннарыбызга карата булган яратуыбыз Алланың ихтыярын үтәгәндә һәм башкалар белән яшәү алып килә торган «Алла турында белем» белән уртаклашканда аеруча күренә (Гыйбрәтле хикәя 2:1—5).

Йәһвәнең искәртмәләрен саклау — яшәү дигәнне аңлата!

19. Башкаларга Йәһвә искәртмәләренә игътибарлы булу тормышта кулланырлык һәм файдалы икәнен без ничек күрсәтә алабыз?

19 Әгәр дә без Йәһвә искәртмәләрен саклыйбыз һәм башкаларга да сакларга ярдәм итәбез икән, без үзебезне һәм безне тыңлаучыларны коткарабыз (1 Тимәтигә 4:16). Без башкаларга Йәһвә искәртмәләренә игътибарлы булу тормышта кулланырлык һәм файдалы икәнен ничек күрсәтә алыр идек? Үз тормышыбызда Изге Язмаларның принципларын кулланып. Бу «мәңгелек тормышка теләге булган» кешеләргә — Алла Сүзендә билгеләнгән юл буенча барырга барыннан да яхшырак икәненә ышанырга мөмкинлек бирә (Ап. эшләре 13:48, ЯД). Алар шулай ук «чыннан да безнең белән Алла» икәнен күрәчәкләр һәм бу аларны Хаким Ходай Йәһвәгә гыйбадәт кылуда безгә кушылырга дәртләндерәчәк (1 Коринфлыларга 14:24, 25).

20, 21. Йәһвәнең искәртмәләре һәм аның рухы ярдәмендә без нәрсә эшли алабыз?

20 Изге Язма өйрәнүен дәвам итеп, өйрәнгәнебезне тормышта кулланып һәм Йәһвәнең рухи бүләкләреннән тулысынча файда алып, без Алланың искәртмәләрен нык итеп ярата башларбыз. Әгәр дә без искәртмәләргә игътибар итәбез икән, алар безгә «Аллага ярашлы итеп барлыкка китерелгән хакыйкатьнең гаделлегендә һәм изгелегендә яңа кешегә әверелергә» ярдәм итәчәк (Ефеслыларга 4:20—24). Йәһвәнең искәртмәләре һәм аның изге рухы ярдәмендә без ярату, шатлык, тынычлык, озак түземлелек, игелек, мәрхәмәтлелек, ышаныч, юашлык, үз-үзеңне кулда тоту сәләтен күрсәтә алабыз. Бу сыйфатлар Иблис хакимиятендә булган дөньяның гадәтендәге сыйфатларыннан кискен аерылып тора! (1 Яхъя 5:19; Галатларга 5:22, 23).Шуңа күрә Изге Язмалар өйрәнүе, билгеләнгән өлкәннәр аша һәм шулай ук җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда Йәһвә таләпләре турында искәртмәләр алганда, бездә рәхмәтләребезне белдерер өчен сәбәп бар.

21 Йәһвәнең искәртмәләрен саклаганга күрә, без хәтта гаделлек өчен җәза алганда да шатлана алабыз (Лука 6:22, 23). Иң куркыныч шартларга эләгеп тә, без Алла безне коткара дип өметләнәбез. Хәзер барлык халыклар Армагеддон дип аталган «Зур Кодрәтле Алланың бөек көнендәге сугышына» җыелганда, бу аеруча мөһим (Ачыш 16:14—16).

22. Йәһвә искәртмәләре уңае белән безгә нәрсәгә ниятләнергә кирәк?

22 Без лаек булмаган мәңгелек тормыш бүләген алыр өчен, Йәһвәнең искәртмәләрен нык яратырга һәм аларны намус белән сакларга тиеш. Бездә дә: «Синең ачышларыңның [«искәртмәләреңнең», ЯД] дөреслеге мәңгелек: өйрәт мине һәм мин яшәячәкмен»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучыдагы кебек рух булсын (Мәдхия 118:144). Әйдәгез, шулай ук мәдхия җырлаучының: «Чакырам Сине [Йәһвәне]: коткар мине һәм Синең ачышларыңны [«искәртмәләреңне», ЯД] саклармын»,— дигән сүзләрендә чагылган тәвәккәллек күрсәтик (Мәдхия 118:146). Йәһвә искәртмәләрен нык яратканыбызны сүз һәм эш белән исбат итик.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә искәртмәләренә мәдхия җырлаучы ничек мөгамәлә иткән?

• Без ни өчен Йәһвә искәртмәләренә мохтаҗ?

• Йәһвә искәртмәләре уңае белән безнең очрашулар нинди роль уйный?

• Йәһвә искәртмәләре безне дөньядан ничек итеп аерып тора?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Мәдхия җырлаучы Йәһвә искәртмәләрен нык яраткан.

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Сезнең дә анна үрнәге буенча очрашуларны калдырмаска максатыгыз бармы?

[28 биттәге иллюстрация]

Йәһвә искәртмәләренә игътибар итеп, без дөньядан читтә торабыз һәм Аллага хезмәт итәр өчен яраклы һәм саф булып калабыз.