Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ышаныргамы яисә юкмы?

Ышаныргамы яисә юкмы?

Ышаныргамы яисә юкмы?

БУ УНИКЕ яшьлек бер яшүсмер белән булган. Аңа алгебра дәресе бик авыр бирелгән. Мәктәптә дәрес вакытында укытучы класска беренче караганда, гади генә алгебраик исәпләп чыгаруы күрсәткән.

«Әйтик, х = у һәм аларның һәрберсе 1 гә тиң булсын»,— дип башлый укытучы.

«Әлегә барысы да аңлашыла»,— дип уйлап куя яшүсмер.

Ләкин логик булып күренгән дүрт юлны исәпләп чыгарганнан соң, укытучы искиткеч нәтиҗә ясаган.

«Шулай итеп, 2 = 1! Хатаны табыгыз»,— дип, гаҗәпкә калган укучыларына йөкләмә бирә.

Яшүсмер исә үзенең алгебра буенча тирән булмаган белемнәре белән хатаны таба алмаган. Исәпләп чыгаруның һәрбер адымы абсолют дөрес булып күренгән. Ләкин ул сәер нәтиҗәгә ышанырга тиешме? Укытучы математиканы аннан күпкә яхшырак аңлый бит. Һичшиксез, юк. Ул: «Миңа монда хата эзлисе юк. Моның мәгънәсез икәнен саф акыл әйтеп тора»,— дип үз-үзенә әйткән (Гыйбрәтле хикәя 14:15, 18). Ул үз укытучысының да, классташларының да ике долларны бер долларга алмаштырмый икәнлекләрен бик яхшы белгән!

Тора-бара яшүсмер исәпләп чыгарудагы хатаны тапкан. Бу вакыйгадан ул үзе өчен бик кыйммәтле дәрес алган: әгәр дә синнән акыллырак булган кеше яхшы уйланган һәм беренче карашка, хатасыз аргументлар китерсә дә, сиңа син аның сүзләрендә тик бу вакытка гына хата таба алмаганга күрә, бу мәгънәсез нәтиҗәгә ышанырга кирәкми. Яшүсмер Изге Язмаларның 1 Яхъя 4:1 дә язылган бер файдалы принцибы буенча барган: барлык ишеткәнеңә, бу хәтта авторитетлы чыганактан килгән кебек тоелса да, ышанырга ашыкмаска кирәк.

Әлбәттә, бу сез алдан ук дөрес булмаган фикердә нык торырга тиеш дигәнне аңлатмый. Хаталы карашларны төзәтә алырлык информацияне кабул итмәү дөрес булмас иде. Ләкин шулай ук зур абруйлы яисә зур белемле кешеләрнең тәэсире нәтиҗәсендә «акыл белән шикләнергә ашыгырга» кирәк булмас иде (2 Фессалоникилеләргә 2:2). Укытучы, әлбәттә, укучыларына шаяртып кына әйткән. Ләкин кайчакта барысы да һич тә зарарсыз түгел дип уйлап булмый. Кешеләр бик «хәйләкәр» булырга мөмкин (Ефеслыларга 4:14; 2 Тимәтигә 2:14, 23, 24).

Галимнәр һәрчакта да хаклымы?

Фәннең төрле тармакларында, хәтта иң күренекле галимнәрдә дә каршы килә торган фикерләр булырга, ә аларның карашлары үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, бетә алмый торган фундаменталь сорау буенча медик бәхәсне алыйк: чирли башлауның сәбәбе нәрсәдә? «Авырулар санына нәрсә ныграк тәэсир итә: тумыштан яисә яшәүдән алган фактормы? Бу сораулар буенча галимнәр кайнар бәхәсләр алып баралар»,— дип яза Гарвард университетының медицина профессоры. Детерминистик дип аталган лагерьнең әгъзалары төрле авыруларга бирешүчәнлек башлыча нәселдәнлек белән билгеләнә дип ышаналар. Икенчеләре исә авырулар иң беренче булып әйләнә-тирәдәге мохиткә һәм яшәүнең рәвеше белән бәйле дип әйтәләр. Беренчеләре дә, икенчеләре дә үз фикерләрен яклап статистиканы китерергә һәм төрле җентекле тикшерүләргә дә сылтарга әзер. Ләкин шулай да бәхәсләр дәвам итә.

Иң күренекле фикер ияләренең карашлары үз вакытында дөрес дип саналган булса да, хаталы булган дип кабат-кабат тәнкыйть ителә. Бертран Рассел исемле философ Аристотельне «барлык булган философларның иң тәэсирлесе» дип атаган. Ләкин Рассел шулай ук, Аристотельның күп тәгълиматлары «тулысынча дөрес» булмаган дип билгеләгән. «Хәзерге көннәрдә табигать фәннәрендә, логикада яисә философиядә һәрбер алга атлаган адымны Аристотель эзеннән баручыларның канәгатьсез тавышлары астында эшләргә туры килә»,— дип яза ул («History of Western Philosophy»).

«„Белем“ дип ялган аталган»

Беренче мәсихчеләр, бәлкем, Сократ, Платон һәм Аристотель кебек күренекле Грек философларының эзеннән баручыларны очратканнардыр. Ул вакытның укымышлы кешеләре үзләрен күпчелек мәсихчеләрдән акыллырак дип санаганнар. Гайсә эзеннән баручыларның «тән буенча акыллы» дип саналучыларның саны аз булган (1 Коринфлыларга 1:26). Ул көннәрнең философиясендә тәрбияләнгән кешеләр мәсихчеләрнең ышануларын хәтта «акылдан язу» яисә «юк-бар сүз» дип санаганннар (Филлипс тәрҗемәсе) (1 Коринфлыларга 1:23).

Әгәр дә сез беренче гасыр мәсихчеләре арасында булсагыз, шул көннәрдәге фикер ияләренең ышандырырлык дәлилләре сезгә тәэсир итәр идеме? Аларның акыллылыклары сезне шаккатырыр идеме? (Колосслыларга 2:4). Рәсүл Паул сүзләре буенча, моның өчен сәбәпләр булмаган. Ул мәсихчеләрнең Йәһвә «фикер ияләренең зирәклегенә» һәм «акыл ияләренең акыллылыгына» акылсызлыкка кебек карауларын исенә төшергән (1 Коринфлыларга 1:19). Паул: «Кайда акыл иясе? Кайда галим? Бу вакытның фикер иясе кайда?» — дип сораган (1 Коринфлыларга 1:20, ХТ). Үзләренең искиткеч сәләтләренә карамастан, ул вакытның акыл ияләре дә, галимнәре дә һәм фикер ияләре дә кешеләрнең тормышларын тиешенчә җиңеләйтә алмаганнар.

Шуңа күрә мәсихчеләр Паул язуы буенча «„белем“ дип ялган аталган каршылыклардан» үзләрен читтә тоталар (1 Тимәтигә 6:20, ЯД). Паул бу белемне, аның бер әһәмиятле кимчелеге булганга күрә, «ялган» дип атаган: ул, өстән бирелгән, бу белемне чагыштырырга мөмкин булган чыганактан булмаган (Әюп 28:12; Гыйбрәтле хикәя 1:7). Бу белемнәргә таянган кешеләрнең белемнәре чикле булу һәм тагын әле алар оста алдакчы Иблис тарафыннан алданган булу сәбәпле, хакыйкатьне табарга өметләнмәсәләр дә була (1 Коринфлыларга 2:6—8, 14; 3:18—20; 2 Коринфлыларга 4:4; 11:14; Ачыш 12:9).

Изге Язмалар — Алла тарафыннан рухландырылган җитәкчелек

Беренче гасыр мәсихчеләре Алланың үз ниятләрен, ихтыярын һәм принципларын Изге Язмада ачканына шикләнмәгәннәр (2 Тимәтигә 3:16, 17). Бу аларны берәрсе «кешеләр гадәте буенча, философия һәм буш алдашу белән кызыксындырмаудан» саклаган (Колосслыларга 2:8). Нәкъ шул ук бүген дә күзәтелә. Каршы килүчән һәм чуаланып беткән кеше акыллылыгына карата капма-каршы булып, Алла Сүзе безнең карашлар өчен ныклы нигез бирә (Яхъя 17:17; 1 Фессалоникилеләргә 2:13; 2 Питер 1:21). Ансыз без ышанычсыз кеше идеяләренең һәм философияләренең селкенеп торган комында нәрсәдер какшамас төзергә уңышсыз тырышуларга дучар булыр идек (Матфей 7:24—27).

Берәрсе: «Туктагыз әле. Әллә галимнәр Изге Язмалар фәнни түгел һәм шуңа күрә аңа кешеләрнең үзгәреп торган теорияләренә кебек мөгамәлә итәргә кирәк дигәнне исбат итмәделәрме?» — дип каршы килергә мөмкин. Мәсәлән, Бертран Рассел: «Җир Галәмнең үзәге түгел дигән карашны яклаганда Коперникка, Кеплерга һәм Галилейга Аристотель карашы белән генә түгел, ә Изге Язмалар белән дә көрәшергә туры килгән»,— дип язган (курсив безнеке.— Ред.). Моннан тыш, барлык фактлар Җиргә миллиард ел икәне турында раслаганда, әллә бүген креационистлар Изге Язмалар буенча ул алты 24 сәгатьле тәүлек эчендә барлыкка китерелгән дип әйтмиләрме?

Чынлыкта Изге Язмаларда Җир Галәмнең үзәге дип әйтелми. Моңа үзләре Алла Сүзе буенча яшәмәгән чиркәүләрнең руханилары өйрәткән. Барлыкка китерү турында сөйләнгән Яшәеш китабы буенча Җирнең яше миллиардлаган ел булырга мөмкин, ә барлыкка китерү көне 24 сәгать белән генә чикләнми (Яшәеш 1:1, 5, 8, 13, 19, 23, 31; 2:3, 4). Изге Язмалар фәнни китап булмаса да аңарга дөрес караш, аны «юк-бар сүз» дип атап булмаганын аңларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ул фән ачкан фактлар белән тулысынча туры килә *.

Акылны катнаштырырга кирәк

Гайсә шәкертләренең күбесе гади кешеләр булган һәм бик укымышлы булмаганнар, күрәсең, ләкин алар да ярдәм итәргә билгеләнгән, Алладан алынган бүләк булганнар. Үз чыгышларына бәйсез рәвештә аларның барысына да фикер йөртү сәләте бирелгән булган. Рәсүл Паул имандашларын «уйлап хезмәт итәргә» чакырган, ягъни «Алланың игелекле, яраклы һәм камил ихтыярын... белер өчен» тулысынча үз акылларын катнаштырырга дәртләндергән (Римлыларга 12:1, 2).

Алла тарафыннан бирелгән акыл аркасында беренче гасыр мәсихчеләре Алла Сүзеннән аерылып торган философияләрдән һәм тәгълиматлардан бернинди дә файда юк икәнен аңлаганнар. Кайбер очракларда ул көннәрнең акыл ияләре «хакыйкатьне бастырганнар» һәм аларны чолгап алган Алла барлыгы турында дәлилләрне күрергә теләмәгәннәр. Рәсүл Паул: «Үзләрен акыллы дип атап акылдан шаштылар»,— дип язган. Алла һәм аның нияте турында хакыйкатьне кире кагып, алар «үзләренең акыл йөртүләрендә ыгы-зыгы килеп беттеләр һәм аларның аңламый торган йөрәге караңгыланды» (Римлыларга 1:18—22; Йәрәми 8:8, 9).

Үзләрен акыллы дип санаган кешеләр еш кына Алла юк, Изге Язмаларга ышанырга кирәкми яисә без ахыр заманда яшәмибез дип әйтәләр. Алла каршында моңа охшаш нәтиҗәләр «2 = 1» дигән нәтиҗәдән акыллырак түгел (1 Коринфлыларга 3:19). Кешеләр нинди абруйлар белән генә үзләрен якламасалар да, аларның Алла Сүзенә һәм саф акылга капма-каршы килгән нәтиҗәләре белән ризалашмаска да була. Ахырында, «Алла тугрылыклы, ә һәркайсы кеше алдакчы» икәнен истә тотарга барысыннан да яхшырак (Римлыларга 3:4).

[Искәрмә]

^ 20 абз. Моның турында күбрәк Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Изге Язмалар: Алла яисә кеше сүземе?» һәм «Кайгыртучан Барлыкка Китерүче бармы?» дигән китапларда (рус) укыгыз.

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Кешеләрнең үзгәреп торган фикерләреннән аермалы буларак, Изге Язмалар ышаныч өчен ныклы нигез бирә.

[Чыганаклар]

Сулда: Эпикур: фотография British Museum ризалыгыннан ясалган; өстә уртада: Платон: National Archaeological Museum, Athens, Greece; уңда: Сократ: Roma, Musei Capitolini.